На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
:: Газета «Мишар дуньясы» №10(19) (май) 2008



Шаблон для газеты Мищер



Кадерле милләттәшләр, мөхтәрәм дин кардәшләрем! Сезнең кулда «Мишәр дөньясы» газетасының 19-саны инде. Кыска вакыт эчендә булса да популяр газетага әйләнде, ул төсле, аңлаешлы итеп, һәр кешене борчыган мәсьәләләрне киң ачыклый, танылган якташларыбыз турында күп яза. Шунлыктан газетаның һәр саны зур кызыксыну белән укыла.

Кайсыбер газеталарда оешмаларның, хуҗалыкларның һәм аерым кешеләрнең җәмгыятебезгә карата эшләгән файдалы яки зыянлы эшләре чынбарлыкка бөтенләй тәңгәл килмәгәнне укырга туры килә. Моны булдырмас өчен языл-ган мәкаләләрдәге кайбер фактларны редакция коллективына авыл советлары, оешма җитәкчеләре белән киңәшүне, алар белән тыгызрак элемтә тотуны теләр идем.

Авыл тормышына кагылышлы кайбер проблемаларны белгечләрнең (юристлар, авыл хуҗалыгы белгечләре, врачлар һәм башкалар) киңәшләрен гади халыкка аңлаешлы итеп сорау-җавап формасында оештыру файдалы булыр иде диеп уйлыйм. Шулай ук мин газета аша һәркемне борчыган экология проблемалары өстендә эшләүне тәкъдим итәр идем. Май ае авылларга аеруча ямь кертте, чияләр, алмагачлар ак чәчәккә күмелгән, сирень, шомырт чәчәкләренең хуш исләре тирә-юньгә тарала. Табигатьнең шундый гүзәллеге белән һәрбер кеше гармониядә яшәсен иде дигән теләкләр туа. Тик кайбер вакыт зур юл буенда пакетка төреп машинадан ыргытылган чүп-чарларны күргәч йөрәк әрнеп куя. Шунда яшибез, шул юллардан үтәбез, ераклардан туганнарыбыз, кунакларыбыз кайта. Башны якка борып, борынны кысып, күз йомып үтәргә мәҗбүр булмыйк. Гүзәллекне ярата да, саклый да белик, туган якларыбыз сокландыргыч матур, үзенә һаман тартып торсын. Баеп китеп, ныклап аяк өстенә баскан кешеләребез туган авылларын, әби-бабай туфрагын онытмыйча, хәлләрендә булган кадәр авылларны берникадәр шефствога алсалар да әйбәт булыр иде: бераз чыганак төзәтү, юлның җимерек өлешен тигезләү, чишмә суларын чистарту һәм башка файдалы сәваплы эшләрне башкарсалар яхшы булыр иде дип уйлыйм.
«Мишәр дөньясы» газе-тасының озын-озак яшәвен, ә иҗади коллективының укучыларына намус белән хезмәт итүләрен телим.

Фәйзрахман Шабанов,

«Родина» СПКсы директоры,

Яңа Мочали имамы


№ 10(19) май 2008
Нижгар татарлары газетасы 2007 елның июнь аеннан чыга
АЛАР ХӨРМӘТКӘ ЛАЕК


8 май көнне Н. Новгород шәһәренең Җәмигъ мәчетенә бер-бер артлы ак яулыклы апалар, күкрәкләренә медальләрен таккан кадерле ветераннарыбыз җыелды. Моның сәбәбе бер – Нижгар Диния назәрәте, Нижгар татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте, Куркынычсызлык Академиясе, «Единая Россия» партиясе белән берлектә Җиңүнең 63 еллыгына багышланган чара оештырып, Бөек Ватан сугышы татар-ветераннарын кунак итте.
Әлеге чарада Н. Новгород шәһәреннән генә түгел, ә Нижгар өлкәсесенең Сергач, Сечен, Пилнә, Кызыл Октябрь районнарының татар авылларыннан, Дзержинск шәһәреннән татар ветераннары катнашты. 9 май иртәсен якынайту өчен үзләрен аямыйча көрәшкән ветераннар арасында Советлар Союзы Геройлары, Дан ордены кавалерлары, дошманга каршы көрәштә катнашкан тыл хезмәтчәннәре бар иде. Бәйрәм чарасында барлыгы йөздән артык ветеран һәм Кызыл Октябрь районы Салган авылы балалар йортыннан 4 бала катнашты.
Чараны оештыруда район башлыклары, араларында башка милләт кешеләре булса да, милли-мәдәни мөхтәрияте вәкилләре татар-ветераннарыбызны җыеп килергә, аларга транспорт белән биреп, бик зур ярдәм күрсәтте.
Бәйрәмгә килүче кунакларны Җәмигъ мәчетендә әле генә пешеп чыккан кайнар милли ризыклар белән каршы алдылар. Яңадан ветераннарыбыз автобусларга утырып, Н. Новгород Кремленә юл тотты.
Кремльдә ветераннар һәм оештыручылар кешелек дөньясының тынычлыгына кул сузган фашистлар белән көрәштә катнашкан нижгарлылар, илнең тынычлыгы өчен һәлак булганнарны искә алып хәрбиләр каберенә, Мәңгелек ут белән Аналар һәм тол хатыннар монументына чәчәк куелды. Бу көннәрдә җир йөзендәге төрле милләт һәм дин вәкилләре сугыш кырында җаннарын фида кылган якыннарына үз телендә дога багышлый. Әлеге дога безне берләштерә, күңелләребезне пакьләндерә, бер-беребезгә тагын да якынайта. Менә әлеге тантанада да Кремль уртасында җеназа намазы укылды. Оештыручылар тарафыннан Җиңү, Бөек Җиңү турында бик күп ихлас сүзләр әйтелде, ләкин күңел түреннән үк чыккан сүзләр дә әлеге бәйрәмнең чын мәгънәсен аңлатып бетерә алмый.
Тантанабыз ашханәдә махсус әзерләнгән табыннар артында дәвам итте. Монда тәмле милли аш белән беррәттән “Туган як моңнары” ансамбле үзләренең чыгышлары белән җырлап-биеп хөрмәтле кунакларыбызның күңелен күтәреде. Килгән кунаклар да түзә алмыйча, сугыш елларында җырлаган җырларны искә алып, татар халык җырларын баянга кушылып җырлап, күңел ачтылар.
Җиңү алып килгән май иртәсеннән соң бик күп еллар узуга карамастан, дөньяны үлем китерүче кара көчтән саклап калучыларның сүнмәс батырлыгы күпмилләтле халкыбызның рәхмәтле хәтерендә мәңгегә калачак.
Дүрт ел буе сугыш безнең җиребезне яндырды, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны арабыздан тартып алды, күпләрне туган туфрагыннан аерды, язмышларын җимерде. Әлеге афәт китергән яраларны шәһәр һәм авылларыбыз, кыр-урманнарыбыз әле бүген дә онытмый. Кадерле ветераннарыбыз күңелендә һәм туганнар каберендә бу елларның ачы кайтавазы сизелә.
Сергач районы Кочко-Пожар авылыннан килгән әти-әнисез үскән Абдулкаюмов Мтиулла 18 яшеннән колхозда тракторист булып эшли башлый. Шуннан 1942 елда сугышка китә. Озак үтми Мтиулла абыйны мина взводы командиры итеп билгелиләр. Аның күз алдында сугыш кырында дуслары ятып кала. «Әле дә күз алдымда тора, бергә хезмәт итүче өстенә миналы жилет кигән егетнең дошман пулясы эләгеп шартлаганы. Ә миңа шул вакыт мина кыйпылчыгы эләкте. Хәзердә кайнар мина кыйпылчыгын күкрәгемдә тоям. Үзем минометтан 150 немецны үтердем. Сугышта уң кулым яраланды, аннан сул кул белән язарга өйрәндем. Сугыш беткәч туган авылыма кайтып үз эшемне дәвам иттем. Медальләр белән бүләкләндем. Һәлак булганнар турындагы якты истәлекләр, бүген исән булган ветераннарны хөрмәт итеп һәм аларны кайгыртып, авыл җирлегендә яшәгән ветераннарны онытмыйча оештырган чара өчен оештыручыларга бик зур рәхмәтен белдерде».
Сугыш елларында дошманга каршы көрәштә башка милләт солдатлары белән беррәттән үзебезнең татар егетләре Ватан өчен, тынычлык өчен көрәшеп сүнмәс батырлыкларын күрсәтте. Менә Абдулкадыйр Әхмәтҗан улы Аләүтдинов та сугыш вакытында Т-34 танк командиры булып хезмәт итә. “Әлбәттә, сугыш еллары һәрвакыт хәтердә, аны берничек тә истән чыгарып ташлап булмый. Бүгенгесе көндә мин хезмәттәшләремне, үзем кебек илнең иминлеге өчен гомерләрен корбан иткәннәрне һәм Ватан өчен яшьлекләрен кызганмаган кешеләрне бәйрәм белән котлыйм”, – ди ул. Абдулкадыйр абый сугыш кырында батырлык күрсәткән өчен, Кызыл Йолдыз һәм бик күп медальләр белән бүләкләнгән. Әле күптән түгел генә Абдулкадыйр абый тагын бер медаль белән бүләкләнә. Шунысы кызык, хөрмәтле ветераныбыз башка исемлекләрдә үлгән дип санала икән.
Бәйрәм соңында Нижгар мөселманнары Диния Нәзарәте, Нижгар татарларының Региональ милли-мәдәни мөхтәрияте, «Единая Россия» партиясе хөрмәтле ветераннарыбызга, туган илебезгә һәм халкыбызга булган мәхәббәте, батырлыклары, илебез һәм бөтен дөнья күге һәрчак аяз булсын, тынычлык өчен дошманга каршы көрәшкән өчен рәхмәтләрен белдереп, бүләкләрен тапшырды.

