На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
:: Газета ''Мишар дуньясы'' №1(10) (январь) 2008

 № 1 (10) (январь 2008г.)
Нижгар татарлары газетасы

Мөхтәрәм канкардәшләрем, Аллаһ юлыннан тугры баручы хөрмәтле дин кардәшләрем, кадерле милләттәшләрем һәм газиз якташларым!

Барчагызны да мөселман календаре һәм Һиҗри ел исәбе буенча 1429-ел башлану уңае белән тәбрик итәм!

Моннан 1429 ел элек кәферләр золымына түзә алмыйча Мөхәммәт пәйгамбәр туган шәһәре Мәккәдән Мәдинәгә күчәргә мәҗбүр булган. Моннан соң Ислам дине башта Гарәбстан, соңрак бөтен дөньяга да таралган. Шул вакыйга хөрмәтенә мөселманнар яңа елны билгеләп үтә.

Инде менә ошбу Яңа елыбызның беренче Мөхәррәм аена да аяк бастык. Аллаһ ризалыгы белән хәер-догада торып, һәр яңа туган көнгә шөкерана кылып, бу яңа елда һәрберләребезгә исән-имин яшәргә Ходай насыйп итсен иде. Аллаһа каршындагы булган күңелләребезгә пакьлык, өйләребездәге якыннарыбызга саулык, ерактагы туганнарыбызгы исәнлек, мәчетләребездәге мәхәлләләребезгә иманлык, Бөек Ватаныбызда яшәүче барлык халыкка тынычлык, киләчәк буыныбызга тәүфыйклык өстәлсен иде.

Хөрмәтле президентыбыз Владимир Путин төкле аягы белән килгән 2008-елны– Гаилә елы дип игълан итте. Шуны һәм дә татарларның барвакытта да күршеләре белән дус, тату яшәүне хуп күрү уңаеннан, мин барча мөселман кардәшләремнең үзара бер зур туган гаилә булып яшәүләрен теләр идем.

Узган елга карашыбызны ташласак, ният кылган барча изге гамәлләребез, Аллага шөкер, тормышка аша килә. Шундыйларның игътибарга әһәмиятлеләреннән: “Мәдинә” Нәшрият Йорты гамәлгә куйган “Медина аль Ислам” Бөтенросссия мөселманнары газетасы атналык һәм күпбитле булып чыга башлады, Нижний Новгород өлкәсе татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясе үз басмасын булдырды, өлкә үзәгендә булачак Нижгар мөселманнарының Мөселман мәдәнияте Үзәге астына Губернаторыбыз Валерий Шанцев үзе беренче ташны куйды, төрле рухи һәм дини, милли һәм мәдәни чаралар уздырдык...

Әмма алда булган планнарыбыз да бихисап. Алла ризалыгы белән һәм бергә булып кына без аларны чишеп чыга алырбыз. Бергә булыйк! Бердәм булыйк!

Гаилә елы безне яңадан-яңа иҗади казанышларга рухландырып, барлык буыннарны бер-берсенә якынайтып, гаиләләрне ныгытсын иде.

Барыгызга да гаилә бәхете, исәнлек-саулык, иминлек телим!

 

Дамир Мөхетдинов,

“Мишәр дөньясы”

газетасының баш мөхәррире.

 

Кыш бабай бүләкләре

Кочко-Пожар балалар бакчасына Кыш бабай (Наил Гаязетдинов) белән Кар кызы (Динара Мостафина) көч-хәл белән килеп җиттеләр. Уйлап кына карагыз: 17 балага бүләкләр ничек кенә кызыл капчыкка сыйды да икән, ничек кенә аны ерак-ерактан Кыш бабай алып кайтты икән? Әле бит шуның өстенә оста шигырь сөйләүчеләргә дә, табышмакларга дөрес җавап кайтаручыларга да, уен-конкурсларда тапкырларга да тәм-томнар куярга онытмаган могҗизалар өләшүче бабай.

Матур бизәлгән чыршы тирәсендә балалар рәхәтләнеп әйлән-бәйлән биеделәр, җырладылар, уйнадылар... Шулай итеп алар киләсе Яңа елга кадәр онытылмас хисләр туплап, Кыш бабай бүләкләре алып, шатланышып һәм әниләренә ияреп өйләренә таралыштылар. Бу көнне, һичшиксез, алар иң бәхетле балалар иде.

Олег Хөсәинов

Теләкләр һәм ниятләр

Наил ХӨСӘИНОВ,

Зур Рбишча авылы администрациясе башлыгы:                       ->2

- Беренче чиратта ук мин барча авылдашларымны Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Һәр гаилә аз дигәнендә ике-өч тәүфыйклы бала тәрбияләсен, аннары аларның игелеген күреп тыныч, бәхетле
картлык кичерсен иде. Дөнья йөзендә булган барлык халыкның тату яшәүләрен, сау-сәламәт булуларын телим. Ил башына гына кайгы-хәсрәт килә күрмәсен. Чөнки үзгәртеп кору галәмәтләреннән, Аллага шөкер, чыгып киләбез – тормышларыбыз акрын гына яхшыра бара. Хәзер эшләгән кешегә яшәү мөмкинлекләре шактый ачылды. Бары тик хөкүмәтебез тәкъдим иткән милли проектларда, программаларда кыю, актив катнашырга, үз тормышыңны авыл җирендә рәтләргә тырышырга гына кирәк.

Узган елда безнең эшмәкәрләр Кече Рбишчада бер дигән чәй суы коесы эшләттеләр, шуннан ерак түгел искиткеч матур күл булдырдылар. Тагын зур әһәмияткә ия булган вакыйгалардан авылдашыбыз Абдулхамит Садеков истәлегенә узган унынчы – юбилей Сабан туен әйтергә була. Шушы милли бәйрәмебез белән Садековлар безнең авылны бөтен Россиягә генә түгел, дөнья йөзенә таныттылар. Алга таба да безгә шулай тыныч-имин, сау-сәламәт яшәргә Ходай язсын иде

 

БУ САНДА:

Безгә язалар3   

Яшьләр

елыннан      4

Гаилә елына!

 

Үзе җырчы, үзе баянчы

                    5

 

Композитор гына түгел, шагыйрә дә

                    7

КӨН АВАЗЫ

Теләкләр һәм ниятләр

Яңа ел алдыннан редакөиябезгә авыл администраөияләре башлыкларының бүгенге тормышлары hәм киләсе елга теләкләрен белдергән мөрәҗәгатьләре.

Үмәр ЛЮКМАНОВ,

Печә авылы администрациясе башлыгы:

– Бүгенгесе көнгә шөкерана кылырга кирәк: трмышларыбыз җайлы гына алга бара – өйләребез табигый газ белән җылытыла, колхозыбыз ярыйсы гына эшләп килә, мәчетләребездән карт-коры өзелгәне юк. Корбан гаетбезне зурлап уздырдык: һәр йортта диярлек корбан чалынды, Ислам шаригатенә туры китереп мәҗлесләр үткәрелә. Хөкүмәтебез авылларыбыз турында кайгырта башлады. Шунысы куаныч. Икенчесе – безнең тирә-якта олы ихтирам, зур абруй казанган мәрхүм Руслан Хамзиновичның игелекле хезмәтен ышанычлы дәвам иттерүче бар. Ул җирле СПК рәисе Сабер Магҗанов.

Ә Яңа елга теләкләремнең иң изгесе: туган якларга, бөтен дөньяга - тынычлык, түрәләргә – сабырлык.

“Мишәр дөньясы” газетасына килгәндә, мин аңа тик тугры юлдан баруын һәм даими рәвештә гади халык ихтыяҗына хезмәт итүен генә теләр идем. Форсаттан файдаланып, шушы төсле оригиналь газета аша барча якташларымны, милләттәшләремне Яңа ел белән тәбриклим, барчабызның киләсе көннәре шатлыклы, якты булсын!

 

 

Әхмәт БАЯЗИТОВ,

Камка авылы  администрациясе башлыгы:

– 2007-ел – авыл халкы өчен иң баштан Президентыбыз кул куйган милли проектлар эшли башлау белән истәлекле. Хөкүмәтебез тарафыннан авылларыбыз турында кайгырта, аларны саклап калу чараларын күрә башлау – миңа калса, зур игътибарга лаек гамәлләр. Ә инде яшьләребезне туган җирләрендә калдыру – бүген көн кадагында торган иң актуаль проблемаларның берсе. Чөнки авылларыбызның киләчәге нәкъ яшьләр белән бәйле.

Җирле масштабтагы хәлләргә килгәндә, Грибан мәктәбен газлаштыру проекты эшләнелде. Алла боерса, 2008-елда бу эшнең ахырына чыгарбыз. Рәшит ярдәмендә шул ук авылда каберлекләр тирәсе койма белән уратылып алынды. Шундый ук эшләр безнең Камка авылында да башкарыла. Тиешле оешмалар белән килешүләр төзү нәтиҗәсендә, Камка администрациясе карамагында булган авылларның юллары арчыла. Якындагы планда – авылларыбызда булган барлык социаль учреждениеләрне табигый газга күчерү.

Миңа ышанычларын белдергән сайлаучыларымны һәм дә барча авылдашларымны, канкардәшләремне ел буе көтеп алынган бу искиткеч, могҗиза белән сугарылган бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм! Беребезне дә саулык-сәламәтлек ташламасын, йөрәк өзәсе, җан, тән ярасы саласы кайгылар читләтеп үтсен. Балаларыбыз – тәртипле, хатыннарыбыз –  сабырлы, якыннарыбыз – ярдәмле, әби-бабаларыбыз иманлы булсыннар иде.

