На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
:: Мищар 20. Шатлык таратучы ханым.




Шатлык таратучы ханым

    Сез кулыгызда тоткан «Мишәр дөньясы» газетасына бу айда бер яшь тулды. Нәкъ бер ел элек июнь аенда аның беренче саны өлкәнең татар авылларында таратылды һәм күпчелек тарафыннан гаҗәпләнү, соклану хисе белән кабул ителде. Аны булдыруда, һәръяклап кызыклы итүдә тырышучыларның берсе, газетаның чыгарылыш редакторы Рәзилә ханым Ахмадуллина.

    Зилә ханым, Рәзилә Ардинатовна, кемгә апа, кемгә кызым… Кем соң ул Нижгар татарларының бик күпләренә таныш ханым? Күреп белмәсәләр, ишетеп булса да беләләр аның турында. Үзенең дә белмәгән кешесе юк бугай. Кем турында гына сорасаң да, белә генә түгел, таныш та ул. Үзе дә көлә Зилә-Рәзилә: «Мин үземнең туган якларымда да бу хәтле татар авылларын, татар кешеләрен белми идем. Эшең шул булгач беләсең икән!». Ә эше берәү генә түгел аның, нинди генә йөк тартмый ул: мәкаләләр дә яза, башкалар язган хикәя-повесть, шигырьләрне редакторлый, аларны китап итеп төзеп, нәшрияткә дә тапшыра, концертлар да уздыра, ял кичәләре дә оештыра, өч ел элек оешкан Региональ милли-мәдәни автономиянең пресс-секретаре дә ул, санап бетерә торган да түгел! Өч кыз әнисе булса да, үзе дә кызлар кебек бу ханымны үзе эшли торган Диния нәзарәтеннән бер хәзрәт «күбәләк» дип кенә йөртә. Чыннан да, күбәләк кебек җиңел бу ханым барысына да өлгерә, бар эшкә дә җитешә.

    Өч матур, тәрбияле кыз анасы, инде әби дә булды. Үзенең нәни оныгын өзелеп ярата. Шул кызчык турында сөйләгәндә тавышы үзгәрә, күзләреннән җем-җем йолдызлар сибелеп китә. Әмма әби дигәне, билләһи газыйм, паспорт буенча гына. Ул бүген дә кызлар көнләшерлек зифа, чибәр, нәзакәтле. Кайчакларда туташ дип әйтәсе килсә дә, без аңа ханым дип эндәшәбез. Ханым сүзе Зилә Ахмадуллинага бик килешә. Ул бу мөрәҗәгатьне халыкка файдалы, матур эшләре белән яулап алды. Соңгы вакытларда шатлык дигәч тә, Зилә ханымның йөзе күз алдына килә.

    Шатлык аның белән хәзер гел янәшә йөри: ул «Шатлык» исемле клуб җитәкчесе һәм кешеләргә зур шатлык китерүче эшләр башкара. Бу клуб олы, урта яшьтәгеләрнең дә, яшь җилкенчәкләрнең дә өметләрен аклый, һәркем монда үзенә юаныч, шөгыль таба. Милли моңнарыбызны тыңлап, аш-су белән сыйланып үзара туган телебездә аралашу күңелгә бик хуш килә. Тормыш диңгезендә кайный-кайный арып беткәч, кинәт генә пәйда булган бер яшел утрауда ял иткәндәй буласың.

    Бер-берен «Шатлык»та күреп ошаткан һәм чәчләре чәчкә бәйләнгән парлар гөрләтеп туйлар уздыралар һәм Зилә ханыма мең рәхмәтләр яудыралар. Ә бер рәхмәт мең бәладан коткара, диләр. Бәлки шуңа да Зилә ханым чибәр туташ булып йөридер.

    Ул җитәкләгән клубта төрле темаларга багышланган чаралар уза, бәйрәмнәр оештырыла. Бу чараларга Казаннан, Мәскәүдән, башка җирләрдән олы шәхесләр, артистлар килә. Бу чаралар халык күңелендә озакка кала. Бөек җырчыбыз Хайдәр Бигичевка багышланганы гына ни тора! Җырчының хатыны, җан юлдашы Зөһрә ханым Сәхәбиева мең-мең рәхмәтле безнең Зиләгә!

    Ә танылган журналист, җырчы Илсөя Бәдретдинова башкара торган күп җырларның авторы Илфак Шиһапов Татарстанның Азнакай кызы Рәзилә Ардинат кызы Ахмадуллина турында «Азнакай мишәре ул» дип әйтте. Белгәнебезчә, Азнакайда мишәрләр юк, Илфак бары тик Нижгар мишәрләре арасында яшәүче Азнакай кызы Рәзилә-Зиләгә генә менә шундый «Азнакай мишәре» дигән төгәл билгеләмә бирде.

    Татарстаннан Азнакай кызы Рәзилә Ардинатовна ничек әле Нижгарга килеп Зилә ханым булды соң?

