На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
:: Мищар 21. Җидәү бер бүлмәдә. Тырышкан табар...




Җидәү бер бүлмәдә.
 

    Күптән түгел безнең редакциягә Ф.Х. Җамалов үзенең моң-зары белән мөрәҗәгать итте. Аның сүзләреннән аңлаганыбызча, алар бүген җидәү, хатыны, үзе һәм 5 баласы, Уразавылда күпфатирлы йортның бер бүлмәлесендә яшиләр. Олы кызларына 13, кече улларына 3,5 яшь.

    – Мин үзем 1994 елдан Кызыл Октябрь районы эчке эшләр бүлегендә хезмәт итәм, – дип сөйләп китте Фәрит Хәмзә улы. – Хатыным Шәмилә дә 1994 елдан алып бүгенгесе көнгә кадәр Уразавыл үзәк хастаханәсендә санитар булып эшли. Икенче, өченче балаларыбыз тугач, яшәү шартларыбызны киңәйтү максаты белән, өч яисә ике бүлмәле фатир алыр өчен чиратка бастык. Бүген булмаса, иртәгә киң, иркен фатирыгыз булачак, дип нык ышандыргач, безнең тагын ике балабыз дөньяга килде…

    Ләкин теге вакытта җаваплы түрәләр ышандырган иркен бүлмәле фатирны өч ел гына түгел, инде 13 ел көтәбез, әмма файдасыз. Ничәмә мәртәбә район администрациясенә генә дә шушы мәсьәләбез буенча мөрәҗәгать иттек, әмма бернинди ярдәм юк. Губернатор В.П. Шанцев беренче мәртәбә безнең районга килеп, гади халык белән очрашканда, без аңа: «Яшәү шартларыбызны яхшыртырга, зинһар өчен, ярдәм итегез...», – дигән үтенечле хат тапшырдык. Кызганычка каршы, бүгенгәчә аңардан да бернинди дә җавап алганыбыз юк. Соңгы ышанычымны югалта башлагач, ягъни, Губернатордан да җавап алмагач, мин бер чиктән икенчесенә бәрелеп йөрдем-йөрдем дә, менә сезгә килеп чыктым. Әйтсәң-әйтмәсәң дә, сез дә бит власть, дүртенче булсагыз да. Бәлки ярдәм итәрсез, – диде Фәрит Җамалов.

    Бер-ике югары инстанциягә шалтыратып, аларга Фәритнең торак мәсьәләсе хакында аңлатып биргәч, безгә бу проблеманың йомгагын урыннан сүтә башларга киңәш иттеләр. Һәм без шушы хат белән Кызыл Октябрь районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Х. Шабановка барып чыктык, әмма ул чирләп киткән икән, эш урынында юк иде. Аннары социаль яклау бүлегенә кердек. Анда: «Торак мәсьәләсен без хәл итә алмыйбыз, ә бездән торган бөтен пособиеләрне без аларга түлибез», – диделәр.

    Район башлыгына узган идек, кабул итү көннәрен укыгач, борылып чыгып китәргә мәҗбүр булдык. Димәк, бу материалыбыз ахырына нокта куймыйбыз әле



Олег Әндәрҗан 

Тырышкан табар...

    Җирле үзидарә, администрация башлыгы, Петрякс авылы Советы рәисе Хайсәр Закировның шушы вазыйфаларга сайлануына әле өч елда юк, әмма башкарган эшләре сокланырлык. Иң әһәмиятлесе – Петрякс администрациясе карамагында булган Калиновка авылына табигый газ кереп килә. Аз тәэмин ителгән гаиләләргә, өйләрен газлаштыруга ярдәм йөзеннән, социаль яклау органнарыннан 15 мең сум акча кайгыртканнар. Бүген, тагын шундый мохтаҗларга ярдәм күрсәтү өчен, Пенсия фонды белән сөйләшүләр алып барыла. Хайсәрнең максаты – гади халыкка социаль революцияне мөмкин кадәр җиңеләйтү.

    Петрякста үзендә өч законсыз чуп-чар урыннарын (пекарня, аптека, Ибраһимов ур.) юк иткәннәр. Хәзер атна саен авыл буйлап каты калдыкларны махсус автомобиль җыеп йөри.

    Янгын сүндерү депосы гаражына яңа гидран куелган. Ул бердән өч янгын машасын су белән тутыра алачак. Шунда ук бердәм диспетчер службасы да ачылган. Авылда көтелмәгән берәр хәл килеп чыга калса, беренче чиратта, шушы службага шалтыратылар икән. Дамир Мөхәммәтҗанов җитәкчелек иткән бу янгын депосы, Пилнәйнекеннән тыш, районда иң яхшысы дип санала.

    13 июльдә Петрякста 30 елдан артык онытылып торган сабантуй икенче ел рәттән авыл халкын бәйрәмгә җыйса, 18 июльдә петрякслылар репрессия елларында корбан булган дин әһелләре истәлегенә һәйкәл ачу тантанасында катнашачаклар.

    Авыл клубында аның директоры Илгиз Измайлов атнага өч тапкыр татар-мишәр көрәше беунча секция алып бара, ә художество җитәкчесе Илдар Якупов баянчылар түгәрәге ачкан. Шушы мәдәният йортында җырчылар белән Хасәнә Сөләйманова шөгыльләнсә, биючеләргә профессиональ алымнарны киң татар җәмәгатьчелегенә танылган Йолдыз апа Алимова өйрәтә.

    Авылда булган дүрт каберлектә тәртип урыннаштыру авыл депутатларына йөкләнгән. Алар, үз сайлау участокларынан халык җыеп, ә авыл анда 7 бүленгән, даими рәвештә авылдашларының мәңгелек йортларын чиста-пөхтә тотарга тырышалар.

    Бу, әлбәттә, Петрякс администрациясенең бөтен яңалыклары да түгел. Киләсе саннарда, Аллаһ кушса, аларның кайберләренә аерым-аерым тукталырбыз.

Олег Әндәрҗан язып алды


Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!