Рәзинә Янбаева
Хәйрия кылыйк
Губернатор В.П.Шанцев, Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда яңа поликлиника ачу уңаеннан, җирле администрациянең актлар залында руханилар, Земство җыены депутатлары, авыл башлыклары, җәмәгать эшлеклеләре белән дә очрашты. Алдагы саныбызда ышандырганыбызча, шушы очрашу турында без сезнең игътибарга Кызыл Октябрь районында тотрыклы күмәк хуҗалыкларның берсе булган ООО «Трёхозёрское» генераль директоры Х.М. СӨлӘймановның комментариесен тәкъдим итәбез.
Районыбыз язмышы кем кулында?

– Валерий Павлинович поликлиниканы карап чыкканнан соң, әле өлкә журналистларына биргән интервьюсында ук, безнең районның иң пычрак булуын ассызыклап үтте. Ә инде очрашуда ул Кызыл Октябрь районы башлыгы дип саналган Таһир Абдулкадеровичка тәмам йөзенә карап:«Китәргә теләмисең икән – эшлә! Сезгә тагын 6 ай вакыт бирәм, үз эшегезне тиешлечә башкара алмасагыз, районда уңай якка үзгәрешләр булмаса – Сезнең мәсьәләне катгый хәл итәчәкмен!» – дип җитди кыяфәт белән әйтте Губернатор.
Үзегез күрдегез ич, поликлиниканы тантаналы ачу чарасында район башлыгыбызга сүз дә бирелмәде. Димәк, кызылоктябрлылар алдында гына түгел, ә хөкүмәт аппараты каршында да аның абруе юк дәрәҗәсендә инде. Дөрес, әлеге очрашуда аңа сөйләргә мөмкинлек тудырылды. Шунда күбесе Таһир әфәнде, ахыр чиктә, вазыйфасыннан егетләрчә баш тартыр дип тә өметләнде. Чөнки моңа кадәр мин Валерий Павлиновичтан район башлыгыбызны тизрәк эшеннән азат итүен үтендем. Шушы адымга барырга кирәклеген аңлаткан күпсанлы дәлилләр дә китердем. Мин әйттем: «Теләсә кемне, янәсе, Нижний Новгородтан үзеннән вакытлыча безгә район башлыгы билгеләгез, тик Таһир Абдулкадеровичны гына постында калдырмагыз! Төрле хәйләкәр юллар белән өченче срокка узган бу иптәш карап торып уникаль милли районыбызның очына чыкты бит!» – дидем.
Аңлашыла, без, мондый башбаштаклык, тәртипсезлек белән килешмәүчеләр, инде ничәнче ел җирле властька оппозициядә торабыз, өлкә түрәләренә аның бар җитешсезлекләрен, законга тәңгәл килмәгән гамәлләрен җиткерә киләбез, әмма сизелерди үзгәрешләр күренгәне юк. «Беләсебез килә: район башлыгыбызның башбаштаклыгы чагылдырылган һәм аларның аркасында гади крестьян җәфа чигәргә мәҗбүр булган безнең рәсми кәгазьләр шәхсән Сезгә, Валерий Павлинович, барып ирешәләрме соң?» – дип сорадым Губернатордан.
– Минем адреска җибәргән бөтен жалобаларыгызны ала киләм, ләкин бүгенгәчә әле ниндидер бер фикергә килгәнем юк, чөнки халык сайлап куйган район башлыкларын эштән төшерү минем вәкаләткә керми, – диде Валерий Павлинович.
Аңа һәм аның эшенә канәгатьсезлек белдергән чыгышлар тагын булды. Мәсәлән, Исмагыйль улы Рифат Мөхәммәтҗанов кайбер иптәшләрнең Таһир әфәндене яклауга корылган сүзләренә аңлатмалар бирде һәм Губернатордан максатсыз кулланылган акчалар хакында тикшерү эшләренең барышы белән кызыксынды.
– Белгәнемчә, максатсыз кулланылган финанс һәм бушлай өләшкән газ торбалары буенча тикшерү эшләре әле дә алып барыла, – диде өлкә хөкүмәте башлыгы.
Абдулла улы Шамил Хисәметдинов бер ел эчендә районга шундый матур поликлиника бүләк иткәне өчен Валерий Павлиновичка зур рәхмәтләр белдерде, аны хәтта Шанцев исеме белән атарга кирәк дигән тәкъдим дә ясады. Ә чыгышы ахырында ул шулай ук: «Зинһар, шушы район башлыгын гына урынсыз биләгән вазыйфасыннан азат итегез», – дип үтенде Губернатордан.
Хөрмәтле Абдулла улы Хәнәфи Абдуллин да үз чыгышында тискәре сүрәтләде Таһир әфәнденең эшчәнлеген. «Ул халыктан гафу үтенеп эшеннән кичектерми китәргә тиеш!» – диде Хәнәфи Абдулла улы.
Шуннан соң Т.А. Хайретдиновка сүз бирелде. Үз чыгышында Таһир әфәнде: «Кайда гына эшләсәм дә, халыкны рәнҗетмәдем, ришвәтләр алмадым һәм дистә оппозиционер таләбе белән генә постымнан китмәячәкмен!» – дип белдерде.
Белмим, шушы чыгышыннан соң Губернаторда тагын нинди фикерләр тугандыр Таһир Абдулкадерович турында, тик менә шунысы миңа аңлашылмый: нинди дистә оппозиционерларны күз алдында тотты икән Таһир әфәнде, кайчан район башлыгы сайлаулары буенча беръяклы булган судларның рәсми карарлары нигезендә генә дә бит ул мине бары тик бер тавышка гына узды, имеш? Ярар, шулай булган очракта да бит район халкының яртысы әлеге властька канәгатьсезлеген белдергән булып чыга түгелме соң? Әллә Таһир Абдулкадерович бу хакта тәмам онытты микән? Шунысын дә искәртеп үтим әле. Сез уйлап кына карагыз: ул чакта Уразавыл сайлау участогыннан Сергач судына китергән бюллетеньнәр арасында бер бәйләмнең бөтенләй юклыгы ачыкланды. Ә ул, азмы-күпме, 543 үз теләген белдергән уразавыллы! Димәк, мин аны бер тавышка гына түгел, чынбарлыкта, – шактый узган идем. Таһир әфәндегә «җиңүне» нәкъ шушы 1047 санлы сайлау участогында «эшләделәр» бит. Биредә тавышлар санауны махсус кичектереп тордылар. Чөнки властьта утыручылар алдан ук уңышсызлыкка дучар булуларын белделәр. Бу, административ ресурсларны тулы куәткә кулланылган очракта, Таһир әфәнденең халык алдында ышанычы кояшлы яз башында кар эрегәнгә тиң иде инде. Шушыларны истә тотып кына да район башлыгыбыз Губернатор алдында «дистә оппозиционер» дип бу көнне ялганларга мәҗбүр булды. Аның сәясәте, эшчәнлеге, ә дөресрәге, эшчәнсезлеге белән риза булмау-чылар, теге 2005 елның октябренә караганда, бүген бигрәк артты инде. Аның яклылар, янәсе, административ вазыйфа биләүчеләр генә дә, санаулы гына калды.
Тагын шунысы да әһәмияткә ия. Нинди намус белән халык алдына чыгасың да, нинди йөзең белән аңа карыйсың ди, кайчан Губернатор үзе, инде беренче тапкыр гына түгел, Таһир әфәндегә үзенә: «Нигә халыкны интектерергә? Бу вазыйфаны үтәргә Сезнең хәлегездән килми икән, кирәк китәргә!» – дип киңәшләр биргәли тора. Ләкин файдасыз...
Шуны да әйтим әле. Валерий Павлинович үз чыгышында өлкәнең экономик үсеше турында сөйләгәндә тагын бер тапкыр безнең районга тукталып, түбәндәгене искәртеп үтте: «Кызганычка каршы, бу өлкәдә Кызыл Октябрь районында бернинди үзгәрешләр юк. Әлегә кадәр районның үсеш планы булдырылмаган, һәр квартал белән күрсәткечләрегез һаман түбән һәм түбән», – диде ул.
Зал алдан ук Таһир әфәндене район башында хуп күрүчеләр белән махсус тутырылган булса да, без дә менә шушындый фикерләребезне Губернаторга үзенә җиткерә алдык. Миңа калса, Губернатор бу юлы Таһир әфәндегә үзен район башлыгы итеп күрсәтә алырга соңгы мөмкинлек бирде кебек. Ләкин 12 ел эчендә эшләмәгәнне, 6 ай эчендә булдыра алырмы икән ул? Бу вакыт эчендә бөтен җөйләреннән шартлап өзелә барган милли районыбызның «кисәк-косакларын» күрше районнарга «тегеп» кую өчен генә Таһир әфәндене постында калдырдылармы әллә? Ахыр чиктә, Кызыл Октябрь районы язмышы бүген кем кулында икән соң? Сораулар, фикерләр, борчылырга сәбәпләр тагын бихисап. Ләкин аларның уңай чишелешләрен генә һаман да таба алмый артка чигенүен дәвам итә безнең район бүгенге җирле хакимият белән. Кызганыч. Икеләтә кызганыч, безнең бу турыда күптән чаң суккан тавышка өлкә түрәләре әле генә колак сала башладылар, әмма конкрет ярдәм итәргә, әлеге дә баягы дигәндәй, алар, ни сәбәптәндер, ашыкмыйлар? Менә шушы сорау тәмам сәер тоела миңа.

