На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
:: Газета ''Мишар дуньясы'' №4(13) (февраль) 2008

 

Мишәр дөньясы , № 5 (14) (март 2008 г.)
Нижгар татарлары газетасы

Соңгы елларда илебез нинди генә үзгәрешләр кичермәде. Борынгы кытайлар кемне булса каргасалар, иң зур каргышларның берсендә «Сиңа зур үзгәрешләр чорында яшәргә насыйп булсын», – дип теләгәннәр. Без инде Россия халкы, каргышкамы дучар булдык яки бу безнең өчен язмыш, тәкъдирме инде, шулай да үзгәрешләрдән башыбыз чыкмый. Бездә сайлаулар гына да һәр ел булып тора. Урындагы сайлаулар, өлкә Законнар чыгару җыелышына сайлаулар, Дәүләт Думасына сайлаулар һәм, ниһаять, быел иң мөһим сайлау, ул да булса Дәүләт башлыгын (хәзерге вакытта аңа Президент дип әйтәләр) сайлау.

2 мартта хәлиткеч көн, ягъни, Президент сайлау көне. Күп төрле сайлауларны башларыннан кичергән Россия гражданнары арасында, әлбәттә, бу чаралардан туеп беткәннәр дә бардыр. «Бәлки, бу сайлауларга барырга да кирәкмидер», – дигән сүзләр дә ишетелә башлады. Җор телле халык арасында: «Иң әһәмиятлесе тавыш бирү түгел, бирелгән тавышларны дөрес итеп санау», – дигән әйтем йөри.

Сайлаулардан арып беткән булсак та, минем фикерем буенча, бу сайлау-ларны һич тә калдырырга ярамый. Ниндидер бер акыл иясенең әйткән сүзләрен  исегезгә төшерәсем килә: «Дошманыңнан курыкма, иң начары – ул сине үтерә ала. Дустыңнан курыкма: иң начары – ул сиңа хыянәт итә ала. Битараф кешедән курык: шундыйларның барча нәрсәгә битараф булулары, аларның дәшми-тынмый барчасына риза булулары аркасында җир йөзендә иң пычрак җинаятьләр, иң мәкерле хыянәтләр пәйда була». Бүгенге барча үзгәрешләргә, сайлауларга: «Бу минем эшем түгел», – дип, кул кушырып, битараф булып утырсак, әлбәттә, кытайлар әйтмешли, бөтен гомеребез буе каргышта, ягъни зур үзгәрешләр чорында яшәргә мәҗбүр булырбыз.

Гаяз Закиров, Региональ

милли-мәдәни мөхтәрият

советы рәисе

Ирләр бәйрәменә, янәсе Ватанны яклаучылар көненә туры китереп, кем турында нинди формада язарбыз, дип редакция коллективы һәм редколлегия әгъзалары белән киңәш-табыш тотканда, күпчелек фикерләребез соңгы санда газетабыз хакында чыгыш ясаган Г.С. Әббәсовка тукталды. Аны тәкъдим итүчеләр үз фикерләрен аның туган авылы Семочкида, гомумән, Кызыл Октябрь районында дәрәҗәле урын тотуы белән расладылар. Гаилә елы башлану уңаеннан да Әббәсовлар гаиләсе моңа лаек, дип табылды.  2

Кыска хәбәрләр

Мәдәниятне – милли проектка

Күптән түгел Сергачка Дәүләт Думасы депутаты О. В. Носкова килеп район мәдәният хезмәткәрләре белән күреште. Очрашу барышында чыгыш ясаучы бер сергачлы ханым Мөтеравыл мәктәбе укучысы Динар Идрисовның искиткеч талантлы икәнлеген ассызыклап үтте. Бу яшь милләттәш егетебез оста баянда уйный, бик үзенчәлекле тавыш белән җырлый да икән. Янәсе, шундый таланталарга ярдәм итү юлларын табасы иде. Ә очрашуның төп максаты – урыннарда мәдәниятебезнең торышы белән якыннан танышып, «Авыл хуҗалыгы», «Сәламәтлек», «Мәгариф» кебек милли проектлар рәтенә «Мәдәният»не кертүне дә тәкъдим итү. Бу инициатива белән РФ Дәүләт Думасындагы өлкә депутатларыбыз Дмитрий Медведевка чыкмакчылар.

Күңелле сәфәр

Камка урта мәктәбе директоры Р. О. Абубякиров белән кыска әңгәмәбездән түбәндәгеләрне белдек. Беренчедән, өлкән класс укчылары Н. Новгород татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килгән «Шатлык» клубы тәкъдим иткән Казан яшьләр театры артистлары концертын һәм «Йосыф – Зөләйха» спектаклен чын күңелдән кабул иткәннәр. Рафаэль Османович әйтүенчә, бу мәдәни «сәфәрдән» балалар бик шат, күңелле тәэсирләр алып кайтканнар.

Икенчедән, 23 февральдә Марс Мангушев истәлегенә уздырыла торган традицион ярышлар бу юлы, районда карантин булу сәбәпле, мартка күчерелә.

Соңгысы, чаңгы буенча Сергач районы чемпионатында камкалылар актив катнашканнар. Аеруча    57 яшьлек Камил Каюмович Мавлихановның чыгышы барчасын шаккатырган – бишенче булып финишка килгән.

Альбина Җаббарова

үз хәбәрчебез

БУ САНДА:

Авылга гашыйклар        2

         

 

Тәкъвалык Аллаh Тәгаләдән, әдәплелек - ата-анадан  4

 

Мишәрләр  5

 

Уңган-булган Сафаҗай кызы  6

Хәтер көне       7

ГАИЛӘ ЕЛЫ

 Авылга гашыйклар

2008 ел – Россиядә «Гаилә елы» дип игълан ителде. Дәүләтебезнең игътибары да яшь гаиләләргә артты. Милли проектларыбыз тормышка ашырыла килә. Алар буенча яшь гаиләләр үз йортларын төзетер өчен  ташламалы кредитлар, түләүсез субсидияләр ала алалар. Шулай булса да авылда калучы яшь гаиләләр саны аз. Күбесе гаиләләр җиңеллек эзләп шәһәргә ашкыналар. Ә менә Кочко Пожарда яшәүче Руслан белән Әнисә Азизбаевлар үзләренең язмышларын авыл белән бәйлиләр.

Гаилә башы Руслан гади крестьян гаиләсендә, Зиннәтулла белән Гөлсирәнең беренче балалары булып, 1983 елны туа. Яшьтән ук эш сөючән, кайгыртучан, йорт җанлы булып үсә. Әти-әнисе терлекчелек фермасында эшләгәнлектән, аларга гел булышып йөри. Шунда инде Руслан сыер, бозаулар белән кызыксынып китә, аларга игътибары арта бара. Ул, мәктәпне тәмамлагач, Работки  аграр колледжының ветеринар факультетына укырга керә. Укуы Русланның әйбәт бара, бигрәк тә практика вакытында үзенең белемен күрсәтә.

Студент еллары иң яхшы, иң матур, мәңгегә хәтердә кала торган вакыт бит ул. Русланга уку еллары икеләтә истә калырлык, чөнки ул студент елларында үзенең сөйгән ярын, тормыш иптәшен очрата. Алар бер-берсен бер күрүдә яратышалар. Анна Рәшит кызы шул ук ветеринар факультетта укый була. Укып бетергәч яшьләр өйләнешәләр. 2003 елның 2 августында, никах укытып, туй ясыйлар. Яшь киленнең исеме паспорт буенча Анна булса, мөселман дине буенча аңа Әнисә диеп  никах укыйлар. Шуннан алып аңа шул исем белән эндәшәләр дә инде.

Яшь гаилә беренче вакытта Русланның әти-әниләре белән бер йортта тора башлый. Үз һөнәрләре буенча колхозга эшкә урнашалар.

Бәхетле көннәренең берсе – балалары туу көне. Азизбаевлар гаиләсен шатландырып, нәсел дәвамы булып, дөньяга малай аваз сала. Аңа, бергә киңәшеп, Ринат исеме кушалар.

Тормыш мәшәкатьләре арта бара, шуның өстенә Азизбаевлар үзләренә йорт сатып алырга ниятләнәләр. Колхоз хезмәт хакына гына йорт сатып алып булмый бит, шуның өчен аларга банктан зур процентлы кредит алырга туры килә. 2004 елда дәүләтебезнең милли проектлары, ташламалы кредитлар бирүе юк иде бит әле.

Өй сатып алгач, бөтен мәшәкатьләр үз кулларына кала. Ай узган саен кредит түләргә кирәк, процентлар үсә, ә колхоз хезмәт хакын тоткарлый. Нихәл итәргә?

– Рәхмәт әти-әнигә, күр-шеләргә, мәчеткә – хәлне аңлап авыр чакта булыштылар, – ди гаилә башлыгы.

Тормыш салмак кына уңайлана башлый. Мал-туар карап, колхозда эшләп көн тибәрәләр яшь Азизбаевлар. Гаилә зурая бара, Руслан белән Әнисәнең кыз- чыклары туа. Балалары – Диана белән Ринат аларның тормыш яме булып, аларга көч биреп торалар.

Дәүләтебез шәхси хуҗалык-ларга (ЛПХ) ташламалы кредитлар бирә башлый. Руслан шундый кредит алып,  мал-туар үстереп, аны сатып беренче кредиты белән санаша.

