На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
:: Мишар дуньясы №5 (октябрь) 2007

Мишәр дөньясы , № 5 (октябрь 2007 г.)
Нижгар татарлары газетасы

Нижний Новгород өлкəсе мөселманнарының Диния нəзарəте рəисе Үмəр хəзрəт Идрисовны олуг юбилее белəн, ягъни имам-хатыйб вазифаларын үти башлавына 20 ел тулу уңае белəн кайнар котлавымны шəхсəн үз исемемнəн һəм барча Нижгар мөселманнары исеменнəн дə белгертəсем килə. Ислам динендə имам турында болай дип əйтелгəн: «Мөселманнар җəмəгать белəн намаз укырга керешсəлəр, араларыннан имам сайланыр. Сайлаган вакытта лаеклылар арасыннан иң күп белемле, галимлерəк сайланыр. Галимлеклəре бер чамада булса, өлкəнрəге сайланыр, яшьлəре бер тирəдə булса, кыйрəте (ягъни Корьəн укуы) дөресрəк, матуррагы сайланыр. Анысы да бер чамада булса, холкы күркəмрəге, кыяфəте-төсе матуррагы сайланыр», – дигəн.

Безнең җирлектə имамның вазифалары бер намаз укуга гына тукталып калмый. Имам бүгенге көнне тирəн эрудицияле, сəлəтле оештыручы, энциклопедик белемле, мəгърифəтче, язучы, фəлсəфəче, күп теллəр белүче полиглот һəм шуның өстенə үз халкын яратучы, мəхəллə халкының хəленə кереп, алар шатлыгына шатланучы, кайгысын уртаклашучы, ярдəмгə мохтаҗларга булышучы, ягъни миллəт өчен, халык өчен җан атучы. Менə нинди күпкырлы ул имамның вазифалары.

Инде менə 20 ел инде шул югарыда санап үтелгəн вазифаларны җиренə җиткереп башкарып килгəн Үмəр хəзрəт үзенең кешелек сыйфатлары белəн дə, тирəн белеме, зəвыгы, матур холкы, тəмле теле, тəкъвалыгы белəн дə Нижгар мөселманнарының тирəн ихтирамын, зур мəхəббəтен яулаган олуг шəхес.

Мөхтəрəм Хəзрəт!

Бу олуг, хөрмəтле, мө-каддəс хезмəтегез килəчəк елларда да дəвамлы булып, динебезне, миллəтебезне, гореф-гадəтлəребезне саклауга багышланган гомерегез озын һəм саулык-сəламəтлектə узса иде.

Аллаһ Раббыбызның иксез-чиксез рəхмəтлəре, бəрə-кəтлəре һəм халкыбызның олуг мəхəббəтенə лаек булып, балаларыгызның игелеген күреп яшəргə Үзе насыйп əйлəсə иде. 

Гаяз хəзрəт Закиров, Дзержинск шəһəре Җəмигъ мəчете имам-хатыйбы

Аллаһ Тəгалəгə багышланган гомер

13 октябрьдə Н. Новгородның ГАЗ Мəдəният йортында Ураза бəйрəмгə һəм Нижгар мөселманнарының Диния нəзарəте рəисе Үмəр хəзрəтнең имам-хатыйб булып хезмəт итə башлавына 20 ел тулуга багышланган зур бəйрəм чарасы булып узды. Аны Диния нəзарəте аппараты, Региональ милли-мəдəни автономия каршындагы «Шатлык» клубы оештырды. Бу бəйрəм бик матур һəм тантаналы булып узды һəм күңеллəрдə онытылмаслык тирəн тəэсир калдырды. Бəйрəм Үмəр хəзрəтнең яраткан җырчысы, якташыбыз мəһшүр Хəйдəр Бигичевның тормыш иптəше Зөһрə Сəхəбиева башкаруында мөнəҗəт белəн башланып китте. Аны Үмəр хəзрəтнең дингə, миллəткə, халыкка, газиз Ватаныбызга багышланган гомер юлы турындагы видеофильм дəвам итте.

Аның эшчəнлеге турында Н. Новгород өлкəсенең күренекле кешелəре үз фикерлəрен белдереп, югары бəя бирделəр. Əлбəттə, аларның мактау сүзлəре татарларның күңелендə соклану һəм горурлану хислəре уята. Чит иллəрдəн, регионнардн килгəн кү+псанлы котлау телеграммалары, илебезнең төрле почмакларыннан махсус бу бəйрəмгə килгəн кунаклар да Үмəр хəзрəтнең зур шəхес булуына дəлил. Өлкəбезнең татар авылларыннан да берничə делегация килгəн иде. Мəдəният йортының шыгрым тулы залында булган тамашачылар Үмəр хəзрəтнең тирəн эчтəлекле, мəгънəле чыгышын тыңлаганнан соң , аягүрə басып, аны алкышларга күмделəр.

Рəсми бүлектəн соң Казаннан килгəн артистлар бəйрəмне дəвам иттелəр. Күренекле баянчы, җырчы, Татарстанның халык артисты Рамиль Курамшин, Татарстанның Атказанган артисты Ильдар Кыямов, бер төркем яшь артистлар тамашачыларның күңелен күрде. Бу икелəтə бəйрəм Нижгар мөселманнары өчен зур бүлəк булды. Бер бəйрəм Рамазан ае тəмамлануга багышланса, икенчесе Диния нəзарəтенең җитəкчесе Үмəр хəзрəтнең эшчəнлегенə тиешле бəя бирү бəйрəме иде. Шундый бер мəкаль бар: «Нет Пророка в своем Отечестве». Кызганычка каршы, безнең халыкта да шундый төшенчə яши. Янып-көеп, гомерен, вакытын, сəламəтлеген халыкка багышлаган шəхеслəрнең дөньяда вакытта кадерлəрен белəбезме?!

«Татар бəхете өчен җан атармын,

Татар бит мин, мин үзем дə татармын», - дип əйткəн бөек шагыйребез Г. Тукайның ачы язмышын искə алыйк əле.

Үмəр хəзрəт бик тыйнак кеше. Бу тантанада əйтелгəн макту сүзлəрен дə «Җитəр инде, алай ук мактамагыз», - дип, кыенсынып кына тыңлады. Минем фикеремчə, ул бу мактауларга бик лаеклы! Борынгы Кытайда: «Иң зур үзгəрешлəр чорында яшəргə туры килсен сиңа», - дигəн сүзлəр каргышның иң зуры булып саналалар. Үмəр хəзрəтнең хезмəт юлы зур үзгəрешлəр чорына туры килде. Язмышмы бу, каргышмы, Аллаһ Тəгалə Үзе генə белə. Үзгəртеп кору вакыты, узган гасырның 90-нчы еллары, коммунизм-атеизмга нигезлəнгəн олы дəүлəтнең җимерелеп төшүе, шул тəгълимəт тəрбиясендə чыныккан, динен, телен, иманын онытып, манкорт булган кешелəрнең күңеленə меңəр еллар буе кешелекнең асыл заты булган тəкъвалык,  юмартлык, кешелеклелек, шəфкатьлелек орлыклары чəчү җиңел булмагандыр!  Шуңа да бүгенге көнне бу олы хезмəтнең нəтиҗəлəрен күрəбез. Аллага шөкер, өлкəбездə 35 мəчет, мəдрəсə, Х. Фəезханов ис. Ислам институты, дини белемле шəкертлəребез,  йөзлəрчə татар һəм рус телендə газета-журналларыбыз, китаплар… Болар барысы да Үмəр хəзрəтнең хезмəт җимешлəре. Шуңа күрə дə бу чараны мин бик кирəкле, бик урынлы дип саныйм. Алдагы көннəрдə дə шундый чараларны уздыру, халкыбызның асыл ул-кызларының хезмəтлəренə тиешле бəя бирə белү җəмгыятебезнең асыл бурычыдыр!

Г. С. Закиров,
Региональ милли-мəдəни мөхтəрият рəисе

Ураза бəйрəм Спас районының Ишəвыл, Татар Моклокасы, Бозлау авылы кешелəре өчен икелəтə бəйрəм булды. Бу авыллардан бер төркем кешелəр Н. Новгородка Үмəр хəзрəт белəн очрашуга бардылар. Спас районы администрациясе моның өчен махсус өч автобус бушлай бирде. Фойедан ук башланган бəйрəм рухы, шыгрым тулы зал, миллəттəшлəр, дуслар, кардəшлəр…Сəхнəдəге Үмəр хəзрəтнең зур портреты, аның турындагы матур эчтəлекле видеофильм, яраткан артистларыбыз… Барысы да күңелгə ятышлы, барысы да кадерле безнең өчен. Ерак авыллардан килеп шундый бəйрəм өлешенə иреште безнең район татарлары. Мөселманнарны, татарларны берлəштерүдə əһəмияте бик зур мондый чараларның. Без шундый югары дəрəҗəдə оештырылган бу бəйрəм өчен бик зур рəхмəтлəребезне белдерəбез. Алдагы тормышыбызда да шатлыклы сəбəплəр белəн генə шулай җыелышып торырга насыйп булсын.

