На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
:: Газета ''Мишар дуньясы'' №9(18) (маq) 2008

Мишәр дөньясы , № 9 (18) (май 2008 г.)
Нижгар татарлары газетасы

Кадерле дин кардәшләрем! Кадерле якташларым, газиз милләттәшләрем!Ихлас күңелемнән сезне иң олуг һәм иң изге бәйрәмнәрнең берсе булган бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм.Сөекле пәйгамбәребез галәйһис - сөлам: "Хуббуль Ватан, минәл иман", - дигән. Ягъни Ватанга мәхәббәт, туган илеңне ярату иманның бер өлеше дигән. Бу бәйрәм чын мәгънәсендә иманлы бәндәләрнең бәйрәме, Ватанны яклаучыларның, туган илне саклауда җаннарын һәм тәннәрен аямыйча соңгы сулышка кадәр, соңгы тамчы каннрын кызганмыйча Туган илгә, Ватанга файдалы хезмәт күрсәткән фидакарь кешеләрнең бәйрәме бу. Аллаһ Раббыбыз сезгә саулык - сәламәтлек биреп, олуг хезмәтләрегез барәбәренә ошбу фани дөньяның шатлыгын тоеп, олуг хөрмәтке лаеклы булып яшәвегезне телим һәм ахыргы урыннарыгыз Аллаһ Раббыбыз җәннәтләрендә кылса иде дип изге догалар кыламын.

Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Үмәр хәзрәт Идрисов

Хөрмәтле якташларым!Кадерле милләттәшләрем!Матур яз белән бергә һәр елны кабатлана торган, илебезнең иң күркәм, иң ямьле, моңландыра һәм шатландыра торган, күңелләрдә хәтирәләр уятып, күңелләрне нечкәртеп, күз яшьләрен агыза торган бәйрәме - Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм. Бу зур бәйрәмнең сәбәпләре булган ветераннарыбызга саулык - сәламәтлек белән бергә үзебезнең бүгенге тыныч тормышта яшәүче буын исеменнән олуг рәхмәтләремне белдереп, сезнең алдыгызда баш иям. Рәхмәт сезгә, батырлыгыгыз өчен, чыдамлыгыгыз, фидакарьлегегез өчен!

Нижгар татарларының Региональ милли - мәдәни мөхтәрияте рәисе Гаяз Салих улы Закиров

Губернатор бүләге

Уразавылда, ниһаять, 30 апрель көнне яңа поликлиника ачылды. Тантаналы ачу чарасында губернатор В. П. Шанцев сүз тотты, аннары Уразавыл хастаханәсе баш табибы Ә. С. Мостафин сөйләде һәм Валерий Павлиновичка зур рәхмәтләр белән сугарылган чыгышын А.А. Аляутдинов – Бөек Ватан сугышы ветераны ясады. Шуннан соң кызыл тасманы кисеп, яңа бинага беренче аяк басу хокукы губернатор белән Әнвәр Сафа улына бирелде.

Валерий Павлинович яңа бинаны карап чыкканнан соң, масса-күләм информация чаралары вәкилләре белән бераз аралашты да, җирле администрациягә юнәлде. Ул анда Земство җыены депутатлары һәм җәмәгать эшлеклеләре, хөрмәтле аксакаллар белән эшлекле очрашу уздырды. Бу турыда киләсе саннарның берсендә укырсыз.

Фотода: яңа бина ачу тантанасы.

Н. Хәсәнов фотосы.

Дагестан мөфтияте Нижгар мөфтиятен рәхмәтли

25 апрельдә Дагестан башкаласы Махачкалада Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды. РФ фән һәм мәгариф министрлыгы, Дагестан мөселманнары Диния нәзарәте, Мамма-Дибира аль Рочи ис. Теология һәм дин белеме институты, Төньяк Кавказ ислам дине һәм фәне университеты үзәге оештырган, бөек дин галиме Сәйфулла-кади Башларовка багышланган бу конференциягә Нижгар мөселманнары Диния нәзарәте рәисе җитәкчелегендәге делегация дә чакырулы иде. Нижгарлыларның чыгышлары Идел-Урал мөселманнарының Кавказ мөселманнары белән элемтәләренә багышланган иде. Конференциядә катнашучыларның берсе,
Н. Новгород Ислам институты ректоры Дамир Вәис улы Мөхетдинов сөйләгәнчә, бу конференция бик күп политикларны, галимнәрне, дин әһелләрен берләштерде. «Административ һәм структур каршылыкларга карамастан, Нижгар Диния нәзарәте үрнәгендә
6

БУ САНДА:

Сезнең еллар - безнең байлык 3

Рифат Фатыйх улы Ибраһимовны туган көне белән котлыйбыз!

Көреш дәвам итә 4

Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Үмәр хәзрәт Идрисов вәгазе

Гомер җимеше 5

Абдылвәдүт әфәнде Шиһапов "Хөсәен Фәезханов" исемендәге медаль белән бүләкләнде

Әдәби сәхифә 7

Җирле шагыйрьләребезнең 9 май - Җиңу көненә багышланган иҗади хезмәтләре

9 МАЙ - БӨЕК ҖИҢҮ КӨНЕ

Сугышчы һәйкәле куелгач авылыбызга,

Бигрәк тә авыр булды хатын - кызга.

Җиңү көне килү белән бар халык

Батырларны хәтәрләргә дип бардык.

Һәрберебез аңа карап узара сөйләшә,

Әниләр - "ирем", ә балалар "әтием" дип эндәшә.

Мескен хатыннар куз - яшь тугә -

Сугыш шулай тол калдырды дия - дия.

Үксеп тора алар шунда кайгы йотып,

Кулъяулыклары белән күз яшьләрен сөртеп.

"Үксез калдык шул, туганнар, чыдаш кирәк,

Без генә түгел, сау кайтканнар хәзер сирәк..."

Сугышчан батырлык үлмәячәк ул

Бу юлларны хөрмәтле Сания алмай Әдиатуллина әле 1988 елда, моннан 20 ел элек, Җиңү көне уңаеннан, туган авылы Андыга сугышчы һәйкәлен китереп бастырган көнне язган. Чынлап та, югарыдагы шигырьнең соңгы юллары бүгенге чынбарлыкка аеруча тәңгәл килә – дәһшәтле Бөек Ватан сугышы кырларыннан «сау кайтканнар хәзер сирәк» дигәне. Мәсәлән, Анды авылында шундыйлардан бишәү генә калганнар инде. Ә без барган көнне аларның бары тик икесен генә очрата алдык. Әнә, фотода – Нетфулла ага Фаттаховны һәм Бәюс ага Арибҗановны күрәсез.

Беренчесе илебезне фашист илбасарларыннан сакларга сугыш башланган көнне ук китә, чөнки аңа ул чакта 21 яшь тулган була инде. Ләкин татар егетенә сугыш кырларында озын-озак көрәшергә туры килми – август аенда ук Украинада бик каты яралана. «Ничек каршы торырсың ул җәһәннәмдәй коралланган, өс-башлары бөтен, тамаклары тук немецләргә? Без бит теге 1917 елдагы революциядән калган мылтыклар белән генә коралланган идек. Алары да башта барыбызга да җитмәде. Син бер атып, икенче пуляңны мылтыкка урнаштырып маташканчы, тегеләр, җиңнәрен сызганып, автоматларыннан кыска чиратлар белән генә җибәрәләр. Шуңың өстенә һавада самолётлары, выж-выж килеп, безнең өскә ут яудыра, авыр хәрби техникасы безне таптарга килә... Мондый очракта исән калуы мөмкин түгел иде кебек. Әмма мине Алла саклады, күрәсең», – дип, кыска гына сөйләп алды Нетфулла абый. Шул теманы дәвам итеп, авылдашы Бәюс ага да сүзгә кушылды. «Мин канлы бәрелешләргә 1943 елда кердем. Дөресен әйткәндә, без, 18 яшьлек егетләр, башта бөтенләй югалып калгаладык. Безнең артиллерия атканда да, якындагы чокырларга йөгерешеп абына идек. Әйе, уңны-сулны белмәгән чаклар бар иде. Ә тамак ягына килгәндә, төрлесе булгалады. Сухпайны онлата биргәннәрен дә яхшы хәтерлим. Арабыздан тапкырракларыбыз юл уңаеннан, хуторларга кереп, ул оннан яисә коймаклар пешертеп кайталар, яисә аны бүтән ниндидер ашамлыкларга алмаштыралар иде. Ләкин мин дә бит авылдашым кебек Гитлер калдыкларын тар-мар итүдә озын-озак катнаша алмадым: 1944 елда, Прибалтика җирләрендә авыр җәрәхәтләнгәннән соң, авылга кайтырга мәҗбүр булдым».

Бу яралы сугышчылар Бөек Җиңүне туган авылларында каршылаганнар булып чыга инде. «1945 елда Җиңү хәбәрен андылылар ничек кабул иткәннәрен бераз хәтерлисезме?» – дип сорадым карт агайлардан. «И, хәйран купты! Сугыш басылу хәбәре бөтен кайгыларны оныттырды. Ә бит, белә торгансыңдыр, энем, Бөек Ватан сугышының кара язмышын кичермәгән гаилә ул елларда юк иде. Кемдер тормыш иптәшенең, кемдер газиз улының вафаты турында хәбәр алды. Ләкин Җиңү көне, әйтәм бит, бер мәлгә булса да, бар нәрсәне дә оныттырды», – ди Бәюс абый. «Районнан килгән зур түрәләр белән тантаналы митинг узды», – ди Нетфулла абый.

