На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
:: Газета ''Мишар дуньясы'' №6 (ноябрь) 2007

Мишәр дөньясы , № 6 (ноябрь 2007 г.)
Нижгар татарлары газетасы

Сөенечле хәбәр

Нижгар татар-мишәрләре өчен сөенечле хәбәр – күптән түгел икенче милли басма - «Мишәр дөньясы» газетасы чыга башлады. Инде менә кулымда бишенче саны. Татар-мишәр булган якташларга бу күп битле һәм төсле газетада укырга материаллар бихисап. Мин, мәсәлән, зур кызыксыну белән бездән читтә яшәүче мишәрләр турында укып киләм, үзебезнең Рбишча белән чагыштырам. Аллага шөкер, анда да безнең милләттәшләр, замана кытыршылыкларына бирешмичә, ә киресенчә, аңа яраклашып, ярыйсы гына яши бирәләр икән.

Һәрхәлдә, бөтен нәрсәдә конкуренция булырга тиеш. Шул чакта гына халыкка тәкъдим ителәчәк товарның сыйфаты какшамаячак, чөнки һәрвакыт истә тотасың -тегеләр бит һаман синнән яхшырак эшләргә омтыла. Икенчедән, газеталарның күп булуы гади халык өчен дә, җитәкчеләр өчен дә файдалы. Берсе «от ворот поворот» бирсә, икенчесе, көндәше, дип әйтик,рәхәтләнеп сине кабул итәчәк.

Теләгем яңа газетага шул: беръяклы булмасын, һәр кеше өчен ул ачык һәм кунакчыл булсын. Күбрәк яшьләрне әхлакый тәрбиягә тартуга басым ясарга кирәк. Җәмгыятьне бүген яшь буынның киләчәге борчый. Сәламәтлекләре юк өстенә, әле тәртипләре дә, үзләрен тотышлары да тирән уйланырга мәҗбүр итә. Миңа калса, бары тик дин генә бу аяныч күренештән коткара алачак. Мәктәпләрдә балаларга башлангыч класслардан ук дин сабаклары бирүне кичектерми чишәргә кирәк. Беләм, бу катлаулы мәсьәлә, әмма яшьләрне тәртипле, намуслы, әхлакый итүдә башка чара юк. Бу юнәлештә яңа газетаның әһәмиятле роль уйнавына ышанасы килә.

Зәки ВАЛЕМЕЕВ,
Россиянең атказанган физкультура хезмәткәре,
спорт мастеры

Хезмәт кешесенә ХӨРМӘТ

26 нчы октябрьдә Пильна районының авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү оешмалары хезмәткәрләре бәйрәм тантанасына җыелдылар. Бу чара, гадәттәгечә, район үзәгенең мәдәният йортында башланды.

Районның иң алдынгы, иң эшчән хезмәткәрләрен бәйрәм уңаеннан бизәлгән заллар,эшчәнлек нәтиҗәләре күрсәтелгән стендлар,авыл хуҗалыгына кагылышлы фотосүрәтләр, документаль фильмнар һәм сату-алу нокталары каршы алды.

Бәйрәм тантанасын балалар бакчасы балалары «Золотая нива» җыры белән башлап район башлыгы А. Дудкинга һәм авыл хуҗалыгы идарәсе нәчәльнигы П. Лигановка туклык символы булган каравайикмәк тапшырдылар. Районның авыл хуҗалыгы җитәкчесе П. Лиганов район хуҗалыкларының хезмәт нәтиҗәләре белән таныштырды.

Район өлкәдә, иң беренчеләрдән булып иген уңышын җыеп алган, 68816 тонна иген, гектарга уртача 25,5 центнер дигән сүз! Сөт җитештерү буенча да өлкәдә беренче күрсәткеч, 9 айга 19538 мең тонна савылган.

Ит җитештерү буенча өлкә буенча дүртенче күрсәткеч – 2141,6 тонна җитештерелгән.

Шунысы сөендерә, районда булган татар авылларының да бу нәтиҗәләрдә өлешләре шактый зур. Мәсәлән, «Киров» исемендәге СПК (Ш. Нуриманов), 4893 тонна иген җыйган, уңыш гектарына уртача 34 центнерны тәшкил иткән.

СПК «Петряксинский» (Р. Хәсәнов) гектарыннан 27 центнер алып келәтләргә 4158 тонна иген салган. Шулай үк «Алга» (Х. Фәйзрахманов) һәм «Родина» (Ф. Шабанов) СПКлары да үткән елга караганда күпкә уңышлырак эшләгәннәр.

Милләттәшләребез оештырган фермер хуҗалыклары да бу җыелышта гел мактау сүзләренә лаек булдылар. Мәсәлән, «Заречное» (З. Заеров) хуҗалыгы 2572 тонна, «Идел» (Х. Закиров) хуҗалыгы 835 тонна, ә «Сафин» хуҗалыгы (Р. Сабитов) гектарына 24,6 центнер иген сукканнар.

Сөт саву буенча да милләттәшләре без алдынгылар арасында, мәсәлән «Петряксинский» СПКсы үткән елга караганда 120,7%ка, «Киров» СПКсы 108% артык җитештергәннәр.

Үз һөнәрләренең алдынгылары арасында да, аннан аерым булган 207 хезмәт алдынгылары арасында да, грамота, бәяле бәйрәм бүләге алырга байтак милләттәшебез сәхнәгә чакырылды. (Фото 1-бит).

Бу бәйрәмдә районның почетлы ветераннары да үз өлешләрен алдылар, алар арасында Н. Абдуллин, Р. Җамалетдинов, Р. Садретдинова иделәр.

Бәйрәм тантанасы сәхнә осталары чыгышлары белән дә сугарылган булганга, халык рәхәтләнеп ял итте.

Пильнадан бер көн алда, 25 октябрьда, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре бәйрәмен Сергачта билгеләп үттеләр. Күпсанлы алдынгылар арасында татарлар да бар. Мәсәлән, өлкә авыл хуҗалыгы министры Л. Седов имзасы куелган Рәхмәт хатлары белән Печә СПКсы шоферы А. Җаббаров, Кочко-Пожар СПКсы савымчысы Г. Абдуллина, Шөбиленең чикләнгән типтагы җаваплылык җәмгыяте (ООО) хезмәткәре М. Мерсияпов бүләкләнделәр.

Россия Саклык банкының Сергач бүлеге җитәкчесе Е. Щербаков үсешкә перспективалары булган предприятиеләр арасында Печәнең «Нариманов» исемендәге хуҗалыкны атады. Кызганыч, бүтән татар авылларында җирле күмәк хуҗалыкларның киләчәге томанлы, күрәсең. Әбит, чынлап та, соңгы елларда шөбилеләр, кочкопожарлылар, камкалылар үзләренең тотрыклы, нык позицияләрен югалта башладылар. Әмма ләкин, шуңа да карамастан, соңгыларыннан бу көнне Д. Дәүләтбаеваны (СПК «Авангард»), Х. Әбдрәшкинны, Ш. Царбаевны (ООО «Родина») район җитәкчеләре билгеләп үттеләр.

Ә беренчеләрдән, Авыл хуҗалыгы көне, 19 октябрьда, өлкәбездә иң күп татар-мишәр яшәгән Кызыл Октябрь районында узды. Район башлыгы Т. Хәйретдинов үзенең тәбрикләү чыгышында игенчеләргә рәхмәт әйтте, һәм быел да район өлкә буенча иң күп иген җыючылар арасында булуын белдерде. «Бездән алда тик Пильна районы гына», – диде ул.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе. Ф. Бәшәров чыгышыннан күренгәнчә, кызылоктябрьлылар быел 65 797 тонна ашлык суктырып алганнар. Уңышы да, елына карата, ярамас түгел – гектардан 21,9 ц. Әлбәттә, игеннең шактый өлеше, елдагыча, Суыксуның «Алга»сына туры килә.

Терлекчелеккә килгәндә, район буенча мөгезле эре терлекнең кимүе дәвам итә. Ләкин шул ук вакытта бу тармакта аны арттыручылар да бар. Мәсәлән, Өчкүл (рәисе Х. Сөләйманов), u1040 Актук (рәисе В. Билялов). Иң күп сыерлар Мәдәнәдә (рәисе Г. Хәсәнов) – 292 баш.

Әнвәр Камалетдинов ,
Олег ХӨСӘИНОВ

Мөхтәрәм газиз канкардәшләрем!