Р.А.Салихжанов,
Спас районы администрациясе башлыгы урынбасары

ВАКЫЙГАЛАР ХРОНИКАСЫ

Өлкә татарлары тормышыннан

Кыска хәбәрләр

Җырчының туган авылында

2008-елның май аенда якташыбыз, бөек татар җырчысы Рәшит ВАҺАПОВның тууына 100 ел була. Шул уңайдан, җырчының туган авылында – Актукта төрле чаралар үтәр. Авыл бөек җырчының юбилеен олылап үткәрер өчен зур әзерлекләр алып бара. Җирле мәктәпкә Р. Ваһапов исеме бирелде. Яз башында мәктәп янында ял паркы эшләнде һәм шул паркта Р. Ваһаповның бюсты да куелыр. Җырчының музеенда экспонатлар яңартылды.

Шулай ук ике яклап, авылга керә торган асфальт юл киңәйтелеп төзелде. Тагын бер сөенеч булып актуклыларга – яңа суүткәргеч линиясе эшләнде, су башнясы куелды.

Районнарга телемостлар

Тора бара Түбән Новгород өлкәсенең  11 районында хөкүмәтнең «Кремль» теле-радиокомпаниясенең студияләре эшли башлар.

Студияләрнең максатында телемостлар үткәрергә. Телемостлар – губернатор, өлкә хөкүмәте, ә кирәк булса, Россия Президенты белән дә үткәрелер.

Мәсәлән, Большеболдинский районында шундый студия ачылыр өчен җиһазлар куялар икән инде.

Бу эшләрнең спонсоры итеп «Волгателеком» компаниясе алынган.

Урамга яңа исем

Уразавылның Советская урамында 70–83 нче йортларда яшәүчеләр җыелыш җыеп, көн тәртибенә: Советская урамының бер өлешенә Кызыл Октябрь районының почетлы гражданины, бу якларда галим-тарихчы булып танылган Мансур Хафизов исемен кушарга кирәк дигән тәкъдим куялар. Шул тәкъдим белән Уразавыл авыл администрациясенә мөрәҗәгать итәләр. Озак та үтми Уразавыл авыл администрациясе карары буенча – Советская урамының бер өлешенә (70нче йорттан алып 83нче йортка хәтле) Мансур Хафизов исеме бирелә. Шул урамда М. Хафизовның соңгы елларда яшәгән йорты урнашкан.

Наиль Равилов

 

Спорт хәбәрләре

Агымдагы елның җәй айларында Пильна районында мини футбол буенча чемпионат оештырылган иде. Бу ярышта 6 команда катнашты. Командалар үзара икешәр тапкыр уйнадылар, нәтиҗәдә, район чемпионы булып районның пожарниклар командасы танылды, икенче урынны Сафаҗай авылы егетләре, ә өченчене районның мәгәриф бүлеге хезмәткәрләре яуладылар.

Сентябрь  ахырында монда өстәл теннисы буенча да чемпионат оештырылды. Бу ярышта районның төрле авылларыннан 14 теннисчы катнашты.

Монда беренче урында: Е. Глотов (Пильна).

Икенчендә: Г. Нуриманов (Сафаҗай).

Өченчендә: А. Саадян(Пильна).

Октябрь аенда Пильнаның бәйрәменә туры китереп янәдән мини футбол турниры оештырылды.

Монда призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын  (Пильна).

2 урын (Пильна).

3 урын (Сафаҗай).

Ә. Нәбиуллин

Татлы тамыр көннәре

Пильна районының күпчелек хуҗалыклары бер-бер артлы шикәр чөгендере үстерүдән баш тартсалар да,Киров исемендәге СПКсы бу культураны һәр ел үз итә килә.

Бу хуҗалыкта агымдагы елда 120 гектарга шикәр чөгендере чәчелгән булган,тик җәй башындагы бозлы давыл бу кырларны зыянлап узган.Шуңа карамастан яңа технология белән чәчелгән кырның 90 гектарында чөгендер орлыгы сакланып калып,бүген гектарына 300 цетнерга якын уңыш җыелган.

Чөгендер өзәргә чыкканда, көзге көннәрнең ышанычсыз булуын күзаллап, хезмәткәрләр ике сменага бүленеп эшләгәннәр. Полесье комбайнында И. Моталлапов белән В. Алимов чөгендерне өзсә, М. Аюпов подборщикта өзгәнне машиналарга төяп, буртларга озаткан. Х. Фәхретдинов белән Ә. Таһиров буртлардан «Камаз»ларга төяп торганнар. Пенза өлкәсенең Урта Əләзән авылы егетләре прицеплы 4 «Камаз белән килеп чөгендерне Сергачка ташырга булышканнар.

Хуҗалык җитәкчесе Шамил Әнәсович: «Без мишәр авыллары белән аралашып яшибез. Пенза, Ульян, Чувашия, һәм башка өлкәдә яшәгән канкардәшләребез белән уртак сүз табу бик җиңел, чөнки йолаларда сыйфатлы тормыш кору теләкләре дә безне тиз берләштерә» дип, Урта Əләзән егетләрен мактап алды.

Чөгендер чәчүне дә ташламабыз, кирәкле техникабыз зур акчалар тотып булса да алынган, яңа технологияне елныкы- елга үзләштерә барабыз,колхозга табышы зурлап булмаса да, халыкка эш бар. Чөгендеребезне шәхси хуҗалыклар да сатып ала, сугымнар тиз симерә икән безнең чөгендердән,- дип шаяртып алды колхоз рәисе.

 Билгеле, бүгенге чынбарлыкта кыр культураларыннан зур табыш алу кыен,ягулык бәясе гел арта бара. Мәсәлән, чөгендер өзгән көннәрдә бу хуҗалыкта көненә 6 тонна солярка яндырылган.Шикәр заводы да чөгендернең тоннасын нибары 1200 сумга бәяли икән, шул үк вакытта ташламасы да шактый ук 14%ны тәшкил итә.Авыл хуҗалыгында читенлекләр санап бетергесез, тик яшәргә кирәк, кешечә яшәргә, ә аның өчен җиң сызганып Сафаҗайлылар кебек эшләргә кирәк, анда эш тә бар, сугымнар да тиз симерә,авылдан кунаклар да өзелми!

Автор фотосы
ӘНВӘР НӘБИУЛЛИН

Бер абзац белән

Өлкәнең көнъяк-көнчыгыш ягында урып-җыю кампаниясе натиҗәләре буенча татарлар-мишәрләр компакт яшәгән районнар алдынгылар арасында. Пильна белән Кызыл Октябрь иң күп иген җыйган булса, Спасс  – иң зур уңыш алган, Сергач – көзге чәчүлек мәйданнарын планнан тыш киңәйткән.

Пильна районында, билгеле, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә Сафаҗай күмәк хуҗалыгы зур өлеш керткән булса, Кызыл Октябрь районында – Суыксуның «Алга»сы, Спасста – «Бәйрәм» авыл хуҗалыгы предприятиясе, ә Сергачта – Печә күмәк хуҗалыгы.

Укытучылар көне уңаеннан, өлкә губернаторы В. П. Шанцев тарафыннан тантаналы кабул итү церемониясенә Кызыл Октябрь районы делегациясен (нибары 11 кеше) җитәкләп район мәгариф комитеты инспекторлары Р. Х. Арибжанов һәм Р. Х. Каюмова бардылар.

Изге Ураза бәйрәмебезне Пашат мәчете сыйфатлы таштан өр-яңа койма белән каршылады. Иншалла, мөбарәк Корбан гаетебезгә шушы баганаларга электр фонарьлары да куелгач, бу Аллаһ йорты тагын да искиткеч матур кыяфәткә күмеләчәк. Әлеге изге эшне Мәскәүдә яшәүче пашатлылар Рәшит Садеков һәм Нургали Атауллин башкардылар.

Сөенечле күренеш Семочки авылы каберлегендә дә күзәтелә. Иң изге урыннардан саналган зират изге Рамазан ае керер алдыннан шактый чистартылды. Мәсәлән, озак еллар үсеп утырган, әмма тиешле карау-тәрбия күрмәгән урманнардан арындырыла авыл каберлеге. Бу изге эшне җирле мәчет финанслый.   

Картлар декадасы кысаларында Кызыл Октябрь районында 90 яшьне узган 23 хөрмәтле пенсионерны барлап, аларны акчалата бүләкләделәр, ә Уразавыл картлар йртында РДК үзешчәннәре концерт бирделәр.

Дәүләт Думасына депутатлар сайлау белән беррәттән Уразавыл авыл администрациясе башлыгы постына сайлаулар да булачак. Бүгенгесе көнгә җиде авылга (Уразавыл, Кызьмавыл, Атяравыл, Кызыл Яр, Кадымавыл, Куйсуы, Актук) баш булырга 5 кандидат теләк белдергән.

