На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
:: Мищар 21. Сәлам бирү – сөннәт гамәл. Дин дәресләре.




Сәлам бирү – сөннәт гамәл



    Әлхәмдү лилләһи Раббиль аләмин. Вәс-сәләтү вәс-сәламү алә расүлиһи Мөхәммәдин вә алә әлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн.

    Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, әс-сәламу аләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтуһ!

    Мөселманның бер сыйфаты – башка мөселман белән сәламләшү, сәлам бирү. Коръән Кәримдә Аллаһ Тәгалә әйтә безгә: «Әй, иман китерүче бәндәләр! Үзегезнең өйләрегездән башка өйләргә рөхсәт алмыйча кермәгез һәм өйдә булган кешеләргә сәлам бирегез...» («Нур, 27»).

    Мөхәммәд Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам дә сәламләшү хакында безгә күп насыйхатьләр калдырган. Бер хәдисендә Расүл галәйһис-сәләм әйткән: «Аллаһ исеме белән ант итәм, камил мөэмин булмыйча җәннәткә керә алмассыз. Ә мөэмин булмассыз, бер-берегзне яратканчыга кадәр. Әйтимме, сезне үзара дуслыкка, мәхәббәткә сәбәп булган бер сыйфатны – арагызда сәлам таратыгыз».

    Күрәсезме, дин кардәшләрем, сәлам бирешүдә нинди зур хикмәтләр бар икән. Чыннан да, бер кеше безгә елмаеп «әс-сәламү аләйкүм вә рәхмәту-ллаһи вә бәракәтуһ» дип сәлам бирсә, безнең күңелләребездә аңа карата җылылык, мәхәббәт туа. Без дә аңа шулай ук елмаеп «вә аләйкумус-сәлам үә рахмәту-ллаһи вә бәрәкәтуһ» дип якты чырай белән җавап кайтарсак, аның күңелендә дә безгә карата ярату, җылылык барлыкка килер. Әгәр без шулай эшләсәк, бу эшләребез йөрәкләребезне начар сыйфатлардан пакьлар, җаннарыбызны уятыр, иманнарыбызны куәтләр. Телебез белән башкаларга хәер-дога кылу, сәламәтлек, тынычлык теләү – телебезнең юмартлыгыннан, күңелебез сафлыгыннан килгән матур сыйфаттыр.

    Мөхтәрәм мөселман кардәшләр, сәламләшү мәсьәләсендә бездә зур кимчелекләр бар. Безнең арабызда сәламләшүгә бик җиңел, игътибарсыз караучыларыбыз бар. Кайсыларыбыз авырсынабыз, онытабыз, кайберәүләребез тәкәбберләнеп башкаларга сәлам бирмибез. Ә бит: «Күңелендә бер тамчы тәкәбберлек булган адәм җәннәткә кермәс», – ди Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам.

    Бу күңелсез хәлләр, милләттәшләрем, без бит мөселманнар, Мөхәммәд Пәйгамбәр галәйһис-сәлам өммәте, без аның сөннәтләрен шатланып үтәргә тиешбез. Хәзрәти Расүл Әкрам үзен ничек тоткан соң? Очраган кешегә үзе беренче сәлам биргән, күрешергә теләп кул суза булган... Ә без ничек? Теләгән кешегә сәлам бирәбез, теләмәгән, яратмаган кешеләр белән сәламләшмибез, якка борылып узабыз, әмма бу мөселманлык түгел инде. Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам безгә ничек үзебезне тотарга куша соң? Бер хәдистә әйтелә: «Бер ир кеше Расүл галәйһис- сәләмнән: «Исламда иң яхшы эшләрдән ни санала?» - дип сораган. «Иң яхшысы – мохтаҗларны сыйлау һәм белгән вә белмәгән кешеләргә сәлам бирү», – дип җавап кайтарган Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам.

    Сәлам хакында шундый сөенечле хәбәрләр булганга күрә сәламләшүгә бик игътибарлы булырга кирәк. Сәлам бирер өчен көч-куәт, байлык-мал, зур белемле булу кирәкми, күңелебезнең эчкерсезлеге, пакьлеге генә кирәк.

    Сәлам бирү – сөннәт гамәл, ә аңа җавап кайтару, сәлам алу – бу инде фарыз хөкеменә керә. Коръән Кәримдә: «...Сезгә сәлам бирелсә - яхшырак яки шулай ук җавап кайтарыгыз», – ди Аллаһ Раббыбыз. Шуның өчен без сәлам бирелгәнне ишетсәк, аңа җавап кайтарырга тиеш булабыз.

    Сәламләшүнең тәртибе бар. Кечеләр – олыларга, үтеп баручылар – туктап торучыларга, транспортта баручылар – җәяүлеләргә, азлар – күпләргә башлап сәлам бирергә тиешле. Күп халык арасында бер кешенең сәламе бар кеше өчен дә җитә, әмма һәрберсе белән сәламләшсә тагын да яхшырак була. Намаз, Коръән, вәгазь укылган вакытта сәлам бирелмәс. Сәламләшкәндә елмаеп, кул бирешеп күрешергә кирәк, баш ияргә кирәкми.

    Өй әһелләребезне – әти-әниләрне, әби-бабайларны, ир-хатыннарны, бала-оныкларны да сәламләргә онытмыйк, чөнки сәлам бирешү гаиләдәге мәхәббәтне, тынычлыкны арттыра.