Яңа гына дөнья күргән «Мишәр дөньясы» газетасын оештыручыларына, аның иҗади коллективына, техник хезмәткәрләренә, хәерле, ләкин, шул ук вакытта, бик җаваплы һәм катлаулы эшкә алынулары уңаеннан, теләктәшләрем исеменнән, шәхсән үземнең исемемнән котлаулар белдерәм. Башлангыч юлларына уңышлар, ә алга таба бу газетаның халыкчан орган булуын телим.

Ышанасы килә, янә генә нижгар җирендә аваз салган әлеге газета якын киләчәктә үк ачык, аңлаешлы иттерептулы тавышка сөйли башлаячак

Күп милләтле өлкәдә нижгар мишәрләренең газетасы абруй казансын, бөтен җир йөзенә, безнең якташлар, милләттәшләр яшәгән Россиянең һәр почмагына ул шатлык-сөенеч һәм тынычлык-дуслык җимеше булып барып ирешсен иде.

Халит СӨЛӘЙМАНОВ,
Кызыл Октябрь районының
ООО«Трехозерское»директоры

ВАКЫЙГАЛАР ХРОНИКАСЫ

Кыска хәбәрләр

Хәтер тактасы

Кызыл Октябрь районының Атяравыл мәчете янына, репрессия корбаннары истәлегенә багышлап, мемориаль такта куелды. Анда 30-елларда Сталин терроры машинасына эләгеп, гаепсезгә җәзаланган Атяравыл муллалары: М. Багаутдинов һәм М. Ганеев исемнәре теркәлгән. Өлкә архивы документларында алар турында мәгълүматлар болай бирелә: Мерсияв Багаутдинов 1870-нче елны Атяравылда туа, мулла, 1933-нче елны өч елга төрмәгә ябыла. Ә 1937-нче елны кабат 10 елга кулга алына (д. 9095, л.1). Мәхмүт Ганеев 1886-елны Атяравылда туа, мулла, 1937-нче елны кулга алына һәм шул ук елның 26-нчы ноябрендә атып үтерелә (д. 11280, л. 5562).

Безнең белешмә :

Кызыл Октябрь районыннан ул елларда 61 милләттәшебез репрессиягә эләгә. Шулай ук Сергач белән Спасстан да җиде кеше исәпләнә. Архив документлары раславынча, Семочки авылы крестьяннары восстаниесендә катнашкан өчен 1919-нче елда ук җиде мулла репрессияләнә.

1933-нче елның 23-нче апрелендә «махсус өчлек» карары белән Кызыл Октябрь районының 25 кешесе, шул исәптән, 13 мулла да, төрлечә җәзага хөкем ителә.

Ул елларда Н. Новгород өлкәсендә мөселман дин әһеле кулга алынмаган татар авылы калмагандырӘмма репрессиягә дучар ителгән иң зур авыл – Сафаҗай. Быел анда бер һәйкәл пәйда булды. Таштан һәм тимердән эшләнгән һәйкәлгә кеше исемнәре уелган, алар 30-40-нче елларда бер гаепсезгә корбан булган 43 имамнар исемлеге.

Бөтен шартлар бар

Суыксу тугызъеллык мәктәбендә хәзерге вакытта 38 бала укый. Аларга зур тәҗрибәле 11 укытучы белем бирә. Бу уку йортында бөтен шартлар бар: быел бинага декоратив ремонт эшләнгән, яңа өстәл-урындыклар, парталар, шкафлар, телевизор, DVD алынган. Интернет челтәренә тоташ-тырылган, махсус компьютерлаштырылган класс бар. Укучыларны мәктәп ашханәсендә кайнар аш белән тәэмин итәләр. Күп ризыклар мәктәп каршындагы бакчада үстерелгән яшелчәләрдән эшләнә.

2007-елны 9 классны 6 укучы тәмамлаган. Шуларның 5се Уразавыл мәктәбенә 10-сыйныфка, берсе Уразавыл училищесына укырга кергәннәр.

Наил РАВИЛОВ

Бер җөмлә белән

Күптән түгел Мәскәүдә узган «Алтын көз» Россия агропром күргәзмәсендә Суыксу «Алга»сына нигез салучы, ә хәзер Россия күләмендә яңа технология буенча күп иттереп авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче итеп танылган «Сантимир» берләшмәсе президенты Зиннәтулла Хәйрулла улы Ситдиков катнашты.

Шул көннәрдә бер төркем җирле хатынкыз Пашат авылы мәчетен җентекләп чистартып-юып чыктылар һәм шул ук көнне мәчет картлары авыл балалар бакчасына чираттагы хәйрияләрен кылдылар – матур җылы келәмнәр бүләк иттеләр.

Кышкы вакытка күчкән төнне Кочко-Пожарда зур янгын М. Бәдретдиновлар гаиләсен урынҗирсез калдырды, уттан хәтта бер сыңар әйбер дә коткарып калып булмады.

Ишеттегезме, Шөбиледә кайбер җир паеияләре, җирле колхоздан чыгып, авылдашлары, Сергач кош фабрикасы директоры Ф. Арифуллин тирәсендә тупланып, кырчылык белән шөгыльләнә башладылар.

Октябрь азагында Кызьмавыл пайчылары гомуми җыелыш оештырып, җирле СПК рәисен эшеннән азат итеп, яңасын сайламакчы иделәр, әмма соңгысы бу очрашуга килмәү сәбәпле, планнары тормышка ашмый калды.

Уразавыл авыл администрациясе башлыгы постына 2-нче декабрьдә сайланачак кандидатлар: И. В. Вәлиуллин – эшләп килүче башлык; Т. Р. Юсипов – К. Октябрь ДРСП баш инженеры; М. Ж. Насибуллин – район инвалидлар җәмгыяте рәисе; Ш. А. Садретдинов – районның гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы бүлеге начальнигы; А. Т. Якубов – Кызыл Октябрь ЛТЦ электромеханигы; Р. А. Юсипов - Кызьмавыл клубы директоры: М. Р. Дианов – райспорткомитет белгече.

Сергачта физкультура-сәламәтләндерү комплексы тулы куәткә эшли башлау белән, аның администрациясе районнар өчен көннәр сайлап бирә башлады, мәсәлән, Спасс районы спорт сөючеләре (күбрәге безнең моклокалылар, бозлаулылар) атнаның шимбәсендә сәламәтлекләрен ныгыталар.

Кызыл Октябрь районы Земство җыены депутатлары чираттагы утырышларында «Земство җыены каршында яшьләр палатасы турында» һәм «Яшьләр палатасы булдыру турында» дигән карарлар кабул иттеләр.

Мәдәнә, Чүмбәли, Актук һәм Суыксу укучыларын Уразавыл урта мәктәбенә (УУМ) йөртер өчен, икенче мәктәп автобусы таләп ителә һәм бу хакта УУМ директоры Р. В. Гаязетдинов кирәкле инстанцияләргә хатлар юллап, морадына иреште дә – автобусны 2008-елга бирергә ышандырганнар.

Уразавылда төзеләчәк яңа өч катлы таш поликлиника түбә астына керде, җылыту трассасы эшләнде һәм эчке эшләрне тизләтер өчен җирле депутатлар өстәмә керемнән 10 млн. сум акча бүлеп бирделәр.

Олег Хөсәинов
әзерләде

ВАКЫЙГА

Уразавылда яңа объектлар

Уразавылның үзәк урамыннан узган кешеләр игътибар итми калмаганнардыр: элекке «Сельхозтехника»ның бәрелгән корылмаларына җан кергән кебек – анда машиналар бертуктаусыз йөреп тора, тирәләрендә кешеләр мәж килә, кайберләрендә ямьле язулар бар инде. Шундыйларның берсе – «Автоцентр», яңа гына барлыкка килгән автосервис.

Аның ишек алдында ук күпләп җиңел автомобильләр тезелгән, аңлаганымча, кышкы резинага күчәләр. Эчке боксларга күз ташлыйм, анда табигый яктылык ярыйсы үтеп керә, машиналар рәт-рәт баскан, күбрәк иномаркалар. Буш урын юк диярлек. Димәк, эшләре ярыйсы гына башланып киткән. Хуҗаны сораштыра торгач, якыннан танышу нияте белән, миңа Зәки Әнвәровичны эзләп табарга тәкъдим иттеләр. Карасам, күптәнге танышым, татар-мишәр көрәше буенча күп чемпионнар үстергән, (шул исәптә беренче дөнья чемпионы Хәннән Мусин да), яшь шашкачылар командасын туплап, аларны профессиональ дәрәҗәгә ирештерү максатында шактый уңышларга ирешкән хөрмәтле Зәки абый Валемеев икән бит, ул ук РФның атказанган физкультура хезмәткәре.

