На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
:: Газета «Мишар дуньясы» №3 (август) 2007

Мишәр дөньясы   , № 3 (август 2007 г.)
Нижгар татарлары газетасы

Быелның июль аеннан «Мишәр дөньясы» дип исемләнгән газета да чыга башлаган. Беренче саннарын кулга тоттык, куандык. Безнең өчен бу — милли ислах чагылышы. Төбәкләрдә татар матбугаты мул булып чыгып торсын, тормышның бихисап проблемаларына чишелешләр эзләсен. Басманың химаячесе «Мәдинә» матбугат йортына, аны гамәлгә куючыларга зур рәхмәт, бу тарихи вакыйга уңаеннан барчагызны да тәбрик итәм, газиз кардәшләрем! Газетаның баш редакторы Дамир әфәнде Мөхетдиновка, зур Җыенны оештыручыларның һәммәсенә дә, аеруча Умәр хәзрәт Идрисовка бердән меңгәчә рәхмәтләребез ирешсен иде.

Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева


Татар-мишәрләрнең бердәмлеген, аларның мәдәниятен, тормышын, әхлагын кайгыртучы, проблемаларын яктыртучы тагын бер газета «Мишәр дөньясы» чыга башлауга мин ихлас күңелдән шат.

Күбрәк авыл, аның халкы, тормышы турында языгыз. Чөнки бүгенге көндә авылның хәле җиңелдән түгел. Авыл дәүләт, хөкүмәт, дини оешмалар ягыннан ярдәмгә бик мохтаҗ.

Халык хакына, Аллаһ Тәгалә хакына изге эшләр кылучы кешеләр турында күбрәк языгыз.

Без күп гасырлар дәвамында Россия территориясендә яшәүче күптәнге халык, без диаспора түгел. Шуна күрә дә бар кылган гамәлләребезнең Бөек Россиянең чәчәк атуы хакына икәнен аңлау бик зур әһәмияткә ия дип саныйм. Яңа газетага катнашы булган барча хезмәткәрләргә иҗади уңышлар, илһам телим.

Спас районы администрациясе башлыгы урынбасары, РФ Авыл хуҗалыгы Атказанган хезмәткәре Рамиль Салихжанов

Сабантуйлар артта калды

Кайсы гына төбәктә яшәсә дә, ничә генә яшьтә булса да, Сабантуй бәйрәме hәр татар кешесенең иң көтеп алган, күңелендә иң матур хәтирәләр калдырган бәйрәмдер ул. Тик кызганычка каршы, ничек көтеп алсак, шул тикле тиз узып та китә бу иң борынгы милли бәйрәмебез. hәркайдагыча Нижгар якларында да Сабантуйлар гөрләп уза. Өлкәбезнеә татар авылларында бу бәйрәмне яраталар, матур итеп уздырырга тырышалар. Илебезнең бар почмакларыннан бу көнне авылларга кунаклар кайта, туганнар hәм дуслар очраша. Соңгы Сабантуйлар Сеченов районының Красный Остров, Пилнә районының Петрякс, Мочали, Кызыл Октябрь районы Чүмбәли авылларында узды. Кайда иртәрәк, кайда соңрак узса да, алар hәркайсы үзләренчә матур, җырлы-биюле уза. Алар турында аерым язу кирәк тә түгелдер. Ө менә инде Рбишча авылында узган Сабантуй турында дәшми калу мөмкин түгел. Бу авыл Сабантуе турында илебезнећ hәр төбәгендә легендалар йөридер! Бу чаклы дәрәҗәле, бу кадәр масштаблы итеп федераль сабантуйлар да узмый дисәк ялган булмас. Рбишча авылы Сабантуе турында сезгә, хөрмәтле укучыларыбыз, Кызыл Октябрь районы буенча хәбәрчебез З.Ө. Валемеев язмасын тәкъдим итәбез.

Өллә ничә төрле төсләргә керә торган, өстеңә йолдызлар яңгыры койган кебек тойгы калдырган салют, лазер шоу, сәхнәдә көндез Татарстанның иң яшь йолдызларыннан башлап, Хәния Фәрхи кебек атаклы артистлары чыгыш ясаса, кичен Мәскәүдән «Иванушки», «Мираж» төркемнәре җырлый, төрле яклардан килгән алтмыштан артык көрәшче… Нинди бәйрәм бу, Олимпиадамы, чемпионатмы?! Юк, бары тик Рбишча авылы Сабантуе гына икән! Атаклы якташыбыз хәтеренә багышлап инде 10 нчы тапкыр уздырыла торган бәйрәмне аның якыннары, гаиләсе оештыра. Садековлар гаиләсенә була, Рбишча Сабантуе даны илебез буйлап таралды. Бу халык бәйрәме генә түгел, 10 төрдән артык ярышлар уздырыла торган спорт бәйрәме, аттракционнар, дискотека hәм дуслар, туганнар, якыннар очраша торган урын да.

Бу зур бәйрәм Абдулхәмит Садеков ис. паркта уза. Ул елдан-ел матурланып, авылдашларыбызның яраткан ял итү урыны булып бара.

Милли бәйрәмгә тиеш булганча, Рбишча Сабантуе да Хәйдәр мулла башкаруында Корьән сүзе белән башланды. Аның арты авылдашлары каршында Абдулхәмитнең әтисе Сәет Сәмиулла улы, энесе Мансур чыгыш ясадылар. Мансур Сәет улы абыйсының барча эшләрен дәвам итеп кенә калмыйча, аларны тагын да зуррак масштабларда башкара. Авылдагы мәктәп, парк, мәчет, күпер h.б бик күп яхшылыклар бу гаилә белән бәйле. Ө Сабантуе инде бу изге эшләрнең иң якты бизәге булып барча халык күнелендә ел буе саклана.

Быелгы сабантуйда да җыр-бию күп булды, товарларның да ниндие генә юк иде. Паркның халыктан буш бер генә урыны да булмагандыр ул көнне. Кем сәхнә яныннан китә алмаса, кем көрәш яныннан аерыла алмый. Ө көрәшкә безнең авылга бик ераклардан киләләр. Абдулхәмит үзе дә милли көрәшне бик яраткан, үзе дә көрәшкән егет. Рбишча сабантуенда көрәш батырына ел саен машина тапшырыла. Өллә шуңа, әллә абсолют чемпион исеме яулау үзе дә бик дәрәҗәле булганга, быел көрәштә алтмыштан артык кеше катнаш-ты. Абсолют чемпион исеменә Карачаево-Черкесс республикасыннан Ренат Акбаев лаек булды. 80 кг. чаклы үлчәүдә Р.Ибрагимов (Мәскәү), 66 кг. чаклы үлчәүдә Э.Шәрәфетдинов(Рбишча) җиңүче булдылар.

Оештыручылар көрәш мәйданына беренче тапкыр кергәннәрне дә бүләкләделәр. Өлбәттә, көрәш ветераннары да игътибарсыз калмады. 30 дан артык ветераннарыбызга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Иртәннән төнгә чаклы концерт барды. Өле артистларның да ниндиләре килә бит безнең авылга! Кайчан әле без Хәния Фәрхине якыннан күреп, аның белән аралаша алыр идек?! Ө Мәскәү артистлары? Ниндиләре генә килми безгә аларның?!. Рбишча халкы кебек бер генә авыл кешесе дә шул чаклы атаклы артистларны якыннан күреп «тере» концертларын карый алу бәхетенә ирешә алмагындыр!. Без моның бик зур чыгымнар сораганын яхшы аңлыйбыз. Садековлар гаиләсе шул юмартылыгы, туган якларының чәчәк атуы, гөрләп торуы өчен көчләрен кызганмаулары белән дан тота да бит инде.

Татар халкына хас булганча, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуга татар меценатлары күп көч кертә. Тарихта мондый кешеләрне «ак байлар» дип атыйлар. Ө инде миллионнары була торып та, халык мәнфәгате өчен тиенен дә тотмаган кешеләрне «кара байлар» дип йөрткәннәр hәм аларның исемнәре дә сакланмаган.

Рбишча халкының да үз «ак байлары» бар, алар Садековлар гаиләсе белән горурланып, Аллаh Тәгаләдән аларга чиксез саулык, бәрәкәт hәм озын гомер телиләр.

ВАКЫЙГА

Үзенең тамырларына, гореф-гадәтләренә кайту чын мөэмин кешене һәрвакыт башкалардан аерып торды. Безнең халык өчен иң борынгы йолалар булып мөселман йолалары тора. Юкка гына без бүгенге көнебезне Хәбибулла ишан Әлмөхәммәтов, Шәрәфетдин хаҗи Сираҗетдинов һәм Хөсәен Фәезхановларның каберләрен ядь итүдән башламадык. Алар барысы да чын муллалар иде, дин кардәшләренә Ислам нурын таратучылар алар. Бүгенге көндә дә галимнәр җәмгыятебезнең алдынгы сафларында, алар безгә үткәнебезне аңларга булышалар. Ә үзегез белгәнегезчә, үткәннәрне белми һәм аңламый торып, бүгенгене дә аңлап кына түгел, бәяләп тә булмый.

