На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
:: Газета ''Мишар дуньясы'' №3(12) (февраль) 2008

Мишәр дөньясы , № 3 (12) (февраль 2008 г.)
Нижгар татарлары газетасы

«Мишәр дөньясы» газетасы хезмәткәрләре, газетаның тышкы кыяфәте сокланырлык, ә эчтәлегенә килгәндә, шәхсән мин, аны канәгатьләнерлек дип әйтер идем. Чөнки һәр башлангыч эштә шактый кытыршылыклар була. Әмма ләкин, шуңа да карамастан, «Мишәр дөньясы» кызыклы, информациягә бай булып чыга. Уйлаганымча, анда очраклы рәвештә генә җыелган кешеләр түгел, ә чын профессионаллар тупланган булырга тиеш. «Тоттым-алдым – яздым-бәрдем» белән генә андый эштә булмый, аңгарам. Газета эше, гомумән журналистлар һөнәре – бигрәк җаваплы кәсеп. Тикмәгә генә СМИны дүртенче власть дип әйтмиләр бит.

«Мишәр дөньясы» газетасын  киләчәктә подписка ясап алдырыр идем. Әле бит ничек, кем, кайдан өлгерде, шуннан алды. Икенчедән, миңа калса, сезнең газетага язылучылар саны ничек күбрәк булыр, шулкадәр газетагызны тагын да яхшырак, кызыклырак чыгарыр өчен ул сан сезгә өстәмә  стимул бирер иде, аеруча, бүген, кайчан Нижний Новгород өлкәсендә ике татарча газета чыга башлады.

Кулга төшергән саннарыннан чыгып ни әйтмәкче булам, «Мишәр дөньясы» кыска гына вакыт эчендә ярыйсы гына аякка басты кебек. Шулай шәп кенә старт алган очракта инде якын киләчәктә аны атналык итеп күрәсе килә. Ә тора-бара – күпбитле басмага әверелсен иде. Тик күләмен арттырам дип, сыйфаты турында бер үк оныта күрмәгез. Бу сүзләр, әлбәттә, газетаның тышкы кыяфәтенә генә кагылмый, ә материалларның эчтәлегенә дә, гомумән, тематикасына да. Тематика дигәннән, сезнең, журналистларның, Россияне бөек держава ясаган авылларның киләчәген кайгырту мәсьәләсе көн кадагыннан төшәргә тиеш түгел. Бүген бу проблема иң актуаль. Чөнки Россиянең ышанычлы тылы нәкъ авылларда.

«Мишәр дөньясы» газетасының озын-озак яшәвен, ә иҗади коллективының укучыларына намус белән хезмәт итүләрен телим.

Гаяр Әббәсов,

 Кызыл Октябрь районының эчке эшләр бүлеге начальнигы.

 

Редакциядән. Күптән түгел Гаяр Сәмиуллович үзенең 45 яшьлеген билгеләп үтте. Шул уңайдан, без аны чын күңелдән котлыйбыз һәм авыр хезмәтендә җиңеллек телибез!

Батырлар онытылмый

Сафаҗай авылында икенче ел рәттән февраль аенда милли көрәшебез буенча мәйдан тоткан батырлар истәлегенә көрәш турниры оештырыла.Үткән елда Харис Хөсәинов истәлегенә үткән турнир агымдагы елның 3 февралендә Рафаэль Әббәсовның истәлегенә бәйрәм булып  кире кайтты. Бу истәлекле турнирда төбәгебезнең 11 авылыннан 120 көрәшче катнашты.

2009 елдагы турнир авыл администрациясе башлыгы игъланыннан, танылган көрәшче Хәлим Хисаметдинов истәлегенә оештырылачагы билгеле булды.

Фотода: сулдан уңга Р. Рамазанов (икенче урын), Р. Сабитов (турнир батыры), Ф.Сәйфетдинов(өченче урын). Алгы рәттә Рафаэль Әббәсовның хатыны, Сафаҗай мәктәбе укытучысы Венера Әнвәровна.

Әнвәр Камалетдинов фотосы.

Сайлаулар-2008

КАНДИДАТЛАР БИЛГЕЛЕ

Мәгълүм булганча, 2 декабрьда Президент сайлаячакбыз. Бөек Россиябезне җитәкләргә дип РФ Үзәк сайлау комиссиясендә теркәү узган дүрт кандидатның кайсына өстенлек бирербез икән? Путин тәкъдим иткән Дмитрий Медведевкамы, коммунистлар лидеры Геннадий Зюгановкамы, ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновскийгамы, әллә Демократик партия рәисе Андрей Богдановкамы?

Президент сайлаулары белән беррәттән Пилнә районы халкы җирле Земство җыенына депутатлар да сайлаячак. Ә инде аннары халык ышанычын яулаган депутатлар үз араларыннан район башлыгын сайларлар.

Сафаҗай авылыннан депутатлыкка булган 2 мандатны 5 кандидат дәгъвалар. Алар да булса: Шамил Нуриманов – Киров СПКсы рәисе, Рамил Мусин – мәктәп директоры, Рөстәм Сабитов –фермер, Шамил Таҗуризин – Н.Новгород сату (сбытовой) компаниясе инженеры, Хәмзә Мәхмүтов– отставкадагы юстиция киңәшчесе.

1 мандатлы Петрякс сайлау округыннан ике кандидат теркәлгән: Рафек Хәсәнов – җирле «Петряксинский» СПКсы рәисе һәм Әнвәр Сабиров – элекке хәрби.

1 мандатлы Мочали сайлау округыннан да ике якташыбыз Пилнә районы Земство җыенында депутат булырга омтылалар. Алар: Зөфәр Заеров– «Заречное» крестьян-фермерчылык хуҗалыгы башлыгы һәм Мирзахлям Абдулганиев – ОАО
«Нижегородавтотехобслуживание» сенең Пилнә филиалы директоры.

Шул ук көнне Кызыл Октябрь районының Кече һәм Зур Рбишча күпмандатлы сайлау округында, депутат Рәис Хайретдинов федераль хезмәткә күчү сәбәпле, аның урынына җирле Земство җыенына барырга 5 кандидат теләк белдергән: Абдулбәр Әндәрҗанов – РУЖКХ начальнигы, Рамил Мөхәммәтҗанов – «Тахым» предприятиясе җитәкчесе, Ваиз Хәйретдинов – вакытлыча эшсез, Рамил Юсипов – «Серп и молот» СПКсы рәисе, Мансур Шәрәфетдинов – ОАО «Краснооктябрьская сельхозтехника» ның генераль директоры.

Ышанам, безнең милләттәшләр бу сайлауларда да зур активлык күрсәтерләр һәм тавышларын ышанычлы кандидатларга бирерләр.

Альбина Җаббарова

үз хәбәрчебез

БУ САНДА:

Поликлиника кайчанга ачылыр?

Фоттода:

Ә.С.Мостафин, Уразавыл узәк хастаханәсенең баш табибы.

 

Журналистика җаныма якын   3

 

Игелекле Моклока егете  6

 

Фәнис ЯРРУЛИНга 70 яшь  7

ВАКЫЙГАЛАР

      Искитәрлек төзелеш

Кыска вакыт эчендә Кызыл Октябрь районының үзәге булган Уразавылда өч катлы матур таш бина калкып чыкты. Беренче карашка, бирегә тагын Валемеевлар кебек инвестор килгән дә, ниндидер производство ачкан дип уйларга мөмкин. Юк, бу – әле Уразавыл хастаханәсенең төп блокларының дәвамы булырга тиешле поликлиника узган гасырның ахырында ук гамәлгә кертелә торган объект менә әле генә, яңа гасыр башында гына, 11 ел узганнан соң гына тәмамланып килә.

Уразавылга бару уңаеннан, булачак поликлиникага кереп чыкмый булдыра алмадык. Чынлап та, тулар-тулмас бер ел эчендә искитәрлек зур эшләр башкарылган. Ләкин тәмамлыйсы эшләр дә байтак әле. Эчке эшләрдән тыш, бу яңа бинаның тирә-як территориясен рәтлисе бар. Ә ул эшләрне бары тик яз, җәй айларында гына башкарып була. Икенчедән, төзелешнең ике катын йөреп чыкканнан соң, без бер кабинетта да бер генә дә яңа медицина җиһазы урнаштырылганын күрмәдек.

Чыгып барышлый без тагын А.Б.Звездинга, бу төзелешне алып баручы “Нефтезаводстрой” берләшмәсенең прорабына, “21 февральда тапшырырбыз” дигән сүзләренә шикләнеп, берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.     

– Тирә-як территорияне төзекләндерү, аңлыйсыздыр, хәзер мөмкин түгел. Элеккөз бу эшне башкармакчы идек, җирле түрәләр белән аңлашу таба алмадык. Гарантияле хат язып калдырырбыз да, язын кайтып эшләрбез, бүтән чара юк. Поликлиниканы җиһазландыруга килгәндә, миңа калса, җиһазлары, бүтән кирәк-яраклары әлегә тулысынча кайгыртылмаган да, ахры. Мөгаен, бу очракта да шул чарага бармый хәл булмас, – диде Александр Борисович.

Шуннан соң, мин Уразавыл үзәк хастаханәсенең баш, РФның атказанган табибы, Нижний Новгород өлкәсенең хөрмәтле гражданы Ә.С. Мостафин белән очраштым. Ул миңа алдан Уразавыл хастаханәсе тарихына кыскача экскурс ясады. Җылы сүзләр белән яңа хастаханә биналары төзергә булышкан түрәләрне искә алды. Шул исәптән 90 еллар башында өлкә башкарма комитеты рәисе булып торган А.Соколовка, район башкарма комитеты рәисе Ш.Каюмовка, элекке Дәүләт Думасы депутаты, хәзер Н.Новгород мэры В.Булавиновка, аның ярдәмчесе Х.Хакимовка рәхмәтләрен белдерде. Аннары гына бу поликлиникага килеп җиттек. Менә монда Әнвәр Сафинович иксез-чиксез рәхмәтләрен бүгенге губернаторыбыз Валерий Шанцевка тәмам яудырды.

