На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
:: Газета ''Мишар дуньясы'' №2(11) (январь) 2008

Мишәр дөньясы , № 2(11) (январь 2008 г.)
Нижгар татарлары газетасы

“Мишәр дөньясы “исемле газета чыга башлау мишәрләр өчен генә түгел, барча татарлар өчен бик зур вакыйга дип әйтер идем. Аның беренче саны белән үк танышуга “Мишәр дөньясы” газетасы татар халкының чын мәгълүмат чарасына әверелеп китәсенә һич кенә дә шикләнмим. Ник дигәндә, безнең Чувашстанда гына кырык меңгә якын мишәрләр, аннан безнең кебекләр дөнья тулы: мишәрләр Татарстанда, Ульянда, Пензада, Мордовиядә, Себер якларында мул тормышта чын татар булып яшиләр. Һәр һәлдә тугандаш «Мишәр» исеме белән чыккан газетаны үз итеп яшәрләр. Чынында элегрәк татар халкының мишәрләре турында төрле имеш-мимеш белән шаяртып, яки татарның каймагы итеп, яки бик усал халык итеп сөйлиләр иде. Баксаң, мишәрләр торган җирләргә барсаң, исең китәрдәй тормышта яшиләр, тырышып эшлиләр, динле, гореф-гадәтләргә тугры булып яши беләләр. Безнең үзебездә дә «Мишәр» исемле фольклор һәм эстрада ансамбле гөрләп эшләп ята. Күптән түгел «Җиде йолдыз» исемле Халыкара конкурста да лауреат булып, үзенә иҗади яктан зур бәя алып кайтты. Соңгы көннәрдә «Урмай моңы» исемле Халыкара конкурсның төп хуҗасы буларак 21нче бәйрәмгә кунакларны каршы алырга әзерләнә, өр-яңа җырлы- биюле композицияләр өстендә эшли, өр-яңа костюмнар тектерә.

«Мишәр дөньясы» газетасының берничә саны белән танышып чыктым. Миңа ошады. Аның төсле, бай эчтәлекле булып укучыга килеп җитүе газета хезмәткәрләренең, оештыручыларның абруен күтәрер, киләчәктә әлеге газетаның битләрендә, төрле рубрикаларда Н. Новгород белән генә чикләнмичә, бөтен җирдә яшәүче мишәрләрнең тормышын тулаем яктыртып барырсыз дип ышанам.

 

Фәрит Гыйбатдинов, Чувашстан Республикасы татарларының милли мәдәният мөхтәрияте рәисе, Чувашстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Рбишча милләтпәрвәре

Узган саннарыбызның берсендә Россиянең атказанган физкультура хезмәткәре, спорт мастеры, билбаулар белән көрәш буенча беренче дөнья чемпионы һәм татар-мишәр көрәше буенча күп тапкыр өлкә, Россия чемпионнары тренеры, татар җәмәгатьчелеге эшлеклесе З.Ә. Валемеев (фотода) яңа гына дөнья күргән газетабызны котлап, түбәндәге теләкләрне безгә юраган иде: “Күбрәк яшьләрне әхлакый тәрбиягә тартуга басым ясарга кирәк. Җәмгыятьне бүген яшь буынның киләчәге борчый. Сәламәтлекләре юк өстенә, әле тәртипләре дә, үзләрен тотышлары да тирән уйланырга мәҗбүр итә. Миңа калса, бары тик дин генә бу аяныч күренештән коткара алачак...”

Шуны истә тотып, без Зәки Әнвәрович белән әңгәмәбезне шушы актуаль темадан башладык һәм сүз барышында кайбер бүтән мәсьәләләргә дә кагылдык.              2
Мәгърифәтче Шиhабетдин Мәрҗанинең тууына 190 ел (1818-1889)
Заманның күрренекле тарихчысы, педагог, дин әhеле hем җәмәгать эшлеклесе Шиhабетдин Баhаветдин улы Мәрҗаннан алудан башлана. Дин әhеле баласы буларак, "Бохараи-шәриф" мәдрәсәсендә 10 ел укып Казанга кайтып рухани дәрәҗәсен кабул итә.

Милләтебезнең бу олы шәхесенең эшчәнлегендә прогрессив идеялар байтак.

Мәктеп-мәдрәсәләр программаларына реформа ясау, дөньяви фәннәр укыту идеясын күтәреп чыга.

Ул рус телен өйрәнүне бик мөhим дигән фикерне алга сөр. Бу тәкъдим заманына карата каршылыклы бәхәсләр уятса да, үзеүк рус-татар мәктәбендә укыта башлый. Фикерсез, юаш булып яшәүнең киләчәге өметсезлеген дәлилләп, бу дәньяда кешелеккә файдлы юнәлешләрдә активрак булырга өнди. Җыр-музыка, сәхнә иҗатына уңай карашны яклап чыга.

Татарның мөстәкыйль халык булуын оныттырырга тырышкан заманда Болгар-Казан тарихын язып, татарның аерым милләт булганын дәлилли.

Бу шәхеснең иңатында дөньяви hәм гыйльми тарихи хезмәтләр күләме телогия темаларына караганда күпкә артык булса да, ул соңгы сулышына кадәр ислам диненә хезмәт итә. Дөньяви карашлы шәкертләр әзерли, якташыбыз Хөсәен Фәезханов та Шиhабетдин хәзрәт Мәрҗанидә белем ала.

Милләтебезнең күренекле мәгърифәтчесе, 1818 елда туып 1889 елда вафат була.

Әнвәр Камалетдинов

БУ САНДА:

Корылтайда очрашулар.... 3

 

Мөхәррәм аеның фазыйләте   4

 

Нижгар хаҗилары  6

 

Чын ирләр  генә хоккей уйный   7

САН КУНАГЫ

1                      Рбишча милләтпәрвәре

– Зәки абый, яшьләрнең киләчәге борчый дип әйткән идегез. Беренче чиратта, урыннарда бу турыда кичектерми нинди чаралар күрергә кирәк дип уйлыйсыз? Яшьләрне сәламәт, әхлакый, дини юлга нинди гамәлләр белән тартыарга була, Сезнеңчә?

– Минемчә, бу өлкәдә изге гамәләребезне авылларыбызда ике гади юл белән тормышка ашыра башларга мөмкин. Беренчесе, әлбәттә, хөрмәтле муллаларыбызга кагыла. Алар һәр кунак-мәҗлестә күбрәк  гади халыкка аңлашырдый телдә әхлакый темага караган Корьән сүрәләрен сөйләсеннәр, аларны бүгенге чынбарлык белән бәйләп мисаллар китерсеннәр иде. Имамнарыбыз бүген үзләренең вәгазьләрендә яшьләрнең олыларга карата мөнәсәбәтләренә аеруча тукталырга тиешләр. Чөнки мине, чынлап та, яшьләрнең олыларны санга сукмавы тирәнтен борчый. Кичектерми киләчәк буынның олыларга карата игътибарлы, ихтирамлы, рәхимле һәм шәфкатьле итеп тәрбияләү чараларын табарга кирәк. Ә эзләнүләребезне һәрберебез иң баштан Гаилә елында үз гаиләләреннән башласын иде. Чөнки безнең бөтен өметебез балаларыбызда, яшьләрдә, алар – безнең киләчәгебез. Шуңа күрә, аларга тәрбия биргәндә «дәрәҗәле, зур, абруйлы шәхес бул» дигән теләк белән беррәттән Аллаһы Тәгаләне, дин-шәригатьне, үгет-нәсыйхатне, әдәп-әхлакны һич тә онытырга ярамый.

Икенчесе, миңа калса, иң әһәмиятлесе — мәктәпләрдә, әти-әниләр белән бергәләшеп, авылдагы үрнәк һәм күп балалы гаиләләрне, абруйлы әби-бабаларыбызны чакырып, әхлакый тәрбиягә юнәлтелгән темалар сайлап алып, кичәләр, бәйрәмнәр оештыру.

Дини сабакларны мәктәпләребездә факультативлар яки түгәрәкләр формасында инде бүгеннән оештыра башларга омтыласы иде. Монысы бүген мөмкин. Тик бу мәсьәләне хәл итәр өчен күп нәрсә урындагы директорлардан тора. Ә белемле имамнарыбыз, Аллага шөкер, бар. Алар бик теләп бу изге эшкә алынырлар иде.

Әби-бабаларыбыз нинди авыр елларда да динебезне дә, телебезне дә, культурабызны да саклап кала алганнар. Ә без бүгенге демократик чорда үзебезгә лаеклы алмаш тәрбияли алмыйбыз. Оят түгел мени?

Балаларыбызны, яшьләребезне туры, сәламәт юлга тартуда спорт зур һәм мөһим роль уйный. Ә спорт хәрәкәте авылларыбызда, кызганычка каршы, юкка чыга бара. Дөрес, кайбер авылларда ул әле ахыргача сүнмәгән. Мәсәлән, Пилнә районыннан Сафаҗайны атап үтәргә мөмкин, Спастан – Татар Моклокасы белән Бозлауны, Сергачтан – Кочко-Пожарын, Кызыл Октябрьдан - Семочкины. Бу авылларда һаман да ниндидер спорт турнирлары оештыргалыйлар, командалары һаман да ниндидер авылара, район ярышларында катнашалар. Ул авылларда мәдәни чаралар да булгалый тора.

Аерым алып безнең Рбишча авылына килгәндә, Мансур Садековка зур рәхмәтлебез. Мәктәпне башкаланыкыларга тиң итүдән гайре, аның уңай яшәешен дә даими кайгыртып тора ул. Үзе дә спорт җанлы булганга күрә, Мансур яшь авылдашларына физкультура-спорт белән шөгыльләнү өчен күп тырыша. Озак түгел генә яңа тренажёрлар китереп куйды. Мин алып барган көрәш түгәрәген ышанычлы кулларга тапшыру да аның эше. Хәзер укучыларыбыз милли көрәшебез ысулларын Хәннән Мусин кул астында үзләштерәләр.

