На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
:: Мищар 21. Йолдыз апа – искитмәле апа




Йолдыз апа – искитмәле апа

    Ике дистәгә якынлашып килгән журналистик юлымда турыдан ярып сала торган искитмәле мөлаем зат белән очрашып, аның белән якыннан танышырга Ходай насыйп итте. Горурланырлык танышым – петрякслы Йолдыз апа Алимова (фотода).


    Бу искитмәле ханым белән күптән күрешкәнебез юк иде инде. Дөрес, телефоннан аралашкан вакытларыбыз булды, хатлар да алыштык. «Туган як»тан китәргә мәҗбүр булуыма бик кайгырды. Үзенең иҗади эше күп булуга да карамастан, ул миңа яңа хезмәтемдә ярдәм итәргә тырышты. Кызыл Октябрь районына караган төрле тарихи материаллар юллап торды. Ә мин, үз чиратымда, аның материаллары дөнья күргән газеталарны аңа сала килдем. Менә шәхсән архивымнан бер хатының кыскача эчтәлеге. Ул 2004 елның 5 апрелендә Мәскәүдә язылган.

    «Олег! Йолдыз ападан күп сәлам сиңа. Син җибәргән газеталарны, минем статьям язылганын да, алдым, рәхмәт.

    Минем биредә эшләрем күп, статьялар язам, материаллар, фотолар җыештырам (тарихи булганнарын!). Җәмигъ мәчетендә бабайлар белән очрашып-сөйләшеп, элекке еллардагы хәл-әһвәлләр, авылларның мәчетләре, муллалары турында тарихи белешмәләр туплыйм, күренекле кешеләре турында да, билгеле. Диннең, Исламның халык тормышында зур әһәмияте, файдасы булганны аңлап, белеп, шул темага статьялар язасым килә һәм киләчәктә шул хакта китап та язармын дип уйлыйм. Материаллар байтак инде, вакыт табып, рәткә салып, системалы итеп җыештырасы гына бар, Алла кушса....

    Вот, бу хәлләр шулай, Олег.

    ...Асадуллаев йортында үткәрелә торган кичәләргә, утырышларга барам. Анда эшләр көйле оеша һәм көч ала бара, шуңа шатланам...», – дип хәбәр иткән иде миңа Йолдыз апа чираттагы хатында.

    Ә шул көннәрдә безнең уртак бер танышыбыз: «Йолдыз апа авылга кайтты, ләкин бераз чирләп китте», – дип белдерде. Мин уйлап та тормадым, туп-туры Петрякска сыпырттым. Әйе, еллар үзенекен итә икән шул. Әнә, теге вакытта Йолдыз апа һәм тагын бер төркем иптәшләр белән элекке Хамидулла хазрәт мәчете урынына яңасын торгызыр өчен “көрәшеп” йөргәннәребез, Аллага шөкер, бушка узмаган икән. Бер дигән оригиналь Алла йорты авылның нәкъ уртасында горур торып баскан һәм биек манарасыннан бөтен авылга, узып барышлый юлчыга Иман нуры сибеп тора. Тик бернәрсә кызганыч, ул елларда шушы мәчеткә бергәләшеп урын «кайгыртып» йөрүчеләрдән мине танымаучылар да булды. Нишләрсең кирәк, әйткәнемчә, вакыт туктап тормый...

    Йолдыз апаны өзелеп күрәсем килсә дә, аны искәрмәстән аптырашта калдырмас өчен, алдан, бер мәрхәмәтле ханым ярдәмендә, шалтыратып килүебезне белдерттек. Аннары телефон трубкасын кулыма алу көе шул ук ягымлы, бер Йолдыз апага гына хас булган таныш тавышны ишетүемә шатланып киттем.

    – Ай, Олег, син мени бу?! Нинди язмышлар белән безнең якларда? ...Шулай мени. Алай булса, күрешми хәл юк. Мин бит бераз авырап ятам. Аз гына үземне тәртипкә китерим дә, хәзер күрешәчәкбез, – диде тыныч кына Йолдыз апа телефоннан.