Дөрес тә бит, ул булмаса, Кызыл Октябрь районы бу поликлиниканы күрер идеме икән? Ә кызылоктябрьлылар, рәхмәт әйтер өчен булса да, Валерий Павлиновичны өлкәдә бердәнбер булган милли районда күрү бәхетенә кайчанга ирешерләр икән соң?

Әнвәр Сафиновичның сүзләреннән аңлаганымча, поликлиника февральда түгел, майда да ачылмас, күрәсең. Түбәндәге документка күз салыгыз әле.

Дөрес, бу хат белән ул Н.Новгород өлкәсенең сәламәтлек саклау министры А.В. Карцевскийда үзе булган. Александр Валентинович Әнвәр Сафинович алдында ук урынбасарларын җыеп оператив утырыш оештырган һәм бу проблемада ярдәм итәргә ышандырган. Ярый әле русларда йөргән бер әйтемдәгечә килеп чыкмаса: “Обещанного ... ждут”. Ә миңа калса, Медицина хезмәткәрләре көненә туры китереп ул тантаналы ачылса - идеаль вариант булыр иде. Мин бит Әнвәр Сафиновичны аңлыйм, ашык-пошык вак-төяк “недоделкалар” белән яңа поликлиника ачылса, тора-бара ул вак-төякләрнең зур мәшәкатьләргә әверелүе мөмкин. Чөнки бездә һәрвакыт “калган эшкә кар ява” - монысы инде үзебезнең әйтемнәрдән.

- Әнвәр Сафинович, бер газетада бастырылган әңгәмәгездә кадрлар мәсьәләсенә тукталып, “табиблар арасында 65-70 проценты пенсионерлар, шәфкать туташларының 55-60 проценты пенсия яшендә инде”, - дигәнсез. “Өлкә сәламәтлек саклау департаменты һәм медицина университеты белән берлектә районга яшь белгечләр китерү юлын кайгыртабыз”, - дип тә әйткәнсез. Бу кайгыртуыгыз конкрет нәрсәдә чагыла? – дим.

- Бүген максатлы программа буенча 12 егет-кызыбыз Н.Новгород Дәүләт Медицина Академиясендә югары белем ала. Тагын 18 яшүсмеребез – махсус урта белем алу юлында. Иншалла, яңа поликлиникага яңа яшь белгечләребез бик теләп килер дип ышанабыз. Бу өлкәдә өметләребез аклануга тагын бер мөһим этәргеч - “Сәламәтлек” милли проекты.

Менә шушы эшләрнең очына чыга алсам, тыныч кына үз вазыйфаларымны ышанычлы кешегә тапшырыр идем, - ди әңгәмәдәшем.

Әлеге сөйләшүебездән ачыкланганча, Кызыл Октябрь районында бүген 19 медицина пункты эшләп килә. Иң яхшылары – Рбишчаларда икән. Зурсында медпункт белән Фәүзия Бедретдинова җитәкчелек итә, ә Кечесендә - Фәрхәнә Айсина.

Поликлиникага кайтканда, шундый ямьле, төзек биналар ничек бизәр иде Уразавылның үзәк урамын!

Олег Әндәрҗанов

Фотода:

яңа поликлиника бинасы.

Автор фотосы

Бер җөмлә белән              

ПИЛНӘ районы мөхтәсибе Илһам хәзрәт Аллямовны Сафаҗайның беренче мәхәллә мөселманнары үз мәчетләренә имам итеп сайладылар.

КЫЗЫЛ ОКТЯБРЬ районында гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр комитеты начальнигы итеп пашатлы Р.Ә. Абдуллин билгеләнде.

ЗУР РБИШЧА урта мәктәбендә 23 февральда, ирләр бәйрәме көнне, күренекле Садековлар гаиләсе мәктәп укучылары арасында татар-мишәр көрәше буенча районара турнир оештыралар.    

ПИЛНӘ Үзәк китапханәсендә “Нижегородская губерния – дорога в 21 век” дип аталган китаплар күргәзмәсендә коммунистлар заманында Пилнә район партия комитетының беренче секретаре булган хөрмәтле якташыбыз Нәим абый Абдуллинның “От родной земли” китабы да үзенең лаеклы урынын алган иде

ЯҢА һәм ИСКЕ МОЧАЛИ авыллары китапханәләре янгын сигнализацияләре һәм нормага тәңгәл килгән ут сүндергечләре белән тәэмин ителгәннәр.

ТАТАР МОКЛОКАСЫна инвестор (ООО Агро-1) килү уңаеннан, ничәмә еллар “кысыр” яткан авыл хуҗалыгы җирләре, яңа технологик алымнар куллану нәтиҗәсендә, чәчү әйләнешенә кайтарыла башлады.

САФАҖАЙда, Яңа ел бәйрәм көннәрендә  4 туй  уйналган һәм бер бала дөньяга килгән.

 ЯНДАВИШЧА администрациясе башлыгы Рафаэль Ильясов, карамагында булган Өчкүл авылында газлаштыру эшләрен кызу тоту ниятеннән чыгып, газчыларны җылы урын, кайнар аш белән тәэмин итүне кайгырткан.

АНДЫга зәңгәр ягулык килү белән, Губернатор ярдәме йөзеннән Сергач районына юлланган 277,5 мең сумның бер өлеше әле шушы авылда урамнарны яктыртуга да тотылачак.

 УРАЗАВЫЛ администрациясе таушалган бинадан, ниһаять, кеше кабул итәрдий бинага күченгән: ул хәзер хәрби комиссариат бинасында, тик керү кунакханә ягыннан.

СЕРГАЧта татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы булып үтте: Кызыл Октябрь, Сергач, Пилнә, Спас һәм Сечен районыннан җыелган 34 укучы арасыннан республикан олимпиадага юлламалар яулаучылар турында киләсе санда хәбәр итәрбез.

“ПЕТРЯКСИНСКИЙ” күмәк хуҗалыгының бозау караучысы Х.Абдулмянова узган ел нәтиҗәләре буенча Пилнә районы татар авылларыннан алдынгылар сафында берүзе генә булса, алдынгы сыер савучылар тезмәсен биш сафаҗайлы башлап җибәрә.

 ЯНДАВИШЧА да, Өчкүл сыман, Газпром программасына керү юлында, ә бу - шәхси хуҗалыкларга газлаштыру шактый арзанга төшәр дигән сүз.

КЕЧЕ РБИШЧА мәктәбендә, балаларны китап укуга тарту нияте белән, Кызыл Октябрь мәктәп китапханәләре методик берләшмәсенең семинары булып үтте.

МӘДӘНӘ медицина медпунктына югары белемле белгеч – гаилә табибе Хумор Хамитовна Җаббарова килде.

БОЗЛАУ администрациясенә кергән авыл халкы 2 мартта әле җирле Советка Ирек Салихҗанов (эшмәкәр) һәм Мөнир Талипов (пенсионер) кандидатларыннан депутат та сайлаячаклар, ә Спас районы Земство җыенына депутатлыкка бу округтан бердәнбер кандидат булып Вәүдәт Мтиуллин гына бара. 

ИШАВЫЛДАН башлап эшчәнлеген җәелдерә башлаган “Бәйрәм” авыл хуҗалыгы холдингы үзалдына куйган максатларының берсе – атлар үрчетүне дәвам итә: бүген анда 70 баш ат бар инде.

Олег Хөсәинов әзерләде.

ЧӘЙХАНӘ

Сергачта оешып килгән “Мишәр дөньясы” газетасы редакциясе “Чәйханә”сендә беренче кунак Р.Ф. Ибраһимов. Ул татар җәмәгатьчелегенә крайны өйрәнүче буларак күптән таныш булса да, милләтпәрвәр буларак аның исеме  “Туган як”ны булдыруы белән халык хәтерендә уелып калды.

Журналистика җаныма якын

Шулай ди  “Туган як” газетасының Почётлы редакторы,

“Мишәр дөньясы”ның редакция Советы әгъзасы Рифат Ибраһимов

– Ярты гасыр чамасы вакыт эчендә хезмәт юлым күптөрле вазыйфалар үтәүдән торса да, аның иң эчтәлекле, истәлекле өлеше журналистика белән бәйле. Ул – «Туган як» газетасын оештыру һәм җитәкләү еллары. Газета эше, гомумән, журналистика, минем җаныма якын», – дип Рифат Фатыйховичның  сөйләгәннәрен ишеткәнем бар. Шуңа күрә хөрмәтле кунагыбыз белән сөйләшүебезне нәкъ аның хезмәт җимеше булганТуган яктан башлыйбыз да.

Рифат Фатыйхович, «Мишәр дөньясы»ның соңгы саннарында ике ачык хат басылды. Икесенең дә нигезендә бер үк проблема ята: «Туган як» редакторы Р. Абдуллинның Сез булдырган бу милли басманың киләчәге турында кайгырт-мавы. Телгә алынган хатлардан укып белгәнебезчә, Сез газета эшенә тарткан, аннары шактый тәҗрибәле коллектив туплап «Туган як»ны бай, тирән эчтәлекле, халыкчан газета дәрәҗәсенә күтәргән 9 (!) тәҗрибәле белгечтән «ул азат ителгән». Үзе бер редакция коллективы бит бу! Рифат абый, ул чакта Р.Абдуллин үзенең хыянәтчел юллары белән Сезнең урынга утырмаган булса, Сез һәм Сезнең кул астында теге коллектив сакланган очракта «Туган як» бүген нинди дәрәҗәдә булыр иде дә, тагын нинди үрләр яулар иде икән? Ялгышмасам, Сез «Туган як»ның бишьеллыгында ук аны якын киләчәктә 12 битле итәрбез дип әйткән идегез.