– Бөтен авырлыкларда ышанычым – ирем. Руслан һәрчак миңа булышып тора. Мин аның белән горурланам, Ходаема шундый кеше белән торырга насыйп иткән өчен мең-мең рәхмәтле. Без икебез дә авылны яратабыз, шуңа күрә авылга бәйле булган ветеринар  һөнәрен сайладык та. Көнме-төнме, безгә, туарлары сырхау сәбәпле, ярдәм сорап килгән кешеләрне кире кайтарып җибәрмибез, булышырга тырышабыз, – дип сөенде Әнисә.

Авылдашлары да, хәтта күрше Шөбиле халкы да Азизбаевларга ветеринар ярдәм өчен бик рәхмәтле. Руслан Шөбиле колхозында да ветврач булып эшләде бит.

Азизбаевлардан  чыгып  барганда, абзарда өрә-өрә йөргән алтын-су төстәге эткә күзем төште. «Каян мондый матур этне алдыгыз?» – дигән сорауга бик кызыклы җавап ишеттем.

– Җәй җитү белән сыер көтүләрен кыр каралтыларына чыгарган вакыт. Шунда эшкә барганда,  салам өеме янында шыңшып торган эт балаларын күреп алдым. Яннарына килеп карасам,  кискыслар уйнап яталар – дүртесе кара төстә, ә берсе – сап-сары. Сары кискысның хәлсез икәнлеген сизеп алдым, хәтта муены да ни сәбәптәндер чәйнәлгән, канлы иде. Мин бу алтын-су төстәге кискысны үземә алдым һәм аны дәваларга керештем: кашыклап сөт эчердем, төрле компресслар ясадым. Яшь балалар сыман аны карадым, – ди Әнисә.

Шулай итеп, тора бара сырхау кискыс чыныккан эткә әверелә. Хәзер сокланып карап туймаслык алтын-су төстәге эт, хуҗаларына рәхмәт әйткән кебек, яннарында, салмак кына уйнап, йөгерә йөри...

Наил Хәсәнов

Фотода:

Азизбаевлар гаиләсе

Хәерле сәгатьтә булсын!

Кызыл Октябрь районында гаилә институтын ныгыту максаты белән Гаилә елында түбәндәге чаралар каралган. Мәсәлән, агымдагы айда Гаилә елын районда тантаналы ачу оештырылырга тиешле. Ә бу елны дөньяга килгән һәр балага туу таныклыгы һәм махсус бүләкләр тапшыруны шулай ук тантаналы рәвештә башкарасы турында положение кабул ителгән. Ай саен «Тормыш агачы» клубының утырышларын, «Гаилә – һәр башлангычның башы» дигән әдәби гаилә бәйрәмнәрен уздыру да планга кертелгән.

Март аенда район үзәк хастаханәсе «2007 елда К.Октябрь районында балаларның сәламәтлеге турында» дигән аналитик белешмә әзерләр, ә апрельда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, «Гаилә – хезмәтчел җәмгыятьнең ячейкасы» исемле темага түгәрәк өстәл үткәрер. Майда халыкны социаль яклау идарәсе, мәдәният бүлеге, мәгариф комитеты күпбалалы гаиләләр арасында «Алло, без талантлар эзлибез» дигән музыкаль конкурс оештырырлар.

Июнь-август айларында мәгариф комитеты, халыкны социаль яклау идарәсе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге өчен балаларны лагерьларга һәм санаторийларга юлламалар белән тәэмин итү бер мөһим чара булып тора.

Август аенда шулай ук «Әти, әни, мин – спортчы гаилә» ярышы оештыру, беренче класска баручы балаларга материаль ярдәм күрсәтү каралган.

Болары әле район буенча кабул ителгән тулы программаның кайбер чаралары гына. Хәерле сәгатьтә генә булсын иде!

Альбина Жаббарова,

үз хәбәрчебез

Бер җөмлә белән              

ЯҢА МОЧАЛИ, САФАҖАЙ, ЗУР РБИШЧА урта мәктәпләре укучылары Фәрит Низаметдинов (9 кл), Галия Вахитова (10 кл), Эльвира Сөләйманова (11 кл) татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасында җиңеп чыктылар.

КЫЗЫЛ ОКТЯБРЬ районында узган елны 97 бала дөньяга килгән, 250 кеше вафат булган.

ЗУР РБИШЧА урта мәктәбендә Н.Новгород югары уку йортларында белем алучы чит ил студентлары география, тарих һәм физкультура буенча ачык дәресләр бирделәр.

КУЙСУЫнда, «Овечий Овраг» СПКасы банкрот булу сәбәпле, «Овечий Овраг»  исемле ООО оештырып, җирле авыл хуҗалыгын баткаклыктан чыгармакчы булалар.

СЕМОЧКИ урта мәктәбе базасында Кызыл Октябрь мәктәпләре укучыларының чаңгы буенча район чемпионаты булып үтте.

ЯНДАВИШЧА авылы администрациясе башлыгы Рафаэль Ильясов әйтүенчә, Өчкүлдә һәм Яндавишчада яшәүче аз керемле гаиләләрне, аларга газлаштыру өлкәсендә ярдәм итү йөзеннән, карандашка алганнар: социаль яклау линиясе буенча һәр мохтаҗ гаиләгә бу эшләргә 15 мең сумга кадәр ярдәм каралган икән.

УРАЗАВЫЛда хоккей мәйданчыгы булдыруын булдырдылар, ә менә анда боз булдыру – зур проблемага әверелде кебек: кыш чыкканчы анда тимераякта шуу зур сорау тудыра.

ӨЧКҮЛдә, медик хезмәткәр булмау сәбәпле, медпункт эшләми ята.

КАРГА төп мәктәбе директоры итеп Надия Ринат кызы Аймалетдинова билгеләнде.

ПИЛНӘ районы администрациясе, 2007 елда һәр сыердан 4, 5, 6 мең килограмм сөт сауган савымчыларны (43 кеше) җыеп, аларны Хөрмәт грамоталары һәм акчалата премия белән билгеләде, ә 6 мең чикне бары тик Шамил Нуриманов җитәкчелек иткән Киров СПКсыннан өч савымчы гына узган.

СПАС районыннан Сафаҗайда татар-мишәр көрәше буенча Р.К.Аббясов истәлегенә үткән районара турнирда 21 яшь көрәшче катнашты, шулар арасыннан иң яхшылары дип Татар Моклокасыннан И.Арибҗанов, А.Измайлов, Р.Иксанов, Тукайдан – Р.Арифуллин, Р.Ганеев, М.Мостафин, Бозлаудан – Н.Хамзин табылды.

ШӨБИЛЕдән бер төркем, газлаштыруга артык тоткан акчаларын кире кайтаруны һәм бүтән кайбер борчыган мәсьәләләрен хәл итүне сорап, тагын Сергач үзәгенә өч көн рәттән пикетка чыкты.

КОЧКО-ПОЖАР администрациясе башлыгы Хайдәр Фәхретдинов хәбәр иткәнчә, быел яшәү уңайлыкларын яхшыртуга тагын өч авылдашы хөкүмәттән түләүсез ярдәм алырга тиешле: Н.Абдрахманов белән Н.Гаязетдиновлардан тыш, мәрхәмәтсез янгын йорт-җирсез калдырган М.Бедретдинов гаиләсе дә бу махсус программага кертелгән.

ПЕЧӘ администрациясе башлыгы Үмәр ага Люкманов белдергәнчә, шушы көннәрдә генә Мәскәү астында хәрби бурычын үтәүче Ринат Шамил улы Билялов туган авылында ял итеп кайткан: сержант, взвод командиры урынбасары сүзләреннән күренгәнчә, бу яшь белгеч, ел азагында исән-сау туган җирләренә кайтып, киләчәген авыл белән бәйләмәкче була икән.

ТАТАР МОКЛОКАСЫ администрациясендә утырган халыкны социаль яклау үзәк комплексының бүлек мөдире Наилә Кинзябаеваның сүзләреннән аңлаганыбызча, аның кул астында 15 социаль хезмәткәр 60 ялгызак картка ярдәм күрсәтә.

Олег Хөсәинов әзерләде

САН КУНАГЫ

Милиция начальнигы,

команда капитаны

Кадерле укучыларыбыз, бүген бездә кунакта Кызыл Октябрь районының эчке эшләр бүлеге начальнигы, милиция подполковнигы, Семочки авылы хоккей командасы капитаны Г.С. Әббәсов. Гаяр Сәмиуллович узган санда гына газетабызга карата үзенең уй-фикерләрен белдергән иде һәм, шушы форсаттан файдаланып, без аңардан «Мишәр дөньясы»ның чираттагы «Сан кунагы» булуын да үтендек. Менә ул үзенең ризалыгын бирде һәм аның белән аралашуыбызны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

– Гаяр Сәмиуллович, узган елның 10 ноябрендә безнең Россия милициясе 90-еллыгын билгеләп үтте. Бу түгәрәк датаны Кызыл Октябрь районының эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре нинди нәтиҗәләр белән каршыладылар?