    Менә без өстәл артында капма-каршы утырганнар инде. Кочакланышып, үбешеп күрешсәк тә, карашларыбыз һаман бер-беребезгә төбәлгән килеш әңгәмәбезне башлый, кирәкле сүзләр таба алмый торабыз. Аннары салмак кына Йолдыз апа минем бүгенге хәлләрем белән кызыксына башлады. Шул чак мин эчемнән генә уйлап куйдым, менә чын укытучы нинди була икән, ичмасам. Укучысы дулкынлануы аркасында югалып калса да, ул аны кирәкле темага акрын гына алып керә ала...

    – ...Менә бит син нинди, Олег.Үзегез турында күбрәк сөйләгез дип, һаман бүлдерәсең мине. Мин бит гомерем буе үзем турында сөйләмәдем диярлек. Ярар, күптән таныш булып та Йолдыз апаңның үткәнен бөтенләй белмимме дисең? Яхшы, тыңла, алай булса... Ләкин мин герой булырлык әллә ниләр кылмадым кебек. Гомерем барышында бары тик гади дөреслек ягында тордым, һаман да күп белергә тырыштым, проблемаларның асылына ирешеп, аларны анализлап дөрес чишәргә тырыштым. Шул гына.

    ...Мәктәпкә бер ел иртәрәк керсәм дә, укый-яза белә идем инде. 1937 елны әтиемне кулга алып Колымага озатканнан соң, гаиләбезне колхоздан чыгардылар, әниемне укытучылыктан төшерделәр, ә мине пионерлар сафыннан чыгармакчы иделәр. Ялгышмасам, бишенче класста укый идем. Комсомол секретаре, партия оешмасы әгъзалары катнашында уку-укыту комитетының чираттан тыш җыелышында мине чыгарып бастырдылар да, галстугымны салырга боерык иттеләр, янәсе, «халык дошманы» кызы кызыл галстукка лаек түгел. Ләкин мин галстугыма тотынырга кемгә дә рөхсәт бирмәдем. Үзем елыйм, үзем «юк» дип җаваплыйм. Шунда мине яклап дусларым Һава Бакиева белән Әлфия Алимова сүз алдылар һәм: «Әгәр Йолдызны пионердан чыгарасыз икән, без үзебез теләп пионер булудан баш тартачакбыз», – дип белдерделәр. Шуннан соң пионер вожатые Заһирә апа күпме генә күз яшен түгеп миннән пионер галстугымны салырга үтенсә дә, мин ризалашмадым.

    Әтиемне ни өчен кулга алдылар дисеңме? 1935 елны әтием, Сәүбән Алимов, Мәскәүгә китеп Бөтенсоюз хокук фәннәре академиясенең кызыл профессурасында укый башлады. Аның хатларыннан аңлаганымча, аларга философия фәнен Сталин үзе укый булган. Ә әтиемнең иҗади сәләте булганга, күрәсең, аны Академия каршында чыгып килгән газета редакторы итеп билгелиләр. Ләкин бервакыт яхшы тыңлаучылар, актив студентлар, аек фикер йөртүче кешеләр төн эчендә югала башлыйлар. Бу сәер күренеш әтиемне борчый һәм ул шул хакта газетага язып чыга. Газета таралган көннең төнендә әти дә, теге студент иптәшләре кебек үк, Академиядән югала – ул Колымага озатыла һәм шунда 14 ел җәфа чигә.

    Исемдә, чиста-пөхтә хәрби киемгә киенгән 4 яшьлек улым Рөстәмне күтәреп, әтиемнең эшен яңадан тикшертү нияте белән, мин Мәскәүгә барып туп-туры СССР Югары Советы рәисе иптәш Ворошиловка кердем, аннары РСФСР прокурорында булдым. Аллага шөкер, йөргән юлларым бушка узмады.