 

Хәсән БӘДРЕТДИНОВ,

Мөтеравыл администрациясе башлыгы:

– Безнең алда торган иң актуаль проблемаларның берсе – 2008-елда авылны газлаштыру. Әйткәнемчә, бу эшне кичектереп тору яңача документлар әзерләү белән бәйле иде. Халык җилкәсенә газлаштыру бик авырга килмәсенгә, мин күп төрле инстанцияләр уздым, күп түрәләргә җиттем. Бүгенгесе, Аллага шөкер, уйлаганча килеп чыкты кебек – безгә төп магистральны да, урамнардагы газүткәргечләрне дә бушлай эшләргә тиешләр. Халык тик урамнан үз өена һәм өй эчендәге эшләр өчен генә түләр. Әлбәттә, табигый газга кирәкле җиһазларны, билгеле, һәр хуҗа үзе алачак.

 Исән-сау аяк баскан елыбыз һәрберебез өчен уңышлы булсын иде. Өлкә хөкүмәтебез гамәлгә куйган “Авылларны 2010-елга кадәр торгызу” программасының тизрәк гади халыкка килеп җитүен теләр идем. Бу юнәлештә сезнең “Мишәр дөньясы” газетасы да мөмкин кадәр гади телдә аңлатмалар биреп крестьянга ярдәм күрсәтсен. Терлек асрарга, газлаштыруга, йорт төзекләндерүгә ташламалы кредитлар бар бит, шулар белән файдалана белергә кирәк. Авыл җирендә калучы яшь белгечләргә хәтта бушлай йорт, автомобиль бирү дә каралган милли проектларда. Әмма безнең яшьләр никтер һаман башкалага ашкына. Менә шушы “агымга” бергәләшеп “буа” ясый алсак, авылларыбызны саклап калачакбыз. Шуны төп ниятебез итеп карарга кирәк.

 

Вафа КАМАЛЕТДИНОВ,

Сафаҗай авылы администрациясе башлыгы:

– Ниһаять, яңа, 2008-елга да инде аяк бастык. Беренче карашка, үткән елны авылыбыз ярыйсы гына уздырды. Бездә бит халык бигрәк дус, үзара ярдәмләшеп яши. “Бар - бергә, юк – уртак дигәндәй, авылыбызда үткән барча чараларда халкыбыз актив катнаша, үзенең кунакчыл булуын кат-кат раслый. Безнең татарлар өчен Сафаҗай җирендә узган шундый мөһим вакыйгалардан “Хәтер көне”нә, “Рухи мирас” дип аталган дүртенче өлкә практик семинарга, җирле мәктәп, балалар бакчасы юбилейларына, көрәш, хоккей турнирларына гына тукталсам да, тарихта эз калдырырдай нәрсәләр бит! Гомумән, татар-мишәрләре өчен тагын бер олуг вакыйга – “Мишәр дөньясы” газетасының чыга башлавы. Хәрәкәттә бәрәкәт, дигәннәр безнең картлар. Димәк, без бер урында тукталып тормыйбыз, замана мөмкинлекләреннән файдаланып, алга барабыз.

Яңа елда мин татар халкының бар эштә дә бердәм булуын теләр идем, ә яңа газетабызга рухи һәм әхлакый мирасыбызны торгызуда, аеруча яшьләр арасында, зур роль уйнавына ышанасым килә.

Газиз авылдашларыма, милләттәшләремә Яңа елда яңа бәхетләр телим!

 

Салех ЩЕГАЛЕВ,

Татар Моклокасы авылы администрациясе башлыгы:

– Тарихка кергән 2007-ел белән канәгать дисәм, дөрес үк булмас. Зур авылның проблемалары да зур бит. Язганыгызча, газ мәсьәләсе. Бу өлкәдә эшләмибез түгел, эшлибез. Хәтта туктаганыбыз да юк. Әмма күп нәрсә бездән тормый. Шулай да сизелерди, күзгә күренерди эшләребез бар - газны салмак кына тартабыз. Җирле колхоз ике аякка да аксап абынгач, инвестор җәлеп итәргә мәҗбүр булдык. Күптән түгел ул 80 баш сарык кайтартты. Алга табан тагын эш урыннары булдыру турында кайгыртабыз. Аллага шөкер, авылдашлар район үзәгенә чыкмыйча гына, какшаган сәламәтлекләрен үзебезнең хастаханәдә төзәтә ала. Тулы тормыш белән урта мәктәбебез яши, мәчетләребез ишекләре ачык. Бәйрәмнәребезгә, җәй айларына илаһи күп шәһәрлеләр кайта.

Ниятләребез һаман изгедә - авыл кешесенең көнкүрешен яхшырту. Ә теләкләргә килгәндә, Президентыбыз тоткан курстан авылдашларыма да, якташларыма да, милләттәшләремә дә тайпылмаска язсын. Дистә еллар билгесезлектә таптанып торганнан соң якты горизонт күренә башлады һәм бу уңай үзгәрешләрне һәрберебез тойсын иде. Яңа елда сау-сәламәт һәм имин тормыш кичерик. Яңа ел белән, дуслар! Ә яңа гына дөнья күргән “Мишәр дөньясы” газетасы яңа елда үзенең күпсанлы даими укучыларын тапсын, һәр йортка төкле аягы белән керсен иде.

 

 

Наил АТАУЛЛИН,

Пашат авылы администрациясе башлыгы:

– Узган елга салават кылганда ни әйтмәкче булам: беренчедән, суүткәргечләрне өлешләп полиэтиленга алмаштыру эшен дәвам иттек,  2008-елда соңгы 300 метр чамасы калган линияне генә яңартачакбыз. Икенчедән, ике мостыбызга капиталь ремонт ясадык, тагын бер генә калды. Өченчедән, авыл эчендәге юлларны спонсорлар ярдәмендә бераз төзекләндерә киләбез. Башлангыч мәктәпнең яңадан суүткәргечен алмаштырдык, әлбәттә, РОО ярдәме белән. Агымдагы көндәлек эшләрне тезеп китсәң, бихисап алар. Мәсәлән, бер су насосын гына да алыштыру шактый мөшәкатьләр тудыра.

Газетагызның инде ничәнче санын укыйм, әйбәт. Соңгылары аеруча ошады, чөнки анда безнең як материаллары күп итеп бирелә. Дөрес, бездән читтә яшәүче мишәрләр турында да кызыксынып укыдым. Андыйлары да кирәк, минемчә.

Мөхтәрәм авылдашларымны Яңа ел белән котлыйм һәм барчасына нык саулык кына теләр идем! Сәламәт булганда, калганнарына ирешеп була.

Ниятләргә килгәндә, авылыбызда яшьләрне “саклап” каласы иде. Әмма ләкин бу өлкәдә, кызганычка каршы, безнең көч-кодрәт, теләк-ният кенә җитми шул. Өстә каралган конкрет чаралар безгә түкми-чәчми килеп ирешсә, ни әйтте идең!

 

Алсу Юсипова,

 Яңа Мочали авылы администрациясе башлыгы:

–          “Мишәр дөньясы”  редакциясенең барлык хезмәткәрләрен яңа 2008 нче ел белән котлыйм. Аларга исәнлек, иҗади уңышлар телим. Яңа гына туып дөньяга килгән бу газета үзенә игътибар, ярдәм таләп итәдер. Газета үз укучыларын яуласын, аларга тизләп юлны тапсын өчен аның битләрендә татар җанлы, авылларның үсешенә зур өлеш керткән танылган якташларыбыз турында, аяк өстенә ныклап басып, калган кешеләргә ярдәм кулы сузучы сәүдәгәрләр, эшмәкәрләр турында, көчен кызганмыйча җиң сызганып  эшләүче эш батырлары, татар авылларының СПКлар җитәкчеләре турында күбрәк материаллар укыйсы килә. Пилнә районының бүгенге көндә уңышлы эшләп баруына Нәим абый Абдуллин нигез салган. Һәрбер авылның үзенә күрә танылган, тырыш, зур уңышларга ирешкән кешеләре бар. Равилә апа Османова үз хәбәрендә бик актуаль проблема күтәрде. Уйланырга, фикер йөртергә, алга омтылырга өндәүче язучылар күбрәк  булсын иде. Авыл тормышын, халкыбызның көнкүреш шартларын, исереклектән җәфа чигүче гаиләләр турында язсагыз да газетага карата кызыксыну артыр иде.

Яңа ел якынлашу уңае белән үз авылдашларымны котлыйм, тынычлык, сабырлык телим. Һәр гаилә яңа ел табынына бергәләшеп күңелле утырсын иде.  Бүгенгесе көн базар мөнәсәбәтләре аеруча эшчәнлекне, тырышканлыкны таләп итә. Алма пешеп берәүнең дә авызына үзе килеп тәшми. Бөек Тукаебыз әйтүенчә эш агачы гына юмарт җимеш китерә ала.

Яңа ел белән, дуслар!

 

Хәйсәр ЗАКИРОВ,

Петрякс авылы администрациясе башлыгы:

“Мишәр дөньясы” газетасы редакциясе коллективы, башлаган эшегез хәерле сәгатьтә булсын, халык ихтирамын игелекле, аңа тугры хезмәтегез белән яулагыз. Яңа ел санында безне искә алуыгыз өчен рәхмәт. Әллә ни чамадан тыш эшләр куптармасак та, без дә крестьян нужасы кечкенәрәк һәм шатлыгы зуррак, хезмәте табышлырак һәм ялы күңеллерәк, балалары игелеклерәк һәм йолалары иманлырак булсын өчен тырышабыз. Шул уңайдан, безнең авылда күптән үткәрелмәгән милли бәйрәмебез Сабантуйны кайтару нәкъ менә 2007-ел белән бәйле. Иң мөһиме, авылның инфраструктурасы саклана, ә бу эш урыннары бар дигән сүз. Колхозы булсын, больницасы, мәктәбе, бакчасы, кибетләре, клубы һәм башкасы. Авылыбыз уртасында Аллаһы йорты гына да ни тора!