Мәдәни чараларга кайтканда, ә алар яшьләргә дөрес тәрбия бирүдә шулай ук әһәмиятле роль уйный, мин элек авылларда булган Клуб советларының эшчәнлегенә тукталыр идем. Чөнки 30 елга якын шушы клуб әгъзасы булып тордым. Анда актив тормыш алып баручы абруйлы кешеләр сайлана иде. Еллык календарь төзеп, шушы план буенча авылда мәдәни чаралар оештыра идек, күрше авылларга чыгып концертлар, спектакльләр биреп йөрдек.  Ә безне әйдәп баручы хөрмәтле Фәрит Абдюшев иде.

Хәзер, клублар үз вазыйфаларын бөтенләй үтәмәгән вакытта, бәлки авылларда Клуб советын торгызу юлын табасы иде. Оештыруга сәләтле якташларыбыз авылларда юк түгел бит.

Кызганычка, сабантуйларда үзешчәннәр чыгышларына да тиешле әһәмият бирелми башлады.

Психология фәне миңа ят булмаганлыктан, тагын шуны искәртеп үтәсем килә. Кеше, табигый хәләте буенча, хәрәкәтсез тора алмый. Ә яшь кеше, аеруча. Шуңа күрә, аларга мөмкин кадәр күбрәк спорт белән мавыгырга уңайлыклар тудырырга, аларны мәдәни чараларда катнашырга күндерергә тырышырга кирәк. Шулай булганда гына яшүсмерләрнең буш вакытлары үзләре өчен дә, авылдашлары өчен дә файдага сарыф ителер иде.      

Ә, гомумән,  Кызыл Октябрь районында спорт эшенең куелышы белән сез канәгатьме? 

- Бу турыда ни әйтер идем. Районда спорт өчен көеп-янучылар бары тик икәүләр генә. Берсе спорт ветераны Абубәкер Алеевич Алеев булса, икенчесе - Гаяр Сәмиуллович Әббәсов. Беренчесе спорт хәрәкәте бетүгә кайгырып утырып торса, икенчесе моның белән хәленнән килгән кадәр көрәшә, аеруча районда хоккейны торгызуда аның өлеше зур.

Спорт безнең районда, чынлап та, елдан-ел үлә генә бара. Бүген районда бердәнбер югары белемле физкультура укытучысы Семочкида Наил Аймалетдинов кына калды. Яшь белгечләрне авыл мәктәпләрендә саклап калдыру өчен җаваплы түрәләр, район хакимияте вакытында тиешле чаралар күрмәү сәбәпле, Руслан Колясов (Уразавыл), Илдус Ганеев (Яндавишча), Халит Велемеев (Зур Рбишча) туган авылары мәктәпләреннән китеп бардылар.

Тулаем алганда, бүтән предметлар буенча да югары белемле яшь укытучылар безнең районда калырга никтер теләмиләр, милли «Мәгариф» проекты да кызыксындырмый, күрәсең, үзләрен. Ярый әле Лукоянов педагогик колледженың Уразавыл филиалы коткара.  

Күптән түгел Казанда узган Бөтендөнья татар Корылтаенда безнең милли Кызыл Октябрь районыбыздан бердәнбер вәкил буларак катнаштыгыз. Нинди уйлар белән аннан кайттыгыз? Татарларның киләчәге турында Сезнең фикер?

– Өч-дүрт көн эчендә күп нәрсәләр күрдек, ишеттек һәм мин үземә үзем шундый нәтиҗә ясадым: М.Ш. Шәймиев Татарстан президенты булган очракта, татарларның киләчәге турында күңел төшенклегенә бирелеп кайгырасы да, борчыласы юк. Минтимер Шарипович бөтен дөнья татарларын берләштергән Корылтайда бигрәк актив катнашты. Мин аның чыгышларына, гомумән, аның үзенә сокланып кайттым. Чын хуҗа, абруйлы бабай. Чит өлкәләрдән килгән күпсанлы милләттәшләребезгә мәгариф, сәламәтлек, фән һәм бүтән тармакта дан казанганнары, дәрәҗәгә ирешкәннәре өчен  «Татарстанның атказанган хезмәткәре» исемнәрен бирде. Аларны ул барчасыннан өстен күрде кебек. Аның бу хакта аңлатмасы бигрәк гади яңгырады. «Татарстанда яшәүчеләрдән аермалы буларак, сезнең чит-ят җирләрдә телебезне, динебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калып, аны баетуга омтылуыгыз зур игътибарга һәм аерым әһәмияткә лаек...», - дип югары бәяләде аларның урыннарда башкарган эшләрен ил башы. Тик безнең өлкәдән шушы бүләкләнүчеләр арасына берәү дә эләкмәгән. Димәк, татарлыгыбызны саклап калуда без, нижгарлылар, әле тиешенчә, хәлдән килгәнчә эшләмибез. Әллә без Нижний Новгородта Мәскәүдәгечә күрсәтмә татар мәктәбе булдыра алмыйбызмы икән? Әллә үзебезнең телетапшыруларыбызны оештыру - безнең өчен чишә алмый торган мәсьәләме? Сергач телевидениесен яшәтәбез бит, ә үзебезнекен булдыру турында уйламыйбыз да. Әллә яңадан билбаулар белән көрәш буенча өлкә федерациясен торгызу безнең хәлдән килмиме? Килә, әлбәттә. Тик үзара көнчелек комачаулый безгә. Сәләтле, югары белемле яшь белгечләргә безнең түрәләр, җитәкчеләр үз урыннарын бирергә ашыкмыйлар. Ятып үләрләр шунда, ә башкага, лаеклы алмашка юл бирмиләр, аларга үзалдына сукмак салырга да ярдәм итмиләр. Аерым алган бер коллектив, авыл, зур учреждение, район булсын, халык җәфа чиксен, ә андыйларга барыбер, алар гына атта булсын. Алардан соң ни калачагы турында алар уйламыйлар.     

Кабатлап әйтәм, Минтимер Шарипович исән-сау булганда татарларның киләчәге, гомумән алганда,  шик-шөбһа тудырмый. Ә менә безгә милләт буларак үзебезне батыр, дус, тыйнак халык итеп таныту өстендә бергәләшеп шактый эшлисе бар. Шушы мәсьәләдә милли газеталарыбызгы зур ышанычлар багълыйм.

Ә Кызыл Октябрь районының киләчәге турында ни уйлыйсыз?

- Сер түгел, милли районыбызны югалту куркынычы бар. Ярар, җитештерүне җайларсың да, ди. Тик халык өчен кирәкле күпме учреждениеләр юкка чыкты бит инде! Сөт заводы, РСУ, МСУ, Сельхозхимия, санэпидемстанция, ПУЖКХ. Шулар белән бергә күпме халык эшсез калды?! Ә колхозлар ничек бетә бара? Белгәнемчә, районда бары тик бер хастаханә генә мөстәкыйль учреждение булып кала бирә. Һәм, хәрби комиссариат. Әмма аны да бит, бетеп барган хуҗалыктан кем, нәрсә алып калган кебек, сеченлылар үзләренә күчермәкче иделәр. Бу вакыйгаларның очы-кырые чыкты микән әле?

Якын киләчәктә районның идарә аппаратында җитди үзгәрешләр булмаса, Кызыл Октябрь районында хәлләр уңай якка үзгәрер дигән ышану-омтылышларны җирләргә дә була инде.  

–  Мәктәптән китүегезне коллегаларыгыз ничек кабул иттеләр? Шундый укытучы-белгечне аптырап кына җибәрергә ашыкмаганнардыр?

– Калуымны бик үк үтенеп сорамадылар шул. Берәр ел әле эшли алыр идем, Аллага шөкер, моңа сәламәтлегем мөмкинлек бирә иде. Ләкин мин тәлинкә тота алучылардан түгел. Әле бит шулай: мәктәпкә яки ачык дәрескә килгән тикшерүчеләрне ничек сыйларсың, шуннан чыгып олы кунаклар хезмәтеңне билгелиләр дә. Мине-мине, яшь укытучы Велемеев Халитны берсүзсез озаттылар, шунысы аңлашылмый.

Һәрхәлдә, мин бүгенге көнем белән канәгать, ә менә безнең татар-мишәр җәмәгатчелеге тормышындагы хәлләр белән канәгать түгел. Бергәләшергә, бер нияттә булып, проблемаларны уртага салып хәл иткән очракта гына ниндидер уңышларга ирешүең ихтимал. Шуңа барчабыз да төшенсә иде.

–  Зәки абый, вакытыгызны сарыф итеп, безнең сорауларга җавап кайтарганыгыз өчен рәхмәт. Алдагы көннәрдә тагын да саулыкта күрешергә Ходай насыйп итсен иде безләргә.

Әңгәмәче Олег Әндәрҗан

Әнвәр Камалетдинов фотосы

Редакциядән. Бу юлы Зәки абый белән без тагын да озаграк утырып сөйләштек. Аның сөйләвен сәгатьләп тыңнарга була, сөйләшкән саен без үзебез өчен һаман да нәрсәдер алабыз. Менә, димәк, чын педагог.  Әмма ләкин 60 еллык тормыш юлын узган бу күренекле шәхеснең истәлекле вакыйгалар белән үрелгән биографиясе җирле газеталарда бервакыта да киң яктыртылмаган икән, хәтта юбилее уңаеннан да. Ә бит аның тормышы, аеруча сөйгән кәсебенә хыянәт итмичә, тугры, аек юлдан гомер кичерүе күпләргә үрнәк булыр иде. Саубуллашканда, без бу җитешсезлекне булдыру ниятеннән чыгып, тагын өч елдан кабатланачак юбилее уңаеннан аның шәхсән үзе турында ипләп кенә язып чыгарбыз, дип ышандырдык. Иншалла, шулай була күрсен иде. 