    Тукта, тукта, хәзер кайтабыз. Әһә, мәктәп еллары... 10 классны гел бишлегә, үзенчәлекле аттестатка тәмамладым. Ул еларда кызыл аттестатлар, медальләр юк иде бит. Шуннан соң, бөек Тукаебыз әйтмешли, «... Казанга киттем туп-туры карап...». Мин бит балачактан бик биергә яраттым. «Балет мәктәбе»нә барып керсәм, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры җитәкчесе Гай Таһиров әйтте-салды: «Кызым, Балет мәктәбенә 16 яшендә түгел, ә 3 яшендә киләләр», – диде. Шулай да инәнеп ялынгач, мине карарга булды һәм... исе китте. «Бар да яхшы, тик бераз урыннан сикерү өстендә шөгыльләнәсе бар. Мин сине театрга алам», – дип мине канатландырды. Шунда күренекле җырчыбыз Рәшит Ваһаповның тормыш иптәше Зәйтүнә ханым белән дә танышып өлгердем. Тик, зур кызганычка каршы, базарда бөтен документларымны урлаттым. Сумкамның ремене генә кулымда калган иде. Буй-сыныма, килешле өс киемемә карап, сумка-караклар мине бай дип уйладылар, күрәсең. Азык-төлеккә булган талоннарымнан да ваз кичкәч, кичектерми авылыма кайтарга булдым. Чөнки сугыш башланган ел иде бу.

    Әнием тынычландырып, сугышны төп сәбәп итеп мине күпме генә авылда калдырырга тырышса да, аныңча килеп чыкмады. Документларымны бер ел эчендә яңадан барлап, мин янәдән Казанга юл алдым. Тик бу юлы медицина институтының терапия бүлегенә укырга кердем. Ярыйсы гына белем дөньясына да чумган идем инде. Минем тырышлыкны деканат та күреп алды. Ләкин шул каһәр суккан сугыш тагын бөтен планнарымны чәлпәрәмә ватты: Казанны немец самолётлары килеп бомбага тота башладылар һәм, шуның аркасында, мин укуымны өзеп кабат авылга кайтырга мәҗбүр булдым.

    Аннары, авылда торган вакытта, Мәскәүдән, бүтән шәһәрләрдән эшчеләрнең Петрякс аша Казанга җәяүли барганнарын хәтерлим. Безгә кереп кунганнары да бар иде. Чөнки анда хәрби максатка каралган заводлар бик күп иде бит.

    Сугыш басылгач, мин авыл мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып эшли башладым. 1948 елны җирле хәрби комиссариатның бер вәкиленә, ялгышмасам, өлкән лейтенантка тормышка чыктым. Шул рәвешле медицина институты онытылды, ләкин югары белем алу хыялы миндә сүнмәде. Әти 1951 елны Колымадан исән-имин кайткач, мин Горький педагогия институтының тарихи-филология факультетына укырга кердем һәм аны 1956 елда уңышлы гына тәмамладым. Менә шулай итеп мин укытучы булдым һәм тормышымның 40 елдан артыгын балаларга белем бирүгә багышладым. Ассызыклап үтим әле, дәресләремдә мин һаман да алдынгы методлар кулланырга тырыштым. Бары тик миндә генә өлкән класс укучылары дәрескә әзерлекләрен трибуна артына басып күрсәтәләр иде. Вакыты-вакыты белән укучылар кайбер дәресләрдә мине тулаем алыштыргалап тордылар. Әйтәм бит, мин укучыларга мөстәкыйльлек бирә идем.