– Саннарга мөрәҗәгать иткән очракта, алар районда җинаятьчелек кимүгә баруны раслыйлар. Мәсәлән, 2006 елда 81 җинаятьчелек кылынган булса, 2007 елда бу күрсәткеч 44 тигез иде. Урлау да азайды. 2006 елда бу өлкәдә 45 җинаятьчелек теркәлгән булса, узган елны – 31.

Ә бит заманында бездә терлек урлау коточкыч әйләнеш алган иде. 1995 елны мисалга китерик. Теркәлгән 213 җинаятьчелекнең 105е терлек урлау булды. Шушы урлаулар нәтиҗәсендә 235 баш мал-туар юкка чыкты диярлек. Бу өлкәдә 7 җинаятьне фаш итү нәтиҗәсендә бары тик 9 баш терлекнең генә кая киткәне ачыкланды. Ул чакта мин опер группада өлкән лейтенант званиясендә хезмәт итә идем. Шушы җинаятьләр белән шөгыльләнүчеләрнең хәтта эзләренә дә төшкән идек инде, ләкин, кайбер сәбәпләр нәтиҗәсендә, без ул эшебезне, ышанычлы дәлилләр булмау сәбәпле, имеш, ахырынача җиткерә алмадык...

– Аеруча елның кайсы фасылында һәм кайдан күбрәк терлек югалды соң?

– Урлауларның күбрәге көз айларына туры килә иде. Җиде урлауда Чернухада 58 баш мөгезле эре терлек югалды. Семочкидан ул елны  20 баш, Яндавишчадан – 19, шул исәптә 3 ат, Можарка белән Кечастан - 15әр, Атяравылдан – 13 туар урладылар. Искитмәле хәл, әмма факт – беренче хуҗалыктан караклар бер урлауда берчә 25 баш мөгезле эре терлек төяп алып киткәннәр иде...

Гомумән алганда, узган ел күрсәткечләребезне ярыйсы дип бәяләр идем. Бигрәк яшүсмерләр арасында җинаятьчелекнең кимүе куандыра. Узган елда андый очрак берәү генә булса, 2006 елда бөтенләй юк иде. Күз генә төшә күрмәсен бу категориядәге яшьләребезгә.

– Белгәнемчә, 2007 елда үзегезнең инициативагыз белән һәр пәнҗешәмбе авылларга чыгып халык белән очраша идегез. Нәтиҗәләре ничегрәк булды?

– Әлбәттә, һәр эшнең нәтиҗәсе бар. Күбрәк минем белән ачыктан-ачык сөйләшергә авылларда хатын-кыз җыела иде. Авылы башканың – кавеме башка, дисәләр дә, бүген һәр җирдә бер үк проблема ята. Хатын-кызларга тынгы бирмәгәннәреннән - авылларда ир-атларның эчкечелеккә бирелүен һәм соңгы елларда хуҗасыз этләрнең артып китүен билгеләр идем. Хәзер бит урыннарда самагон куып маташмыйлар, көнкүреш нужаларына каралган спиртка су кушалар да, авылдашларына рәхәтләнеп саталар. Ә соңгылары, мескеннәр, яраксыз эчемлекне түбән хакка алып үз сәламәтлекләренә зур зыян салачакларын уйламыйлар да, күрәсең? Бу кәсеп белән «бизнес» кылучыларны тугры юлга чыгарырга, җаваплылыкка тартырга омтылганыбыз бар, ләкин алар, административ штрафлар кесәләренә шактый сугардый булмаганлыктан, һаман авылдашларын җәзалауны дәвам итәләр. Андыйларны тамырдан корытыр өчен, безгә шушы авылда яшәүчеләрнең ярдәме кирәк. Ә алар, кызганычка каршы,  бу ярдәмнән баш тарталар.

Кыргый җәнлекләргә әверелә башлаган этләргә килгәндә, бу мәсьәлә дә катлаулы. Чөнки районда этләрне тоту положениясе юк. Бу – әлеге проблемада милиция өчен хокукый база булдырылмаганны аңлата.

– Гаяр Сәмиуллович, әйдә, профессиональ эшчәнлегегездән тайпылып, бераз үзегез, гаиләгез турында сөйләсәгез иде? Ни әйтсәң дә, Гаилә елыннан атлыйбыз бит.

– Әнием, Садия Рәшит кызы, гомере буе «пошатовский хозмагта» эшләде. Үзе йөк ташучы да, үзе сатучы да иде. Аллага шөкер, безгә дә, биш балага, дөрес тәрбия бирергә вакыт тапкан. Бүген инде оныклары аның сүзеннән чыкмыйлар, үгет-нәсыйхатьләрен аклый киләләр.

Әтием, Сәмиулла Әббәс улы, урыны җәннәттә булсын, безнең һәрберебезгә олы тормыш юлына чыгарга, аннары нык итеп аякка басарга булышты. Баштан ул, Лукоян педучилищесын тәмамлап, укытучы булып хезмәт итте. Аннары, сәламәтлеге какшау сәбәпле, колхозга экономист булып күчте. Ә хезмәт юлының соңгы 20 елын азат ителгән партоешма сәркәтибе булып торды. Миңа башка йорт куеп чыгарга нәкъ аның ярдәме зурдан тиде. Әти бит безнең «алтын куллы» иде. Ходайга шөкер, үзе белгәннәрен безгә дә өйрәтеп калдыра алды. Рәхмәт үзенә. Өйдә, өй тирәсендәге каралтыларда остазлык итү – минем яраткан шөгелем.

Мавыгулар дисең. Бик теләп умартачылык белән мәж киләм. Бүген 12 оям бар. Вакытым булганда, балык тоту, ауга чыгу миңа зур канәгатьлек бирә. Җәй айларында гаиләм белән су коенырга, балык тотарга еш йөрибез. Бик теләп хоккей сугам, хәтта яшем 45кә җитсә дә. Ә заманында футбол да уйнадым, чаңгыда да яхшы йөри идем. Мактана дип уйламагыз, әмма районда җиңеп чыгып, өлкә ярышларында да катнашканым булды.

8 класс укучысы буларак, минем ир-атлардан гына торырга тиешле колхоз командасы өчен 10 километрга узышканым бар. Шул ук елны хоккей буенча да олылар командасы өчен чыгыш ясый башладым. Хәзер минем кебек үк улым Айдар да безнең белән бергә хоккей уйный инде.

Ә беренче тапкыр рәсми уенга тимераякта бозга теге гасырның 1975 елында,  5 класста чыктым. «Золотая шайба» турнирына безгә Яндавишча командасы килгән иде. Кунак яшьтәшләрне, бүгенгедәй исемдә, 9:2 исәбе белән оттык.

Шушы уңайдан, мәрхүм Вафа абый Сафинны җылы сүзләр белән искә алыр идем. Узган гасырның 60 нчы елларында Семочкида спорт хәрәкәтен җанландыручы, аннары аны җәелдерүче ул булды. Дөрес, өстенлекне чаңгыга бирә иде. Ләкин, тулаем алганда, Семочкига спорт якынча нәкъ шул елларны тулы куәт белән үтеп керә, минемчә, һәм бүгенгәчә яши бирә ул. Тикмәгә генә түгелдер бит, менә февраль аенда гына район укучылары арасында чаңгычылар ярышы Семочкида үтте. Чөнки бездә Вафа абыйның эшен уңышлы дәвам иттерүче булып  Наил Аймалетдинов тора. Алай гына да түгел, спорт җанлы авылдашларым да бар әле. Мәсәлән, мәрхүм туганым Нуршат белән Равил Садеков бер дигән хоккей мәйданчыгы авылга бүләк иттеләр. Инде өченче ел яшьләр шунда хоккейга тартыла, кичкырын хатын-кызларның да биредә балалары белән тимераякка басканнарын күрергә мөмкин.

Мәдәни учагыбыз булган клубның эшен дә яшьләрне кыңгыр юлдан саклап калуда уңай бәяләр идем. Рәмис Хайруллин ничек безнең хоккей капкасында уңышлы тора, шулай ук мәдәният йорты директоры буларак та яхшы яктан гына ачты үзен.

– Мавыгуларга бирелеп, тәмам сораудан читкә киттек түгелме соң? Үзегезнең гаиләгез хакында да бераз әйтеп үтегез инде?

– Аллага шөкер, тормыш иптәшем Рәйсә Зиннур кызы белән өч бала тәрбиялибез. Улыбыз Айдар, әйткәнемчә, 8 класс укучысы, кызыбыз Йолдыз 4 класста укый, ә төпчегебез Җәмиләгә әле өч яшь кенә.

Рәйсә үзе Рбишчадан булса да, 15 ел эчендә минем туган Семочкины үз итте инде. Балаларыбызны мөселман традицияләренә, ислам диненә таянып тәрбияләргә тырышабыз. Айдар җәй айларында мәчетебездә оештырылган дини укуларга бик теләп йөри. Алла боерса, кызларыбыз да шәригать кануннарыбызны ят итмәсләр. Үзебез дә дини бәйрәмнәребезне хөрмәтләп каршылыйбыз, кадерләп уздырабыз.

– Гаяр Сәмиуллович, телебез, динебез, йолаларыбыз, ахыр чиктә, авылларыбызда яшьләрнең калмавы хакында ни әйтерсез?