Хәзер Нетфулла абый да, Бәюс абый да бүгенге тормышларга шөкерана кылып, ул-кызларының язмышларына сөенеп яши бирәләр. Ул-кызлары дигәннән, Нетфулла абый хатыны Нәймә алмай белән 4 малай, бер кыз, ә Бәюс абый хатыны Асия алмай белән 3 малай, 4 кызын олы тормыш юлына чыгарып җибәргәннәр. «Аллага шөкер, онытып куймыйлар, хәлләребезне һаман белгәли торалар, кирәк вакытта ярдәм дә итәләр», – ди әңгәмәдәш картларым.

Илебез язмышы хәл ителгән бу сугышта татар халкының ул һәм кызлары үзләрен аямыйча сугышалар. Шундый батыр егетләрнең берсе турында Анды авылы мулласы Бәюс хәзрәт Әдиатуллин сөйләде.

– Хәмзә Кадеров – Выкса районының атказанган ветераны. Якташыбыз анда тормыш кичерсә дә, ул тумышы белән безнең авылдан, – дип сөйләп китте хәзрәт. – 1941 елның 12 июлендә дошманнар Могилёвка кергәндә, үзләренең беренче югалтуларына дучар булалар. Совет гаскәрләренең 172 укчы дивизиясе Буйнич кырында немецның 39 танкын юк итә. Шул дивизия сафында безнең авылдашыбыз Хәмзә абый да була. Нәкъ шушы бәрелештән соң, күренекле хәрби корреспондент К. Симоновның фотохәбәрче П. Трошкин фотолары белән безнең уңышны чагылдырган беренче зур материалы газеталарда басылып чыга. Аннары чолганышта калган 172 дивизиянең язмышы Константин Симоновның «Тереләр һәм үлеләр» романында да яктыртыла.

2006 елда Хәмзә абый (Могилёвны һәм Белоруссияне азат итүгә 65 ел тулу уңаеннан) беренче тапкыр сугышка аяк баскан җирләргә кабат бара. Тантаналы очрашуларның берсендә ул Америка журналистларына интервью бирә. Океан артыннан килгән кунакларга Хәмзә абый Совет гаскәрләренең югарыда телгә алынган беренче уңышлары, аннары үзенең сугышчан юлы, Совет гаскәрләренең тактик үзенчелекләре турында ипләп кенә өч сәгать дәвамында сөйли. Аның сугышта күрсәткән батырлыклары күптөрле орден-медальләр белән бәяләнгән. Менә шушындый каһарманнар биргән безнең авыл, – дип сүзен йомгаклады Бәюс хәзрәт.

Сугышның чынын күргән андылыларның берсе – Бәюс ага Сәйфетдинов, хәзер Нижний Новгородта. Ул кышларын шәһәрдә яшәүче улында уздыра икән. Без Андыда булган көнне туган авылына кайтмаган иде әле.

Кызганычка каршы, сугышта исән калганнарның бишенчесе, Абдулла ага Салахетдинов, Җиңү көннәре алдыннан гына бу дөньядан китеп барды. Нишләмәк кирәк, вакыт бара, замана бер дә туктап тормый шул. Еллар үткән саен, Бөек Ватан сугышында катнашучыларыбызның саны да кими бара. Ләкин аларның безнең якты киләчәгебез өчен гомерләрен кызганмыйча сугышкан батырлыклары, Бөек Җиңү яулаулары бервакытта да үлмәячәк. Шуларны буыннан буынга тапшыру –безнең изге бурыч.

Олег Әндәрҗан.

Әнвәр Камалетдинов

фотолары

Бер җөмлә белән

ЗУР РБИШЧА, САФАҖАЙ, МОЧАЛИ кебек зур һәм Сабантуйлар традицион уздырылган авылларыбыз администрацияләренә Казанда эшләп килгән «Зур авыллар ассоциациясе» исеменнән милли бәйрәмнәребезне оештыру мәсьәләләренә караган практик-киңәшмәгә рәсми чакырулар килде.

ТАТАР МОКЛОКАсы урта мәктәбе укучылары туган авылларында булып үткән чисталык урыннаштыру айлыгында актив катнаштылар: мәсәлән, алар мәктәп территориясеннән тыш, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә торгызылган һәйкәл территориясен дә тазарттылар.

КОЧКО ПОЖАРда яшәүче хезмәт ветераны Әмир ага Курбанов туган авылында булган мөһим вакыйгаларны теркәп барган мәгълүматлардан күренгәнчә, үткән елны биредә 26 кеше (15 ир-ат) вафат булган булса, быел май аена кадәр ук авылда 14 мәет (6 ир-ат) җеназасы булган инде.

ШӨБИЛЕдән мәчет карты Мигъдәт абый хәбәр иткәнчә, быел анда майга кадәр инде 20 мәет җирләгәннәр, ә узган елны бу сан 30га тиң булган: димәк, шөбилеләр бу аяныч күренештә пожарлыларны уздырып баралар.

ПИЛЬНА районы Столбище авылы тирәсендә апрель азагында зур басымлы һәм диаметрлы (1,5 м) газүткәргеч торба шартлап, күктә коточкыч ялкын, ә җирдә – тирән чокыр барлыкка килде: бәхеткә, корбан булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

УРАЗАВЫЛда яңа поликлиниканы 30 апрельга – Губернатор катнашы белән тантаналы ачу көненә өлгертер өчен, район үзәгендә булган барлык муниципаль оешмалар хезмәткәрләрен, яңа төзелешнең тирә-як территориясен тазарту нияте белән, мәҗбүри өмәләргә чыгардылар.

ЧҮМБӘЛИ авылыннан бер төркем (120 кеше) үз җир пайларын Суыксу «Алга»сына арендага биргәннәр иде, әмма ләкин, безгә хәбәр иткәнчә, бүген алар барысы да «Алга» белән килешүләрен өзеп, яңасын яңа гына оешып килгән ООО «Чембилеевский» белән төзиләр.

КЫЗЫЛ ОКТЯБРЬ районы үзәге Уразавылда Сабантуй быел 21 июньдә булачак, ә шушы айның актык шимбәсендә Бөек җырчыбыз Рәшит Ваһаповның туган авылында олуг шәхесебезнең 100 еллыгын тантаналы билгеләп үтәчәкбез.

Олег Хөсәинов әзерләде.

ШӘХЕСЛӘРЕБЕЗ

Бөек җырчыбыз Рәшит Ваһаповның 100 еллыгын каршылауга беренче зур адымны безнең милли Мөхтәриятебез белән Диния нәзарәтебез 21 мартта ясады. Нижгар татар-мишәрләренең III Корылтаеннан соң Рәшит Ваһапов тууына 100 ел тулу уңаеннан күпсанлы делегатларга һәм шәһәрдә яшәүче милләттәшләребезгә популяр якташ-артистларыбыз катнашында бер дигән концерт-тамаша бүләк иттеләр. Аннары эстафета Кызыл Октябрь районына күчте. Анда авылларда сайлап алу конкурсларыннан соң, Р. Ваһапов исемендәге җыр фестиваленең йомгаклау конкурсы һәм гала-концерты 7,8 апрельләрдә Уразавыл район мәдәният йортында булып үтте. 18 апрельдә Рәшит Ваһапов исемен йорткән һәм аның 100 еллыгына багышланган фестиваль-конкурска Спас районында яшәүче милләттәшләребез Рәшит Җаббарович Баязитов Бозлау халкына төзеп биргән мәдәният йортына җыелдылар.

Бозлауда җыр фестивале

Уразавылдан аермалы буларак, Бозлауда тамашачылар залы халык белән шыгрым тулы иде. Икенчедән, һәр иҗади коллективка Р. Ваһапов репертуарыннан җыр башкару мәҗбүри булганы ачык чагылды. Ә Уразавылда бу кагыйдә барысына да кагылмады кебек.

Чираттагы бу җыр-моң фестивалебезне рәсми ачып җибәрүдә Спас районы башлыгы вазыйфасын башкаручы Владимир Афиногенов, районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Салихҗанов, Нижгар татарларының милли-мәдәни Мөхтәрияте рәисе Гаяз Закиров чыгыш ясадылар. Ә өлкә Законнар чыгару җыелышы исеменнән Николай Ингачёв сүз тотты. Николай Михайлович Бозлау мәдәният йортына бүләк тә алып килгән иде әле.

Беренче булып тамашачыларга үзләренең җыр-моңнарын хуҗалар тәкъдим итте. Аннары аларны Тукай үзешчәннәре алмаштырды. Җырлаудан тыш, тукайлылар «Кыз килешү» күренешен дә сәхнәләштерделәр.

Өченче булып Бозлау сәхнәсенә Кызыл Октябрь районыннан килгән кунаклар чакырылды. Аларны алып баручы барысын да диярлек я дипломант, я номинант дип игълан итте. Мәсәлән, Нуриям апа Закирова (З.Рбишча), Рушан Хайретдинов һәм Гүзәл Зыядетдинова (Суыксу), Рамис Хайруллин (Семочки), Алсу Хөсәинова (Уразавыл) һ.б. Ә инде шушы кунакларның чыгышларын безнең якта танылган җырчылар гаиләсе башлыгы, Кызыл Октябрь районының мәдәният комитеты рәисе Максут Яруллин (Актук) «Сарман» җыры белән йомгаклады.