    Бала чактагы хыялым да үзенекен итте: мәктәптә киң күләмдә үзешчән эшчәнлекне җәелдереп җибәрдем. Хәтта хәзер дә авыл клубында бию түгәрәге алып барам. Ә ерак 1947-48 елларда игълан ителгән Бөтенроссия үзешчән артистлар смотры кысаларында татар биюе белән өлкә финалына кадәр барып ирешкән булсам да, Мәскәүдә узачак гала-концертта безнең өлкәгә бер номер гына бирелгән иде. Шуңа күрә өлкә культура хезмәткәрләре җыелма төркем туплап, анда «Метелица» биюен алып барырга булдылар. Шунда мине төп биюче итеп билгеләделәр. Дулкынлануларымны ничек тыйганмын, белмим, чөнки хөрмәтле кунаклар ложасында ил башы Сталинның булуы турындагы хәбәр зур җаваплылык өстәү белән зур дулкынлану да алып килде. Шулай да, безне диплом белән бүләкләделәр. Әйтергә кирәк, башкалага барыр алдыннан без зур әзерлек үттек. Бөтен төркемгә махсус ак толыплар, мамык шәлләр, ак йон итекләргә кадәр кайгыртылган иде. Шунда мин иң оста биюче итеп танылдым.

    Тагын бер истәлекле Почёт грамотам бар, анысы район газетасы белән тыгыз хезмәттәшлектә булганым өчен бирелгән иде. Тартып-сузып булса да, «Туган як» Кави Нәҗми лауреаты исемен бирде. «1941-45 елардага Бөек Ватан сугышында куйган фидакарь хезмәт өчен», «Җиңүгә 50 ел», «Хезмәт ветераны» медальләрем бар.

    Чу, чу, чак кына онытып куймадым. Мин бит әле мәктәптә укучылардан торган җитештерү бригадаларын да җитәкләгән идем. Җәфәр абый шикәр чөгендеренең иң чүп-чар үләннесен бирсә дә, без зур уңышлар ала идек. Дөрес, хезмәтебезне дә югары бәяли иде урындагы хакимият. Кая гына юлламалар белән бармадык. Калининградта да, Белоруссиядә дә, Ростовта да, Екатеринбургта да булдык. Хәзер төгәл хәтерләмим, кайсыдыр елны укучыларның җитештерү бригадасы күрсәткән хезмәтчел батырлыкларын хәтта Үзәк телевидениегә килеп төшерделәр.

    Бүген менә репрессия тәгәрмәченә эләгеп корбан булган авылдаш дин әһелләребез истәлегенә Хәмидулла мәчете каршында һәйкәл ачу белән мәшгүль булып йөрим. Клубта, әйткәнемчә, «Җидегән йолдыз» бию төркеме белән шөгыльләнәм. Әмма ләкин иң мөһим бурычларымның берсе – китабымны бастыру. Дөрес, Хәмидулла хәзрәтнең Согуд Гарәбстаны буйлап йөргәндә өч телдә (гарәп,төрек, фарсы телләрендә) «Хаҗнамә» исемле көндәлек тибындагы китабын кайларга гына алып бармадым, әмма тәрҗемә итүче кеше табылмады. Шуннан соң мин аны Хөсәин Фәизханов исемендәге Ислам институты ректоры, «Медина» нәшрияты йорты директоры, өлкә Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Дамир Мөхетдиновка тапшырдым. Аллаһның рәхмәте, Дамир хәзрәт Казанда «Хаҗнамә»не безнең телгә тәрҗемә итүче тапкан. Ул – Азат Ахунов.

    Минем бит әниемнең бабасы Ишан Садретдин нәселе 300 ел иманлык иткән. Шушы биш буын аркасында мин авылымның тарихын язмакчы булам. Бу хезмәтләремне башкарып чыгуда, беренче чиратта, әлбәттә, «Мәдинә» нәшрияты йортына зур өметләремне баглыйм, – диде тынгысыз җан иясе Йолдыз апа.

    Ул тугызынчы унлыгын ваклап килсә дә, заман белән бер сулышта яши бирә, ә кайбер очракларда әле хәтта уздырып та җибәрә. Шундый күренкле, милләтебез йөзек кашының иң кыйммәтле ташчыгына тиң булган, Йолдыз апа төсле халкы өчен җан атып торган мөлаем затлар тагын туармы икән?

Олег Әндәрҗан
Наил Хәсәнов фотосы


Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!