– Татар гаиләләренә генә хас булган традицияләрне онытмас өчен, әйе, авылларны саклап каласы иде. Динебез, телебез, гореф-гадәтләребез, мәдәниятебез, йолаларыбыз тамырлары авылларда бит. Авыллар юкка чыгу белән, татарлыгыбызны югалту куркынычы да туа түгелме соң? Моны булдырмас өчен, авыл хуҗалыгына икенче сулыш өрергә кирәк. Ә моны бары тик хөкүмәт кенә эшли ала. Шуңа күрә, югары түрәләргә бу хакта зур минбәрләрдән сөйләп кенә тормаска, ә урыннарга төшеп, кичектерми конкрет чаралар күрергә кирәк дип исәплим. Колхозлар бетте икән, димәк, авылда эш урыннары да бетә. Эше булмагач, акчасы да булмый инде аның. Яшь гаиләләргә нишләргә? Ыруг нәселне дәвам иттерүче балаларын ким-хур итмәс өчен, алар зур шәһәрләргә акча эшләргә китәргә мәҗбүр булалар да инде. Ә анда зур акчага табынгач, авылга кайту түгел, тизрәк нарасыйларын да үз яннарына алу ягын кайгырталар. Шул рәвешле, мәктәптә укучылар саны тагы да кими төшә. Мәктәп ябылды икән, димәк, авылның тагын тулы тормыш белән күпме яшәвен дә исәпләп чыгарырга авыр түгел инде.

Президент вәгъдә иткән Аналар капиталы да, милли проектлар да безнең авыллар өчен ниндидер зур ышаныч тудырганнары юк, кызганычка каршы.

Ярый әле шәхсән хуҗалыкларда мал-туар асрап бераз көнен тибәрә бичара крестьян. Тик бит колхозлар бетү белән, терлек асрау да зур проблемага әвереләчәк. Бозаулар кайдан алырсың да, саламын кайдан кайгыртырсың икән? Менә сиңа мәсьәлә!

Соңгы мәгълүматлардан күренгәнчә, узган елда районыбызда үлүчеләр саны туучыларга караганда өч мәртәбәгә артык булган. Монысы да авыр ярага тоз инде.

– Әңгәмәбезне, ничек кенә күңелләребезгә авыр булса да, ниндидер оптимистик рухта йомгаклыйсы килә. Өмет соңгылардан үлә дипме әйтәләр руслар? Сезнең карашка, крестьянда юк-барында өмет чаткысы уятыр өчен ни эшләргә кирәк?

– Авылларга, авыл хуҗалыгына, аның нинди формада оешканына карамастан, бертигез дәүләт ярдәме кирәк. Бездә бит хәзер ничек килеп чыга, байны – баеталар, ярлыны – ярлыландыралар гына. Авылларны саклап калып, аларны торгызуга корылган сәясәт Россиядә, ниһаять, туды кебек. Кайбер җирләрдә, кайбер тармакларда ул сизелерди җимеш тә бирә башлады инде. Тик безнең якларга гына тизрәк килеп ирешсен иде, чөнки татар авылларыбызда эшләрди халык бар әле.

– Менә бу әйткәннәрегез, ичмасам, иртәгесе көнгә ниндидер ышаныч уята. Шуның белән бүгенге әңгәмәбезне тәмамлыйк, Гаяр Сәмиуллович, риза булсагыз? Киләчәктә саулыкта күрешергә, үзара хезмәттәшлек җепләрен тагын да ныгыта төшәргә дигән теләктә калыйк. Эшегездә һәм мавыгуларыгызда сезгә уңышлар гына юлдаш булсын, киләчәк көннәрегездә яшәү дәртегез шулай артып торсын иде!

«Сан кунагы» белән

Олег Әндәрҗанов сөйләште

БЕЗНЕҢ ИСЛАМ

Тәкъвалык Аллаһ Тәгаләдән, әдәплелек – ата-анадан

Хөрмәтле дин кардәшләребез!

Аллаһ Тәгалә Корьәндә әйткәнчә, кешеләр төрле булып үсәләр. Яхшы тәрбия алганнары бәлигъ булу яшенә җиткәч: «Ий, Раббым! Миңа илһам биргел үземә вә ата-анама биргән һидаят вә ислам нигъмәтенә  шөкер итмәгем өчен вә Син риза була торган изге гамәлләр кылмагым өчен. Ий, Раббым, балаларымны да ислах иткел, бар да мөэмин булсыннар, йә, Раббым, мин Сиңа кайттым вә мөселманнардан булып  һәр әмереңә итагать иттем», – дип әйтерләр диелгән Корьәндә. Андыйларга Аллаһ Тәгалә вәгъдә иткән: «Шул сыйфатта булган мөэминнәрнең изге гамәлләрен кабул итегез вә гөнаһларын гафу итәбез җәннәт кешеләре булган хәлдә, Аллаһуның дөрес вәгъдәсе илә вәгъдә ителмеш иделәр».

Әмма кешеләр арасында ата-анасына: «Тфү сезгә! Сез миңа үлгәннән соң кабердән терелеп чыгуны вәгъдә итәсезме, миннән элек күпме кешеләр үлеп киткәннәр, әле берсенең дә терелеп кайтканы юк», – дип әйтүчеләр дә бар. Андыйларның ата-аналары Аллаһ Тәгаләгә балаларына ярдәм сорап ялваралар: «Ий углыбыз, әгәр һәлак булырга теләмәсәң, иман китер, Аллаһуның вәгъдәсе хак, Кыямәт булачак, һәммә кешеләр терелеп каберләреннән чыгачак», –  дип әйтерләр.

Төрле тәрбиядәге кешеләр турында Аллаһ нәтиҗә ясый: «Мөэминнәргә вә кяферләргә эшләгән эшләренә карата ахирәттә дәрәҗәләр бардыр, мөэминнәргә җәннәтләрдә төрле дәрәҗәләр, кяферләргә исә ут җәзасын Аллаһ һәрберсенә ирештерсен өчен савапларын киметмичә вә гөнаһларын арттырмыйча гына», – ди.

Бу аятләрне укып, уйга калабыз: балаларыбыз нинди булып үсәрләр? Беренче аяттә әйтелгәннәр кебекме, әллә икенче аяттәгеләргә ошарлармы? Яшь ата-аналар бу турыда уйлап та карамыйлар. Нәтиҗәдә, балалар белән мөнәсәбәтләрендә күп төрле проблемалар килеп чыга. Һәм күпчелек очракта нәрсә дә булса үзгәртергә соң була инде. Безнең заманда балаларга нинди дә булса йогынты ясарга мөмкин булган вакыт бик кыска, ул елдан-ел кими бара. Хәзерге вакытта ул – 12-15 яшь. Бу яшькә җиткән үсмерләрнең күпчелеге ата-ана әйткәнгә колак салмый инде. Алар ачыктан-ачык ата-анага каршы килә, алар белән балачакта булган элемтә югала бара. Бу бик күп факторларга бәйле, аларның берсе, ничек кенә сәер тоелмасын, телевидение.

Әйе, нәкъ менә телевидение кайбер гаиләләрдә иң мөһим роль уйный тәрбия мәсьәләсендә. Чөнки күпчелек бала-чага сәгатьләр буе телевизор каршында утыра. Ярый әле ул алган мәгълүматлар файдалы һәм кызыклы булса. Белгәнебезчә, күпчелек очракта эфирдан күрсәтелгән нәрсәләрнең күп өлешен чүплеккә чыгарып ату дөрес булыр. Аларның күпчелегеннән файдага караганда зарар күбрәк. Ата-аналарның зур өлеше минем белән килешер дип уйлыйм, шулай да алар бит үзләре югында балаларының телевизордан ни караганнарын белмиләр дә. Һәм аларның бу ваемсызлыгы үзләренә үк каршы кайта. Әмма бу турыда бик сирәкләр генә уйлана.

Моңардан башка тагын бер проблема бар. Ул мультипликацион һәм сәнгать фильмнарына кагыла. Кечкенә чакта балалар зурлар өчен фильмнарга балалар битараф булса, мәктәп яшендәгеләр, ә кайчакта иртәрәк тә, аларны кызыксынып карый башлый. Һәм тагын гаҗәп нәрсә – ата-аналар аларны карарга рөхсәт кенә итеп калмыйлар, аларны үзләре үк өйрәтәләр дә мондый фильмнар карарга! Мондый ата-аналардан балаларына төнлә нинди куркыныч төшләр кергәнлеге турында беләләрме икәнне сорасаң, җилкәләрен генә җыералар. Нәкъ шушы яшьтә балаларның психикасы, бу дөньяга карашлары  формалашканны алар белеп тә бетерми. Вакыты белән узар имеш. Шулай итеп без балаларыбызны кулдан ычкындырабыз, ә аннан исебез китеп, ник алар безнең белән орышыша икән дибез.