Менә сәхнәдә тагын кунаклар. Бу юлы Сергач районыннан. Мөтеравыл үзешчәннәре бер бию белән генә чикләнсәләр, Кочко Пожар үзешчәннәре эчтәлекле чыгыш ясадылар. «Заман яшьләре» төркеме Рәшит абый репертуарыннан «Яшьлек» җырын сокланырлык башкардылар. Аннары Җиһаншиннар гаиләсе, Руслан Абдулкадеров белән Равилә Үмәрова дүэты чыгышы җылы алкышларга күмелде.

Соңгы булып кына Татар Моклокасы үзешчәннәре, авыл администрациясе башлыгы Салех Щегалев катнашы белән, чыгыш ясадылар һәм нәкъ алар беренчене бу фестиваль-конкурста яулап кайттылар да.

Бүгенгә әле Сергач белән Пилнә районнарында гына Рәшит Ваһаповның 100 еллыгы уңаеннан шушындый фестиваль-конкурслар оештырылуы турында ләм-мим ишетелгәне юк. Кызганыч, бу районнарда милли оешмаларыбыз бүлекчәләре рәисләре шул хакта ниндидер чаралар күрмәделәр.

Ә бит шул көннәрдә генә (7 майда) легендар җырчыбыз, күренекле якташыбыз һәм милләттәшебезгә 100 яшь тулды. Нәкъ шушы көнне Н.Новгородта районнарда җиңгән үзешчәннәребез, өлкә фестиваленә җыелып, үзләренең җыр-моңнары белән Рәшит абыйны тагын бер тапкыр яд иттеләр. Туган авылы Актукта шушы олуг юбилейның йомгаклау өлеше һәм зур тантана 28 июньдә булачак.

Альбина Җаббарова

Фотода: Татар Моклокасы артистлары

Азат Магҗанов фотосы

Камка кызлары – район чемпионнары

Күптән түгел Сергачның «Лидер» физкультура-сәламәтләндерү комплексында «Өлкә балалар һәм яшүсмерләр уеннары» кысаларында 1996-97 елларда туган кызлар арасында мини-футбол буенча зональ ярышлар булып үтте. Искитмәле хәл: Сергач районы данын бу көнне Камка кызчыклары якладылар. Һәм әйтергә кирәк, алар бигрәк уңышлы чыгыш ясадылар: биш команда арасыннан (Сергач, Кызыл Октябрь, Сечен, Бөтөрлин, Перевоз) камкалылар беренче булып финалга чыктылар.

Алай гына да түгел, Бөтөрлин белән хәлиткеч (финал) матч азагына якынлашкан вакытта безнекеләр көндәшләрен 2:0 исәбе белән отып бардылар. Очрашуның актык ике-өч минутында исәп үзгәрмәгән очракта, камкалылар шаккаттыргыч вакыйга геройлары булачаклар иде: менә тагын аз гына һәм алар өлкә финалына юлламаны кулларына алачаклар... Әмма спорт шуның белән күп нәрсәләрдән аермалы да: аның финалын берәү дә алдан әйтә алмый. Бу юлы да нәкъ шулай булды. Көтмәгән җирдән кунаклар читтән бер гол кертеп башта исәпне кыскарттылар. Аннары туп безнең капка алдында бер уенчыбызның кулына эләкте. Аңлашыла, судья пенальти бирде... һәм 2:2. Соңгы секундларда кунаклар тагын безнең капкага соңгы һөҗүмнәрен ясадылар һәм... тагын уңышлы – 2:3.

Бу матчның менә шундый сенсацион финалы килеп чыкты. Ләкин камкалыларны, Сергач районы чемпионнарын, безнең бер дә гаепләргә хакыбыз юк дип беләм. Беренчедән, аларның запас эскәмияләре бик кыска иде. Ә район үзәкләреннән килгән көндәшләре икешәр «дүртлек» белән уйнадылар диярлек. Икенчедән, Сергач районында җиде татар авылыбыздан берсенең шундый дәрәҗәгә ирешүе дә зур игътибарга лаек. Кызганычка каршы, Кызыл Октябрь районы турында алай дип әйтеп булмый. 17 татар авылы булган милли районыбыздан бу зональ ярышларга килгән команда бигрәк инде төссез уен күрсәтте. Әйтерсең, кызчыкларны тотып алганнар да, шушы ярышларга китереп җибәргәннәр. Чыннан әйтәм, уразавыллылар өчен оялып утырдым. Хәтта фут-залның кагыйдәләрен дә бит белмиләр. Димәк, анда бу спорт төре буенча район ярышлары бөтенләй булмаган. Ни сөйлисең, Губернатор узган ел азагында Кызыл Октябрь районына физкультура-спорт хәрәкәтен җәелдерү нияте белән биргән микроавтобусны әлегесе көнгә кадәр «эшкә җикмәгәннәр»!

Ә Камка кызчыклары молодецлар! Анда мәктәп дирекциясе укучыларының сәламәтлекләрен ныгытуга зур әһәмият бирә, аеруча директорлары Рафаил Абубякировның (ул ук татар-мишәр көрәше секциясен алып баручы) һәм физкультура укытучысы Фатех Курмаевның бу өлкәдә эшчәнлекләре күренеп тора. Алга таба да шулай дәвам итегез, камкалылар!

Альбина Җаббарова

үз хәбәрчебез

Фотода: Камка укучылары командасы –

мини-футбол буенча Сергач районы чемпионнары.

Лилия Досаева фотосы

Котлыйбыз!

Сезнең еллар – безнең байлык

Май аеның башы белән киң татар җәмәгатьчелегенең күренекле эшлеклесе, педагог, крайны өйрәнүче, тарихчы, журналист, «Туган як» газетабызны булдырып, аны тиешле дәрәҗәгә күтәрүче, Нижгар татарларының зур күләмле биографик сүзлеге китабы авторы, «Мишәр дөньясы» газетасының редакция советы әгъзасы, якын дустыбыз Фатыйх улы Рифат Ибраһимовны туган көне белән котлыйбыз!

Вахтан Кикабидзының «Мои года – моё богатство» дигән популяр җырының шушы юлын үзебезгә яраклаштырып, аны түбәндәгечә әйтер идек: Рифат абый, «Сезнең еллар – безнең байлык».

Аның татарлар тормышына караган күпкырлы фидакарь хезмәтләреннән аерылып торганнары, үзе әйтмешли, иң эчтәлеклесе, иң истәлеклесе журналистика белән бәйле булганнары. Аңлашыла, беренчесе Рифат абыйның «Туган як»ны оештыру һәм җитәкләү еллары булса, икенчесе – 600-гә якын күренекле якташларыбызның кыска гына биографияләрен үз эченә алган китабы.

Беләбез, Рифат абыйның әлеге иҗади хезмәтләре шуның белән генә чикләнмәячәк. Инде бүген ул авыл атамалары турындагы китабы өстендә эшли башлады. Киләчәккә тагын иҗади планнары бар.

Без олы хөрмәткә ия булган коллегабызга, каләм остазыбызга саулык һәм Нижгар татарлары файдасына тагын озын-озак хезмәт итүен теләп калабыз.

«Мишәр дөньясы»

газетасы коллективы һәм редакциясе советы.

БЕЗНЕҢ ИСЛАМ

КӨРӘШ ДӘВАМ ИТӘ

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Безнең әти-әниләребезнең Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары әйтеп бетергесез! Кемгәдер бу сүзләр берни белдерми торган буш фраза кебек тоелыр. Юкка! Бөек Ватан сугышында Җиңү – кемнәрдер өчен бер дә бөек түгел һәм безнең тирәдәге күпчелек кешеләр өчен бер дә һичшиксез түгел икән!

Фашист Германиясенең җиңелүенә һәм Нюрнберг процессына, сугыштан соң тынычлык урнашу нигезе булган «Ялта килешүенә» бары тик 60 ел узган – һәм менә безнең күз алдыбызда бу тыныч тормыш, тәртип махсус какшатыла. Һәм бу какшату тышкы яктан чит ил партнерларыбыз тарафыннан гына түгел, ә эчке яктан – үз илдәшләребез тарафыннан да бара.

Иң авыры – бу какшатуның үз ватандашларыбыз тарафыннан да алып барылуы. Ничек итеп Россиядә Гитлерны биеклеккә күтәрүче, аңа охшарга тырышучы «фашистлар», «нацистлар», «скинхедлар» килеп чыгуы мөмкин булды соң?! Мин моның рухи тамыры бардыр дип уйлыйм. Беренчедән, без социализмны, аның экономикасын, әхлагын җимереп ташлап, аның урынына бер позитив алмаш тапмадык. Кешеләр, бигрәк тә яшьләр югалып калды: ничек инде Россиянең шундый табигать байлыклары була торып, җәмгыятебездә шулкадәр дә хәерчеләр һәм бик байлар булу мөмкин?! Социаль тигезсезлек шулкадәр күзгә бәрелә: берәүләр Франциядә әхлаксыз хатыннарны шампан шәрабе белән коендыралар, полициядән акча биреп котылалар, ә сугышта кан койган картларыбыз әйтергә дә оят булган пенсия алып, тормышының очын-очка көчкә ялгап баралар. Гомумдәүләт идеологиясе юк, мәгариф системасы кризиста – болар барысы да булыр-булмас белемле надан кешеләрдә «барысы белән дә исап-хисап ясау» теләге уята, бандитлык примитизмы бар сорауларны хәл итүдә идеаллаштырыла. Безнең бабаларыбыз сугыш алып барган фашизм шул примитив философия бит инде, бандитлык. Бу – төрле касталарга бүленү, башкача фикер йөрткәннәрне юкка чыгару, башка милләт, башка дин, башка мәдәният кешеләрен күрә алмау.