Наил Хәсәнов фотосы
Яшәргә һәм бирешмәскә

Шулай ди, беренче класстан соң аяктан еккан авыр чир белән көрәшеп яшәүче Вафа улы Сафа Нуриманов.
Петрякс урта мәктәбенең беренче классын тәмамлаганнан соң, искәрмәстән Сафаның аяклары «югала». Табиблар консилиумыннан соң аны Дзержинск астындагы балалар санаториясенә билгелиләр. Дүртенче классны тәмамлаганчы ук ул умыртка баганасына ясаган өч катлаулы операция кичерә. Ике ел ярым түшәктә ятып торганнан соң, бераз аяк өстенә басыйм дигәндә генә, аяусыз язмыш аңа тагын сынау юллый: бу юлы кешелек рәхимсезлеге аркасында ул тотлыга башлый. Күрәсең, ныгып җитмәгән бала психикасы тормыш биргән киеренкелекләрне, стрессларны күтәрә алмый.
Егерме яшендә авыру бөтенләй аяксыз калдыра Сафаны һәм ул тулаем култык таякларына басарга мәҗбүр була. Ләкин күңел төшенкелегенә бирелми инвалид егетебез. Тормыш, бернигә дә карамастан, дәвам итә. Һәр туган көнгә, кояшка шатланып яшәргә омтылырга кирәк. Һич тә кеше кулына авыр йөк булып калмаска. Шушындый принципны үзенә нигез итеп алган Сафа Вафа улы 1976 елда Загорскийдагы техникумны тәмамлап, бухгалтер дипломына ия була. Аннары ирләр киеме тегүче курслары уза. Ничек кенә авыр булса да, яшисе бар. 1980 елда аңа I группа инвалид таныклыгы бирәләр, ә сигез елдан соң – бу группаны аңа гомерлек итеп билгелиләр. 1990 елда «Запорожец» ала. 1997 елда Пилнәдә төзеләчәк йорттан бер бүлмәле фатир да бүлеп бирәләр. Әмма ләкин инвалид милләттәшебез үз почмагына 2004 елда гына керә ала.
Бүген аның иң актуаль проблемасы – 18 еллык «Запорожец»ы яраксыз хәлгә җиткән инде. «Ока» автомобиле алыр өчен чиратка 2004 елда баскан басуын, әмма зур гауга чыгарган теге 122 санлы федераль закон нигезендә Сафа төсле инвалидлар махсус автомобильләрдән ваз кичәргә мәҗбүр булдылар. «Уйлап карасаң, әйтерсең лә власть безне «дүрт почмагыбызга» куып кертеп, кая да чыкмагыз димәкче була. Чөнки автомобильсез инвалид – хәрәкәтсез бер бәндә генә», – ди Сафа Вафа улы.
Әйдәгез, хөрмәтле милләттәшләребез, татар өммәтеннән булган һәм мөмкинлекләре шактый чикләнгән якташыбызга хәлебездән килгән кадәр руль артына утырырга ярдәм итик.

Акционерный Коммерческий Сберегательный Банк Российской Федерации (открытое акционерное общество) Волго-Вятский Банк Сбербанка России по Нижегородской области
к/с 30101810900000000603 В ГРКЦ ГУ Банка России
БИК 042202603 ИНН 7707083893 КПП 522902001
р/с 30301810342000604226 Сергачское ОСБ № 4356
ДО № 4356/061 Пильна
Счёт 40817810642265001822/54
Для Нуриманова Сафы Вафиновича


Бер җөмлә белән

ЗУР РБИШЧА урта мәктәбе икенче тапкыр президент грантына ( бер миллион сум) ия булды, ә аның беренчесен Абдулхамит Садеков исемен йөрткән бу уку-укыту учреждениесы 2006 елда откан иде.

СЕМОЧКИда булган фаҗигале вакыйгаларның 90 еллыгы якынлашуы уңаеннан, ягъни, гаепсез атылган муллалар рухына, алар белән беррәттән корбан булучыларга багышлап, 19 июльда Работки-Порецкое трассасыннан ерак түгел, Пашат белән Семочки авыллары каршында истәлекле билге кую чарасы булып үтәчәк.

МӨТЕРАВЫЛга югары басымлы газүткәргеч эшләре буенча оештырылган аукционда җиңүче булып «Сергачстроймонтаж» чикләнгән җаваплылык җәмгыяте (ООО) чыкты.

МӘДӘНӘдәге «Рәшидә» мәчетендә урыннашкан музеебызда Сечен районы мәктәпләреннән крайны өйрәнү музейлары директорлары булып, халкыбызның тарихы белән таныштылар һәм биредәге экспонатларның тематикалап оформить ителүләренә сокланып кайттылар.

ТАТАР МОКЛОКАсы урта мәктәбе укучылары Азат Магҗанов җитәкчелегендә Спас районында узган «Зарница» уенында уңышлы чыгыш ясадылар һәм былтыргыча беренчене яулап алдылар.

КОЧКО ПОЖАРда яшәүче сугыш ветераннарын, Җиңү көне уңаеннан, авылда уңышлы эшләп килгән «Нинель» шәхси кибете хуҗабикәсе Нәймә ханым бәйрәм табыны корып сыйлады.

ПЕТРЯКС администрациясе башлыгы Хәйсәр Закиров сайлау алды вәгъдәләрен тормышка ашыра килә: шуларның чираттагысы – бүген газлаштыру эшләре Калиновка авылында алып барыла.

УРАЗАВЫЛда традицион үткәрелеп килгән һәм елдагыча олы сабантуйларыбызга старт биргән Кече сабантуй быел да ярыйсы гына үтте, аеруча милли бәйрәмебезнең йөзек кашы булган татар-мишәр көрәшендә катнашучыларның саны киләчәккә ниндидер өметле хыяллар тудырды.

САФАҖАЙның бишенче яңа каберлекләренең җир күләмен арттыру максаты белән җирле СПК 4 гектарлык мәйдан бүлеп бирде: хәзер анда Җәфәр Алимовның финанс ярдәмендә (50 мең сум) шушы җирне койма белән уратып алу эшләре башкарыла.

ШӨБИЛЕ мәскәүчеләре үзләренең кече Ватаннарын, ягъни туган авылларын бер дә онытып куймыйлар: мәсәлән, быел алар зур юлдагы борылышка татар стилендә авыллары исемен матур иттереп, оригиналь формада язып куячаклар, клубка музыкаль аппаратура белән ярдәм итәчәкләр һәм тыкрык-урамнарын төзекләндерү эшләрен дә онытып куймаячаклар.

МОЧАЛИ авылы администрациясе башлыгы Алсу Юсипова, ике авылны тоташтырган күпер тәмамланганчы, «Дубрау» тавын да автобус йөрергә яраклы итеп эшләр өчен кирәкле инстанцияләргә рәсми хатлар юллаган.

СЕРГАЧ ТВ, төбәгебез татарларын туган көннәргә «Бүләккә – җыр»лары белән атнага ике сөендергән иҗади коллектив, шушы көннәрдә үзенең 5 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Олег Хөсәинов әзерләде.


Хуҗа Насретдин мәзәкләре


Бервакыт Хуҗа Насретдин бер бай белән өенә кайтып барганда, бай 99 сум акча тапкан.
Хуҗа байга:
– Ташла аны, 100 сумга да тулмагач, нигә алырга. Мин 100 сумга бер генә сум тулмаса да алмас идем, – дигән.
Икенче көнне бай, Хуҗаны сынау өчен, бер янчыкка 99 сум акча салып, Хуҗаның ишегалдына ташлаган. Үзе яшеренеп Хуҗаны күзәтеп торган. Хуҗа өеннән чыккан да, янчык белән акчаны алып, санап кесәсенә салган. Бай моны күреп:
– Хуҗа әфәнде, нигә аласың, акча 100 сумга тулмый бит! – дигән.
Хуҗа кесәсендәге янчыкны яңадан кулына алып, әйләндергәләп караган да:
– Акчасы 99 сум булса, янчыгы бер сум тора, – дигән дә китеп барган.

* * *

Хуҗа базардан кайтышлый бер янчык акча тапкан. Аны югары күтәреп:
– Кем акча югалтты? – дип кычкырган. Халык арасыннан бер ярлы чыгып: «Бу акча минеке!» – дигән. Ә икенче бер бай алга чыгып: «Юк, бу янчык минеке!» – дигән.
Хуҗа, байга карап:
– Дөресен әйт, бу янчык чыннан да синекеме? – дип сораган.
Бай, мондый сорауга бик шатланып:
– Дөресен әйтәм, Хуҗа, янчык минеке, – дигән. Хуҗа, ярлы белән байга карап:
– Алайса мә, бай, ал! Янчык синеке, акча ярлыныкы, – дип, байга янчыкны, ярлыга акчаны биреп җибәргән.

* * *

Беркөнне Хуҗа, бер шәһәргә барып, хәлвә сатучы кешенең кибетенә кергән дә хәлвә ашый башлаган.
Кибетче:
– Әй адәм, син нигә сорамыйча кеше хәлвәсен ашыйсың? – дип, Хуҗаны кыйный башлаган.
Хуҗа, аңа-моңа игътибар итмичә, һаман ашый биргән һәм хәлвәне ашап туйгач:
– Ай-һай, шәһәрегез бик яхшы икән, монда хәлвәне кыйный-кыйный ашаталар икән, – дип, чыгып киткән.

* * *

Хуҗа, улына васыять итеп:
– Мин үлгәч, мине иске кәфенгә чорнап, иске кабергә күмегез, – дигән.
Улы, аптырап:
– Ни өчен иске кабергә? – дигәч, Хуҗа:
– Иске кәфен белән иске кабергә күмгәч, фәрештәләр бу кеше күптән үлгән икән инде дип, төрле сорау белән мине борчымаслар, – дип җавап биргән.