Безнең администрациягә кергән Калиновка авылына газ кертү өчен проект әзерләдек, милли проект буенча Петрякста өч яшь белгечкә йорт төзелә, авылларны төзекләндерү өстендә шактый эшләр башкарабыз һ.б...

Киләчәктә авылдашларымның оптимистик рухта булуларын, иртәгәсе көннәренә ышаныч белән карауларын телим. Шулай булмаганда, алга баруы кыен. Киләсе Яңа елларны да бергәләшеп исән-сау каршыларга һәрберебезгә Ходай насыйп итсен иде.

Дин кардәшләремне Яңа ел бәйрәме белән котлыйм, ә таныш-белеш христиан динендәге дусларымны – Раштуа белән!   

 

Илдар САБИТОВ,

Краснай авылы администрациясе башлыгы:

– Сечен районында бердәнбер татар авылы буларак, безгә эшчәнлегебезне җәелдерергә бераз авырданрак килә, чөнки күрше районнарда безнең мишәрләр компакт яши һәм уртак проблеманы хәл итәр өчен башлыклар, үзара килешеп, бер фикер, ният белән югары инстанцияләргә бергәләшеп чыга алалар, мөгаен. Шулай да, Алланың ризалыгы белән, яши бирәбез. Соңгы елларда авылыбыздан чыккан күренекле шәхесләребез ярдәмендә зурлап Сабан туе уздыра башладык. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә торгызылган һәйкәлебезне яңарттык. Халыкның мәдәни ялын, гадәти көнкүрешен яхшыртуда, авылның урамнарын төзекләндерүдә тагын уңай эшләребез бар, әмма мин, шушы форсаттан файдаланып, яңа чыгып килгән «Мишәр дөньясы» газетасы хезмәткәрләре һәм татар җәмәгатьчелеге игътибарын авылыбызда моңаеп торган үги бала халәтендәге Кави Нәҗминең йорт-музеена җәлеп итмәкче булам. Шушы тарихи кыйммәтлелеккә ия булган бинаны кеше сыйфатына кертәсе иде. Яңа елга булган ниятем шул.

Ә авылдашларыма, милләттәшләремә Яңа елның һәр яңа көне саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, иминлек-иманлык алып килсен. Гаиләләребез тату, илебез тыныч тормышлар гына кичерсеннәр иде. Яңа ел белән, мишәрләрем!

 

БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

“Туган як” газетасы редакторы Р.А. Абдуллинга

Ачык хат

     Редактор әфәнде! Узган көннәрнең берсендә миңа “Нижегородская правда” газетасының 4-декабрь санында «Туган як»ка багышланган язманы укырга насыйп булды. Укыдым да: чу, дим үземә үзем, мин бит бу турыда укыган идем инде. Хәтеремне актарып карасам, монысы «Медина» газетасының 2006-ел   3-санында бастырылган «Туган яку» – 15» дип аталган язма икән.

Бер караштан язмаларның икесе дә газетаның эшчәнлегенә югары бәя бирүне күздә тота, ләкин, Рауф әфәнде, сезнең корреспондентларга газета тарихына кагылган аерым фактларны үзегезгә кирәкле ракурста бирүегез, язмаларның объективлыгына шик сала. Гаеп язма авторларының осталыгында гына түгел, алар сезнең фикерләү һәм сөйләү җебе буйлап баралар бит.

Язмаларда китерелгән факт һәм саннар сезнең шәхси файдагыз милчәсенә су коя.

Күренә бит: сездән газета оештыру тәҗрибәгез белән уртаклашуыгызны үтенәләр, ә сез газета оештырылган вакытта мин Алман җирен таптый идем дип әйтү урынына, эшнең асылын белеп бетермәгән хәлдә әзер вазыйфага Ибраһимовны чакырдылар, дигәнсез. Миңа билгеле булганча исә, Рифат Фатехович газета идеясын беренчеләрдән булып үзе күтәреп чыга һәм шуның нәтиҗәсендә «милләтче» усал атын ала. Соңыдан аны инкарь иткән партия органнары үзен редактор итеп тәкъдим иткәннәр. Бу хәлләр бит әле совет-партия заманында булды.

Газеталар тасвирлавы буенча «Туган як»ны оештыру бик җиңел булган: “Он собрал штат, подобрал помещение, съездил в Казань за шрифтами для линотипа». Белгәнемчә, шрифтлар кайгырту, линотиписткаларны өйрәтү белән типография директоры Н.Я. Ужицын шөгыльләнде. Ә менә штат җыю универсамнан үлчәгән-төргән товарларны кәрҗингә тутырып чыгу түгел. Газетада эшләргә хыялланмыйча укыган яшьләрне журналистика алымнарына гына түгел, әдәби тел һәм аның элементар грамматикасына да өйрәтергә кирәк иде. Рифат абый шуның белән шөгыльләнде дә.  Һәр җөмләбезне сүтеп-җыеп өйрәтте ул безне. Аның кабинетында класс тактасы эленгән иде. Газетаның һәр чыккан санын эчтәлеге, формасы һәм грамматикасы ягыннан тикшерә идек. Ул безне тәнкыйтьли дә, кирәк дип тапса, мактый да иде. Кирәк кешеләрне журналистикага укырга да җибәрде. «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре» газеталары, КДУның журфагы белән аралашу үзе җимеш бирде. Нәтиҗәдә О.Әндәрҗановка җаваплы секретарь вазыйфасында стажировка  оештырылды, «В.Т.» газетасының бүлек мөдире С. Хайретдинов күп мәртәбә редакциягә ярдәм күрсәтеп китте. Күрсәтелгән һәм күрелгән бүтән чаралар нәтиҗәсендә без журналист кәсебен үзләштерә башладык.

Кызык бит: ике газетада ике автор трафыннан ике еллык ара белән язылган язмаларда бер үк сүзләр кабатлана: «В редакции до сих пор с улыбкой вспоминают первые номера газеты...  Иногда получалась настоящая абракадабра». Татар алфавитының үзенчәлекләрен белеп бетермәгән наборщиклар аерым хаталар белән җыйган булсалар да, алар өстеннән 17 ел буе көлерлек әкәмәтләр булмады. Карагыз әле, Рауф әфәнде: газетаның беренче саны чыкканда сез кайда идегез? Германиядән санап тордыгызмы бу «абракадабра» дигән мәгънәсез сүзләрне?  Әллә бүгенге хезмәттәшләрегез күргәнме? «Туган як» чыга башлаганда аларның күбесе курчак уйныйлар иде түгелме? Шулай булгач, кемнәр һәм нәрсәдән көлә? Күршеләр сүзен онытмагыз: смеётся тот, кто смеётся последним. Әйтерсең, бүгенге саннарда хаталар юк? Алар анда череп ята. Ә бит безнең башлангыч эш шартлары белән бүгенге сезнең эш шартларыгыз чагыштыргысыз!

Рауф әфәнде, сез редакцияне заманча техника белән җиһазландырылган һәм инде берникадәр тәҗрибә туплап өлгергән сәләтле журналистлары булган хәлдә аны оештырган кеше кулыннан тартып алдыгыз һәм аларны берәм-сарам кудыгыз яисә «по заявлению» китәргә мәҗбүр иттегез. Ул кара эшегезне хәтта редактор урынбасары булып эшләгәндә үк башладыгыз. Исегездәдер, редактор ялда чакта озак-озын уйламыйча мине, ул вакытта хатлар бүлеге мөдирен, эштән чыгарып ыргыттыгыз. Мин сезнең кешеләр белән эшли – аралаша, аларның уй-фикерләре белән санаша белмәвегез, үзегезне яныгыздагылардан өстен куюыгызның беренче корбаны булдым.

Администрация, милиция, куркынычсызлык органы һәм тагын акчалы кесә ярдәмендә алдау юлы белән сез Рифат абыйны икенче корбаныгыз иттегез. Ул да бит сезнең төсле 64-65 яшенә кадәр эшли алган һәм күбрәк файда да китергән булыр иде. Бу юл белән сез газетаны саттыгыз түгелме? (Кемгә икәнлеге кирәккә дә, кирәкмәгәнгә дә бастырылган аның портретыннан күренгән).

Шуннан соң «үзем тапкан мал түгел, атай тапкан җәл түгел» дип К. Фәтхуллин, О. Әндәрҗанов, Т. Паламарчук, А. Әхмәтбаева, Р. Җәфәрова, Н. Хәсәнов, Ә. Камалетдиновтан котылдыгыз. Беләм, сез алар турында үз гаризалары буенча киттеләр, диярсез.

Коллективта иҗади атмосфера булмагач, кешеләр үзләрен даими кимсетүне сизсәләр, аларны үз-үзләрен саклау инстинкты җитәкли башлый. Ышанам, бүген «канат катырып» күтәрелеп килүче хезмәткәрләрегезне дә шул ук язмыш көтә.

Авызга алынган ике язмада да бер үк сүзләр кабатлана: «Сейчас даже трудно представить, что будет, если с нашей газетой вдруг что-то случится». Бу, Рауф әфәнде, сезнең сүзләр! Эшегез хөрти икәнлекне ике ел моннан элек үк сиземли башлагансыз икән. Ул хәл килеп җитте: случилось! Тәҗрибәле журналистлардан котылу белән газетаның эчтәлеген ярлыландырдыгыз, нәтиҗәсендә тиражны югалтты-гыз: инде хәзер ул нибары 3,5 гына. Ә үзегез «Туган як»ның башлангыч тиражы турында 500 дип оятсыз ялганлыйсыз.

Сезнең бүгенге газетада тавыклар җырлап йөри торган информация генә. Аналитик материаллар юк. Күчереп алган язмалар саны чамасыз.

Һәр укучыны кызыксындырган «Әдәби сәхифә»ләр, «Шигърият»ләр юкка чыгып килә. Ә тарихи материаллар? Мин бит алар сәхифәсен үзем рәсемләп бирә идем.