КАЙТАВАЗ

Корылтайда очрашулар…

Язганыбызча, Бөтендөнья татар Конгрессының IV корылтае тәнә-фесләрендә өлкәбез делегатлары милләтебезнең танылган шәхесләре, дин һәм дәүләт эшлеклеләре, эшкуарлары һәм пресса хезмәткәрләре белән очрашып, тупланган тәҗрибәләре белән уртаклашуга аеруча әһәмият бирделәр.

Шушындый очрашуларның берсе танылган тарихчы, каләм остасы һәм Татарстанның фәннәр академиясе президентының киңәшчесе, академик Миркасыйм әфәнде Усманов белән булды.

Миркасыйм әфәнде безнең нижгар якларыннан икәнебезне белгәч, тыныч рәвештәрәк сөйләшик, дип мине үзенең эш бүлмәсенә чакырды.

Яңа гына чыгып килә торган «Мишәр дөньясы» газетасы хезмәткәре булуымны ишеткәч, беренче сорауы «нигә мишәр атамасын кулландыгыз дип әйтмим, чөнки үзләрен мишәрләр дип йөртүчеләр Россиядә бихисап күп, хәтта чит илләрдә дә бар, аеруча Сергач мишәрләре үзләренең бердәмлеге, батырлыгы белән бөтен җирдә аерылып торалар... Максатыгыз нинди, татар дөньясында, мәдәниятендә урыныгыз дип әйтер идем?» дип, тарихчы сагаеп калды.

Мин: «Максатыбыз бер, татар милләтен тагын да баета ныгыта төшүдә, чөнки йолаларыбыз, гореф гадәтләребез, сөйләшүебез төрле, хәтта табын ашамлыклары да күбесе очракта аерылып тора.

Бер-беребезне аңлап, милләт өчен файдалы нәрсәләрне  бергә кулланып яшәсәк, бердәмлегебез тагында ныгый төшәчәк.

Образлы итеп чагыштырганда «милләт бетүенә» тарихыбызны өйрәнеп, үзебезнең рухи байлыгыбызны тулысынчарак туплап, бер затлы төймә булып янәдән килеп керәсебез килә», - дидем.

– Бу теләкләребезне гамәлгә ашыруда өлкәбезнең Диния нәзарәте күп көч куя. Мәсәлән, өлкәбездә милли автономия бик уңышлы эшләп килә, бу газетаны гамәлгә куючы да ул бит, - дип дәвам иткәч, Миркасыйм абый шатланып үк:  «Әфәрин, мин дин әһелләрегез белән таныш, тарихны ачыклауда һәм милләт киләчәген кайгыртып армый-талмый хезмәт итәләр, ә инде татар телендә газета булдырулары бик шатландырды, бу милләт нигезен тагын да ныгыта төшәчәк», – диде галим.

Миркасыйм абый Усманов 60-70 елларда Сафаҗай авылына килеп йөрегәннәрен исенә  төшереп,  «рухи яктан бай, батыр халык яши ул авылда»,  диде.

«Мин ул авылга Хөсәен Фәезханов турында китап язар алдыннан, мәгълүматлар җыярга берничә тапкыр бардым. Ул елларда Калинин исемендәге колхоз рәисе булып чыгышы белән Татарстан якларыннан булган Габдулла абый Ибәтуллин эшли иде. Ул миңа эшемдә бик булышты. Абдулбари Әлләмовтан Сафаҗай авылының муллалары язып килгән, аннары Ситдик бән Якуб әфәнде йомгаклаган тарих дәфтәрен алдым.

Авыл халкы белән якыннан таныштым, сезнең як мишәр-татарларының йолаларын һәм гөреф гадәтләрен хөрмәт итмәслек түгел, чын төркиләр.

Ничәмә еллар урыслар арасында яшәп милли рухи байлыгыбызны саклый алганнар. Ул төбәк татарларын бит түрәләр бик күп тапкыр төрле губернияләргә, өяз,  районнарга бүлгәләп, бердәмлекне какшата килгәннәр. Бүгенге көндә анда милли район булдыру да урынлы булыр иде дип уйлыйм.

Хәзерге чынбарлыкта милли мәсьәләләргә караш җылына төште дияр идем, чөнки совет чорында бер милләткә тупланган халык арасында да татулык юк иде. Мәсәлән, типтәр, мишәр, нугай, керәшен, себерлеләр, кырымлылар, ничектер үзара тату яши алмады. Бүгенге көндә, менә шушы корылтайны гына алыйк: барыбызда бергә, бер киңәштә, бер юнәлештә атлыйбыз, бер- беребезгә ихтирам артты, бер – беребезнең казанышларына шатланып, үрнәк алып яши башладык». 

Төрле төбәкләрдә яшәгән милләттәшләребез үз газеталарын булдыра киләләр, шунысы сөенеч, саф татар телендә язалар. Ни әйтсәң дә, Татарстанда махсус уку йортларыбыз бихисап, телебезне өйрәнү өчен мөмкинлекләр тагын да арта төште, шуның белән файдалану кирәк, моның өчен Казан уку йортларына укырга төрле төбәктә яшәгән яшьләр килсен иде, дип галим үз теләген белдерде.

Сафаҗай авылы тарихын язу өчен мәгълүматлар җыйганыбызны ишеткәч, галим бу ниятне хуплады, авыл тарихында Хөсәен Фәезхановка тиешле әһәмият бирүебезне үтенеп, югарыда әйтеп үткән тарихи дәфтәрнең копиясен почта аша җибәрергә ышандырды. Газетабызга озын гомер һәм рухи байлык теләп калды.

Әнвәр Камалетдинов

Автор фотосы

Безгә язалар

Ышанычлы ярдәмчебез

Абдулхамит Садеков исемен йөрткән Зур Рбишча урта мәктәбенең беренче ярдәмчеләре - Садековлар гаиләсе, аеруча олы туганының эшен, хәйрия гамәлләрен дәвам иттерүче Мансур әфәндегә без чиксез рәхмәтле. Ул безнең һәрдаим ярдәмчебез. Туган авылы мәктәбенә алдагы хәйрия кылган эшләренә тукталып тормыйча, соңгыларын гына ассызыклап үтәм. Мәсәлән, Мансур мәктәп балалары өчен Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрүгә тотылган чыгымнарын тулысынча берьялгызы каплады диярлек. Ә каникуллар вакытында (4-8 январьда) безнең «Дуслык» клубы әгъзалары Владимирга барып «Рождественская  школа толерантности» дип аталган фестивальдә актив катнаштылар, кыйммәтле бүләкләр, төрле дипломнар һәм башка истәлекле әйберләр белән кайттылар. Менә шушы чарага барып кайту 26 мең сумга төште. Тагын берсүзсез булышты.

Аллаһ Тәгалә шундый мәрхәмәтле кешеләргә саулык юрасын иде. Садековлар бит Рбишчаны яшәтүдә, аның данын тирә-як өлкәләргә таратуда  мөһим этәргеч булып торалар. Алгы көннәре аларның якты, барачак юллары такыр, планлаштырылган эшләре изге, бала-чагалары үзләре кебек тәүфыйклы булсын, дигән теләкләр теләп калам.

Әлфия Мөхәммәтҗанова,

тәрбия эше буенча мәктәп директоры

 урынбасары

Зур Рбишча

Рәхмәт барчагызга

Кыш бусагада торган чакта безнең гаиләгә зур кайгы килде: янгын йортыбызны, эчендәге бар мал-мөлкәте белән, юк итте. Шундый фаҗигалардан һәрберебезне бер Аллаһы Тәгалә үзе генә сакласын иде. Бу турыда уйлап кына карарга да бигрәк авыр бит. Менә гомере буе җыештырган йортың бар, ә менә ул юк та инде.

Аллага шөкер, мәрхәмәтле, кеше хәленә керә белүче күршеләрем, дусларым, авылдашларым, туганнарым өтелгән рухи канатларымны тазартырга ярдәм иттеләр. Берәү дә безгә булышмыйча читтә калмады, шул исәптән авыл администрациясе дә, җирле колхоз да. Хәленнән килгән кадәр һәркем ярдәм кулы сузды.

Шушы «Мишәр дөньясы» газетасы аша мин безнең тирән кайгыбызга керешкән һәр кешегә олы рәхмәтләремне белдерәм. Мине, тормыш иптәшемне һәм баларымны якын күреп, экчкерсез ярдәм иткән бәндәләрне Ходай шундый бәла-казалардан сакласын һәм аларны саулык ташламасын, тыныч тормышлар кичереп, исән-имин яшәргә һәрберебезгә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен иде.

Мидиһат Бәдретдинов

Кочко-Пожар

Камка оста уйный,

ә Пашат шәп җырлый

8-гыйнварда Нижгар татарларының Мәскәүдә яшәп килгән «Якташлар» оешмасының спорт бүлеге җитәкчесе Исламов Фәрит Батыршинович инициативасы белән башкалабызның бер спорт залында татар авыллыры командалары арасында волейбол буенча чираттагы турнир булып үтте. Беренче бүләкле урыннарны Камка, Грибан, Пашат белән Чүмбәли волейболчылары алдылар. Аларга кубоклар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләрне турнирның хөрмәтле кунаклары Җәфәр Фәйзрахманов, Мансур Хакимов, Ансар Насретдинов тапшырдылар. Җиңүче командаларның капитаннары - Рамил Курмаев, Илдус Насыйров, Рушан Бәдретдинов һәм Рифат Мусин иделәр. Шулай ук әлеге турнирда Рбишча, Шөбиле һәм Гаяр Хөсәинов җитәкчелегендә Пашат авылы ветераннары да катнашты. Соңгылары әле махсус бүләкләргә дә ия булдылар.

Уеннар бик мавыктыргыч, кызу, профессиональ дәрәҗәдә килеп чыкканга күрә, катнашучыларның шактый арып-талулары сизелде. Шуңа күрә, көчләрен тазарту ниятеннән, кич белән Асадуллаев йортында алар өчен мәдәни-музыкаль чара оештырдык.