* * *

Хуҗа Насретдин бер утрауда бүленеп калган. Бәхетенә каршы яр читендә күршесе бай балык тотып утыра икән.
– Бай абзый, көймәң белән теге якка чыгарып куй әле!
– Биш сум бирсәң, алып чыгам, – дигән бай.
– Бишне бирерсеңме?
Хуҗаның бер тиен акчасы да булмаган. Шулай да ул, бирермен, дигән. Теге як ярга чыккач:
– Бир бишне! – дип сораган бай.
– Исән-сау алып чыкканың өчен, зур рәхмәт, бай абзый мә бишне! – дип, Хуҗа кулын шап итеп сугып күрешкән дә өенә кайтып киткән.
Авылларда

Татар Моклокасы
Тәбриклибез!
Татар Моклокасы урта мәктәбе укытучысы, безнең үз хәбәрчебез Азат Магҗанов, «Физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эшендә дәрес, дәрестән тыш формада педагогик хезмәт остазы» исемле зональ конкурста җиңеп чыкты дип язган идек. Шуннан соң ул Н.Новгородта үткән өлкә конкурсында катнашып, лауреат исеменә лаек булып кайтты.
Без Садек улы Азатны, коллегабызны, профессиональ осталыгын үстерү өстендә армый-талмый эшләве аркасында шушындый дәрәҗәле конкурсларда зур уңышларга ирешүе белән тәбрик итәбез һәм күпкырлы җәмәгатьчелек, уку-укыту эшләрендә, сәламәт буын тәрбияләүдә гел алга барып, уңышларга тап булуын гына теләп калабыз!
Каләмдәш дусларың
«Зарница»да да сынатмадык
Татар Моклокасы урта мәктәбе укучылары, узган елны район «Зарница»сында җиңеп чыкканнан соң, быел Дальнеконстантиновода узган зональ «Зарница» уенында катнашып кайттылар. Әйтергә кирәк, беренче тапкыр гына шушындый ярышларга баруыбызга карамастан, укучыларыбыз сынатмадылар. Мәсәлән, «Көчлеләр, кыюлар, җитезләр» дигәнендә беренчене алдык. Шулай ук бүләкләнүчеләр арасына атучыларыбыз, җиңел атлетларыбыз керделәр, ә турникта күтәрелүдә Элнар Фатеховка тиңнәр бөтенләй юк иде диярлек.

Реклама келәмгә әверелде
Хәтерләсәгез, узган елны Леонид Якубовичның «Могҗизалар кырында» мин Кнәген тегү фабрикасына реклама ясаган идем. Чөнки нәкъ шушы предприятие миңа анда барырга ярдәм иткән иде. Искитмәле хәл, шушы көннәрдә генә мине һәм авыл администрациябез башлыгы Салех Щеголевны Кнәген тегү фабрикасының генераль директоры И.А. Свистунов чакырып алды да: «Безнең предприятиягә үзәк телевидение аша реклама ясаганыгыз өчен мин сезгә 30 меңлек ярдәм күрсәтә алам. Шушы хакка ни телисез, шуны ала аласыз», – диде. Без, әлбәттә, күптәнге хыялыбыз – авылга көрәш келәме алып кайттык. Ә инде аның өстенә ятьмәсен авыл администрациясе кайгыртты.

Һәр урында без бар

Татар Моклокасы җиңел атлетлары Спаста узган эстафеталы йөгерештә беренче урыннан алып өченчегә кадәр бүләкләнүчеләр арасында булдылар. Мәсәлән, өлкән төркем командасы (4 малай, 2 кыз) беренчене алса, яшьләр төркеме икенче урынны яулады, ә урта төркем һәм авыл администрациясе командасы өченче урыннарга лаек булдылар. Хатын-кызлар арасында иң өлгер дип шулай ук Татар Моклокасы администрациясе хезмәткәре Динара Арусова табылды.

Азат Магҗанов, үз хәбәрчебез
Фотоларда: зональ «Зарница»да катнашучы моклокалылар командасы;
Татар Моклокасы җиңел атлетлары.
Автор фотолары.


Камка

Күршеләр – футбол кырында

1 майда Камка футбол кырында хуҗалар күршеләре – Бөтерлин районыннан Тарталей авылы футболчылары белән «Дуслык» кубогы өчен уйнадылар. Матч шулай искиткеч мавыктыргыч килеп чыкты. Кунаклар беренче минутларда ук безнең капкага туп кертүгә ирештеләр. Матч башланыр дип уйламаган камкалылар тиз арада үзләрен кулга ала алдылар һәм уеннарын шактый көчәйттеләр. Нәтиҗәдә – тәнәфескә безнең файдага 3:1 исәбе белән киттеләр.
Эш эшләнелгән дигәндәй, икенче таймга камкалылар бераз тынычланып чыктылар һәм шунда ук үз капкаларына тагын бер гол алдылар. Матчның язмышы текә әйләнеш алачак вакытта камка футболчылары бар көчләрен куеп, уен ахырына кадәр көндәшләре капкасына ике туп кертеп бу матчны җиңү белән тәмамладылар.
Бүләкләү церемониясендә хуҗалар күчмә кубок өстенә әле җирле «Родина» СПКсы рәисе Рафаил Досаев кулыннан яңа туп та алдылар, һәм шунда футболчылар үзара 1 майда һәр ел очрашырбыз дип сүз куештылар.

Җиңүчеләргә – концерт

Җиңү көнендә Камкада Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә торгызылган һәйкәлгә җыелган халык каршында сугыш ветераннарын тәбрикләп, авыл администрациясе башлыгы Ә.Җ. Баязитов, «Родина» СПКсы рәисе Р.А. Досаев, Камка мәктәбенең класстан тыш эшләр буенча уку-укыту мөдире Д.А. Башкуров чыгыш ясадылар. Алар ветераннар исәбенә бик күп җылы сүзләр әйттеләр, сугыш елларында халык нинди авырлыклар, кайгылар кичергәннәре турында сөйләделәр, немец илбасарларын тар-мар итүдә Совет армиясе сугышчыларының кабатланмас батырлыкларын билгеләп үттеләр.

Тантаналы митингтан соң, барча халык авыл клубында укучылар көче белән куелган бәйрәм концертын бик тә яратып карадылар. Аеруча тамашачыларга 11 класс укучысы Гөлсинә Мангушева башкаруында яңгыраган «Офицеры» җыры ошады. Шулай ук янган шәмнәр белән мәңгелек утны хәтерләтеп чыгыш ясаган «Непоседы» кызлар бию төркеме дә җылы алкышларга лаек булды. Әлбәттә, 7-8 класс кызлары башкарган «День Победы» җырын да камкалылар җылы кабул иттеләр.
Бер сүз белән әйткәндә, концерт әйбәт кенә килеп чыкты.

Зөлфия Мангушева,
Камка урта мәктәбенең өлкән вожатые

Кочко-Пожар

Шаяннар һәм тапкырлар ярышты

«Гаилә көне»нә турып китереп, Кочко-Пожар клубында КВН булып үтте. Аңлаганыгызча, уенның темасы гаиләгә, авыл тормышына багышланган иде. Өч сәгать дәвамында өч команданың чыгышларыннан да тамашачылар рәхәтләнеп көлделәр, һәрбересенә кызгынмыйча кул чаптылар. Әмма ләкин, теманы тулырак ачып салганы өчен жюри беренче дәрәҗә диплом белән хуҗаларны билгеләде, икенче дәрәҗә дипломга Богородск командасы лаек булды, өченче урынны рус Пожарыннан шаян һәм тапкырлар клубы әгъзалары алды.
Пашат

Дан-хөрмәт сезгә – ветераннар!

Икенче Бөек Ватан сугышының бөтен авырлыкларын татыган ветераннар бүген безнең авылларда санаулы гына кала бара. Мәсәлән, Пашат авылында андыйлар бүген бары тик тугызау гына, шуның өчесе – хатын-кыз. Җиңү көнендә шушы дан-хөрмәт казанган авылдашларын тәбрикләргә, сугыш кырларыннан туган якларына кайта алмаган 210 авылдашларын яд итәргә күпсанлы пашатлылар җыелды. Алар каршында авыл администрациясе башлыгы Наил Атауллин, җирле СПК рәисе Шамил Юсипов һәм сугыш ветераны Зиннәтулла абый Хәсәнов чыгыш ясадылар.
Илебезгә фашист афәте төшкән еллар турында, аның халкыбызга нинди зур кайгылар алып килүе һәм Ватаныбызны гына түгел, бөтен илне саклап калуда безнең сугышчыларның, тыл хезмәткәрләренең кабатланмас батырлыклары хакында Зиннәтулла абый бик эчтәлекле нотык тотты.
Аннары мәктәп укучылары апалары Рәшидә Соколова, Сәрия Аймалетдинова, Афия Садекова һәм Ләйлә Җамалетдинова җитәкчелегендә ветераннар һәм җыелган халык каршында бай концерт бирделәр. Ә авыл администрациясе һәм эшмәкәр Гаяр Әндәрҗанов 9 сугыш ветеранына һәм «кайнар» Әфган җиреннән исән-имин кайткан ике авылдашларына кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар, бәйрәм табыны кордылар.
Әйтеп үтәргә кирәк, Бөек Җиңү көнен каршылау алдыннан пашатлылар авылның урам-тыкрыкларын, яр буйларын чистарту буенча актив эшләр алып барганнар. Авыл буйлап төзекләндерү акциясен авыл башлыгы Наил Атауллин белән Гаяр Әндәрҗанов оештырган булсалар, Сабан елгасы буендагы чүп-чарны арытуда мәскәүлеләр Мөхтәр белән Фәрит эш башында тордылар.
Кич белән, клуб директоры Әхмәт Сәмиуллин әйтүенчә, яшьләр өчен мәдәният йортында кызыклы уен-конкурслар оештырылган, ә Җиңү көне биредә зур дискотека белән тәмамланган.
Альбина Җаббарова,
үз хәбәрчебез


