На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
:: Мищар 20. Елның татлы көннәре...



Елның татлы көннәре...


    Хөрмәтле газета укучылар! Бу язмада мин иң мактаулы һөнәрләрнең берсе булган умартачы хезмәте турында язарга булдым. Балның сәламәтлек өчен кирәкле һәм файдалы ашамлык булуы беребезгә дә яңалык түгел, бигрәк тә хәзерге көнкүрештә. Кибеттән, базардан алган ашамлыкларның күбесе ышанычлы түгел, я ясалма, я охшатып эшләгән була. Ә инде умарта кортларында алдау юк, алар чын нектар ташый, аның суын җилләтеп чыгара да балга әйләндерә.

    Укучым, бал да төрле була дип әйтергә ашыкма. Түбәндәрәк сезгә чын балның нинди икәнен Сафаҗай авылында яшәп, гомер буе умартачылык белән шөгыльләнүче Ирфан абый Халилуллин мавыктыргыч итеп сөйләп бирер. Умарта кортлары табигатьтә булган иң серле җан ияләренең берсе. Ерак тарихка күз салсак, бу хакта шактый күп язылган һәм бик кызыклы гына фактлар табарга була. Безнең якларда умартачылык белән моннан ике-өч мең еллар элек шөгыльләнә башлаганнар. А. Якубовский һәм Б. Греков кебек тарихчыларның язмаларында Болгардан Хорезмга бара торган сәүдә әйберләре арасында бал белән балавызның иң кыйммәтле товар булуы хакында әйтелгән. Гомумән алганда, бал кортлары адәм баласы дөньяга килгәнче миллион еллар элек яралган дип фаразлыйлар галимнәр. Иң борынгы халыклар тормышында да умарталар әһәмиятле урын тотканнар. Мәсәлән, борынгы Мисыр иленең гербында умарта корты сүрәте булганы билгеле. Алар бу кортларга батырлык, дошманга аяусыз булу, чисталык һәм тәртип символы итеп караганнар. Борынгы Һиндстанда да бал кортларын Аллаһының иң рәхмәтле затлары итеп санаганнар. Хәтта совет дәүләтендә дә умартачылыкка зур әһәмият бирелгән. Мәсәлән, 1919 нчы елда В. Ленин, илдә хәлиткеч мәсьәләләрнең күп булуына карамастан, умартачылыкны үстерүгә багышланган декретка кул куя. Анда бу юнәлештә эшләүче хуҗалыкларга һәм шәхси кешеләргә махсус налоглар салынмаска тиеш, бу карарны бозучы түрәләр җавапка тартылачак диелгән. Сүз уңаенда шуны да әйтеп узасы килә: Ватиканда «Атимонди» халыкара умартачылар оешмасы бинасында рус галиме Петр Прокоповичның «умартачылык тик зирәк акыллылар шөгыле» дигән сүзләре язылган. Ул 1775-1850 елларда яшәгән һәм нибары ике булышчы белән 600 гә якын умарта гаиләсе асраган.

    Умарта кортларының бакчачылыкта, авыл хуҗалыгында уйнаган роле турында әйтеп тә торасы юк. Алар, чәчәктән чәчәккә кунып, серкәләндерү эшен башкаралар. Билгеле, умартачылык һөнәре җиңелләрдән түгел, махсус белем һәм сабырлык таләп итә. Күзәтү буенча, бу эш белән чын күңелдән мавыккан кешеләр генә шөгыльләнә. «Беренчедән, ул һаман айнык, чиста, миһербанлы, җитез һәм эшчән булырга тиеш», – дип әйтеп куйды минем әңгәмәдәшем Ирфан абый да. Озак еллар бу хезмәт белән шөгыльләнүче йорт ияләренең тормышлары да ничектер төзек, каралтылары җиренә җиткереп эшләнгән, һәр урында тәртип. Менә Ирфан абыйның йорты да сокланырлык, һәр урында чисталык, барысы да тыныч тормышта яшәүне күздә тотып төзелгән дияр идем. Халилуллиннар сөйләве буенча, умартачылык аларның нәселдән килгән һөнәрләре икән, хәтта Ирфан абыйның хатыны Сәлимә Абдылхай кызының гаиләсе дә умарталар асраган.