Чәй табыны артында тагын бер тапкыр ветераннарны, җиңүчеләрне билгеләп үттек. Артистларыбыз Ирфан Измайлов (Рбишча командасы уенчысы), Ринат Яруллин (Актук) җыр-моңнары белән сөендерделәр, татар җырларын башкару буенча командалар һәм кунаклар арасында конкурс оештырдылар. Командалардан татарча пашатлылар остарак җырлады, ә кунаклар арасыннан җиңүче дип камкалы Наил Мангушев табылды. Һәрбересе истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Бу кичәдә катнашучы якташларыбыз чын күңелдән ял иттеләр, чөнки бергәләшеп уйнап-җырлап, аралашып утыру тагын да якынлаштыра төшә. Әфәрин, нижгар якташларым! Мәдәни-музыкаль кичәбез дә, волейбол турнирыбыз да бигрәк ямьле, тәртипле, ә иң мөһиме, дуслык файдасына узды.

Сүз уңаеннан әйтеп үтәсе килә, Фәрит Исламов җитәкчелегендә Мәскәүдә яшәүче якташларыбыз һәр якшәмбе волейбол, мини-футбол, өстәл теннисы, баскетбол, ә балалар бокс секцияләрендә шөгыльләнәләр.

Якын киләчәктә татарларга спорт белән шөгыльләнү өчен, күп еллар буш яткан Мәскәү региональ татар-мәдәни автономиясе биналарында да мөмкинлекләр ачылыр дип ышансы килә.

«Мишәр дөньясы» газетасына исән-имин

тормыш теләп, Нижгар татарларының Мәскәүдәге «Якташлар»  оешмасы

пресс-службасы.

БЕЗНЕҢ ИСЛАМ

Мөселманнар Мөселман

Үзәген кайгырта

23 январьдә Н. Новгород Җәмигъ мәчете янындагы җирдә төзелешкә рөхсәт алу турында җыелыш булып узды. Билгеләнгән вакытка мәчет яныда 50гә якын кеше җыелды. Мөселманнар белән очрашуга Мөселман Үзәге проекты автор, Архитектура мастерское директоры Б.Г. Тарасов, Архитектура департаменты һәм шәһәр администрациясе вәкилләре дә килгән иде. Очрашуны Диния нәзарәтенең төзелеш бүлеге җитәкчесе Н.Ш. Мөхәрмәтова алып барды. Сүз булачак Үзәкнең нинди булачагы, кайчан төзелеп бетәчәге турында барды. Аксакаллар администрация вәкилләренә Үзәкнең мөмкин кадәр тиз арада төзелеп бетүенә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иттеләр.

Мәчетнең кемгә зыяны бар

 «Здесь не будет мечетей!», Будет русский пейзаж! Русские идут». 19 январьдә иртән эшкә килүче Җәмигъ мәчете хезмәткәрләре шундый янаулар язылган листовкаларны күреп исләре китте. Мәчет тирәсендәге барча коймаларга иренмичә кемдер күпләп ябыштырган шундый листовкаларны. Бу турыда үзенең фикерен белдереп, Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Абделбари хәзрәт түбәндәгеләрне әйтте: «Мондый провокацион листовкалар кемгә кирәк булды икән, аңламыйм. Тарихи һәйкәл булып саналган мәчетебезнең кемгә зыяны тиядер, аңлашылмый. Шәһәрнең архитектур ансамблен ул берничек тә бозмый. Әлбәттә, бу листовкаларда язылганга ышанып, бар урыслар да шулай уйлый дип ышанырга ярамый. Мөселманнар башка халык вәкилләре кебек, әле 1612 елда ук шәһәребезне дошманнардан яклаганнар. Хәзерге вакытта да без башкалар белән бергә дус-тату яшибез. Бу листовкаларның авторлары надан һәм политиканы аңламаучы кешеләр генә булырга мөмкин».

Иран вәкилләре белән очрашу

Иран республикасының Россиядәге вәкиле Голамреза Ансари  бер көнлек визит белән Н.Новгордка килеп китте. Өлкә губернаторы белән очрашудан тыш, ул Диния нәзарәте рәисе белән дә очрашты.

Н.Новгород Җәмигъ мәчетендә Иран илчесе намаз укыды, «Маһинур» мәдрәсәсе китапханәсе белән танышты. Диния нәзарәте рәисе Үмәр хәзрәт аңа «Мәдинә» Нәшрият Йорты тарафыннан чыгарылган Корьән тәфсирен бүләк итте. Голамреза Ансари Диния нәзарәтенең эшчәнлегенә югары бәя биреп, бергә хезмәттәшлек итәргә теләк белдерде.

Зилә Ахмадуллина

Мөхәррәм аеның фазыйләте

Бөтен Ислам дөньясында мөхәррәм ае – бик олы һәм фазыйләтле айлардан санала. Мөхәррәм ае Аллаһ Тәгалә әйтеп үткән дүрт изге айларның берсе, шуның өстенә ул үзе белән хиҗри календарьны да ачып җибәрә. Аллаһ Тәгалә Корьән Кәримдә шушы дүрт ай турында безгә хәбәр итә: “Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе сугыш хәрам булган айлар, ягъни Рәҗәб, Зөлкагъдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм айлары. Ошбу хөкемнәр турында: «Ул дүрт айда үзегезгә золым кылмагыз вә барчагыз бер булып мөшрикъләр белән сугышыгыз, бер-берегезгә ярдәмдә булыгыз, ташламагыз!. (Тәүбә сүрәсе, 36 аят) диелгән.

Аяттә әйтеп үткән айларда барчабызга да начар, гөнаһлы гамәлләрдән сакланырга кирәк, белеп торыгыз, бу мөкәддәс айларда кылган начарлыкларның дәрәҗәсе арта. Изге айларда мөселманнар бер-берләренә күбрәк ярдәм күрсәтеп, бер-берләренә мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булып көн итәргә тиешләр. Аллаһ Тәгалә хәзрәтләре шул 4 айда безнең күбрәк яхшы гамәлләр кылуыбызны тели.

Ибне Габбәс Аллаһның «Ул дүрт айда үзегезгә золым кылмагыз» дигән сүзен тәфсир итеп әйткән: “Нинди генә ай булмасын, гөнаһ гамәлләр кылырга, әлбәттә, ярамый, ләкин Аллаһ Тәгалә барча айлардан дүрт айны гына әйтеп үтә, бу айларда начар-явызлыктан тыелырга әмер итә, чөнки бу айлар Аллаһ каршында бигрәк изге, вә изге айларда кылган яхшылыкларның һәм гөнаһларның дәрәҗәсе дә зуррак була”.

Абү Бәкер хәзрәтебез (Аллаһ Тәгалә аның белән разый булсын!) пәйгамбәребезнең шул сүзләрен китерә: “Елның унике ае бар, бу айларның дүртесе –изге булыр: Зөлькагъдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм вә Рәҗәп ае…” (бу хәдисне имам Бохари китерә.

Соңыннан Аллаһның илчесе әйтә: “Әгәр дә тынычлы рәвештә, мөселман булып вафат булырга, һәм шайтанның явызлыгыннан сакланырга теләсәгез, бу айларны хөрмәт итегез, ураза тотыгыз вә истигфар кылыгыз”, – диде.

Мөхәррәм ае үзенең изгелегенә, мөкәддәс булуына карата “Мөхәррәм” атамасын йөртә. Мөселманнар мөхәррәм аенда нәфел-уразасын тотып Мөхәммәд галәйһиссәлам пәйгамбәребезнең сөннәтен үтиләр. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: “Рамазан уразасыннан соң иң саваплы уразалардан, Мөхәррәм аенда тоткан ураза”, – дип әйтә. (имам Мөслим). Мөхәррәм аенда булган ураза Гашүрә уразасы дип әйтелә.

Мөхәррәм аеның унынчы көне динебездә “Гашүрә” көне дип санала вә “Гашүрә”  сүзе гарәпчәдән унны аңлата.

Ибне Габбәс әйтүенчә, пәйгамбәребез галәйһиссәлам Мәдинә Мөнәвәрә шәһәренә килеп баскач, Гашүрә уразасын тотучы  яһүдләрне очраткан иде. Ул алардан Гашүрә уразасының каян килеп чыкканы турында сорашырга тотына, вә яһүдиләр аңа бу кыйссаны сөйләп бирәләр: Гашүрә көне – ул Аллаһ Тәгалә Исраил балаларын дошманнарыннан, ягъни фиргәвен кавеменнән, аның золымыннан коткарган көн, шушы көнне Муса пәйгамбәребез Аллаһны шөкер итеп ураза тота иде. Без дә пәйгамбәребездән үрнәк алып ураза тотабыз, - дип әйттеләр. Моны ишеткәч, пәйгамбәребез аларга әйтте: “Безнең, мөселманнарның, Мусса галәйһиссәламгә сезгә караганда хакыбыз күбрәк”. Шул көннән алып ул үзе дә Гашүрә көнне ураза тота иде, башкаларга да аны тотарга әмер иткән иде (бу хәдисне имам Бухари китерә). Чыннан да Аллаһ Тәгалә яһүдләрне коточкыч хәлдән коткара, моның турында Корьәндә әйтелә: Фиргәвен кавеменнән сезне коткаруыбызны да хәтерләгез! Алар сезне яман ґазап белән ґазаплап, кыз балаларыгызны калдырып, ир балаларыгызны бугазлый иделәр. Бу эшләр сезгә Раббыгыздан бәла вә зур каза иде. Янә фикер итегез, ярдык без сезләргә дәрьяны һәм сезне коткарып, Фиргәвен кавемен һәлак иттек суда батырып, үзегез дә карап тордыгыз ( Бакара сүрәсе, 49-50 аятләр). Ислам дине барча пәйгамбәрләргә, вә алар белән бәйләнгән могҗизаларга иман китерергә куша. Корьәндә моның турында әйтелә: . .( Бакара сүрәсе, 285 аят).