Нижний Новгород шәһәре һәм өлкәсе Диния нәзарәте рәисе
Үмәр хәзрәт Идрисов


Нижгар татарларының бүгенге җыены халкыбызның тарихын хәтерләп, бүгенге мохитебезне барлау өчен кирәктер дип саныйм. Корылтайлар үткәрү, бөтен мөһим мәсьәләләрне халык белән киңәшләшеп, бер уртак фикергә килү халкыбызның ата-бабадан калган күркәм йолалары.

Бүгенге Хәтер көне халкыбызның «Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел» дигән канатлы сүзләргә таянып үтте. Үткәннәрне белмәгән, ата-бабаларына кадер-хөрмәт күрсәтмәгән халыкның киләчәге юк дип әйтелгән сүзләрне мин бик дөрес дип саныйм. Шуңа күрә дә, Хәтер көнен бүгенге көн өчен дә, халкыбызның киләчәге өчен дә бик кирәкле эш дип уйлыйм. Шәхсән үз исемемнән һәм Нижгар милли-мәдәни мөхтәрият исеменнән бу изге чараны, ягъни Нижгар татарлары Җыены һәм Хәтер көнен ел саен уздырсак, бик тә күркәм булыр иде дип саныйм.

Региональ милли-мәдәни мөхтәрият рәисе Г.С.Закиров

Нижгарлар үрнәк күрсәтә

Июль аенда үткән Нижгар Җыены һәм Хәтер көне — тирә–як төбәкләрдә дә иҗтимагый резонанс тудырган вакыйга булды. Россия күләмендә нижгарлыларның авазы матбугатта чыгышлар, дини–милли чаралар, фәнни–гамәли конференцияләр, күп төрле нәшрият эшчәнлеге рәвешендә көннән–көн ныграк ишетелә. Бүген төгәл әйтергә була: мөселманнар тирәсендәге бәхәсләр, яла ягу һәм дошман эзләү — кайбер җирләрдә сәясәт төсмерләрен ала башлаган вакытта нижгарлылар Ислам дине турында чын хакыйкатьне халыкка җиткерү, аңлату эшләрен алып баралар. Бу — түземлелек, күпкырлы тирән гыйлемнәр һәм акыл, какшамас дәлилләр таләп итә торган катлаулы эш. Түбән Новгород өлкәсенең Пильна районы Сафаҗай авылында узган “Идел–Сура төбәгендә мөселман мәгарифе: тарихи тәҗрибә һәм хәзерге заман” фәнни–гамәли конференциясе — нәкъ шундый чараларның берсе иде.

Конференция Сафаҗайның беренче Җәмигъ мәчете каршындагы беренче мәдрәсә оешуның 190 еллыгына; Нижгар ярминкәсендәге яңа ысуллы беренче үрнәк җәдит мәдрәсәсен ачуга; Сафаҗайда Мөхисинят Хәбибуллин тарафыннан мәдрәсә салынуга 100 тулу вакыйгаларына багышланды. Мәҗлесне сәяси фәннәр кандидаты, Х. Фәезханов исемендәге Түбән Новгорд Ислам институты ректоры Дамир Вәис улы Мөхетдинов алып барды.

Мәҗлес Сафаҗайның иң яңа, бишенче Җәмигъ мәчетендә татарча–русча дәвам итте. Конференциядә, галимнәр, дин әһелләреннән тыш, җәмәгать эшлеклеләре һәм дин-миллият, тарих белән кызыксынучы кешеләр катнашты. Беренче өлешендә котлаулар һәм хәер-дога яңгырады. Сәламләү, котлау сүзләре белән Түбән Новгород әлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Үмәр хәзрәт Идрисов, Нижгар татарларының Төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Гаяз Салих улы Закиров, Чуашстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Альбир хәзрәт Крганов, Ярославль Җәмигъ мәчетенең имам–хатыйбы Рөстәм хәзрәт Батров, Финляндия татарлары мөселман җәмгыяте имамы Рамил хәзрәт Беляев, Үзбәкстан вәкиле Әнвәр Мирзо Хөсәенов чыгыш ясадылар.

 Икенче өлешендә фәнни чыгышлар яңгырады. Казаннан, Түбән Новгородтан, Ярославльдән, Мәскәүдән галимнәр Айдар Юзеев, Ольга Сенюткина, Валентина Черновская, Айдар Хабетдинов, Николай Морохин, Дамир Хәйретдинов, Борис Пудалов, Нәҗип Нәккаш, Хәмзә Әбделкаюмов һ.б. чыгышлары мишәр татарларының атаклы шәхесләре истәлеге, тарихи хәтере, дини уку йортлары һәм мәгарифе мәсьәләләрен күтәрде. Фәнни–гамәли конференция рус галимнәре: тарихчылар, культурологлар, шәркыятьчеләренең катнашуы белән дә истә калды. Бигрәк тә С. Маркус өлкәдәге татар авылларының элекке исемнәрен кайтару, аларның урысча язылышын татарчасы белән тәңгәлләштерү турында ялкынлы чыгыш ясады. Әйтик, Сафаҗай дигән борынгы авыл урысча «Красная Горка» дип йөртелә. Мәскәү культурологы әйтүенчә, Красная Горканың этимологиясе төгәл билгеле түгел: йә ул большевикларның кызыл террорын, дингә каршы көрәшен олылап кушылган, йә христианнарның Пасхасында «таудан йомырка тәгәрәтү» йоласына багышлана. (Ә христиан миссионерлары, Х. Әбделкаюмов чыгышыннан билгеле булганча, бу җирләрдә көчләп чукындыру сәясәтен актив рәвештә алып барган...) Террорга каршы көрәш — дөнья сәясәтенең бер юнәлеше дип игълан ителгән чорда, әлбәттә, бөтен илләр һәм халыклар мондый “канлы” исемнәрдән баш тарта, татарлар да бу турыда кайгыртырга тиеш, дип белдерде галим. Шунысын да истә тотарга кирәк: Ислам дине төрле көчләүне, террорчылыкны кире кага, һәм авылларга аларның борынгыдан кушылган атларын кайтару — мөселманча вәзгыять булыр иде, диде ул. Өлкәдә халык телендә — татарча, язылышта урысча булган атамалар бик күп: Мәдәнә — Медяна, Камка — Камкино, Куйсуы — Овечий Овраг һ.б. Бу проблема Нижгар якларына гына түгел, гомумән татарлар яшәгән барлык төбәкләргә дә хас: ике телдә дә чын үз исеме, яңгырашы белән йөргән татар авыллары сирәк очрый, күбрәк аларга русча кушымчалар тагыла, мәгънәсез тәрҗемәләр ясала.

Конференциянең уңышлы якларын санаганда, һичшиксез, анда дин һәм фән әһелләре чыгышларының бергә үрелеп баруын, төрле яшьтәге һәм милләттәге кешеләр катнашуын, программа кысаларында һәрнәрсә оешкан төстә, югары темпта баруын әйтергә кирәк. Билгеле, мондый вакыйганың, тышкы резонастан башка, эчке мәгънәсе, нәтиҗәләре дә булырга тиеш. Монысын фәнни чыгышларның дәлилле, төрле аудитория өчен адаптацияләнгән булуы тәэмин итте. Җыелган халык өчен бу чыгышларның күбесе кызыклы да, файдалы да иде, битарафлар, мөгаен, булмагандыр. Традиция буенча, конференция нәтиҗәләрен чагылдырган резолюция кабул ителде.

Татар авылындагы мәчеттә узган конференциягә тыңлаучылар итеп Сафаҗай һәм якын-тирә авыллар халкы, ана телендә иркен сөйләшүче кешеләр чакырылган иде. Табигый, алар татарча чыгышларны да ишетергә теләде. Киләчәктә бу мәсьәләне күз уңыннан ычкындырмаска иде: чыгыш ясаучылар татар телен белгән очракта моннан конференциядә дә уңышлы гына файдаланырга була. Яисә татар телендә докладның тезисларын, кыскача эчтәлеген аңлатып китәргә мөмкин. Моны, әлбәттә, чыгышлар җыентыгын эшләгәндә дә истә тоту зарур. Әлеге олы мәҗлесне оештыручыларга тагын бер теләкне җиткерәсе килә. Сафаҗайдагы фәнни–гамәли конференция һәм дини–милли эчтәлектәге берничә вакыйганы берьюлы, бер урында үткәрү тәҗрибәсен Россиянең татар–мөселманнар яшәгән башка төбәкләренә дә тарату кирәк. Моның өчен нәкъ менә дин әһелләрен чакырырга кирәк, чөнки муллалар, имамнар әле бөтен җирдә дә Нижгардагы кебек актив иҗтимагый эшчәнлек алып бармый бит. Шуңа күрә Казан, Ульян, Пенза, Сарытау, Питер һ.б. муллары Нижгарга килеп тәҗрибә тупласа, бер дә начар булмас иде. Билгеле, бу өстәмә чыгымнар таләп итә, ләкин татулык, бердәмлек аннан да мөһимрәк.

«Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил». Туган ягыма ерак Финляндиядән кайтып килгәч, шушы сүзләр исемә төште. Туган җирдә яшәгән вакытта авылның тарихы турында, кешеләре турында уйлап та карамыйсың.

Бүгенге Хәтер көне минем күңелемдә булган хисләрне, туган якка булган мәхәббәт, яшьлекне сагыну, туган ягым тарихы белән горурлану хисләрен яңартып, мин бу җирдән илһамланып кайтып китәчәкмен.

Бу чараның әһәмияте бик зур дип әйтер идем. Ерак Финляндиядәге милләттәшләремә бу турыда тәфсилләп сөйләячәкмен, аларның да бит тамырлары Нижгар җирендә. Алар да бу вакыйганы сөенеп кабул итәр дип уйлыйм.

Финляндия мөселман-нары имам-хатыйбы Рамиль хәзрәт Беляев


Бүген Нижгар татарлары Җыенда очраштылар. Мондый җыеннар, корылтайлар уздыру гадәте безнең халыкның хәтерендә бик яхшы саклана. Әле Англиядә парламент истә дә юк чагында, безнең борынгы бабаларыбыз Төрки каганаты, Болгар һәм Алтын Урда киңлекләреннән корылтайга җыелып, үз проблемаларын уртага салып киңәшләшә торган булалар.

Бүгенге Хәтер көне ханәфи мәзхәбе буенча каберлекләргә барып, бабаларыбыз рухын ядь итеп намаз укудан башланды. Без бит ваххабитлардан һәм коммунистлардан аермалы буларак, борынгы бабаларыбызга рәхмәтле булып, аларны хәтеребездә саклыйбыз. Буртас һәм болгар бабаларыбыз кебек без дә иркен болыннарда терлек үрчетәбез, иген үстерәбез. Һәм бу хәтер безнең күңелләрдә мәңге сакланырга тиеш. Башкалар да минем белән килешер дип уйлыйм һәм Хәтер көнен ел саен уздыру кирәк дип саныйм.

Чуаш республикасы Диния нәзарәте рәисе Альбир хәзрәт Крганов

ТӨБӘКЛӘРДӘГЕ ТАТАРЛАР

Путин үзе имзалады

26 июльдә Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе һ;әм Татарстан Республикасы дәүләт органнары арасындагы вәкаләтләрне бүлешү турындагы Шартнамәгә кул куйды. Билгеле булганча, шартнамәгә кагылышлы закон РФ Дәүләт Думасы тарафыннан агымдагы елның 4 июлендә кабул ителгән иде. Федерация Советы тарафыннан ул 2007 елның 11 июлендә хупланды.

Бөтендөнья татарларының чираттагы дүртенче корылтае...

агымдагы елның 13-14 нче декабрендә Казан шәһәрендә узачак. Биш елга бер тапкыр ТР Хөкүмәте тарафыннан уздырыла торган конгрессның алдагысы 2000 елның август ае ахырында булган иде. Әлеге корылтайда үткән 5 елга нәтиҗә ясау һәм киләчәккә әһәмиятле юнәлешләрне билгеләү максат итеп куелган.

Дүртенче конгресс алдыннан башкалада бөтен дөньядан татар галимнәре җыены да узачак. Җыенда туган телне, мәдәниятны һәм көнкүрешне саклап калу мәсьәләләре күтәреләчәк һәм конгресска алшарт булып торачак.

Икенче яртыеллыкта шулай ук Чиләбедә һәм Башкортстанда татарлар корылтае үтәр дип көтелә.

Алинә Кабаева кабат чемпион булырга һәм сәяси карьера ясарга тели

Казанда рәсми визит белән нәфис гимнастика буенча Олимпия чемпионы Алинә Кабаева булып китте.

Татарстан өчен чыгыш ясаучы Алинә Кабаева республикада сәләтле яшьләр күп булуын билгеләп үтте, алар алга таба да нәфис гимнастика белән шөгыльләнсәләр, Россия дөнья чемпионатларында якындагы 20 елда беренче урыннарда булачак, диде. Алинә Кабаева Казанда нәфис гимнастика белән шөгыльләнү өчен спорт комплексы төзү идеясе барлыгын әйтте. Спортчы Грециядә сентябрьдә үтәчәк дөнья чемпионатында катнашырга ниятли. Ярышлар нәтиҗәсендә 2008 елда Пекинда узачак Олимпиада Россия спортчылары сайланачак. Ярышларда, үзе әйткәнчә, төп көндәшче үзе.

Алинә Кабаева Кытайда Олимпиадада катнашырга һәм медаль яуларга тели. Күп кенә спортчылар карьералары тәмамлануга, үзләренә яңа шөгыль таба алмый. Алинә Кабаева исә алга таба сәясәтче булырга планлаштыра: Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлауда катнашырга ниятли. Сәясәтче буларак, балалар-яшүсмерләр спорты үсешенә өлеш кертергә, мәктәп укучылары арасында спартакиадаларны торгызырга исәпли.

Владимирда яңа мәчет булыр

Быелның август башында Владимирда төбәкнең дини оешмалары җитәкчеләре киңәшмәсе булып узды. Әлеге киңәшмәдә яңа Җәмигъ мәчетен ачу мәсьәләсе дә каралды. Җәмигъ мәчете, мөселман дини җәмгыяте башлыгы Вафа хәзрәт Яруллин әйтүе буенча, изге Рамазан ае башланыр алдыннан ачылачак. Ураза тотучы мөселманнар мәчеткә күмәк ифтар мәҗлесләренә килә алачак. Җәмигъ мәчетен ачу тантанасына хакимият вәкилләре, Россиянең Диния нәзарәтләреннән вәкилләр килер дип көтелә.

Ренат Ибраһимов юбилейга әзерләнә

Танылган җырчы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовка быел ноябрь аенда 60 яшь тула. Җырчы бу уңайдан берничә төрле программа әзерли, шул ук вакытта гастрольләрдә йөрүен дә туктатмый. Әйтик, бу көннәрдә ул Владивосток төбәгендә концертлар бирде, параллель рәвештә инглиз һәм итальян телләрендә җырлар альбомнарын яздырды. Көзгә үзе элегрәк башкарган 40–50 елларның лирик җырларын чыгарырга уйлый. Юбилей уңаеннан ике зур концерт үткәрәчәк: берсе – көзен, Казан “Баскет–холл”ында, икенчесе, декабрь аенда – Мәскәүдә, Дәүләт Кремль сараенда. Рус һәм татар телендә, сугыш еллары чорындагы , классик җырлар яңгыраячак.

«Иң мөһиме — аек бәйрәм»

Соңгы елларда Россия төбәкләрендә һәм якын чит илләрдә җирле хакимият татар халкының милли бәйрәме Сабантуйга зур игътибар бирә. Алай гына түгел, шәһәр мэрлары оештыру эшләрендә катнаша һәм финанслау ягын да кайгырта. Элекке елларда татарлар, Сабантуй уздыру өчен акча сорап, Казанга хатлар юлласа, хәзер инде җирле эшмәкәрләр бәйрәм чыгымнарын күтәрә. Шунысы куанычлы: Улъяновск, Оренбург, Тольяттида бәйрәм исерткеч эчемлекләрсез үткән. "Иң мөһиме - аек бәйрәм", диде журналистлар белән очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.

Быел Сабантуй Россиянең 70 төбәгендә узган. Анда 1,3 млн. кеше катнашкан. Тәүге тапкыр Мисырда һәм Израильдә, Карачай-Чиркәс Республикасында оештырылган. Чиләбе шәһәрендә узган федераль Сабантуй тамырларга кире кайту, яңарыш буларак истә калды. Киләсе елда федераль Сабантуй Әстерхан шәһәрендә узачак. Шул ук вакытта каланың 450 еллыгы да билгеләп үтеләчәк.

Алтын Урда башкаласын казып чыгаралар

Борынгы АлтынУрда башкаласы Сарай–Батуда археология экспедициясе бара. Сарай–Батуны 1254 елда Батый хан салдырган. Әлеге бай, уникаль шәһәр Актүбә елгасының көнчыгыш ярында, хәзерге Әстерхан шәһәреннән йөз чакрымнар өстәрәк урнашкан булган. Хәзерге көннәрдә монда Әстерхан өлкәсе Хәрәбәле районы Селитренное авылы урнашкан.

Экспедиция эшендә ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре, аспирантлар һәм студентлар катнаша.

Борынгы Сарай–Бату каласы Актүбә елгасы яры буйлап 40 километрга сузылган. Быел археологлар шәһәрнең үзәк урамнарын казып чыгарырга уйлый. Якын киләчәктә Урда ханнары Бату, Үзбәк, Бәркә һ.б. күмелгән мавзолейларны карау, Идел буеның башка тарихи урыннарын өйрәнү планнары максат итеп куелган.