Кочко-Пожар урта мәктәбендә бу яңа уку елыннан 2 нче класс укучыларына инглиз теле керә башлады. Киләчәктә, ышанасы килә, һәр әти-әнигә үз баласы өчен я француз телен, я инглиз телен сайлап алу мөмкинлеге туачак.

Кызыл Октябрь районы газетасына яңа редактор билгеләнде. Бу юлы Карга мәктәбе директоры Фәрит Аймалетдинов мөхәррир вазыйфасын башкара.

Күптән түгел Кыстау шәһәрендә «Әти, әни, мин – дус, спортчы гаилә» исемле районара ярышларында Спасс районының Татар Моклокасынан Магҗановлар гаиләсе дә катнашты. 18 спортчы гаилә арасында безнең якташлар бүләкле өченче урын лаек булдылар.

Бозлау мәктәбендә «Сәламәтлек көне» традицион үткәрелә. Бу юлы укучылар көзге кросска күп чыкты. Шулай да беренче булып финишка 11 нче класс укчысы Динара Сибгатуллина йөгереп килде һәм күчми кубокка ия булды.

Олег Хөсəинов
әзерләде

ПРОБЛЕМА

Сатып алынган кайгы-хәсрәтләр

Россия тәмәке тартучы балалар һәм яшүсмерләр саны буенча дөньяда беренче урынга чыккан. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы шундый мәгълумат китерә. Безнең илдәге балаларның һәм үсмерләрнең 33 проценты тәмәкене даими рәвештә тарта икән. Балигълык яшенә җиткәндә аларның күбесе тарту белән бәйле хроник чирлегә әверелә. Иң кызганычы шул: бернинди тыю, чикләү юк – балалар тәмәкене кибет-киосклардан рәхәтләнеп сатып алалар. Кемнән дә курыкмыйча, оялмыйча олы яшьтәгеләр янында рәхәтләнеп «төтәтәләр». Ә олы яшьтәгеләр аларга карап:  «Әни-әтиләре кая карыйлар икән», - дип уфтаналар.

Быел бервакыт күршенең шәһәрдән ялга килгән 14 яшьлек оныгының тәмәке пысылдатканын күреп шаккаттым. Шул арада әнисе дә урамга чыгып килә иде. Аңа сорау бирмичә булдыра алмадым. «Ник улыгыз яныгызда тәмәке тартуга исегез китми? Аңа тәмәке белән мавыгырга иртәрәк түгелме соң?» - дигәч, ул, мине улы яныннан яккарак алып китеп, сүз башлады: «Тәмәкесен тартсын инде, тик аракы белән генә мавыкмасын, дип куркам. Ә иң куркынычы - шәһәрдә әле наркотиклар белән мавыгучылар бик күп. Шуңардан гына саклансын. Ә тәмәке зур зыян китерми. Шуның өчен хурламыйм да инде», - дип үзен тынычландырды.

Ә 14 яшеннән олыларча тәмәке тарту – аракы эчүгә беренче адым түгелме? Башта тәмәке тартуга, аннары сыра эчүгә битараф карасак, соңыннан аракы эчсен, тик наркотиклар гына кулланмасын, дип куркып торсак, балага нинди тәрбия бирәбез соң? Тәмәкенең зыяны азрак, дип санасак, аракыныкы - һиччиксез.

Яшьләр аракы белән мавыгуларын «әлеге вакытта яшәүләре бик авыр», дип аңлаталар. Хөкүмәт яшьләргә игътибар бирми, дип зарланалар. Ә тормыш кайчан җиңел булган соң? Октябрь революциясеннән соңмы, әллә узган гасырның 60-70-80-90-елларындамы? Дөрес, заманында «Молодым везде у нас дорога...» – дигән лозунг хөкем сөргән иде. Ә нигездә үз-үзенә, бары үзенең тырышлыгына исәп тоткан авыл кешесенә беркайчан да, берәү дә бернәрсә китереп тоттырмаган. Әйе, бүген тормыш авыр, дип авылы-авылы белән аяк терәп эчүчеләр дә аз түгел. Болар татар авылларына хас булмаса да, кызганычка каршы, анда да «аракы коллары» юк түгел. Авылларда хәзер һәрбер эшне аракы белән хисаплыйлар. Утынмы, игенме, азыкмы китердең икән, аракыңны чыгарып куй. Машина, суыткыч, телевизор алдың икән – аны аракы белән «юарга» (обмывать) кирәк.

Ул гына түгел, мәет күмеп килгәч тә кайбер татар авылларында аракы белән сыйлау әдәтләре күренә башлады. «Поминать» итәләр, имеш.

Шулай бервакыт Сергач районының «А» авылында мәет күмү чарасында булырга туры килде. Иртә белән кабер казырга баручы егетләрнең берсе кычкырып: «Сумка алдыгызмы!?» - дип эндәште алдарак баручы абзЫйлардан. «Алдык!», - дигән җавап ишетелде. Мин, кызыксынып, нинди сумка турында сүз баруны ачыклау нияте белән янәшәмдәге абыйга эндәштем. Ул: «Сумкада аракысы-закускасы». Мәет йортыннан куела», - дип аңлатма бирде. «ЗирАттА аракы эчәргә ярамый бит», - дип әйтүемә: «Алар аны соңыннан, кабер казып бетергәч эчәләр», - диде күршем. 

Бу гадәт урыслардан килгән түгелме соң? Һәр эштән соң шулай аракы белән мавыга калсак, тора-бара эчкечелеккә салышмабызмы? 

Аракы кайчан да яхшы эшкә илткәне юк, дип юкка гына картлар әйтмиләр бит. Ничәмә гаилә шул «яшел елан» аркалый таркала, ничәмә бала ятим кала. Күпме аналар «аракы колы»на әйләнеп, ана хокукларыннан мәхрүм ителәләр. Юл һәлакәтләрендә булган үлем-этемнәр дә күбесе очракта шул аракыга бәйле.  Балалар йортларында да, интернатларда да торучы-тәрбияләнүчеләрнең әни-әтиләре шул ук аракы коллары түгелме соң? Ә шул аракы дигән «җен» һәр сату нокталарында гына түгел, кайбер йорт-ларда да сатыла. Көнме, төнме – алар үзләренең «клиентларын» бушлай җибәрмиләр, кирәк икән - бурычка да биреп торалар. Алар, керемнәренә сокланып, аракы эчеп гаиләсендә орыш-сугыш куптарган исерек турында уйламыйлар да. «Паленый» аракылар эчеп саулыкларын гына түгел, гомерләрен дә югалталар. Һәрбер авылда андый сату нокталары бар икәнне тәртип саклау органнары беләләр, тик, ни сәбәптәндер, аларны «яптыру» турында чаралар күрмиләр.

Наил РАВИЛОВ

Хəрамга каршы

Аракы эчүгә һәм наркоманиягә каршы көрәш - бүгенге көндә ил күләмендә зур бер проблемалардан санала. Аракы эчү сәбәпле ызгыш-талаш чыгып гаиләләр таркала, балалар ятим кала;аракы эчү сәбәпле төрле фа-җигаләргә эләгеп, ке-ше гомерләре киселә, гаиләләргә бәхетсезлек килә, яшь түгелә.

Безнең Яңа Мочали администрациясенә кер-гән авылларда да бу проблема юк түгел. Авыл администрациясе, СПК җитәкчеләре һәм авыл активы белән бергә бу проблемага каршы төрле чаралар күрергә тырышалар. Шул чараларның бер төре – төрле спорт ярышлары, бәйрәмнәр оештыру. Агымдагы бу елда көрәшче Абделхəй абыйга багышлап кышкы сабантуй, җәен район статусындагы сабантуй уздырдык. Яңа Мочали урта мәктәбендә спорт буенча төрле түгәрәкләр эшләп килә. Көрәш буенча түгәрәккә утыздан артык кеше йөри - шулар арасында мәктәп укучылары һәм авыл яшьләре дә бар.

Яшьләр буш вакытларын кая итәргә баш ватмасын өчен клубларда теннис өстәлләре булдырдык, шашка, шахмат уеннары алдык.

Авыл халкы өчен эш урыннары - күбесенчә колхозда, башкача эш урыннары юк дип әйтергә була. Эшкә эчеп килүчеләрне түбән түләүле эшкә кү-черәләр, я булмаса бөтенләй эштән китәргә мәҗбүр итәләр. Шуңа күрә халык эш урыннарын югалтмаска тырыша- эшкә аек йөри.

Соңгы елларда аракы эчүчеләр сизелеп азайды. Бу шатлыклы күренеш –кешеләрнең зиһенен аракы бөтенләй капламаган дигән сүз.