Кайбер хәдисләр Гашүрә көнен Нух пәйгамбәрнең көймәсе Дҗөди тавына килеп утыргач, Нух пәйгамбәрнең Аллаһны су газабыннән коткарганы өчен шөкер итеп ураза тотуы белән бәйли (бу хәдисне имам Әхмәд китерә).
Ә кайбер хәдисләр Гашүрә көнен Ибрагим пәйгамбәребезнең туган көне белән, Юныс пәйгамбәр балык карыыныннан котылган, Йосыф пәйгамбәр коедан чыгарылган, Әюп пәйгамбәр шифаланган, Гайсә (галәһиссәламнең) күккә ашкан мөнәсәбәтләре берлә бәйли. Ни булса да, без мөселманнар буларак бу көнебезне олылыйбыз, аны чын күңелләребез белән ихтирам итәбез, уразасын тотып «лә иләһә илләллаһу» дигән кәлимәбезгә тугры булабыз.

Искиткеч, әгәр дә сезнең белән Ислам тарихына күз салсак, Исламга тикле гарәп утравында яшәгән мөшрикъләр дә, пәйгамбәребезнең хатыны хәзрәти Гайшә әйтүенчә, Гашүрә көнен хөрмәт итеп аш-судан тыелганнар! Алар бу көнне зур тантана, бәйрәм итеп, Кәгъбәтулланың өстендә булган япмасын яңага алыштыра булганнар. Ә бүген хәйран! Үзләрен мөселманга санаган күп адәмнәр, кызганычка каршы  Гашүрә көненең нәрсә икәнен, каян килеп чыкканын да белмиләр. 

Гашүрә уразасының әҗере бигрәк зур. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: “Гашүрә көнне тоткан ураза, үткән елда кылган гөнаһлардан кәффәрәт булыр”, ягъни, бу уразаны тотучы бәндәнең үткән елда кылган кече гөнаһлары гафу ителер, дип әйткән (имам Мөслим). Ә икенче хәдистә: “Гашүрә уразасының тоткан бер көне утыз ел буе тоткан уразаның савабына тиң булыр”, – дип, кинәнечле хәбәр бирә.

Безгә рәхимле һәм шәфкатьле Раббыбыз шушы уразаларны тотып, бетмәс зур нигъмәтләренә ирешергә мөмкинчелеген бирә, бу нигъмәтләреннән гафил булмыйк!

Гашүрә уразасы Мөхәррәм аеның тугызынчы, унынчы һәм унберенче көнендә тотыла. Пәйгамбәребезнең “Бу көнне кем теләсә,, шул ураза тотсын” дип, әйткән сүзе безгә Гашүрә уразасың фарыз түгеллеген, ә мөстәхәб, ягъни яхшы гамәлләрдән булуын раслый. Шушы көннәрдә мөэминнәр сәдака өләшәләр, мескен-ятимнәрнең, сырхау кешләрнең барып хәлләрен беләләр.

Шулай ук Гашүрә көнне мөселман бәндәләр туганнарны, балаларны кинәндерәләр, мәҗлесләр коралар, буш вакытларын Корьән укып вә башка изге гыйбәдәтләр кылып үткәрәләр.

Мөнир-хәзрәт Бәюсов, 26.01.08.

 

АВЫЛДАШЛАР

Суыксу Кызлары

Корбан гаете көне. Ачы җил сызгырганга да карамастан, җирле зиярәттә туган-тумача, таныш-белеш, күрше-күлән мәрхүмнәрнең каберләре янына тукталып, аларның бу фани дөньяда исән булган чакларын күз алдыма китерәм, алар хакында хәтеремне актарам, безнең арадан вакытсыз китеп барган авылдышларым, туганнарым, танышларым белән булган истәлекле хәлләрне, вакыйгаларны  исемә төшерәм, аннары мәрхүмнәргә багышлап дога кылам, изге теләкләр телим. Монда безгә белем бирергә тырышкан күпме кадерле укытучылар, бергә уйнап үскән дуслар, бергә укыган, бергә укыткан танышларым хәтта укучыларым ята.

Менә яраткан беренче укучым Суыксу кызы Рауза Айсина мине кабер ташындагы матур фотосурәте белән каршылый: “Апа, тукта әле, берәр сүз генә кушышыйк”, - дип әйтә төсле тоелды миңа.  Мин аңа дога гына кылмадым, күз яшемне сөртә-сөртә сөйләштем дә. Мин әйтәм, син бит Суыксуда 10 балалы гаиләдә туып, акыллы кыз булып үстең. Аннары гомере буе авыр хезмәттә идең, шулай да тыйнак, ярдәмчел ирең белән тәүфыйклы биш бала үстерә алдыгыз. Аллага шөкер, алар барысы да белемле, кешелекле булып сокланырдый тормыш кордылар. Дөрес тәрбия биргәнең өчен балаларың сиңа чиксез рәхмәтлеләр, үзеңне һич кенә дә онытмыйлар. Менә нинди матур, зур кабер ташы ясатканнар.

Син китсәң дә, өеңә зур йозак салынмады, син кабызган учак сүнмәде. Үз фатиры булса да, син чирләп киткәч, кече улың гаиләсе белән туган йортына кайтты. Хәзер шәфкатьле тормыш иптәше белән юлдашыңны кадер-хөрмәттә тоталар. Рәхмәт яусын үзләренә шулай сезне кадерләгәннәре өчен...

Раузаның баш очында басып торганда, уйларым моннан 58 ел элек булган вакыйгаларга кайтты. 1950-елның көзе. Мине, яшь укытучы буларак, Суыксу мәктәбенә җибәрделәр. Бу бигрәк зур авыл икән. 12 мең гектар җире, ике колхозы. Мәктәптә балалар күп, өчәр параллель класс. Мин 5 “а” җитәкчесе.

Авыл Советы башлыгы Ибраһим абый Сабитов белән колхоз башлыгы Махмут абый Билялов мәктәпкә ярдәм итүчеләр дә, мәктәптән ярдәм сораучылар да иделәр.

Бер мәлне Махмут абый безгә ярдәм сорап килде – колхоз кырына шомраннар ияләшкән икән. Без 5-класслардагы 130 укучыны ияртеп колхоз кырына киттек. Шомран ояларына су салып йөреп ике көн эчендә колхоз кырыннан шомраннарны биздердек. Махмут абый исәпләвенчә, без бу гамәлебез белән тонналап икмәк саклап калганбыз.

Башлангыч класслар башка бинада укыйлар иде. Анда искиткеч яхшы укытучылар – Зәйнәп, Зәйтүнә һәм кечкенә генә (горбунлы) Рабия апалар укыттылар. Мин аларга тәҗрибә алырга еш-еш бара идем.

Суыксу мәктәбе балалар белән гөр килгән чакта без ай саен һәр баланың өенә барып йөрдек. Раузаның әнисе Разия апа, әтисе Айса абый (җәннәттә урыннары булсын) мине ихтирам итәләр иде. Авыр көннәрдә мин аларга киңәшкә дә еш баргаладым. Көзнең яңгырлы бер кичендә мине укучым Рауза үзе каршылады, кулымнан тотып өенә кертте.Озын-озак сөйләшеп утырганнан соң, мине үзләрендә кунарга калырга күндерделәр. Чөнки фатирым алардан ике чакырым ераклыкта иде.

Раузаларда 10 бала булса да, миңа да урын табылды. Шунда аның янында бер искиткеч матур кыз, алтын чәчле, түгәрәк йөзле, ягымлы карашлы, ялтырап торган зәңгәр күзле кызчык игътибарымны үзенә җәлеп итте. Хабза икән бу. Аңа әле 5 тә тулмаган. “Әни, бу апа бездә куна, да? Әмма мич башына мин үзем ятам”, - дип пышылдады.

... Мине башка авылга күчерделәр, шулай да Айса абыйларга еш-еш барып йөрдем, ә инде Рауза белән гомергә дуслаштык.

Еллар үтте. Минем туганым Равил Суыксу кызына гашыйк булганын белдергәч, яшь киленне күргәч, мин шаккаттым: килен дигән кыз теге Хабза икән.

Шулай итеп Хабза Пожарда килен булып тормышын башлады һәм ире Равил Җиһаншин белән нужа тәртәсенә җигелеп йорттагы бар нужаны бергә тартарга керештеләр. Хабза җиң сызганып эшкә тотынды, зур тырышлык белән күп төрле вазыйфалар үти башлады. Яшь киленнең ни генә хәленнән килми икән!  Ул тартмалар сүтү бригадасыннан башлап, мәктәп-интернатта тавыклар фермасын җитәкләде, төрле сәүдә нокталарының җаваплы урыннарында эшләде. Тик тормышта мөстәкыйль, бәйсез булу юлларын эзләвен туктатмады. Ләкин әби-бабайлар һөнәре аны күбрәк үзенә тартты күрәсең. Бабалары Жамалетдин соңгы буын сатучы нәселеннән. Әле мин Суыксуда эшләгәндә Сәйха апа эшли торган кибет Хабзаның бабасының әтисенеке булган.

Сату эше буенча беренче сәүдә документлары белән мәрхүм Яхъя Хайруллин аны таныштырган, аннан райпода курслар тәмамлап, общепит кибетләрендә үзен тәҗрибәле сатучы итеп таныта.

Алга омтылу – Хабзаның максаты. Аның каен әтиле, каен әниле тату гаиләсендә бер-бер артлы 4 бала туа, шуның белән килеп чыккан финанс авырлыклар аны тагын эзләнергә мәҗбүр итә. Ул бер генә дә тик кенә тормый, һаман хәрәкәттә, акча табу юлында.

Айлар, еллар үтә. Менә дәүләтебез булдыклы кешеләргә киң юл ача. Булдырасың – эшлә: ал - сат, әмма салым түлә. Күпме байый аласың, бае.