    Инде 11 ел үтеп киткән бу гаиләнең Нижгарга килеп төпләнүенә. Беренче көннән үк Нижгар татарлары тормышына актив катнаша башлый. 3 ел дәвамында татар якшәмбе мәктәбен җитәкли, бер гаилә кебек яшиләр ул вакытта мәктәпкә йөрүчеләр: 4 яшьлек сабыйлардан алып пенсионер әбиләр дә яраталар Зилә ханым дәресләрен. Оныгы Анжела белән бер дәресне калдырмый йөргән Рәшидә апа Үмәрова: «Бик сагынам ул вакытларны. Ни генә кыланмый идек анда! Спектакльләр дә куя идек, һәр бәйрәмгә кечкенә концертлар да ясый идек. Казанга гына ничә бардык. Һәр якшәмбе ире, өч кызы белән шул мәктәптә көне буе кайнаша иделәр. Бик күңел биреп эшләде ул анда. Мин аны хәзер дә бик хөрмәт итеп, һәр эшендә ярдәм итәргә тырышам», – дип сокланып сөйләде. Шул вакытта әле Рәзилә Ардинатовнага өлкә «Туган як» газетасына хәбәрче булырга тәкъдим итәләр. Анысын да булдыра, «Ватаным Нижгар» татарча радиотапшыруга редактор һәм алып баручы итеп сынап карыйлар. Анда да тапшыру ябылганчы 4 ел хезмәт итә. Шул ук вакытта Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәтендә дә мәкаләләр тәрҗемә итәргә чакыралар, китаплар чыгаруда да булыша башлый. Диния нәзарәтенең рәисе урынбасары Дамир хәзрәт рухи-дини басма «Җиһан»ны чыгарып карарга чакыргач, рәхәтләнеп тотына. Шуннан бирле ул Диния нәзарәтендә үз кеше. Ислам динен тирәнрәк белә башлады, намаз укырга өйрәнде, ураза тота башлады. Дамир хәзрәт: «Рәзилә апа, исемеңнең гарәпчәдән тәрҗемәсен беләсеңме? Булмаган, уңмаган, эше килеп чыкмый торган мәгънәне аңлата ул исем. Син бит андый түгел! Башка исем ал», – дип киңәш иткән. Тиз генә риза булмаса да, уйланып йөри башлый ул. Кемнең «уңмаган» буласы килә соң!? Шулай итеп Рәзиләгә Зилә исемен мулла азан әйтеп куша.

    Бу елның март аенда Нижгар татар-мишәрләренең III корылтае булып узды, шунда Нижгар татарларының милли-мәдәни мөхтәриятенең җитәкче органнары сайланды. Шунысы әһәмияткә ия, җитәкче һәм урынбасарлары барысы да ирләр, Нижгар татарлары булып, араларында бары тик бер генә хатын-кыз, анысы булса да, Азнакай кызы Зилә Ахмадуллина. Иң кызыгы, аны сайлаганда, ул үзе анда булмады да. Бу вакытта ул Н.Новгород Кремль Концертлар залында Нижгар ягыннан чыккан иң күренекле артистлар белән кичке концерт программасы репетициясен уздыра иде. Россиянең атказанган артисты Наилә Фатехова да, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева дә: «Зилә, болай итсәк ничек булыр икән, алай итсәк ярар микән?», – дип аның белән киңәшкәнен күреп исем киткән иде. Конферансье атаклы Рәшит абый Сабиров та аның сүзенә колак салып, программаны нәкъ Зилә ханым төзегәнчә алыр барды.

    Безнең Нижгар төбәгендә киң танылган җәмәгать эшлеклесе, хөрмәтле аксакал, Россиянең атказанган укытучысы, берничә китаплар авторы Сәяр Сабиров Зилә ханым турында: «Һаман ул нәрсәдер кайгырта, ниндидер яңалык кертергә тырыша... Төрле өлкәдәге белгечләр белән дә, сәнгать осталары белән дә, журналистлар һәм зыялылар белән дә уртак тел таба. Ул тәкъдим иткән эшне, үтенечне үтәмичә мөмкин түгел, кире кагып һич булмый», – дип язып чыккан иде. Бик дөрес сүзләр. Үзе дә эшли, башкаларны да эшләтә белә. «Мин бик яратам мондый тынгысыз тормышны. Башкача күз алдына да китерә алмыйм. Әлдә монда килгәнбез әле дим. Нинди яхшы кешеләр белән таныштым, күпме артистларны гына якыннан беләм хәзер. Якын-тирәмдәге барча кешеләргә мин бик рәхмәтле: Диния нәзарәте җитәкчеләренә, бар эшне бергә бүлешеп эшләүче Зөһрә ханыма. Үзе яшь булса да, миңа зур тормыш тәҗрибәсе, авырлыкларны җиңә белергә, кешеләр белән аралашырга өйрәткән Дамир хәзрәт Мөхетдиновка», – ди Зилә ханым .

    Шатлык хисе бер төрле генә булмаган кебек, клубның да эше күпкырлы. Өлкәбездә, Чувашстанда, Татарстанда экскурсияләр уздырыла. Хәзер Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, Финляндиягә барырга җыеналар.

    Киләчәккә дә планнар зур. Элек үзе җитәкләгән татар якшәмбе мәктәбен торгызырга кирәк. Проектлар арасында «Яшь мөселман хатын-кызлары мәктәбе», «Чәйханә» исемлеләре бар. Беренчесе буенча максат – яшь хатын-кызларыбызны дөрес, матур киенергә, аш-су әзерләргә өйрәтү һәм гаилә тормышына әзерләү. Ә «Чәйханә», әлбәттә, ял көннәрендә очрашу-күрешүне күздә тотып, берничә ял кичәсе узды да инде.

    Стилист, визажист, парикмахер, тегүчеләр дә чакырылыр. Шәрыкъ биюе мәктәбе турында да истә тота Зилә ханым. Менә шулай, Нижгар мишәрләренә зур шатлыклар өләшеп яши ул Зилә исмеле «Азнакай мишәре». Бар эшләре дә барып чыксын дип телик бу тынгысыз ханымга.

Бөтендөнья татарларының IV Корылтаенда катнашкан
Нижгар делегатлары белән


Олег Хөсәинов,
Зәйнәп Миншәрипова



Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!