Оят, гитлеризмны җиңгән илдә националистлар маршы уза, каберлекләр һәм һәйкәлләр тар-мар ителә, синагогалар һәм мәчетләргә һөҗүм ителә! Оят, «Кавказ кешеләрен», азиатларны, «караларны» кыйнау, үтерү турында хәбәрләр безнең өчен гадәти булып бара! Гитлер империясе коллары булудан кем коткарды соң сезне? Совет армиясе, күпмилләтле һәм милли аңлы армия! Барча бөек диннәр – күпмилләтле. Ислам да шулай ук.

Тагын безнең заманның бер искитәрлек күренеше – Америкада «исламофашизм» дигән термин уйлап чыгарылды һәм бик тырышып таратыла. Ислам дине барлыкка килгәннән соң 1400 ел узган, әле моңынчы беркем дә мондый терминны ишеткәне дә булмаган. Кем мондый зур ачыш ясаган? Болар галимнәр түгел – ислам диненә карата булган явызлыкларын теләсә нинди юл белән акларга тырышучы ниндидер ерткычлар! Ни өчен ? – аларның газ һәм нефть ресурсларын үзләштерү өчен. Форд империясе бер генә потка табына – Автомобиль, а аңа һаман да күбрәк бензин кирәк. Һәм шуның өчен кеше каны бензин белән бутала.

Әйе, американнар «Ялтадан соң» урнаштырылган тынычлыкны бозып, бар дипломатияне җимереп өлгерделәр. ООН хәзер буш сөйләшүләр генә алып бара, АКШ кайчан тели шул вакытта бар ирекле илләргә үтеп керә ала, Белградны бомбага тоталар, Косовоны «азат итәләр»… Гитлерга каршы коалициядәге союздашларын алар экономик ярымколонияләр итте, НАТОга буйсындырдылар, ә СССР харәбәләрендә «оранжевый революцияләр» уздыралар, Россияне хәрби базалар белән урап алалар (Чехия, Польша, Прибалтка, Украина, Грузия).

Бу «исламофашизм»га каршы көрәшчеләр Россиянең күршеләрен 2- Бөек Ватан сугышы тарихын кабат язуга этәрәләр. Менә шулай итеп мәктәп тарих дәреслекләрендә Бөек Җиңүгә ялгыш бәя бирелә, батырчан сугышчыларның һәйкәлләре җимерелеп, сугышта хыянәтче булганнарга һәйкәл куела. Безнең якын күршеләребез Прибалтка, Украина, Грузия безнең илебезгә карата көрәштә буфер буларак һаман ешрак кулланыла. Югары ранглы политикларга бу турыда сөйләргә уңайлы түгел – дипломатия тәртипләр бар. Әмма Мюнхенда ясаган чыгышында Президентыбыз бу турыда ачыктан-ачык һәм каты итеп әйтте.

Туктагыз әле, диярләр кайберәүләр. Ни өчен әле имам бу турыда сөйли диярләр. Аңлатыйм. Исламда «дини» һәм «дөньяви» дигән бүленеш юк. Замананың бар сорауларына (медицинадан алып политикага кадәр) без дини җавап бирергә тиешбез. Бигрәк тә миллионлаган мөселманнарның мәнфәгатьләренә кагылганда.

Бигрәк тә 9 майда бик тә сизелә бу! Без – бар дөнья өммәте әгъзалары, бар кайнар нокталардагы мөселман кардәшләребез белән без дә газапланабыз. Без «Ялта килешүен» тар-мар итү, «демократия» битлеге астында бар дөнья хуҗалыгы белән идарә итергә теләүче жандарм белән килешә алмыйбыз. Һәм бу жандармның идеологлары изге Ислам төшенчәсен бар кешелек дөньясы күрә алмаган «фашизм» төшенчәсе белән бәйләгәнгә без бик хурланабыз. Мөселман кешесе ул һәрчак – антифашист.

Без шулай ук Россия Федерациясе әгъзалары да. Гитлеризмны җиңүдә нәкъ менә безнең илебез зур өлеш кертү белән без бик горурланабыз. Нәкъ менә безнең әти-бабаларыбыз бу сугышта чын шәһидләр булдылар. Без гражданнар буларак атеизм шартларында да үзебезнең мөселманлыгыбызны һәм ватанпәпвәрлегебезне саклап калуыбыз белән горурланабыз. Дингә ышанучы һәм ышанмаучы башка кешеләр белән без дә бер рәткә басып илебезне сакладык, якладык. Бүген безнең халыкларның рухи яңарышы башланды, дини ирек бирелде – һәм без ата-бабаларыбызның сабырлыгының һәм зирәклегенең нәтиҗәләрен күрәбез. Алар беркайчан да илебезне таркатмадылар, алар бары тик кулларына корал тотып аны якладылар һәм харәбәләрдән торгыздылар!

Әмма бүген, кабатлап әйтәм, бу һәркемгә дә ачык түгел. Бик күпләр безнең бу сугыш турында, анда кылынган батырлыклар, милли һәм патриотик бердәмлек турында онытуыбызны телиләр. Ул гына да түгел, алар махсус безне ызгыштырырга телиләр. Скинхедлар – патриотлар түгел, башка милләт кешесе булган өчен генә кешеләрне кимсеткән хәрбиләр – яклаучы түгел, мәктәпләрдә бары тик бер генә динне зурлаучы укытучылар, дәүләт буларак бары Россияне генә танучы политиклар – алар барысы да сепаратизмның һәм илебезне тар-мар итәргә теләүчеләрнең ярдәмчеләре.

«Ялта килешүен» җимерергә телүчеләр Россиядәге мөселман-нарны һәм мөселман булмаганнарны бер-берсе белән сөзештерергә тырыша. Наданлыклары аркасында кайберәүләр үз иленә «Җихад» игълан итә, кайберәүләр шул ук наданлык аркасында рухи китапларыбызны тыялар һәм яшь имамнарга карата һәм мөселманнарга каршы процесслар алып бара! Кемгә кирәк бу? Бары тик Россиягә түгел! Ничек кенә ачы булмасын, безне Көнбатышта яратмауларын, безне түбәнсетергә теләүләрен танырга туры килә. Әлбәттә, бу бар Европа я АКШ кешеләре дә шундый дигән сүз түгел. Анда да яхшы һәм акыллы кешеләр җитәрлек. Мин «бензин вампиры» аппетитына хезмәт итүче политиклар турында.

Әйдәгез, Бөек Җиңү көнендә ветераннарыбызны хөрмәтләп кенә калмыйк, исебездә тотыйк – безнең ата-бабаларыбыз борчылып, гаҗизләнеп көтәләр – без аларның хәтеренә лаекмы? Илебезне ирекле, бар халыкларга да иркен һәм яхшы булган, җиңел булган ил итеп саклый алабызмы? Ветераннарыбызга чәчәк сузганда, мемориалларга барганда, төрле чараларда катнашканда 1945 елда бик зур авырлыклар белән килгән Бөек Җиңүнең асылын да онытмыйк.

Исегездә калдырыгыз, ни өчен мөселманнар «изге сугыш» төшенчәсе өчен «җихад» сүзен алганнар? Гарәп телендә сугышны аңлаткан сүзләр күп: харб – сугыш, катл – үтерү, маарака – бәрелеш, сира – көрәш… «ҖХД» тамыры иң беренче бердәм көч куюны аңлата, сугышчан гына түгел, ә рухи, әхлакый… Шуңа күрә дә без кораллы көрәш – «кече җихад» дибез, ә көн дә алып барыла тоган рухи көрәш – «зур җихад».

Соңыннан шуны әйтим: кече җихад 1945 елда тәмаланды, ә менә зур җихадны без бүгенгәчә алып барабыз! Һәр мөселман – антифашист, җихад көрәшчесе. Безнең бурыч – Җиңүнең бөеклеге белән сокланып кына калмаска, ә хәзерге бик катлаулы шартларда, яңа куркынычлар янаганда аны саклап калу. Бу юлда безгә көч бирсен дип Аллаһ Тәгаләгә ялварыйк! Һәркайсыбыз үз урыныда, үз җәмгыятендә көрәшсен – без 1945 елда җиңелгән, әмма битлеген үзгәртеп тагын баш күтәргән һәм безнең илебезне кабат яулап алырга тырышучы явыз көчләргә каршы зур җихадта.

Әгәр дә ата-бабаларыбыз рухына, иманыбызга туры булсак, җаваплылык тойсак, зирәк булсак, бар гомеребезне Аллаһка багышласак, без җиңәрбез! Аллаһ әкбәр!

Амин!