Кызганыч, Зәки ага мәктәптән киткән. Хәзер ул нигез салган һәм күп еллар җитәкләгән татар-мишәр көрәше секциясен аның укучысы Хәннән Мусин дәвам иттерә.

— Зәки абый, нинди язмышлар белән биредә?

— Менә шулай, пенсиягә чыгып та тыныч ял бирмиләр, – ди, көлемсерәп.

Чынбарлыкта, соңгы вакытта нинди үзгәрешләр күзәтелә Сельхозтехника территориясендә, барысы да аның улы Рәиснең туган җиренә, якташларына фидакарь хезмәте, бүләге, дип әйтимме шунда, чөнки бары тик аның тырышлыгы аркасында гына 30-лап яңа эш урыннары тудырылган. Ә бүгенге заманда ул зур эш кешеләрне эшле итү. «Эше булганның – ашы бар», – дигәннәр картлар.

— Кызганычка, белгечләр, эшче куллар җитми. Ә заказлар бар. График буенча чират барлыкка килде инде. Яраса, иртәгәдән ике смена оештырырга әзербез. Тик, әлеге дә баягы, белгечләр юк. Дөрес, алдан уйлаганча, автомобильләргә төрле авырлыктагы ремонтлар эшли ала торган белгечләр әзерләү өчен үзебездә махсус класс – укыту үзәге ачтык. Җирле ПУ-95 укучылары теләп йөриләр, Рбишчадан u1080 ике-өч егетебез бар. Әмма барыбер белгечләргә мохтаҗлык кичерәбез, – ди Зәки абый.

— Шуңа да карамастан, күреп алдым, чит ил машиналарын күпләп ремонтка сезгә тапшырганнар. Хәтта клиентлар чират көтәргә дә ризалар. Димәк, хезмәт күрсәтүегез - югары сыйфатта. Белгечләрдән гайре, биредә заманча җиһазлар да зур роль уйный торгандыр?

– дип сорап куйдым.

— Әйе, хәзер без теләсә нинди машинага, теләсә нинди ремонт ясый алабыз. Бездән чыкканы яңасыннан ким түгел. Әйтергә кирәк, эш аралаш эш урыннарын тәртипкә китерәбез, биналарны төзекләндерәбез, алга таба планнар корабыз. Якын киләчәктә шул территориядә ак он милчәсе булдыруны, икмәк пешерү цехы ачуны җайларга ниятебез. Иң күп иген җитештерүче район үзебез, ә чит районнар икмәген ашарга мәҗбүрбез. Көлке түгелмени? Гомумән, районда җитештерүне торгызырга кирәк. Күбрәк эш урыннары ачарга, яшьләргә лаеклы хезмәт хакы булдырырга – җирле хакимиятнең төп юнәлеше, иң актуаль мәсьәләсе булырга тиеш. Яшьләрне туган йортларында калдырыр өчен аларга шартлар тудырырга кирәк, – диәңгәмәдәшем.

— — Заманча әйткәндә, безнең милли районыбыз Кызыл Октябрьга мөмкин кадәр күбрәк инвесторлар җәлеп итәсе иде. Шулаймы?

Әлбәттә. Мактанып әйтмим, менә безнең шул «Автоцентр» тирәсендә генә һаман яшьләр өчен яңа эш урыннары ачыла тора. Мәсәлән, үзәк каршында запас автодетальләр кибете ачтык икән, димәк, эш урыны, сыйфатлы пластик тәрәзәләр ясау цехы гамәлгә куелды икән, димәк, тагын ничәмә эш урыны. Нәтиҗәдә, район бюджеты да тазартыла.

Перспектив планда – ремонт цехларын видеокамералар белән җиһазлау. Чөнки бигрәк кыйммәтле машиналар ерак җирләрдән безгә ремонтка килә. Аның хуҗасында нинди булса шик тумасын, ул кайгырып тормасын, безгә артык мәртәбә килепкитеп вакытын зая итмәсен өчен моны эшләргә ниятебез. Шулай булганда, клиент өйдә утырып торып, интернет Аша үзенең «тимер аты»на ничек янәдән яңа кыяфәте кайтарылачагын күзәтеп тора алыр.

Ерак җирләрдән, дидегез. Ә җирле клиентларга «блат» буенча чиратсыз хезмәт күрсәтүләр булгалыймы?

Менә шулай Уразавылда яңа предприятие белән кыска гына танышуыбыз тәмамланды. Әмма әңгәмә барышында телгә алынган кайбер башкарылачак планнары турында бүген яктыртылмый калды. Ышанам, Валемеевлар үз алларына билгеләгән максатларына инде якын киләчәктә ирешәчәкләр һәм шуның белән бергә Милли районыбыз да икътисади-социаль юнәлештә күтәрелеш чорына аяк бассын иде. Ә «Автоцентр» хуҗаларына һәм аларның клиентларына хәерле юл теләп калабыз.

Олег ХӨСӘИНОВ
Автор фотосы

Яшә син, авылым!

Ходай Тәгалә авылымны Фаҗигадан сакласын. Киләчәктә зур авылым «Дачный» булып калмасын. (З. Хәбибуллина)

Шатланып «Мишәр дөньясы» газетасын укып чыктым. Бик ошады. Аерым мәкаләләрне кабат-кабат укыдым. Киләчәктә эчтәлеге һәм тышкы күренеше белән ул тагын да яхшырак булыр, дип өметләнәм. Бәлки эре хәрефләр белән телепрограмма да битләрендә урын алыр.

Минем авылым Кочко-Пожар табигатьнең иң матур кочагына урнашкан. Зәңгәр тасмадай Пьяна елгасы – күпләрнең шатлыгы. Җәен су коену, ярларында кызыну, ә кояш батар алдыннан аның судагы күләгәсе әкияттәгедәй могҗизалы күренеш.

Авылым һәр ел матурая бара. Быел инде икенче ел табигый газ өйләрне җылыта, ашларны пешерә. Азмыкүпме булса да пенсияне китереп торалар. Әмма минем ише картларны борчыган мәсьәләләр дә юк түгел.

Беренче борчуым – байлык килү белән намус китеп бара.

Минем яшьлек сугыш елларына туры килде. Яфрак ашап яшәгән, хезмәт хакы итеп тик бер палкага көне-төне кырда эшләгән, ачлыктан шешенеп үлгән апа-абыйлар бүген дә минем хәтеремдә.

Ураза бәйрәме көнне зиярәтләрдә йөреп, күп каберләр янына тукталдым.

Менә Сабир абзый тыныч кына йоклап ята. Ул сугыш елларында кырда бодай эскерте салучы иде. Бу эшне ул чакта тик булдыклыларга тапшыралар икән. «Өйдә 4 балаң, хатының Гайнибә апа шешенеп ачка яткан очракта, син көн саен бер кесә бодай китергән булсаң, 5 якының ачка үлми иде. Синең хатының белән соңгы сөйләшүеңне оныта алмыйм.

— Сабирым, үләм бит, берике башак китерсәң, терелер идем.

— Гайнибә, акыллым, мин дә тиздән ачка үләрмен, тик намусымны ничек соң бозыйм, карак исеме белән ничек мәңгелек йортка китим? Кеше күрмәсә дә, Алла күрә, аның алдына ничек намуссыз барыйм? – диде дә, күз яшьләрен сөртә-сөртә якка китте. Төнлә Гайнибәң үлде», дип сөйләндем чардуганына кулларымны куеп.

Мондый язмыш u1082 күпләргә хас иде. Немецтан яшеренә алмагандай, ачлыктан да яшеренеп булмады.

Бүген без бик бай, тук яшибез, урманда кар эченнән чыбык җыеп өй җылытмыйбыз. Кайберләре өйдә юыну урыннары да эшләделәр, тик өй тирәсендәге карны чистарту юлын гына тапканнары юк.