Авыл администрациясе, СПК, КФХ җитәкчеләре күбрәк эш урыннары булдырса, төрле чаралар уздырылса, дин әһелләре үз якларыннан халык арасында аракыга каршы эш алып барсалар, нәтиҗәсе күренер дип ышанасы килә.

Алсу Юсипова,
Мочали авылы администрациясе башлыгы

«Болгапспирт» гөнаһлы предприятие

Һәр ел Нижний Новгород өлкәсендә генә дә сыйфатсыз исерткеч эчемлекләр эчеп 9000 (!) кеше һәлак була. Ә безнең Россиядә шундый өлкәләр һәм республикалар йөзгә якын. Тапкырлап карагыз, нинди коточкыч сан килеп чыгачак. Шуның өстенә әле наркотиклар белән мавыгучылар саны да, бигрәк яшьләр арасында, арта бара. Шулай ук бер рәсми чыганак хәбәр иткәнчә, наркотиклар куллану сәбәпле зәгыйфь булганнар саны икенче Бөтендөнья сугышында инвалид калучылар санын узган инде. Ә күпме яшьләр аракы аркасында юл фаҗигаларында, су коенганда үз гомерләрен өзәләр. Ерак китеп йөрмик. Быел гына, мәсәлән, Чүмбәли күлендә сугып тимер өзәрди егет судан чыгалмаган. Күптән түгел генә Семочкига ялга кайткан шәһәрлеләр «Жигули» белән аракы артыннан «очып» барганда, борылышка сыймыйлар һәм, күп мәртәбә әйләнеп, автомобиль чәлперәмә килеш Кызьмавыл колхозының сараена барып сылана. Нәтиҗәдә, бер корбан, икесен тик врачлар гына үлем тырнагыннан коткарып алалар.

Шундый фаҗигалы вакыйгалар, миңа калса, һәрбер авылда бар. Юл буйлап тезелгән шактый хәтер ташлары гына да шуңа ачык дәлил булып тора. Ә каберлекләр буйлап йөрсәң, исең-акылың китәр: күпме яшь гомерләр вакытсыз өзелгән?!

Шул ук каһәр суккан аракы, ә бәлки башка шайтан шаукымы тәэсире аркасындадыр, быел чак кына авылара фаҗига булмый калган. Әлеге вакыйганы якыннан күзәтеп торучылар сөйләвенчә, бер төркем Уразавыл яшьләре йөк машинасына төялеп, Кочко-Пожарга, русчалап әйткәндә, «разборкага» килеп төшәләр. Уңны-сулны карамыйча, рәттән, кемне күрәләр, шуны кыйный башлыйлар. Ә җәй көннәрендә Кочко-Пожарның шау-шулы мәйданы (халык телендә - скандальная площадь) һәр кич, дөресрәге, таңгача, яшьләр белән тулып тора. Чөнки биредә төнгәчә капма-каршы ике сату ноктасы эшли.

Пожарлылар, уразавыл-лыларның һөҗүмен күреп, тиз арада бергәләшәләр һәм каршы һөҗүмгә чыгалар. Менә шунда башлана чын-чынлап яшь әтәчләр сугышы... Әмма өйдә диварлар да ярдәм итә дигәндәй, кунаклар, шәп кенә тукмаклар алганнан соң, чигенә башлыйлар. Кайберләре тизрәк машинага төялеп, качу ягын уйлаганда, искәрмәстән пожарлылар өстенә «һава» белән ата торган кораллардан свинец төймәләре ява башлый. Чыгырларыннан чыгарылган хуҗалар кулга төшергән бер-ике егетне үтергәнче дөмбәслиләр. Ярый әле олырак авылдашлары тегеләрне аерып алалар. «Без булмасак, бер хәл китереп чыгаралар иде», - дип сөйләделәр миңа танышларым.

Яшьләрнең бу кичне ни бүлгәннәре – билгесез, әмма һөҗүм алдыннан «фронтовой»ны эчкәннәре – көн кебек ачык күренгән.

Шуның белән ни әйтмәкче булам, һәр зур бәланың башы булып кечкенә шешә тора. Ә икеләтә зур бәла якыная, кайчак шушындый шешәләрне шактый юньгә авылыңда ук, күршеңдә ук саталар. Һәм менә сиңа парадокс – ятып сыйфатсыз аракы сатучыларны авылларда барыбыз да беләбез, җирле властьта шул исәптә, кайберләрен хәтта милиция дә белми түгел. Ә менә аларга карата ниндидер конкрет җәзалау чаралары кулланылмый.

Шунысы да искитәрлек. Күрәсең, «Болгапспирт» ябык тип-тагы шәхси предприятияләренең хуҗалары әле тере ирләре янында тол калган хатыннарның, ятим балага әверелгән сабыйларның күз яшьләре бер заман кара каргыш булып  төшүдән дә курыкмыйлар. Белеп торыгыз, сезгә каргыш бу якты дөньяда эләкмәде икән, киләчәктә сезнең гөнаһларыгыз өчен сезнең иң якын кешегез барыбер җәфа чигәчәк, ә үзегез теге дөньяда Аллаһы каршында җавап тотачаксыз. Бу минем сүзләр түгел, бер авылдаш бабай, акыл иясе әйткән иде. Күп төрле мисаллар да китерде ул. Кызык, мисалларының кайберләре бүгенге чынбарлык әле.

Али ХӨСНИ,
Сергач районының Кочко-Пожар авылыннан

ТАТАРЛАР

Урмайда моћ бар

Чуашстандагы татар авыллары – үзенчәлекле, аларның һәрберсе башкаларыннан кайсыдыр ягы белән аерылып тора. Моңа кешеләр махсус тырышлык куялардыр, дигән фикергә дә килергә мөмкин хәтта. Комсомол  районы Урмай авылы, мәсәлән, кәсепчелеге һәм  динилеге буенча Шыгырданнан  калышмаса да, мәдәният–сәнгатькә мөкиббән китүе белән тагын да күбрәк танылган.

Урмай авылы Русия һәм чит ил татарларына да шактый мәгълүм. Беренче чиратта – «Урмай моңы» дигән татар җыры фестиваль–конкурсы белән. Урмайга баруым да әлеге конкурс вакытына туры килгәнлектән, авыл хәзер миндә нәкъ шушы фестиваль белән ассоциацияләнә. Чуашстан татарларының милли–мәдәни мохтарияте дә шунда урнашкан. Авылда күп елдан бирле «Мишәр» фольклор ансамбле эшләп килә. Ә яз ахыры–җәй башларында Урмай үзе бәйрәм вакытында кунаклар төшкән йортны хәтерләтә, чөнки фестиваль нәкъ шул чакта уза. «Урмай моңы» фестиваленә быел 20 яшь тулды!

Урмай авылына килеп төшкәч, аның асфальттан салынган такыр юллары, төп–төз булып сузылган табигый газ торбалары, эреле–ваклы кибетләре, агачтан да, кирпечтән дә челтәрләп–бизәкләп эшләнгән, мансардалы яисә икешәр катлы хан сараедай өйләре, алар каршындагы хәтфә чирәмнәре, анда сары йомгактай тәгәрәшеп йөргән каз бәбкәләре күзгә чалына. Урамда адәмнәр күренмәсә, авыл җансыз булып тоелыр иде. Ә Урмай андый түгел – монда һәрвакыт кешеләр очрый, алар белән рәхәтләнеп сөйләшергә була. Шунда урмайлыларның шаян, җор телле, хөр күңелле халык булуын аңлыйсың. Урмайлыларның тормышка мөнәсәбәтләре үк кызыклы тоелды миңа. Мишәр буларак, кәсеп итәргә яратсалар да, алар дөнья малын кайгыртудан боегып, башын аска иеп йөрми, ә кызыксыну тулы карашлары белән дөньяга һәм әңгәмәдәшенә тутырып карый. Сорауларыңа күзләрен кысыбрак елмаеп, оста итеп, сүзләрен көйләп–сузыбрак, «ц»лаштырып җавап бирерләр, үзләре дә җиңелчә генә сораштырып алырлар. Апа–киленнәр, әби–бабайлар шундый биредә. Ә ир затлары көпә–көндез күзгә бик чалынмый да: алар еракларга китеп шабашкада эшли, йә каралты–курада терлекләр янында мәшгуль. Чөнки колхоз инде күптәннән таралган, җир шәхси кулларда.

Авылның үзәк урамында урнашкан, карап торышка ике катлы гадәти йортны да, авыл советы ише берәр административ корылманы да хәтерләтүче бина түбәсендә Россия флагы җилферди иде. Календарьдә бәйрәм–фәлән булмагач, мөгаен, хакимият бинасы шушыдыр, дидек. Ә ул... ЛДПР партиясенең Урмайдагы филиалы штабы икән! Шунысы кызык тоелды, фирканың монда ниләр белән шөгыльләнгәнен берәү дә юньләп кенә белми булып чыкты. Үзебез кереп карыйк дисәк, фирка лидеры – озак кына ягада (читләрдә) йөреп кайткан кеше – урынында (ә бина аның өе вазифасын да үти) юк икән. Фирка монда тулы бер штат җыеп утыра, ниндидер бизнес та алып бара дип аңлаттылар. Мишәр авылларында прагматик, хуҗалык итә белүче һәм эшлеклеләр яши дип уйлаган булсам, «сәясәт акулалары» монда да бар икән?! Хәер, тулаем алганда Урмай халкы тыныч һәм эшчән, һәм төрле авантюраларга бирелми.