Нижгар мөселманнарының

Диния нәзарәте рәисе Үмәр

хәзрәт Идрисов

Үлгәннәрнең каберен бел…

Н. Новгород мөселманнары дини оешмасы каршында оешкан ООО «Зират» 26 апрельдә шәһәрнең Марьина Роща зиратында урнашкан мөселман каберлекләрен чистарту буенча «субботник» оештырды. Алдан ике атна буена җомга намазларында бу турыда хәбәр ителде, игъланнар эленеп торды. «Зират» җитәкчесе Т. Фәхретдинов махсус бу чарага алдан әзерләнде: 20 тырна, көрәкләр ясатты, иртәнге 10 сәг. мәчет каршына автобус чакыртты. «Без 26 кеше сыя торган автобус кына аз булмасмы дип борчылган идек. Сәгать 10 тулды, 11 тулды, ә кешеләр юк. Бик күңелсез булды безгә. Бары тик сигез кеше килде ул көнне. Бер үзбәк, бер таҗик, берничә татар ял көннәрен каберлекләр чистартуга багышладылар. Ә калганнар?» – дип ачынып сөйләде ул. – Нинди изге ният белән башланган эш иде, бик күңелебез калды».

Берничә мөселман кешесе белән бу турыда сөйләшеп карадык. Кайберләре шундый җавап бирде, искитәрлек. Күпчелек, «безнең бит анда туганнарыбыз юк», дип җавап бирделәр. «Менә каберлекләр каралмаган, зиратларыбыз ташландык, беркемгә дә кирәкми!» дип зарланырга яратабыз. Ә менә инде махсус шундый «субботник» оештырып та, беркем килмәгәч ни уйларга? Бәлки ул зиратта күмелгән дин кардәшләребезнең бу дөньяда беркеме дә юктыр инде, аларның каберләре шулай ташландык ятсынмы?! Татарлар элек-электән зиратларны тәртиптә тотарга тырышкан. Зираты каралмаган авыл кешеләрен оялта торган булганнар. Юкка гына «Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел!» дип әйтмиләрдер бит. Руслар арасында яшәгәч, безгә бигрәк тә бу мәсьәләдә игътибарлы булырга тиештер. Ничек кенә булмасын, киләсе «субботник»та бер генә автобус безгә аз булыр дип чын күңелдән ышанып калабыз.

Зилә Ахмадуллина

ВАКЫЙГАЛАР

Гомер җимеше

Әйе, чын мәгънәсендә Чүмбәли авылындагы «Халык музеен» Абдылвәдүт абый Шиһапов гомеренең җимеше дип әйтергә була. Тарих фәннәре укытучысы буларак, ул тарихи мәгълүматларны институтны тәмамлап авыл мәктәбенә кайтуга ук җыя башлый. 55 ел буена тарих фәнен укыткан укытучының җыйган мәгълүматлары бүген авыл мәктәбенең берничә бүлмәсен билиләр. 1967 елда ачылган музейга 1996 елдан башлап «Халык музее» исеме бирелеп, дәүләт бюджетына алына.

Музейдагы мәгълүматларның, экспонатларның эчтәлеккә бай икәнлеге беренче карашка ук күренеп тора. Монда төбәгебезнең халык алдында эш күрсәткән һәм уңай нәтиҗәле эз калдырган кешеләренә багышланган стендлар тиешле урыннарын алып торалар. Бу бит Абдылвәдүт абыйның киң һәм милләтпәрвәр күңеле һәр авыл халкының көнкүрешен, йолаларын, җаны-тәне белән тоеп, бу халыкның шатлыгын һәм кайгысын да уртаклашып яши дигән сүз.

Бу музейга шул хәтле көч куелганны күреп, Абдылвәдүт абый өенә чакыргач, әлбәттә, миндә абыйның йортын карарга вакыты да калмагандыр дигән уй туды. Тик аның йортының капкасын ачып керүгә, бу уйларның эзе дә калмады, чынлап та иҗади җанлы кешенең монда да барысы да сокланырлык итеп эшләнгән икән!

Абдылвәдүт абыйның тормыш иптәше Рәйханә Әббәсовна да уйларымны аңлап алгандай:

– Мин энем бик бәхетле тормыш кичердем, Ходайга шөкер, ирем аракы эчмәде, тәмәке тартмады, авыр сүз әйтмәде, һәр эшкә кул-аягы ята, әле дә төнге бергә кадәр эшли, оста куллы булды. Икебез дә укытучылар булып эшләсәк тә, дүрт бала тәрбияләп үстердек, укыттык, – дип безне өйгә чакырды.

Рәйханә апа тумышы белән Иске Мочалидан икән. Ул:

– Сафаҗайда укыта идем, Абдылвәдүт барып алды. Менә шуннан бирле бергә 53 ел яшибез, – дип залга узарга үтенде.

Олы яшьтәгеләр булуга карамастан, мәсәлән, гаилә башы 10 мартта 83 яшен тутырган, ә Рәйханә апага 80 яшь икән, бүлмәләр җыештырылган, чиста, монда хәтта дизайн гармониясе дә сакланган бит, чын турысын әйткәндә милләттәшләребез көнкүреше һәр йортта шундый сокланырлык, горурланырлык булсын иде дип хыялланып та алдым.

Бер сүздә, бер юнәлештә, тавыш-талашсыз яшәгән гаилә әгъзаларының хезмәтләре дә уңышлы, җәмгый эшләрдә дә катнашы зур була шул. Менә безнең дә бу гаиләгә килүебезнең төп максаты Абдылвәдүт абыйның милләтебез каршында югары бәяләнгән эшләре өчен, өлкәбезнең милли-мәдәни Мөхтәрияте һәм Диния нәзарәте бүләкләрен тапшыру иде.

Бу бүләкләр лауреатларга Нижгар татарларының өченче Корылтае көнне Нижний Новгородның Кремль концерт залында тапшырылды, тик Абдылвәдүт абый анда бара алмау сәбәпле, тапшыру вазыйфасы бу язманың авторына һәм өлкәнең көньяк- көнчыгыш мөхтәсибәте җитәкчесе Марат хәзрәт Салахетдиновка йөкләнде.

Әнвәр Камалетдинов

Фотода: Марат хәзрәт

Салахетдиновның Абдылвәдүт

әфәнде Шиһаповка «Хөсәен

Фәезханов» исемендәге медальне һәм

бәяле бүләкләрне тапшыру мизгеле.

Автор фотосы.


Каеннар арасында...

Картлык үзе генә килми, озакка сузылган авырулар да алып килә. 70 яшемне тутырып та өлгермәдем, чыдамаслык булып баш авырта башлады, бернинди табиблар да дәваламаслык булып кереп урнашты. Мәскәү врачларының да ярдәме тимәгәч, сыкранып, өйгә кайтырга булдым. Минем купега Казанга баручы әби белән бабай кереп утырды. Алар бик дини кешеләр булып чыкты: ястү намазы вакытында икесе дә намаз укыды. Танышып, сөйләшеп киттек. Минем хәлемне тыңлагач, бабай шундый киңәш бирде:

- Баш авыртуын бетерә торган ике чара бар. Беренчесе, рахман яфрагын парлыйсың да башыңа куеп, җылы шәл белән бәйлисең. Ә кышын кәбестә яфрагын файдаланасың. Икенчесе – каен урманы. Каеннар арасында йөрү искиткеч шифалы, бер дә булмаса, яшел ботакларын гына булса да яныңа куеп ят, ярдәме тими калмас.

Юлдашларым белән саубуллашып, шатланып өйгә кайттым. Кайттым да каеннарым янына йөгердем. Ай буе алар янында булдым, яшьлегем сукмакларын барладым. Озакламый чынлап да баш авыртуым бөтенләй бетте.

Тузанга күмелеп, далага әйләнә башлаган авылыма каян килгән каен урманы дисезме?

Мин мәктәп-интернат урамында туып–үскән кеше. Аның тирәсендә балачагымда бер агач та юк иде, шаулап утырган каеннар җирендә бәрәңге үстерә идек. мәктәп-интернат директоры Надир Умярович (җәннәттә урыны булсын) таләпчән җитәкче, укытучылар коллективы алдына мәктәп тирәсен яшелләндерү бурычын куйды. Балалар белән В.И.Ленинның 100 еллыгын каршылап, йөз яшь каен утырттык. Әлбәттә, җиңел булмады: әле кышкы туңы да кайтмаган җирдән каеннарны казып алу авыр эш иде. Шулай итеп, беренче каеннар буш аланны яшеллеккә күмде. Елдан-ел каеннар арта барды, аларны без «Ильич аллеясы» дип атадык.

Менә хәзер яшь каеннар зур урманга әйләнде, яше-карты шунда килеп ял итәләр, мәктәп-интернат хезмәткәрләренә мондый ядкәрь калдырганнары өчен рәхмәтләрен белдерәләр.

Еракларга таралышкан укучылар еш-еш кына, каеннарын сагынып, туган-үскән якларга кайта. Әле менә үткән җәйдә генә өемә кунаклар килеп керде. Берсе – минем укучым, хатынын, ике баласын җитәкләп, каеннарын күрсәтергә кайткан. Тиз тапты ул үз агачын, кочаклап алды, беренче мәхәббәтен дә шушы каен янында очраткан икән, үзенең хис-тойгылары турында дулкынланып сөйләде:

– Каенымны сагынам, мәктәпне, укытучыларны бик еш төшемдә күрәм. Бер дә аерылмас идем агачымнан, ул тагы да үскән, бөдрәләнгән, – дип, каенын кочаклап озак сөйләде.

Аннан соң чәй өстәле артында ул укытучыларын сагынып искә алды. Менә егерме укытучы төшкән фотосурәт.

– Алар безне укырга гына түгел, яшәргә дә өйрәттеләр. Апа, исегездәме, һәр класс төрле яшелчәләр үстерә иде: кишер, суган, кәбестә, бәрәңге, чәчәк һәм алмагачлар... Шулай итеп без бакчачылык эшенә өйрәндек.