Кайчакта ата-аналарның балаларына түгел, үзләренә дә вакытлары җитмәгән заманда ничек бу проблеманы чишәргә соң? Минем тирән ышануымча, бала билгеле бер яшькә җиткәнче аны я ата-аналары үзләре, я аларның бик тә ышанычлы якыннары тәрбияләргә тиеш. Бар яклап та тоталь контрольдә тотарга дигән сүз түгел бу, бары тик заралы йогынтыдан аралау гына. Баланың психикасына зыян китерердәй фильмнар һәм тапшырулар турында программадан алдан белеп куеп, аларны балаларга күрсәтмәскә тырышу бик авырмы?! Төрле ужастиклар, триллер, боевиклар яздырылган тасмаларны өйдә тотмаска бик авырмы?! «Бригада» кебек фильмнарны балаларга күрсәтү берничек тә ярамый! Ә кайбер ата-аналар аларны балалары белән бергәләп тә карый! Һәм шуннан соң без балаларыбыз безне хөрмәт итәр һәм яхшы кешеләр булып үсәр дип өметләнәбезме? Юк, алар «браток»ларга сокланып, аларга ошарга тырышып үсәчәкләр. Һәм бу хәлгә без бары тик үзебез генә гаепле.

Әллә бу фильмнар урынына яхшы, матур, көлкеле мульфильмнар, тапшырулар карап булмыймы? Әйе, болар гына безнең балаларыбызны бу тормышның тискәре күренешләреннән яклап, саклап кала алмас. Шулай да аларның психикасын саклап калуда уңай роль уйнарлар. Бу турыда хакимият органнары да уйлана башлады. «Бибигон» дигән балалар тапшыруы аерым канал алып тормаса да, аның буенча  төрле аңлашылмаган сораулар җитәрлек булса да, барыбер «Бибигон» башка бик күп тапшыруларга караганда файдалырак. Һәм бу программа ата-аналарның игътибарына лаек.

Мультфильмнар турында да әйтми булмый. Беркемгә дә сер түгел, алар арасында бик зыянлы, бернигә ошамаган «шедеврлар» да бар. «2х2» каналаында бер-бер артлы баручы мультипликацион сериаллар күреп исем китте. Бу «сәнгать» әсәрләренең геройлары тышкы кыяфәтләре белән генә дә гайрәтне чигерәләр. Ә нинди юньсез нәрсәләргә өйрәтәләр алар! Соңгы Понтифик Иоанн совет мульфильмнары турында нинди матур  сүзләр әйтә! Чынлап та, нинди самими, гади алар. Нинди матур гамәлләр генә кылына ул совет мульфильмнарында?! Ә без акча түләп Голливуд мультиклары сатып алабыз. Кызганыч, шундый зур байлыгыбыз була торып, без аңардан ваз кичеп, чит ил продукциясенә күбрәк игътибар итәбез.

Корьәндә әйтелгән: «Аллаһ Тәгалә һичкемгә көче җитмәгән эш белән көчләмәс, мәгәр көче җитукән эш белән көчләр. Берәү Аллаһка буйсынып, изге гамәлләр кылса, файдасы – үзенәдер. Әгәр берәү Аллаһка карышып явыз эшләр касеп итсә – газабы үзенә». Шулай булгач, әйдәгез балаларыбызның әле ныгып җитмәгән күңелләре мөмкин кадәр азрак начарлык күрсен һәм булдыра алганча аларны яхшылык белән урап алыйк. Һәм балигъ булган балаларыбыз безгә бары тик рәхмәт укырлык кына булсын. Алар Аллаһ Тәгаләгә түбәндәге дога белән мөрәҗәгать итерлек булсын: «Тәңрем, ярлыка аларны, алар бит мине кечкенәдән мәрхәмәт белән үстерделәр. Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыйл». Амин.

Абдулбари хәзрәт Мөслимов,

имам-хатыб


Изге йортка илткән юл

2002 нче елны минем тормышым бик кискен борылыш алды. 9 нчы классны тәмамлап, имтиханнар бирдек. Җәйге ялның үткәнен сизми дә калдык.1 сентябрьдә мәктәпкә бераз борчу хисе белән җыелдык. Безнең классыбыз тараласын белә идек: кемнәрдер училищега, кемнәрдер техникумга китте. Шулай итеп, кадетлар классын алга үткәреп, 9 А дан без 10 Б га әйләнеп куйдык. Озак еллар бергә укыган иптәшләремнең нәкъ яртысы гына минем белән бергә калды. Башка класслардан бик күп егет-кызларны безгә күчерделәр. Мин яңа кыз белән дуслашып киттем. Аның исеме Лилия иде. Без бик тиз уртак тел таптык. Дәресләрдән соң бергә кайта идек, ял көннәрендә бергә очраша торган булдык. Шулай беркөнне ул мине мәчеткә укырга чакырды. Дингә карата фикерем формалашмаган иде әле. Әни берничә тапкыр әйтсә дә, мин, мең сәбәп табып, анда бармадым. Дус кызым алдында сер бирәсем килмәде: бер ялда иртүк торып мәчеткә киттем.

Ә анда шундый әйбәт икән! Беренче көнне җыелып сөйләштек. Икенче ялдан сабак башланды. Мәчетебезгә мәктәп укучысыннан алып пенсионер әбиләргә кадәр килгән иде белем эстәргә! Ул әбиләрнең тырышлыгына исем киттте. Миңа таныш булмаган гарәп телен шулкадәр зур теләк белән үзләштерә иде алар. Баштангы мәлне группабыз бик чуар иде, олысы-кечесе бергә сабак алдык. Шулай булса да, мин үз хис-тойгыларымны яшереп-нитеп тормыйча, турыдан бәреп әйтә идем. Мөгаллимәнең бер җөмләсенә башымда яңадан-яңа сораулар туып кына тора. Аеруча Ислам динендә  ир-атларга берничә хатынга өйләнергә рөхсәт ителүе белән һич килешә алмый идем. Әле дә, нишләп соң хатын-кызга дүрт ир-ат белән тору тыела дип, сорау биргәнемне дә хәтерлим. Еллар үткәч, мин мөгаллимәбез Зөһрә ханымның нинди сабыр, акыллы, гыйлемле булуына сокланам.

Берничә айдан мин Ислам диненең кануннары, Мәдәният нигезләре, мөселман кешесенә хас булган сыйфатлар белән таныштым. Бу башлангыч белем минем дөньяга карашымны үзгәртте дә куйды. Татар телен безгә яңа мөгаллимә Җәүһәрия апа өйрәтте. Мәчет миңа белем генә түгел, менә дигән иптәш кызлар да бүләк итте. Без группада бишәү идек: Эльмира белән Эльвира 9 класста укыйлар, Лилия белән без 10 да, Нурия училищеда белем ала. Һәр ялда иртүк торып, мәчеткә җыела идек. Безне дин сабаклары берләштерде.

Төрле конкурслар, бәйрәмнәр, иҗади очрашулар белән, ике ел узды да китте. Саубуллашыр вакыт җитте. Мин, урта мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлап, Казан Дәүләт медицина университетына укырга кердем. Лилия Мәскәүдә Матбугат институтында белем ала. Берничә елдан Эльмира белән Нурия Казан Дәүләт университеты, Эльвира Московский Современный Гуманитарный университетның Дзержинсктагы филиалы студенткалары булдылар. Һәркайсыбыз тормышта үз юлын сайлады, үз һөнәрен тапты. Тик мәдрәсәдә алган белемнәребез безнең хәтердән җуелмады. Без әле дә очрашып, аралашып яшибез, бергә мәчеткә барабыз. Әлхәмдүлилләһ, хәзерге көндә дүртебез Аллаһы Тәгаләнең тыйганыннан тыелып, Ислам дине кануннары буенча яшибез, мөселманча киенеп йөрибез. Ә бишенче сеңлебез, бездән үрнәк алып, шулай туры юлдан барырга омтыла. Без бишебез биш төрле булсак та, Аллаһ безнең барыбызның да юлдашы. Динебез бишектән гүргәчә укырга өнди. Укудагы һәм тормыштагы уңышларымда Дзержинск имам-хатыйбы Гаяз хәзрәт Закировның, Зөһрә ханым Алимованың, Җәүһәр ханым Сяфукованың да өлешләре бар. Дзержинскка кайткан саен мин аларны күреп, мәчеттә яңа көч туплап, илһам алып китәргә тырышам. Зур рәхмәт сезгә, дин сабакларын бирүче беренче укытучыларым!

Вәлиуллина Рәзилә, Дзержинск

ТАРИХЫБЫЗ СӘХИФӘЛӘРЕ

Мишәрләр

Хунн кавеме – мишәр – акацирләр

Баш имәгән Батый патшага.

Алтын-көмешкә дә кызыкмаган,

Инанган гел Тәңре – Аллага!

Изге халык, горурлык та җиткән,

Җуймаган бит нәсел төбен дә.

Киләчәген уйлап күченсә дә,

Югалтмаган туган телен дә.

Без мишәрләр – урман кешеләре,

Туган төбәк – Алтай яклары.

Байкүл яннарыннан алып килгән

Бабайларны батыр атлары.

Казанлылар безгә кардәш халык,

Тик низаглы алар чыгышы.

Бердән, анда монгол ханлык итсә,

Үткәнендә – хазар «ызгышы».

Без төркиләр, кыпчак –

                            мишәр халкы,

Нәселебез тирән тамырлы.

Төпне саклап калган бабайларга

Яусын әйдә дога яңгыры.

Татар милләтенең шактый зур өлешен тәшкил иткән халыкның «мишәр» дигән атамасы, кыпчакларның мөселман динен кабул иткән гасырда барлыкка килгәне билгеле.

