<<<Предыдущая страница | Следующая страница>>>

БЕЗНЕҢ ИСЛАМ

Рамазан аен хөрмәт итеп каршы алыйк

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Менә сөенечле Рамазан аебыз да якынлашты, без аны барчабыз сагынып, көтеп торабыз. Ничек инде аны сагынмаска, яшь вакытыбызда Рамазан ае кергәч, бабайларыбыз безне кулларыбыздан тотып, мәчеткә намаз укырга алып баралар иде. Хәтеремдә әле дә, авыл муллабыз мине күргәч, кесәсеннән авыз ачырга хәзерләгән хөрмә-йөземнәрен, конфетларын чыгарып сыйлый иде. Бу шатлык безнең каныбызга сеңгән.

Иманыбызга тугры булып, шушы олы гыйбәдәтне онытмадык, ташламадык, Аллаһыга мең санә, ничек авыр булса да, без елдан ел уразаларыбызны тотып киләбез.

Раббыбыз Сөбхәнәһү вә Тәгалә бер елда унике ай бар иткән һәм шушы унике арасыннан Рамазан аен сайлап башка айлардан өстен иткән.

Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре безгә ошбу айның хакын бирергә фарыз итте. Аның хакы ураза тоту вә гөнаһлардан тыелу. Корьән Кәримдә әйтелә: «Ий мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кеби сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки рузәгә кимчелек китерүдән сакланырсыз!» (Бакара сүрәсе – 183 аять)

Рамазан аеның тәртибен, кануннарын, ни яраганны ни ярамаганны алдан өйрәнеп куйсак, безгә хәерлерәк булыр. Ураза тоту –ул бигрәк олы гыйбәдәт. Ул аш-судан гына тыелу түгел, ә үзеңнең нәфесең белән , начар гадәтләр белән зур көрәш алып бару. Шушы көрәштә җиңеп чыканнар гына Раййән исемле җәннәткә хасыйл булырлар. Раббыбыз һәркайсыбызны да тикшерә, сабырлыкларыбызны карый. Кешенең мөмкинлеге булып та, ул аш судан тыелырмы? Мөселманчылыгына туры булып гөнаһ гамәлләрен якка ташлап, истигъфар сорармы? Үзен яхшы якка төзәтерме, юкмы? Рамазан аенда мөселман кеше үзен аш-судан тыя, ач мескеннәрнең хисләрен үзе татый, тәмле йокысын кыскартып намазлар үти, Корьән укый, саран нәфесен тәрбия кылып сәдака бирә, мәчеткә йөри.

Бүгенге заманада җир йөзендә миллионлаган кеше ачлыктан үлә... Илләребездә ачлар, ялангачлар да юк түгел, бар алар, ләкин без алар турында әз нәрсә беләбез, әз уйланабыз. Аллаһның хикмәте белән ураза тоткан вакытында мөселман авырлык чигә, ашарга тели, һәм шул авыр хәлендә факыйр кешеләрне, ашка мохтаҗ адәмнәрне исенә төшерә, калебендә аларга карата михербанлык, мәрхәмәтлек туа. «Мин елның бер ай тәүлегендә генә шулай газапланам, ә ярлылар гомер буе газаплана...», – дип башында фикерләр йөртә.

Ураза тоту – зур имтихан. Ышаныгыз, Аллаһы Тәгалә хәзрәтләренә безнең ач торуыбыз кирәкми, Корбан-нәзерләр чалганда Аңа хайванның ите дә кирәк түгел, бары тик Аңа тәкъвалыгыбыз гына кирәк. Аллаһы Раббыбыз моның турында Корьән Кәримдә әйтә: «Чалган дөяләрегезнең итләре вә каннары Аллаһыга ирешмәс, ләкин сездән Аллаһыга тәкъвалык вә изге гамәлләр ирешер, әнә шулай Аллаһ дөяләрне сезнең файдагызга бирде, сезне туры юлга күндергәне өчен Аллаһыны зурлап тәкъбирләр әйтүегез өчен, яхшы эшле изгеләрне җәннәт белән шатландыр! (Хаҗ сүрәсе 37аять)».