Икенче борчуымшулкадәр бай торып, урлау чәчәк ата. Газымны кабызган саен соңгы сход күз алдыма килә. Шатланып «газны өрәбез» дигән сүзне ишетергә җыелыштык. Ә анда тагын 3926 сум түләргә, диделәр. Югалган торбалар өчен иде бугай. Аны төнлә күсе юлыннан «батырлар», намусларын аяк аска таптап, урлаганнар. Халыкның бу кадәр кайгыруы каракларга тәэсир иттеме икән?

Өченче борчуым. Шундый матур авылны, шиңгән чәчәкләр төсле ап-ак чәчле әбиләр һәм бабайлар тәшкил итә. Матур, әдәпле киенгән яшь егет-кызларны телевизорда гына карыйбыз. Парлап гашыйк булып йөрүчеләр, туйлар юк. Урамда бер бала тавышы ишетелми. Яктырту гына яңа көн башланганын белгертә. Чөнки чиядәй матур кыз-егетләр шәһәргә китеп баралар. Алар дорфа бай эшмәкәрләргә хезмәткә ялланалар да, тулаем кол булалар. Чөнки алар фатирсыз, хокуксыз. Чирләп китсәләр, табибка да баралмыйлар – чөнки полислары юк. Яшиләр Мәскәүдә, учетта – авылда. Күп яшьләргә хас булган бер мисал китерәм. Кышын Мәскәүдә кызым янындагы базарда бик чибәр татар кызы йомырка сата. Көн салкын. Кич белән бу кызның товар башлыгы килгән, ә кыз калтырый, күзләре тулы яшь. Аның бер көнлек эшләгән акчасын түләми, йомыркасы чыкмаган, имеш.

И, Ходаем, андый яшьләргә бит гашыйк утында янып балалар китерергә иде. Мин ул кыз яшендә булганда, укытучы һөнәре алган идем. 54 елга сузылган хезмәт юлымны Суыксу мәктәбендә башладым. Колхоз преды Мәхмүт абый Билалов, совет башлыгы Ибраһим абый Сәбитов, директор Үмәр абый Мусин без өч яшь укытучыны үз балаларыдай кабул иттеләр (җәннәттә урыннары булсын). Даими ярдәм кулын сузып тордылар.

Быел да Мәскәүдә бераз барып тордым. Күрше йортта ремонт бара. Иртә күземне ачсам, яшьләр 9 катлы йортның түбәсендә эшлиләр. Мондый алтын куллы егетләр йортны чәчәк иттеләр. Ә аларны кем дә кешегә санамый: юеш подвалда яшиләр. Берсе төнгә кадәр тышта торды. Сорап карасам, ул, еламсырап: «Анда күселәр, керергә куркам», – ди. Җир асты (подземный) юлларында күпме кул сузган балалар, яшь инвалидлар, гармунда моңлы көйләр уйнаучы егетләр?!

Совет чорын әлеге демократлар ничек кенә сүксәләр дә, ул чакта яшьләр турында кайгырту бар иде. Эш урыннары табыла иде. Әле дә мөмкинлекләр бар, тик уйланырга кирәк. Әнә алтын балчык тавы елга янында, без бит кирпечне элек үзебез эшли идек.

Авылда «ярдәм» бригадасы булса, чакырыр идек. Безнең кебек картларга һаман ярдәм кирәк. Җирдә эшләүче юк. Тонналап уңыш бирә торган бәрәңге бакчалары бәрелде. Без яшь вакытта 8 тиенгә килосын куеп, тонналап бәрәңге дәүләткә бирә идек. Ит җитештер, сөт сат, бәрәңге үстер. Авылда һаман да эш бар. Өеңдә тор, гаилә төзе. Безнең авылга газ килгәч, шәһәр булды. Тик яшьләр генә никтер үз итми авылны?..

Равилә ОСМАНОВА
Сугыш һәм хезмәт
ветераны

АВЫЛДАШЛАР

Әбиле йорт иманлы йорт

Кочко-Пожар авылы табигате белән генә түгел, ә саф йөрәкле, кешелекле, эш сөючән халкы белән дә матур. Шундыйларның берсе итеп мин Хөсәинова Хәсәнә апаны саныйм һәм аның гаиләсе турында язасым килә.

Хәсәнә апа 73 яшендә, гомеренең 42 елын ул туган колхозында хезмәт итә — сыерлар сава. Күп тапкыр мактау грамоталары белән бүләкләнә, ничәмә еллар рәттән аның рәсеме район мактау тактасында да урын ала. Хезмәт ветераны Хәсәнә апа: «Авылның бер очыннан икенчесенә, көзге яңгырда да, кышкы кар-буранда да ничек йөреп бетерепмен», — дип, бүген үз-үзенә хәйран калып искә ала.

Эштән арып-талып кайтса да, өйдә ул тыйнак килен, яратучан хатын, миһербанлы ана да була алган.

Мәрхүм ире Әнвәр дә колхозның җаваплы эшләрен башкарган, янгын сүндерүче дә, күп еллар механизатор булып та эшләгән.

Балалары Ринат белән Гөлсем әти-әниләре үрнәгендә эш яратучан һәм кешелекле булып үскәннәр.

Кайнанасы Хатимә апа килене белән унсигез ел бер түбә астында яшәп аңа сөенеп һәм сокланып туялмаган. «Киленемнең кулларыннан гөл түгелә, ничек кенә бу кадәр эшләп өлгерә икән», — дип, күрше-күләнгә гел мактый икән ул.

Картаеп хәле киткәч, зур хөрмәт куеп килен кеше Хатимә апаны караган. Кайнанасын җирләгәч, озак та үтми Ташкенттан үз әнисе хәлсезләнеп кайта. Аны да җыйнаулашып карыйлар. Улы Ринат әбисенә карата аеруча түземле булып, аның һәр йомышын үти, мунча юынырга күтәреп ташый...

Егерме алты ел гомерен Хәсәнә апа ике әбине караптәрбияләп торуга багышлый, аларның ризалыгын алып кала.

Хәсәнә апаның сабыр холыклы һәм кешелекле булуын аның гомер юлы исбатлап килә. Яраткан улы Ринаты, рус кызына гашыйк була. Авылда туыпүскән, мөселман горефгадәтләре буенча яшәгән хатынга өенә рус кызы китереп утыртуы күңелсезрәк булса да, Хәсәнә риза булып Аняны кабул итә. Әле бүген дә алар ана белән кыз шикелле бик матур яшиләр. Егерме биш ел эчендә Бер авыр сүз дә бер-берләренә әйтмәгәннәр.

Ринат белән Аняның берсеннән берсе матур, эш сөючән ике кызлары һәм бер уллары. Руслан хәрби хезмәтен Чечнәдә үтәп кайтты. Чечнә кызына өйләнде. Хәсәнә апа оныгының сөйгән ярын да көтеп алган кунактай ачык йөз белән кочаклап каршы алды, үз күрде. Яшьләрнең ике малайлары Камил белән Эмиль туды. Дус һәм тату яшәп килә алар.

Тормыш ул катлаулы. Гомер юлында чәчәкләр генә түгел, кычыткан да очрый. Ә Хәсәнә апа кебек сабыр анна һәм әби йортта булса, гаилә тормышның әче җилләренә бирешмичә яши.

Хәсәнә апа әле бүген дә тик тормый, биленнән алъяпкычы төшми, гаиләсенә тәмле-томлы ризыклар пешерә, бакчада да ниләр генә үстерми... Шулай озак еллар сау-сәламәт һәм тыныч кына яшәргә язсын иде.

Рәйсә ХӘСӘНОВА
Фотода: Хәсәнә апа


Ана бөек исем ул

Ике тәүлек буе яңгыр койды,
Яңгыр койды, җилләр котырды.
Газизкәен җил-давылдан саклап
Ана карга һаман утырды.
Су эчендә ятты бичаракай
Суык тимәсен, дип балама
Аңа карап торгач уйга калдым:
Нинди татлы бала анага.