Себер татарларының үз җырлары бар

Томскида беренче тапкыр татар телендә «Себер юллары» заманча җырлар җыентыгы дөнья күрде. Җыр текстларының авторы — һәвәскәр шагыйрә Руфания Закирова. Җыр көйләрен дә ул үзе язган. Китап Томскиның «Пеленг» нәшриятында «Сибирский народный собор» иҗтимагый хәрәкәте ярдәме белән дөнья күргән. Иҗтимагый хәрәкәтнең башкарма директоры Е.Сафиуллина белдерүенчә, мондый вакыйга бөтен төбәк татарлары өчен зур әһәмияткә ия, чөнки элек мондагы җирле татарларны «үз җырлары булмау», «башка төбәк татарлары көйләрен җырлау» өчен тәнкыйтьләүчеләр дә булган. «Руфания Хәсән кызы язган 70 җыр исә моның киресен исбатлап бирә», — ди ул. Август аенда әлеге җырлардан төзелгән компакт–диск та дөнья күрәчәк. Җырларны җирле татар җырчылары башкара.

Төркиядә — йөз еллык татар авылы

Төркиядәге Конья өлкәсендә яшәүче себер татарлары (бохарлылар) авылы шушы көннәрдә Интернетта  икенче дәрҗәдәге доменда үз сайтын ачты. http://www.bogrudelik.com/ адресы белән авыл тарихыннан хикәяләр, авылдашлар турында язмалар урын алган. Моңарчы http://www.bogrudelik.xm.com/ адресындагы сайт авылның 100 еллыгы бәйрәменнән соң яңа сайтын булдырган.  Әлеге уңайдан тантаналар күптән түгел генә булып узган иде, халык рәхәтләнеп бер гасырлык бәйрәмен итте.

Җиһанбәйле районында урнашкан әлеге авылга XX гасыр башында Көнбатыш Себер, Омски якларыннан күчеп килгән татарлар нигез салган. Хәзерге вакытта авылда 400ләп хуҗалык бар. Җәй айларында бирегә Европаның төрле илләреннән — Дания, Германия, Нидерландтан 2 меңләп кеше кайта. Алар барысы да бу авылда туып үскән, чит илләргә эшкә йөриләр

Оренбургта — «Милли авыл»

Оренбург шәһәрендә милли утарларның «Милли авыл» дигән этнография комплексы төзелә. Шәһәрнең Ю. Гагарин исемендәге паркында «Милли авыл» күпмилләтле мәдәни комплексын төзүдә ун милли оешма катнаша. Шулар арасында Төбәкнең татар милли–мәдәни үзәге дә бар. Һәрбер утарда музей, китапханә, милли ризыклар кафесы ачу каралган.

Легендар спортчыга — 70 яшь

Танылган спортчы, велоспорт буенча ун тапкыр дөнья чемпионы булган Гайнан Сәйтхуҗинга 70 яшь тулды.

Гайнан Рәхмәт улы Сәйтхуҗин 1937 елның 30 июлендә Чиләбедә туган. Велосипедчы, 1961 елда СССР спорт мастеры исемен яулаган. 1963 елда 100 кмга команда ярышларында бронза медаленә ия, 1957–71 елларда СССРның ун тапкыр чемпионы була. Дөнья велоузышында шәхси (1962) һәм команда беренчелекләрендә (1961, 1965–66) чемпион.

Хәзерге вакытта Россия дәүләт физкультура академиясендә  профессор–консультант, Мәскәүдә Крылатскоедагы велодромда генераль директор урынбасары, Россия велосипедчылары берлегенең ревизия комиссиясе рәисе булып эшли. “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнгән.

Рузия Сафиуллина

(«Татар–информ», «Интертат.ру» агентлыклары, kabmin.tatar.ru, tatalar.ru сайтлары хәбәрләре файдаланылды)

ВАКЫЙГА

Мин бу бәйрәмгә алдан әзерләндем. Диния нәзарәте тарафыннан шушы көнгә махсус «Нижгарлар гимны»н язуымны үтенеп, Диния нәзарәтеннән мөрәҗәгать итүне үзем өчен зур дәрәҗә дип санап, тиз арада Әхмәт Саттар белән аны яздырып та алдык. Һәм менә бу халык бәйрәмендә халкыбыз каршында мин аны беренче кат башкару бәхетенә ирештем. «Нижгарлар гимны» халкыбызга хас дәртле, өметләр уята торган килеп чыкты. Халкым күңеленә дә хуш килде дип уйлыйм.

Хәтер көне дә максатына иреште дип саныйм. Бу көнне Түбән Новгород татарларының генетик хәтере уянды кебек. Халкыбызда киләчәккә өмет-ышыныч тудыру, аны гүзәл гамәлләр белән тәрбияләү Аллаһ каршында кабул булмый калмас дигән өметтәмен.

Россиянең атказанган артисты
Наилә Фатыйхова

Сафаҗай авылында Хәтер көнендә катнашырга чакыру алгач, әлбәттә, мин үзем дә, «Айкай» ансамблендә җырлаучы яшьләрем дә, бик сөендек. Беренчедән, туган яклар гел сагындырып тора. Басу-кырларны, туганнарны күреп кайтасы килеп кенә тора. Икенчедән, шундый күркәм бәйрәмдә халкым каршында үзебезнең осталыкны күрсәтергә, җырларыбыз белән якташларыбызны сөендерергә форсат булды бу. Бәйрәм бик матур узды! Бу чараның төп максаты яшь буынга аның мәгънәсен җиткерү, асылын аңлату булса, оештыручылар максатларына иреште дип уйлыйм. Нижгар җире акыл ияләренә, талантларга бай як. Аларны бер урында туплап, шундый зур мәгънәле чара оештыра алучы Диния нәзарәтенә зур рәхмәтебездән башка сүзебез юк! Кабат-кабат шулай туган җиребездә очрашып торырга язсын!

Татарстанның халык артисткасы
Роза Хәбибуллина

Туган ягымнан мишәрләр җыенында чыгыш ясарга дип чакыру алуга, бер генә минутка да «барыргамы-юкмы» дип икеләнмәдем. Шундый дәрәҗәле, халкыбыз өчен бик кирәкле чарада катнашуны үземнең бурычым дип санап килдем мин бу бәйрәмгә. Килгәч тагын бер кат сөендем. Иркен болында җыелган якташларымны, бәйрәмне олылап төрле төбәкләрдән килгән галимнәрне күреп, үзем дә алар арасында була алуым белән горурланып куйдым. Аракылы, шау-шулы сабантуй урынына ата-бабаларыбыз рухын шатландырып мондый зур бәйрәм оештыручы барча хөрмәтле җитәкчеләребезгә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сафаҗайдагы бәйрәм соңгысы булмас һәм барыбыз да тагын киләсе елларда шулай очрашырбыз әле дигән теләктә калам.

Җырчы, баянчы,
композитор Сәет Абдуллин

Рухи күтәрелеш
( Сафаҗәйдә хәтер көне)

Мәңгелеккә күчкән җаннар һәм фани дөньяда яшәүчеләр арасында чыннан да бәйләнеш бар икән. Җәнабел Хак барыбызны да күреп-күзәтеп тора. Бөтен галәмнәр, тере һәм терек булмаган табигать мәңгелек аша бәйләнеш тота.

Бу уйлануларым Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗәй авылында быелның 15 июлендә узган Хәтер көнендә тулысынча расланды кебек. Көн саен яңгырлар явып , җил-давыл чыгып тирә-юньгә заурәт салып торган көннәр дисбесендә әлеге хәтер яңарту көне нурлы, кояшлы, мөлаем төймә сыман аерылып торды. Чалт аяз көн иде, җил дә исмәде. Монысын да без Аллаһның изге нияттәге бәндәләренә шәфәгать кылуы, һидәят юлында йөрүче колларына мәрхәмәт хикмәте күрсәтүе дип кабул кылдык.

Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте, татарларның Региональ милли-мәдәни мөхтәрияте, Х.Фәезханов исемендәге Ислам институты, Пилнә районы Сафаҗәй авылы җирле үзидарәсе Нижгар ягы татар — мишәрләренең беренче җыенын һәм Хәтер көнен уздыруга күп иҗтиһат салган иде. Бәйрәм чаралары иртән үк башланды. Сафаҗәй туфрагына иңдерелгән Хәбибулла ишан Әлмөхәммәтов, Шәрәфетдин хаҗи Сираҗетдинов һәм мәгърифәтче –галим, Санкт-Петербург университетында шәрекъ телләре укыткан остаз Хөсәен Фәезханов каберләре зиярәт кылынды. Хәбибулла ишан истәлегенә мемориаль такта урнаштырылу да үткәннәрне барлау йөзеннән эшләнгән мәртәбәле гамәлләрдән иде. Дәвамлы булсын. Ядь итәр шәхесләребез аз түгел.