Сүзем бит әле фестиваль турында иде. «Урмай моңы» уздырыла башлаганнан соң да татарда әллә никадәр җыр бәйгеләре барлыкка килде: татар яшәгән һәр төбәкнең үзендә, Казанда халыкара «Татар җыры», «Җиде йолдыз», балалар өчен «Йолдызлык», Р. Ваһапов һәм И. Шакиров исемендәгеләре һ.б., һ.б. Ә менә 1987 елдан уздырылучы Урмай фестивале үзенең популярлыгын югалтмый, эстрадага яңарак аяк басучылар өчен ул һаман да мөһим бер этап, профессиональлек дәрәҗәсенең күрсәткече булып тора. Конкурсантлар Урмайга Чуашстаннан гына түгел, Татарстаннан да, Башкортстаннан да, Волгоград белән Әстерханнан да, Мәскәүдән дә, хәтта якын һәм ерак чит илләрдән дә агыла. Заманында Фәрит Шәйдуллин, Резеда Шәрәфиева, Гүзәл Уразова һ.б. да шунда лауреат булып киткәннәр иде бит.

Билгеле, мондый конкурс үзләрендә уздырылуы һәм аның идеологы, оештыручысы, сценарист–режиссеры һәм алып баручысы – авылдашлары Фәрит Гыйбатдинов булуы белән урмайлылар хаклы рәвештә горурлана. Фәрит әфәнде әйтүенчә, фестиваль концертларын халык шулкадәр көтеп ала ки, билетлар берәр ай алдан сатылып беткән була инде.

Урмайлыларның «Урмай моңы»на мөнәсәбәтен кич җитә башлау белән үк сизәсең. Кызлар–егетләр генә түгел (ә алар авылда күп, Урмайны картлар авылы дип берничек тә әйтеп булмый), ата–аналар, әби–бабайлар да тизрәк эшләрен бетереп, иң матур, бәйрәмчә киемнәрен киеп, авыл клубына юнәлә. Апалар–кызлар иң матур яулыкларын бәйләгән булыр, ир–егетләр – ыспай түбәтәйләрдән. Концертларга тирә–як авыллардан, күрше районнардан, хәтта Татарстанның Чүпрәле, Буа районнарыннан да киләләр. Клуб каршына берсеннән берсе затлы иномаркаларга кадәр килеп туктый. Әйтерсең, яңа байлар берәр опера театрына килә...

Урмай клубы, төзек һәм матур булса да, әлбәттә, башкала сәхнәләре белән ярышырлык бай түгел. Аягыңны юрганыңа карап суз, диләр бит әле: мөмкинлекләренә карап, сәхнә бизәлешен дә ясарга тырышканнар. Төсле музыка, колонкалар, синтезатор – ирексездән, 80–90нчы еллар искә төшә. Фәрит әфәнде әйтүенчә, элек бит алары да булмаган, фестивальне бөтенләй юктан бар итеп уздыра башлаганнар Урмайда. Тора–бара матди хәлләр яхшыра, фестивальгә кирәкле аппаратураны юнәткәннәр. Бу кадәр халыкны кабул итсә дә, Урмайда әлегә кунакханә юк. Катнашучыларны да, кунакларны да урмайлылар үз өйләренә урнаштырып, кадер–хөрмәт күрсәтә: кундыра, сыйлый, мунчасын ягып кертә. «Ашаган белми, тураган белә», диләр.  Оештыру мәсьәләләреннән тыш, Фәрит Гыйбатдинов каршы алу белән дә,    конкурсантларны һәм кунакларны бүлеп урнаштыру белән дә үзе шөгыльләнә. Нәтиҗәдә, бөтенесе канәгать була.

Фестиваль программасына килгәндә, таләпләр ярыйсы ук зур – эстрада жанрындагы      җырлардан тыш, анда классиканы да, халык җырларын да башкарырга кирәк. Тик шунысы бар, күп кенә яшь җырчылар, сәләтләре күренсә дә, нишләптер үз юнәлешен, үз стилен таба алмый интегә сыман. Мәсәлән, әле беренче көнге сайлап алу турында гына да сәхнәдә җиде–сигез «Салават», өч–дүрт «Айдар», берничә «Хәния», берничә «Зәйнәп»не    санап утырдым. Моңа фестиваль тамчы да гаепле түгел, «Урмай моңы» ул көзге кебек. Бары тик татар эстрадасының бүген нинди хәлдә икәнлеген күрсәтә. Ә тамашачы монда киң күңелле: овацияләргә күммәсә дә, беркайчан алкышын жәлләми. Шулай, һәр тыкрыкта сатыла торган аудиоальбомнар тыңлап башын катырганчы, ул җанлы сүз, «тере» музыка ишетергә дип килә. Көн–төн эшләгән, һәр тапкан тиененнән     тир исе килеп торуын яхшы аңлаган халык күңел ачар өчен акчасын да, вакытын да кызганмый. Менә шул ягы белән урмайлылар башкалардан аерылып тора да инде.

«Урмай моңы» үзләрендә булганы өченме, әллә мәдәният–сәнгатькә күбрәк береккән булулары аркасындамы – урмайлылар республика һәм төбәкара, Бөтенроссия, халыкара чараларда гел катнашып килә. Мәсәлән, Чабаксарда узган республика Сабантуен оештыруда да нәкъ   урмайлылар башлап йөри, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты уздыра торган күп кенә чараларда да республика татарлары исеменнән алар катнаша. Моның, бәлки тагын бер «сере» бардыр? Бар шул. Телгә алынган Фәрит Гыйбатдинов – республика татар милли–мәдәни үзәге рәисе. Авылга терәлеп диярлек торучы район үзәге Комсомольскида балалар иҗаты үзәген дә, авылларында «Мишәр» ансамблен дә җитәкли ул. Кая гына барса да, Фәрит әфәнде авылы маркасын югары тота. Аны һәр җирдә, һәр милләт вәкилләре арасында эшлекле, милли җанлы, сәнгатьне сөюче булуы өчен хөрмәт итәләр. Урмайлыларның моңга, татар җырына һәвәс булуында Ф. Гыйбатдиновның роле зур булуы шиксез.

Менә шундый кабатланмас авыл ул – Урмай: үзе төзек, халкы эшчән һәм прагматик, шул ук вакытта моңны–җырны юлдашы итә, шуның белән үзен дөньяга таныта.

Р. Фәһимова

ШЕХЕСЛЕР

Нурсанə апа – нурлы апа

Һəр кешегə тормыш юлында бик күплəр белəн аралашырга, хезмəттəшлек итəргə туры килə. Нижгар җиренə килеп яши башлауның беренче айларында ук мин дə берничə татар кешесе белəн таныштым. Алар арасында иң нурлы, иң зəвыклы, иң йомшак күңеллесе Нурсанə апа иде. Була бит шундый кешелəр, алар беренче күрешүдə үк синең күңелеңне яулап, анда мəңгелеккə калалар. Тирəмдə һəрвакыт яхшы кешелəр генə булса да, арада үзе турында беркайчан да, берничек тə тискəре фикер калдырмаганы, күңелемне рəнҗетмəгəне бары тик Нурсанə апа гына. Башкалардан да мин аның турында бары тик яхшы сүзлəр генə ишеттем. Бигрəк тə аның белəн бергə эшлəгəннəр яисə ул укыткан кешелəр аны мактап туймыйлар.

Диния нəзарəтенең хəйрия бүлеге активисты, һəр эштə дə алдан йөгереп йөрүче Əдилə апа Нурсанə апаны əле ул үзе Үмəр хəзрəткə дини белем алырга йөргəн вакытларыннан ук белə. Сеңлесе Рауза Нурсанə апаның беренче укучыларының берсе. Əдилə апа бик җылы итеп сөйлəде бу нурлы апа турында: «Ул безнең өчен һəрвакыт олы апа, киңəшчебез булды. Əхмəт хуҗа аның турында «Нурсанə апа фəрештəлəр кебек йөгереп йөри кешелəргə ярдəм итəр өчен», дип əйткəн иде. Чыннан да, ул барчабызга ярдəм итəргə, һəркемгə Ислам дине нигезен бирергə тырыша иде. Корьəн Кəримдə əйтелгəнчə «Сезнең иң хəерлелəрегез Корьəнне өйрəнгəн һəм аны башка өйрəткəннəрегездер», Нурсанə апа да иман нуры таратучылардан. Бик күплəргə үрнəк булды ул.» 