Мин дә, сүзгә кушылып:

– Укучыларны хезмәт белән тәрбияләргә тырыштык, – дидем. – Ел саен 30-40 тонна бәрәңге, ашханә өчен ел буена җитәрлек җиләк-җимеш, яшелчә үстердек. Һәр класста 45-46 бала, күбесе малайлар, бала чактан ук милиция белән танышлар, вокзалларда кунып йөргән балаларның күңеленә миһербанлык орлыклары салу җиңел булмагандыр.

– Менә фотосурәтнең беренче рәтендә Блинов Исхак абый утырган. Аңа рәхмәтләремнең зурысы. Дачамны үзем матур итеп ремонтладым, абыем өйрәткән һөнәр тормышта кирәк булды, матур чәчәкләр, тәмле җимешләр үстерәм. – Ә менә Сөләйман абый Курамшин, Рәшит абый Хайруллин, алар безне тыйнак булырга, матурлыкны күрергә, киң күңелле кеше булырга өйрәттеләр. Өске рәттә Фәридә Хайрулловна, искиткеч кешелекле иде, ул еш кына безне тәмле ашлар белән сыйлады. Менә алтын куллы Сафа Абдуллин, ул электрика эшләренә өйрәтте, хәзер өемдә бу эшләрне үзем карыйм, ди укучым.

Егерме укытучыдан унысы инде фани дөньяны калдырып киттеләр...

Тагын бик күп сүзләр сөйләнде. Очрашуыбызның ахырында тагын каеннар янына бардык. Җимерелеп бара торган интернат бинасына карап, укучым миңа сорау тулы күзләрен төбәде. Мин гаепле кеше шикелле:

«Туган як» газетасы редакторы Рифат Фатыйхович район һәм өлкә башлыкларына төрле юллар тәкъдим итеп карады, тик аңларга теләүчеләр генә табылмады шул, – дип, моң-зарларымны тараттым.

Кайчандыр зур уңышлар биргән җирләрне хәзер чүп-чар баскан, кычытканнар кеше биеклек. Күпме кырлар буш ята, авыл өчен янып-көеп яшәгән әби-бабайларның пенсиясеннән җир салымы җыялар. Бәлки миллионнарга төшеп төзелгән ә хәзер җимерелеп баручы биналарның хакын кайтарасылары килә торгандыр?..

Әнә хастаханәгә бер әбине китерделәр. Ул, күз яшьләрен сөртә-сөртә, калтыранган куллары белән кәгазь чыгарды, җир салымын түләү сорала иде анда...

Равилә Османова,

укытучы-ветеран

Үз хәбәрчебез

ТӨРЛЕСЕННӘН

1өммәтне Сәйфулла-кади Башларов кебек күренекле галим тирәсендә берләштерүне, Дагестан мөфтиятендә эшебезнең дәвамын күрү безне сөендерә», – дип белдерде Дамир Мөхетдинов. – Безнең күренекле галимнәребез, Сәйфулла-кади Башларов кебек мәгърифәтчеләр турында киң җәмәгатьчелеккә сөйләр заман җитте. Алар үсеп килүче буынга үрнәк булып, шоу-бизнес «йолдызларын» һ.б. яшьләребезнең башыннан чыгарып атарга булышырга тиеш».

Үзенең чыгышында Дамир Мөхетдинов тормышның бар сфераларында Православиены кертүгә карата позицияләре өчен Дагестан Президенты Муха Алиев, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев эшенә югары бәя биреп, Россия мөфтиятләрен һәм бар мөселманнарны дәүләтнең дөньяви булуы өчен чыгыш ясарга чакырды. «Россия мөселманнарының куәте аларның бердәмлегендә һәм Сәйфулла-кади безнең гамәлләребез өчен юнәлеш күрсәтүче», – дип тәмамлады ул чыгышын.

Дагестан мөселманнары Диния нәзарәте Нижгар мөселманнары Диния нәзарәте аппараты рәисе Дамир Вәис улы Мөхетдиновка җәмгыятьне рухи-әхлакый сәламәтләндерүдәге актив катнашы һәм ислам буенча яшәүне пропагандалау өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Зилә Ахмадуллина


Күңелсез вакыйга

18 апрельдә җомга көнне Н. Новгород шәһәренең Ленин районында Ижевск урамында урнашкан гыйбадәт йортында бер төркем милиция хезмәткәрләре Нижгар меселманнарының, Диния нәзәрәтенең хокукларыларын боза. Җомга намазына килүчеләр, намазны башкарып кайту юлына чыкканда, мәчеттән чыгуның ике юлында да милиция хезмәткәрләрен, машиналар күреп атырап, хәтта куркынып та кала. Милиция хезмәткәрләре, бик тупас кыланып, намаз кылып чыгучыларны камерага төшереп, документларын тикшерә башладыйлар. Җинаять кодексында нигезсез тикшерү дип аталган бу гамәл намазга килгән дин кардәшләребез өчен бик көтелмәгән була. Аларның документларын гына тикшереп калмыйча, милиция хезмәткәрләре намаз уку йортын да тикшерәләр, һәм китапханәдән җыелган әдәбияттан башка, Закон хезмәткәрләре әлеге бинада хезмәт итүчеләрнең шәхси әйберләренә кадәр тикшерәләр. Моның белән генә тукталмыйча, алар финанс, хуҗалык, эшмәкәрлек, сату-алу эшчәнлеген тикшерүне дәвам итәләр. Ә тикшерүне бетергәч, Диния назәрәте әгъзасына узган тикшерүгә бернинди протоколның бирми, китеп баралар.

Бу турыда гыйбадәт йорты имамы Али хәзрәт Алиевтан сораштык.

– Милиция отряды намаз уку бүлмәсенә, җомга намазыннан таралышкан чакта килеп керүе көтелмәгән һәм бик күңелсез булды. Аларның үзләрен тотышын ничек тә аклап булмый. Намазга килгән кешеләр шиклеләр сыман үзләрен документларын күрсәтергә тиеш булдылар. Ярый олы яшьтә булган шәхесләргә аңлаеш белән карадылар. Камерага төшерергә безнең арадан беребезнең дә рөхсәт сораучы булмады. Намазга килүчеләребезне мыскыл итү генә җитмәгән, алар китапханәне, подвал бүлмәсендә булган китапларны, үз әйберләребезне рөхсәтсез тикшерүне дәвам иттеләр. Әлеге законны саклаучы кешеләрнең үзләрен шушылай тотарга нинди хаклары бар? Милиция хезмәткәрләренә ничек ышанып була бу хәлләрдән соң? – дип сөйләде хәзрәт исе китеп.

Диния назәрәте рәисе Үмәр хәзрәт Идрисов, бу санкцияләнмәгән тикшерү турында Ленин районы прокуратурасына гариза язды. Анда ул бу эшкә катнашы булган хезмәткәрләрне җаваплылыкка тартырга мөрәҗәгать итте. Бу искитәрлек күңелсез вакыйганың ничек тәмамланганы турында киләсе саннарда хәбәр итәрбез.

Рәзинә Янбаева


УЙЛАНЫРГА УРЫН БАР

Мәүлет ае бетү белән безнең якларга Түбән Новгород өлкәсенең Дини нәзарәтеннән Мөнир хәзрәт Бәюсов килде. Бу якларга килүенең максаты авыл мәчетләренең һәм имамнарның эшчәнлеге белән танышу һәм кирәк булган очракта аларга ярдәм итү иде. Аның белән бергәләп бөтен авылларда диярлек булып кайттык. Соңыннан күргәннәр турында фикер алыштык. Мөнир хәзрәт ел саен мәчетләрнең, муллаларның эшчәнлеге турында өлкә Дини нәзарәте каршында отчет бирә. Мәчетләр эшчәнлегендә уңай яклар белән беррәттән бик күп проблемаларның барлыгы да ачыкланды. Иң беренче чиратта газ һәм ут мәсьәләсе. Мәсәлән, Кече Рбишчада, Суыксу һәм тагын башка мәчетләрдә, газ нормасыннан күбрәк ягылса, штраф килә икән, аз ягылса да – штраф. Район прокуратураларының тикшерүе буенча берничә мәчет ябылган. Бу мәсәләне ничек чишәргә? Авыл мәчетләренең имамнары өлкәдә була торган очрашуларда эшләрендә килеп чыга торган авырлыклар турында Үмәр хәзрәткә хәбәр итүебезне сорыйлар иде. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән сүзләрен без менә җиткерәбез.

Безнең карамакта 41 мәчет. Бу изге йортлар берсеннән-берсе матурлар, бизәлешләре сокландыргыч, аларның зурлыклары бик килешле, манаралары ерактан ялтырап күренеп тора. Шундый гүзәллекне күргән арты халкыбызга мондый сүзләр әйтәсем килә: «Әй кардәшләр, мәчетләребез бик матур. Салдырган вакытта халкыбыз шат, бик күпләр матди ярдәм дә күрсәтә. Ә салынып беткәч, ни өчен халыкның күңеле суына, ни өчен мәчетләргә йөрми башлый?». Минем бу сорауга җавабым бар кебек. Кайбер очракта безнең халыкка имамы ошамый башлый, мәчетләрдә ыгы-зыгылар башлана. Изге йортта барган бу хәлләр халыкка охшамый, билгеле, әкрен генә мәчеттән тарала башлый. Үзебез сайлап куйган муллаларыбыздан гәеп эзләп, гайбәт сөйләргә тотынабыз. Кардәшләр, эш үзебездә. Дингә ышану сайлап куелган имамны хөрмәт итүдән башлана.