– Планнар зур иде. Газетаны 12 битлек итү өстәмә материаль чыгым һәм финанслар арттыруны гына түгел, журналистлар коллективыннан да гаять тырышлык таләп итәр иде. Ләкин бу мәсьәләне чишүгә без әзер идек. Бер яктан АКШ Евразия фондының откан гранты исәбенә редакцияне компьютер техникасы белән җиһазласак, икенче яктан тиешле кадрларыбыз да бар иде инде: О. Әндәрҗанов белән К. Фәткуллин КДУ журналистика факультетын тәмамлаган, НГПИ филология факультетын тәмамлап А. Әхмәтбаева килгән иде. Газетаның беренче саныннан эшләп килүче Р. Каюмова да редакциянең югары белемле хезмәткәрләр исемлеге башында иде. Махсус белемле тел остасы
Т. Паламарчук-Нурулла да шулар арасында.

Шул ук «личный состав» белән без үз каршыбызга тагын бер масштаблы максат куйган идек: ул да булса – татар телевизион студиясе оештыру. Шушы максаттан тулысынча диярлек махсус җиһазлар да алып куйган идек инде. Идея халык  арасында хуплау да тапты. Якташыбыз, Кочко-Пожары егете, төшерү видеокамерасы да бүләк иткән иде. Оештырып тапшырылачак программабызны “Җәбәлстан” дип атарга да карар кылган идек.

Редакциядән киткәч тә телестудия оештыруның кайбер мәсьәләләрен (бина, эфир) чишкәч, Р. Абдуллинга кереп студия өчен алынган җиһазларны безгә бирүне үтендем. Әмма җавап тискәре булды. Ә ул җиһазлар таралып бетмәсә дә, таркалып, ярамас хәлгә килеп яталардыр дип беләм.

Бу ниятләрнең нәрсә белән тәмамланганын беләсез. Газетабызда белгечләр калмады, ә Сергач телестудиясе район бюджетына ярдәм итеп, татар акчасы исәбенә яши.

Ишеткәнебезчә, Сез «Туган як»тан китү белән, иҗади эшчәнлегегезне туктатмадыгыз: өлкә тормышында эз калдырган 500дән артык милләттәшебезнең исемен үз эченә сыйдырган зур күләмле энциклопедик-белешмә формасындагы китап җыю белән мәшгуль идегез. Бу иҗади хезмәтегез бүген нинди стадиядә?

– Күренекле якташларыбыз турындагы бу китап өчен материалларны мин 80-еллар уртасында ук туплый башлаган идем. «Туган як»та эшләү бу хезмәт өчен уңай шартлар тудырды, һәм белешмәләр тизрәк җыела башлады.

Инде газетадан китеп, китапны кем ярдәмендә нәшер итәрмен дип торганда, “бирим дисә колына, чыгарып куя юлына” дигәндәй Илаһи Мөхетдинов Дамир әфәнде белән очраштырды. ДУМНОның да үз каршына шундый максат куйганы билгеле булгач, без бу эшне бергәләп тәмамларга булдык.

Төрле сәбәпләрдән, шул исәптән
Р. Абдуллинның туплаган материалларны миңа бирмичә редакция складына бикләп куюдан,  китапны бастыру тартып-сузылса да, ниһаять, хәзер ул производствога бирелде һәм якын киләчәктә 5 меңлек тираж белән “Нижгар татарлары. Биографик сүзлек” исеме астында дөнья күрәчәк.

– Белгәнемчә, ул чакта Сезгә «Почётлы «Туган як» редакторы» исеме бирелүе уңаеннан, «теге личный состав» Сезне бушлай «Туган як»ка подписка белән тәэмин итәргә, дигән карар кабул иткән иде. Бүген ул карар эшләп киләме?

- Юк. Башта газетаны өзеп-өзеп салгаласалар да, әле бөтенләй туктаттылар.

– Рифат Фатыйхович, бүгенге көнкүрешебездән күренгәнчә, безнең татар мохитында ниндидер сүлпәнлек, иртәгесе көнебезгә битарафлык барлыкка килде кебек. Бу хакта Сезнең фикер?

–  Дәүләтебез татар мохиты дип үлеп янмый. Ә бөтен эшнең башында акча торган заманда «үзе бушка, үзе туйганчы” принцибында иҗтимагый эшләр алып бару җиңел түгел. 1996 елда кабул ителгән РФ  «Милли-мәдәни автономияләр турында»гы законы тормышка ашырылмый. Бигрәк тә автономияләргә финанс ярдәм турындагы матдәсе. Әле ул законны яңарту турында сүз бара кебек. Карагыз, Россиядә милләтләр тормышы, милләтара мөнәсәбәтләр турында бүтән закон юк та кебек. Димәк, милләт үз тормышын үзе генә, дәүләт ярдәменнән башка кайгыртырга тиеш була.

– Мин белгәннәрдән генә дә, узган 2007 ел безнең өчен берничә истәлекле даталар белән бәйле иде. Беренчесе, чал тарихыбызга кагылганы –  хөрмәтле Абдулвәдут абый Шиапов нигез салган Чүмбәли халык музееның 40 еллыгы, икенчесе -  күренекле якташыбыз Шазам Сафинның 1952-елда Олимпия уеннары чемпионы булуына 55 ел тулуы, өченчесе – атаклы артистыбыз Рамил Курамшинның олуг юбилее. Кызганычка каршы, безнең Нижгар татар җәмәгатьчелегендә боларның берсе дә тиешле дәрәҗәдә билгеләп үтелмәде, прессада яктыртылмады диярлек. Бу нәрсә, безнең игътибарсызлыкмы әллә «Туган як» кебек милли оешмаларыбызның перспектив плансыз эш итү нәтиҗәсендә туган җитешсезлекме?

– Урысларда «на то и щука в воде, чтобы карась не дремал» дигән әйтем бар. Үзенә чуртан ролен алып, газеталарыбызга йокымсыраган  муниципаль һәм иҗтимагый орган җитәкчеләренә шундый чараларны планлаштыру турында исләренә төшерергә дә ярыйдыр.

 Сезнең карашка, татар рухлы балалар тәрбияләү, ана телебезне ярыйсы дәрәҗәдә тотар өчен, тәҗрибәле педагог һәм үрнәк гаилә башлыгы буларак, бүген мәктәпләрдә, гаиләдә әһәмиятне күбрәк нәрсәләргә юнәлтәсе иде?

– Мәктәпләрнең һәм гаиләләрнең бу өлкәдә тәҗрибәләрен газеталарыбыз аша пропагандаларга. Шул ук газеталарыбыз аша татар матур әдәбиятының үрнәкләрен (проза гына түгел, шигъриятен дә) халыкка җиткерергә кирәктер дип уйлыйм. Бу өлкәдә «Туган як»ның күптән башлаган традициясен дәвам итеп, «Мишәр дөньясы»на да бу эш белән шөгыльләнергә кирәк. Газеталар Татарстан радио һәм телевидение программаларын бастырсалар иде. ТНВ программасын бирә башладык кебек, әмма радиопрограмманы бирү тәҗрибәбез әлегә юк. Аларны бирү редакцияләргә әлләни зыян китермәс иде дип беләм.

Яңартылган Татарстан Конституциясе республикадан читтә яшәүче татарларның милли ихтыяҗларын канәгатьләндерү юлында матди һәм финанс ярдәм  күрсәтүне күздә тота. Шуннан файдаланып, зур авылларыбызда яки район үзәкләрендә татар китабы кибетләре оештыруны таләп итәргә буладыр бит?

Мәктәп һәм авыл китапханәләрен татар китаплары белән тулыландыру да игътибарга лаектыр.

– Крайны өйрәнүчеләр, тарихыбызга битараф булмаучылар арасында авылларның атамалары турында  төрле карашлылык йөри. Сез бу хакта ни әйтә аласыз?

– Авылларыбыз исемнәре, гомумән төбәгебез топонимикасы белән мин күптән кызыксынам. Бу турыда уйлаганым һәм байтак чыганаклар укыганым да бар. Укыган, уйлаган саен сораулар туа: авылга аның исеме кайчан, кем тарафыннан һәм ничек бирелгән? Ник берсе Собачий Остров, икенчесе Красный Остров дип аталган? Ник татарлар берсен Краснай, икенчесен Кызыл Яр дип атыйлар? Ник озак вакытлар Томбулатово (Томбулат авылы) дип аталып килгән татар исемен Анда дип мукшы сүзе белән атап, аны Анды дип үзебез татарлаштырып атыйбыз? Ник рәсми рәвештә Андреевка дип аталган татар авылын шул ук татарлар күптәннән бирле Мөтеравыл дип атыйлар? Ник татарлаштырып Кучкай Пожары дип атала башлаган авылны, нигездә шул авыл вәкилләреннән торган «Туган як» редакциясе, тырышып-тырышып, Кочко-Пожар дип яза? Ник аны Уразавыл тибындагы итеп Кучкай авылы (Кучкаево) дип атамаска? Шундый исемле авыл чынбарлыкта булган бит! Ник Соб. остров – Красная Горка, халык телендә Сабацай дип аталган авыл халкы Сафаҗай исемен кабул итте? Ник татар авылы Грибаново, ә урыс авылы Ташлыково дип аталырга тиеш икән? Ник татарлар Шубиноны Шөбиле, Мамешевоны Мәмәшиле дип йөртәләр? Авылга беренче итеп русчамы, әллә татарчамы исем бирелгән?

Шушы һәм моннан гайре дистәләгән сорауларга җавапны кем генә бирер икән? Бу – бер генә кешенең эше түгел! Бу мәсьәләгә карашлар, атамаларны аңлатулар төрле булуга гаҗәпләнәсе юк. Һәр кеше үзенә билгеле булган факт һәм информация нигезендә үз  нәтиҗәсен ясарга хокуклы.

– «Мишәр дөньясы»ның редакция Советы әгъзасы буларак, бу милли басманың киләчәген шәхсән Сез ничек күзаллыйсыз? 