З. Хәбибуллина

Хәлдән килсә алтын һәйкәл салыр идем сугыш тол хатыннарына. Сугыш Бер яктан зур югалтулар, газаплар китерде, икенче яктан яшь хатыннарга, лачындай егетләргә, бөтен совет халкына зур сынау да булды. Кешеләр нинди авыр вакытта да чын кеше булып кала алдылар. Чәчәк аткан чакларында, 20-не генә тутырган яшь киленнәр бер сайлаган парларына хыянәт итмичә, берәр балаларын күкрәкләренә кысып, күз яшьләрен яшереп көн тибәрделәр. Күршемдә үк Аҗар апа бер баласы Халек, Нурҗиһан апа — Рафек, Бибиҗан апа — Мәаз, Өчкүлдән күршебезгә килгән Хаернисә апа – Җиһанша белән гомер кичерделәр. Бик күп яшь киленнәр пар канатларын сугышта югалттылар. Ялгыз аналар балаларын күкрәкләренә кысып, ирләр нужасын җилкәләренә салып, бар газапларга түзеп яшәделәр. Намусларына тап төшермәделәр. Бүгенгедәй исемдә: Нурҗиһан апа әниемә киңәшкә килгән иде. Бик рәтле генә иргә чыгарга мөмкинлеге булуга икеләнеп карады һәм озакка сузмый — юк, юк, электән никахлашкан иремнең йөзенә тап төшерәсем килми, дип гомергә язгызлыкны сайлады. Әтиле дусларын күреп, йөзләре саргаеп «минем әтием кайчанга кайта?» дип сораганда яшь ананың йөрәген кем белә, төннәр буе ястык кочып елаган күз яшьләрен кем күрә?

Сугыш елларында күбесе йортларга соңгы хатлар килеп торды. Без кайтырбыз, баланы сакла, мин сезне яратам, төшләремә дә еш кына керәсез, дип язган хатлары. Күршемдәге яшь хатыннарның барысының да ирләре һәлак булдылар. Илгә килгән шатлыклы көн бу аналарга кайгы китерде, атлы арбаларына төянеп, гармун уйнатып, җырлап узган җиңүчеләргә карап, ирләрен югалткан яшь киленнәрнең, улларын югалткан аналарның елаулары бүген дә колакта яңгырый. Ул заманда нинди көчле намуслы хатыннар булган. Аларның образы бүгенге яшьләр өчен маяк булырга тиештер.

Кеше булып, кеше ташлап китә
Үз баласын, йөрәк җимешен.
Нарасые үсә, мәңге белми
Ана кочагының җылысын.

Мәктәп-интернатта 30 ел хезмәт иткәндә әниләре ташлап киткән бик күп балаларны белдем. Каникулда беренче класста укучы ике матур кызчыкны өемә алып килдем. Мин еш кына шулай балаларны алып кайта идем. Бу ике кызчыкның сөйләшүенә икенче бүлмәдән колак салдым.

– Ләйлә, синең әниең бармы? Ни өчен бер дә килми?

– Бар, ул бик матур, ике калын толым чәчләре, матур куллары бигрәк йомшак. Тугач ук мин күргән идем, әле Бер дә килеп караган юк. Бәлки иртәгә килер...

– Ә минем әнием юк, булмаган да.

– Әнисез соң кызлар һәм малайлар буламы?

– Була шул, әнием юк – мин бар.

– Күрдеңме, бүген Әнисәнең әнисе ничек кызын кочаклап үпте, иреккән, өенә дә алып китте. Безне бит шул кем дә алмый.

Бу ике нарасыйның әни кочагына кереп иркәләнәсе килә. Андый мисаллар бик күп китереп була. Ни булды халыкка, сугышның авыр елларында да балалар турында кайгырталар иде, ирсез булса да балаларны таш өстенә утыртып качып китмиләр иде. Мин «Туган як»та эшләгәндә шундый хатын турында язган идем. Аның ире яшь кызга гашыйк була, хатынына сөйли дә, хатыны ул кызга өйләнергә ризалык бирә. Йошмаклар сатып, сыра кайнатып туйны каршы ала, бергә яшиләр. Яшь хатын бала (кыз) тапканда үлә, чанага салып үлгән хатын белән яңа туган баланы алып киләләр. Шул кызны үстерәләр. Мин ул кыз – укытучы белән дуслашкан идем. Бергәләп чәй эчкәндә ул сөйләп китте.

– Әлеге яшь киленнәр кәгазь коробларына нәрсәләрен төяп киләләр дә, китәргә булса җиңел коробны күтәреп алып китәләр. Ә элек без сандык белән, түшәкястыклар белән кайниш өенә килә идек. Иреңнән китәсең килсә, сандыгыңны ал да кит. Сандыкны чыгарырга кем дә булышмый. Шулай сандык өстенә утырып каласың да. Аннан мөселманда мәһәр дигән нәрсә бар иде, егет кеше озак вакыт мәһәргә җыя иде. Әле бит кыз кеше буш тиенгә килә дә утыра. Бәлки шул киртәләр никахны бозмаска мәҗбүр иткәндер, – диде.

Чынлапта, минем Пашатта яшәүче укучым Суыксу кызы- на гашыйк булган, тик кызның әтисе мәһәрсез бирмәгән, егет озак вакыт мәһәрне җыеп тапшыргач кына кызга өйләнгән. Аларга карап мин сокланам, бик бәхетле тормыш итәләр, балалар үстерәләр. Озакламый оныклары да булыр.

Әлбәттә, яшьлектә картлык киләсен уйламыйсың. Йөгереп йөри торган аяклар атламый, йөрәкнең кайда икәнен дә белеп торасың. Ялгыз картлык бик авыр икәнен уйлап карамыйсың. Мичтә утын да бер ялгыз янмый, янына пар итеп икенчене куярга кирәк. Кеше Гомере дә шулай ялгыз утын шикелле сасып, начар төтенләнеп тора.

Картлык әкрен килсә дә, бик тиз җитә икән. Яшьләргә әйтәсе сүзем шул – ялгыз калырга тырышмагыз.

Равилә ОСМАНОВА,
сугыш һәм хезмәт ветераны Кочко-Пожар

ЕЛЛАР ҺӘМ ЮЛЛАР

50 елдан соң күрешү

Җәй айларының берсендә хәйран калырлык, кабатланмас искиткеч вакыйга булды: Атяравыл башлангыч мәктәбен 1957елда (Мәскәүдә яшьләр, студентлар фестивале елы) тәмамлаган укучылар ярты гасырдан соң туган җирләрендә очраштылар. Ул чактагы 18 укучының бүген 12 се, 60 яшьлек олы агайлар, апалар Россиянең төрле почмакларыннан килгәннәр. Кызганычка каршы, классташлары арасында вакытсыз вафат булучылар да бар. Ләкин белем дөньясына бергә аяк баскан яшьтәшләре аларның берсен дә онытмаганнар, һәркайсына багышлап, бүген исән булганнарына да, фани дөньяны ташлаганнарына да, фотогазета әзерләгәннәр. Шуның берсендә Хәмзә Аляутдиновның васыятен укып чыктым. «Мин сезне бик ярата идем. Классташлыкны югалтмагыз!», – дип әйтеп калдырган. Аллага шөкер, аның васыятен классташлары бүген үтәделәр, тормышка ашырдылар. Ә мәрхүмнең фотогазетасын, классташларыннан истәлек итеп, аның әнисенә, Сәйдә апага тапшырдылар. Күз яшьләрен тыя алмыйча ул бары тик көтмәгән кунакларга газиз улын онытмаганнары өчен: «Һәрбер туган көннән яктылык алып, шатлык кичереп яшәгез», – дигән теләк кенә белдерә алды.

50 ел күрешмәгәннән соң бу классташларның бер-берләрен туганнарча кочып алганнарын күрәсе иде. Сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Минем дә, аларныкы кебек үк, күз яшьләрем ирексездән битләремә бер-бер артлы тәгәрәп төшә башладылар. Әмма бу кайгы кичерү аркасында туган күз яшьләре түгел, ә шатлык кичерү аркасында туган күз яшьләре иде. Уйлап кына карагыз! 11 яшьлек үсмерләр, моннан 50 ел элек, үз сукмакларын ярып, төрлесе төрле якка таралашып, кайсы кайда үз ояларын корып, икенче яртыларын табып, лаеклы ялгача илебезнең тотрыклыгы өчен хезмәт иткәннәр, балалар тәрбияләгәннәр, аларны олы тормыш юлына бастырганнар һәм инде үзләренең әби-бабай булуларын сизми дә калганнар. Ләкин шуңа да карамастан, алар бар көч-кодрәтләрен җыеп, «Вакыт машинасы» дип аталган поездга билет алганнар да, яшьлек иленә сәфәр кылганнар.