Сафаҗәйнең бер читендәге калкулык итәгендә искиткеч матур җирдә кырые тотып алынган бер бакча бар. Аның кыл уртасында 1937 һәм аннан соңгы елларда гаепсезгә атып үтерелеп шәһит булган имамнар истәлегенә һәйкәл — обелиск ачылды. Кара таш өстенә зур итеп коелган мәһабәт ай урнаштырылган. Бу обелискның тирән мәгънәсе бар. Тормышның аяусыз гарасатлары, зилзиләләренә карамастан ислам дөньясы Коръәндә һәм пәйгамбәребез Сөннәтендә күрсәтелгән туры юл буенча яшәмәктә. Ул –Раббыбыз юлы.

Әлеге бакчаны үзенә бер дини- мәдәни һәйкәлләр комплексы итеп киңәйтү, рухани бәйрәмнәрне анда күбрәк уздыру да акылга муафыйк. Бусы — киләчәк эше. Ә 15 июль көнне бар кунакларның да ( алар хәйран күп җыелган иде) бердәм сафларга басып өйлә һәм җеназа намазы укуы, вәгазь-нәсихәт тыңлап Коръән сүрәләре ишетүе аеруча хәерле гамәлләрдән булды.

Төшке аш та шунда ук әзерләнгән . Хәләл ризыклар белән мәҗлес корып тәгам җыйгач, сәнгать өлеше башланды. Шунда ук сый- нигмәт сатыла, шунда ук төрле тауар сатучы күчмә кибетләр эшли — рәхим итеп сәйран кыл, ял ит. Барлык халыкны хөрмәт итеп, аеруча читтән килгән кунакларны Нижгардагы эчкерсезлек таләбенчә ризыкландыргач, халык концерт карарга агылды. Сәнгать белән диннең охшаш вазифасы бар - калеб тәрбиясе. Бәйрәм программасы да шуны күздә тотып төзелгән иде. Җыенда Нижгар өлкәсеннән чыккан күренекле артистлар — Роза Хәбибуллина, Наилә Фатыйхова, “Туган як моңнары” ансамбле, “Айкай” төркеме, Сәет Абдуллин, Диана Галимова һб катнашты. Һәрберсенең җыры яратып олылап кабул ителде. Шушы талантлы якның һәвәскәр шагыйрәсе Нуриям Закирова, Мәскәү кунагы Әхмәт Саттар чыгышлары да Җыен халкы күңеленә хуш килде. Шушы якның горурлыгы булган Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин да “коры” баянчы гына булып кала алмады. “Иске кара урман” җырын да сузды, якташларына хәерле, җылы котлаулар да ирештерде. Җыенның концерт өлешен “Яңа гасыр” каналының танылган алып баручысы Илдар Кыямов тәкъдим итеп барды. Сүзе тәмле, рәвеше ягымлы, темадан читкә китмәве, арзан юмор белән вакланмавы, галимнәрчә фикерләве таләпчән Нижгар тамашачысына хуш килде. Беренче юлдаш каналын бу якта да күпләр карый икән - Илдарның үз янына барып киңәшләр әйтүчеләр дә рәхмәт белдерүчеләр дә байтак күренде.

Үзем дә рухланып җырладым. Түбән Новгород халкына мәхәббәтем зур минем. Аның табигатен дә, туры сүзле ләкин кайнар йөрәкле кешеләрен дә бик ихтирам итәм. Тәрбияви максат белән бару сәбәпле, мөнәҗәтләр дә әйтелде, яраткан җырлар да яңгыратылды. Халыкның рухи күтәрелүен сиздем –тойдым. Көн буе дәвам иткән чара барышында бер ямьсез күренеш булмады, бер тәмсезләшү күренмәде — шөкер. Дзержинск каласының татар җәмгыяте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров фикере дә минем уйларым белән аваздаш икән: “Халыкны рухи гариплеккә илтүче замана хасталарыннан арындырырга иде. Хәмерсез дә менә дигән итеп күңел ачырга була ләбаса, дип уйласын иде халкыбыз”,- диде ул.

Зөhрә Сәхәбиева-Бигичева

 

ТӨБӘКЛӘРДӘГЕ МИШӘРЛӘР 

Чуашстан татардары

Чуашстан җирендә татарлар элек-электән Сура һәм Зөя аралыгындагы җирләрдә яшәгән. Төбәк Идел буе Болгары, Алтын Урда һәм Казан ханлыгына кергән. Ханнар заманында зыялыларның төп өлеше татарлар булган. 16 йөздә Чуаш республикасы җирләре Рус дәүләтенә кушылгач, йомышлы татарлар башка җирләрдән чик буе ныгытмаларына күчерелә. 1989 елда татарлар — 35,7 мең кеше, Батыр, Козловка, Шомыршы, Яльчик районнарында тупланганнар. 24 торак пунктта башка халыклар белән катнаш яшиләр. Чуаш университеты филиалында татар бүлеге бар. 1997 дә 19 мәктәптә татар теле укытыла, 24 мәчет эшли. Чабаксарда 1992 дә Чуаш республикасы Бөтентатар иҗтимагый үзәге, Батыр районы Шыгырдан авылында 1993 тән Татар иҗтимагый-мәдәни үзәге эшли. 1996 дан «Вакыт» газетасы нәшер ителә. 1965 тән Батыр районы Кыр Бикшик авылында татар халык театры, Комсомол районы Урмай авылында “Мишәр” фольклор ансамбле эшли.

Татар энциклопедия сүзлеге. — Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 2002. — Б. 755 

Шыгырдан

Чуашстанның Батыр районында урнашкан Шыгырдан авылында чыкылдап торган мишәрләр яши. Бүген бу авылда 5 мәчет эшли, ике мәктәп һәм бик күп көнкүреш биналары бар. Хуҗалыклар саны 1700 ләп. Адым саен кибет, кафе, ял урыннары. Ике стадион, спортзал бар.

Бервакыт Татарстанның халык артисткасы Хәмдүнә Тимергалиева, үзенә генә хас гадилек белән: «Уууу! Шыгырданмы?! Ул авылның бер башыннан керсәң, икенче башыннан чыкканда самолет җыеп чыгып булла», дип шаярткан иде. Авылның бай булуына шулай ишарәләде. Чынлап та, Шыгырданда икешәр, хәтта өчәр катлы йортларны халык үз акчасына сала.

Авылда ике меңнән артык төрле-төрле машина. Шыгырданның, элеккеге колхоз җирләре белән бергә санаганда, моңа елга-күл, урманнарны да кертеп барлыгы биш мең гектарлап җире бар. Ә яшьләр авылдан китми, шуңа күрә яңа йортлар төзергә урын кирәк. Җир юк, колхоз юк, завод-фабрика юк. Әмма авылда адым саен кибет, кыйммәтле чит ил машиналары выжлап тора, бишәр мәчет төзи халык үз кесәсеннән. Ә акча бар. Сәбәбе гади: халык Шыгырданда сәүдә итә. Кем нәрсә белән. Якын-тирәдәге чуаш авыллары Шыгырдан хакында, анда совет власте булмады, диләр. Чынлыкта булган инде ул, ләкин рәсми рәвештә генә. Халык коммунистлар чорында да сәүдә белән яшәгән. Спекулянтлар янәсе. Җирле хакимият тә моны белеп торган. Кемдер Мәскәүдән һинд чәе, кемдер лимон ташып сәүдә иткән. Икенчеләре шул ук Мәскәүдән кием-салым ташыган. Күпчелеге исә Казан базарларында ит саткан. Казанның Үзәк колхоз базарында хәзер дә әле күпчелек ит сатучы — Шыгырдан татары. Хәрәкәттә — бәрәкәт диләр бит әле. Менә шул хәрәкәтләнү Шыгырданны баеткан. Шуңа Шыгырдаңда хәзер матур-матур йортлар, юлларга таш түшәлгән урамнар (монысын да халык уз акчасына эшли, хөкүмәттән көтеп тормый), кафе-кибетләр... Шыгырдан Чуашстан татарлары арасында дин һәм спорт үзәге санала. Бу авылда республиканың Диния нәзарәте урнашкан. Шул биш мәчеттә җомга көннәрендә алма төшәрлек тә урын юк һәм аларның күбесе яшьләр.

Шыгырдан спорт үзәге, чөнки авылда гел татарча көрәш буенча ярышлар уза. Аның спорт сараен да халык үзе төзи. Зур ул, авыл уртасында, кызыл кирпечтән. Янәшәдә шулай ук зур стадион. 1998 елда авыл яшьләре үзара 290 мең сум акча җыялар да спорт сараен бер дигән иттереп ясап та чыгалар. Авылда ике катлы мәдәният йорты бар. Анысы да хәзер дәүләт кулында түгел. Сатып алганнар аны. Янәшәдә генә берничә кафе. Табыш китерә диделәр. Кайда күргәнегез бар авылдагы ике китапханәнең дә компьютерлар белән җиһазланганын? Шыгырдаңда моны күреп була.