– «Мишәр дөньясы» «Туган як» газетасының бүгенге җитәкчелегенең үзгәргән шартларда укучыларының ихтыяҗын белеп бетермәү һәм аны канәгатьләндерү юлларын эзләргә теләмәү нәтиҗәсендә туган басма.

Икенче татар газетасы оештырылуга тагын бер сәбәп булды: «Туган як»тан аның тәҗрибәле хезмәткәрләренең китүе һәм яңа газета өчен потенциаль журналистларга әверелүләре.

Бу көннәрдә газета оештыру чоры уңайсызлыкларын кичерә. Тиз арада алар артта калыр, һәм газета үзенең юнәлешен табар дип уйлыйм.

Миңа калса, мишәр һәм мишәрлек турында тарихи ракурстан чыгып кына сөйләргә-язарга кирәктер. Тагын шуны да истә тотыйк: милләт бердәмлеге бер-беребезне һәм йолаларыбызны ихтирам итүдән гыйбәрәт.

Рус телендә меңләгән газета-журналлар чыга, татар телендә - санаулы гына. Шуңа күрә, төбәгебездә берничә татар басмасы, татар телевидениясе булу гади халыкка файдага гына

- Рифат абый, безнең чакыруны кабул итеп килгәнегез һәм үзара ачыктан-ачык сөйләшеп утырганыбыз өчен Сезгә зур рәхмәтлебез. Сезнең сүзләргә колак салучылар булыр дип ышанабыз, шул исәптә, әлбәттә, без дә. Бүгенге күрешүебез әле соңгысы булмас, Алла боерса. Исән-имин яңа очрашуларга кадәр.

Хөрмәтле кунакның сөйләгәннәрен

Олег Әндәрҗан язып алды

БЕЗНЕҢ ИСЛАМ

Гаиләләребез көчле булсын! 

Хөрмәтле газиз дин кардәшләрем, милләттәшләрем! Без өметләнгән яшүсмерләребез! Һәркайсыгызга да ялкынлы сәламнәремне белдерәсем килә: Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!  

Хөрмәтле Җәмәгать! Бүген без сезнең белән гаилә турында сүзебезне алып барырбыз. Белгәнебезчә Ислам дине гаилә берлә кагылышлы сорауларга, ата-ана, ир-хатын, балалар мәсьәләсенә зур әһәмиятен бирә. Коръән-Кәримдә Раббыбыз әйтә: «Ий мөэминнәр, үзегезне һәм өй җәмәгатегезне җәһәннәм утыннан саклагыз, ягъни үзегез шәригать хөкемнәрен дөрес үтәп, җәмәгатьләрегезгә шәригать хөкемнәрен дөрес өйрәтегез, ул утның утыны – кешеләр һәм ташлардыр». (Тәхрим сүрәсе, 6 аят). Ягъни, хатыннарыгызга, балаларыгызга күркәм тәрбия бирегез, гаиләләрегезнең эчендә булган хәлләрдән гафил булмагыз, гаиләләрегезгә зур әһәмиятегезне бирсәгез, шунда гына Раббыгызның  сәгадәтләренә ирешерсез! 

 Дин-шәригатебез адәм балаларының җир йөзендә бозылып, фәхишә гамәлләр кылып йөргәннәрен теләми... Коръәндә җир йөзендә фәсәд-бозыклык кылучыларның башларына газап төшүе күрсәтелә, мәсәлән, Фәҗер сүрәсендә, 11-13 аятләрдә шулай әйтелә:

11. “Гад, Сәмуд вә Фиргавен шәһәрләрдә алар явызлыкны күп кылдылар”.

12. “Вә, фәсәд золым эшләрне күп эшләделәр”.

13. “Раббың аларга куйды ґазап камчысын”.

Ислам дине бөтен эшләребездә тәртип булганны ярата. Зур үстеңме, укып бетердеңме, эшкә урнаштыңмы, хәлеңнән килә икән,  өйлән, гаилә кор, акыллы, тәртипле балалар үстер, туган-күрешләреңә, хәтта башка милләттә, башка диндә булган адәмнәргә үрнәк бул!

Семья, гаилә, дин кардәшләрем, бик тирән мәгънәле, кыйммәтле сүз. Әгәр дә илләребездә халкыбыз азып-тузып йөрер урынына гаиләләр корсалар иде, ышаныгыз, туган илебез тынычлы, мисали дәүләт булыр иде. Кызганычка каршы, бүгенге көндә гаилә дигән нәрсә җиргә таптала. Телевизорны гына карасак, хәйран калабыз! Көне-төне зиначылыкны, фәхишәлек-бозык тормышны балаларыбызга, безгә, халкыбызга рекламировать итәләр. Ялангач хатыннардан, Голливудның киноларыннан нинди файдалы нәрсәләргә өйрәнергә була? Кая әдәп, кая әһлак, кая дин?! Бу әдәпсезлек туган илебезнең халкына, меңләгән гаиләләргә коточкыч зыян китерә.

Ышанып булмый, җәмәгать, хәйран, бүген илебездә 800 мең ата-анасыз бала бар икән! Аларга кем дә тулысынча тәрбия дә бирми, кем ул балалардан килеп чыгар?

Дин-әхлак тапталган, ата-аналарга хөрмәт күрсәтемәгән җәмгыятьтә балалар, картлар йортлары калкып чыга. Ислам илләрендә картлар йорты, детдом дигән нәрсәләр юк иде, ник дисәгез, Аллаһ Тәгалә хәзрәтләре Коръәндә зур ширк мәсьәләсен ата-ананы хөрмәтләү мәсьәләсе берлә берүк дәрәҗәгә күтәрә, Раббыбыз ата-аналарны, әби-бабакайларны хөрмәт итәргә әмер бирә: «Аллаһ хөкем итте вә әмер бирде, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кыйлырга һәм ата-анага изгелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга «уф» та димәгел, вә каһәрләмә, кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйләгел! Вә аларга шәфкать итеп, рәхим канатларыңны җәйгел! Вә әйт: «Ий Раббым, алар мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергәннәре кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыйл!»(Бәни Исраил сүрәсе, 23-24 аятләр).

Ата-аналарын рәнҗеткән кешеләрнең Раббыбыз догаларын кабул итми, эшләрендә уңышларын бирми.

Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән бервакытны сорашканнар: “Ий Аллаһның илчесе, Аллаһы каршында гамәлләрнең иң саваплысын, иң изгесен әйтеп бирмәссеңме?” – дип. Пәйгамбәребез: «Биррүль-вәлидәйн», ягъни, ата-ананы хөрмәт итү, дип җавап кайтарган. Ата-анакайларыбызның, әби-бабакайларыбызның хакларын бирсәк, Раббыбыз безгә бәхетен дә, киң ризыгын да насыйп әйләр!

Динебез балаларны мөселман кешеләр итеп үстерергә куша. Мөмкинчелек булганда үзләрен мәчеткә алып килергә, дин-мәдрәсәләрдә укытырга кирәк. Кайбер хәдисләрдә: «Атаның баласына карата иң кыйммәтле бүләге – аны күркәм әхлакка вә тәртипкә өйрәтүе», – дип хәбәр ителә. Ләкин Җомга көнне мәчетләребезнең эченә карасак, бер яшь кешене табалмабыз, мәчетебезгә карт әби-бабайлар гына йөри. Бу коточкыч хәл! Яшьләребезне туган татар телебезгә, гореф-гадәтләребезгә өйрәтмәсәк, безнең киләчәгебез булмас, халкыбыз корыр, бетәр!

Раббыбыз Коръәндә якын-туганнарның хәлләрен белеп яшәргә куша, туган-күрешләрнең бер-берләре берлә дус рәвештә яшәгәннәрен тели: Ий мөнафикълар, сездән көтеләдерме, әгәр халыкка вәли хуҗа булсагыз, җир өстендә төрле бозыклыклар кылуыгызны һәм рәхим шәфкатьне кисүегезне, ягъни сезне шуның өчен халыкка хуҗа итәргәме? (Мөхәммәд сүрәсе, 22 аят). Туганнарның, ата-аналарның хәлләрен сорашмау, туган араларны өзү, бозыклыклар берлә маташу, бу аяттә әйтелгәнчә, мөнафикълар сыйфатыннандыр.

Кызганычка каршы, күп гаиләләрдә ир белән хатын орышып, талашып торалар. Ашлары аерым, акчалары аерым... Кайбер ирләр балаларына кулларын күтәрәләр. Хатыннарга начар итенергә, аларны кыйнарга безгә кем дә хак бирмәгән. Ислам дине киресенчә, бер-беребезгә мәрхәмәтле, шәфкатьле булып яшәргә куша: “Дәхи, Аллаһуның кодрәтенә дәлилләрдәндер сезнең өчен Аллаһуның үзегездән хатыннар яратмаклыгы, чөнки Һава Адәмнең кабыргасыннан халык ителде, ул хатыннар белән өлфәтләнеп бергә яшәвегез өчен, дәхи ир белән хатын арасында дуслык һәм мәрхәмәтлек кылды, әлбәттә, Аллаһуның бу эшләрендә фикерли белгән кешеләр өчен гыйбрәт бардыр”. (Рум сүрәсе, 21 аят). Ягъни, Аллаһы Тәгалә ирләргә хатыннарына йомшак, мәрхәмәтле булырга боерды.

Динебез кушканча гаиләләребезне корсак, Раббыбызның әмерләрен үтәп бер-беребезгә шәфкатьле булсак, гөнаһ гамәлләрдән тыелсак, шул очракта гына гаиләләребез көчле булыр.

                Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре яшьләребезгә тәүфикъ-һидәятен бирсен, картларыбызга балаларының җылы кочагында, ил-көн тынычлыгында гомер итәргә язсын! Адашкан-саташканнарыбызга туры юлын, һидәятен күрсәтсен, һәм барча җөмләбезгә ике дөньясында да хасәнәтләренә ирешергә Үзе насыйп вә миәссәр итсен!