Бу көнне алар җыйнаулашып күп нәрсә турында сөйләштеләр, күп нәрсәне искә алдылар. Кайвакыт уздырышка сүз сорый башладылар, әйтерсең лә, ул хәзер әйтмәсә, бүтән андый мөмкинлек булмаячак. Ә бит, чынлап та, кабат шундый очрашу булырмы икән? Булса, барысы да җыела алырмы икән? Әмма бу көнне әлеге сораулар берәүнең дә башына килмәде кебек. Чөнки барысының да яшьлек хәтирәләре белән уртаклашасы гына килде, чөнки уртак булган эшләре аз булмаган. Кем, ничек укыганнан алып, кемнәр, ничек бакчадан алма, кыяр-кишер урлаганнарына кадәр тәфсилләп сөйләделәр, рәхәтләнеп, балаларча, бөтен дәньяларын онытып, көлештеләр. Мәктәп еллары турында аралашканда, аларның йөзләрендә нур балкыды, күпкә яшәеп киткәндәй күренделәр. Әйтерсең, бу хәлләр менә кичә генә булган, әйтерсең, ярты гасыр үтмәгән дә.

Олы хөрмәт белән беренче укытучылары Абдулхай абый Мостафинны җылы искә алдылар, аның мәктәп тарихына багышланган альбомын җентекләп карадылар. Шуннан соң Рәйсә Феткуллина барча классташлары исеменнән миңа конверт белән фотогазета тапшырды һәм әйтте: «Безнең Абдулхай абый безгә беренче укытучы гына түгел, ә изге затларга тиң кеше иде. Ул бит 50 ел гомерен балаларга белеем бирүгә багышлады, туры юлдан тайпылучыларга аек, дөрес киңәш бирә белде, аларны үз сүзенә ышандыра алды. Кызганычка, ул бүген бу якты дәньяда юк. Без аның елына җыелган кунакларга мәрхүмнең нинди гадел кеше, акыл иясе булганын онытмас өчен, менә шушы хатны яздык һәм безнең исемебездән аның якты рухына корбан чалырга акча куйдык».

Гомеремдә тормыш иптәшем өчен шундый горурлык хисе кичергәнем булмады. u1198 .зе исән булса, нинди бәхеткә, олы ихтирамга лаек булыр иде. И, Аллам...

Яза торып, бу онытылмас очрашуның сәбәпчесе турында берүк оныта калмыйм. Ул Башкортостанның атказанган укытучысы, «Россиянең иң яхшы укытучысы-2006» гранды иясе Тайбә Җәфәрова. Фотогазеталар ясаучы, андагы рәсемнәргә серле аңлатмалар бирүче, бәйрәм табыны артында төрле кызыклы конкурслар оештыручы, каршы алып озатып торучы да нәкъ ул иде. Үзенең исеменнән һәр классташына, туган көннәрен исендә тотып, Йолдызнамә символлары төшерелгән бокаллар бүләк итте. Егетләр хатын-кызларны чәчкә һәм косметика белән сөендерде. Әйтергә кирәк, «Лагуна» кафесендагы бөтен чыгымнарны Мөнир Җәләлов белән Рәшит Бәшәров тоттылар.

Менә шулай, көлеп-шаярып, җырлап-биеп, тирән хәтирәләргә чумып, яшьлек иленә сәфәрләре тәмамланганнарын сизми дә калдылар. Соңгы җырларының сүзләре генә әле аларның күңелләрендә озын-озак сакланыр. Һәрбересе туган җирләреннән торган җирләренә кайтканнан соң, уңае чыккан саен шул җырны көйлиләрдер:

Гомерләр үтә икән ул,
Яна да бетә икән.
Тик күңелләр генә һаман да
Нәрсәдер көтә икән...

Сафура МОСТАФИНА,
укытучы-ветеран Атяравыл, Кызыл Октябрь районы

Яшьләр келәмдә чыныга

Бүгенге чынбарлыкта яшьләребезнең мәктәп-ләрдә, мәчетләрдә укып, спортның төрле төрләре белән шөгыльләнеп, чыныгып үсүләре сөендерә. Аеруча аларны милли көрәшебез кызыктыра инде. Милләтебезнең горурлыгы булган сабантуйлар, андагы алкышлар,

мактау сүзләре көтә бит көрәш осталарын!

Иң мөһиме, милли көрәшебез белән генә чикләнеп калмыйлар яшьләребез, төрле көрәш алымнары өйрәнәләр, сабантуйларыбызда катнашыр өчен тәҗрибә туплыйлар диясе килә.

Менә 28 октябрьдә Пильнада булып үткән ирекле көрәш турнирын гына алыйк.

Бу турнирда төрле районнардан, хәтта Арзамас шәһәренең махсус көрәш клубы көрәшчләре катнашканын белә торып, яшьләребез каушап калмыйча ярышта катнаштылар. Бу турнирга Мочали авылыннан укытучытренер Р. Хәсәнов 6 укучы, Сафаҗай мәктәбе директоры Р. Мусин 5 укучысын ияртеп килгән иде. Нәтиҗәдә ике авылдан 6 көрәшчебез призлы урыннар яуладылар .

Мочалидан: Ринат Мурзаханов (24 кг) икенче урынга, Дамир Насретдинов (36 кг) өченчегә, Дамир Айнетдинов (48 кг) өченче урыннарга лаек булдылар.

Сафаҗайдан: Хәдис Хөсәинов (33 кг) чемпион булып танылды (фотода), Ислам Сәләхов (33 кг) икенче урынны, Азат Алимов (42 кг) өченче урынны яулады.

Милли көрәшебез алымнарын төрле көрәштә кулланып була, шулай булгач яшьләребез, егетләребез каушап калмыйча, бу турнирдагыча батыр, хәтта тагын да активрак булсыннар, дигән теләктә каласы килә!

Фотода: Хәдис Хөсәинов

Зирәкләр уены

Агымдагы елның октябрь аенда Сергачта өлкәнең көньяк-көнчыгыш районнары арасында тиз шахмат буенча турнир булып үтте.

Бу турнирда үз районнарын яклап 21 спортчы катнашты.

Һәр уенчыга җиде тапкыр уйнарга туры килде.

Нәтиҗәдә, 5,5 очко белән, турнир чемпионы исеменә Дамир Сафиуллов лаек булды. Алар Әхмәт Зиннәтуллин белән Сафаҗайдан, Пильна районы командасы өчен уйнадылар. Икенче һәм өченче урыннарны Сергач шахматчылары яулады. Оештыру комитеты тарафыннан тантаналы рәвештә спортчыларга бәяле призлар һәм грамоталар тапшырылды.

Бу турнирның чемпионы Дамир Мөнир улы Сафиуллов турында шуны әйтеп узасы килә: ул Сафаҗай авылының иң актив кешеләренең берсе. 6 кибеттән торган берләшмә хуҗасы. Бу оешмада 8 сафаҗайлы эш урыннарын тапты.

Кибетче үзе дә спортчы буларак, авылда шул юнәлештә үткән чараларга һәрвакыт булыша килә. Тәртипле, гаиләчән кеше!

Фотода: Дамир Сафиуллов

Әнвәр Камалетдинов әзерләде
Автор фотолары

БУЛГАН ХӘЛ

Яшьлек Хаталары

Сергач шәһәре мишәрләр башкаласы, — дип халык телендә юкка гына эйтелми күрәсең, вокзалында эйтерсең татар базары. Ә Сергач-Мәскәү поездын трамвай урынына файдалана инде безнең халык. Кайсы вагонның тәгәрмәчләре тавышсыз, кайсында мәрхәмәтле проводник булганы да күпләргә билгеле. Әнә 15-нче номерлы вагонның ишек төбендә юлчылар күбрәк җыелган, димәк, тавышсыз вагоннарның берсе бу дигән сүз. Күрше авылның димчесе Миләүшә апа, юкка гына шул вагонга билет алмагандыр бит. Вагон ишеге ачылуга, ул беренче булып проводникка билетларын сузды да, апагыздан узып керергә юк дигәндәй, вагон болдырыннан җәһәт кенә менеп китте. Купега кергәч үк каршыда утырган юлчыларны көлдереп алды: «Мәскәүгә юбилей кунагына барам, Афзал абыегыз сыер сава калды. Ачтым картны: кемгә мәҗлескә барырга, кемгә сыер саварга, дип шобага тоттык. Ике кулым да буш икәнне аңламады. Мин әйтәм: «Афзал, акча кайсы учымда икәнне белсәң, син барасың, белмәсәң — сыер савасың! Барырга бик кирәктән алдадым инде. Менә энемне дә алып барам. Өйләндереп булмасмы икән, картая, авылда кыз калмады. Кызларыбыз мәктәпне бетерәләр дә, уңны-суңны аермыйча, Мәскәүгә таялар».Тагы бераз сөйләгәннән соң Миләүшә

әби тынып калды һәм купенең сигезенче урынына килеп утырган урта яшьләрендәге ир кешене күзәтә башлады. Бер төенсез, кулларын кесәсенә тыккан бу адәм әбидә шик тудырды, күрәсең. Җитмәсә, вагонга яңа кергән тагын берәү бу төенсез адәмгә сүз кушып: «Ни хәл, авылдаш? Тагын очраштык бит, теге вакыт эшең уңдымы соң?» — дип сорап узды. Миләүшә әбинең төсе китте. Болар икәү, әнә тегесенең дә кулында берни юк, ә үзләре Мәскәүгә бара...