Юлларны әйттем инде халык һәр йорттан акча җыеп, үзе таш җәя. Шыгырданда язгы-көзге пычраклыкта пычранмыйча йөрү норма. Хәзер тагын бер яңа тәртип кергән авылда: һәр йорт алдында клумба итеп чәчәк утырталар. Йорт алдында бер чүп күрмәссең. Хәтта тавык ише кош-корт та урамда йөрергә тиеш түгел. Авыл картлары җирле идарә белән шулай килешкәннәр. Боларны үтәмәсәң штраф. Халык зарланмый. Мактанырлык та, үзенә дә рәхәт. Көнозын сәүдә эшләре белән йөргән яшьләр кичен матур гына кафеларда утыра. Кыйнаш-сугыш юк. Ләх булганчы исерми дә. Шыгырданда бүген 6 мең кеше яши. Туучылар саны үлүчеләргә караганда күпкә артык. Соңгы унбиш елда Шыгырданда дистәләгән яңа, зур урамнар барлыкка килгән. Яшьләр китми. Ел саен авылда туйлар гөрли...

Ел саен 100 дән дә ким бала тумыйча калмый. Димәк, Шыгырдан әле тагын зураячак. Узган елда гына да 120 йортка нигез салынган. Ләкин кая таба үсәргә? Авылда җир юк. Шуңа күрә Шыгырданда хәзер җирне аукцион аша гына сатып бирә башлаганнар. Анда да күп бирмиләр. Бер кишәрлек 15 сутый җир. Быел шундый аукционда 162 җир кишәрлеге сатыласы. Авылның бер очыннан икенче очына җитәр өчен тугыз чакрым юл узасы бар. Инде моны да үзләренчә хәл иткән шыгырданлылар: авылда такси йөри. Телефоннан шалтыратасың, такси ун минутта өй каршыңа килеп җитә. Авылның һәм район үзәгенең теләсә нинди почмагына 50 тәңкәгә илтә дә куя. Әбиләр мәҗлесләргә хәзер таксида гына йөри икән. 4-5 карчык унар тәңкә кушып, такси чакыра. Такси көндез дә, төнлә дә выжылдап кына тора. Авыл белән рәис кенә түгел, ә мәчет картлары да идарә итә. Өстәвенә һәр урамда аерым староста сайлана.Тәртип, әхлак, чисталык сагында шулар тора. Эшли дә, яши дә, ял да итә беләләр бу авылда. Аның Са­бантуйлары гына да ни тора. Бу бәйрәмне инде өзлексез 1946 елдан бирле оештырып киләләр. Кайсы елларны ул 2–3 мәртәбә оештырыла. Ә катнашучылар саны 25 меңләп тә була. Беренчесе кунаклар өчен оештырылса, аннары авыл халкы үзе өчен дә Сабантуй ясый.

Ләкин бу берьяклы гына Шыгырдан. Авылның икенче ягы бар.

Виртуаль Шыгырдан

Хәзер бит Интернет, компьютер заманы. Заман кешесенә ансыз адым да атлап булмый. Инде менә берничә ел Интернетта Шыгырдан мәктәпләренең үз сайтлары (татарчасы сәхифә була), авыл җирле үзидарәсенең үзенеке, Ди­ния нәзарәтенең шулай ук сәхифәләре эшләп тора. Шыгырданда һәр йортта диярлек теле­фон һәм күп кешедә компьютер бар. Авыл халкы үзен борчыган мәсьәлә хакында авыл җирле идарәсенә Интернет аша гына хат язып җибәрә ала, йә булмаса, бөтен яңалыкны белеп тора.

Авылның ике мәктәбе сәхифәсендәге яңалыклардан: мәктәпне быел 79 бала тәмамлаган. Өчесе ал­тын медальгә, укып бетергәннәренең 39ы юга­ры уку йортларына керергә җыена. Шыгыр­дан мәктәпләре дөньяга 30 лап фән докторы, галим биргән. Фән кандидатларын әйткән дә юк. Менә кыскача гына язганда, Шыгырдан шундый авыл. 

Рәфис Җәмдихан
(«Ватаным Татарстан»
нан кыскартып алынды)

Альбир хәзрәт Крганов, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, мөфти, Чуашстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Шыгырдан һәм шыгырданлылар турында:

Шыгырдан ул — бик борынгы татар–мөселман авылы. Патша заманында авылыбызда Буа өязе Шыгырдан волостеның үзәк утары урнашкан булган. Элек–электән монда бай, уңган, динле халык яшәгән. Мәсәлән, Шыгырданда революциягә кадәр үк инде тугыз мәчет, мәдрәсәләр булган. Беренче мәчетне моннан 228 ел элгәре, 1779 елда ук, Түбән Новгород өлкәсе Камка авылыннан күчеп килгән Әбделмән купис төзеткән. Ул патшадан мәчет төзергә рөхсәт алганда әле Россиядә Диния нәзарәте дә булмаган. Шунлыктан халык беренче мәчет салдырган шәхесне хөрмәтләп искә ала, хәтта бүген дә халык телендә Әбделмән купис турында бәет сакланган.

Шыгырдан халкы — бик үзенчәлекле. Чыгышы, тамырлары Нижгар якларына барып тоташа аның. Шыгырдан мишәрләре — батыр, булдыклы халык, үз көннәрен алар тырыша–тырыша үзләре күрәләр. Мәхәллә башлыгы буларак, шыгырданлылар белән эш алып бару катлаулы димәс идем. Чөнки авылдашларым ихтирамлы, динне һәм тәртипне сөючеләр. Билгеле, мондый булдыклы халык үзе дә ихтирамга–хөрмәткә лаек. Шулай булгач, бер–беребез белән аңлашып яшибез, эшлибез. Иң мөһиме, авыл администрациянең сүздә генә түгел, эштә дә ярдәмен сизәбез — җирле хакимият дингә тулысы белән ачык. Менә тагын яңа мәчет төзергә исәпләп торабыз, озак уйлашканнан, киңәшкәннән соң, аның өчен җир урынын билгеләдек. Авыл администрациясе, мәхәллә советы, авыл картларының аксакаллар советы, Диния нәзарәте — нинди генә мәсьәлә килеп чыкса да, аны татулык белән хәл итәргә омтыла. Хәер, мишәр авылларында бу — яңалык түгел, бездә үзара киңәшләшеп эшләү, идарә итү гомер–гомергә гадәти хәл булган.

Без — бөек татар милләте вәкилләре, тик мишәрлегебез гореф–гадәтләрдә, йолаларда, халык авыз иҗатында, культурабызда нык сакланган. Әлбәттә, үзенчәлекле культурабызны сакларга һәм өйрәнергә кирәк.

Альбир Крганов

Туган елы: 1976

Чыгышы: динле нәселдән. Әтисе хәзерге вакытта Шыгырданның үзәк мәчетендә имам вазифаларын башкара. Әтисенең бертуган абыйсы Бәдретдин — Дан орденының тулы кавалеры, тагын бер абыйлары совет чорында Шыгырданда колхоз рәисе булып эшләгән. Әнисенең тамырлары Пенза өлкәсендәге Яндавишча авылы ишаны — Әбделвәли хәзрәткә барып тоташа.

Белеме: югары дини. Альбир хәзрәт экстерн тәртибендә Ислам динен кабул итүнең мең еллыгы мәдрәсәне (Казанда) һәм Уфадагы Ислам институтын тәмамлаган, Төркия һ.б. мөселман илләрендә стажировка узган.

Хезмәт стажы һәм иҗтимагый эшчәнлеге: 1992 — Шыгырдан үзәк мәчетенең икенче имамы; 1993 — Чуашстанның Ислам үзәге рәисе; 1994 — Чуашстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе; 2005 — Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары.

Гаиләсе: хатыны Ләйсәния белән Гомәр исемле ул (5 яшь) һәм Хәдичә исемле кыз (8 ай) тәрбиялиләр. Ислам дине кануннары буенча яшәргә омтылалар.

Сайлау мөмкинлеге булса, кайда яшәргә теләр иде: дингә тулысынча бирелеп, бөтен эш-мәшәкатьне ташлап, Аллаһка гыйбадәт кылыр өчен Идел буенда, борынгы Болгарда.

КӨН КАДАГЫНДА

Атамаларны кайтарып, Аллаһ Тәгалә бәрәкәтенә ирешик

Бүгенге көндә Н. Новгород өлкәсендә татар районын торгызу мәсьәләсе бик кискен тора. Бу турыда журналистлар, дин һәм җәмгыять эшлеклеләре, галимнәр һәм мәдәният хезмәткәрләре сүз алып бара. Сезнең игътибарыгызга Мәскәү культурологы Җәннәт Маркусның 15 июльдә Сафаҗай авылында узган Җыенда ясаган чыгышын тәкъдим итәбез.

Бу, бигрәк тә Сафаҗай авылы кешеләре өчен, бик күңелле булган көнне моңсу, хәтта көенечле, әмма хакыйки нәрсәләр турында да әйтергә рөхсәт итегез. Ни өчен без бүгенге көнгә кадәр урамнарыбызга, мәйданнарга, авылларга аларның чын исемнәрен кайтармыйбыз? Ни өчен без ярты гасырлык тарихы булган Сафаҗай авылында очрашып, аны «Красная Горка» дип атыйбыз?