Шулай шул. Эше барның - ашы бар. Хабза балалары белән төнне көнгә бәйләп хезмәт иткәннән соң, безнең авылның бер байлары булып чыктылар. Борынгылар әйтмешли: “Акчалының кулы уйнар, акчасызның күзе уйнар”. Хабза һәм аның гаиләсенең кулы уйный. Күп мәртәбә аңа, улына мөрәҗәгать итәләр, алар берәүне дә бушлай борып җибәрмиләр. Безнең Пожар мәчетенә, зиярәтләренә генә түгел, туган авылына да ярдәм кулы сузып торгалый. Хастаханәнең кардиологик аппараты эшләмәде, ул аны үз кесәсеннән эшләтте. Әнә Саберованың утын кистеләр, 6 мең түләргә куштылар, Хабза чыгарды да 6 меңнән дә артыгын бирде.

Мохтаҗ кешеләрне соңгы юлга озатырга да зур ярдәм күрсәтә. Менә озак түгел генә Хамсә апа вафат булды, ул аның җеназасына 500 сум акчаны 50 сөлгенең читләренә бәйләп үк китерде. Күптән түгел генә Корбан гаете үтте. Ул корбанга суячак сыерының 7дән бер өлешен зәгыйфь Хамдесәнәгә багышлатты. Аны мунча чабып баштан-аяк яңага киендерде. Табын үткәрде.

Ул бик миһербанлы килен дә: кайниш ягын гел онытмый, зур мәҗлесләр чакырган очракта без һаман табын артында. Без, иренең кардәшләре, безне бик якын күргәне өчен аңа зур рәхмәтлебез.

Хабза яхшы килен булгандай, яхшы кайнана да. Йомыркадан җой эзләп, тормыш бозып тормый. Килен-кияүләрен, оныкларын үз балаларыннан да якын күрә. Хабзаның тормыш юлы бер татар мәкаленә хас килә:

Буш башак күккә үрелә,

Тулы башак җиргә иелә.

Өченче сеңелләре Кадрия дә безнең авыл килене. Ул да Хабза кебек үк гомере буе сәүдә тармагында эшләде, аның кебек үк каен әтиле, каен әниле йортка килеп төште. Ире Хайдәр белән бер дигән өч бала тәрбияләделәр. Олы уллары Мәскәүдә үз эшен ачкан, кече кызлары шулай ук башкалада ярыйсы гына үз гаиләсе белән яши бирә. Ә менә төп йортта калган уллары Илдар буген клуб директоры, киленнәре Алсу – балалар бакчасы мөдире.

Мондый булдыклы һәм тыйнак Суыксу кызлары, әйтергә кирәк, безнең авылда лаеклы үз урыннарын таптылар, авылдашларыбыз арасында абруйлы урын билиләр. Иң мөһиме, авылга файдалы балалар тәрбияләп бирделәр. Бүген Раузаның олы малае Халит мәктәптә укытучы, кечесе Олег – тәҗрибәле журналист. Хабзаның Рамилы – хәйрия кылучылардан, Кадриянең Илдары – авылда мәдәни учакны яндырып торучылардан.

Равилә Османова

Сугыш һәм хезмәт ветераны.

Бер җөмлә белән

НИЖНИЙ НОВГОРОДта безнең автономия һәм «Шатлык» клубы 22 февральда татар авыллары командалары (ике ир-ат, 3 укучы) арасында шашка буенча күренекле якташыбыз Рәшит Нәҗметдинов истәлегенә өлкә турниры оештыралар: белешмәләр өчен телефон 9202531910.

УРАЗАВЫЛда берөзлексез диярлек «Автоцентр» автомобиль ияләренә теләсә нинди ремонт, хезмәт күрсәтә ала, шул исәптә автомобильләрне страховкалау да шунда ук оештырылган: белешмәләр өчен телефон – (294) 2-23-83.

ЗУР РБИШЧА урта мәктәбендә эшләп килгән “Рост” балалар оешмасы каршында тәрбия эше буенча директор урынбасары Әлфия Мөхәммәтҗанова инициативасы белән газета булдырылган: анда мәктәп тормышыннан яңалыклар, белдерүләр һәм котлаулар бастырыла, ә якын килчәктә - аның үз редакторы һәм корреспондетлары булачак.

АКТУКтан күренекле Яруллиннар гаиләсе безне һаман җыр-моң өлкәсендә сөенечле хәбәрләре белән шаккатыра тора: менә әле генә 9-класс укучысы Марат Сочида үткән Халыкара яшүсмерләр фестивалендә катнашкан 900 яшьтәше арасыннан II-дәрәҗәдәге лауреат исемен яулап кайтты.

КЫЗЫЛ ОКТЯБРЬ район спорткомитетына да, бүтән 50 районга кебек үк,  физкультура-спорт хәрәкәтен җәелдерү нияте белән Губернатор бүләк иткән «ГАЗель» микроавтобусы килеп җитте.

КАМКА администрациясенә кергән тагын Грибан, Луговой авыллары балаларына да, гадәттәгечә, Рәшит Җаббарович быел да Яңа ел уңаеннан 150 бүләк юллаган иде, - ди җирле үзидарә башлыгы Әхмәт Баязитов.

КОЧКО-ПОЖАРның түбән авылында күптән түгел чак кына зур бәла-каза купмады: суык котырынган көннәрнең берсендә искәрмәстән табигый газ югалды һәм халык биш-алты сәгать ни хәл итәргә дә белмичә аптырый калган иде.

КЫЗЬМАВЫЛның җир пае ияләре, ниһаять, Яңа елны яңа рәис белән каршыладылар: авылдашларының үтенечен канәгатьләндереп, бу вазыйфаны үз җилкәсенә салырга, яки җирле СПКаны җитәкләргә, тәҗрибәле белгеч, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты  Ш.Х. Мостафин ризалыгын биргән.

КРАСНАЙ мәктәбендә Яңа ел алдыннан милләтпәрвәр якташыбыз Җәфәр Фәйзрахманов инициативасы белән күренекле якташыбыз, шашка һәм шахмат беунча СССРның спорт остасы Рәшит Нәҗметинов истәлегенә оештырылган шахмат турниры булып үтте.

САФАҖАЙда быел Яңа елны үзенчәлекле бәйрәм иттеләр: баштан, гадәттәгечә, клубта җыелып күңел ачтылар, аннары, өйләренә таралышып гаиләләре белән Гаилә елын каршылаганнан соң, Мәскәүдән кайткан бертуган Аләутдиновлар авыл уртасындагы күлдә чыршы тирәсендә кайнар чәй табыннары корып, төрле уен-конкурслар оештырып авылдашларына бер дигән тамаша бүләк иттеләр.

ПЕЧӘ авылы администрациясе башлыгы Үмәр Люкманов хәбәр иткәнчә, узган елны 14 печәле вафат булган һәм дөньяга ике бала туган, ә көндәлек көнкүрешкә килгәндә, беренче суыкларны авыл тыныч уздырган, чөнки анда барлык социаль учреждениеләр дә күптән газлаштырылган инде, шул исәптә ике мәчет тә.

КУЙСУЫ авылына күптән газ килгән булса да, җирле клубка һәм дә медицина амбулаториясенә, хәтта соңгысында бу өлкәдә барлык кирәк-яраклар әзер очракта да, чират, кызганычка каршы, җиткәне юк.

СЕМОЧКИ оныгы Камил Бәдретдинов җитәкчелегендә Мәскәүнең «Спартак» манеженда Нижний Новгород татар авыллары арасында мини-футбол буенча икенче кышкы турнирда Шөбиле, Уразавыл, Анды, Семочки, Кочко-Пожар, Пашат, Чүмбәли, Атяравыл уенчыларыннан торган 16 команда катнашты, ә күчмә кубокны, узган елдагыча, уразавыллылар алды.

Олег Хөсәинов әзерләде

ВАКЫЙГАЛАР

Нижгар хаҗилары

Ислам динендә һәр мөселманга фарыз булган гыйбадәтләрнең берсе – Хаҗ кылудыр. Сәламәтлеге һәм байлыгы җитәрлек булган мөселманга моны эшләү фарыз. Шөкер, соңгы елларда ерак һәм изге сәфәр чыгучылар саны арта.

Ни. Новгород мөселманнары Диния нәзарәте аша да бер төркем мөселманнар изге Мәккәдә булдылар. Нижгар өлкәсе Дзержинск шәһәре мәчете имам-хатыйбы Гаяз хәзрәт Закиров; Таһир Талипов, Асият Зиннәт улы Әкъсәнов; Н. Новгород Җәмигъ мәчете хезмәткәре Әнвәр Басыйров, мәчетнең даими ярдәмчеләре Рауза ханым Искәндәрова; Әдилә ханым Черкасова, Рауза Мукамашина, Пәйгамбәрләребез җирен күреп, аның каберендә дога кылып, Хаҗ йоласын үтәп кайттылар. Гаяз хәзрәт Закиров пәйгамбәрләребез җирендә икенче тапкыр булып кайтты. Беренче тапкыр 1998 елда Иордания короле чакыруы буенча булган. «Үткән еллар арасында яшхы якка күп үзгәрешләр күренә. Кәгъбә зурая, изге мәчетнең өченче этажы инвалидлар өчен бирелгән, зәм-зәм су юлы сузылган. Сафа һәм Мәрвә таулары арасында йөрер өчен ике этажлы юл төзелгән һәм юллар бер якка гына юнәлгән. Кунакларны, хаҗиларны кабул итеп, тиешле гамәлләрне үтәр өчен хуҗалар тарафыннан бөтен нәрсә дә эшләнгән, һәр җирдә җылы сулар агып тора. Кунакханәләр хәзерләнгән, адым саен ашханәләр, тәмле чәйләр, һәммәсе бик күп. Шәһәр матурайган, чистарган, яңа кунакханәләр, биек йортлар төзелгән. Бөтен җирдә тәртип, эчкечүлек юк», – дип сөйләде ул.