Ә кайбер авылларда бу эшне алып барырлык әзерлекле муллалар юк. Актук, Антяровка, Сафаҗайдагы 4 мәхәллә мәчетендә шундый хәл. Ә инде калганнарында имамнар бар, ләкин инде олы яшьтә, киләчәктә аларны алыштырырлык яшь кадрларыбыз юк.

Эшчәнлегебездә күңел сөенерлек хәлләр дә бар. Кече Рбишча авылыдагы өч мәчет тә халык белән шыгрым тулы, биш вакыт намаз укыла. Һәр мәчеттә 70-85 мөселман була. Актук, Кузьминка, Андреевка, Антяровка, Кызыл яр мәчетләрендә – җомга намазы, ә Анды, Андреевка, Татар Моклокасының беренче мәхәлләсендә, Ыргу, Пашат, Семочки мәчетләрендә 5 вакыт намаз укыла.

Хөрмәтле кардәшләрмә тагын әйтер сүзем бар. Яз башында күпләребез авылыбыз зиратлыкларын (каберләр өсте) чистарта. Бик сак эш итергә кирәк, кешеләрнең зур акчага төшеп сатып алган чардуан һәм ташларын җимертмәгез, мәетләрнең каберләрен таптамагыз. Истәлек итеп утыртылган картрак агачларны кисмичә генә арчырга кирәк. Үлгәннәрне рәнҗtтмик. Зиратлыкларны чиста тотыйк!

Марат хәзрәт СӘЛӘХЕТДИНОВ


Дини белемле булдык

3 майда Н. Новгородның Автозавод районында урнашкан «Тәүбә» мәчетендә «Ихсан» дини якшәмбе мәктәбе чыгарылыш кичәсе булып узды. Быел мәктәпне 16 кеше тәмамлады, алар арасында мәктәп яшендәгеләрдән алып пенсия яшендәге мөселман кардәшләребез дә бар. Дүрт ел дәвамында алар ислам дине нигезләрен, гарәпчә укырга һәм язарга өйрәнделәр. Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам тормышы, хәдисләре белән таныштылар. Менә инде чыгарылыш имтиханнары да артта калды, һәркемнең кулында «Ихсан» якшәмбе мәктәбен тәмамлау турында аттестат. Бәйрәмчә корылган табын артында «шәкертләр» уку еллары вакытында булган вакыйгаларны искә төшерделәр, мөгаллимнәргә дә рәхмәт сүзләре күп яңгырады. Күпчелек өчен уку тәмамлану шатлык кына түгел, юксыну да. Чөнки дүрт ел эчендә алар бер-берсе белән туганлашып бетәләр, укуга бәйрәмгә йөргән кебек йөриләр.

Шушы көннәрдә Дзержинск һәм Бор шәһәрләрендә дә якшәмбе мәктәпләре җәйге ялга ябылды. Дзержинскта мөселман хатын-кызлары өчен кием күргәзмәсе узды. 1- һәм 2 курс укучылары арасында сүрә уку конкурсы да кызык булды.

Ә Бор шәһәрендә быел 10 укучы якшәмбе мәктәбен тәмамлады. Алар барысы да бик канәгать: үзләре дә хәзер дин нигезләрен беләләр, якыннарын да өйрәтә алалар.

Ял башланса да, барча якшәмбе мәктәпләрдә киләсе уку елына гаризалар кабул ителә. Рәхим итегез!

Зилә Ахмадуллина


Исламлаштырудан курыкмыйм

20 апрельдә «Юпитер» Концертлар залында танылган телетапашырулар алып баручы Владимир Соловьевның «Кому на Руси жить хорошо?» дип аталган моно-спектакле булып узды. Владимир Рудольфович тамашачыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Лобачевский ис. дәүләт университеты студенты Тимур Шәрәфетдинов та күпчелек мөселманнарны кызыксындырган сорау бирде.

– Мин Шәрәфетдинов Тимур, 20 яшь, студент. Минем Сезгә ике соравым бар: мәктәп программасына «Православие мәдәнияте нигезләрен» кертү идеясына карашыгыз һәм Россияне исламлаштыру перспективасын күрәсезме?

– «Православие мәдәнияте нигезләрен» кертү идеясына карата мин бик каршы. 1917 елдагы революциядән соң безнең православныйлар попларны сәнәкләр белән чәнчеп үтерделәр, я бугазларына кайнап торган чуен койдылар. Ә бит бу вакыйгаларга берничә ел кала гына «Слово Божие» мәктәпләрдә мәҗбүри укытыла иде. Ә мәҗбүриләп христианлаштыру әле дини булу дигән сүз түгел.

– Икенче момент. Сез кайда булса да Казанда яисә Чечняда «Православие мәдәнияте нигезләрен» мәктәпләрдә укытуны ничек күз алдына китерәсез? Минечә, «Дини белем нигезләре» укыту дөресрәк булыр. Бу дәресләрдә балаларга бар диннәрнең нигезләрен аңлатырлар иде. Ә инде калганнарын якшәмбе мәктәпләрендә өйрәнергә була. Әгәр дә бала һәм аның ата-аналары православие дине нигезләрен өйрәнергә телиләр икән, мин алар өчен бик шат. Мондыйлар өчен якшәмбе мәктәбе системалары бар. Әгәр ислам динен өйрәнергә тели икән, моның өчен мәчетләр һәм мәдрәсәләр бар. Яһүдиләр өчен дә шулай ук. Мәктәпләр дөньяви булырга тиеш һәм төрле дин балалары арасында ызгышка юл куймаска тиеш. Ни өчендер үз диненә табына башлаган кеше явызрак була бара, киресенчә түгел. Ул шундук кылыч турында уйлый башлый, тынычлык турында түгел. Һәм Еванигелиены үзенә кирәкчә, үзенчә аңлата башлыйю

– Ә исламлаштыруга килгәндә, юк, мин исламлаштырудан курыкмыйм. Бары тик үз-үзеңне ихтирам итәргә кирәк дип саныйм. Ни өчен Корбан-бәйрәмдә үз йортың ишек алдында куй чалырга ярамасын? Яисә мәчет территориясендә. Ә менә инде 5 этажлы йорт ишек алдында куй чалсалар, милиция чакыртырга кирәк дип саныйм. Чөнки без башка дин кешеләре күбрәк яшәгән Мәскәүдә, Санкт-Петербургта яисә Архангельскта яшибез икән, монда инде без аңларга тиешбез: башкаларны ихтирам итәргә, аларның мәдәниятен хөрмәт итәргә кирәк. Һәм урындагы гореф-гадәтләрне бозу өчен җәза каралган. Әгәр дә мөселманнар үзләрен агрессив тоталар икән, аларга карата реакция дә шундый ук. Шуңа күрә дә Франциядә барган вакыйгаларны юләрлек дип саныйм. Болай барса, алар Франция мәдәниятенең нәрсә икәнен онытып та бетерерләр.

Менә шулай итеп танылган алып баручы күпләрне борчыган сорауларга конкрет һәм төгәл җавап бирде. Ә сез бу турыда ничек уйлыйсыз, хөрмәтле укучыларбыз?

Зилә Ахмадуллина

ӘДӘБИ СӘХИФӘ

9 май - Бөек Җиңү көне

Хөрмәтле укучыларыбыз, аеруча Бөек Ватан сугышының ачы язмышын, аннары күз яшьләре белән сугарылган шатлыклы Җиңү көнен татыган абый-апалар! Бүген сезнең игътибарга җирле шагыйрьләребезнең төрле елларда язылган иҗади хезмәтләрен тәкъдим итәбез. Кызганычка каршы, шушы авторларыбыз арасыннан укытучы-ветеран, сугышның кара кайгысын үзе татыган кадерле Сара апа Таһирова гасырлар чатында бу якты дөньяны ташлады. Түбәндәге шигырьләрне беррәттән аның якты истәлегенә дә багышлыйбыз.

Шатлык, хәбәр! Сөенче бирегез,

Сугыш беткән, шуны белегез!..

Бөек җиңү

Бигрәк матур безнең туган яклар,

Таулар, кырлар, инеш буйлары.

Туган якта күпме ир-егеткә,

Тормыш итү насыйп булмады.

Эшче куллар безгә бик кирәк, дип,

Тилмерсә дә иген кырлары.

Күпме егет, күпме яшь кызларның,

Яшьлекләрен сугыш орлады.

Обелисклар сүзсез генә сөйли,

Чит җирләрдә кемнәр ятканны.

Әниләре, бала һәм буй кызлар,

Озак көтте алар кайтканны.

Кайтканнары авыр хезмәт итте,

Яртлаш беткән иде авыллар.

Әлдә ярый каткан күңелләргә,

Дәрт бирүгә Бөек Җиңү бар!

Торгызырга шәһәр, авылларны,

Куелгандыр чиксез тырышлык.

Яшь гомерләр кабат киселмәсен,

Хөкем сөрсен җирдә тынычлык.

ТАРИХТА КАЛСЫН

Җир тетерәгән шартлаудан,

Калтыраган үскән һәр агач.

Күпме тормыш үз агышын бозган,

Фаҗигале сугыш башлангач.

Күпме гомер чәчәк вакытында,

Сугыш кырларында өзелгән.

Ул ирләрнең исемнәре хәзер

Һәйкәлләрдә ташка тезелгән.