Ахырзаман галәмәтләре

Газиз дин кардәшләрем! Әс-сәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! Барчагызга да Аллаһы Тәгалә хәзрәтләренең чиксез рәхмәтләре, бетмәс бәрәкәтләре булса иде!
Мөхтәрәм җәмәгать! Үз күзләребез күрәбез инде, һәрбер үткән көнебез белән, һәр узган елыбыз белән дөньяларыбыз бозыла бара, адәмнәрнең калебләрендә иманнары сүнә, кими бара. Аллаһның илчесе бер хәдисендә «Кешеләрнең иң яхшыларыннан минем карыным, ягъни гасырым булыр», – дигән, «аннары минем гасырыма якын булган гасыр, аннары аңа якын булган карын» – диде. Шул хәдис-шәрифтән без еллар узган саен заманаларның һәр сәгать берлә начарая барганын күрәбез. Пәйгамбәребез галәйһис-сәләм) хәдисләренә күз салсак, коточкыч нәрсәләр укырбыз... Шундый вакытлар килер, дигән, Ислам диненнән хәрефләре генә калыр, ә Корьәннән китабы гына, ягъни халык Ислам динен тотмас, Корьән буенча яшәмәс. Адәмнәр диннәрен ташлап, дөньялраын гына куарлар. Дин кирәкмәс, акча кирәк булыр. Төнәге терлек көтүчеләре, бүген баеп, зур, биек биналар, өйләр корырлар. Җир йөзендә меңләгән зур, матур мәчетләр төзелер, мәчетләрнең эчләрен бизәрләр, ләкин анда йөрүче булмас. Ахырзаман алдында Дәҗҗәл чыккач, ул Мәдинә-Мөнәввәрә шәһәре янында булган тау башына менәр һәм пәйгамбәребезнең мәчетенә карап, исе китеп әйтер икән: «Бу кемнең мондый зур сарае?» – дип. Ирләр хатыннарга охшап, ә хатыннар ирләргә охшап йөрерләр. Вакыт күзгә күренмичә үтәр, сугышлар артыр, кан коелыр...Бу әйтеп үткән галәмәтләрнең күбесен инде бүген ишетәбез, күрәбез.
Әдәп-иманның югалуын, дөньяларның елдан-ел бозылганын күргәч, безнең иманарыбыз тагы да арта төшә, чөнки бу яман нәрсәләр һәрберебезгә дә ахырзаман якынлашуына ачык дәлил булып тора.
Ахырзаман якынлашуының галәмәтләре күп, шул галәмәтләр дисбенең 99 төймәләренә охшаш, алар ничек артлы-артлы тезелгеннәрме, шулай ук ахырзаман галәмәтләре дә, берсе килсә, артыннан икенчесе дә, анан өченчесе, дүртенчесе, һәм башкалары да килә. Ул галәмәтләрнең күбесе Корьән Кәримдә, ә күбесе пәйгамбәребезнең сөннәтендә китерелә. Хәйран калырдай хәлләр җәмәгать! Пәйгамбәребезнең галәйһис-сәләм) 1500 ел элек, әллә кайчан әйтеп калдырган сүзләре хәзерге заманда дөрес булып чыкты, галәмәтләрнең әллә ничә дистәсе дөньяга ашты!
Мөхаммәд пәйгамбәребез галәйһис-сәлам: «Ахырзаман алдында кешеләр күп исерткеч эчемлекләр эчәрләр», – дигән. Бүгенге көнебездә наркотикларның, исерткеч эчемлекләрнең таралуы шул тикле зур, хәтта дәүләтләр дә моңа каршы тора алмый. Урамнарда, плакатларда, телевизорда көне-төне сырага, тәмәкегә реклама ясыйлар. Ел саен алкоголиклар, наркоманнар саны арта.
Расүлебез галәйһис-сәлам бер хәдисендә «ахырзаман алдында хатын-кызлар әдәпсез киенеп йөрерләр» – дип хәбәр иткән иде. Бүген андый ялангач хатын-кызларыбыз адым саен. Хәтта мәчетләребезгә дә кайбер хатыннар яулык кимичә, әдәпсез киемнәрдән йөри башладылар. Без балаларыбызның, хатыннарыбызның әдәпсез киенеп йөргәннәрен күреп тә берни әйтмибез. «Һәммәсе шулай киенә», – дип нәфесләребезне тыныч итмәкче булабыз. Гөнаһ гамәлләрне тыймау, аларны калебең берлә хәләл итү, – динебезнең төп бинасын җимерү, Аллаһы Тәгаләнең .әмерләренә хилафлык кылу дигән сүз. Бер хәдистә пәйгамбәребез галәйһис-сәләм «Адәмнәрнең бер-берләрен гөнаһ гамәлләрдән тыймаган өчен үзләрен җир ярылып, җир йотар» – дигән.
Мәчетләр эчендә тавышлау, дөнья сүзен алып бару-бу да ахырзаман галәмәте. Кайбер җомгаларда имам-мулланың вәгазен тыңламыйча дисбе тартып торалар, урам хәлләрен сөйләп маташалар. Ә бит вәгазь сөйләгәндә урам сүзен түгел, намаз укырга да кушылмаган. Җомга намазы башка намазлардан хөтбә берлә аерылып тора. Вәгазь вакытында тавышлап тору кешенең җәһеллеген күрсәтә. Үземә күрергә туры килде, кайсы авылларда җомга укырга килгән бабайлар мәчет эчендә бер-берләрен төрле гөнаһларда шелтләп сугышып яталар.
Белем җәһелләр кулына күчсә, надан муллалар, надан имамнар, укымаган фәтвә бирүчеләр артса – ахырзаманның якынлашканын шуннан белеп торыгыз. Төнәге укымаган колхозчылар, сакчылар, парикмахерлар бүген мулла булдылар. Корьәнне үзләре дә белмичә, башларына ни килгәнне сөйләп, халкыбызны бер наданлыктан икенче наданлыкка кертәләр. Шул надан, укымаган муллалар турында хәдис-шәрифтә пәйгамбәребез галәйһис-сәлам: «Ахырзаман алдында галимләр юкка чыгып, надан кавем килер, алар халыкны алдап, бер җәһиллектән икенче җәһиллеккә кертәрләр», – дип әйткән.
Кардәшләрем! Әгәр дә без пәйгамбәребез галәйһис-сәламнең сөннәтен тотсак, аның тарихын өйрәнсәк, кушкан гамәлләрне үтәп, кушылмаган гамәлләрдән тыелсак, укыган имамнарыбызны ихтирам итсәк, без ахырзаман ахырына тикле, иншааллаһ, туры юл берлә барырбыз. Аллаһның илчесе галәйһис-сәлам бер хәдисендә: «Җир йөзендә шундый төркем яшәр, алар ахырзаман ахырына тикле туры юлда булырлар». Сәхабәләр аңардан: «Кемнәр соң алар?» – дип сорадылар. «Кем минем һәм хәлифләремнең сөннәтен үтәр», – дип пәйгамбәребез җавап кайтарды.
Раббыбыз һәркайсыбызга да пәйгамбәр галәйһис-сәламебезнең сөннәтен үтәүчеләрдән, туры юлдан баручылар җөмләсеннән булырга насыйп әйләсен!

Мөнир-хәзрәт Бәюсовның
Түбән Новгород мәчетендә
укыган җомга вәгазе.

Менә кулымдагы фотода Актук мәктәбе укытучылары. 52 ел элек төшерелгән фото. Кызганычка каршы, «Мишәр дөньясы» журналистлары аны газетага бастырырга яраксыз дип, ярты гасыр эчендә сыйфатын шактый югалткан бу фоторәсемне миңа кире кайтарып бирделәр. Шулай да анда кемнәр төшерелгәнен танып була әле.