Мөнир-хәзрәт Бәюсовның

Нижний Новгород

мәчетендә укыган җомга вәгазе.

 

Гаилә елы башланды

30 январьдә Н. Новгород цирк бинасында Гаилә елы башлануга багышланган зур чара булып узды. Официаль кунаклар арасында Диния нәзарәте рәисе Үмәр хәзрәт һәм Хәйрия бүлеге җитәкчесе Зөһрә ханым Идрисовлар, Диния нәзарәте рәисе урынбасары Абдулбари хәзрәт Мөслимов та бар иде.

Бу чарада өлкә губернаторы В.П. Шанцев иң яхшы дип табылган гаиләләргә «За заслуги перед Отечеством II степени» медальләре тапшырды. Зур бүләккә алар гаилә традицияләрен ныгытуга өлеш керткәннәре һәм балалар тәрбияләүдәге зур уңышлары өчен лаек булдылар. Тик бу медальләр һәм кечкенә генә чәчәк букетыннан башка аларга берни дә тәтемәде. Ә БИТ АЛАР БАРЫСЫ ДА ЗУР ГАИЛӘ ВӘКИЛЛӘРЕ, АЛАРНЫҢ МАТДИ ЯКТАН ПРОБЛЕМАЛАРЫ БИК КҮПТЕР. НИНДИ ДӘ БУЛСА КУЛГА ТОТАРДАЙ, ИШЛЕ ГАИЛӘДӘ КИРӘГЕ ЧЫГАРДАЙ БҮЛӘК ТӘ ТАПШЫРЫЛСА, БЕР ДӘ АРТЫК БУЛМАС ИДЕ. БУ ФИКЕР БЕЛӘН ЗӨҺРӘ ХАНЫМ ДА КИЛЕШӘ: «2008 елның Гаилә елы дип игълан ителүенә мин бик шат. Ишле гаиләме ул, бер генә балалымы, проблемалар һәрвакыт җитәрлек була. Минем эшчәнлегем нәкъ менә гаиләләр, конкрет кешеләр белән бәйле. Әгәр дә дәүләт ягыннан нинди дә булса ярдәм күрсәтелә икән, без бик шат булыр идек. Ә бүгенге чарага килгәндә, мин губернатор, хакимиятебез өчен кыенсынып утырдым. Медаль алу күңелле, тик медаль белән гаилә туендырып булмый, балага кием алып булмый. Без үзебез нинди генә чара уздырсак та, нинди генә гаиләгә я аерым кешегә барсак та, материаль яктан ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Ә бүләкләр өчен акчаны үзебез табабыз, эшләп алабыз. «Шатлык» клубы белән бергә чаралар уздырып та, ниндидер бүләк я ярдәм күрсәтү өчен бераз акча эшлибез. Ә инде дәүләт ягыннан шундый зур чарада да чәчәк биреп кенә «котылдылар». Абдулбари хәзрәт тә канәгать түгел бу чарадан: «Бу чарага бер генә татар гаиләсе дә чакырылмаган иде. Ә бит бу өлкә күләмендәге чара, безнең татар авылларында гына да күпме ишле гаиләләр. Аларның күпчелеге игътибарга лаеклы дип саныйм. Шул ук вакытта башка милләт вәкилләре дә юк иде. Бары тик руслар гына. Мн моны бик зур гаделсезлек дип саныйм!».

Ничек кенә булмасын, Гаилә елы башланды.

Зилә Ахмадуллина

ТӨРЛЕСЕННӘН

ХЕЗМӘТ ЮБИЛЕЕ

Уразавылполиклиникасында теш табибы Зәлфия Сәяр кызы Каюмова быел үзенең хезмәт эбилеен билгеләп үтәчәк. Бу чибәр, мөлаем гына яшь табибә 10 ел дәвамында Кызыл Октябрь hәм дә күрше районнардан килгән күпме паөиентларны чыдап булмастый халәттән - теш сызлавыннан коткарды икән. Көненә уртача 15-әр кеше кабул иткән очракта гына даб бу сан 50 мең тирәсе бит. Шуның өстенә әле елга бер яки ике тапкыр укучылар да тикшерү узлар.

– Эшемне яратып башкарам. Чөнки тешләр сәламәт булганда кешенең йөз кыяфәте дә матур күренә, ашказанына да авыр килми,  – ди теш табибы.

Күңел куеп башкарган эшеннән тыш Зөлфия әле сөйкемле кызы Альфинаны дөрес тәрбияләүгә дә шактый вакытын багышлый, атнага өч тапкыр Уразавыл урта мәктәбе спорт залында тиңдәш хатын-кызлар белән баскетбол секциясендә дә шөгыльләнә, Сергач ФОКына да бик теләп йөри. Димәк, ул сәламәтлекнең кыйммәтлелеген белә. Шуңа 1 класста укучы кызы да шәрык биюләре белән мавыга, аларның кайберләрен профессиональ дәрәҗәдә үзләштергән диярлек.

Әлбәттә, шулай бүгенгесенә сөенеп яшәргә, эшләргә Зөлфиягә аның ире Рушан мөмкинлекләр тудырып тора - ул гаиләне тулысынча һәръяклап тәэмин итә.

Бу гаиләгә алгы көннәргә исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар, ә 8 Мартта хатын-кыз командалары арасында уздырылачак баскетбол ярышларында Зөлфиягә җиңүләр телим. Шулай ак халатына кара таплар төшерми озын-озак аңа хезмәт итәргә Ходай язсын иде.

Альбина Җаббарова

Автор фотосы

Файдалы киңәшләр

Сарымсак ашагыз

Безнең салкын табигатьле илебездә сарымсак элек-электән иң сыйфатлы дәвалау чарасы булган. Тарихтагы мәгълүматлар буенча, хәтта патшалар да аны үзләре белән юлга һәм яуга алган. Балачакта авылдагы әбием мине салкын тигәндә шундый ысул белән дәвалый иде: яшел гәрчич дип атала ул. Сарымсакны кискәләп, төеп, аңа вакланган укроп сала да өстенә көнбагыш мае коя, аннары шул ботка сыман катнашманы эчертә иде миңа. Яшел гәрчичле чәйдән соң хәлем рәтләнеп китә иде. Сезгә дә шуны тәкъдим итәм.

Организмга су кирәк

Су кеше тормышында әһәмиятле роль уйный. Әгәр организмдагы су микъдарының 10 проценттан күбрәге югалса, кеше тормышына куркыныч яный.

Өлкән кеше организмының 60 проценты судан тора. Суның кеше тормышындагы әһәмиятен түбәндәге билгеләмәләр ачык күрсәтә: өлкән кешегә көненә уртача 1,5 литр су эчәргә кирәк (ягъни, кимендә 8 стакан). Бу матдәләр алмашынуын тәэмин итү өчен зарур. Организмга кирәгенчә су кермәсә, ашкайнату эшчәнлеге зарар күрә. Моның нәтиҗәсендә эч кибү җәфасы башланырга мөмкин. Иртән, көндез һәм кич 3-4 стакан су эчү – организмдагы шлаклардан котылу өчен иң әйбәт чара. Су ашыйсы килүне киметә һәм организмда җыелган кирәкмәгән матдәләрне эретергә, кешегә ябыгырга ярдәм итә. Иртә белән торгач та, 1-2 стакан су эчсәгез, көне буе кәефегез күтәренке булачак.

Чү, телефон шалтырый

– Алло, «Мишәр дөньясы» газетасы редакциясеме? Мин Куйсуыннан, Роза булам. Газетагызның берничә санын башта өләшкәләделәр бездә, аннары югалды. Соңгы саннарыгызны Уразавылда булганда алдым. Газетагыз бигрәк ошый, төсле фотолар тәмам сокланырлык, укырга да бар, аеруча соңгысында Зәки Валемеевның чыгышы ошады, курыкмыйча сөйләгән. Андый материаллар газетаның абруен күтәрә, шиксез. Әгәр алга таба да шулай чыгып килсәгез, ышанам, подписчикларыгыз күп булыр. Мин бит ни сорамакчы булам, кайчанга подписка игълан итәрсез икән?

– Һәр керәчәк айга без өлкә катологына керергә тырышабыз, тик әлегә уңышсыз. Әмма ләкин, агымдагы елның икенче яртысында, Алла боерса, безнең “Мишәр дөньясы” өлкә катологында үзенең урынын табачак дип ышанабыз, - Роза апа.

– Алло, «Мишәр дөньясы»газетымы бу? Мин Пожардан. Юк, юк, исемемне әйтмим. Минем сезгә бернәрсәне генә җиткерәсем килә: сезнең газеталар ятып торган урыннарның берсеннән бер укытучы аларны күпләп сумкасына салып чыгып киткәнен күрдем. Бушлай дип бит инде алай кылынырга ярамый торгандыр. Ну икене ал, берсе күршеңә яки бүтән якынына булсын, имеш. Үзгәләргә дә калсын, артык информация әле кемгә дә зыянга киткәне юк дип беләм. Шул уңайдан сезгә бер үтенечем бар: газеталарыгыз ятып торган җирдә эшләүче кешеләр аларны бер кулга икедән артыкны бирмәсеннәр иде.

– Апа, безнең газетаны үз күреп, аның таралуы өчен борчылуыгызга рәхмәт. Бу хакта безгә тагын хәбәр итүчеләр булды, хәтта газетабызны “оптом” алучыларның исмнәрен дә атадылар. Ни әйтик инде. Яхшыга юраган очракта, аларның берсе безнең “Мишәр дөньясы” газетабызны татар теле дәресләрендә уку-укыту әсбабы буларак куллану өчен күпләп алган дип уйлыйк, ә икенчесе – эше газета белән бәйле булганга күрә, ул, үзеннән тыш, үзе төсле өйрәнчекләрне дә кайгырткандыр, югыйсә.