    – Миңа һөнәрем ярдәмче булды, кәләшемне өйрәтеп тә торасы булмады, туйның икенче көненнән үк умарталар янына күчтек, – дип шаяртып алды Ирфан абый.Чынлап та, нәсел һөнәре булып чыга шул, бу гаиләнең ерак бабайлары Айбулат 19 нче гасыр башларында ук тирә-якка билгеле умартачы булган. Сафаҗай тарихчысы Ситдик бән Якуп авыл тирәләрендә куе урманнар булуы турында язып калдырган. Әле бүгенге көндә дә «Каршы куак» дип аталган җирдә ул вакытта юкәлекләр шаулаганы да, шул урманда Айбулат бабайның умарталар асраганы да билгеле. Ул, умарталарына кышлау җайланмалары төзеп, аларны шунда ук кышлата, саклый торган булган, берүзе 40 ка якын умарта гаиләсе асраган.

    Билгеле булганча, колхозлашу башланган елларда бу төзек тормышлы гаилә анда керергә ашыкмаган. Ирфан абыйның әтисе Халилулла Әһлиулла улы Айбулатов 1936 елда гына үзенең умарталары белән колхозга язылган. Ул 1952 елга кадәр колхозда умартачы булып хезмәт итә. Кече яштән үк әтисенә булышып үскән Ирфанны, хәрби хезмәттән кайтуга, колхоз идарәсе әтисе урынына умартачы итеп билгели.

    – Ул вакытта колхозыбызның рәисе Исмагыйль абый Мөххәмәтҗанов иде, ул бу юнәлешкә аеруча әһәмият бирде, кортларны кышлату өчен, хәтта идарә бинасының астында урын тәкъдим итте. Җәй башыннан кышка кадәр умарталарны колхоз бакчасында асрадык, 70 гаиләгә кадәр җитте умарталарыбыз. Һәр оядан 25-30 килога кадәр бал ала идек. Мөнир Амалев бакчачы иде, миңа да булышкалады. Колхозчыларга һәр елны эш хакына карата бал бирделәр. Кызганычка каршы, төрле сәбәбләр аркасында колхоз умарталарны бетерергә мәҗбүр булды. Умарта гаиләләрен колхозчыларга саттылар. Бу хәл 1976 елда булды. Бик күп колхозчы умартачыга әйләнде, тик бер-ике хуҗалыкта гына умарталар сакланып калды. Безнең гаиләбез умарта асраудан туктамады, мин колхозда карасам, өебездә Сәлимә апагыз балалар белән бергәләшеп умарталарны саклап калырга тырыштылар. Ходайга мең шөкер, төрле чирләр чоры булып алса да, саклап калдык. Бүгенге көндә умарта авыруларына каршы төрле дарулар бар, тик мин бабайлар кулланган үләннәр белән дәваларга тырышам. Аларны табигатьтән аерырга ярамый. Умартачыдан башка да зыян китерүчеләр җитәрлек. Мәсәлән, колхоз идарәсе җиргә төрле химикатлар сибә, хәтта алдан кисәтү дә юк, бәрәңгегә сипкән даруларның да зыяны бик күп бит, – дип гарьләнеп алды умартачы.

    Ирфан абыйның соңгы сүзләренә әһәмият бирергә иде, химикатлар, дарулар сибәр алдыннан умартачыларны кисәтеп куйсалар, Аллаһы Тәгаләнең адәм баласына эшчәнлек үрнәге, сәламәтлек чыганагы итеп яраткан бу изге җан ияләренең үлемнәрен бөтенләй туктатып булмаса да, киметергә хәлебездән килә. Кызганычка каршы, «кеше күп – адәм сирәк» дигән татар халкының әйтемен искә төшерегә туры килә, тирә-ягыбызга битараф булып яшибез шул, сәламәтлек чыганагын саклыйсы иде, җәмәгать!

    Менә Ирфан һәм Сәлимә Халилуллиннар гаиләсе яшәешләрендә үз урыннарын дөрес билгеләгәннәр диясе килә. Кешеләргә файдалы эш эшлиләр, шул арада 4 бала асрап үстергәннәр, укытканнар, һөнәр алу юлларын булдырганнар, оныкларын тәрбияләүдә булышалар. Бүгенге көндә дүрт баласы да гаиләле.

    – Оныкларыбыз да җидәүләр инде, Ходай һәркайсыбызга исәнлек бирсен, рәхәтләнеп, сөенеп яшибез. Менә Ирфаным белән илле елдан артык бергәләшеп умарталар карыйбыз. Ике кызыбыз, бер малаебыз гаиләләре белән Мәскәүдә яшиләр, яныбызда улыбыз Вәлит, ике оныгыбыз. Киленебез Алсу бик уңган, тәртипле булды, тату яшибез, – дип Сәлимә апа да шатлыгы белән бүлеште.