Актук укытучылары

Мәсәлән, менә директорыбыз Хәмзә абый Рәхимов. Ул башлык кына түгел, безнең өчен әти дип әйтерлек кеше иде. Үзенең гаиләсе күп балалы. Шуңадыр инде, балаларга аеруча миһербанлы булды. Хәмзә абый, искиткеч кешелекле булып, ихтирамга лаеклы җитәкче иде. Мин мәктәптә эшли башлау белән ук, кабинетына чакырды да: «Киләсе елга бәрәңге үстер, әнә җир бирермен, җәй көннәрендә үзебез күз-колак булырбыз», – диде. Бервакыт 7 класста укучы ике малай дәрес калдырдылар. Мин аларга директор кабинетына керергә куштым. Хәмзә абый хурлап тормады малайларны: «Сезнең шикелле матур укучылар дәрескә йөрмәсә, мәктәп матурлыгын югалта», – диде.
Әнә Зәйнәп апа, татар телен һәм әдәбиятын укыта иде. Ул бөтенләй тавыш күтәрә белми, һәрвакыт елмаеп сөйләшә, тыйнаклыгы, намуслылыгы белән үзенә зур абруй яулаган. Май аеның эссе бер көнендә мәктәпкә туфлиемне оексыз гына киеп килгән идем. Зәйнәп апа мине үзе янына чакырып алды да: «Ялан аягыңны укучылар күрсә, нишләрсең, син бит укытучы кыз, тыйнаклыгың белән үрнәк бул» – дип, бик урынлы кисәтү ясаган иде.
Клубта еш кына концертлар була иде, ә балаларга кичен клубка йөрергә рөхсәт ителми. Концертларның берсендә 6 класс укучысын күреп алдым: «Зәйнәп апа, -– мин әйтәм, – куып чыгарыйм үзен». Ә ул миңа: «Син беркайчан да укучыга кешеләр арасында кисәтү ясама, ул хәзер сиңа теләсә нинди сүз әйтә алачак, чөнки ул монда герой, мәктәптә үзе белән генә сөйләшербез», – диде. Менә шундый киңәшләр белән укытучы булырга өйрәтте мине Зәйнәп апа, ярты гасырга сузылган хезмәтемдә аның белән сөйләшә, киңәшә идем.
Бу юлларны язганда, исемә тагын бер вакыйга килеп төште. Мәскәү мәктәбендә эшләгәндә, бер укытучыга 10-класс укучылары Анна Васильевна урынына «Аня» дигәннәр. Ул дәрестән бик ярсып чыкты, без аны тынычландырып: «Син тарту бүлмәсендә 10-класс малайлары белән басып тәмәке тартасың, үзең ярым ялангач, шуңа күрә алар сине дус дип тапканнар. Онытма, укучы белән укытучы арасында «дистанция» булырга тиеш», – дидек.
Зәйнәп апаның янәшәсендә Хәдичә апа. Ул Актук өчен үзе бер хәзинә иде. Гомере буе шунда намуслы хезмәт иткән. Бервакыт РОНО инспекторы Абзай Җәфәров килде, ул Хәдичә апаның классына кереп, дәрес карарга булды. Инспектор чыккач, карт укытучы Хәдичә апа еламсырап: «Дәресемдә бер генә уңай як та булмады, ахрысы», – дип уфтанды. Ә Абзай ага югары культуралы инспектор иде. Мин укытучылар бүлмәсендә дәфтәрләр тикшереп утырам, аларның сөйләшүләренә дә колак салам. Абзай сөйләшүне мактау сүзләре белән башлады.
– Хәдичә апа, сез озак еллар укытучы булып эшлисез, ярты авыл сезнең укучыларыгыз. Күпме балага белем бирдегез. Алар сезне тыңлыйлар, хөрмәт итәләр. Миңа да дәресегез ошады. Ә менә монда болай әйтер идем, монда болай эшләр идем... –дип, дәрестән шактый кимчелекләр тапты, тик ул Хәдичә апаның яхшы якларын да таба белде.
Хәдичә апа янында Таһирә апа. Ул кечкенә генә буйлы булса да, зур класслар туры килә иде үзенә. Ул елларны балалар йортында (детдомда) балалар күп иде, алар безнең мәктәптә укыдылар. Менә 1-класс. Таһирә апа мине дәресенә чакырды. Ул класска һәрвакыт елмаеп керә иде. Дәрескә керү белән, балаларга матур карап: «Бигрәк үскәнсез, танып та булмый үзегезне», – дип сүз башлый иде. Бер батыр малай, такта янына чыгып, бармак очларына басып: «Мин бик тә зур булдым инде», – дип,шатлыгын белдерде. Ә мин: «Хәзер барысы да чыгып бассалар, ни булыр», – дип борчылып утырдым. Ә Таһирә апа бик тыныч кына: «Киләсе көннәрдә барыгызны да үлчәп карарбыз», – дип, дәресне дәвам итте.
– Мин сезгә яраткан хайваннарыгызның аякларын санап килергә кушкан идем.Санадыгызмы?
Укучылар җавап кайтардылар.
– Безнең этнең аягы 3, безнең казның бер генә аягы, безнең бозауның 5 тоягы.
Бер малай бертуктамый кулын күтәрде. Таһирә апа аны да тыңлады.
– Апа, мин җыр өйрәндем:
«Хатын алдым Каргадан,
Егылып төште арбадан»...
Таһирә апа, беркемне дә кимсетмичә, дәрес алып барды. Темасы квадрат белән таныштыру булды, күрәсең. «Аргансыз инде. Беренче рәттә утыручылар классның буен атламлап үлчәгез, икенче рәттәгеләр киңлеген, өченче рәттә утыручылар парталарыгызның буен һәм киңлеген», – диде. Уен белән генә балалар, квадрат – дүртпочмакның буе һәм киңлеге тигез икәнлекне үзләре исбатлады. Класста квадрат булмаганнарны да таптылар: тәрәзә, парта, такта, дәфтәрләр, китаплар, пенал һәм башка бик күп мисаллар булды. Таһирә апаның осталыгына сокланып утырдым, күп укучылы класста да тәртип бозарга урын калмады.
Актук мәктәбе укытучылары арасында нык дуслык, үзара ярдәмчеллек хөкем сөрде.
Мин беркайчан да Әнвәр абый Ташбулатовны онытмам. Ул тарих укытучысы да, завуч та иде. Аның бөтен теләге – укытучыларга ярдәм итү. Бервакыт миңа дәресемдә «По долинам и по взгорьям» шигырен анализларга кирәк иде. Бу балалар өчен авыр шигырь, чөнки ерак гражданнар сугышын чагылдыра. Мин бу дәрескә Әнвәр абыйны да чакырдым: ул тарихи материалны аңлатты, ә Ярулла гармунда көен дә уйнап күрсәтте. Завуч буларак, дәрескә керсә дә, ул күбрәк уңай якларны күрергә тырыша иде.
Аннан Актук мәктәбен укытучылар үз өйләреннән дә якын күрәләр иде. Өйгә кайтып, төш вакытыннан соң, бар укытучы мәктәпкә җыела: элек дәресләргә хәзерләнәбез, дәфтәрләрне тикшерәбез, журналлар тутырабыз. Аннан соң чәй артында дусларча киңәш-сөйләшү башлана. Тәрбия проблемалары чишелә. Әнвәр абыйның яраткан фразасы: «Крик – метод слабых». Аңлы, белемле укытучы баланы кимсетми, бала өстенә кычкырмый, белми дип үртәми, барысын да белсә, ул укырга килмәс иде, дип саный. Хәмзә абый үз гаиләсендәге унлап баласының өйдәге тәртипләре турында, хатынының күркәм һәм сабырлыгы турында сөйләп ала иде. Сафура апа, Нәсимәнең, Зәйнәп апаның киңәшләрен тыңлау үзе зур бәхет иде. Ярулла, гармунда уйнап, бераз җырлата, күңелләребезне ача иде. Колхоз рәисе Рәис абый Колясов мәктәп белән, укытучылар белән дус аралашып яшәде, үзара ярдәмләшеп эшләдек.
54 елга тартылган хезмәт юлымда төрле коллективта эшләргә туры килде, тик Актук мәктәбе, фатир иям Өмми апа шикелле миһербанлы изге халкы мәңгегә күңел түремә кереп урнаштылар. Аннан аерылып киткәндәге бәхетсез кара юлымны күз алдыма китерәм дә «уф» итәм. Тормышта ниндидер кайгы булса да, мин Әнвәр абый белән Хәмзә абыйга киңәшкә бара идем. Алар үземнең хаталарымны да күрсәтеп, кирәкле киңәшләрен бирәләр иде. Җәннәттә урыннары булсын.
Бервакыт мәктәп-интернатка килеп керү белән йөрәгем әллә нишләп китте. Анда завуч булып Фатех Шакирович, ә Зәйнәп апа, аның хатыны, укытучы булып эшлиләр икән. Зәйнәп апаны мин бала чагыннан ук беләм. Ә Фатех Шакирович, мине, педучилище бетергән яшь укытучыны, зур алкышлар белән каршы алды: «Өч мәктәпнең берсен сайлап ал, аннан приказ белән эшкә җибәрермен» – дигән иде. Дөрестән дә, ул күп укытучыларга югары уку йортларында белем алырга мөмкинлекләр тудырды. Без аны «Макаренко» дип йөртә идек. Ул безнең гаиләбезгә олы абый булып керде. Кесәдә бер тиен акча булмаганда, без, бик якын күреп, Фатех абыйга мөрәҗәгать итә идек. Бервакыт өч бала качып Горькийга киткәннәр. Фатех абый сабыр итеп кенә болай диде: «Шулай бит, бала яхшылыкны мәктәптә, укытучыларында тапмаса, качып, читтән эзли. Бу хәл безне уйланырга мәҗбүр итә», – диде.
Надир Умярович, Фатех Шакирович җитәкчелегендә тупланган дус һәм көчле коллектив төрле яклардан җыелган авыр язмышлы, тормышның кояшыннан өмет өзеп баручы балаларны дөрес юлга юнәлдереп, бозланган хисләренә җылылык биреп эшләде. Моңа мисал итеп, рәхмәт сүзләре тулы хатлар, матур тормыш корган элекке укучылар дәлил.
Тик озак еллар мәктәп-интернатта эшләсәм дә, дуслар тапсам да, Актук мәктәбен, андагы укытучыларны оныта алмыйм.

Равилә Османова,
хезмәт ветераны
Тукай бәйрәм итте
9 май көнне Спас районы Тукай авылында иртән-иртүк үзенә бер җанлану сизелде. Машиналар да башка вакытка караганда күбрәк, кешеләр дә төркем-төркем мәчет ягына баралар иде. Бер дә юкка түгел, бу көнне Тукай авылы кешеләре авыл мәчетенең 15 еллыгын бәйрәм итәргә җыелдылар. Бу турыда бәйрәмне оештыручы, күрше Бозлау егете, Тукай авылы кияве Мостафа Фатыхов әле узган елда ук планлаштырып куйган иде. Авылдашлары, дуслары белән киңәшләшеп, бу бәйрәмне уздыруга аларның ризалыгын алуга, ул Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәтенә килде. Монда да аның бу изге теләген хуплап каршы алдылар. Үмәр хәзрәтнең фатихасын алып, Мостафа дуслары, Тукай авылы егетләре Ринат Ганеев, Хәмзә һәм Хәйдәр Фатыховлар, Халит Мостафин, Халит Сафин белән җиңнәрен сызганып, бәйрәмгә әзерләнә башладылар. Аларга Хәсән һәм Әлфия Фазулхановлар, Халидә һәм Әйсә Баккасовлар, Рамиль Абганеев һәм барча авыл кешеләре ярдәм итте. Тырышлыклары бушка китмәде, бәйрәм бик яхшы, бик матур узды. Бу бәйрәмдә булу бәхетенә ирешкәннәр әле бик озак аны истә тотарлар. Авыл кешеләре, Тукайда туып-үсеп, хәзер читтә торучылар, күрше-тирә авыл кешеләре өйлә тирәсенә мәчет янында җыелган иде. Бу бәйрәмгә махсус яңартылган, ремонтланган мәчет стенасына мәчетне төзүчеләрнең, төзелешкә ярдәм иткән кешеләрнең исемнәре язылган мемориаль такта эленде. Мәчет төзелешенә, ремонтка өлеш керткәннәргә, авылның өлкән яшьтәге кешеләренә истәлекле бүләкләр, Диния нәзарәте исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Тукайлыларны котларга Диния нәзарәте рәисе урынбасары Гаяз Салих улы Закиров, Спас районы башлыгы урынбасары Рамиль Әхмәт улы Салихҗанов та килгән иде. Изге җомга көненә туры килгәнгә, бәйрәм Мөнир хәзрәт Бәюсов укыган вәгазь белән дәвам итте. Вәгазь тыңлап, намаз укып, бәйрәм кунаклары мәктәп бинасында бик матур корылган табыннар артына җыелышты. Табын чынлап та бик матур, бай иде. Мостафа Фатыхов әйтүенчә, авыл халкының берсе дә читтә калмаска тырышкан. Тәмле-тәмле татлы пироглар, катламалар һәм башка милли ризыклар табын күрке булды. Махсус бу көнгә нәзер итеп чалынган куй итеннән Асия ханым Фатыхова бик тәмле шулпа әзерләгән иде. Аңа бар мәктәп коллективы да булышты. Алар чын хуҗабикәләр кебек кунакларны сыйлап, аларның күңелен күрергә тырыштылар.
Бәйрәмгә уңайлап инде ничә еллар ябык торган авыл клубын да рәткә керткәннәр. Казаннан махсус чакыртылган Илсөя Бәдретдинова, Алия Исрафилова, Римма Никитина, Рифат Зарифов һәм башка яшь артистлар бик матур концерт программасы күрсәттеләр. Инде күптән җыр-моң тавышы ишетмәгән клуб шыгрым тулы иде. Урындык күтәреп килгәннәре утырып, калганнары басып, ике сәгатьтән артык җыр тыңлап рәхәтләнделәр тукайлылар. Бигрәк тә Илсөяне яратып тыңлады халык. Әбиләр-апалар күбесе елап утырдылар, күз яше аша булса да, үзләре дә җырладылар. Олы яшьтәгеләр сугыштан кайтмаган туганнарын искә алып, яшьлек елларын тагын бер кат хәтергә төшереп, моңсуланып утырдылар. Бу концерт Тукай авылы һәм Җиңү бәйрәменең иң матур ноктасы булды. Ә авыл халкы ул көнне төнгә кадәр бәйрәм итте. Читтән кайткан кунаклар бер-берсенә йөрештеләр, кем өйдә, кем табигать кочагында арлашуны дәвам иттеләр. Ул көнне кем белән генә сөйләшергә туры килмәсен, һәркем бу бәйрәмне оештыручыларга бик рәхмәтле иде. Башлап йөрүче булмаса, бер генә гамәл дә үзеннән үзе башкарылмый шул. Бу бәйрәм дә аны оештыручыларга җиңел бирелмәгәндер. Шулай да, минемчә, авылдашларының елмаюларын күрү, алардан рәхмәт сүзләре ишетү бар мәшәкатьләрне оныттыргандыр. Мостафа Фатыхов, Хәмзә Фатыхов, Ринат Ганеев үзләре дә бу эштә ярдәм иткән бар кешеләргә кат-кат рәхмәт әйттеләр.