Бүгенге көндә Раббыбыз һәркайсыбызны да нигъмәтләре белән сыйлаган, торырга урыннарыбыз-фатирлар бар, ашарга Аллаһыга мең шөкерәнә, ашыбыз бар, мәчеткә йөрергә, гыйбәдәт кылырга мөмкинчелекләр бар. Бу санаусыз нигъмәтләр өчен без Кодрәт иясен шөкер итәрбезме, Аны шөкер итеп ураза тотарбызмы икән, әллә тән-җаннарыбызны бөтенләй фани, бетәчәк дөньяга багышлап, горурлыгыбызны күрсәтеп, гафилләр, җәһелләр җөмләсеннән булырбыз мы икән? Рамазан аебыз барчасын да ачыклар.

Хәлеңнән килеп, Рамазан аеның уразасын тотмау – олы гөнаһ. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Әгәр бер инсән сәбәпсез Рамазан аеның бер көнендә ашаса (ягъни көндез), гомере буе ураза тотып та, ул көнен каза кыла алмас» – -дип хәбәр итә.

Борынгы әби-бабаларыбыз, динсезлек чорында, җәйнең эссе көннәрне, колхоз кырларында эшләп булса да, Рамазан аен хөрмәт итеп, ураза токаннар. Миңа авыр, саулыгыма зарар килер, дип әвәүлгеләр уйларында шайтан фикерләрен йөртмәгән. Раббыбыз кемгә дә авырлык теләми, авыр хәлдә булганнарга, сырхау кешеләргә, мосафирләргә Рамазан аенда ашарга рөхсәт ителә, ләкин мосафир йортына кайткач, сырхау кеше шифалангач, тотмаган Рамазан уразаларын башка айда каза кылалар, йөкләнгән бурычларын үтиләр.

Газиз дин кардәшләрем! Рамазан ае юмартлык, мәрхәмәтлелек ае, бу мөкәддәс айны ярлыларның, мескеннәрнең, туган-якыннарыгызның хәлләрен белеп үткәрегез. Хәлләребездән килеп тә мохтаҗларга, мәчетләребезгә ярдәм күрсәтмәсәк, нәфесләребезне генә яратсак, Аллаһы сакласын, тоткан уразаларыбыз дөрес булмас. Мөхәммәд пәйгамбәр галәйһис-сәлам заманында яшәгән мөселманнар, Рамазан ае кергәч, өйләренең ишекләрен ачык тотканнар, бикләмәгәннәр – ашарга теләгән кеше йортларына кереп тукланып китә булган. Мөселманчылыгыбызны сүзләр белән генә түгел, эшләр белән дә исбат итик. Сәдака өләшеп, мәҗлесләр корып, рузә тотучыларны ашатыйк, ятим балаларны кинәндерик! Шул очракта гына гөнаһларыбыз каффәрәт ителер, тоткан уразаларыбыз кабул булыр.

Үз-үзебезне, гамәлләребезне риячелектән вә көнчелектән саклыйк. Риячелек белән үтәлгән гыйбәдәт-гыйбәдәттән саналмас, күрсәтелеп бирелгән сәдака сәдакадан китмәс! Мөхәммәд пәйгамбәр галәйһис-сәлам бер хәдисендә мактанып, күрсәтеп сәдака бирүчеләр турында әйтә: «Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә үз каршына күп сәдака бирүче адәмне Үзенә чакыртып ала да сорау бирә: Ий адәм баласы, син сәдакаңны Минем ризалагың өчен бирдеңме? Кеше җавап кайтара икән: Синең ризалыгың өчен генә бирдем ул сәдакаларны. Аллаһы Тәгалә моңа әйтә: юк, син Минем ризалыгым өчен бирмәдең, ә мактаныр өчен, син нинди юмарт кеше дип әйтсеннәр өчен ул сәдакаларны өләштең! Һәм фәрештәләренә: тотыгыз бу мактанчыкны вә баш түбән тәмуг утына ташлагыз, -дип Ул әмер итәр».

Рамазан аебызны хөрмәт итеп каршы алыйк. Ягъни хәзерге вакыттан ук аның кануннарын, шартларын вә сөннәтләрен өйрәник. Кайбер галимнәр: никахлашыр алдыннан никахның шартларын өйрәнергә, хаҗга барыр алдыннан хаҗның хөкемнәрен ятларга әмер итәләр иде. Шулай ук без Рамазан ае җиткәнчәгә кадәр ошбу ай турында дин китапларыбызны укысак, борчый торган сорауларыбызны дин әһелләреннән сорасак, шул очракта гына гыйбәдәтләребез тулы һәм дөрес булыр.