    Башка кеше белән, туганыңмы булсын, башка мөселманмы булсын, очрашканда гына түгел, ә саубуллашканда да сәламләшергә кирәк, моңа Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам сүзләре дәлил булып тора: «Әгәр бер кеше башкаларга кушылса – сәлам бирсен, әгәр аларны ташларга теләсә – сәлам бирсен, чөнки икенчесенең кирәклеге беренчесеннән ким түгел».

    Башка мөселман белән елмаеп сәламләшү – Коръән Кәрим һәм Пәйгамбәребез кушкан насыйхатьләр, без аны үтәсәк, Аллаһ Тәгалә безгә әҗер-сәвапларын бирер, арабызда җылылык, мәхәббәт хисләре артыр. Динебезнең хөрмәтле булуын, яшьләребезнең дингә тартылуларын теләсәк, сәламләшү кагыйдәләрен яхшы белик һәм көндәлек тормышыбызда кулланыйк!

    Аллаһ Тәгалә барчабызның күңелләренә Ислам динебезгә чын мәхәббәт һәм динебездә булган күркәм гореф-гадәтләрне яратып үтәргә, чын мөселман булып яшәргә насыйп итсен! Әс-сәламү аләйкүм вә рәхмәту-ллаһи вә бәрәкәтуһ!


«Тәүбә» мәчете имам-хатыйбы
Халит хәзрәт Валемеев

Дин дәресләре.


     Дин кагыйдәләре һәр адәмне кешелекле булырга өйрәтә. Бигрәк тә бала дин белемен яшьтән үзләштерсә. Сафаҗайның икенче мәчете мулласы Шамил нәкъ менә шушы эш белән шөгыльләнә, ягъни балаларга дини белем бирә. Шамил хәзрәтнең үзе белән сөйләшү нәтиҗәсендә шушылар билгеле булды: быелгы уку елында мәчеттә дини дәресләр гыйнвар аенда башланган, алар кече яшьтәге балалар һәм өлкән сыйныф укучылары өчен оештырыла. Кечкенә балалар, атнага ике тапкыр мәчеткә килеп, Шамилдән хәзрәттән дәресләр алалар. Монда алар күбрәк гарәп язуы нигезләре белән таныша, Коръән сурәләрен, дин тәртипләрен өйрәнә. Дәресләр икешәр сәгать дәвам итә. Өлкән сыйныф укучылары өчен кич белән лекцияләр үткәрелә. Укыту өчен китап-дәреслекләр дә, видеоматериаллар да байтак. Шамил мулла әйтүенчә, балалар дәресләргә бик теләп йөри. Әлбәттә, алар арасында чын күңелдән дини белем алырга теләүчеләр дә, бик үк тырышлык күрсәтмәүчеләр дә бар. Кайберәүләр яшьтәшләре белән очрашу, аралашу өчен генә дә йөри. Бу бигрәк тә өлкәнрәкләр арасында күзәтелә. Тик ничек кенә булмасын, мәчеткә килгән һәр баланың күңеленә шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек орлыклары салына. Ул тәртипкә өйрәнә, тирә-юньгә,олыларга, әти-әнисенә хөрмәт белән карый башлый.

    Уку елы тәмамлангач, зачет-имтиханнар үткәрелә. Менә шунда инде мөгаллим куйган хезмәтнең һәм укучысы тырышлыгының нәтиҗәсен күрә. Бу үзенә күрә бер сынау булып тора. Бала, үзенең уңышларын күрүгә, аны тагы да яхшыртырга тырыша.

    Май ае бетү белән, мәчеттә дәресләр тәмамланды. Укучылар бер ай ял итәчәк. Беренче июльдән дәресләр яңадан башланачак. Җәй көне шәкертләр саны тагы да арта. Авылга шәһәр балалары кайта. Алар да мәчеткә бик теләп йөриләр.

    Кыш буе икенче мәчеттә генә укыту алып барылды, ә июнь аеннан беренче мәчеттә дә дини дәресләр башланды. Анда Илһам мулла укыта. Хәзерге вакытта мәчеткә кырык биш бала йөри. Алар һәр көнне ике сәгатькә якын дини белем алалар. Коръән сүрәләрен өйрәнәләр, шулай ук гарәп әлифбасы белән танышалар. Илһам хәзрәт тарафыннан Ислам дине буенча төрле викториналар үткәрелә. Шәкертләр бик кызыксынып катнашалар. Коръән сүрәләрен өйрәнү буенча да конкурслар уза. Җиңүчеләрне укытучы һәрвакыт билгеләп үтә, кечерәк кенә булса да бүләкләр бирергә тырыша. Бу балалар өчен бер стимул булып тора. Ни әйтсәң дә, бала бала инде ул. Аны үз урынына мактап, уңышларын күреп, илһамландырып торырга кирәк.

    Күптән түгел Илһам хәзрәт балалар белән безнең авылда туып-үскән галим Хөсәен Фәезханов каберен зиярәт иткән. Галимнең тормыш юлы һәм аның хезмәтләре турында сөйләгән. Димәк, Илһам хәзрәт шәкертләргә дини генә түгел, ә авылыбызның күренекле кешеләре белән таныштыра, горурлык хисләре дә тәрбияли.

    Шамил мулла белән Илһам муллага алып барган эшләрендә зур уңышлар телисе килә. Авылыбызда шундый тырыш яшь муллалар эшләп торганда, киләчәгебез якты булыр дип өметләнергә урын бар.

Гөлнур Нуриманова
Үз хәбәрчебез
Фотоларда: Илһам хәзрәт балаларга дини дәресләр бирә.
Әнвәр Камалетдинов фотосы


Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!