Барыгыз да беләсез — монда беркайчан да бернинди дә таулар булмаган! Авыл түбәнлектә урнашкан. Бу атама яисә пафослы коммунистлар тарафыннан бирелгән, яисә русларның таудан кызылга буялган йомыркалар тәгәрәтә торган дини бәйрәме белән бәйле. Аңлатыгыз әле — моңа борынгы татар-мишәр авылы, бик матур атамалы Сафаҗай авылының ни катнашы бар?

Коммунистик тоталитаризм-нан азат булган демократик Россия гражданнары үзләренең авыл-шәhәрләренә күптәнге атамаларын кайтаруга хокуклы. hәм күпләр шулай эшли дә! Менә соңгы яңалыкларның берсе. Православие дине Союзы гражданнары hәм «Возвращение» хәрәкәте 17 июльдә Мәскәүдә Мәскәү урамнарына тарихи атамаларны кайтару турында гыйбадәт кылачаклар. Ул барлык Изгеләр храмында узачак. Инициаторлар бу көнне сайлау очраклы түгел диләр: 17 июльдә рус патшасы Николай Романов гаиләсе hәлак була. «Безнең урамнарыбызның, метро станцияләренең илебезне, Россия дәүләтен юкка чыгарган террористлар исемен йөртүе үзе бер абсурд, башка сыймый торган хәл, — дип аңлаталар оештыручылар. Православныйлар гыйбадәт өчен генә түгел, җәмгыятькә hәм дәүләткә Мәскәүдә патшаны үтергән Войков исемендә метро станциясе барлыгы кебек искиткеч әйберләр турында искә төшерү өчен дә җыелалар. Шул ук вакытта А.Хомяков, П.Флоренский, А.Лосев кебек рус дин белгечләре, философлар, шагыйрьләр исеме мәңгеләштерелмәгән. «Возвращение» хәрәкәте миллионлаган җаннарны кыйган террористларның исемнәрен безнең урамнарыбыздан куу өчен махсус оештырылды».

Кадерле мөселман кардәшләребез! Православие динендәге якташларыбыз үрнәгендә без дә шул ук максатлардан чыгып, географик карталарга hәм реаль тормышка безнең борынгы бабаларыбыз биргән атамаларны кайтару өчен гомумроссия, гомуммөселман хәрәкәте башлыйк. «Ө моның өчен көч, вакыт түгәргә, акча тотарга кирәкме икән?» — дип сораучылар да табылыр. Болай дип скептик кенә сорар. Өйдәгез андыйларга атаклы язучы Чынгыз Айтматовның «манкорт» сүзен искә төшерик. 1980 елда Ч. Айтматов үзенең атаклы «И дольше века длится день», соңрак «Буранный полустанок» дип аталган романын язды. Баш герой — даладагы ялгыз полустанокта яшәүче гади казах егете Едигей. Аның hәм аның тирәсендәге кешеләр язмышында безнең илебез язмышы чагыла: сугыш алды репрессияләре белән, Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы искиткеч авыр еллары белән. Китапта тормыш ике планда: җирдәге вакыйгалар космик вакыйгалар белән үрелеп бара. Космик көчләр, башка цивилизацияләр кешеләрнең яман hәм яхшы гамәлләренә ваемсыз кала алмыйлар. Язучы безгә Найман Ана hәм аның явыз кешеләр ихтыяры белән үзенең тамырларын хәтерләми, белми торган мәгънәсез hәм явыз улы турында сөйли. Роман бөтен илне дер селкетте. Ө «манкорт» сүзе хәзерге заман кешесендә барлыкка килгән җиңә алмаслык үзгәрешләр символына әверелде. Тагын бер кат укып чыгыгыз әле бу романны hәм уйланыгыз: «манкортлар» дәрәҗәсенә төшәрбезмени, шул көнгә калдыкмыни, русларның «Иваны, не помнящие родства» хәленә төштекмени?

Өйдәгез башта атамаларның мәгънәсе нидә икәненә төшеник. hичшиксез, сүздә, атамада яшерелгән тирәнлектә, дип уйлыйм. Барча мөселманнарга бил-геле, фәрештәләргә түгел, ә нәкъ менә Адәм баласына исем бирү өстенлеге бирелгән. Балага яхшы исем бирергә кирәклеге дә hәр мөселманга билгеле. Димәк, сүзнең әйтелеше белән мәгънәсе арасында, аның язылышы hәм бу исемне йөртәчәк кешенең сыйфатлары арасында аерым бер элемтә бар. Исемне, атаманы алыштыру бары тик бу атамада нинди дә булса ялгышлык, я зыян булса гына зарур. Ө безнең очракта киресенчә! Атаманы яхшырту өчен түгел, ә мишәр традициясен юкка чыгару өчен эшләнгәне күренеп тора.

Беренчедән. hйрәтүем өчен гафу итегез, атамалар татар-мишәр телендә генә булган үзенчәлекле фонемалар белән бирелгән, алар башка телләрдә юк. Ярый күршеләр җайлырак әйтү өчен бу атаманы үзләренчә үзгәртәләр hәм үзләре генә кулланалар. «Ланден» hәм «Пари» дип әйтү кирәк. Беркем дә бит англичаннарны hәм французларны «Лондон» hәм «Париж» дип әйтергә мәҗбүр итә алмый. hәр халык үз фонетикасына тиешле итеп сөйләшә.

Икенчесе. Кайбер атамаларны үзгәртү аларның әйтелешен җиңеләйтү өчен түгел, буйсындыру, мыскыллау hәм узганнар тарихын юкка чыгару максатыннан чыгып эшләнгән. Бу инде тел чаралары аша сугыш алып бару. Ул физик сугышны ныгыта. Урта гасыр сугышлары инде күптән узгач, без инде күршеләрчә тыныч яшәргә өйрәнгәч, ник соң әле безгә тел сугышлары эзләрен сакларга? Психологлар hәм этнологлар бу күренешне «язык вражды» дип атыйлар.

Мөслим, Ислам — бу сүзләрнең тамырында «сәлам» — «тынычлык» сүзе, димәк, «гармония» — кеше hәм Илаhи, кеше hәм дөнья, кешеләр арасындагы дөрес халәт. Өйдәгез соң «сәлам»не үзебез яшәгән урыннарның атамаларына кайтарыйк!

Җир йөзендәге иң тотрыклы кытай цивилизациясе махсус термин да уйлап чыгарган. «Чжен мин» выправление имен, исправление имен». Ни дигән сүз бу? Кешеләргә сүзләрнең беренчел мәгънәләрен югалту, аларны бозып әйтү хас. Нәтиҗәдә без әйберләрнең атамаларын дөрес әйтмибез, аларның асылы үзгәрә. Ө борынгы кытайлар исемнәрне «даими яңартып тору» кирәк дип саныйлар.

Моның белән кем шөгыльләнә? Философлар, хәкимнәр, акыл ияләре. Хәзер галимнәр «исемнәрне үзгәртү» бер үк вакытта социаль, гносеологик (белем арттыру), лингвистик hәм мораль эшчәнлек дип саныйлар. «Исемнәре дөрес булмаганда, фикерләр тәңгәл түгел; фикерләр тәңгәл булмаганда, гамәлләр башкарылмый» дигән Конфуций. Кемгәдер бу фикерләр сәер тоелыр. Өмма безнең тормышыбыз, шул исәптән, дөрес атамалардан да тора. Ничек инде православный храм террорист Халтурин урамында тора ала?! «Войковская» ис. метро станциясенә барганда мәскәүлеләрнең күңелендә нинди хис-тойгылар туа икән? Ни өчен әле Нижгар җирендә «Краснооктябрьский», «Красная Горка», «Красный Остров» кебек Ленин-Сталин фантазияләреннән калган оазислар саклана?! Ни өчен әле мишәр токымнары атаклы Куйсуы авылын «Овечий овраг»,

Камканы «Камкино», Шљбилене «Шубино», Рбишча кебек зур борынгы авылны «Рыбушкино» дип атарга тиеш?

Күз алдына китерегез әле, борынгы бабаларыбызга кайчандыр үзләре биргән бу матур атамаларның бозып әйтелеше ничек авыр тәэсир итәр иде! Өйе, дини кешеләр үлемнең соңгы нокта икәненә ышанмыйлар. Мөселманнар да, христианнар да үлемнән соң да тереклек дәвам иткәненә ышаналар. Шуңа күрә дә, безнең бабаларыбыз белән бәйли торган йолаларыбыз, догаларыбыз бар. Безнең өчен бабаларыбыз исән — алар өчен без дә … исән. Без алар каршында җаваплы. Беренче чиратта без алар булдырганны hәм атаганны саклыйбыз.