Үтенечегезгә килгәндә, апа, газетабызны урыннарда даими кабул итеп торулары, аны таратуга шактый өлеш кертүләре өчен генә дә аерым кешеләргә без чиксез рәхмәтле. Ә инде аларга “бер  кулга  икедән  артыкны бирмәгез” дигән йөкләмә йөкли алмыйбыз, гафу итегез.

– Алло, “Мишәр дөньясы”? Сезгә Андыдан шалтыраталар. Шамил абый шунда китереп берәр саныгызны тараткан иде. Газета ошады. Чыккан саен аны кайдан алып була соң? Яраса, без подписка да оформить итәргә әзер.

– Кызганычка каршы, нәкъ менә сезнең авыл белән, газетабызны тарату өлкәсендә,  проблема бар. Әмма без бу мәсьәләне чишү юлларын эзлибез. Ә беренче очракта, сездән Сергачка килүчеләр турыдан-туры редакциягә кереп “Мишәр дөньясы”ның  һәр чыккан яңа санын алалалар. Без бит типографиядән ерак түгел, посёлокта күкле-аклы тоташ баскан мини кибетләр каршында урнашкан алтынчы йортның юл ягындагы беренче катында утырабыз. Шулай булмаганда, элекке “Гуди”, хәзер “Стройцентр на Красной» кибетеннән алырга мөмкин.

Сездә бит шул Сергачта Рамил Жианшин, Шөбиледә Фаил Арифуллин, Кочка-Пожарда Нәймә Хафизова, Пашатта Гаяр Әндәрҗанов, Семочкида Наил Башаров кебек шәхсән кибет тотучылар юк. Шушы иптәшләргә рәхмәт, “Мишәр дөньясы”ның һәр яңа саны аларның кибетләрендә урын били.

– Алло! Алло!.. Ишетеләме? Бу - Сәяр, Суыксудан. “Мишәр дөньясы” газетасымы? Исәнмесез. Газетагызны, кулга эләккән очракта, бик кызыксынып укыйм. Равилә апаның “Суыксу кызлары” бигрәк ошады. Миңа әйтә алмассызмы: газета системалы рәвештә чыгамы һәм кайда басылы? Тагын. Минем кайбер материалларым бар. Сезгә ничек тапшырырга? Бәлки кулланыр идегез.

– Сәяр дус, газетабыз бүгенгә айга ике тапкыр дөнья күрә. Материалларның төп өлеше Сергачта җыела, ә газета Н.Новгородта басыла. Материалларыгызга килгәндә, без берәүне дә кайтарып җибәргәнебез юк. Киресенчә, безгә мөрәҗәгать иткәннәрне теләп кабул итәбез. Редакциябезнең адресы газетабыз артында. Язмаларыгызны конвертка тыгасыз да, безгә юллыйсыз.

Менә шулай, кадерлә укучыларыбыз, бүген шул, күргәнегезчә, күбрәк телефон аша аралашырга яратабыз. Дөрес, хат язучылар да бар. Ярар, hәрхәлдә, ике арада элемтәләр генә өзелмәсен, ә киңәеп, ныгый гына төшсен иде.

Телефонда Олег Хөсәинов иде.

Бер яңалык

Безнең якларга, авыл хуҗалыгын торгызу максаты белән, яңа инвестор – «АгроИнвест Групп» килде. Инде ул кайбер авылларда җир пае ияләре белән очрашулар да уздыра башлаган. Мәсәлән, безнең татарларга караганнарыннан, Ыргу, Анды, Мөтеравылны әйтер идем. Бу авыллар пайчылары яңа инвесторга өмет белән карыйлар. Беренчедән, ниндидер яттан килгән килмешәкләр түгел икән, ә үзебезнекеләр – Нижгар татарлары, диләр. Икенчедән, крестьянга тәкъдим иткән программалары да, булганнарыннан шактый аерылып тора. Мәсәлән, бөтен гомерен колхозга багышлаган карт-коры бүген үз пайларын законлы рәвештә артларына төшерә алмый интегәләр. Ә яңа инвестор бу мәсьәләдә - авылда булган бөтен җир күләменә межалау ясарга, һәр аерым кешегә бу өлкәдә юридик һәм финанс ярдәм күрсәтергә әзер. Иң мөһиме, җирләрен арендага алган торак пунктларда инвестор халыкны ел буе эш белән тәэмин итүне, крестьянның көнкүрешен кайгыртуны беренче планга куя. Шушы нияттән, “АгроИнвест Групп” беренче ике елда ук терлекчелек фермаларын торгызып, анда 200 башка кадәр токымлы мал-туар китереп ябачак. Янәсе, эшлә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештер, лаеклы хезмәт хакы ал. Авылларда рәттән чыгып барган суүткәргечләрне яңартуны, аның өзлексез эшләвен тәэмин итүне, юлларны ремонтлауны, чистартуны, булган җирләрдә медпунктларга, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, клубларга кирәк кадәр ярдәм күрсәтүне дә инвестор үз өстенә ала. Ә усадларны сукалау, азык кайгырту турында сөйләп торасы да юк – инвесторга мөрәҗагать иткән очракта, кайгырып торырга урын калмаячак. Бу иптәшләрнең программаларында үзләре килгән һәр авылга әле район үзәгеннән автобус маршрутлары ачу да күздә тотыла.

Безнең авыллардан тагы бу яңа инвестор белән Куйсуы, Семочки пайчылары да очрашмакчылар. Кызыл Октябрь районы Салган кустындагы Маресево, Акулинино җир пае ияләре дә “АгроИнвест Групп” канаты астына кермәкче булалар икән. Ә бит ул якларда “Сантимир”, “Сейма” кебек зур агрохолдинглар эшләп килә инде. Димәк, яңа инвестор тәгъдим иткән вариант авыл кешесе өчен кулаерак, димәк, крестьянга хәзер сайлап алу хокукы мөмкинлеге туачак. Шуның өчен генә дә инвесторларның авыл җиренә килүен хупларга кирәк.

Альбина Җаббарова

үз хәбәрчебез

ШӨХЕС

Игелекле Моклока егете

Марат Наим улы Закеров… Бу кешенең исеме мәчеттә еш яңгырый. Соңгы вакытта инде мәчеттә генә түгел, Региональ милли-мәдәни автономия (РНКАТНО) каршындагы «Шатлык» клубы да аны бик яхшы яктан гына, иң матур сүзләр белән генә искә ала. Марат Нәим улы иң беренчеләрдән булып, татар эшмәкәрләре арасыннан РНКАТНО офисы эшчәнлеген булдыру өчен ярдәм сорап язган хатка җавап бирде. Ике көн дә узмады, аның ярдәмчесе РНКАТНО урнашкан бинага берничә коробка күтәреп килеп тә керде. Аллага шөкер, хәзер татар якшәмбе мәктәбе эшчәнлеген башлап җибәрү, атналык «Чәйханә» чараларын уздыру өчен дә барча мөмкинлекләребез бар. Әле моңа кадәр дә Марат Нәим улы мәчеткә дә, Хәйрия бүлегенә дә даими ярдәм итеп килде. Аның катнашында ничәмә китап дөнья күрде, ничә гаилә төрле дини бәйрәмнәргә бүләк алды. Ә инде туганнан бирле лейкемия белән авыручы кечкенә Динара өчен Марат абыйсы могҗиза ясый алучы Кыш бабай да. Берничә ел инде Марат Нәим улы бу авыру кызчыкка яңа ел бүләге ясый: татлы күчтәнәчләр дә, матур уенчыклар да Динарага явыз авыруны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә.

Кем соң ул, матди җитешлеккә ирешеп тә, башкаларның хәленә керә белүче, кайдан чыккан соң бу милли җанлы татар егете?! Спас районының Татар Моклокасында туган ул. Кечкенәдән үк әтисенә кибеттә сату итәргә булыша торган булган. Бәлки шуңа күрә дә, үзе дә коммерция дөньясына бик җиңел кереп китә. Әлбәттә, әле яшь чагында, Сормовода стоматолог булырга укып йөргәндә, ул үзе дә, башкалар да аның шундый зур уңышларга ирешүен күз алдына да китермәгәннәрдер дә. Хәзер инде берничә шәһәрдә филиаллары булган «Мама+Я» сәүдә компаниясен оештыру тарихы да бик кызыклы. 1994 елда беренче кызы Миләүшә тугач, кибетләрдә балалар өчен кирәкле ашамлыклар юклыгы аларның гаиләсенең үзәгенә үтә. Бер бара яшь әти Мәскәүгә, ике бара кызы өчен кирәкле соклар-пюре ише кирәкле ашамлыклар алырга. Ике арада йөри торгач, үзе торган Дзержинск шәһәрендә кечкенә балаларга ашамлыклар сата торган кибет ачарга башына килә. Шулай итеп, шәһәр поликлиникасында эшләгән җиреннән китеп, коммерция эшчәнлеге белән шөгыльләнә башлый. Хәзерге вакытта Н. Новгородта гына да 8 «Мама+ Я» кибете эшли. Анда барысы 400 кеше эшли. Алар барысы да югары квалификацияле, араларында татарлар да шактый. Бу компаниядә эшләүчеләр арасында шулай ук студентлар да, яшьләр дә бар. Бары тик компания эше уңышлы эшләсен өчен көчеңне, вакытыңны гына кызганма һәм һәр яңалыкка ачык бул. Ә бу компаниягә эшкә керергә теләүчеләр бик күп. Чөнки монда һәр хезмәткәрнең кадерен яхшы беләләр. Әле офиска кергәндә үк стенада хезмәткәрләрнең туган көннәре белән котлаулар, аларның гаилә фоторграфияләре, стена газеталары игътибарны җәлеп итә. Коллектив та бик тату, монда кешеләр бер-берсенә бик игътибарлы һәм дустанә. Болар барысы да компания җитәкчесе Марат Нәим улы тырышлыгы нәтиҗәсе. Ул гаиләдә дә, эшендә дә җылы сүзен кызганмый. Компаниядә хезмәткәрләр, аларның гаиләләре һәм балалары өчен даими чаралар уза: спорт ярышлары да, Яңа ел кичәләре дә, табигатькә чыгулар да… Ә инде аның ярдәмен кем генә тоймыйдыр. Алдан әйтеп узган гамәлләренннән тыш ул әле Спас балалар йортына да ярдәм итә. «Мамино время» телетапшыруы да аның ярдәме белән чыга. Диния нәзарәтенең Хәйрия бүлеге җитәкчесе Зөһрә ханым: «Марат Нәим улы беркайчан да әйткән сүзен башкармый калмый. Инде ничә ел безнең күпчелек чаралар аның ярдәмендә уза. Мин аңа газета аша тагын бер кат рәхмәт сүзләре җиткерер идем», – дип, барча мәчет хезмәткәрләренең фикерен белдерде.