Аның белəн бергə «Ихсан» рухи якшəмбе мəктəбендə укыткан Лилия Насипова: «Нурсанə апа турында белмəгəн кеше Нижгар татарлары арасында юктыр да. Аның нинди яхшы мөгаллим булуы, нинди искиткеч кеше икəнлеге турында бик күплəр белə. Кызганычка каршы, мин аның беренче укучылары арасында була алмадым. Ул үзенең шəкертлəренə Ислам дине нигезлəрен генə биреп калмыйча, Аллаһ Тəгалə юлына басарга, аның кушканнарын үтəп яшəргə үзенə генə хас йомшаклык белəн булыша. Ул укыткан төркемнəрдə аеруча җылы мөнəсəбəтлəр урнаша. Кешелəр үзара туганнар кебек аралаша башлый. Бары тик Нурсанə апа гына һəр укучының күңеленə юл таба белə иде. Бу аның мөгаллимлек талантының Аллаһ Тəгалə тарафыннан бирелгəнлеген раслый. Əмма Нурсанə апа яхшы мөгаллим генə түгел, ул искиткеч яхшы кеше дə. Һəрвакытта да дустанə, игътибарлы, йөзендə һəрвакыт елмаю. Иң мөһиме, ул һəрвакытта ярдəмгə əзер! Əле дə исемдə, тəнəфес вакытында да ул укучылары белəн, аларның күпсанлы сорауларына җавап бирə, аларның проблемалары турында тыңлап, һəркайсына киңəшен бирергə тырыша. Минемчə, мөэмин мөселман хатын-кыз Нурсанə апа кебек булырга тиештер. Мин чын күңелдəн аңарга ошарга тырышыр идем», -дип сөйлəде Нурсанə апа турында.

Əниле-кызлы якшəмбе мəктəбендə укыган Ризванова Рəйсə белəн Алинə дə Нурсанə апаны бик яраталар икəн. «Нурсанə апа безнең өчен бик зур шəхес. Нəкъ менə ул безне Корьəн укырга, намаз үтəргə өйрəтте. Без аңа була бу дөньяга башкача карый башладык. Аз гына булса да мəрхəмəтлерəк, сабыррак, игътибарлырак булырга тырыша башладык. Безнең һəркайсыбыз кабаттан туган кебек булдык, башка яктан ачылдык. Нинди генə яңгырлы, карлы көн булмасын, нинди генə эшлəребез якта калмасын, без Нурсанə апа дəреслəренə ашыга идек. Ул безне ачык йөзе, елмаю белəн каршы ала иде. Дəрес араларында чəй эчкəндə Нурсанə апа үзенең тормышы турында сөйли иде. Без ул сөйлəгəннəрдəн тиешле нəтиҗə ясап, күп нəрсəлəргə өйрəндек. Бу гаҗəеп ханымнан ни турында гына сорасаң да, ул җавапсыз калдырмый иде. Якшəмбе мəктəбендəге дəреслəр безгə ваемсыз балачакны, матур мəктəп елларын хəтерлəтə иде. Без, аның укучылары, төрле яшьтə, төрле профессия кешелəре булсак та, Нурсанə апа безне берлəштерде. Күп кешелəр истəн чыга, онытыла, ə Нурсанə апа иң яхшы, иң матур, иң игелекле мөселман хатын-кыз буларак безнең исебездə калыр», - дип сөйлəде Рəйсə ханым.

Без барча Нижгар мөселманнары исеменнəн Нурсанə апаны Урза бəйрəме белəн котлап, Аллаһ Раббыбызның иксез-чиксез рəхмəтлəре, бəрəкəтлəре аңа булса иде дип телибез.

З.Ахмадуллина

БЕЗНЕҢ ИСЛАМ

Рухи мирас
Файдалы мәҗлес

Соңга вакытта Түбән Новгород мөселманнары һәм барча татар-мишәрләре төбәгебезнең иң зур авылларыннан булган Сафаҗайда үзләренең иң мөһим дини һәм рухи чараларын уздыралар. Шундыйларның соңгысы - «Рухи мирас» – саф, җайлы татар авылы бөтен мәчет имамнарын, мөәзиннәрен, татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучыларын, китапханәчеләрне, кайбер татар мәктәбе директорларын җыйган иде. Сүз авыл интеллигенциясе белән татар мәктәпләрендә нинди формада ислам дине нигезләрен укытырга мөмкинлекләр табу турында барды.

Өлкә Диния нәзарәте, Региональ автономиясе татар мәктәпләрендә кулланыр өчен, аларның директорларына төрле китап-журналлар тапшыра киләләр. Әмма, кызганычка каршы, кайбер мәгариф учрежденияләрендә алар шул килеш ятып торалар да, - борчылып әйтте Дамир Ваис улы Мөхетдинов, Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе.

Аралашу вакытында күп төрле фикерләр яңгырады. Мәсәлән, «Балаларга дини сабаклар бирергә кирәк, һичшиксез, ләкин факультатив рәвешендә түгел, чөнки бу очракта тик өлкән класс укучылары гына эләгә, ә, уку-укыту планына аерым сәгать кертеп, беренче сыйныфтан ук киң таралган барча (ислам, православие һ, б.) дин нигезләрен укытасы иде», - дигән фикер хөкем сөрде. Икенчедән, чыгыш ясаучылар, бу хəл уңай хәл ителә калган очракта, «мәктәпләрдә дин сабаклары бирер өчен аерым кадрлар әзерләргә кирәк һәм укучыларга, бәлки, аны көчләп тагарга ашыкмаска», - дип тә әйттеләр.

Сафаҗай урта мәктәбендә «Рухи мирас» кысаларында узган әлеге чарада сөйләнгән фикерләргә Губернатор аппаратының җәмәгать белән элемтә департаменты вәкиле С. Курицын колак салган һәм югарыдагы тиешлы органнарга ялгышсыз Нижгар мишәрләренең проблемаларын, таләпләрен җиткерер, дип ышанасы килә. Ә тегеләр, үз чирталарында, ниндидер уртак карарга килеп, мәктәпләрдә уку-укыту процессына рәсми рәвештә дин сабакларына аерым сәгатьләр бирерләр, дип өмет итәсе килә. Чөнки электрон информацион чыганаклар бүген яшьләрне тугры юлдан аздыра: намус, әһлак, дигән төшенчәләр аларда юк әберендә инде. Шуңа күрә, ничек тизрәк дин мәктәпләргә киләчәк, шулай яшь буын салмак кына тишле тәрбия ала башлаячак.

Имамнар, дин әһеллере, аңлашыла ки, Сафаҗайның бишенче мәчетенә җыелып, Коръән-Шәриф аятьләре, дин юлында корбан булган шәхесләребез рухына хәер-дога укып, күбрәк рухи тәрбия, Ислам диненең авылларда торышы турында фикер алыштылар. Зур, эчтәлекле, киң әһәмияткә ия булган актуаль проблемаларга тукталып, өлкә Диния нәзарәте рәисе Үмәр хазрәт Идрисов, Түбән Новгород өлкәсе татарларының милли-мәдәни региональ автономиясе рәисе Гаяз Закиров, ДУМНО аппараты җитәкчесе Дамир Мөхетдинов чыгыш ясадылар. Шулай ук кайбер авыл мәчетләре имамнары да сүз тотты.

Үмәр хəзрәт руханиларга, изге хезмәтләрендә кылган, башкарган гамәлләре өчен, рәхмәт белдерде һәм киләчәккә үзләренә лаек алмаш әзерләргә, яшь имамнарны авылларда калдыру өчен мөмкинлекләр табарга чакырды. Бүгенгесе көнгә мәчетләребез, имамнарыбыз эшләренә шөкерана кылып, Борда якын арада Аллаһ йорты ачылачагын, Балахнада, Арзамаста мәчет төзеләчәген һәм Уразавылда тагын бер мәчет булдырырга ниятләре барлыгын белдерде. «Инде Андыда яңа мәчетнең нигезе бар, Дзержинскта яңа мәчет төзергә рөхсәт алынган. Бу, әлбәттә, яхшы күренеш. Әмма ләкин, шәһәрләребездә мәчетләребез тулып торса, авыллар турында шулай әйтеп булмый. Икенче борчыган мәсьәлә - зур шәһәрләрдә мәчетләребезнең беренче сафларын безнең татарлар түгел, ә читтән килгән мөселманнар тутыра. Алга таба проблема: авылларда саныбыз кими бара - бер елга меңләп азаябыз. Мәчетләргә йөрүчеләребез бик аз. Әмма ләкин, шуңа карамастан, хәйран калырлык гамәлләр кылына – авылларда мәчетләр торгызуыбызны дәвам итәбез. Карагыз, Ишавылда өч мәчет бар, икесе ябык инде», - дип сөйләде ДУМНО рәисе.