Шикле уйларын җиңәргә тырышып, Миләүшә әби юлдашыннан хәлләр сораша башлады. Сораштыра торгач, бу ир ышанычлы кеше, хәтта бик ерак кардәшенең кардәше булып чыкты. Бераз тынычланып, әби янә мәсхәр итә башлады. Туалеттан кайтып килгәндә, күрше купе өстәлендә пешкән тавык йомыркасы күреп: «Җәмәгать, уйламагыз да, бүген йоклап булмаячак. Менә әйтте диярсез, күршеләр төне буе тавыкларча кытнап утырырлар, чөнки закускалары күп», — диде. Аннан сумкасыннан пешкән тавык алып: «Бу әтәч иде, без дә бирешеп калмабыз, әйдәгез, ашка җитегез», — дип, юлдашларын көлдерде.

Бераз вакыт әби купеда күренмәде. Аннан бик ашыгып килеп йокларга әзерләнгән энесенә: «Әхмәт, йокларга түгел, әнә вагонның теге очында яр башы Исмаеның кызы Гөлүсә утырган. Ул бит кайчандыр сиңа гыйшык тотып йөрде. Кабат ачык авыз булып утырма, бәлки язмыштыр. Ходай язган булса, ни дә әйтмә», — диде.

Әби чакырып киткән булса кирәк, озак та үтми Гөлүсә үзе килеп буш урынга утырды. Аны күргәч Әхмәтнең башына суктылар мыни: «Әй атай, танымаслык булып үзгәргән. Арабызда ун яшь булуга карамастан, ул бит мине яратып йөрде, ә мин чынлап та, апа әйтмешли, ачык авыз икәнмен», — дигән уйларын бүлеп, ул Гөлүсәдән хәлләр сораша башлады. Дөрестән дә, егерме дүрт яшьләр тирәсендә булган, шәһәрчә киенгән бу кыз, кинәт урамда очратсаң, танымаслык булып үзгәргән иде. Йокы вакыты җиткәч, Миләүшә әби, энесен чакырып: «Йоклама, сөйләш. Үзе килде... Әле соң түгел», — дип, терсәге белән егетнең кабыргасына төртте. Әхмәт чыраен сытып: «Чү, апа, яхшы итен, сөйләрлек түгел, сулыш алырга да калдырмадың», — дип ыңгырашты.

Озакламый купеда йокламаучылардан Әхмәт белән Гөлүсә генә калды. Алар авыл һәм шәһәр хәлләреннән башлап, үткәннәрне искә ала-ала, үзләренең араларында булган мөнәсәбәтне ачыклауга керештеләр. Әхмәт үзен төтене дә чыкмаган учакны кабызып маташкан кешегә охшатса да,уңай сүзләр эзләде. Ә бит ул Гөлүсәнең мәхәббәтен кире кагып, күрше урыс авылы кызы Галяга йөрде. Гөлүсәгә кайтып, ул чакта: «Галя белән төне буе йөреп була, йомшак урыннарын сыйпап җәеләсең. Теләсәм, бүгеннән бөтенләй өйләнмичә ир белән хатыннарча яшәүгә керешәләм», – дип мактанган иде. Янәсе, татар кызы тавыклар белән йокларга ята, тотынсаң, кулга суга, никах укытмыйча янына җибәрми. Әй, яшь чак,тиле вакыт, тирән уйлап тормыйсың шул. Әхмәт Гөлүсәгә элекке ялгышуы өчен үкенгәнлеген әйтергә тырышты. Аларның сүзләрен кыскартуны таләп иткән кебек, вагонда утлар кабызылгач, Әхмәт ашыгып-ашыгып: «Гөлүсә, җаным, гафу ит. Әйдә, теләсәң кайда яшибез, бергә булыйк. Мине ялгыз калдырма...», — дип ялварды. Гөлүсә күз яшьләрен сөртә-сөртә: «Әхмәт абый, мин сезне бала чагымнан ук яратып үстем. Авылда яшәгәндә һәр кичем сезне көтеп үтте. Сезнең һәр эшегез, шөгылегез мине сокландыра иде. Менә урыс кызы белән йөргәнегез дә сокландырган булган. Минем дә өйләнешергә вәгъдәләр куешкан егетем урыс кешесе, хәтта исеме дә Алексей. Сезне дә бит Галя шулай атый иде ахрысы?» — диде. Әхмәтнең өстенә салкын су сипкәндәй булды. Аны калтыравык алды, хәтта тешләре шакылдавы ишетелгәндәй булды...

Мәскәүдә вагоннан чыкканда Әхмәт көч-хәл белән: «Гөлүсә, йөрәк маем, мин дә сине ярата идем, әле дә яратам, гафу ит», — дигән булды. Аның сүзләрен перроннан: «Гуля, родная, с приездом! Я по тебе соскучился!» — дигән сүзләр каплады.

Төне буе өметләнеп, керфек какмый күзәтеп яткан Миләүшә әби Әхмәткә ярсулы тавыш белән: «Әй, улым, тимерне кызганда сугалар шул. Гөлүсә бездән киткән инде, әнә исеме дә Гуля. Әйдә, җебеп калма, татар кунагына барабыз ич, быел мин сине барыбер башлы-күзле итәчәкмен», — дип, вокзал бинасына ашыктырды.

Әнвәр Нәбиуллин

ШИГЪРИЯТ

Шигъри дәфтәрләрдән

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! «Шигърият» рубрикасы астында сезнең хөкемгә өлкәбездә яшәүче халык шагыйрьләренең иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез. Сезгә аларның күпчелеге таныш та инде. «Мәдинә» Нәшрият йорты тарафыннан кайберләр шагыйрьләрнең китаплары дөнья күрде инде: Ә. Бәюсов «Иман кайта» һәм «Шигъри хисләрем», Н. З акирова «Яшьлегем кайтавазы», М. Насретдинов «Гомерем мизгелләре», Р. Сәитов «Туган як ул ике булмый» һәм башкалар. Хәзерге вакытта Ә. Камалетдинов әсәрләре нәшрияткә әзер. Сез дә, хөрмәтле укучыларыбыз, үзегезнең әсәрләрегезне «Мишәр дөньясы» редакциясенә җибәрә аласыз. Шулай ук аларны китап итеп чыгару мөмкинлеге дә бар. Бу турыда мәгълуматларны редакция телефоннары аша тулырак белә аласыз.

КЕЛӘМНӘР

Безнең өй диварларында
Матур келәмнәр.
Ул келәмнәрне элгәннәр
Нужа күргәннәр.
Бу дөньядан ахирәткә
Җаннар күчәләр.
Бу келәмнәрне варислар
Сатып эчәләр.
Алтын, көмеш байлык җыя
Гафил адәмнәр.
Дөньядан ахирәтенә
Күчми келәмнәр.

Әхмәт БӘЮСОВ, Мөтеравыл

САФАҖАЙ

Сездә бармы саф, җайлы кыр
Авыл утырыр өчен?
Яңгырыймы гармунлы җыр
Аның өстендә кичен?
Сездә бармы «ак яр» тавы,
Сездә бармы «озын саз»?
Кырларыгыз күкләрендә
Кычкырамы киек каз?
Сездә бармы «болан» кыры,
Аның куе таллары?
Тыныч яшә, авылым, - дип
Пәрдә корган таулары.
Сездә бармы «өч каенлык»,
Бөек тарих «марлары»?
Җир сөргәндә чыккалыймы?
Сугышчы калканнары?
Сездә бармы «шарылдавык»,
Ишелеп карлар төшүе?
Шушы көнне бозлар җигеп
Кышның качып китүе?
Сездә бармы «серле елга»,
Салкын сулы «кизләүлек»?..
Шуңа бит без Сафаҗайдан
Җайлар эзләп китмәдек.