Моннан 17 ел элек булган-булмаган «абракадабралар» түгел, редактор әфәнде, газетаның бүгенге хәле кайгылы  елмаю уята.

Гадәттә теләсә нинди җитәкченең урынбасары була, күбесе очракларда власть алмашынганда ул җитәкчене алмаштыра. Дистә елдан артык редакторлык чорыгызда сез урынбасар әзерләмәдегез, киресенчә, бу вазыйфага яраклы кешеләрне ирәк иттегез. Болай  сезгә тынычрак - редакторлык гомерегез чиксез озая!

Сезнең күзлектән түгел, объектив яктан карасаң, газетаны нәкъ сез юкка чыгару, яптыру чигенә китердегез. Ул трагедияне көтмичә, хәлне аңлап, үзегез теләп китсәгез иде, Рауф Абдуллович!

Газетабыз өчен кайгырып,

Наил ҖӘФӘРОВ

Кочко-Пожар

Авылларның киләчәге һаман да томанлы

  Авылларыбызның бүгенге хәле турында үзәк матбугат битләрендә күп  язалар. Аларны ничек саклап калырга, ничек итеп авыл тормышын яхшы якка үзгәртергә дигән фикерләр бирәләр. Һәм ни гаҗәп, бу хакта, күбесе очракта, авыл хуҗалыгына әлләни катнашы булмаган кешеләр гәп куертырга ярата. Ә гомере буе авылда яшәгән, колхозда эшләгән, бүген дә хезмәте тиешенчә бәяләнмәгән, чәчкән, урган-суккан чын крестьян һаман да үзе турында, үзенең язмышы турында сөйләми, язмый читтә кала бирә.

Дәүләт Думасына сайлаулар көнне, Кочко Пожар сайлау участогы янында биш-алты олы яшьтәге ирләрнең авыл хакында сөйләшүендә әңгәмәдәш булырга  туры килде.

Сүз башта  сәясәт турында  барды, соңыннан аларга иң мөһим булып торган “Авылыбызның киләчәге бармы? - дигән соравымны бирми калалмадым. 

Иң актуаль проблемага тукталдылар картлар:  авылда  яшьләр калмый, эш урыннары булмау сәбәпле, бар да шәһәргә ашкына; туу саны күрсәткече, үлү белән чагыштырганда, биш мәртәбә түбәнрәк; моннан 15 элек җирле мәктәптә 200 бала укыса, бүген бу сан яртылаш кимеде,   әйтергә кирәк, быел  беренче сыйныфта  укучы да юк.  Шундый хәл моңа хәтле булмады.  Мондый күрсәткечләр белән алга баруыбыз икеле, дигән фикергә килделәр өлкән авылдашларым.

Ә ничек соң авылны саклап калырга була? – дигән сорауга әңгәмәдәшләр түбәндәгечә фикер йөртә. Беренчедән, хуҗалык эшчәнлеген җайга салырдай ниндидер шәп җитәкчегә исәп тотучылар да, милли проектларга, ташламалы кредитларга өмет баглаучылар да юк икән. Икенчедән, күпне вәгъдә итәргә яраткан инвесторларның авыл тормышына нинди үзгәрешләр алып киләсен дә алар үзләречә чамалый. “Инвестор авыл халкының ихтыяжларын кайгыртмаячак, әлбәттә. Яңа технологияләр белән җиһазланган бер зур терлекчелек комплексы төзеп куячак та, күп дигәндә, 5-6 савымчыга эш бирер дә, вәссәлам. Игенчелектә дә яңа төр техникалар куллану эшче кулларга ихтыяҗны нык киметер”, – дигән нәтиҗә ясадылар агайлар.

Димәк, киләчәктә авыл халкына барыбер үз көнен үзенә күрергә туры киләчәк. Үз участогында бәрәнгесен үстереп, ашлык-печәнен кайгыртып, туар асырар.  Әлбәттә, бу эш тә җиңелдән килми. Симерткән малыңны да базар хакына сата алмыйсың бит.

Хөкүмәтебезгә авыл кешесенең җитештергән продукциясен файдалы итеп сату хакында кайгыртырга кирәк. Авылларыбызга тел белән түгел, ә  күбрәк конкрет гамәлләр белән ярдәм итсеннәр иде. Авыл халкы белән аралашып-сөйләшеп аларның көнкүрешен яхшырту хакында бер генә оптималь закон кабул ителсә дә, шәп булыр иде.

 

Наил РАВИЛОВ

 

 

 

БЕЗНЕҢ ИСЛАМ

Яшьләр елыннан Гаилә елына!

Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Үмәр хәзрәт Идрисов бар Россиягә иң актив дин әһеле буларак билгеле. Һәр ел саен аның реакциясен көтәләр: ни әйтер икән, нәрсәне хуплар икән һәм нәрсә өчен хурлар һ.б.?

2007 елны ул һәм аның командасы нинди нәтиҗәләр белән тәмамлады икән? Бу турыда аның культуролог Җәннәт Маркус белән әңгәмәсеннән укып белергә тәкъдим итәбез.

 

Хөрмәтле Үмәр хәзрәт, иң беренче Сезне барча Россия мөселманнары исеменнән имам булып хезмәт итүегезгә 20 ел тулу уңаеннан котлыйбыз! Сезнең «Бухарские воспоминания» китабын кешеләр йотлыгып укыйлар. Бер төн эчендә китапны укып чыгучылар да бар. Тарихыбызның «Бохара мөфтиләре» формалашкан чоры турында ачыктан-ачык язырга тотыну авыр булмадымы?

Мине юбилей белән котлаучыларга чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Бу юбилей «бохарачылар» өчен яшьләргә эстафета тапшыру вакыты җитү белән әһәмиятле. Ә китапка еллар буе җыелып килгән уй-фикерләремне яздым мин. Үз-үземне тәнкыйтьләүдән курыкмыйча яздым. Без үзебездә дә, бездән алда булганнарда да, безне алыштырачак яшьләрдә дә кимчелекләрне яхшы күрәбез. Өммәтебездә буыннан-буынга күчә торган варислык тәртибен саклап каласыбыз килә һәм яшьләр үзләренә тапшырылганнарга исламча мөнәсәбәттә булсалар иде. Иң мөһимеИсламны яшь буынга тапшыру.

Ә киләчәк буынның уңышлы булу сере: өлкәннәргә ихтирам һәм белемнәреңне арттыру. Заманча белемнәрдән тыш, дини һәм һәм дөньяви белемнәр дә алмасак, без бу җирдә үз миссиябезне башкара алмабыз.

Сез һәм Сезнең команда 2007 елны нинди нәтиҗәләр белән тәмамлады?

Әлхәмдүлилләһ! Кыскача әйтсәкул бик уңышлы булды. Алдан уйлап куйганнарның барысы да тормышка ашты. Хәтта яңа мөмкинлекләр дә ачылды. Барысында да Аллаһ Тәгалә кодрәтен тоябыз!

Әгәр эшләребезгә социаль яктан карасак – без Россия белән бер ритмда яшибез һәм Яшьләр елыннан Гаилә елына күчеп, барча эшләребезне Ислам дине кысаларында эшлибез.

– «Мәдинә» һәм «Мишәр дөньясы» газетасы битләрендә сезнең эшләрегез, сәяхәтләрегез, яңа басмаларыгыз турында язылып барды. Әлбәттә, бер интервьюда гына боларның барысы турында язып бетерү мөмкин түгел. Шулай да, нинди сфераларда һәм нинди кискен үзгәрешләр булды?

– Хакимият органнары белән мөнәсәбәтләр яхшы якка үзгәрде. Беренче тапкыр мине РФ Президентының Идел буе округы (ПФО) вәкиле А. Коновалов кабул итте. Бу очрашудан соң ПФО белән Диния нәзарәте арасында даими эшчәнлек башланды. «Мусульмане Поволжья» сайты ачылды, яшь Ислам дине белгечләре, Шәрыкъ һәм төрки халыкларын өйрәнүче яшь галимнәрнең беренче халыкара конференциясе һәм җәйге мәктәбе оештырылды һәм бу конференциянең нәтиҗәләре буенча китап та чыкты. Губернатор В.П. Шанцев Ислам мәдәнияте Үзәге өчен җир бүлеп бирүне тәмамлап, бу Үзәкнең нигезенә беренче таш салуда катнашты. Россиядә беренче тапкыр Х. Фәизханов ис. Ислам Институты белән Н. Лобачевский ис. Дәүләт университеты арасында килешүгә кул куелды.

Шулай ук Россия дәрәҗәсендә дә диалог уңышлы бара: быел оешкан Ислам диненә, мәдәниятенә, мәгарифенә ярдәм фонды белән аңлашып эшлибез, «Новости Федерации» агентлыгы белән дә хезмәттәшлек кылабыз. Гудерместа узган Чечняны торгызуга багышланган конференциядә дә катнаштык.

– Мөселманнарның III Бөтенроссия форумын бар илгә ишетелерлек итеп уздырдыгыз. Ни өчен Мәскәүдә уздырырга уйладыгыз?

– Әйе, беренче тапкыр бу форум Нижнийда түгел, Мәскәүдә узды. Мәскәү – үзмаксат түгел, ә чылбырның бер буыны гына. Киләсе форумны Өфедә уздырырга планлаштырабыз. Шулай итеп, гомумроссия программасы буенча эшлибез. Иң беренче максатыбыз, әлбәттә, өммәтебезне берләштерү, улемнар Шурасын булдыру. Форумда без бер ел элек алдыбызга куелган максатларның башкарылуына нәтиҗә ясадык: аларның барысын да диярлек тормышка ашырдык. Аерым әйтеп узасым килә, илебездә бердәнбер булган атналык «Мәдинә» гомумроссия мөселман газетасын чыгарып барабыз! «Ислам РФ. ру» информацион-аналитик сайт ачтык. Мөселманнарга иң зур бүләгебез – А.Ю. Алиның Корьән тәфсирен тәрҗемә итүне тәмамладык.

