<<<Предидущая страница | Следующая страница>>>

Милли бәйрәмнәребез

Бу елның 6 нчы июлендә Яңа һәм Иске Мочали авыллары арасындагы иркен болынлыкта район Сабан туе үткәрелде. Бу бәйрәмгә татарлар гына түгел, башка милләт кешеләре дә яратып йөриләр.

Зур мәйдан әйләнәсендә сәүдә нокталары урнашкан, күп кенә урыннардан шашлык исе катыш төтен күтәрелә. Зур гөмбәләргә охшаган зонтлар астында эссе кояштан качарга урын бар, анда өстәлләр артына утырып, дус-ишләр белән рәхәтләнеп сөйләшеп була. Балалар өчен дә күп төрле аттракционнар эшли: карусельләр, батут, лабиринт, тирга кереп төз атуда көчеңне сынап карарга була, хәтта балалар поезды да, мотоцикллар да бар.

Төрле яктан татар моңы агыла. Халкыбызның мәркәзе Казан шәһәреннән, бәйрәмәбезне матурлап, бер төркем җырчылар килгән. Бәйрәм концерт программасын әзерләүдә зур ярдәм күрсәткән РНКАТНО каршындагы «Шатлык» клубы җитәкчесе Зилә Ахмадуллинага аерым рәхмәтләремне белдерәсем килә.

Һәркемнең йөзендә шатлык, елмаюлар, кемдер үзенең элеккеге дустын очраткан, үткәннәрен искә төшерә, кемдер яңа дуслар тапкан, танышып, әңгәмә кора. Кыскасы, халкыбызның ерак гасырлардан килгән милли бәйрәме гөрли, көч ала.

Бәйрәмнең тантаналы өлешен авыл администрациясе башлыгы А.Ш.Юсипова котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Пилнә районының җирле үзидарә башлыгы Н.И. Чимров җыелган халыкны бәйрәм белән котлады һәм «Алга», «Родина» СПКсы, «Заречное» КФК сының алдынгы эшчеләренә зур күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен, мәгариф, сәламәтлек өлкәсендә эшләүчеләргә күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен Мактау грамоталары тапшырды. Котлау граматолары алучылар арасында «Алга» СПК сы механизаторлары Кәлимуллин Вәлит Мәликович, Мустафин Ансар Абдулбәрович, Айнуллин Рифат Ганиевич, Федоров Александр Васильевич, «Родина» СПК сы механизаторлары Сибгатуллин Марат Абдулбәрович, Бедретдинов Салават Зөфәрович шул ук хуҗалыкның сыер савучысы Тимершина Альбина Анатольевна, Билялетдинова Шифанә Җафяровна, «Заречное» КФКсы шоферы Измайлов Рифат Мөхтясибович, сыер савучы Хабибуллина Ольга Валерьяновна, Яңа Мучали гомум белем бирү мәктәбе директоры Гимранов Ханәфи Абдулбәрович, Иске Мучали ФАП МУЗының җитәкчесе Атауллина Гөлнара Ринатовна иде.

Килгән кунакларны Пилнә районының Җирле җыен депутаты М. Г. Абдулганиев, Пилнә районының мактаулы граҗданины Н. А. Абдуллин, Спас районы башлыгының урынбасары Р. А. Салихҗанов, «Алга» СПКсы рәисе Х.В. Фәйзрахманов, Вахитов исемендәге КФХ башлыгы Н.В. Вахитов һәм Сабантуйның төп спосоры, эшмәкәр А.А. Фазлуллин кайнар сәламләделәр.

Бәйрәм программасын Сабантуйның өлкән судьясы М.Г. Абдулганиев игълан итте.