Якташ язучыбыз П.И.Мельников (Андрей Печерский) үзенең «В лесах» һәм «На горах» дигән китапларында болай дип язган: «Ока елгасыннан Сарытау шәһәренә кадәр булган Иделнең уң ягындагы җирләр «Таулар» дип әйтелә. Бу таулар Ока елгасының башлангычыннан, яки Нижний Новгородтан Идел елгасы буйлап Кавказ тауларына кадәр биегәя баралар». Ул бу үзенчәлекле җирләрдә күбесенчә төркиләр яшәгәнен билгели.

Ә инде шул ук XIX гасырда яшәгән татарларның күренекле шәхесе
Ш. Б. Мәрҗани үзенең язмаларында безнең якларны гарәпчәләтеп Җәбәлстан, ягъни  Тау ягы дип атый. Мәсәлән Хөсәен Фәезханов турында «1866-елның Рабигыль-Әүвәл аенда Җәбәлстанда, Сабача кариясендә вафат булды», – дип яза.

Тарихтан билгеле булганча, халыкның атамасы кыска  вакытта алмашынмаган, төркиләр, хуннар, кыпчаклар, ниһаять, мишәрләр!

Бер үк халыкның төрлечә әйтелешенә дә тарихта сәбәпләр җитәрлек. Мәсәлән, мишәр атамасы кыпчаклар ислам динен кабул иткәч барлыкка килә. Сафаҗай елъязмачысы Ситдик бән Якуб үзенең тарихи дәфтәрендә: «Асылыбыз кыпчакларның нугай нәселеннәндер, мишәр атамасы гарәпчә атлы казактыр… Безнең халыкны бишәр, моҗар, мичер кебек исемнәр белән атау хатадыр. Мишәр исеменең асылында безнең кавемнең көнкүреше ятадыр. Безнең бабайлар ат өстендә төркемнәргә оешып, төрле илләр белән килешүләр төзеп, я чик сакчысы, я сугышчы булып көн иткәннәр. Мишәр - гарәп сүзе», – дип язган. Шул тарихи дәфтәрдә язу буенча, Сафаҗай авылында үткән туйларда яшь киленне кайниш өенә озатканда, туй рәтләре алдыннан ике-өч казак барган, аларның ак кафтаннардан, башларында папаха, җилкәләре аркылы кызыл очлы сөлгеләр һәм билләрендә хәнҗәр булуы зарури булган. Мондый йолалы туйларның Сафаҗайда 1947 елга кадәр булуы билгеле. Ислам динен кабул иткәнчегә кадәр дә төркиләрнең яшәү рәвеше шундый булганы тарихтан билгеле. Мәсәлән, Азов үзәнлегендә гомер сөргән Сикез бәй ханны, Урда козгыны Мамай хан кысырыклый башлагач, беренчесе Урыс князе белән килешү төзеп, Соры елганың текә ярына күченеп ныгытма төзи һәм чик саклау вазыйфасын үти башлый. Казак сүзенең төрки сүз икәнлеге дә бишенче гасырдан ук билгеле, мәсәлән бишенче гасырда Бөек Аттила алып барган сугышларда ук инде «Бөек  дала» сугышчылары үзләрен һәр нәрсәдән азат кешеләр яки казаклар дип  атый булганнар.

Татар халкы XV гасырда «Идегәй» дастанында казак сүзенең мәгънәсен түбәндәгечә ачып сала:

 «Йә син үзең хан булгыл!

Йә син мине хан иткел!

Йә күземә күренмә,

Казак чыгып кит! – диде».

Ә замандашыбыз, язучы Ра-бит Батулла, казак сүзе татар-мишәрләренең кацак-качак сүзеннән килеп чыккан дип фаразлый.

Байтак кына тарихи мәгълүматлар дәүләт заказы белән язылса да, алар барыбер адаштыргыч юллар кебек читтә калалар, чын тарих барысын да ачыклый килә, чөнки дөрес юл шикләнүләр калдырмый. Дөреслеккә каршы куелган дәлилләр дә вакыт үтү белән көчсезләнеп югалалар. Кайсыбер тарих фәлсәфәчеләре дә уңны-сулны аермый үзләрен мещера үзәнлеге белән бәйләнештә яшәтә бирәләр.

Кешегә, халыкка, илгә, җисемгә, гомумән, һәр нәрсәгә яктан торып исем бирелә. Безнең халыкка гарәпчәләтеп исем бирүгә дә шул күздән карарга кирәк. Басурман, мещеряк, варвар кебек атамалардан гайре, Тау ягы атлы казаклары дип исем биргән күршеләр безнең бабайларны әйбәтләп белгәннәр, тирәнтен аңлый төшкәннәр булып чыга. Асылында мишәрләр тормышка гашыйк, батыр, горур һәм бик мөһим булган азатлыкның бәясен белүче халык. Ә инде йортына ат кертмәгән мишәр бөтенләй юктыр. Соңгы елларда инде, безнең мишәр атларны күпләп асрый башлады, бөтен Россия халкын казы ашарга өйрәтте. Ат мишәрнең сөенече дә, ризыгы да, исем башы да булып чыга. Татарстанда яшәүче милләттәшләребез белән дә нәкъ атларга мөнәсәбәт белән аермабыз бар. Анда күбесенчә атны ризык өчен куллану юк, казы да милли ашлар рәтенә керми.

Әнвәр Камалетдинов

Үз хәбәрчебез хәбәр итә

Чаңгыларда - походка

Мәктәптә класстан тыш дәресләр балаларны тәрбияләүдә  бик зур роль уйный. Мәктәпләрдә әле олы яшьтәгеләргә таныш булмаган, яңа дәресләрнең берсе булып ОБЖ дәресләре укытыла. Бу дәресләр үз-үзеңне төрле шартларда саклап калу кагыйдәләренә, көндәлек тормышта аларны кулланырга, табигать белән дус булып аны дөрес итеп аңларга, аңа  зыян итмәскә өйрәтә. Табигать кочагына чыкканда анардан файда алырга, аны өйрәнергә кирәк.

6-сыйныф программасында «Чаңгыларда походка чыгу үзенчәлекләре» - дигән теманы үткәч, без укучылар белән чаңгыларда походка чыгарга булдык. Иң элек поход маршрутының картасын сыздык. Кемгә нәрсә алырганы, ничек киенергәне, кая җыелырганы, вакытны билгеләп план кордык.

Ял көнендә авылның очындагы күл янына җыелып, урманга таба юл тоттык. Чаңгылар астындагы карның шыгырдавы күңелгә ниндидер дәрт кертә, шатландыра. Кышкы урманның, андагы кар бөртекләренә бизәлгән агачларның матурлыгын күреп шаккаттык. Төлке белән куян эзләрен күрү балаларны шатландырды, төрле фантазияләр тудырды. Укучыларның күбесе питомникта үскән кечкенә чыршы, нарат агачларын күреп хәйран калдылар. Мин аларга чыршының озак еллар үсүен, кешегә нинди файда китерүен сөйләдем.

Кайтуда без елгалыкта ял итәргә туктагач, учак тергездек, төрле шаян уеннар уйнадык, кызыклы вакыйгалар сөйләдек. Аннары таудан шуыдык. Шулай итеп, рәхәтләнеп ял иткәч, без авылга кайттык.

Бу кышкы поход балаларның хәтерендә озакка калыр дип уйлыйм.

Икенче көнне дәрескә килгәч, укучылар поход турындагы  тәэсирләре турында язмалар яздылар, рәсемнәр ясадылар. Бар да шатланышып, бер-берсенә походта булган хәлләрне кызыксынып сөйләделәр.

Мондый походлар саулыкны чыныктыруда, үзара дуслыкны ныгытуда зур роль уйный.

Безнекеләр сынатмый

Татар Моклокасы укучылары, үзләренең сәламәтлекләрен арттыру, физик яктан чыныгу максатыннан чыгып, даими рәвештә башка мәктәп укучылары белән төрле спорт ярышларында көчләрен сыный киләләр. Безнең мәктәптә татар-мишәр көрәше, волейбол, өстәл теннисы, шашка һәм шахмат секцияләре эшли. Шуңа күрә, күп ярышларда безнең укучылар үз тиңдәшләреннән шактый өстенлек итәләр. Мәсәлән, күптән түгел Бозлау, Тукай, Ишавыл, Т.Моклокасы укучыларыннан тупланган җыелма командабыз Лысково шәһәренә самбо, татар-мишәр көрәше буенча иптәшләрчә очрашуга барган иде. Лысково «Торпедо» стадионының тренерлары безнең яшь егетләребезнең келәм өстендә көндәшләреннән бер башка өстен булуларына, җитезлекләренә хәйран калдылар. Хуҗаларга зур «разгром» ясап  кайттык.

Хәзер көрәшчеләребезне Чувашиядә уздырылачак Россия беренчелегенә әзерлибез. Анда 1991-93-елларда туган малайлар барачак.

Һәм тагын. Февраль башында шашка буенча район турнирында безнең мәктәп командасы 1-урынны яулап кайтты. Бүген алар Сергачта узачак зона ярышларына әзерләнәләр.

Ә 13-февральдә «Весёлые старты» уеннарында 3-класс укучыларыбыз районда 9 команда арасында 1 урынга лаек булдылар. 7 этаптан торган бу ярышлар бик кызык та һәм, шул ук вакытта, бик авыр да иде. Балалар медальләр, ә команда кубок һәм диплом белән бүләкләнделәр.