– Кайбер аналитиклар Сезне православныйларның дошманы итеп саныйлар. Ә III форумга Сез Россия Православныйлар Үзәге вәкилләрен чакырдыгыз. Сезнең комментарий.

– Мин беркайчанда дингә ышанучыларга каршы булмадым, Корьән буенча мин аларны «люди Писания» буларак ихтирам итәргә тиеш. Минем чыгышларым илне чиркәүләштерүгә каршы һәм Конституцияне һәм барча гражданнарның хокукларын яклауга юнәлгән иде.

Ә форумда без төрле диннәр арасында күптән бара торган диалогны дәвам иттек. Аңардан башка иманыбыз тулы була алмый. Форумда Православие, Иудаизм, Католизм, беренче тапкыр Иллелек вәкилләре чыгыш ясады.

– Үзбәкстанга, Казахстанга бару Сезгә ник кирәк булды? Нижгар мөселманнарына, гомумән Россия мөселманнарына ник кирәк бу?

– Үзбәкстанга мин 20 ел элек Бохарада һәм Ташкентта укуымны тәмамлап, имам булып эшли башлавымны искә төшерер өчен бардым. «Бухарские воспоминания» китабын әзерләүнең соңгы этабы иде бу. Бу сәяхәтнең тагын бер гаҗәеп мәгънәсе булып чыкты: без юлдашларыбыз белән Идел буенда Исламның тамырлары Урта Азиягә тоташкан булуын аңладык. Әле 8 гасырда ук аннан беренче мөселманнар Идел буена килеп төпләнгәннәре исебезгә төште. Ә соңрак Бохара һәм Сәмаркандта дини белем алу Татарстанның булачак галимнәре өчен гадәти булган икән бит. Ул гына да түгел, Үзбәкстанның хәзерге өммәтенең вәкилләре белән дә таныштык һәм аңладык: безнең бабаларыбыздан калган борынгы рухи элемтәләрне яңартырга кирәк. Үзбәкстанга сәяхәтебезне без – торгызу визиты дип атадык.

Нәтиҗәдә Үзбәкстан турында «Минарет» журналының махсус басмасы чыкты. Нижний Новгородта мөфтиләр Бабахановлар Фонды булдырылды. Казахстанда Казахстан Президенты каршындагы стратегик эзләнүләр институты һәм Гамбург институты тарафыннан уздырылган фәнни конференциядә катнашу да Үзбәкстанга сәяхәтнең эзлекле дәвамы булды. Без өммәт вәкилләре, галимнәр, журналистлар белән элемтәләр урнаштырдык. Һәм элекке советлар территориясендәге мөселманнарны берләштерү кирәк, дип нәтиҗә ясадык.

– Ә нижгарлыларга бу ни бирә?

– Безнең башта Алтын Орда, соңрак Россия империясендә һәм СССРда уникаль арадашчы, тәрҗемәче, галимнәр һәм дипломатлар буларак миссиябез турында тарихи хәтеребезне уята.

– Үзбәкстанда, Казахстанда татар диаспорасы вәкилләре белән очрашуларыгыз да шулар белән бәйлеме?

– Әйе, әлбәттә. Ләкин без елны Финляндиядәге татарлар янына бару белән башладык. Андагы татарларның күпчелеге Нижгар якларыннан чыккан мишәрләр нәселеннән. Безнең элемтәләр, Аллага шөкер, югалмаган. 2007 елның иң мөһим вакыйгасына – А.Ю. Алиның Тәфсиренә кайтыйм: ул Финляндиянең уникаль типографиясендә бастырылды.

Ә үз туган ягыбызда мәдәниятебезне торгызуга юнәлгән чараларга килсәк, иң борынгы авылларның берсе Сафаҗайда Хәтер көне һәм Җыен уздырдык. Анда Советлар власте вакытында бер гаепсезгә атып үтерелгән имамнарга һәйкәл ачтык. Татар телендә «Мишәр дөньясы» дип аталган газета чыгара башладык. Өлкә педагоглары өчен «Рухи мирас» дип аталган конференция уздырдык. «Татары Нижегородчины» һәм «Ислам на Нижегородчине» дип аталган энциклопедияләр чыгардык. Күп санлы мәкаләләр, Интернеттагы публикацияләр турында инде әйтеп тә тормыйм.

– Әйдәгез бу турыда тулырак сөйлик. «Мәдинә» Нәшрият Йорты быел, күпчелек Ислам дине белгечләре һәм дин эшлеклеләре әйтүенчә, «Россиядә Ислам дине турында китаплар нәшрият итүче үзәк» буларак танылган.

– Әйе, хезмәтебезгә мондый зур бәя ишетү бик күңелле булды. 3 ел дәвамында без татар һәм рус телендә 200 дән артык китап бастырганбыз. Алар барысы да махсус заманча авторлар тарафыннан язылган китаплар.

Корьән тәфсире турында мин инде әйтеп уздым. Шулай ук дини-рухи белем бирүдә база булырлык китаплар да бастырдык. Бу «Ханафитский фикх» сериясеннән китаплар, алар безнең бабаларыбыздан калган мирасны торгызалар, Идел буе мөселманнары өчен гадәти булган Ислам диненең заманча моделен күрсәтәләр. Боларга өстәмә итеп Абу Хәнифәнең биографиясен дә бирдек. Һәм, әлбәттә инде, мөселман өммәте, Россия җәмгыяте өчен бик зур әһәмияткә ия булган, философия фәннәре докторы Тәүфикъ Ибраһимның «На пути к коранической толерантности» дип аталган хезмәте. Бу хезмәт ХХ гасыр башының күренекле дин белгече Мусса Бигиевның Ислам дине турындагы концепциясе белән аваздаш. Санап узган китаплар – безнең динебезнең нигезе.

«Ислам в Российской Федерации» дигән зур тарихи-энциклопедик проект башлап җибәрдек: «Ислам на Нижегородчине» сүзлеге чыкты, «Ислам в Москве» китабы нәшрияттә инде, галимнәр Петербургка, Үзәк Россиягә һәм Татарстанга кагылган томнар өстендә эшлиләр. Үзбәкстанга барып кайтканнан соң бу проектның чикләрен киңәйтергә уйлыйбыз. Бар нәшрият ителгән басмаларны без презентацияләрдә күрсәтәбез: Мәскәүдә дипломат, Шәрыкъ белгече Вениамин Попов ярдәмендә 2007 елда Халыкара китап ярминкәсендә, Журналистлар Йортында, «Росбалт» агентлыгында; Казан Кремлендә Мәрҗани ис. Тарих институтында, шулай ук Ташкентта, Петербургта, Н. Новгородта, Алма-Атада да презентацияләр узды.

– Яшьләр елыннан Гаилә елына күчәбез дисез. Бу ни дигән сүз?

– Мин инде әйтеп уздым, безнең барлык чаралар Ислам дине белән бәйле. ПФО Яшьләр елы игълан итте, без – Яшь галимнәргә ярдәм елы. Шулай итеп Ислам дине фәннәрен торгызуга зур адым ясалса, икенче яклап яшь галимнәр өчен база да булдырылды.

Президент 2008 елны Гаилә елы дип игълан итте. Бик яхшы! Мөселманнарның да бу өлкәдә әйтер сүзләре һәм тормышка ашырырдай гамәлләре җитәрлек. Без Россия гражданнары һәм гаилә институтының хәлен, төрле реформалар тарафыннан аңа нинди зыян килгәнен яхшы беләбез. Илебездә демографик кризис, ә Көнбатыштан гаиләгә каршы пропаганда дулкыны килә (абортлар, әхлаксызлык, бозыклык һ.б.). Узган елда хакимият берничә милли проектны тормышка ашыруны башлады, алар нәтиҗәдә җәмгыятьне, аның экономикасын һәм, иң мөһиме, гаиләне аякка бастыруда ярдәм итәрләр дип ышанасы килә.

Без хәзерге вакытта «Мусульмане России – Году семьи» дип аталган проект өстендә эшлибез. Фәнни конференцияләр, гаилә конкурслары, хатын-кызлар структуралары, сайтлар, балалар китаплары, гаилә һәм хатын-кызлар өчен журналлар чыгару – болар барысы да безнең проектта каралган. Иң мөһим сораулар матбугатта да, мәдәнияттә дә, фәндә дә чагылыш тапсын иде. Исламда булган бар уңай якларны кулланырга кирәк.

Аллаһ Тәгаләгә кем иң якын? Аңардан куркучы, дип җавап бирер мөселман кешесе. Һәм үзенең гамәлләре белән иманын раслаучы, изге эшләр кылуда башкалар белән ярышучы кеше, дип тә өстәр. Без Аллаһ Тәгаләдән чын иман, реаль кешеләр өчен реаль гамәлләр кыла алу мөмкинлеге сорап ялварабыз. Амин!

 

 

КУРЕНЕКЛЕ ЯКТАШЛАРЫБЫЗ

Үзе җырчы, үзе баянчы

Татарларда баянда уйный белгән, җыр-моңга һәвәс булган кешеләр элек-электән зур хөрмәттә булганнар. Гадәттә, андыйлар гаиләләре белән сәнгатькә гашыйк кешеләр. Нижгарлылар арасында билгеле, күпләргә таныш Дамир Фәисханов та шундый гаиләдән. Ул Сергач районының Камка авылында җиде балалы җыр сөюче гаиләдә туган. Әтисе гармунда уйнаган, абыйлары да, апалары да җырлый торган булган. Абыйсы да, энесе дә бик иртә гармунда уйнарга өйрәнәләр. Дамир да кечкенәдән музыка белән кызыксына башлый,  өйдә генә җырлап калмый, авылда да, мәктәптә дә барлык бәйрәмнәрдә актив катнаша торган була. Әтисе Рәшит Абдрахман улы, әнисе Асия Камалетдин кызы улларының музыкага тартылуын күрми түгел, күрәләр дә, хуплыйлар да. Инде 5 класста укыганда ук мәктәпнең вокал-инструменталь ансамблендә бас-гитарада уйный аларның Дамиры. Ә инде 7 класста беренче тапкыр кулына гармун алып, башка аннан аерылмый да.  