Ел саен Согуд Гарәбстанына бөтен илдән 7 миллионнап кеше килә. Билгеле, миллионлаган кеше арасында үлеп калучылар да булган. Андыйлар саны көненә 150гә җитәргә мөмкин. Изге җирдә вафат булучы мөселманны бәхетле җан диләр. Ә Мәккәгә быел Россиядән 27 мең мөселман килде. Кешеләр климат белән бәйле авырлыкларны кичерәләр, бер-берсенә ярдәм итәләр. Азан белән миллион мөселман халкы намаз укый.

Асият Зиннәт улы Әкъсәновның хаҗга беренче тапкыр баруы. Әлегә кадәр нинди генә илләрдә булуына карамастан, мөселман иленең йөрәге булган Мәккә шәһәре аны шаккаттыра. «Ә инде иң олы мәчетенә кергәч, җирдә түгел, күктә очкан сыман, моны сүзләр белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Мин үземне монда туган, гомерем буе монда яшәгән кебек хис иттем. Һәрбер мөселман халкы үзенең мөмкинчелекләрен куллансын иде», – дигән теләктә кала Асият әфәнде. – Хаҗ сәфәре оештырган «Сәлам тур» җәмгыятенә килгәндә, алар үзләренең эш вазыйфаларын тулысынча үтәмәү сәбәпле, без хаҗилар бик канәгать түгел. Чөнки алар Хаҗ кылу гамәлләрен беренче көннән үк өзәргә мөмкин иде. Әле ярый үзебез белән белгән кешеләр булды, юлда килеп чыккан авырлыкларны бергәләшеп җиңеп чыктык”.

Рауза апа 17 ел буе Хаҗ кылырга ниятли. Хаҗ сәяхәтенә ул апасы Әдилә белән чыга. Икесе бар авырлыкларны бергә уздыралар. Рауза апаның изге теләкләре 2 декабрь көнне үтәлә башлый: “Безнең төркемебез Мәскәүдән Джидда шәһәренә самолетта очканнан соң, автобусларга утырып Мәдинә шәһәренә килеп төштек. Бу безгә хаҗ кылырга әзерләнергә бик уңайлы булды. Мәдинәдә Мөхәммәд галәйһиссәламнең ән-Нәби мәчете каршындагы кунакханәдә яшәдек. Намазларыбызны укыр өчен шунда йөредек”.

Черкасова Адилә апаның хаҗ кылырга икенче тапкыр баруы. “Әнием сөйләве буенча Татар Моклокасы авылыннан хаҗ кылырга баручылар берничә айлар буе җәяү барганнар. Әлбәттә, бүгенгесе көнне хаҗ кылу сәфәре күпкә җиңеллерәк. Хаҗ йолаларын үтәү өчен бөтен уңайлыклар тудырылган. Хаҗилар арасында төрле милләт кешеләре бар, алар бер-берсенә ярдәмчел, мөлаем булдылар, үзләренең вазыйфаларын тиешенчә үтәргә тырыштылар Баручы автобусларны туктатып, бездән күчтәнәч дип, пакетлар белән азык-төлек, җиләк-җимешләр, әфлисуннар, хөрмәләр өләшәләр. Гомумән, андагы тәртипкә, чисталлыкка, тынычлыкка таң калып кайттык. Урамнарына мәрмәр таш җәеләгән. Мөслимәләргә юл бирәләр, ялгыш кына кагылып китсәләр дә, баш ия-ия гафу сорыйлар. Меңәр кеше сыйдырышлы мәчетләрдә, барлык автобусларда да кондиционер эшләнгән. Ни дисәң дә, анда эсселек, кызу. Шул сәбәпле якташларыбыз арасында салкын тидерүчеләр дә булды. Шөкер, алай булса да, хаҗ кылу йоласын тиешенчә башкарып кайттык”, – ди Адилә апа.

Изге эшкә ниятләнгән мөселманга Ходай Тәгалә ярдәмен бирә, менә Рауза Мyкамашина хаҗга барыр өчен барлык документларын әзерләгән, ләкин төрле каршылыклар аркасында хаҗ кылу сәфәрен икенче елга калдырырга була. Көтмәгәндә мәчеттән шалтыратып, авырып хаҗга бара алмаучы башка кеше урынына аны чакыралар. «Диния нәзарәте рәисенә, бу сәфәрне оештырган барча кешеләргә мин бик рәхмәтле», – ди Роза ханым чын күңелдән. Аллаһ Тәгалә бер көтмәгән җирдән биргән аңа бу бүләкне. Шул ук вакытта быел Мәккәгә барачакларына бер минут та шик тотмаганнар булып, ниятләре барып чыкмаганнар да бар. «Без тәгаенлибез, Аллаһ Тәгалә тәкъдирли», — дип юкка гына әйтмиләр шул.

Хаҗи һәм хаҗияләребез Мөхәммәд галәйһисслам мәчетендә салават укып, Ибраһим пәйгамбәрнең аяк эзләрен күреп, зәм-зәм суларын татып, үткән заманда күп буыннар башкарган изге гамәлләрне кабатлап: Микат ноктасына кадәр Ихрам халәтендә булу, Гарәфәт тавында басып тору, Мөздалифәдә төн куну, Мина үзәнлегендә тору, шайтанга таш ату, чәч кырдыру яки алдыру, Кәгъбәтулла тирәли җиде мәртәбә әйләнеп, бер айлык сәфәрдән канәгать булып кайттылар.

«Шатлык» клубы каршындагы «Чәйханә»дә хаҗилар белән очрашу булып узды. Бу турыда сезгә газетаның киләсе саннарында тулырак итеп сөйләрбез.

 Янбаева Рәзинә

«Урмай моңы» Нижгарда!

Татар җырын сөюче милләттәшләребезгә «Урмай моңы» дигән сүзтезмә буш аваз түгел. «Урмай моңы» – ул яшь талантлар, яшь җырчылар, яңа исемнәр дигән сүз! Февраль аенда Чувашстан Республикасы Комсомол районы Урмай авылы кабат халкыбызның татар җырына битараф булмаган яшь җырчыларын, юмористларын каршылый: кабат XXI Халыкара юмор һәм татар эстрада җыры “Урмай моңы” фестивале йөрәкләрне җилкетә, халыкның күңелен кузгата.

«Урмай моңы” фестиваленең тарихына килгәндә, быел ул 21 нче тапкыр уздырыла. Әүвәлрәк “Прикубинская сторонка” (Гөбнә елгасы) исеме белән Комсомол районында рус, татар, чуваш яшьләре өчен Чувашстан һәм Татарстан Республикалары атказанган мәдәният хезмәткәре, Комсомол районы балалар сәнгать мәктәбе директоры, халык “Мишәр” татар эстрада ансамбле җитәкчесе, Чувашстан Республикасы милли мәдәни мөхтәрият рәисе Фәрит Абдулла улы Гыйбатдинов оештырып җибәрә. Биш елдан соң Татарстан Республикасыннан Чүпрәле, Кайбыч, Буа кебек күрше районнардан, бераз вакытлардан соң Ульяновск, Ташкент, Мәскәү һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килә башлыйлар. Шулай итеп, фестивальнең географиясе елдан-ел киңәя. Ул 2006 елда Халыкара фестиваль статусы ала, фестивальда катнашкан коллектив һәм башкаручыларның Идел буе республикалары, Урал, Әстерхан, Нижгар, Ульяновск, Марий Эл, Төмән, Свердлау, Самара, Башкортостан кебек Россиянең күп төбәкләреннән һәм Кытай, Германия илләреннән килүчеләр саны елдан-ел арта бара.

Һәр ел саен төрле төбәкләрдән килгән конкурсантларны, кунакларны Урмай авылы Мәдәният йортында җылы итеп, матур итеп корылган табыннар артында  кайнар ризыклар белән каршылап, башка фестивальләрдә, конкурсалардагы кебек кунакханәләргә түгел, ә җирле халык йортларына урнаштыралар. Йорт хуҗалары яшь артистларны кадерле кунаклардай кабул итеп, мунчалар ягып, милли ризыклар пешереп, үз гореф-гадәтләре буенча каршы алалар.

Бу Фестивальне чын мәгънәсендә иҗади лаборатория дип тә була. Чөнки бүгенгесе көндә татар милли эстрада мәктәбе юк. Шуңа күрә яшь талантлар бер-берсеннән өйрәнеп, үзләренә яңалыклар ачып, сәхнә нечкәлекләренә өйрәнәләр. Башкару осталыклары төрле булуга карамастан, чыгышлар барышында бер-берсен кайгыртып, ярдәм кулы сузып, барысы да җиңүгә омтыла, катнашучылар арасында һәр адымда дуслык мөнәсәбәте сизелеп тора. Эстрадада артистлар саны бик күп булган заманда бу тәрбияви момент та бик зур әһәмияткә ия.

Фестивальнең төп максаты – Россия Федерациясендә һәм БДБ илләрендә яшәүче яшь милләттәшләребезне үзара таныштыру, татар эстрада өлкәсендә яңа таланталар барлау, төрле коллективлар һәм аерым җырчылар арасында үзара иҗади бәйләнеш булдыру. Һәр хәлдә фестиваль куелган максатларын бүгенгесе көндә уңышлы гына үтәп килә.

Бигрәк тә фестивальнең милли республикада үтүе дә нык тәэсир итә. Үзебезнең татар халкы гына түгел, урындагы халык та фестивальне көтеп ала. Бу фестиваль Чуваш эстрадасы өчен дә иҗади лаборатория булып тора.

Фестиваль яшьләр өчен үзенә күрә бер трамплин булып тора. Күп кенә Гран при, лауреат исемен яулаган конкурсантлар бүгенгесе көнне сәхнә йолдызлары булып өлгерделәр: Резеда Шәрәфиева, «Фәрида Алсу» дуэты (Казан), Лилия Муллагалиева (Казан), «Айкай» (Мәскәү), «Лейди» - дуэт (Уфа), Мәликә (Казан), якташыбыз Диана Галимова (Н. Новгород), Диләрә Гаделшина (Ижау), Ландыш Хуҗиәхмәтова (Яр Чаллы), Гүзәл Курмаева (Берлин) төрле концертларда чыгыш ясап, халкыбызны сөендереп торалар.