Руханилар бик куп актуаль мәсьәләләргә тукталдылар, аларны чишү юлларын эзләделәр. Мәсәлән, Дамир Мөхетдинов муллаларга татар эшмәкәрләре белән элемтәгә кереп, алар белән тыгыз хезмәттәшлек урнаш-тырырга киңəш итте. Гаяз Закиров та, бүтән чыгыш ясаучылар да Ислам динен, бигрәк аны яшьләр арасында җәелдерер өчен ниләр эшләргә кирәклеген ассызык-лап үттеләр. Мәҗлес бик файдалы иде.Катнашучыларның һәрбересе үзе өчен ниндидер яңалык алып таралышты.

Альбина ҖАББАРОВА

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Шушы шатлыклы көнгә - Гает көненә җиттек. Аллаһ Тәгалә иманыбызны, Аңа карата булган мәхәббәтебезне ураза белән сынады. Ризыктан гына тыелу түгел, бозык, ялган, начар сүзләрдән, гыйбадәттән, кеше рәнҗетүдән Аллаһ Тәгалә безне ай буе тыеп торды. Күңелләребездә нинди генә изге теләк, изге ниятләр булса, шушы теләкләребезгә ирешергә Аллаһ Тәгалә насыйп итсен. Тоткан уразаларыбыз, укылган намазларыбыз, кылган гыйбадәтләребез, догаларыбыз Аллаһ Тәгалә ризалыгына кабул булса иде.

Быел Ураза бәйрәме, 12-октябрьга, мөселманнарның изге көне дип саналган  җомгага туры килде. Шул да сөендерә. Семочки авылы мөселманнары Ураза гаетен  күркәм каршылады. Иртә белән, семочкилылар, матур киемнәр киенеп, акланып-пакьланып Гыйбадәт йортына җыела башладылар. Килгән кешеләр мәчетнең үзгәрешен сизми калмаганардыр. Чөнки, керә торган агач ишеген, матур итеп эшләнгән тимер ишегенә алмаштырганнар, ишек алдын һәм тагын бер бүлмәнең диварларын заманча материалдан эшләткәннәр.

Мәчеткә килгәннәрне  ачык йөз белән сәламләп, мөәдзин Хәсәнов Летфулла ага каршылап торды. Һәркайсы мәчеткә хаер-сәдакаларын бирде. Халык җыелган арада  хәдисләр укылып торды. Озак та үтмәде, мәчет эче халык белән шыгрым тулды. Яше-карты ирләр, хатын-кызлар, шәһәрдән килгән семочкилылар Гает намазына сафланып бастылар.

Имам-хатыйб Мигъдәт хәзрәт Гамитов сүзен котлаулардан башлады. Беренче итеп, Түбән Новгород Диния нәзарәте рәисе Үмәр хәзрәт Идрисовтан килгән котлау телеграммасы укылды. Аннары хәдисләр, катемнәр һәм Гает намазы укырга тотындылар. Намаздан соң Мигъдәт хәзрәт барчабызны Ураза бәйрәме белән тәбрик итте. Шуннан соң халык та бер-бересен котларга кереште. Шулай ук мәчеткә ярдәм кулын сузган авылдашларына рәхмәт сүзләре әйтелде. Мәскәүлеләр Каюмов Таһир белән Османов Рамил мәчеткә һәрчак ярдәм итәләр икән. 

Мәчеттән чыгу белән халык җыйнаулашып зиратка юл тоттылар.

Зиратта дә зур эшләр башкарылган, барлык агачларны кисеп ташлаганнар һәм чистартканнар. Моннан дүрт ай элек тотынган эш хәзер тәмамланып килә инде. Мәрхүмнәрне яд итеп, семочкилылар өйләренә, бәйрәм табынына ашыктылар.

Бәйрәмебез котлы булсын! Аллаһ Тәгалә илләребезгә-көннәребезгә киләсе айларда да хәерле иминлекләр, тынычлыклар бирсен. Йортларга байлык-муллык, әти-әниләргә сабырлык, балаларга шәфкатьлелек, барчабызга тазалык, сырхауларга шифалар насыйп итсен иде.

Н. РАВИЛОВ

ВАКЫЙГАЛАР

Балачак бишеге

Сафаҗай авылында бу бәхет бишеге, икенче төрле әйткәндә, балалар бакчасы, 1962-нче елда гына ачыла. 1937-нче елда ачылган, ул да булса мәчет бинасына урыннашкан, балалар яслесе сугыш башлануга ябыла. Бөек Ватан сугышы елларында Сафаҗайда район детдомы да ачылып эшләгәне билгеле.Өзлексез эшләгән балалар бакчасына агымдагы елда 45 яшь булды, олы юбилей!

Тик берничә ел капиталь ремонт эшләнмәгән, ике этажлы, 140 бала сыйдырышлы бина бу бәйрәмгә әзер түгел иде. Сафаҗай авылы администрациясе, авылның төп хуҗалыгы булган «Киров» СПКсы җитәкчесе белән бер киңәшкә килеп, апрель аеннан ук ремонт эшләренә керештеләр.

53 метр озынлыктагы 13 метр киңлеге булган детсад бинасының түбәсенә яңа калай ябылды, коймалар төзәтелде, яңадан буялды. Ике этажда да штукатур эшләре алып барылды, бүлмәләр төрле төсләргә буялды. Су кертелде, канализация системасы эшләнде. Идәнгә яңа линолеум җәелде. Балаларның тыштагы уен мәйданчыклары да тулысынча яңартылды. 4 ай буена барган ремонт эшләрен детсад мөдире Әлфия ханым Аймалетдинова бик уңышлы җитәкләде. Детсад хезмәткәрләре бик тырышып, эштән соң, ял көннәрендә дә ремонт эшләре эшләделәр.

100 мең сумга якын акча йоткан ремонт эшләренә каян акча алынган соң дип сорарсыз?! Әйтеп узганымча, төп чыгымнар авыл советы һәм колхоз идарәсенеке. Тик бу бит Сафаҗай авылы! Авылның төп меценаты Җәфәр әфәнде Алимов ел башында үк бәйрәмгә әзерләнә башларга кирәк дип, 50 мең сум биреп калдырган иде. Аннары авылдашыбыз Мәскәүдә яшәүче Саймә ханым Шакирова 20 мең сум бирде. Мөзәфәр Абдулбәров белән Дамир Сафиуллов бер этаж идәненә линолеум җәйдерделәр. Авылның 1, 2, 4, 5-мәчетләре дә балалар бакчасын ярдәмсез калдырмады. Әхмәт Нуриманов видеокамера, Мансур Хакимов компьютер, Илдар Сəлəхов музыкаль үзәк, Ләйлә Фәхретдинова белән Фәүзия Зиннəтуллина мендәр тышлары, җәймәләр белән авыл балаларын бүләкләделәр. Акчалата ярдәм итүчеләрдән: В. Антипов, В. Камалетдинов, Ш. Нуриманов, Х. Камалетдинов, А. Таланова, Ми-наҗетдинова, Ф. Минаҗетдинова, В. Зарипов, С. Хасибова, Маликов, Р. Сабитов, М. Җамалов, Т. Мусин, Р. Вильданов, Османов, Х. Хөсәинов, Н. Зарипова, Х. Нуриманов, Р. Ахсянов,   Маликов, М. Аюпов, Р. Якубов, А. Якубов, Р. Булатов, Нуриманов, Х. Хафизов, Р. Аюпов, В. Сулиманов, Ә. Юсипов, Зиннятуллин, Р. Атауллин, Ф. Камалетдинова, Р. Салахов,   Сабитов, Р. Сулиманов, В. Хафизов, Г. Хафизов, Р. Усманов,  Фәйзрахманова, Ш. Исхаков, Р. Адиатуллин, И. Абдурахманов, Ай-нетдинов, Ф. Дианов, М. Аллямов, В. Каримов,  Нуриманов, Р. Салахетдинов, М. Хафизов, А. Сәмиуллин, Хабибуллин, Х. Идрисов, Ф. Беляев, В. Гильманов, Фәхретдинов һәм башкалар иде. Авыл белән бергәләшеп бәйрәмгә әзерләнү эшләрен тәмамлагач, 30-июньда сафаҗайлылар авылның Мәдәният йортына җыелдылар. Клуб залында буш урын калмады. Балалар бакчасы мөдире Әлфия Абдулбәровна, тантаналы кичәне ачык итеп белдергәч үк, спонсорларга, авыл җитәкчеләренә, хезмәттәшләренә балалар исеменнән рәхмәтләрен белдерде.

Бәйрәмгә район җитәкчеләре килде, шәһәрләрдән дә вәкилләр бар иде. Үзенең чыгышында А.П.Дудкин да җитәкченең оештыручы талантына, сафаҗайлыларның бердәмлегенә басым ясады, район хәлләре белән таныштырды. Балалар тәрбияләүнең мөһимлеген дәлилләп, администрация исеменнән Почет грамоталары тапшырды. Бу истәлекле район бүләкләренә озак еллар балалар бакчасына хезмәт куючылар Н. Фәйзрахманова, С. Хөсәинова, Ә. Камалетдинова, М. Аллямов, Ф. Аляутдинова,    Ә. Ибрагимова, Ә. Фәйзрахманова, С. Адиатуллина, Х. Ибрагимова, Н. Якубова, Р. Аллямова, Н. Абдуллина лаек булдылар.