Авылда шулай уйнап-җырлап 8 класс тәмамлагач, Дамир культура-агарту училищесына укырга керә. Анда укуына ел ярым булганда, ул инде баян дигән инструментны өйрәнеп, бик яхшы баянчы булып таныла башлый. Инде беренче курста укыганда ук конкурсларда катнашып, призлы урыннарга лаек була. Бу училищеда ул якташы, хәзерге вакытта Татарстанда гына түгел, регионнардагы татарларга да бик яхшы таныш баянчы Ринат Вәлиев белән таныша. Яхшы укытучы да, үрнәк тә була ул Дамирга. Уңышлы гына училищены тәмалап, яшь егет рус авылы Луговоеда клуб директоры булып эшли. Анда тиз арада балалар төркеме, хатын-кызлар хоры оештыра. Шулай итеп, андагы авыл халкының хөрмәтен казана. Шул ук вакытта авылында уздырыла торган бер генә бәйрәмнән дә калмый: баянда да уйный, җырлый да.

2000 елда Нижний Новгородка гаиләсе белән күченүгә, татар җәмгыятен эзләп таба. Ул вакытта өлкә «Туган як» милли үзәгенең гөрләп торган чагы була әле. Дамир да «Туган як моңнары» дип аталган ансамбльгә йөри башлый. Аның җитәкчесе бик җыр җанлы, шигъри күңелле Зөһрә ханым Абдюханова була. Авылдашының осталыгын күреп, Зөһрә ханым чын күңелдән аңа ярдәм итәргә тырыша. Алар бергә ансамбльгә яшьләрне тартырга тырышалар, борынгы татар җырларын да репертуарга кертеп, татар мәдәниятен үстерүгә өлеш кертәләр. Зөһрә апа белән эшләгән вакытларын Дамир бик җылы итеп искә ала. Алар бергә эшлиләр дә, җырлыйлар да, яңа җырлар да язалар. Зөһрә апа шигырь язса, Дамир матур гына итеп көен язып куя. Аннан бергә сәхнәдән дә яңгыраталар. Укытучысы ялга киткәч, ансамбльне җитәкләүне Дамир  үз өстенә ала. Бик җаваплы, тынгысыз эш ул! Әле бит шул ук вакытта ул Тимер юлчылар Мәдәният йорты директоры урынбасары да, ә аның мәшәкатьләре санап бетергесез!. Шулай   да яраткан эше белән шөгыльләнү, халык каршына чыгып, татарча җырлый алу мөмкинлеге барысын да оныттыра икән. Ә ул тәрбияләгән, үстергән егетләр-кызлар!?. Кайберләре татарча да юньләп сөйләшә белми торган бу яшьләрне сәхнәгә чыгып җырлардай иткәнче күпме вакытын репетицияләрдә уздырды икән Дамир! Шул вакытта сиздерми генә кызы Лилия дә, улы Руслан да үсеп киләләр. Ярый әле тормыш иптәше Света сабыр, рус булса да, татар иренең күңелен яхшы аңлый торган мәгънәле хатын. Шулай булмаса, яшьләрне өйрәтүгә бар вакытын гына түгел, бар күңелен дә биреп, эшләп йөри алмас иде ул. Хәзерге вакытта ул җитәкләгән ансамбльдә 20 дән артык кеше: араларында 5 яшьлек балалар да, 20 яшьлек студентлар да бар. Вокал белән дә шөгыльләнәләр, хореография укытучылары да бар. Ике-өч сәгатьлек концерт программасын күрсәтү бу төркем өчен берни түгел! Аларны шәһәрнекеләр дә, авылныкылар да бик яратып тыңлый да, карый да. Авылныкылар бигрәк тә көтеп ала аларны: Казанныкылар матур җырласалар да, үзебезнекеләр дә кимен куймый, диләр. Җәй көне Сафаҗайда узган Хәтер көнедә алар Рамил Курамшин, Зөһрә Сәхәбиева кебек күренекле артистлар белән чыгыш ясадылар. Алар янында бер дә югалып калмадылар, бик матур җырладылар яшьләр.

19 яньварьдә 35 яшен тутыручы үзе җырчы да, үзе баянчы да Дамир Фәисхановка яңа иҗади уҗышлар, яхшы укучылар, бик күп концертлар телик. Гаиләсендә бер-берсен аңлап яшәп, балаларының игелеген күреп, Нижгар татарларын озак еллар җырлары белән сөендереп яшәргә язсын бу талантлы мишәр егетенә!

 

Зилә Ахмадуллина

ХӘРЛЕ СӘГАТТӘ БУЛСЫН!

Хөрмәтле "Мишәр дөньясы" хәзмәткәрләре! Газетагызны укыгач, бик шатландым.

Беренче битендә үк "сездән килгән хәбәрләргә киң урын бирелер" дигән сүзләрне күргәч, күптән тынгы бирмәгән үтенечем турында сезгә язарга булдым. Беш мишәр милләтеннән булсак таб ихласыбыздан Ислам диненәб бер Аллага ышансак таб хәер сэдакалар бирергә омтылсак таб Сергачта мәчет булмау сәбәпле, мөсолман бурычларын үти алмый интегүбез.

Кайларда гына булмадыкб мөсолманнар фшәгән авыллардаб шәhәрләрдәб Ходайга шөкерб мәчетләр барб Сергачта гына юкб шунысына гарьләнәбезб хәтта бу турыда авызга алучы да булганы юк. Сергачта бит 50 гә якын татар гаиләсе яши. Өстәүгә башка милләт мөсолманнары да юк түгел. Сергачка кергәндә-чыкканда тәреләр куелган - урыслар үз диннәрен ничек күтәрәләр, әфәриннәр!

Хөрмәтле редакөия, безгә мәчет кору турында ярдәмләшә алмассызмы икән,

Ышынамб минем үтенечемә кушылучылар булырю Шуңа курә, зинhар, хатыма газетагыз битендә урын табыгыз! Болай уйлаучылар Сергачта бер безнең гаилә генә түгел.

Мәчеткә йөрү турында уйлап утыручыб мишәр милләтеннәе булган

Хәлимә апагыз

Сергач.

ВАКЫЙГАЛАР

Бер җөмлә белән

РБИШЧА авыллары Яңа ел кичне, миңа калса, Сергач шәһәреннән ким түгел иде: соңгысында 27 чыршы урнаштырылган булса, беренчеләрендә 25-ләп урман гүзәлләре авылларга искиткеч матур кыяфәт өстәп, рбишчалыларның җиз самоварлар, шашлыклар, чаналы атлар белән Яңа елны үзенчәлекле каршы алуларына шаһит булып тордылар.

КОЧКО-ПОЖАР балалар бакчасы яңа ел алдыннан аккредитация узды һәм мәктәпкәчә балаларга тәрбия бирү эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукы алды: бу - Камкадан кала, Сергач районы татар авылларында икенче мәктәпкәчә мәгариф учреждениясе.

НИЖНИЙ НОВГОРОДта Корбан гаете уңаеннан “Шатлык” клубы “Ял кичәсе” оештырды,  әйтергә кирәк, безнең яклардан шушы чарага баручылар бик күңелле ял иткәннәр: рәхәтләнеп үзара аралашканнар, биегәннәр, якташыбыз, Татарстанның атказанган артисткасы Роза Хабибуллина башкаруында яңгыраган җырлардан ләззәт алганнар.  

ТАТАР МОКЛОКАСЫнда газ сүлпән бара дип язганнан соң, безгә шушы авыл администрациясеннән шалтыратып, газлаштыру буенча төп эшләр 2008-елда булачак – тагын 160 йортка табигый зәңгәр ягулык килер (бүген анда 106 йортта газ бар), ә 2009-елда соңгы чираттагы 120 йортны газлаштыру белән без бу мөһим эшне тәмамлаячакбыз, дип хәбәр иттеләр.

СУЫКСУ “Алга”сыннан башлап бүген авыл хуҗалыгы тармагында Россия күләмендә дан казанган “Сантимир” корпорациясе президенты Зиннәтулла Ситдиков Яңа ел алдыннан Сергачның “Лидер” физкультура-сәламәтләндерү комлексында уздырган хоккей турнирында, Сергач, Пилнә район үзәкләре командаларыннан тыш, Суыксу, Семочки, Кочко Пожар һәм Сафаҗай хоккейчылары да катнашты

ПЕТРЯКС авылы администрациясе, карамагында булган торак пунктларны чиста һәм пакъ тоту нияте белән,  шәхси хуҗалыклардан  каты көнкүреш калдыкларын системалы рәвештә җыеп йөрүне оештырган, шул эшкә махсус автомобиль кайгырткан

ЧҮМБӘЛИ авылында Кызыл Октябрь районының хөрмәтле гражданины, халык мәгарифе отличныгы А.Х. Шиапов нигез салган, аннары “халык” исеменә ирешкән музей узган елның декабрь аенда үзенең 40 елын тутырды.