Хәния килде!

Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи… Татар моңын, җырын сөйгән кешеләргә бу исем бик яхшы таныш. Аны татар эстардасының примадоннасы дип юкка гына әйтмиләрдер. Инде ничә еллар дәвамында халкыбызның иң яраткан җырчыларының берсе ул Хәния Фәрхи. Элек аны аудиокассеталардан, дисклардан тыңлап кына сөенә идек. Хәзер инде 5 ел дәвамында Хәния Фәрхи Нижгар ягын да урап узмый. Һәр яз ул безнең нижгарлыларны сөендереп, яңа җырлары белән шаккатырып китә. Аннан ел буена истә тотарга, «программасы нинди яхшы иде, костюмнары нинди бай иде, ә Хәния, ә Хәния үзе соң?! Тагын да матурайган, гел яшәрә генә бара бугай ул!» дип сөйләргә җитә инде безгә. Быел да атаклы җырчы махсус Н. Новгородка яңа концерт программасы белән килде. Кызганыч, бик матур зал тулы түгел иде. Хәер, кемгә генә соң зал тутырып җыела безнең халык!? Ә инде кем концертка килде, алар инде зур канәгатьләнү белән карадылар аның яңа концерт программасын. Елдан-ел уздыра бит алдагы программасыннан! Ул костюмнары, ул яшь җырчы-биючеләре, ул матур җырлары, инде кабатланмас тавышы турында әйтеп тә тормыйбыз! Атаклы сүз остасы Рәшит Сабиров белән дә бик матур алып баралар программаны. Зур ачыш дияргә була, бер-берсен тулыландырып, бер-берсен аңлап, бер тында эшлиләр бу ике зур артист!
Яшь хезмәткәребез Э. Камарет-динова берничә кешедән концерт турында фикерләрен белеште. Спас районыннан килгә бер гаилә: «Әлдә килгәнбез әле, бигрәк матур җырлый инде, әлегә чаклы яшьләрдән аны уздыручы юктыр дип уйлыйбыз», – дип сокланып сөйләделәр.
Уразавылдан 46 кеше килде быел концертка. Араларында бигрәк медицина хезмәткәләре күп иде. Алар да бик ошаткан концертны. «Без Хәния Фәрхине бик сөябез. Аның иҗатын, җырларын күптән беләбез. Шуңа күрә җыйналып килдек тә. Үзе дә бик шәп, яшьләр ансамбле дә. Профессионаллар икәне күренеп тора. Рәшит Сабировны да сагынган идек. Ул бит безнең якларга элек килгәли иде. Ярый әле, кабат аны күрә башладык. Ай саен безгә шундый матур концертлар оештырып торган «Шатлык» клубына зур рәхмәт, аларның бер чараларын да калдырмаска тырышабыз», – дип сөйләде бер врач ханым.
Н. Новгородның үзеннән дә кеше күп иде концертта. «Хәниянең җырлары күңелебезнең иң тирән кылларына кагыла, әле сәхнәгә чыгып баса гына, ә инде күңел җилкенә башлый. Шулай яратабыз аның җырлавын!» –дип сөйләде Минзәлия ханым.
Әйе, Хәниянең иҗатына битарафлар юктыр арабызда. Үзе дә бит молодец, Нижгар татарлары мөхтәрияте рәисе Гаяз Закиров күчтәнәчкә казы тоттырып, челбәй турында шаяртып алуга, бер дә уйлап тормыйча челбәй турында такмак әйтеп тә бирде. Әйтерсең, үзе дә гел мишәрләр белән аралашып яши! Югыйсә, Казан татарларында андый сүз гомумән юк. Зал тагын бер кат рәхәтләнеп көлә-көлә кул чапты. Русча әйтмешли, «С чувством юмора все в порядке» Хәниябезнең. Ни әйтәсең, талантлы кеше һәръяклап талантлы инде ул. Яраткан җырчыбыз белән әңгәмәне киләсе саннарның берсендә сезгә тәкъдим итәрбез, хөрмәтле укучыларыбыз.

Дзержинск татарлары ветераннарын котлый

6 май көнне Дзержинск шәһәрендә бик матур чара булып узды. Дзержинск шәһәре урындагы милли-мәдәни мөхтәрият Советы Бөек Җиңү көненә багышлап зур концерт оештырды. Официаль өлешендә шәһәрдә яшәүче татарларны, сугыш ветераннарын Региональ милли-мәдәни мөхтәрият рәисе Гаяз Салих улы Закиров, шәһәр башлыгы урынбасарлары А. В. Козловский, «Ремстроймонтаж» директоры урынбасары Р. А. Сяфуков бәйрәм белән котладылар. Шулай ук ветераннарга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Әле күптән түгел генә Пекинда Олимпия уеннарында җиңеп кайткан, штанга күтәрү буенча Европа һәм Россия чемпионы Ильдар Бәдретдиновка ноутбук бүләк иттеләр. Балачактан ук каты авыруга дучар булып та, бирешмәгән-сынмаган көчле ихтыярлы бу егет тә сугыш ветераннары кебек үк игътибарга лаек дип саныйлар бәйрәмне оештыручылар.
Һәм бәйрәм киче өлкәбездә киң танылган «Туган як моңнары» ансамбле концерты белән дәвам итте. Бу ансамбльдә хәзерге вакытта балалар төркеме дә чыгышлар ясый башлады. Әйтергә кирәк, бу балаларның киләчәге өметле, алар инде хәзердән үк сәхнәдә үзләрен иркен тоталар, татарча матур итеп җырлыйлар да, бииләр дә. Дзержинск татарлары концертны бик яратып, сокланып тыңладылар. Аларның һәркайсы бу бәйрәмне оештыручыларга, финанслата ярдәм күрсәткәннәргә рәхмәтләрен белдерделәр. Халит Сафин, Мостафа Фатыхов, Равиль Минҗәлилов, Хәмзә Фатыхов, Нурия Абдуганиева, Рәхимә Хамалетдинова һәм башкалар якташларына бәйрәм ясауга зур өлеш керттеләр.
Дзержинск Җәмигъ мәчете урындагы мөхтәрият белән бергә мондый бәйрәмнәрне еш оештырып тора. Гаяз Закиров әйтүенчә, Бөек Җиңү бәйрәменә багышланганнары инде берничә ел рәттән оештырылып, гадәткә кергәннәр. «Минем өчен бу изге бәйрәм. Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам әйткәнчә: «Ватанны яклау иманның бер өлеше». Шуңа күрә дә, без читтә кала алмыйбыз. Кулдан килгәнчә Бөек Җиңү бәйрәмен ел саен билгеләп үтәргә тырышабыз», – дип әйтте ул.
Бәйрәм узса да, аның турындагы матур хәтирәләр халык күңелендә озак сакланыр әле. …


Бу биттәге материалларны
Зилә Ахмадуллина әзерләде

Бүген урамда елның иң матур фасылы – яз белән җәй кушылган вакыт. Табигать көннән-көн матурлана, яшелләнә, һава сулап туймаслык саф, шуңа күрә урамнан керәсе дә килми, күз алдында яшелләнүче агачларга, чәчәккә күмелә баручы болыннарга карап күңел ләззәт ала, кәеф күтәрелә.
Авылда яшәүчеләргә, шәһәрдә бакчалары булганнарга бүген ябыгу өчен менә дигән мөмкинлек – бакчада тир түгеп эшләү, ягъни җир казу, агач утырту, су сибү.
Газета укучыларыбыз игътибарына түбәндәге киңәшләрне һәм сәламәтлеккә файдалы булган рецептлар тәкъдим итәбез. Рәхәтләнеп танышыгыз һәм кулланыгыз
Табигатьнең иң матур фасылы
Бакчачы колагына

*Әгәр бакча тирәли крыжовник, кура җиләге яки карлыган утыртасыз икән, киртәнең кирәге дә калмый.

*Ләйке күгәрмәсен өчен, су cипкәч, анда бер тамчы да су калдырмаска кирәк.

*Әгәр кәбестә орлыгын – 5 елдан, кыярныкын – 8 елдан, кишернекен 4 елдан артык саклагансыз икән, ташлагыз: алар үсмәячәк.