Күпме ятим әтиләрсез үскән,

Тансык күреп икмәк телемен.

Беркайчан да ачылмаган инде,

Хатын-әниләрнең күңеле.

Бик әрнүле һәм күз яшьле шуңа,

Көтеп алган җиңү көннәре.

Кирәк түгел җиргә үлем-сугыш,

Күбрәк тыңлыйк бала көлгәнне.

Яшик җирдә тыныч тормыш корып,

Бөек Җиңү көнен кадерләп.

Сугыш бары тарихларда калсын, –

Һәммәбез дә безнең шул теләк.

Вафа Камалетдинов

АБЫЙ ХАТЫ

И, сеңелем, мине сагынасыңдыр,

Өзелеп карыйсыңдыр юлыма.

Киштәдәге матур китапларны

Аласыңдыр һәрчак кулыңа.

Варвар очкычлар очкан җирдә

Таш кала да тауга әйләнә,

Вәхши аяклары баскан илдә

Балага да үлем бәйләнә.

Мин еракта, сеңлем, еракта,

Җимерелгән таулар буенда.

Сугыш кырында булсам да,

Һич чыкмыйсың минем уемнан.

Син янасың, юкка борчыласың,

Һәрчак тирән уйга чумасың.

Язмышыбыз...

Ил язмышы хәл кылынганда

Нигә болай сорау куясың?..

Һич кирәксез сиңа фронт эше.

Буран уйный, юллар күмелә,

Мессершмитлар күзләп зенитканың

Торбалары гына күренә.

Син кайгырма!

Эшеңдә нык эшлә.

Кыш килгәч,

Мин кайтырмын, дошманны

Җиңгәч!

Сара Таһирова

ӘҢГӘМӘ

Ферма малын каравыллый

Якуб исемле абый.

Сердәш булала аңарга

Хәтта кечкенә сабый.

Бүген бәйрәм – Җиңү көне,

Мин аңар аек иптәш.

Сугыш турында сорашам,

Әңгәмә җае җиткәч.

– Мин әле малай идем,

Мылтык алган чагымда.

Бер тамчыны тәшкил иттем

Фашист баткан агымда.

Безнең теләк бер иде:

Чигенеп кол булмаска,

Җиребезнең тузанын да

Әсирлектә тотмаска.

Тимер «Тигр»га ташлангач

Бер шешә янгыч белән,

Ватанын шулай сөйгәнне

Кайчан соң дошман җиңгән?!

Менә, – ди ул, – кара, улым,

Тәнем җөйле, яралы…

Ватан җиңүче итте, – ди,

Синең кебек малайны.

Әнвәр Нәбиуллин

КАНГА СУСАГАН ХӘСИС

Тыныч илкәемә каршы

Гитлер сугыш башлады.

Арысландай егетләрне

Һәлак итеп ташлады.

Фрицлар безгә килделәр

«Тигр»ларга атланып.

«Катюшалар» тигрларын

Мәтәлдереп ташлады.

Безнең Кызыл байрагыбыз

Рейхстагка эленде.

Халкыбызның мәшһүр көче

Җир шарына беленде.

Хисапсыз гомер өзелде –

Шунсы өзә йөрәкне.

Барыбер дөмектерделәр бит

Гитлер дигән өрәкне.

Гитлер бугазы тутыккан,

Кеше канын салмагач.

Кан урынына агу йоткан,

Җиңәр көче калмагач.

Кызыллар Алманга кергәч,

Гитлер бункерга кача.

Хәсис җәһәр үзен-үзе

Агу кабып «йоклата».

Нуриям Закирова

ШАТЛЫК ХӘБӘРЕ

Тугызынчы май – Җиңү көнендә

Абыем кырда иде, чәчүдә.

Йөгерә киттем ерак басуга,

Шатландырыйм, диеп барсын да.

Сугыш тукталган! – дип кабатлыйм,

Кыр-далага шуны исбатлыйм.

Барып җиткәнемне тоймадым,

Ерактан ук кулым болгадым.

Шатлык, хәбәр! Сөенче бирегез,

Сугыш беткән, шуны белегез!

Фашистларны бүген җиңгәннәр,

Рейхстагка байрак элгәннәр!

Таң калдырды барысын бу хәбәр,

Йөзләрендә шатлык никадәр:

Әй, сеңелем, рәхмәт төшкере,

Безгә бик зур шатлык китердең!

Чәчләремнән сыйпап сөйделәр,

Кулга алып күккә чөйделәр.

Дулкынланды бала йөрәгем,

Куандыру иде теләгем.

Куанычның чиге булмады,

Яшьләр көлде, картлар елады.

Сабан тургайлары сайрады,

Май кояшы якты елмайды.

Кайтыйм инде, – дидем абыйга,

Йөгерә киттем кире авылга.

Бер йөгерәм, тагы бер атлыйм,

«Сугыш бетте!» – диеп кабатлыйм.

Арганымны һич тә белмәдем,

Мәктәпкә дип тизрәк юнәлдем.

Саф-саф тезелеште балалар,

Безгә кушылдылар олылар.

Тезелеп чыктык олы урамга,

Байрак җилфердәде кулларда.

Урам халык белән туп-тулы,

Җырлар җырлап киттек туп-туры.

Туктап-туктап биеп алалар,

Бии олылар, бии балалар.

Кайсы бии, кайсы кул чаба,

Зур шатлыктан күздән яшь ага.

Йөрәкләрдән ургылды ялкын,

Үксеп елый япь-яшь тол хатын,

Әткәсезлек – ятим балалар,

Улларын югалткан аналар...

Авыл уртасында мәйданда

Төн буена барды тантана.

Кемдер тальян гармун суздырды,

Кем биеде, кем җыр сыздырды.

Ай да нурын чәчте яктырак,

Йолдызлар да янды ялтырап.

Таң сызылып атты нурланып,

Кояш чыкты тыныч елмаеп!

Ярты гасыр инде үтсә дә,

Чәчкә инде бәсләр төшсә дә,

Шул мизгелләр әлдә исемдә,

Онытылмас алар берсе дә.

Зәкия

Хабибуллина

Яңа орган

Кирәкле хезмәт

Агымдагы елның 28 гыйнварында Кызыл Октябрь районында яңа орган барлыкка килде – муниципаль янгын саклау службасы. Аны 142-че янгын частенең элеккеге начальнигы, эчке эшләр службасы подполковнигы М.М. Җаббаров җитәкли.

– Безнең штатта 43 кеше хезмәт итә. Алдан каралган программа буенча, районда булган 14 администрациянең 10-сында янгын командалары булдырырга тиешлебез. Бүгенгесе көнгә урыннарда 7 шундый пункт оештыра алдык. Якын киләчәктә, Алла боерса, безнең янгынчылар командалары Сарга (Михайловка), Александрово һәм Суыксу администрацияләре каршында да барлыкка киләчәк.

Билгеләп үтәргә кирәк, урыннарда шундый янгын командалары оештыру үзенең уңай нәтиҗәләрен дә бирә башлады инде. Мәсәлән, күптән түгел Яндавишчада зур янгын купкан иде. Дөрес, йортны урындагы янгынчыларыбыз саклап кала алмадылар, ләкин хуҗалык каралтыларын, күрше-күләнне зур фаҗигадан коткардылар.

Шушы форсаттан файдаланып, Яндавишча авылы администрациясе башлыгы Рафаил Ильясовның безгә күрсәткән ярдәмен ассызыклап үтәр идем. Ул беренчеләрдән булып үзендә янгын пункты булдыру турында чаң суга башлады. Төзек янгын сүндерү машинасы кайгырту белән, Рафаил искесеннән дә баш тартмады. Анысы, ут сүндерүгә яраклаштырылган техника берәмлеге генә булса да, кирәк вакытта бик тә ярап куя. Урында штат тупларга да ул булышты. Эш башында шундый җаваплы яшь егетләребез күбрәк булса иде.

Шулай ук коры үләнне яндыру сәбәпле, халыкка зур куркыныч янаган ялкынны вакытында туктату очраклары Чүмбәли, Мәдәнә, Рбишча авылларында булгалады. Андагы авыл башлыкларына да рәхмәтле мин. Әгәр урыннарда янгынчылар командалары булмаса, район үзәгеннән ут белән көрәшүчеләр килеп җиткәнче, ялкын, һичшиксез, бу авылларга үтеп керәчәк иде. Исегездәдер, узган елларда яз башы белән, коры үләннәргә ут төртү сәбәпле, безнең бер авылда 5 йортны янгын юк итте. Чөнки җирле колхозлар таркалып бетүгә, урыннарда янгын командалары да, хәтта янгын машиналары да юкка чыкты. Менә шушы җитешсезлекләрне кабат тулыландыру максатыннан чыгып, безнең служба барлыкка килде дә, – дип сөйләде Мерхатыйп улы Мөнир Җаббаров.

Олег Әндәрҗан язып алды.

Сүз уңаеннан.

Аллага шөкер, Совет заманында булган яхшы нәрсәләр кире әйләнеп кайтарыла башлады кебек. Тик нинди кыйммәтлек белән? Ничәмә еллар безне Советлар заманын торгынлык вакыты булган дип күндермәкче булалар. Ә мин, киресенчә, яшь демократлар, дөресрәге, гади халыкны, аеруча авыл кешесен, крестьянны дөмектерүче бюрократлар властька килеп, аларның үзгәртеп кору елларын торгынлык вакыты дип әйтер идем.

Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!