Олег Хөсәинов әзерләде

Тагын бер бәйрәм

Шәһәрдә яшәүче татарлар ике-өч айга бер тапкыр татарча ял кичәләре оештырылуга инде күнегеп тә киләләр. Ә менә татар авылларында яшәүче якташларыбыз өчен әлегә мондый чаралар ятрак нәрсә. Төрле концертларга җыелышып килсәләр дә, матур итеп корылган өстәлләр артында, алдан уйланылган программа буенча Казан яисә Мәскәүдән чакырылган күренекле артистлар белән ял итү мөмкинлеге турында бар да белеп бетерми. Мәүлид бәйрәменә багышланган кичәдә бары тик ике генә авылдан катнашсалар, Корбан бәйрәмгә һәм күренекле суфи шагыйре Руми Җәләлетдиновның тууына 800 тулуга багышланган бәйрәм кичәсендә 9 авылдан 48 кеше ял итте. Пилнә районының Сафаҗай, Мочали, Петрякс авылларыннан; Кызыл Октябрь районының Яндавишча, Семочки, Рбишча, Өчкүл, Мәдәнә, Уразавылларыннан килгәннәрнең күңеленә хуш килде бәйрәмебез. Изге Садыйк абзый йортыннан Зөбәйдә апа да юкка гына икенче тапкыр килмидер мондый бәйрәмгә!? Алар белән бергә йөздән артык милләттәшебез Мәскәүдән килгән Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина һәм ул җитәкләгән «Айкай» ансамбле җырлавын тыңлап, алып баручы Рбишча егете Альберт Йосыпов оештырган уен-конкурсларда катнашып, рәхәтләнеп ял иттеләр. Җырчы, баянчы, «Туган як моңнары» ансамбле җитәкчесе Дамир Фәизханов та баяны белән бик урынлы иде бу кичәдә. Баянга кушылып, татарча җырлар җырлап утыру мөмкинлеге гел туры килеп тормый шул! Шуңа күрә дә чын ихлас белән, рәхәтләнеп күңел ачты халык. Кичәне Диния нәзарәте рәисе хөрмәтле Үмәр хәзрәт Идрисов котлау сүзе белән ачты. Ул, гадәттәгечә, иң катлаулы нәрсәләр турында да гади итеп, күңел түреннән чыккан сүзләр белән әйтеп бирә ала. Бердән җыелган халык дини бәйрәмнәрнең олылыгын аңласа, Руми кебек шагыйрь турында яңа мәгълумат та ала. Үмәр хәзрәтнең бу кичәдә катнашуы үзе генә дә «Шатлык» клубы оештырган чараларның дәрәҗәсе һәм кирәклеге турында белдерә. Әйе, кимчелекләр дә җитәрлек, ләкин бит берни эшләмәгәннәр генә хаталанмый! Шул ук вакытта безнең кичәләрнең иң беренчесендә - Хәйдәр Бигичев хәтеренә багышланганында катнашып, бер генә кичәне калдырмаучы дусларыбыз да бар. Димәк, без дөрес юлда, димәк, мондый чаралар кирәк һәм урынлы. Соңгы бәйрәмдә катнашучылар калдырган рәхмәт сүзләре шул турыда. Бер кичәне калдырмыйча йөрүче Шакировлар, Исаковлар, Семочки авылыннан Шәрәфетдиновлар, Дзержинсктан Сәфуковлар, Фатыховлар гаиләләре: «Без бик канәгать! Кичәләрнең оештыру дәрәҗәсе арта бара. Бик матур татарча кичә. Алар безне берләштерә, таныштыра, безнең заманда бигрәк тә кирәкле мондый очрашулар! Безне бер гаилә кебек бергә җыя алучы оештыручыларга зур рәхмәт! Ешрак булса мондый кичәләр, без тагын да күбрәк шатланыр идек». Мәчеттә хезмәт итүче Наҗия Хөсәенова да тормыш иптәше Рәшит белән безнең кичәләрне калдырмаска тырышалар: «Безнең белән соңгы кичәдә Мәдәнә авылыннан туганнарыбыз да катнашты. Без барыбыз да бик зур канәгатьләнү алдык бу бәйрәмнән. Барысы да урынлы иде: Мәскәүдән яшь җырчылар да, аларның җитәкчесе якташыбыз Роза Хәбибуллина да, өстәлдән өстәлгә йөреп безне баянга җырлаткан Дамир Фәисханов та. Алып баручы бик ошады. Үзебез дә биедек, уйнадык, бик яхшы ял иттек. Бу кичәдә катнашырга теләүчеләрнең барысын да «РОККО» Ял Үзәге сыйдыра да алмады». Башка кунакларыбыз калдырган рәхмәт сүзләре дә шундыйрак матур теләкләрдән тора. Ә инде эшләгән эшең башкаларга шатлык китерә икән, тагын-тагын да яхшырак эшлисе килә.

«Шатлык» клубы уздырачак чаралар турында газетабызның соңгы битендә белдерүдән укып белерсез. Барчагызны да, кадерле укучыларыбыз, аларда катнашырга һәм бәйрәмнәрдән читтә калмаска чакырабыз.

Зилә Ахмадуллина

Хаҗилар белән очрашу

Газетабызның узган санында язганча, бер төркем якташларыбыз изге Мәккәдә хаҗ гыйбадәтен башкарып кайттылар. Алар арасында 7 кеше Н. Новгород Җәмигъ мәчете аша оештырылган төркемдә булып, аларның хаҗ чыгымнарының күп өлешен иганәчеләр үз өстенә алды. Аларның барысы да моңа лаеклы икәнен дә әйтеп үтү артык булмас. Мәчетнең алыштыргысыз ярдәмчеләре апалы-сеңелле Рауза һәм Әдилә ханымнар, дин юлына басып, бар тормышын Аллаһ Тәгалә кушканча алып барырга тырышучы Роза Мукамашина, тагын берничә ир мөселманнарыбыз, Аллага шөкер, бурычларын үтәп, исән-сау кайттылар. Алар, бу озак юлдан соң хәлләре булмаса да, мәчеткә килеп, хаҗ гамәлләре турында сөйләп киттеләр инде. Бу турыда тулырак итеп газетаның алдагы санында укырга тәкъдим итәбез. Шулай ук Хаҗ гыйбәдәте турында хаҗиларның үз авызларыннан ишетергә теләүчеләр өчен Региональ мөхтәрият бинасында очрашу оештырыла. 13 январьдә 13.00 сәгатьтә Рождественская ур., 19 йортта көтәбез сезне, хөрмәтле дин кардәшләребез.

 

Могҗиза дәвам итә

Диния нәзарәтенең Хәйрия бүлеге гамәлләре турында гел язып торсак та, аларның барысын да яктыртып бару мөмкин түгел. Шулай да соңгысы – балалар өчен Яңа ел бүләкләре оештыру турында әйтми калу да ярамас. Хәйрия бүлеге ике көн рәттән районнан балалар кабул итте. Беренче көнне Кнәген районыннан тәрбиягә алынган балалар килсә, икенче көнне Салган балалар йортыннан кунаклар килде. Тегеләре дә, болары да Зөһрә апаларына мәчеткә туганнарына килгән кебек яратып киләләр. Аларга һәрвакыттагыча, яхшы ял программасы әзерләнгән. «Лимпопо» зоопаркында булдылар, Яңа ел спектакле дә карадылар балалар. Зөһрә апалары аларның һәркайсына татлы бүләкләрдән башка матур уенчыклар һәм киемнәр дә әзерләп куйган иде. Чыршы яннарында уйнап кайткач, мәчеттә тәмле итеп ашата да әле ул аларны. Ата-ана назыннан мәхрүм балаларга бик ярдәмле Зөһрә ханым. Кибетләргә дә үзе барып, һәр баланы күз алдында тотып, бүләкләрне аларның һәркайсына туры килердәен сайлый ул. Балаларны җыештырып Н.Новгордка китерүче тәрбиячеләр дә бик рәхмәтле Хәйрия бүлеге хезмәткәрләренә. Ел әйләнәсендә бер генә килми алар шәһәргә. Килгән саен ни белән булса да сөендерә аларны мәрхәмәтле апалары. Хәйрия бүлегенә ярдәм итәргә теләүчеләр саны да арта бара. Ятимнәргә, үз өстенә шундый балаларны тәрбияләүне алган гаиләләргә булышырга теләүчеләр килеп тора Җәмигъ мәчетенә. Аллаһ Тәгалә меңе белән кайтарса иде аларга яхшылыкларын.

Зилә Ахмадуллина

ӘДӘБИ СӘХИФӘ

Композитор гына түгел,  шагыйрә дә

Сара Садыйкованы композитор буларак

халык яхшы белә.

Ә менә  шигырьләр дә язганын, мөгаен,

беркем да белмәгәндер.

Җанында кайнаган хисен ул еш кына

шигри юлларга сала торган булган.

Әйдәгез, шуларга да

күз салыйк әле!

Фронтовик-шагыйрьгә

       Мөхәммәт Садрыйга

Җиңү көне белән котлыйм Сине!

Анда Синең бик зур өлешең.

Сугыш дәһшәтләрен

                          күргән шагыйрь

Татып ачы хәсрәт җимешен.

Шуңа күрә кискен Синең сүзләр,

Шагыйрь сүзе, солдат авазы.

Шигыреңдә Синең чын хакыйкать

Алда - көзе-кышы һәм язы!

 

Күптән инде

Көннәрнең берендә, чакырып алып

Райкомдагы матур бер ханым

                                   (рус хатыны),

Диде: “Партоешмадан чыгарабыз,

Сайла башка оешма, син, җаным”.

Нинди оешма сайлыйм, дидем аңа,

Беләсез бит, мин бары тик артистка,

Гомерем сәнгать белән үтте минем,

Мин бит белмим башка бер эш тә.

“Эшлисез бугай сез “Спартак”ның

Клубында, күчегез шунда”, - ди;

Аяк киеме теккән “Спартак”та

Нәрсә беләм соң ул эштә, дим.

Шул вакытта килде минем юлга

Мәрхәмәтле матур бер бәндә.

Ул бәндәне гомер оныта алмам -

- Ләбибәмне, хәтта үлгәндә,

Диде миңа шунда Ихсанова -

- “Кер син безгә, әйдә, гамь чикмә.

Син безгә бик кирәк кеше,

Җыр язарсың безгә, соң чиктә”

Кердем шунда Бауман райкомына,

Дидем - күчәм язучылар янына.