Ә Региональ милли-мәдәни автономия рәисе Гаяз Салих улы: «Һәр мөселман хәйрия гамәле кылырга тиеш. Хәйрия гамәле – Аллаһ Тәгалә бүләге», – дип, башка мөселманнарга Марат Закеровны үрнәк итеп куйды.

«Мишәр дөньясы»н укучы барча якташларыбыз исеменнән Марат Нәим улына сәламәтлек, эшендә тагын да зуррак үрләр һәм уңышлар телибез. Кылган изгелекләре үзенә меңе белән кайтсын.

Зилә Ахмадуллина

Моңсу очрашу

Нижгарлыларның Казанда узган Корылтайда катнашулары турында язган идек инде. Корылтай барган дүрт көн эчендә бик күп очрашулар, кызыклы вакыйгалар булып узды. Без форсаттан файдаланып, күренекле язучылар, артистлар, атаклы шәхесләр белән очрашырга, аралашырга тырыштык. Алар турында сезгә дә җиткерергә тырышырбыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Ә хәзергә сезгә арада безнең өчен бик әһәмиятле булган бер «очрашу» турында сөйлисе килә. Казанга баргач атак-лы җырчы, Татарстанның халык артисты Зөһрә ханым Сәхәбиева белән юлдашларымны якыннанрак таныштырасым килгән иде. Безнең өчен кызганычкамы булса да, Зөһрә ханым өчен зур сөенечкә, ул хаҗда булып чыкты. Һәркайсыбыз эченнән генә аңа изге хаҗ гамәлен җиңел башкарып чыгарга, исән-имин кайтырга теләдек тә, бердәм фикергә килдек: аның сөекле ире, кызганычка каршы, бик вакытсыз вафат булган Хәйдәр абый Бегичевның каберенә барырга уйладык. Татар теленә, мәдәниятенә кагылышлы «түгәрәк өстәл»не калдырып чыгып китүебез бик матур булмаса да, без җыйнаулап М. Вахитов ис. мәйданнан ерак түгел урнашкан татар зиратына юнәлдек. Бик суык, зәһәр җилле көн иде. Тагын бер кат шундый зур шәхесне югалту ачысын кичерү салкын көннең ачысыннан зуррак иде, шуңа күрә без аны сизмәдек тә. Хәйдәр абый кабере янына барганда да, янында да һәркем үз уйларына чумып, шактый басып тордык. Бик моңсу иде күңелебезгә. Ә Хәйдәр абый кабер ташындагы портретыннан күзләребезгә туп-туры карап, «мин юк инде, сез яшәгез бу авыр, болгавыр заманнарда», дип әйтә кебек тоелды. Янында күпме генә торсаң да, Хәйдәр абыйны кайтарып булмый. Без дә догаларыбызны укып, кайтырга чыктык.

Ә Зөһрә ханымның хаҗдан кайтуын белү белән аңа шалтыраттым. «Минем Хәйдәремне онытмавыгыз өчен мең рәхмәт сезгә. Аның якташларының һәркайсына минем аерым рәхмәтемне җиткер, сеңлем. Аллаһ Тәгалә меңе белән кайтарсын бу яхшылыкларны. Мин дә догаларымнан калдырмам сезне», – дип, бик җылы сүзләр әйтте Зөһрә ханым. Хаҗдан соң бераз авырып торса да, 21 мартта булачак Зур Концерт-Тамашага чакыруга бик шатланды. Шулай булгач, Зөһрә ханым Сәхәбиеваның иҗатын яратучыларны 21 мартта Кремль Концертлар залында узачак бөек җырчы Рәшит Ваһаповның 100-еллык юбилеена багышланган бәйрәмгә чакырабыз.

Зилә Ахмадуллина

Казанга сәяхәт

18 январьдә Сафаҗай авылы администрациясе, авыл мәчетләре имам-хатыйблары һәм «Шатлык» клубы авыл мөселманнары өчен Казанга сәяхәт оештырды. Бу сәяхәтнең төп максаты – Татарстандагы иң күркәм мәчет – Кол Шәриф мәчетендә җомга намазы уку иде. Иртәнге сәгать биштә авыл администрациясе тирәсенә мөселманнар җыела башлады. Араларында 18 яшьлекләр дә, 70 яшьлекләр дә бар иде. Барысы 42 мөселман бар уңайлыклары булган экскурсия автобусында Казанга юл тотты. Салаватның «Чәйханә» дип аталган концерт программасын карап, Рамазанга багышланган вәгазь һәм мөнәҗәтләр тыңлап, Казанга барып җиткәнне сизми дә калды сафаҗайлылар. Анда Мәрҗани имәчетендә аларны иртәнге аш әзерләп көтеп торалар иде инде. Кыстыбый, итле өчпочмак кебек милли ашлар белән чәйләгәч, нижгарылар махсус чакырылган эксурсовод белән Казан буйлап экскурсиягә киттеләр. Мәрҗани мәчетенең тарихын тыңлаудын башлап, Казанның иң күренекле урыннарыннан узып, Кремльгә килделәр. Аның тарихын да кыскача тыңлап, үзләре өчен иң кызыклы булган Кол Шәриф мәчетенә керделәр. Аны торгызу тарихы белән танышкач, безнең мөселманнар төп теләкләрен тормышка ашырып, бу мәһабәт мәчет эчендә җомга вәгазе тыңлап, намаз укыдылар.

Кабат Мәрҗани мәчетенә кайтып, анда милли хәләл ризыклар белән сыйлангач, нижгарлылар мәчет имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин белән очраштылар. Мәчеткә Мәрҗанинең шәкерте Хөсәен Фәизхановның туган авылы Сафаҗай турында төсле альбом бүләк иттеләр. Авыл администрациясе башлыгы Вафа Абдулла улы үзенең шигырьләрен укыды, барча нижгарлылар исеменнән рәхмәт белдерде. Мәчет каршындагы хәләл ризыклар һәм мөселман атрибутикалары сатыла торган кибетләрдән туганнарына, якыннарына бүләкләр алып, якташларыбыз юлга кузгалды. Бераз арсалар да, барысыннан да канәгать иде нижгарлылар. Алдан планлаштырганча, кичке сәгать 10 да инде алар кабат туган авылларында иде. Бу экскурсияне оештыручыларның берсе, авыл администрациясе башлыгы В.А. Камалетдинов: «Бу сәяхәт барыбызга да ошады. Мин барча авылдашларым исеменнән Пилнә районы мөхтәсибе Илһам хәзрәт Алләмовка, СПК рәисе Ш.Ә. Нуримановка һәм бу сәяхәтне оештыру мәшәкатьләрен үз өстенә алган «Шатлык» клубына зур рәхмәт әйтер идем. Казанга сәяхәт безнең өчен бик кызыклы булды, күп яңалыклар белдек, күңелебездә канәгатьләнү хисе белән кайттык Казаннан. Соңгы кат булмасын иде дигән теләктә калабыз», – дип, сәяхәттә катнашкан сафаҗайлыларның фикерен белдерде. Ә «Шатлык» клубы башка авыл вәкилләренә дә Казанга сәяхәт оештырырга булышырга әзер.

Зәйнәп Миншәрипова

КӨН КАДЫГЫНА

Шагыйрь Фәнис Гатаулла улы ЯРУЛЛИНга 70 яшь

Бу шәхесне белмәүче татар дөньяда юктыр. Коеп куйган шагыйрь, сүз кадерен белүче оста прозаик, үзенчәлекле драматург, үткен телле сатирик, ялкынлы публицист, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фәнис Яруллинның бөтен тормыш юлы искиткеч зур батырлык үрнәге дә - 70 яшенең 50  елын урын-җирдә үткәргән каһарман, көчле рухлы кеше бит ул.

1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туган. Ул, мәҗбүри гаскәри хезмәттә чагында фаҗигагә очрап, гомергә аяклары йөрмәс хәлдә калган авыр язмышлы шәхес. Ләкин, үзенең фаҗигый хәленнән күңелен төшермичә, бөтен ихтыярый көчен җигеп, тормышта үз урынын үҗәтләнеп эзләгән һәм аны тапкан бәхетле кеше дә. 1963 елда экстернат тәртибендә имтиханнар биреп, әүвәл урта белем, соңрак читтән торып укып, югары белем алуга ирешә. Иң мөһиме – күңеле төбендә яшеренеп яткан иҗади сәләт һәм омтылышларын максатчыл рәвештә үстерә барып, дөньяви хезмәтнең дә иң четереклесен – кешене гомере буена борчулы, тынгысыз тормышка дучар итә торганын – язучылык эшен сайлый. Ни хикмәт, бу юлда да Ф.Яруллин үзен сынатмый, табигатенә хас үҗәтлек белән үр артыннан үрләрне яулый бара. Бүген халкыбызга танылган абруйлы каләм иясе, дистәләгән повесть һәм хикәяләр, йөзләгән шигырь һәм поэмалар, балладалар, театр сәхнәләрендә уңыш казанган пьесалар авторы.