Спорт ярышлары балалар арасында төрле уеннар белән башланып китте. Аннары әкренләп зурлар да кушылды. Алар гер, штанга күтәрүдә көч сынаштылар. Сабан туеның кульминациясе, билгеле, милли көрәш. Башта кече яшьтәгеләр бил алышты. Өлкәннәр арасындагы көрәш алты төрле авырлыктагы категориягә бүленеп алып барылды: 40 кг, 50 кг, 60 кг, 70 кг һәм 80 килограммнан да авырраклар. Көрәшнең йомгаклау өлешендә Мәскәү шәһәрендә яшәүче, чыгышы белән Ключищи авылыннан булган Рамазанов Рушан Ринатович, шул ук авыл егете Ибрагимов Рафаэль һәм Сафаҗай авылыннан Усманов Марат көрәштеләр. Рамазанов Рушан Сабан туеның абсолют чемпионы булды.

Бәйрәмне оештыручылар спорт ветераннарын да, узган сабантуй батырларын да, спорны үстерү юлында күп көч куйган якташларыбызны да онытмадылар, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, халык, чын күңелдән рәхмәтләрен белдереп, алкышларга күмде. Сабантуй яшьләр өчен оештырылган дәртле дискотека белән тәмамланды.

Милли бәйрәмебез безнең белән тагын бер елга саубуллашты. Сабантуйны оештыру җиңел эш түгел, күп мәшәкатьләр дә тудыра, зур чыгымнар да таләп итә. Спосорларның ярдәме булмаса, бу бәйрәмне оештыру, бәлки, мөмкин дә булмас иде. Шуның өчен киң күңелле якташларыма олы рәхмәтемне әйтәсем килә. Алар район администрациясе вәкилләре А.А. Шәрафетдинов, В.А. Антипов, эшмәкәр А.А. Фазлуллин, «Алга», «Родина» СПКсы, «Заречное», «Искра», «Сафин» КФКсы, Вахитов исемендәге КФК һ.б.

Барлык оештыручыларга, килгән кунакларга чиксез күп рәхмәтләремне юллыйм.

Алсу Юсипова

Ел буена көтеп алган милли бәйрәмебез төбәгебездә яшәгән милләттәшләребезне, кунакларны, башка милләт кешеләрен шатландырып авылллар саен, мәйданнарга атлый. Очрашулар, кавышулар, танышулар һәм онытылмаслык мизгелләр бүләк иткән сабантуй бәйрәме 21 июндә Моклока һәм Уразавыл да булып үтте. Унҗиде татар авылын эченә алган, әлегә халык телендә милли районыбыз дип аталган, Кызыл Октябрь районы үзәге булган Уразавылда үткән бәйрәм дә катнашучылар, үзләренең бәйрәм тәэсирендә туган хисләре белән безнең газетабыз белән дә уртаклаштылар:

Зөһрә ханым Шәрифуллина, Татарстанның халык артисты;

– Мин бу якларда унбиш еллар чамасы булганым юк иде, авыллар ис китәрлек булып үзгәргәннәр, аеруча татар авыллары, яңа типтагы таш биналар, өйләр, кешеләр шат, ничектер шома һәм килешле итеп киенгәннәр, шәһәр халкыннан бердә аергысыз. Без тормыш иптәшем белән Сергач мишәрләрен бик якын күрәбез, горурланабыз, дәрестән дә бу төбәктә чын татарлар яши.

Үзегезнең «Мишәр дөньясы» исемле газетагызны булдыргансыз икән, ишетеп бик шатландык, Татарстан мишәрләренә дә барып җитсен иде.

Язылу индексы да алыпсыз, газетагызга озын гомер, халык белән булырга тырышыгыз, минем ирем дә мишәр бит, без дә язылыр идек.

Сабантуй бәйрәменә чакыру алгач та бик шатландык, якын туганнарыбызның шатлыгын уртаклашырга җырларга килдек.

Концерт өчен авыл мәйданы сайланган, монысы бик дөрес.

Форсаттан файдаланып газета укучыларыгызга исәнлек саулык, бәхетле озын гомер телибез, киләчәктә дә концертлар белән килергә ышандырабыз.

Фәрхат Мостафин, грек-рим көрәше буенча күп тапкыр дөнья чемпионы исемен яулаган милләттәшебез, Мәскәү-Рбишча.