XXI Халыкара юмор һәм татар эстрада җыры “Урмай моңы” фестивале 21 февральда Чувашстан республикасы Комсомол районы Урмай авылында башланып китә, Чабаксар шәһәренең опера һәм балет театрында дәвам итә. Ә инде фестивальның Гала концертлары 23-февральда Н. Новгород шәһәренең Тимер юлчылар сараенда, 24 февральдә Мәскәүдә узачак.

Гала-концертта башка елларда Гран-при исемен яулаган Гүзәл Курмаева (Германия), Диана Галимова
(Н. Новгород), Әлфия Рамазанова (Ульян), халык “Мишәр” татар эстрада ансамбле (Урмай), һәм “Урмай моңы-2008” лауреатлары катнашуы көтелә. Н. Новгородта узачак концертны оештыруда РНКАТ каршындагы «Шатлык» клубы да катнаша. 60ка якын артистларны каршы алу, урнаштыру, ашату, бу чара турында киң җәмәгатьчелеккә җиткерү дә «Шатлык» өстендә. Әлбәттә, Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәте дә читтә калмый.

Хөрмәтле милләттәшләр! Сезне XXI Халыкара юмор һәм татар эстрада җыры “Урмай моңы” фестиваленә 23-февраль көнне Тимер юлчылар сараенда көтеп калабыз.

Янбаева Рәзинә, Ахмадуллина Зилә

СПОРТ

Чын ирләр генә хоккей уйный

Яңа ел каникулларында булып үткән хоккей турнирларында, чын мәгънәсендә, бозда тик чын ирләр генә катнашты кебек. Чөнки Сафаҗай, Семочки, Суыксу, Кочко Пожар командаларында, кызганычка каршы, яшьләр бигрәк аз күренде. Ә бит беренче авылларда бу спорт төре белән моннан өч-дүрт еллар элек инде янәдән шөгыльләнә башладылар, әмма, әлеге дә баягы дигәндәй, яшьләр ашкынып тартылмый шул чын ирләр уенына.

Беренчеләрдән булып 29 декабрьдә Сергач физкультура-сәламәтләндерү комплексы бозында 5 команда «САНТИМИР» президенты З.Х. Ситдиков призы өчен ярыштылар. Әйтергә кирәк, Суыксу “Алга”сыннан башланып китеп, бүген Россия күләмендә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә алдынгыларның берсе булган «САНТИМИР» корпорациясе турнирын ачып, бозга беренче Кочко Пожар хоккейчылары белән сафаҗайлылар чыкты. Хоккей сөючеләр алдан ук җиңүне җайлы авылдан килүчеләргә бирсәләр дә, беренче генә шундый турнирларда катнашачак пожарлылар аларга ярыйсы каршылык күрсәтә алдылар. Вакыты-вакыты белән хәтта өстенлек тә иттеләр. Тик капкачы Ринат Калимуллинның осталыгы гына сафаҗайлыларның капкасын йозакта саклап кала алды. Нәтиҗәдә, пожарлылар 0:2 исәбе белән оттырып, көндәшләренә төп бүләк өчен көрәшергә мөмкинлек бирделәр.  

Икенче уенда Пилнә ветераннары Сергач РОВДсы командасын 5:0 белән оттылар. Өченче матчта «САНТИМИР» (Суыксу белән Семочки) һәм Сафаҗай тигез исәп белән (1:1) таралаштылар.

Алга таба Пилнә белән “Сантимир” көчләрен сынаштылар. Баштан өч җавапсыз гол кертеп, сантимирчеләр тынычландылар кебек, җиңү кесәдә дип белделәр күрәсең. Әмма ләкин пилнәлеләр уен барышын үз файдаларына бора алдылар һәм 4:3 исәбе белән җиңүгә ирештеләр.

Бу турнирның хәлиткеч уены пилнәлеләр белән сафаҗайлылар арасында булды. Беренчеләренә төп бүләкне алыр өчен тигез исәп тә җитсә, икенчеләренә бары тик җиңү генә кирәк иде. Шуңа салкын бозда кызу көрәш ахыргача дәвам итте. Ләкин сафаҗайлылар ничек кенә тырышсалар да, бәхет бу юлы көндәшләренә елмайды һәм пилнәлеләр үз моратларына ирештеләр: уен нәтиҗәсе – 2:2.

Шулай итеп «САНТИМИР» бүләгенә турнир түбәндәгечә тәмамланды: беренчене пилнәлеләр алды, икенчене – сафаҗайлылар, өченчене – «САНТИМИР».

3 гыйнварда хоккей сөючеләр Семочкига җыелдылар. Һава торышы суык булуга карамастан (-30 чамасы), 4 команда Нуршат Әббәсов истәлегенә оештырылган турнирда катнашырга теләк белдергән иде. Беренче булып Чүмбәли Сафаҗайны отты, икенче очрашуда хуҗалар пожарлылардан өстен иделәр.

Финал матчта Чүмбәли, шулай ук югары дәрәҗәдәге уен күрсәтеп, кубокка ия булды. Өченче урынга сафаҗайлылар чыкты. Бу көнне иң яхшы уенчылар да, капкачы да бүләксез калмадылар.

Туган авылында хоккейны кабат торгызуга шактый өлеш керткән мәрхүм Нуршат Әббәсов истәлегенә оештырылган бу традицион турнир искиткеч матур фейрверк һәм чәй табыны белән тәмамланды. Шунда Чүмбәлигә Мәскәүдән ялга кайткан хоккейчылар Семочкида катнашкан командаларның барчасын икенче көнне, 4 гыйнварга, Сергач ФОКына чакырдылар.

«Лидер»га керү көе, әлеге мини турнирны оештыручы мәскәүлеләрнең исләре китте. «Ну, әфәрин Валерий Павлинович Шанцев! Кирәк бит провинциаль шәһәрдә шундый искиткеч спорт сарае булдырырга! Әйе, максатчан, иртәгене, киләчәкне күзаллап эш итә белүче шәхес, оештыручы һәм җитәкче ул. Гади халыкның көнкүрешен яхшырту – эшчәнлегенең төп юнәлеше.  Шуңа без аны башкалада да, Лужков белән бертигез, якын, үз күрә идек», - диләр Мәскәүдә яшәүче олы яшьләрендәге чүмбәлилеләр.

Чынлап та, бу могҗизага тиң корылманы, Шанцев Губернатор булмаса, күрер идек микән?

Хоккейга кайтканда, турнир әйбәт кенә оештырылган иде. Һәр катнашучы команда кыйммәтле бүләккә ия булды. Инде беренче урынны, әлбәттә, мәскәүле чүмбәлилеләр алды. Аларның яшьләре бу спорт төре белән даими  шөгыльләнәләр икән. 17-сан белән уйнаучы Әндәрҗановның бозда нинди профессиональ әкәмәтләр кылуын язып та, сөйләп тә булмый, аның осталыгын үз күзең белән күрергә кирәк. Картлары да һәр шимбә Мәскәүнең «Локомотив» спорт сараенда хоккей уйныйлар икән. Шуңа күрә безнекеләргә алар белән тиңләшергә авыррак шул. Ә яңа елда оештырылган өченче хоккей турнирында урыннар Семочкидагыча бүленде.

Алда бу спорт төре белән мавыгучыларны зур хоккей бәйрәме Сафаҗайда көтә. Анда салкын бозда кайнар көрәшкә хоккей сөючеләр 23 февральда җыелачаклар.

Олег Әндәрҗанов

Автор һәм Ә.Камалетдинов фотолары

 

Редакция почтасыннан

Ишавылны кайгыртып

Туган якларыннан еракларда яшәсәләр дә, авылдашларым туган җирләрен онытмыйлар, авылларын сагынып яшиләр. Төрле яктан туган авылына ярьдәм кулларын сузалар, авылны гел уңай якка төзекләндерүгә тырышалар.

Авылның буаларын төзекләндрүдә Закиров Гаяз, Сунгатуллин Халит, Талипов Илдар, Талипова Равилә, Иксанова Галия, Алимов Хәсән, Аймасов Хәсән булыштылар.

Сунгатуллин Халит 600 метр суүткәргеч төзеде. Аймасов Хөсәин үзәк мәчеткә электрочелтәрен эшләтте, мәчетне тышкы яктан агач белән уратып алды, коймалады, буяды. Абузаров Ихсан кызы Сания үзәк мәчетнең коймаларын тимердән эшләтте. Эшмәкәр Измайлов Илдар Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исем фамиллияләрен яздырып, аларга куелган һәйкәл янына куйды. Сугышта һәлак булган сугышчыларның гайләләренә һәм сугыш елларына балачаклары туры килгәннәргә, Җиңү көнендә бүләкләр эләште. Садыйков Хайдәр авылның «Чәй коесын»  төзекләндерүдә булышты. Баширов Әнвәр таштан мәчет төзетте, медпунктка кандагы шикәрне белү өчен апппарат алып бирде. Үмәров Али «Колхозная» урамына 100 метр юл эшләтте.Үмәров Әббәс каберлекләр  тирәсен тимер койма белән чолгап алды. Эшмәкәр Хәсәнов Хайдәр үзәк мәчеткә микрофон куйдырды, мәчет тирәсендәге электр бAаганаларына прожекторлар куйдырды. Башка авылдашларыбыз да туган җирләренә гел булышып торалар. Барча ишавыллылар исеменнән сезгә күп рәхмәтләр белдерәм, саулык-сәламәтлек телим.

Бергә авылыбызны кайгыртсак – авыл яшәр!

Садик Магҗанов,

авыл старостасы

Фотофакт

 

 

 

Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!