Әнвәр КАМАЛЕТДИНОВ, Сафаҗай

МИН БУЛМАГАН ЧАКТА

Кайгы-хәсрәтне күп күрдем мин,
Яшәдем бик авыр елларда.
Мин булмаган чакта сез килерсез,
Җырларымны минем тыңларга...
Яздым мин аларны тын урамда,
Кыз-егетләр йоклап ятканда.
Яздым мин аларны бураннарда,
Ак мыекка бозлар катканда.
Тыңламаска һич тә мөмкин түгел —
Анда чагыла түккән яшебез,
Анда чагыла безнең ялгыш эшләр,
Фәрештә түгелбит — кеше без.Садретдин

СӘЛӘХЕТДИНОВ, Өчкүл

УКЫТУЧЫ ТЕЛӘГЕ

Сезнең өчен янып гомер буе,
Көмешләнде чигә чәчләрем.
Балалар, сез – илем киләчәге,
Балалар, сез – тормыш чәчәге.
Күпләрегез инде канатланып,
Еракларга очып киттеләр.
Минем өчен һаман сез – сабыйлар,
Булсагыз да инде бөркетләр.
Җиз кыңгырау кебек тавышыгыз –
Сөйләшсәгез, уйнап-көлсәгез.
Болын буендагы чәчкәләрдәй
Төшләремә минем керәсез.
Балалыктан сезне мәхрүм итеп,
Куркытмасын бер үк ят хәбәр.
Күзләрегез мәңге очкын чәчсен,
Күңелегез булсын ак дәфтәр.

Фәрзәнә ӘЛЛӘМОВА, Шөбиле

УЙЛАП КАРЫЙК

Ил белән ил сугышадыр –
Алар җирләр бүләләр:
Ни бүлә авыл ирләре –
Аракы эчеп үләләр?!
Сугышта үлгән ирләргә
Шаһит булган дияләр,
Исерекли үлгән бәндәгә
Булмас андый бәяләр.
Шаһит киткән сугышчылар
Җәннәт белән ярлыканыр,
Алкоголик, наркоманнар,
Җәһәннәм утында яныр.
Җир өстендә йөргәндә
Исәпләргә иде шуны:
Җирнең астына эләккәч,
Тапмаслар кайтыр юлны.

Роза СӘЙФЕТДИНОВА, Бозлау

КУШАМАТЛАР

Җиде бабай килгән монда
бер заманны,
Йортлар салганнар кисеп
карурманны.
Тора-бара безнең авыл бик зурайган,
Шуңа күрә карурманнар ерагайган.
Безгә кадәр яшәгәндер ничә буын,
Беләлмәбез инде элек кем торуын.
Ул турыда бик аз сөйли безнең
картлар,
Картаймыйча яши бары кушаматлар.
Исемең әйтеп, кем дә булса
эзләп килсә,
Син икәнне күрсәтәлмәс, ахры,
кем дә.
Авызыннан чыкса әгәр «усал» атың,
Күрсәтерләр яше-карты,
һәрбер хатын.
Сафаҗайның урамнарын
айкыйк әле,
Кемнәрнең монда яшәвен языйк әле.
Яши алмыйбыз нигәдер «усал»
исемсез,

Артларыннан «бүре», «төлке»,
«ак аю» дибез.
Һәркем белә: яши бездә төрле халык,
Бардыр бездә «тәкә», «кучкар»,
«кәҗә», «сарык».
Юк түгелдер, бардыр монда төрле
кош-корт:
«Чәүкә», «петух», «каз», «күгәрчен»,
«сары тавык».
Кемнәр белми: яши тагын
«сигезаяк»,
Кем кушкандыр: бардыр бездә
«алтын таяк».
Дөрес түгел сихри көчләр булмас,
дию,
Яшәмиме «җен», «пәри», «убыр»,
«шүрәле» һәм «дию»!
Кемнәр бездә «усал» атсыз
калганы бар?
Якында ук тора бездән: «мәкәр»,
«чокыр» һәм «макар».
Кирәк икән, «директор» да,
«партком» да бар.
Эшең төшсә, кайгыру юк –
«местком» да бар!
Төрле милләт бездәгедәй якын
булмас:
Байтак бездә «япон», «цыган»,
«китай», «чуваш».
Хәрби халык юктыр,
дип кермәсен шик:
Яши бездә «сержант», «майор»
һәм «подполковник».
Җырласыннар безнең өчен
«композитор» һәм «курик».
Кушаматлар яшәсеннәр,
үз ара тату торыйк.

Вафа КАМАЛЕТДИНОВ, Сафаҗай

ХОДАЙ АЕРМАСЫН ӨМЕТТӘН

Хәләл көче белән хезмәт итеп,
Һәркем алып барды үз көнен.
Күрәләтә тартып алдылар бит
Ветераннарның соңгы тиенен.
Авызыннан өзеп куя иде
Шул акчаны картлар үлемгә,
Кемнәрнеңдер баю аркасында
Күбесе ята инде гүрендә.
Исән кеше өметләнә әлдә,
Ул көтәргә инде күнеккән:
Шайтан гына өметсез, диләр бит,
Аермасын Ходай өметтән.

Зәкия ХӘБИБУЛЛИНА, Мәскәү-Чүмбәл

ХАЛЫК ТЫНЫЧ ЯШӘСЕН

Сафаҗайда зур вакыйга
Бәйрәм тантана итә.
Соңгы йөз елдагы хәлләр
Барысы хәтердән үтә.
Йөз елдагы авыр чорлар
Йөрәкләрне әрнетә.
Репрессия корбаннарын
Халык бүген яд итә.

Бер гаепсез җәзаланган
Күпме олы шәхесләр.
Явызлыкны, вәһшилекне
Татыган бу кешеләр.
Кабатланмасын иде беркайчан
Вәхшәт канлы сугышлар.
Балалар бәхетле үссен,
Елмайсыннар шатлыктан.
Заманалар яхшы хәзер,
Барлык юллар да ачык.
Кешеләр муллыкта яши,
Ирекле бүген халкым.
Мәчетләрдән азан яңгырый,
Һәр көнендә биш вакыт.
Бәйрәмнәр мөбарәк булсын,
Тыныч яшәсен халкым.

Мәлик НАСРЕТДИНОВ, Сафаҗай

ӘНКӘЕМӘ

Усак яфраклары шаулашуы,
Көмештәй саф чишмә тавышы,
Печәнченең чалгы кайравы,
Сандугачның моңлы сайравы,
Чыклы үләмдә аяк эзләре,
Яңа чапкан печән исләре,
Кичке моңлы татар көйләре,
Йолдызга бай аяз күкләре,
Саф яшь койган ялгыз ак каен
Хәтерләтә сине, әнкәем.

Вәлит ШАКИРОВ, Мөтеравыл

ШИГЫРЬ ЯЗУ...

Шигырь язу һөнәр түгел бит ул,
Кемне соң кем аңа өйрәткән?
Канатлы ат булып, теләсә кайчан
Очып чыга бит ул йөрәктән.
Шигырь язу шөгыль гына түгел,
Һәр шагыйрьнең сере үзендә.
Җан-тән белән бирелә туганда ук
Хис-тойгылар шәҗәрәсендә.
Шигырь язу өчен күңел кирәк,
Сүз җитмәскә тиеш тойгыга,
Саф күңелдән сүнмәс сүзләр эзләп,
Ярсу йөрәк чумсын кайгыга.
Каныңдагы алтын микъдары да
Баш миена бирсен сөенеч,
Тусын җырлар язгы ташу сыман,
Югалсын бар хәсрәт, көенеч.
Шигърият ишеген
Б
алачактан ачтым,
Анда Тукай, Пушкин, Җәлил,
Такташ та,Дөнья өйрәтте калын китаптан,
Аның әйбәт алымнары башта.
Шигырь итәм йөрәгемнең түрен,
Ләззәтләнеп туган телем белән.
Картайсам да, һаман җырлыйм әле
Үз рәхәтем, моңым, көем белән.

Сара ТАҺИРОВА, Уразавыл

Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!