Без, укытучылар, спорт секция-ләре җитәкчеләре, укучыларыбызның уңышлары белән горурланып яшибез, алга табан тагын да югарырак үрләргә ирешү максаты куябыз.

Фотоларда: җиңүче шашкачылар Зөлфия Булатова, Азат Харясов, Динар Ахмяров, Надир Идрисов; «Весёлые старты» уены буенча район чемпионнары Ринат Фатыйхов, Эльза Магҗанова, Элнар Тяжелов, Айгөл Кумарова, Айрат Закиров, Илнара Исхакова.

Азат Магҗанов,

Татар Моклока урта мәктәбенең

ОБЖ һәм физкультура укытучысы.

Автор фотолары.

ЧӘЙХАНӘ

Уңган-булган Сафаҗай кызы

Барыбызга да билгеле бер фильмда әйтелгән канатлы «Спортсменка, комсомолка и наконец, просто красавица!» дигән фраза безнең Зөлфиябезгә бик туры килә. Ике югары белемле, акыллы, чибәр, уңган-булган! Тагын бик күп матур сыйфатларын санап булыр иде бу чая Сафаҗай кызының. Эшмәкәр Сәмиуллин Абделәхәт һәм укытучы Хәтифәләр гаиләсендә көтеп алган бала булып туа Зөлфия. Кечкенәдән бик актив, бар нәрсә белән кызыксына торган була. Мәктәптә дә бик яхшы укый, барча чараларда катнашып, аларны башлап йөрүче дә була. Үзе бии, үзе җырлый, шигырен дә сөйли. Әле дә аны мәктәптә бары тик мактап кына искә алалар. Мәктәптә урнашкан  Сафаҗай авылы музеенда да ул лаеклы урын алып тора. Ни-нәрсәсе белән шулкадәр якташларының күңелен яулаган соң Зөлфия?! Беренчедән, ул өлкәбездә чыга торган бердәнбер рухи-дини «Манара» телевизион тапшыруының авторы һәм алып баручысы. Шул ук вакытта МТВ каналында «Прикинь» программасының да авторы һәм алып баручысы да. Лобачевский ис. дәүләт университетында студентларга реклама һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә буенча дәресләр бирә. Бу шөгыльнең һәркайсы бик күп вакыт кына түгел, төрле яклап белемле, зәвыклы булуны тәлап итә. Мин аның белән 10 елга якын инде таныш. Һәрвакытта да аның максатчан булуы, бар эшне дә җиренә җиткереп эшләргә тырышуы, кешеләр белән аралаша белүе ошый иде аның. Кечкенә чагында әллә кемнәр булырга хыялланса да, тора-бара журналист булу теләге башкаларын җиңеп чыга Зөлфиянең. Шулай итеп, авылда туып, авылда укып, русчасы да бик яхшы булмаган кыз шәһәргә килеп, иң күренекле уку йортына укырга керә. Ә инде 2 курста укыганда ук булачак һөнәре буенча эш эзли башлый. Бу турыда ул үзе бик кызык итеп сөйләгән иде. «Кайсы гына ишекне шакысам да, кире борып чыгаралар иде. Русча акцент белән сөйләшәм, йөземә татар икәне бик яхшы язылган. Мин шулай да үз дигәнемә ирешмичә туктамадым. Ул вакытта Г. Молокин «Диалог» каналын ачкан гына иде. Мин бик зур кыенлыклар аша узып булса да, шунда стажер булып урнаша алдым. Ни генә эшләмәдем мин анда, идән генә себермәдем дияргә була. Шулай да бу минем өчен бик зур мәктәп булды. Беренче тапшыруларым бик уңышлы булмаса да, бераздан минем сюжетларым кызыграк була башлады, үземә ошаган чаклар да була иде». Ә инде 1997 елның февралендә «Настроение» программасында Зөлфия турыдан-туры эфирга чыга. Бу инде аны тележурналист буларак тану була. Шулай итеп, татар авылыннан килгән кыз руслар арасында беренче буларак туры эфирга чыга. Шулай да Зөлфия «борынын күтәрми», башкалар арасында профессионализм ягыннан түбәнрәк булырга берничек тә ярамаганын бик яхшы аңлый ул. Шуңа күрә дә, белемен арттыру өстендә даими эшли. Аның тырыш булуын, булдыра алганын телевидениедә генә түгел, укыган җирендә дә күрәләр. 2001 елны аны Медицина академиясенә чит илләрдән килгән студентларга рус теле укытырга тәкъдим итәләр. Бу эшкә дә җиң сызганып алына. Ә бик кырыс әтисе, укытучы әнисе һаман да кызларын ни өчен ачуланырга, ни өчен аңа кисәтү ясарга икән дип «көтеп кенә торалар». Зөлфияләре– молодец! бирми аларга андый форсатны, «сөендерми» әти-әнисен юк-бар борчулар белән...

Күңеленә иң ятышлы булган тәкъдим алда булган икән. 2004 елда Зөлфия Абделәхәт кызын «Манара» тапшыруы баш редакторы Дамир Вәис улы Мөхетдинов бу тапшыруны алып барырга чакыра. Ике вакыйга – рухи программа авторы һәм алып баручысы булып китү һәм әни булу – Зөлфия тормышында бик зур әһәмияткә ия була. Камилә исемле кызы барча хыялларын тормышка ашырырга бик зур стимул булса, «Манара» тапшыруы, үзе әйтүенчә, «җан һәм күңел өчен…». Ничек кенә булмасын, Зөлфия Сәмиуллинаның хәйрия гамәлләр турындагы сюжеты өчен 15 ел дәвамында чыгып килүче «Манара» тапшыруы «Многоликая Россия» конкурсында 2 урынга лаек була. Әлбәттә, Нижгар татарлары өчен дә бик күңелле хәбәр бу. Гомумән, профессионал буларак, Зөлфия бу тапшыруга күп яңалыклар кертә. «Новости ДУМНО», «Вопрос-ответ» рубрикалары халыкка бик ошый. Әле мөселманнар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә кызыксынып карый бу тапшыруны. Дөрес җавапларны да күпчелек алар бирә. Тапшыруга гына түгел, аның алып баручысына да атап шигырьләр дә язалар. Сергей Поляков исемле рус кешесе бер генә тапшыруны да калдырмый. Иң беренчеләрдән булып шалтыратучы да ул. Һәм, иң кызыгы, ул һәр тапшыру арты Зөлфиябезгә багышлап шигырь яза!

«Бу тапшыру минам өчен бик зур бер адым булды тормышымда. Аллаһ Тәгалә Үзе китерде дип уйлыйм мине мәчеткә. Әле «Манара»ның баш редакторы Дамир хәзрәт миңа беренче тапкыр алып баручы буларак чакырыганда мин кызым белән авырлы идем. Шулай да, ул мине тагын-тагын чакырып торгач, мин барыбер читтә кала алмадым. Һәм бик шатмын шундый күркәм коллективта эшләгәнемә. Зур тормыш тәҗрибәсе дә алдым мин «Манара» тапшыруында. Хәйрия бүлеге җитәкчесе Зөһрә ханымнан да күп нәрсәләргә өйрәндем. Гомумән, халкымны, динемне тирәнрәк аңлый башладым, рухи яктан үзгәрдем», – ди Зөлфия. Ә авылдан чыккан татар кыз-егетләргә Зөлфиянең теләге бер: «Үз-үзеңә ышанырга кирәк, теләгең изге икән, ул кайчан да булса тормышка аша!». Зөлфиянең үзенең дә теләге тормышка ашты – бу мәкаләне язган арада аны Россия каналына «Вести Приволжья» тапшыруына туры эфирда алып баручы итеп штатка кабул иткәннәр. Сафаҗай авылы кызының тормышка ашкан соңгы теләге булмасын бу яхшы хәбәр. 30 яше тулган көннәрдә барча Нижгар татарлары, мөселманнары һәм дуслары, якыннары исеменнән Зөлфиябезгә зур иҗади уңышлар, профессиясендә яңа үрләр һәм гаилә бәхете телибез. Барча яшьләргә үрнәк булып, бары тик яхшы хәбәрләр белән генә сөендереп торсын безне.

Зилә Ахмадуллина

ӘДӘБИ СӘХИФӘ

Герой-шагыйрҗ муса Җәлилнең 15 февралҗдә туган көне

Хуҗа Насретдин мәзәкләре

 Бервакыт явыз хан салым җыючысының эшен тикшерергә керешкән. Аның халыктан салымны аз җыюын, кенәгәгә дөрес язып бармавын белгәч, хан бик яман котырынган һәм салым җыючысын исәп-хисап кенәгәләрен ашап бетерергә мәҗбүр иткән. Үзен төрмәгә яптырган. Шуннан соң хан Хуҗа Насретдинны салым җыючы итеп билгеләгән.

Беркадәр вакыт үткәч, хан Хуҗаны да чакырткан һәм: «Исәп-хисап кенәгәләрен дә алып килсен», – дип әмер биргән.