Ханым әйтте: “Нишләрсең соң анда,

Син бары тик только артистка”

Ну так что, дидем,

                      алар шигырь язса,

Мин җыр язам алар шигыренә.

“Алай булса ярый, болай булгач

Эшләр җайлы булып күренә...”

 

Сыкрый йөрәгем

Әллә нигә авыр бүген миңа,

Әллә нигә сыкрый йөрәгем.

Җанга җайлы урын табалмыйча

Әрнеп үтә матур көннәрем.

Нигә кеше кебек шатланалмыйм,

Нигә көлә алмыйм мин бүген?

Ник каралган тормышым кояшы,

Ни каплаган бәхетемнең күген?

Әллә нигә бүген күңелем бизгән

Кешеләрдән, барлык дөньядан.

Әллә нигә бүген хәтерем калган

Дөньядагы барлык дорфадан.

Шулай үтәр микән бу гомерләр,

Шулай үтәрменме дөньядан?

Бу дөньяның чиксез гүзәллеген

Әле күңлем сөеп туймаган.

Яшел үләннәргә ятып аунар идем,

Сулар идем чәчәк исләрен.

Тып-тын гына тыңлап торыр идем

Йомшак таң җилләре искәнен...

 

Шагыйрьләр-

романтиклар

Мин яраттым хәзер әдипләрне,

Шагыйрьләрне-романтикларны,

Нечкә халык алар, кызык халык,

Ничек яратмыйсың аларны?

Бер вакытны, булган алар бары

Ялан аяк йөргән малайлар,

Авыл малайлары галим булып

Чыкканын күргәнең кайда бар?

Илебезнең җылы кочагында

Үскән алар - безнең малайлар.

Гыйлем гранитын кимереп үскән,

Тормыш ачысын күргән алар.

Шуңа күрә олы йөрәклеләр.

Шуңа күрә инсафлы алар.

Шуңа күрә сөям әдипләрне,

Шагыйрьләрне-романтикларны,

Нечкә халык алар, кызык халык,

Ничек яратмыйсың аларны.

Баш кына исән булсын!

Җәмәгать! Минем тешләрем кечкенәдән үк начар булды! Соңгы дүртесен күптән түгел сугып төшерделәр. Әй, җәмәгать! Ни генә дисәң дә, тешсез кеше - ямьсез инде ул! Көлмәскә кирәк! Көлмәскә кирәк!

Әй, кайбер кешеләр көлгән була, әй, шаркылдаган була, әй, авызын ерган була. Ә үзләренең ашказаны күренеп тора. Язвасы-ние белән. Көлмәскә кирәк!

Бездә тешләрне куйдыру - проблема, шул! Үзе мәшәкатьле, үзе кыйммәт. Бездә аларны алдыру гына ансат. Әгәр дә инде больницаларда йөреп, чиратларда интегәсең килмәсә, берәр кибеттә берәр нәрсәгә чират торганда берәр тазарак җегеткә авыррак сүз әйтсәң, эх дигәнче суга да төшерә! Дөрес: наркоз да, чурт та кирәк түгел - суга да төшерә! Фамилияңны да сорап тормый. Тик шунысы бар инде: суккан чакта сызлаган тешеңне йодрык турысына китереп өлгерергә кирәк!

Юк, җәмәгать, ни генә димә, тешсез кеше - ямьсез инде ул! Менә сатучылар, сәүдә работниклары арасында профилактика эшен алып барырга кирәк. Менә сезнең игътибар иткәнегез бардыр, әйеме: кайбер сатучыларның авызлары алтын теш белән тулган була. Шулай бит? Димәк, аларга витамин җитми. Шуңа күрә аларның тешләре тизрәк чери, бозыла, һәм алар ясалма тешләр куйдырырга мәҗбүр булалар. Әллә ул сатучыларның тешләре телләре әшәке булганга шулай тиз бозыла микән, әй? Эй, кайвакыт сатучыларның авызыннан шундый сүзләр чыга!.. Әстәгъфирулла, җаным! Андый сүзләр чыккан авызда тешең генә түгел, әллә нәрсәләрең черер әле!

Аннан соң, тешсез булуның уңай яклары да бар инде үзе. Әйтик, менә авызлары алтын белән тулган кешеләр ничек курыкмыйча төнлә Казан урамнарында йөриләр икән? Юк, ничек курыкмыйча төнлә Казан урамнарында авыз тулы алтын белән йөрергә мөмкин? Моңа минем зиһенем җитми! Бу минем башыма сыймый! Әллә соң алар кеше талаучыларда кләшшә, плоскогубцы юк, дип уйлыйлар микән, әй?

Эх, тешең булмаса, җаның тыныч! Теш пастасы да кирәк түгел! Иртә белән ышкып азапланасы да юк! Ит ашагач, чыра белән теш арасында каезлыйсы да түгел! Һәм беркайчан тешең сызламый!

Менә, кайбер иптәшләр белә торгандыр: дөньяда иң каты авырулар - теш сызлау һәм похмель. Әнә, кайбер җегетләр мине аңлады! Шулай: теш сызлау һәм похмель. Менә: ни үлмисең, ни тере түгел. Авызда тешләр булмаса, телгә рәхәт! Иркен! Шундый иркен инде менә: телең лач-лач килеп, бер аңкаудан бер аңкауга барып буталып тик йөри. Шундый иркенлек! Әгәр иреннәрең булмаса, телең авызыңнан очып китәр иде шикелле!

Урамда бандитлар очрасалар да, рәхәтләнеп, авызыңны ерып, елмаеп җибәрәсең, бөереңдәге ташлар күренгәнче: авызында теше, кесәсендә акчасы, башында мие булмаганнарга тимиләр алар. Әле бервакыт шулай кеше талаучылар үзләре миңа биш сум биреп киткәннәр иде!

Әйтәм бит, җәмәгать: тешләр - чепуха! Баш кына исән булсын. Газиз баш исән булсын!

Зөлфәт ХӘКИМ

Хуҗа Насретдин мәзәкләре

Яз көне солдатлар атарга өйрәнү өчен далага чыкканнар. Аксак Тимер солдатлар белән бергә Хуҗаны да алып чыккан.

Сүз уңаенда Хуҗа кайчандыр үзенең яхшы атуы турында әйткән. Тимер моны ишеткәч, Хуҗага җәясеннән атарга кушкан.

Хуҗа атарга теләмәсә дә, патша кушкач, җәясен тартып укны атып җибәргән. Ләкин угының читкә тайпылуын күргәч, Хуҗа: «Сугыш башлыгы менә шушылай ата торган иде», – дигән. Аңа тагын бер ук биргәннәр, анысы да читкә киткән. Бу юлы Хуҗа: «Кала башлыгы менә шушылай ата торган иде», – дигән.

Өченче ук, көтмәгәндә төзәгән җиргә барып кадалгач, ул, масаеп: «Хуҗа абзагыз менә шушылай ата», – дигән.

*     *     *

Хан Хуҗаның никадәр батыр булуын сынар өчен:

– Хәзер үк асыгыз! – дип боерган.

Палачлар Хуҗаны сөйрәп асарга алып килгәннәр. Хуҗа бер сүз дә дәшмәгән.

– Синең соңгы минутларың җитте. Актык сүзеңне әйтеп кал, – дигән хан.

– Актык сүзем юк. Бик кечкенә генә бер үтенечем бар.

–  Нинди үтенеч? – дигән хан.

– Минем муеныма кагылсалар, кытыгым килә, билемнән ассыннар, – дигән Хуҗа.

*     *     *

Бер заман Хуҗа Насретдин шундый игълан биргән: «Кемдә кем байлыгыннан канәгать, риза икәнлеген миңа килеп игълан итсә, шуңарга ишәгемне бүләккә бирәм», – дигән.

Бу хәбәрне губернаторга җиткерәләр. Ул  Хуҗа янына килә дә:

– Якын тирәдә миннән бай, байлыгыннан канәгать кеше юк. Шулай булгач, ишәк минеке, – ди.

– Гафу ит,  – дип җавап бирә Хуҗа Насретдин.

– Байлыгыңнан тулысынча рази булсаң, кеше ишәген алырга килмәс идең.

*     *     *

Борын заманда Хуҗаның судьяда бер эше булган икән. Ришвәт алырга яратучы судья Хуҗаның эшен айлар буена сузган, Хуҗа ришвәт бирмичә эшнең барып чыкмаягачын сизгәч, зур бер чүлмәк сатып алган да, аңа йомшак ак балчык тутырып, өстенә генә атланмай салып, судьяга барган. Майны күргәч судьяның күзләре ялтырап киткән һәм, шунда ук кирәкле язуларны язып, Хуҗага биргән.

Судья майны икенче бер савытка бушата башлагач, ни күрсен, чүлмәктә ак балчык. Судьяның бик ачуы килгән һәм Хуҗаны чакырырга кеше җибәргән. Хуҗа килгәч:

–  Хуҗа әфәнде, мин язган теге язуларны бир әле, анда бер хата киткән, төзәтик,  – дигән.

Хуҗа, елмая төшеп:

–   Судья әфәнде, мәшәкатьләнмәгез! Мин ул кәгазьләрне карадым, анда бернинди дә хата юк, хата мин биргән майлы чүлмәктәдер, – дигән.

*      *     *

Сәяхәт итеп йөргәндә Хуҗа күптәнге бер белеш баена кунарга кергән.  Бай үзенең кадерле кунагына урынны ничек тә яхшырак итеп җәяргә тырышып ыгы-зыгы килеп йөри икән. Ә юлдан ачыгып килгән Хуҗа Насретдин кайчан ашарга бирүләрен көткән.

– Хөрмәтле Хуҗа, чәй эчәргә теләмисеңме? – дип сораган бай.

Хуҗаның ачуы килеп:  – Мин чәйне пылау артыннан гына эчәргә өйрәнгән шул, – дигән.

Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!