Без табигать балалары

Җирләр, сулар, күкләр белән

Без мәңгегә береккән;

Без бетәбез – аерылсак

Менә шушы берлектән.

*      *      *

Кил әле, Яз, җылы алып,

Хисләр китте суынып.

Җылыныйм әле, наз тулы

Кочагыңа сыенып.

Кил әле, Яз, гөлләр алып,

Бер чәчәгеңне өзим, -

Карармын аңа сокланып

Талганчы ике күзем.

 Кил әле, Яз, йөзләремә

Яктылыгың ягып кит;

Сагыш күрсәң күзләремдә

Еракларга алып кит.

Кил әле, Яз, хуш ис төяп,

Исләреңнән исерим.

Иң бәхетле язларымны

Тагын искә төшерим.

Кил әле, Яз, хәер килмә,

Кошларга да хәбәр ит:

Кайтсалар харап булырлар –

Бездә шундый хәлләр бит.

*       *       *

Җиргә һәрчак афәт янып тора,

Тыныч яшәп булмый, ахыры.

Әле анда, әле бу якларда

Өзелә шартлап җирнең тамыры.

Җир тамыры галәмнәргә түгел,

Безнең күңелләргә тоташкан;

Җир йөзендә һәрбер җан иясе

Аерылмаслык булып укмашкан.

Кош-кортлары, киек-җәнлекләре,

Бөҗәкләре, хәтта еланы –

Әйтерсең лә алар җанлы аркан

Бәйдә тотар өчен дөньяны.

Берсе бетсә - икенчесе бетә,

Тормыш тора җанлы чылбырдан.

Бозыла фикер хәтта бер-ике сүз

Алып ташласаң да шигырьдән.

*      *      *

Бер кош килеп минем тәрәзәмә

Шундый матур итеп сайрады.

Әй, ул тавыш, әй,

                     ул моңлы тавыш! –

Йөрәкләрне тәмам айкады.

Тәнемдәге бөтен күзәнәкләр

Уяндылар кинәт бу моңнан.

Хәтта кешеләр

                 туктап тыңладылар

Ашыга-ашыга барган юлыннан.

Көтмәгәндә алган бүләк кебек,

Җан ашкынып куйды иреккә.

Онытылып тордым

                          беразга мин,

Күтәрелдем гүя биеккә.

Күңелемә кинәт шом йөгерде,

Тәрәзәмне ачтым тиз ара:

Өемә кер, кошчык, өемә кер,

Кошларга бит быел ау бара.

Юк, кермәде кошчык, очып китте,

Күреп калдым бары шәүләсен.

Ә бер көнне таптым

                           мин ул кошның

Юл буеннан үле гәүдәсен.

*      *      *

Шатланам да, кайгырам да,

Күңелдә төрле уйлар:

Ярый кошлар укый белми

Һәм радио тыңламыйлар.

Кайчак күп белүдән

Белмәвең хәерлерәк.

Кошлар оча баш очымнан,

Бәхетле язлар теләп.

Кошлар тавышы дәртләндерә

Моңсуланган җаннарны.

Яшик әле бергә-бергә -

Без һәммәбез дә җирдә

Табигатҗ балалары.

2006, март

Фәнис Яруллин

Сыналганнар сынмаганнар!

Тарихтан билгеле булганча, язмыш һәм вакыт безнең татар халкын төрле яктан сынаган. Яулап алу һәм бүленү сугышлары, дини яктан һәм мәгърифәтчелек юнәлешендәге кысрыклаулар... Мәсәлән, көнчыгыш мәдәниятенең гарәп язуындагы барышын туктатып, латинга күчү, ә аннары кириллицаны үзләштерергә мәҗбүр итү, инерция җыеп өлгергән машинаны туктатыр өчен кулланылган махсус тормозларны хәтерләтә. Бу алмашынулардан күпме мәгърифәт мәгълүмәтләре төшеп калгандыр.

Галимнәребезнең, язучыларның эшләре, фәнни хезмәтләре гарәп һәм латин язмаларында калып, бүген күп кешегә билгесез һәм укый алырлык түгел. Тик безнең татар халкының үсешен бу нәрсәләр тоткарласа да бөтенләйгә туктата алмаган, ул һаман да алга атлаган дияр идем. Мисал итеп Нижгар ягы мишәрләренең яшәү рәвешен генә алыйк: яшәүләре сокландыргыч, кискен үзгәрешләрдә дә сискәнеп, кулларын салындырып калмадылар. Авылларда берничә катлы заманча таш өйләр барлыкка килде. Банклардан терлек асрауга кредитлар алучылар да күбесенчә безнең милләт кешеләре булды. Иң мөһиме, яшьләребез мәктәпләрне тәмамлап югары уку йортларында укуларын дәвам итәргә тырышалар.  Дәүләтебезнең югары постларында вәкилләребез бар. Ил сәхнәләрендә кабынган йолдызларыбыз күңелләребезне яктырта. Спортчыларыбыз ил һәм дөнья күләмендә таныла торалар.

Мишәрләрнең Татарстаннан читтә урнашулары читенлекләрне икеләтә арттырса да, һәр авылыбызның милләтебезгә танылган, горурланырлык  шәхесләре, нәселләре, батырлары бар. Аларны түбәндә язылган төпләр, нәселләр биргән.

Шулар арасында:

Андылылар: Шәрәфетдиновлар...

Актуклылар: Арифуллиннар, Вага-повлар, Фаттаховлар...

Бозлаулылар: Салихҗановлар, Юси-повлар...

Грибанлылар: Хамзиннар...

Ишавыллылар: Закировлар, Сәби-ровлар...

Кадымавыллылар: Башаровлар, Магдеевлар...

Камкалылар: Әбләсовлар, Башкуров-лар, Баязитовлар, Мангушевлар...

Каргалылар: Хабибуллиннар...

Краснайлылар: Айсиннар, Дианов-лар, Әхтәмовлар, Фәттәхетдиновлар, Нәҗ-метдиновлар, Хафизовлар, Фәткуловлар, Салахетдиновлар, Нуриевлар,...

Кызылярлылар: Садретдиновлар, Юсиповлар...

Моклокалылар: Идрисовлар.

Мочалилылар: Әббәсовлар, Гимра-новлар, Ибатуллиннар, Ибраһимовлар, Шабановлар, Әндәрҗановлар, Равиловлар, Котдюсовлар, Фәйзрахмановлар, Шаму-ковлар...

Мөтеравыллылар: Саберовлар, Бед-ретдиновлар, Бөюсовлар, Абдулкаюмов-лар...

Куйсуылылар: Умяровлар, Данеевлар, Биккининнар...

Мәдәнәлеләр: Хәсәновлар, Гильма-новлар...

Пашатлылар: Соколовлар, Хөсәенов-лар...

Петрякслылар: Альмушевлар, Сабировлар, Измайловлар, Сәйфуллиннар, Алимовлар, Бакиевлар, Сөлеймановлар...

Печәлеләр: Айсиннар, Билялетдинов-лар, Билаловлар...

Пожарлылар: Юнисовлар, Курам-шиннар, Шикаевлар, Әсфәндияровлар, Сяпаевлар, Мөхәммәтҗановлар, Сатта-ровлар, Сафиннар...

Рбишчалылар: Мөхетдиновлар, Валемеевлар, Әндәрҗановлар, Хайрул-линнар, Чарлагановлар, Садековлар, Хамидуллиннар, Мусиннар...

Сафаҗайлылар: Фейсхановлар, Хабибуллиннар, Әшрәфетдиновлар, Аб-драхмановлар, Моталлаповлар, Мусиннар, Алимовлар, Аллямовлар, Нуримановлар, Беляевлар, Сабитовлар, Камалетдинов-лар, Насретдиновлар, Сәмиуллиннар, Хакимовлар, Аймалетдиновлар...

Семочкилылар: Абельхановлар, Фәт-хуллиннар...

Суыксулылар: Баһтияровлар, Ситди-ковлар, Камалетдиновлар, Рамазановлар...

Өчкүллеләр: Фаттахетдиновлар, Сөлеймановлар...

Уразавыллылар: Фейсхановлар, Шакировлар, Шариповлар, Сәйфетдинов-лар, Гафуровлар, Судияровлар, Билалов-лар, Мусиннар...

Ыргулылар: Булатовлар, Әхтәмовлар, Хөсәеновлар...

Чүмбәлилеләр: Бигичевлар, Була-товлар, Юсиповлар, Хабибуллиннар, Сәмерхановлар, Аюповлар...

Шөбилелеләр: Мостафиннар, Иб-раһимовлар...

 Билгеле, бу язмага нибар төпнең фамилияләре язылмады, шуңа күрә, хөрмәтле газета укучыларыбыз, алар турында сезнең мәгълүматлы хатларыгызны көтеп калабыз. Бу юнәлештә эзләнүләр һаман дәвам итәр, киләчәктә милләтебез дәрәҗәсен күтәргән бу нәселләрнең һәр кешесе турында аерым итеп язарбыз, дип өметләнәбез. Төбәгебездә тарихи эзләнүләр дәвам итә, шәхесләребезнең исемнәре мәңгеләштерелә бара, үткән айда гына өлкәбезнең 46 имамына төбәгебезнең иң борынгы җирендә Сафаҗайда һәйкәл ташы ачылды. Р.Ибраһимовның 540 якташыбызның кыскача биографияләре язылган китап нәшер ителде.

Тарихы булмаган милләтнең киләчәге дә томанлы, дип әйткәннәр картлар, шулай булгач янәдән авылларыбыз турында тарихи язмаларны, риваятьләрне исебезгә төшерик, газетабыз битләрендә алар белән якыннан танышыйк. Төбәгебез авыллары, күренекле кешеләре турында китаплар языйк... Шуны эшли  алсак, киләчәк буыннарның юллары ачыклана төшәр, яктырыр, аларның тәрбияле булуына өметебез дә артыр.

Әнвәр КАМАЛЕТДИНОВ.

Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!