Хуҗаның исәп-хисап эшләрен кенәгәгә язмыйча, юка гына итеп көлгә күмеп пешергән төче икмәккә язганын күргәч, ханның бик ачуы килгән:

– Син нәрсәгә язгансың! Безнең илдә кәгазь юкмыни? – дип кычкырган.

– Дан булсын ханга, мин синең ачуланачагыңны һәм миңа да кенәгәләр ашатачагыңны алдан ук белеп тордым.

Бәхетсезлеккә каршы, мин синең элекке салым җыючың кебек, кенәгәләр ашый алмыйм. Шуның өчен тиешле чараны алдан ук күреп килдем, – дигән Хуҗа.

*    *    *

Патша үзенең вәзире белән ауга чыккан икән. Көн эссе булганлыктан, икесе дә киемнәрен салып хезмәтчегә күтәрткәннәр.

– Кара әле, Хуҗа әфәнде, безнең хезмәтчебез нинди көчле.

Ул җилкәсендә бер ишәк йөген күтәреп йөртә,  дигән вәзир.

Хуҗа исә:

– Юк, вәзир әфәнде, артыграк. Хезмәтчегез ике ишәк йөген күтәреп йөртә, – дигән.

*     *     *

 Патша Хуҗага:

–  Менә шушы атка атланып, ияреңнән төшмичә генә вәзирне чакырып китер, – дип боерган.

Хуҗа: «Яхшы»,— дип, атка атланып, вәзирнең өенә барып койма аша караса, аның бакчада ике кунак белән пылау ашап, күңел ачып утырганын күргән. Патшаның боерыгын истә тотып, Хуҗа тиз генә атыннан төшкән дә, ияргә атланып, вәзир янына кергән.

Вәзир Хуҗаның коры ияргә атланып килүен күргәч, аннан көлеп:

– Бу ни эшең, Хуҗа? – дип сораган.

– Патшаның боерыгы шундый иде, — дигән Хуҗа.

Вәзир Хуҗага, пылау ашарга утыр, дигәч, Хуҗа ияргә атланган килеш кенә пылау ашаган. Шуннан соң гына патша- ның боерыгын вәзиргә белдергән. Вәзир, Хуҗаны шелтәләп:

– Аны пылау ашамас борын ук әйтсәң ни була! Соңга калып баргач, патша ачуланыр бит! – дигән.

Хуҗа аңа:

– Патша ачуланса ачуланыр, ашалмый калган пылау ачуланмасын, дидем. Патшага аның боерыгын бозмыйча сезгә белдерүемне үзең әйтерсең инде,— дигән.

*    *    *

Беркөнне Хуҗа ишәген югалткан. Эзләп йөргәндә бер кешене очратып:

– Әфәндем, минем ишәгемне күрмәдеңме? – дип сорагач, теге кеше, аннан көлмәкче булып:

– Мин аны күрше шәһәрдә казый булган дип ишеттем, – дигән.

Хуҗа:

– Булыр, булыр, чөнки мин шәкертләргә дәрес биргәндә колакларын торгызып бик ихлас белән тыңлап тора иде, – дигән.

Татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. 1913 елда Мусаның әтисе Мостафа абзый, ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре белән шөгыльләнә башлый.

Муса 6 яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында (1914-1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, Тукай, Дәрдмәнд, С.Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге журналга урнаштыра бара.

1919 елның декабрендә М.Җәлил туган авылы Мостафага кайта һәм мәктәп балаларын, яшүсмерләрне бердәм оешмага туплау буенча мәдәни-агарту эшләре алып бара.

1922 елны М.Җәлил Казанга килә. Башта ул «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли, ә 1923 елдан Татрабфакта укый башлый. Газета-журналларда аның бер-бер артлы шигырьләре, мәкаләләре басыла, 1925 елда исә «Барабыз» исемле беренче шигырь җыентыгы дөнья күрә.

М.Җәлилнең 1934-1941 еллар арасында язган лирик шигырьләре, җырлары, «Хат ташучы» (1938), «Алтынчәч» кебек поэмалары сугышка кадәрге татар совет поэзиясенең үзенчәлекле бер казанышы буларак тәкъдир ителәләр.

1941 елның июль аенда М.Җәлил армиягә алына. Башта рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары политработниклар курсын тәмамлый. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М.Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Тоткынлыкта чакта Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр Ватан алдында тугрылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр.

1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.

1956 елның 2 февралендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Муса Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты - бөтен дөньяга танылган мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек булды.

 «Моабит дәфтәрләре»ннән

КЫЗ ҖЫРЫ

Мин озаттым аны  сугышка,

Йөрәгемнең сүнмәс кояшын.

Мин озаттым аны сугышка,

Мәхәббәтем булсын юлдашы.

Авыр булды аннан аерылу,

Ни әйтсәң дә күңел – күңел шул!

Авыр булды миңа аерылу,

Рәхәт булыр кайткач күрешү!

Артык аңа барлык бүләктән

Минем аны сөеп сагынуым,

Артык миңа барлык бүләктән

Батырлыгы белән саулыгы.

1942, июнь

ЯУЛЫК

Аерылганда миңа йөрәк дустым

Бүләк итте ефәк яулыгын;

Мин ярама яптым ул яулыкны

Басар өчен агышын канымның.

Кан табыннан куе кызыл төстә

Яулык минем йөрәк турында,

Сөйли миңа аның җылы назы

Һәм ялкынлы сөюе турында.

Мин чикмәдем, дускай, бер карыш та,

Батырларча алга атладым.

Яулык шаһит: сине һәм илемне

Йөрәк каным белән сакладым.

1942, июль

ҖЫРЛАРЫМ

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә

Ил  кырында чәчәк атыгыз!

Күпме булса сездә көч һәм ялкын,

Шулкадәрле җирдә хакыгыз!

Сездә минем бөтен тойгыларым,

Сездә минем керсез яшьләрем.

Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,

Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.

Мин кабыздым җырда ялкын итеп

Йөрәгем һәм хаклык кушканны.

Җырым белән дусны иркәләдем,

Җырым белән җиңдем дошманны.

Алдый алмас мине түбән ләззәт,

Вак тормышның чуар пәрдәсе,

Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю -

Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.

Үлгәндә дә йөрәк туры калыр

Шигыремдәге изге антына.

Бар җырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма.

Җырлап үттем данлы көрәш кырын,

Җырлап килдем тормыш языма.

Соңгы җырым палач балтасына

Башны тоткан килеш языла.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

                             1943, 26 ноябрь

ШАЛКАН

(Халык әкиятенең яңа варианты)

Берзаман бабай шалкан чәчкән ди. Шалкан галәмәт зур булып үсеп җиткән. Йолкмакчы булып карый бабай тегене, ә теге кымшанмый да, чөнки галәмәт зур, бабайның гына көче җитәрлек түгел. Шуннан бабай ярдәмгә әбине дәшмәкче була.

Ә әби юк, чөнки Канадага китеп барган. Крестьян хатыннары форумына.

Бабай оныгын чакыра инде хәзер:

– Балакаем, әйдә, шалканны гына тартып чыгарыйк инде.

– Вакытым юк, – дип җавап бирә оныгы.

– Миндә хәзер брифинг.

– Нәрсә-нәрсә?

– Үтерәсең инде син шул авыллыгың белән, бабай. Брифинг дим! Чит ил журналистлары сораулар бирергә килә.

– Нәрсә турында?

– Синең шалканың турында! – ди оныгы һәм трубканы куя.

Бабай этне эзләп китә. Берзаман карый: эт күзләрен акайткан, телен асылындырган, каядыр ашыга.

– Эткәем, әйдә, шалканны тартып чыгарыйк инде.

– Башны катырма әле, бабай, юк-бар белән, – ди эт.

 – Болай да нервыларым беткән. Әле менә митингта хөкүмәткә өрдем. Синең кайгың юк, демократия өчен көрәшәбез.

Бабай мәчене чакырырга китә.

Ә мәчене танырлык та түгел. Әллә кем булган – парламентта арысланнар белән мөһим мәсьәләләр чишеп ята. Бабайга әйләнеп тә карамаган, танымаган да, сөйләшмәгән дә.

Бабай тычканны эзләп киткән.

– Тычкан, җаным, шалканны йолкып чыгарырга булышмассыңмы икән? Әбиең – чит илдә, онык – брифинг дигән нәрсәдә, эт – митингта, мәче – парламентта. Шалканга үземнең генә көчем җитми.

– Бу нәрсә инде тагын! – ди бик тә нәфрәтләнгән тычкан. – Әнә-менә кар яварга тора, шалканны кичекмәстән саклап калырга кирәк. Хәзер тиз генә фонд оештырабыз. Синнән, бабай, ун доллар.

– Нәрсә-нәрсә?

– Шалканны коткару фондына ун доллар дим. Офисны Парижда ачарбыз, чит ил капиталын җәлеп итәрбез.

Бабай «тфү» дип кулын селтәгән дә китеп барган һәм шул ачудан шалканны үзе генә тартып чыгарган. Тартып чыгаруы булган, ни күзе белән күрсен – карчыгы да чит илдән кайтып төшкән, оныгының да брифингы беткән, эт белән мәче дә йөгереп килеп җиткәннәр, тычкан да аяк астында бөтерелә. Бабай, билгеле, бер сүз әйтмәгән. Шалкан галәмәт зур бит, һәммәсенә җитәрлек!

Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!