Районның мәгариф бүлеге мөдире А. Клинцева мәктәпләрнең һәм балалар бакчасының киләчәгенә тукталыш ясады. Бакча хезмәткәрләренә, аеруча җитәкчесенә зур эшләр башкарганнары өчен рәхмәтләр әйтте. Район администрациясе детсадны суыткыч белән бүләкләде. Бер-бер артлы сәхнәгә менгән кунаклар да бәйрәм белән котлау сүзләренә кушып, бәяле бүләкләрен тапшырдылар. Мәсәлән, районның Земство җыены рәисе Н. Чимров бензогазонокосилка, «Импульс» оешмасы җитәкчесе В. Ханявин яңа типтагы кер-югыч машина бүләк итте. Авылның төп меценаты Җәфәр әфәнде Алимовның чыгышын да авылдашлар көчле алкышлар белән каршы алдылар. Бу кешенең һәр сүзе авылны яхшырту, яшьләрне укыту, халыкны бәхетле, бай итү теләге белән сугарылган иде. Авыл администрациясе башлыгы В. Камалетдинов кыска гына булса да, детсад оештыру тарихын искә алып, түбәндәгеләрне сөйләде:

Сугыш тәмамлангач бу юнәлешкә әһәмият җитешми, чөнки хуҗалыкларын аяк өстенә бастыру кирәк була. Тик 1962-елда Кызыл Октябрь райисполкомы әмере буенча Сафаҗайда балалар бакчасы эшли башлый. Беренче мөдир итеп Рәисә Ярулловна Бакиева билгеләнә. Укытучы буларак ул детсад эшен тиешле юнәлешкә куя, тәрбиячеләр туплый. Аның 25 ел буена хезмәт итү дәверендә детсад өч бина алмаштыра. Рәисә Ярулловна балаларга куйган хезмәте өчен «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе һәм күп санлы грамоталар белән бүләкләнә. Беренче тәрбияче Сафия Якубова була. 1972-елда Зə кия Летфуллина эшли башлый. 1979-елда детсад яңа бинасына күчеп эшли башлый. 1987-елда Рәисә Ярулловна пенсиягә китү сәбәпле, детсад мөдире булып озак еллар тәрбияче булып эшләгән, югары белемле Сәрия Галиановна Беляева билгеләнә. 16 ел буена ул детсадта белемле тәрбиячеләр, хезмәткәрләр туплый. Читен еллар булуга карамастан, килеп чыккан мәсьәләләрне чишүгә ирешә. Бу җитәкченең ярдәмчеләре итеп тәрбияләүчеләрне Надия Зиннятуллина, Факия Летфуллина, Наилә һәм Әминә Фәйзрахмановалар, медицина хезмәткәрләре Факия Аляутдинованы әйтергә була. Үзгәртеп кору еллары булса да бу хезмәткәрләр сынатмады, эшләрен белеп, җиренә җиткереп эшләделәр. Сәрия Беляева пенсиягә китү сәбәпле, 2003-елда детсадыбызга өченче мөдир билгеләнде. Әлфия Абдулбәровнаның эшчәнлеген бүген барыбыз да күреп торабыз, ул озак еллар шул бакчада тәрбияче булып эшләде, тәҗрибә туплады, - диде авыл башлыгы.

Хезмәт ветераннарына, хезмәт-кәрләргә администрация исеменнән бүләкләр, грамоталар тапшырылды. Балалар бакчасына тузан суырткыч бүләк итте. Балалар бакчасының беренче балалары исеменнән Хатифә ханым Сәмиуллина чыгыш ясады. Ул үзенең педагог хезмәтен сайлауда бакча хезмәткәрләрендә уңай йогынтысы булганын ачыклады, аларга рәхмәтләрен белдерде.

Кичәне бик оста һәм матур итеп С. Адиатуллина белән А. Эксанова алып бардылар. Авыл һәвәскәрләре концерты да тамашачы күңеленә хуш килде. Алар һәр хезмәткәр өчен аерым сәхнә бүләге әзерләгәннәр, аеруча Рауза һәм Әлфия Сабитоваларның, Рөстәм белән Әлфия Абдулбәровлар җырлавы, хезмәт ветераны Х. Моталлаповның баянда уйнавы көчле алкышлар җыйдылар. Дүрт сәгатькә якын барган бәйрәм кичәсен мул итеп төзелгән кунак өстәлләре дәвам итте.

Ә. КАМАЛЕТДИНОВ
Автор фотолары

Халык хәрбиләрне чолгап
алды һәм комиссариатны саклап калды

Агымдагы елның 7-сентябрендә Уразавылда урнашкан Кызыл Октябрь һәм Сечен районнарының берләштерелгән хәрби комиссариатын Сеченга күчермәкче иделәр, ләкин халык чолганышында калган хәрбиләр, бигрәк өлкәдән килгәннәре, каушап калдылар. Рәсемдә күргәнегезчә, конкрет приказны үтәргә дип өлкәдән кайткан подполковник та, җирле комиссар да тирән уйга батканнар. Ә батмый нишләрсең? Аз дигәнендә кызылоктябрьлеләр 3-4 сәгать хәрби комиссариат тирәсеннән таралмады. Бинага кереп-чыгу юлларын япкан авыр йөк автомобильләре дә, мәсьәлә уңай хәл ителмичә, урыннарыннан кузгатылмады.

Минем белгәнемчә, Кызыл Октябрь районында бу икенче шундый халыкчан акция, кайчан җәмәгать урамга чыгып, ачыктан-ачык үз борчуын белдерә яки таләбен куя. Хәтерләсәгез, 2005-елның азагында, Кызыл Октябрь районы башлыгы постына сайлауларның нәтиҗәләре белән килешмәү сәбәпле, халык күтәрелеп урамга чыккан иде. Ул вакытта югары түрәләр, дәрәҗәле хакимият вәкилләре күпчелек ягы фикерен, ягъни гади авыл сайлаучыларының таләбен исәпкә алмадылар, хәтта аларның законлы хокукларыннан мәхрүм итүләрен дә санга сукмадылар. Инде бүген алар, өлкәдә утыручылар, арт башларын кашыйлар, әмма безнең мишәрләр әйткәнчә, үткән эшкә салават...

Ә бу юлы халык тавышына өстә колак салдылар бугай. Чөнки бүгенгесе көнгә кадәр хәрби комиссариат Уразавылда. Сеченлылар ничек кенә тырышсалар да, шактый чыгымнарга төшеп, типография белән газета редакциясенә дип төзелгән ике катлы бинаны хәрби комиссариатка яраклаштырсалар да, максатларына ирешә алмадылар.

Әйтергә кирәк, Уразавылда әлеге хәрби учреждениене саклап калуга иң баштан “Для будущего” газетасы зур өлеш кертте. Беренче булып бу хакта ул чаң сукты һәм халыкка, саннан-санга яңадан-яңа мәгълүматлар, документлар бастырып нигезләнмәсез приказларга таянып сеченлыларның хәрби комиссариатны үзләренә күчерү тарафлый сәер эшләр башкаруларын аңлата алды, җәмәгатьчелектә аек фикер тудырды.

Миңа калса, югарыдагы түрәләр алда телгә алынган сайлаулардан соң милли районда купкан кайнар вакыйгалардан да сабак алмый калмаганнардыр. Чөнки ул чакта җирле хакимият алышынган булса, Кызыл Октябрь районы бүген өлкә җитәкчеләре өчен бәлки “кара урман” кебек тоелмас та иде. Ник дисәгез, өлкә хакимиятенең беренче чиннары бу, “кара урман”га керергә түгел, якын килергә дә куркалар кебек.

Безнең мишәрдә әби-бабайлардан калган бик яхшы әйтем бар: “Халык әйтсә - хак әйтә”. Димәк, олы кресло биләүчеләр, аз гына булса да, халык фикерен ишетә башладылар. Әмма бу сайлаулар якынлашуы белән генә бәйле түгелме икән?

Я, ничек кенә уйласак та, иң мөһиме – халык бу юлы үз ихтыяҗын яклап алды, ә шуның белән бергә Уразавылда егермеләп эш урыннары сакланды.

Дөрес, күп инстанцияләргә җитеп, кирәкле урыннарга хатлар юллап берләштерелгән хәрби комиссариатны Уразавылда саклап калучы запастагы офицер Зәкәрия Белялетдинов та шактый кайгыртты, кайбер җирле Земство җыены депутатлары да бу юнәлештә актив катнаштылар.

Олег ХӨСӘИНОВ

Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!