Мине көрәш ярышын алып барырга чакырдылар, бик шатланып риза булдым. Мин гомерем буе көрәш келәме янында... Хезмәтем Мәскәүдә Россиянең грек-рим көрәшчеләренең җыелма командасында тренер, милли көрәшчеләребезнең җыелма командасын да өйрәтәм.

Сергач мишәрләре милли көрәшебез буенча ике дөнья чемпионы бирде инде, дөрестән дә, күзәтүем буенча монда милли көрәшебезнең киләчәге, нигезе дип уйлыйм.

Рамил Салихҗанов, сөлгеләр белән көрәш буенча өлкәбез федерациясе призеденты. Спас районы, Бозлау авылы.

Ниһаять өлкәбездә, көрәш федерациябезне дәүләт каршында теркәдек, хәзер инде ят өлкәләрдән ярышларга бармабыз. Мәсәлән, 27-28 июньдә Саранскта узачак Россия чемпионатына үзебезнең өлкәдән тулы команда барачак. Сабантуйлар ямьле генә үтсен иде, мәйданда остарак, көчлерәк җиңәргә тиеш, хәрәмләшү бәйрәмнең ямен ала, бу нәрсәгә аеруча игътибарлы булырга тырышырбыз.

«Дуслык» төркеме кызлары, Яндавишча авылыннан

Без бу бәйрәмгә бик озак һәм тырышып хәзерләндек. Әти әниләребезне якташларыбызны шатландырасы килде. Киемнәр тектердек, аларны милли сыйфатлы итеп бизәргә тырыштык. Авылыбыздан чыккан атказанган җырчы Найлә апа Фатыйхова кебек буласыбыз килә...

Лилия Бедретдинова, Мәскәү.

Мин Мәскәүдә яшим, ләкин күңелем һаман да авылда, монда туганнарым, дусларым яши, менә аларны шатландырырга, бәйрәмебезгә шатлык өстәү теләге белән җырлар өйрәндем.

Ринат Сабитов, сабантуйлар батыры, Россия чемпионы, Сафаҗай.

Мин агымдагы елда биш сабантуйда катнаштым. Ишавыл, Уразавыл, Моклока, Бозлау һәм Тукайда...

Бозлау сабантуенда көрәшне дөрес алып бармадылар, күзгә карап хәрәмләделәр дияр идем.

Уразавылда көрәшне өлкән судья Фәрхад абый хәрәмсез алып барды, дөрестән дә чын ярыш булды. Батыр калдым, бүләккә ат һәм кучкар иде.

Шул ук көнне Моклокада көрәштем, финалда Елизаровны ектым, призга өй кинотеатры һәм кучкар иде. Бу сабантуйны оештыручыларга бик зур рәхмәт, монда көрәш ярышы гына түгел, гомумән ,югары сыйфатлы бәйрәм иде.

– Ишавылда көрәш ярышында катнашып батыр исеменә лаек булдым.

– Сабантуйлар әле бетмәде, катнашырга тырышырбыз. Милләттәшләргә бер үтенеч хәрәмләшеп авыл йөзенә тап төшермәсеннәр иде.

Батырның соңгы теләгенә куәт биреп, мин дә шуны кабатлап әйтәсем килә, бәйрәм уза да китә, без шунда калабыз. Инде очрашканда читкә карап танымыйча узышырга булмасын иде, безгә дусларча, туганнарча, бергә яшәргә кирәк, чөнки...

Форсаттан файдаланып, Уразавылда үткән сабантуйның күп кешегә охшамаган кысанлыгын, авыл уртасында булып, тыкрыклардан юл эзләп йөрегән, аннары кая куярга урын таба алмаган машиналар төркеме, урам тулы чүп-чар, хәтта чүп-чар җыярга урналар да җитәрлек түгелен әйтмичә булдыралмыйм, җәмәгать. Чөнки сабантуй аерым бер урында, тугайда булса ямьлерәк тә, җайлырак та булыр иде, дигән фикерләрне бик күп ишетергә туры килде, шәхсән теләгем дә шунардан гыйбәрәт!

Әнвәр Камалетдинов

<<<Предидущая страница | Следующая страница>>>