*Кыяр, чөгендер орлыгын суга салып тикшереп карарга була. Әгәр орлык төпкә батса яхшы дигән сүз, ә инде су өстендә калса, аны су белән бергә түгегез.

*Орлык тишелеп чыгуга, түтәлне йомшарталар. Болай эшләгәндә яшь тамырларга кислород яхшы үтәчәк.

*Туфракта дым озак саклансын өчен, су сипкәч, аны йомшартырга кирәк.

*Әгәр узган ел кәбестә утырткан җиргә быел кыяр утыртсагыз, кыярыгыз бик уңар.

*Кыярны патиссон яки ташкабак үскән җиргә утыртырга ярамый.

*Әгәр үсемлек һәм җимеш агачлары куе булса, сез беркайчан да мул уңыш алмассыз.

Кычыткан ашы
500 г кычыткан, 4 йомырка, 1 кишер, 300 г бәрәңге, 1 суган, 1 аш кашыгы туралган яшеллек, 80 г сары май, 150 г каймак, тәменчә тоз. Суган, кишер һәм пешкән йомыркаларны ваклап турап, кәстрүлгә салырга да, шуңа сары май, тоз, 1 стакан су өстәргә. Өстен ябып, салмак утта пешерергә куярга. Су парга әйләнеп беткәч, 5-6 тәлинкә су һәм туралган кычыткан өстәргә, 15 минут кайнатырга, аннары шакмаклап турап, бәрәңге салырга. Ашны бәрәңге пешкәнче кайнатырга. Уттан алгач, яшеллек сибәргә, табынга каймак салып бирергә. Шундый ук ашны кузгалактан да пешерергә мөмкин.

Тузганак балы
400 г тузганак, 2 лимон, 1,5 кило шикәр. Тузганакны, ачысы чыксын өчен, бер тәүлек салкын суга салып торырга да, сыгып алырга. Кабыгы белән угычта уган лимонга һәм тузганакка 2 литр су салырга, 10 минут кайнатырга да бер тәүлеккә калдырырга. Аннары сөзәргә, шикәр өстәргә һәм 1,5 сәгать кайнатырга. Тузганакларны иртән иртүк җыярга киңәш ителә. Бу вакытта алар сокка бай һәм бик үк ачылып та бетмәгән була.

* * *

1 л суга 200 баш тузганак, кабыгыннан башка туралган лимон салып, салмак утта бер сәгать чамасы кайнатырга. Аннары марля аша сөзәргә дә, 1 кг шикәр өстәп, тагын берәр сәгать кайнатырга.

Витаминнар оясы
Составындагы витаминнар күләме буенча диңгез кәбестәсе күп кенә яшелчә һәм җиләк-җимешне уздыра. Мәсәлән, анда С витамины, әфлисун белән лимондагыга караганда дүрт мәртәбәгә күбрәк. Ул шулай ук А, В1, В2, В12, Д витаминнарына да, организмны шлаклардан чистарта торган маннит матдәсенә һәм альган кислотасына да бай. Гадәти кәбестә белән чагыштырганда, анда фосфор – ике, магний – 11, тимер – 16, натрий 40 тапкыр күбрәк.

Диңгез кәбестәсе вируска каршы тору үзлегенә ия, ашказаны җәрәхәтен «ямарга» булыша, тире авыруларын, рахитны дәвалый, иммун системасын ныгыта, кан басымын нормага китерә, атеросклероз процессын акрынайта. Болардан тыш диңгез кәбестәсе күз ялкынсынуларын дәвалый, шулай ук күз күремен яхшырта.

Кызыклы факт: япон хатын-кызлары арасында күкрәк рагы белән интегүчеләр саны бик аз. Медиклар моның сәбәбен бер генә нәрсәдә – халыкның диңгез кәбестәсе күп ашавында күрә.
Бакча җиләге уңсын өчен

Безнең якларда бакча җиләген ике мәртәбә утырталар: май аеннан башлап 10 июньгә кадәр һәм августта-сентябрьнең беренче яртысында.
Җиләктән мул уңыш аласыгыз килсә, утыртыр алдыннан аның туфрагын яхшылап әзерләү зарур. Моның өчен 1 кв.метр җиргә 4-5 кило кызган тирес яки черемә һәм минераль ашламалар: 10-15 г аммиак селитрасы яки мочевина, 35-40 г суперфосфат һәм 15-20 г калий сульфаты кертергә кирәк. Калий сульфатын 100-150 г агач көле белән алыштырсаң – тагын да яхшы. Шулай ук 1 кв. метр җиргә 50-60 г исәбеннән нитрофоска яки азофоска гына да кертергә мөмкин. Ашламаларны тигез итеп керткәннән соң җирне көрәк белән тирән итеп, туфракны әйләндереп салып казырга кирәк. Бакча җиләген карап үстерү, уңышны җыю уңайлы булсын өчен озынча бер рәт итеп, рәт араларын – 60-70 см, ә үсемлек араларын 25-30 см калдырып утырталар. Үсентене утырту өчен 5-6 см биеклектәге зур булмаган түтәлләр әзерләсәң яхшы. Болай утыртканда рәтләр арасында су сибү өчен уңайлы буразналар хасил була. Җиләкне мин күтәртелгән бау сузып утыртам. Бау буенча һәр 25 см саен зур булмаган чокырлар ясыйм, үсентене шунда утыртам, тамырларын төзәткәләп куям, өстенә туфрак сибәм һәм кул белән үсенте әйләнәсен тыгызлыйм. Үсентенең үсеп китә торган үзәге, ягъни «йөрәге» җир белән капланмасын, шәрә дә калмасын, ә нәкъ туфрак тигезлегендә булсын. Утыртуга төпләренә мул итеп су сибәм. Болай эшләгәндә туфрак яхшы дымлана, утыра, үсентенең тамырларына берегеп кала һәм бу үсентегә дымны, туклануны тизрәк ала башларга ярдәм итә. Су сипкәннән соң тамырлар шәрәләнмәде, «йөрәк» күмелмәде микән дип кабат тикшереп чыгам.
Җәй буе рәтләр арасында туфрак чагыштырмача дымлы, көпшек булырга тиеш, шулай ук аны чүп үләннәреннән арындырып торырга кирәк. Җиләкне шушы рәвешле утыртсаң аның тамырлары һәм яфраклары нык була һәм ул кышын яхшы саклана. Көзен утырткан җиләк уңышы киләсе елга гына әллә ни мул булмый әле, ә яз утыртканы ярыйсы гына уңа.

Сак булыгыз! «Котыру» чире – якын дустан

Яз җитү белән һәрбер кеше үзенең шәхси хуҗалыкларын, бакчаларын чүп-чардан арыту белән шөгыльләнә. Нибар чүп-чарны җыеп авылдан читтә урнашкан махсус урынга илтеп бушата (андый урыннар булса), кайберәүләре, шул ук чүп-чарны, үзе теләгән урынга бушата да калдыра. Йорты гына чиста-пөхтә булсын, ә авылны үзе ук пычракка батыруы турында уйланмый да. Бер карасаң, ул чүп-чар эчендә ни генә юк бит: калай банкалары, хайван сөякләре, үлгән кош-корт, тирес, ә болар барсы да бергә кушылып, бигрәк эссе һавада, сасы ис чыгара һәм шуннан вируслы авырулар чыга да инде.
Соңгы вакытта безнең якларда төлкеләр саны күбәйде. Алар шул чүп-чарларда казынып үзләренә ризык эзлиләр. Өер-өер булып йөрүче ташланган урам этләре дә шул ук җиргә тамагын туйдырыр өчен киләләр. «Котыру чире» менә шушы төлкеләрдән, урам этләреннән шәхси хуҗалык кош-кортына, терлек хайваннарга күчәргә мөмкин. Алардан «котыру» авыруы гына түгел, башка төрле чирләр, паразитлар да иярергә мөмкин бит. Ул этләрне нишләтергә була соң?
Үзәк матбугат битләреннән белгәнчә, Россия ветеринарлары урам этләрен атуны яклый. Ә Европа илләрендә атмыйлар икән, ел саен вакцинацияләп торалар. Россиядә, һәрвакыттагыча, моңа акча җитми. Атып котылуың хәерлерәк. Хәзерге вакытта урам этләренә безнең илдә дә вакцинация эшлиләр. Ел саен 2 миллион чамасы эткә вакцина кадала. Ә ул, чынында, 10 тапкырга күбрәк кирәк икән. Бүген шәһәрләрдә урам этләрен аулау белән шөгыльләнүче бригадалар да бар. Һәм алар да җитәрлек түгел икән. Болар барысы да шәһәрләрдә генә эшләнә бит, ә авылларда алар белән ничек көрәшергә?
«Котыру» авыруы белән бәйле хәлләр, чыннан да, бик катлаулы. Елдан-ел иң күп авыру очраклары төлкеләргә туры килә. Нәкъ менә алар йогышлы авыруны тараталар да инде. Гадәттә, мондый чирле җанвар курку тойгысын югалта. Ул көпә-көндез авылларга килә, колхоз абзарларына керә, сыер, сарык, атны тешли. Селәгәйдән канга чир керә. Кешеләрнең үз бакчасында төлке үтерү очраклары булгалаганы да ишетелгәли. Мондый очракларда үтерелгән төлке турында район санитар-эпидемиологларына хәбәр итәргә кирәк. Чөнки чир кешеләргә дә күчәргә мөмкин. Алар, үз чиратында, хайван янында йөргән һәркемнән анализ алырга тиешләр.
«Котыру» – куркыныч чирләр исәбендә. Ул үзәк нерв системасына зыян китерә. Вакытында ярдәм күрсәтмәгәндә, кешене үлемнән йолып калу мөмкин түгел. Гадәттә, «котыру» чире җан иясен бер ай эчендә аяктан ега икән.
Урам этләрен вакцинацияләү тәртибен авылларда да гамәлгә кертәргә кирәктер. Бәлки, шулай мәсьәләне күпмедер дәрәҗәдә чишеп булыр иде?

Наил Хәсәнов


Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!