На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
:: Мищар 21. Онытылмаслык мәктәп еллары. Фатирлы да, машиналы да.




Онытылмаслык мәктәп еллары

   

    – Быел 27 апрель көнне Мәскәүдә, Асадуллаев йортының икенче катында урнашкан «Идел» ресторанында, бик күңелле очрашу булды, – дип сөйли башлады Нурия Азизбаева. – Анда без, Шөбиле урта мәктәбенең 1985 ел чыгарылыш сыйныфы укучылары, җыелган идек. Башка чыгарылыш сыйныф укучылары очрашуларын «түгәрәк даталарга» туры китереп оештырсалар, без 23 елдан соң очраштык. Чөнки, теләсәң ничә елдан соң очрашсаң да, күңелле була бит.

    Классташларымның күбесе Мәскәүдә яшәгәнгә күрә, очрашуны да анда оештырдык. Авылдан без өчәү генә бардык, шул арада сыйныф җитәкчесе Аляутдинова Афия Мөбин кызы да иде. Аның килүенә, һичшиксез, бар да чын күңелдән шатланды. Аңа истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Егетләр, үз чиратларында, шулай ук матур затларга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

    Кичә бик матур итеп оештырылды. Алып баручы, гармунчы дисезме, видеооператор-фотографмы – барсы да бар. Мәктәп елларында булган төрле кызыклы вагыйгаларны искә төшереп, уйнап-көлеп, җырлап-биеп, бик матур итеп күңел ачтык, ял иттек. Кичәбездә авылдашыбыз, җырчы-композитор Динар Фейсханов та катнашты. Ул үзенең өр-яңа язылган «Шөбиле авылым» исемле җырын безгә бүләк итеп, беренче тапкыр башкарды. Һәммәбез шаккатып тыңлады һәм Динарны алкышларга күмеп, рәхмәтләр әйтеп, аңа иҗади уңышлар теләп озаттык.

    Очрашуда катнашкан 22 авылдаш-классташларым (сыйныфта 30 укучы булган, берсе вафат) барысы да канәгать булып калдылар. Ике елдан соң кабат очрашырга дип таралыштык, – ди әңгәмәдәшем.
Наил Равилов язып алды. 

Фатирлы да, машиналы да


    Мәктәпләрдә күптән түгел генә «Соңгы кыңгырау»лар чыңлап үтте. Хәзер чыгарылыш класс укучылары имтиханнар тапшыра. Аларны алда олы тормыш юлы көтә. Бүген мәктәп бусагасын атлап чыгып аларның күбесе кая укырга барырга дип баш ватмыйлар инде, ә алдан сайлап алган колледж, техникум, югары уку йортына юл алачаклар.

    Менә Камка мәктәбенең яшь укытучысы Җамалетдинова Халидә Хайдәр кызы да (фотода) үзенең чыгарылыш сыйныфта булган «Соңгы кыңгырау» тавышларын исенә төшерә. Аның да ул вакытта ук кая укырга баруы билгеле була инде. Чөнки ул яшьтән укытучы булу хыялы белән янып йөри һәм, Алланың ярдәме һәм үзенең тырышлыгы аркасында, хыялы тормышка аша.

    Халидә 1985 елны Печә авылында туа. Җирле төп мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул урта белемне Кочко Пожар мәктәбендә ала. Аннары А. П. Гайдар исемендәге Арзамас Дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. 4- курсны тәмамлагач, практикага Камка мәктәбенә җибәрәләр. Нәкъ шунда Халидә Хайдәр кызы үзенең осталыкларын күрсәтә дә. Андагы укучылар һәм укытучылар коллективы да аны яратып алалар. Институтка хат язып, аны Камка мәктәбендә укытырга калдыралар. Халидә укуын эшләп дәвам итә. Ә инде югары белем алгач, бөтенләйгә шунда эшкә кайта. Мәктәптә математика белән информатика дәресләрен укыта. «Яшь белгеч» дигән дәүләт программасында катнаша. Бу программа буенча аңа ВАЗ-2107 автомобиле һәм Сергач шәһәрендә фатир бирелә.

    Дәүләтнең «Яшь белгеч»ләргә шундый зур игътибар биргәне өчен Халидә бик рәхмәтле.

Наил Хәсәнов
Автор фотосы.



Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!