Изге Рамазан аенда телләребезне, күз-колакларыбызны, кул-аякларыбызны гөнаһ гамәлләрдән тыерга тырышыйк . Телевизорда азган-тузган татар хатыннарының концертларын карап уразаларны бозмыйк! Күбрәк Корьән укыйк, тәравих намазларына йөреп, зәгыйфь иманнарыбызны көчәйтик!

Раббыбыз Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре һәркайсыбызга да саулык-исәнлектә, көн-ил тынычлыгында изге Рамазан аен каршы алырга әйләсә иде! Ураза аен тотарга сабырлыгын, куәтен, чыдамлыгын бирсә иде! Аллаһыга гыйбәдәтләребезне үтәп, киләчәктә Гает куанычына да ирешергә, бәйрәм шатлыгын бергәләшеп уздырыга барчабызга да насыйп вә мияссәр итсә иде!

Мөнир-хәзрәт Бәюсов
Нижний Новгород мәчетенең имам-хатыйбы

 – Рамазан ае башка айлардан нәрсәсе белән аерылып тора?
– Рамазан аенда ураза тотучылар өчен фәрештәләр Раббыбыз Аллаһы Тәгаләдән гафу сорыйлар. Рамазан аенда шайтан вә җеннәр богаулар белән богауланалар. Рамазан аенда җәннәт ишекләре ачылып, тәмуг ишекләре ябыла. Рамазан аеның ахырында ураза тотучыларның гөнаһлары гафу ителә.
– Уразаның фарызлары?
– Уразаның фарызлары өч: ният кылу, ашау-эчүдән һәм ир һәм хатын-кыз арасындагы якынлыктан тыелу.
– Ураза вакытында мунча керергә ярыймы?
– Ярый, вә ләкин анда сәбәпсез озак утыру мәкруһтыр.
– Ураза тотучы кешегә хәзерләгән ашны тозы бармы, юкмы дип татып карага буламы?
– Була.
– Рамазан аеның һәр көненә аерым ният кылыргамы кирәк?
– Әйе, безнең мәзһәб буенча Рамазан аеның һәр көнендә аерым ният кылына.
– Ниятне кычкырып әйтәләрме?
– Кычкырып ният кылу фарыз түгел, эчеңнән ниятне әйтсәң җитә.
– Белмичә, онытылып ашаган кешенең уразасы бозыламы?
– Юк, бозылмый. Ләкин ураза тотканын исенә төшергәч, авызын су белән чайкап, уразасын дәвам итергә тиеш.

Гарәпчә шул сүзләрне эчеңнән укып, Рамазан аеның уразасын тотарга мөстәхәбтер:

«Нәвәйтү ән әсумә саумә шәһри рамáданә минәль фәҗри иләль мәгриби хá лисан лилләһи тәгáлә».

Ифтар кылгач шул дога укыла: «Аллáһуммә ләкә сумтү вә бикә әәәмәнтү вә галәйкә тәвәккәлтү вә галә ризкыйкә әфтарту, фәгфирлий яәә гаффәру мә каддәмтү вә мә әххарту».

Рамазан

 

Ошбу айда кем утыз көн

Уразасын тота ала,

Җирдә изге эш калдыра.

Җәннәткә сукмаклар сала.

 

Без татарлар-мөселманнар,

Алланы таныган җаннар.

Безнең өчен кабатлана

Рамазаннар – изге айлар.

 

Кыска гомерләр бирелгән

Җирдә яшәргә Алладан.

Үлеп терелгәч керербез

Яшел җәннәткә яңадан.

 

Җәбраил фәрештә җиргә

Аллаһ тарафыннан килгән

Коръән-Кәрим аятьләре

Аят-аят булып иңгән.

Рамазанда шайтаннарның

Кул-аягы богаулана

Җәннәт шикләрен ача,

Тәмуг ишеге ябыла.

 

Безнең өчен җәннәтләрдә

Шифалы дәрьялар ага,

Салават күп әйткәннәргә

Мөхәммәткә-Мостафага.

 

Монафыйклар Рамазанда

Динне мыскыллап көләләр.

Ураза тотып үлмиләр,

Аракы эчеп үләләр…

 

Ярлыларга-ятимнәргә

Хәер-сәдака бирегез,

Сират күпереннән кичеп

Җәннәт эченә керегез.

Әхмәт Бәюсов

<<<Предыдущая страница | Следующая страница>>>