    – Сөйләвегез буенча яшьләрегезнең аермасы шактый ук, икегез дә умартачы гаиләсеннән, ничек табыштыгыз соң? – дигән, ярым шаяртып биргән соравыма каршы:

    – Ирфанны авылда белмәгән кеше юк иде, гармунчы, мәзәкче, ул әле шигырь остасы да бит. Мин зур конкурсны җиңеп чыккандай булдым ул чакта, мотацикл түгел сирәк кешедә велосипед булган чорда, коляскалы Ирбит мотацикылы алган иде... әнә, сиксән яшендә булуына карамастан, әле дә яшь егет кебек, ләбаса. Шул тирәдә басып торган Ирфан абый шаяртып:

    – Кечкенә эт һаман «кискыс» инде ул, яшь күренүдә балның да файдасы бардыр шул, – дип, үзенең буен яшерергә тырышып йөргәннәрен дә сөйләп, шаяртып алды.

    Мин аны темабызның асылына кайтару нияте белән:

    – Сезнеңчә балның ниндие яхшырак соң? – дип сорадым. Ирфан абый:

    – Чәчәк балы төрле чирдән файдалы, йогышлы микробларга каршы торуны арттыра. Ә менә карабодай балы кан азлыктан интегүчеләр өчен бик файдалы. Безнең халык телендә аеруча бәяләнә торган юкә балы, кызганычка каршы, һәр елны булмый. Мәсәлән, бездән ерак та булмаган урман юкәләре беркайчан да нектар бүлеп чыгарганы юк. Безнең якларда күбесенчә, юкә балы дип, донник балын алалар. Бу балларны тәмнәре белән генә аерып була, чөнки донник балы әчерәк була, ул ашказаны эшләмәгәндә кулланылына. Кузаклык балы ике төстә була, бу бал сыек чагында үтә күренмәле, балалар өчен бик файдалы, йокысызлыктан җәфаланганда, бөер авыртканда файдаланыла. Безнең якларда соңгы елларда люцерна балы күренә башлады, бу бал тиз утыра, бавыр авыртканда файдалы. Тагын башка төрләре дә бар әле балларның. Шуны әйтеп китәсе килә, чиста чәчәк балы гына берничек тә була алмый, чөнки умарта корты төрле җирдән нектар ташый. Умарта кортларының файдасы бал гына түгел, аннан башка да бик күп кирәкле әйберләр бирәләр. Мәсәлән, әнкә сөте, дөньяда бу матдә белән тиңләшерлек башка ашамлык юк. Чәчәк серкәсе (перга) кан азлыктан интегүчеләр өчен бик файдалы. Прополисның файдасы турында да бик күп сөйләргә була, кыскасы, ул бик көчле антибиотик!

    Умарта кортының агуын безнең бабайлар да кулланганнар, буыннар сызлаудан файдалы, – дип сөйләде олы тәҗрибә иясе.

    – Умартачылык һөнәрен сайлаучыларга нинди тәкъдимнәрегез, киңәшләрегез булыр? – дигән соравыма каршы Ирфан абый:

    – Беренчедән, табигатьне яратырга кирәк, умартачы булыйм дисәң, умарталар белән бергә, бер ритмда, аларны җаның-тәнең белән тоеп эшләргә кирәк. Умартаны керем алыр өчен генә түгел, җан рәхәте өчен дә асрарга кирәк. Инде шикәр ашатып бал алган умартачының эше озакка бармый, аларга һәрвакыт чын нектар балы кирәк. Кортларның чирләве нәкъ шушы кагыйдәләрне бозудан башлана да, чир килгәч, туктату читен була, – дип фаразлады умартачы.

    Бу әңгәмә уйланырга мәҗбүр итә, дөрестән дә, адәм баласы табигатьтән ераклаша бара кебек, чөнки ял итәргә барган урынын пычратып китә; кая теләсә, шунда чүп-чарын ташлый; җирне-суны агулый, аннары шул ук һаваны сулап авырый...

    Менә шушы кечкенә генә умарта кортларының яшәү рәвешләрен, тырышлыгын, чисталыгын күреп тә, күп нәрсәләргә өйрәнеп була бит. Югарыда язып үткәнчә, кешелек дөньясыннан бик күпкә иртәрәк яратылган бал кортларының эшчәнлегенә карап, адәм баласы үрнәк алсын иде.

    - Ходай яраткандыр бит бу җан ияләрен, - дип уйлаучылар да бар арабызда, мондый кешеләрнең саны да, югарыда язып үткән гади, эшчән, тәртипле гаиләләр саны да арта барсын иде.

    Фотода: Сәлимә Ирфан Халилуллиннар, алтын туйларында.
Әнвәр Камалетдинов

Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!