Нәсел җепләре өзелгәндә халык биомассага, манкортларга әверелә. Нәтиҗәдә югалып калу, өметсезлек, төшенкелек, эчкечелек, наркомания. Иртән уянуга кешенең үз йорты, урамы буенча дәрәҗәсен югалтмый узасы килә — бабалардан калган бу — hәм алар барысы да үзебезчә аталырга тиеш. Гафу итегез, ләкин атамаларны бозу белән хәзерге эчкечелек арасында турыдан-туры элемтә бар.

hәм соңгысы. Корьәннән ни өчен Аллаh Тәгалә безне төрле телле, төрле гореф-гадәтле халыклар итеп яратканы турында исегезгә төшереп узасым килә. «Без сезләрне ир вә хатын итеп халык кылдык, вә сездән тармаклар вә кабиләләр кылдык бер-берегезне әҗерәтеп таныкмаклыгыгыз өчен…» Димәк, «совет халкы» я «глобализм кешеләре», «пепси-кола буыны» кебек өйрә пешереп булмый бездән. Без барыбыз да Кыямәт көненә кадәр төрле халык-лар булып калабыз. Аллаh Тәгалә безне төрле халыклар итеп, ир кеше белән хатын-кыз бер-берсен танып белүдән ләззәт алган кебектанып белсен өчен яраткан. Нинди хикмәтле ният!

Димәк, дөньяның милли кыйммәтләренең барча төсмерләре бәясез! Россия өчен дә аның барча халыклары бер-берсен тулыландыруы бик әhәмиятле. Марксистларча hәм Джордж Буш буенча интернационализм — конвейрдан чыккан кока-кола шешәләре кебек. Ө христианнарча, мөселманча, рәсәйчә — күптөслелекнең бердәмлеге, төрлелекнең байлыгы.

Өйдәгез соң авылларга, урамнарга мишәр атамаларын кайтарыйк. Бу бит мишәрләргә генә кирәк түгел! Өйе, сез, мишәрләр, борынгы бабаларыгыз алдында hәм Аллаh Тәгалә каршында ата-бабаларыгыздан калган мирасны саклап калуда, суны тишек чиләктәге кебек ничек кирәк алаймы, яисә матур кувшинда ышанычлы итеп алып барган кебек үк, бик зур җаваплы. Өмма мишәр мирасы Россиянең башка халыкларына да бик кирәкле. Ул бит уникаль, аның юкка чыгуы табигатьтәге җан ияләренең юкка чыгуы кебек үк фаҗигале.

Ө инде өч телдә фикер йөртә алучы кеше — җәмгыять байлыгы. Мин үз теле, рус hәм чит ил телен белгән заманча мишәр кешесен күз алдында тотам.

Шулай итеп, атамаларны төзәтик. Рәхмәт белән борынгы бабаларыбызга, бәрәкәт hәм ярдәм сорап Аллаh Тәгаләгә, зирәк сүзләр белән бер-беребезгә hәм хәкимнәргә мөрәҗәгать итик.

Мишәр җире — Мишәр улусы бәхетле булсын!

Юкка гына без җыелган урын «Сафаҗай» — «саф хозурлык урыны» дип аталмый бит! Үзенең асыл исемен кабат кайтарыйк аңа!

З. Ахмадуллина тәрҗемәсе

ЧӘЙХАНӘ

Философия докторы Таҗуризинага — 75 яшь!

Таҗуризиннар нәселе — абстракт фикерләү сәләтенә ия булган кешеләр концентрациясе ул. Ике гасыр дәвамында имамнар hәм педагоглар, нәшриятчеләр hәм мәгърифәтчеләр, галимнәр hәм философлар…  Алар арасында Мәскәү дәүләт университеты философия факультетының «аксакалы» — Зөлфия Абдулхак кызы Таҗуризина аерым урын алып тора. Ул өч күренекле гаилә нәселеннән: бөек мәгърифәтче Мәрҗани, Казан нәшриятчеләре Кәримовлар hәм Сафаҗай авылы мулласы Таҗуриза Хәбибуллин. Зөлфия ханым белән Җәннәт Сергей Маркус әңгәмәсен тәкъдим итәбез:

Борынгы фамилиянеh өч нуры

— Зөлфия ханым, нәселегез турында сөйләсәгез иде?

— Минем нәсел — Казаннан Мәрҗани hәм Кәримовлар нәселе, шулай ук мин балачактан ук Сабачи дип атап йөрткән авылдан Хәбибулла хәзрәт улы Таҗуриза дәвамы. Әмма мин Сабачида түгел, Казанда туганмын. 1932 елда 22 июньдә Казанда тусам да, мине Сабачида 26 июньдә туган дип теркәгәннәр. Чөнки мине әниемнәр тиз арада авылга алып кайтканнар, мин анда җиде яшькә чаклы яшәгәнмен. Аннан соң 1940 елда анда әтием белән бер җәй яшәдем hәм шуннан соң анда булганым юк.

ХХзер Шиhабетдин Мәрҗани турында. Ул үзенең туганнан туган 16 яшьлек сеңлесе Нәгыймәне Кәримовлар нәселеннән булган 40 яшьлек Шәрифҗанга кияүгә бирә. Нәгыймә — минем әбием. Минем аны беркайчан да күргәнем булмады. Ул 1875-1911 елларда яшәгән. Ә Кәримовлар үзләре — искиткеч гаилә. Авылдан чыгып, алар башта приказчиклар булып эшлиләр, соңрак сәүдә эшенә нигез салып, үзләре дә зур кеше булалар. Әмма иң кызыгы шул — алар мәдәнияткә hәм мәгърифәткә шул чаклы тартылалар — үзләре дә китап сатучы hәм китап нәшрият итүче булып китәләр. Алар чынлыкта Казанда нәшрият-сату комплексы булдыралар. Күз алдына китерегез: ХХ гасыр башында татар китапларын бастыру буенча алар нәшрияте Казан типографияләре арасында беренче урынны алып тора. 1989 елда алар зур Сәүдә йорты, ә 1900 елда үз типографияләрен булдырып, дини, фәнни-популяр, әдәби китаплар, дәреслеклә

— Өченче нур — Хәбибуллиннар нәселе. Алар турында «Ислам на Нижегородчине» сүзлегендә искиткеч сүзләр бар: «Хәбибуллин нәселендә кырыктан артык укытучы, шул исәптән техник фәннәр докторы, профессор Әхмәт Галеев..», аннан Сезнең исем бара! Аннан Уфа елга училищесы директоры Сәет Хәбибуллин, Татарстан транспорт һәм элемтә министры Валерий Таҗуризин һ.б. Әле 1917елгы революциягә чаклы дистәләгән мөдәррисләр һәм мөгаллимнәр биргән бу нәсел белән Сез ничек бәйле?

— — Минем әтием Абдулхак Таҗуриза улы (1907-1943), аның бабасы — Таҗуриза Хәбибуллин. Әтием Ленинградта Герцен ис. Педагогия институтында укый. Пулковода Авиагородокта баракта яши. Барак өстендә парашютлар бөтерелә. «Педагог обучает нац-менов на их же языке» дип язылган фотография сакланган. Ул вакытта бит Себер hәм Төньяк халыклары өчен махсус курслар hәм институтлар булган. Соңрак әтием Стәрлетамак шәhәренә педучилищега укытучы итеп сөрелә. 1939 елда ул пединститут статусы ала. Ул шәhәрдә 1937 елда минем апам Сания туган. Ул 2001 елда үлде. Әтием уникаль кеше иде, ул математика hәм география белән бәйле китапларны бик ярата иде. Минем бу фәннәргә булган сәләтем hәм бар нәрсәне белергә омтылышым әтиемнән килә дип уйлыйм. Ул сугышта Славянск шәhәре янында 1943 елда hәлак була. Аның каберен мин хәзерге вакыткача таба алмадым. Әле Советлар вакытында ук мин урындагы эзтабарлар белән хат алыштым. Әмма нәтиҗәМинем әнием, әйткәнемчә, Кәримовлар-Мәрҗани нәселеннән. Мин аксак булып туганмын, әнием мине терелтү өчен бик күп көч куя. Сабачида узган балачагым минем күз алдымда, ләкин 7 яшьлек бала күпме генә хәтерли ала соң? Әнием әйткәнчә, без бабабызда яшәгәнбез. Ул бик өй җанлы булган, умарта тоткан, ачлык елларында авылдашларын бал белән сыйлаган. Шунда ук минем туган апам Зөхрә hәм аның кызы Гөлсем яшә1;гә

Философ булу — совет әкияте hәм чынбарлыгы

— Ничек Сез— чыгышыгыз белән авылдан булып, ерак Стәрлетамак шәһәреннән башкалабызга барып чыктыгыз? Алай гына да түгел, иң дәрәҗәле уку йортының иң дәрәҗәле факультетына керә алдыгыз?

— 17 яшьлек фәкыйрь кыз Стәрлетамак шәhәреннән Мәскәүгә чыгып китә: кулында агач чемодан, аягында чүпрәк тапочкалар (туфлиләр юк), бер күлмәк, анысы да өстемдә. Имтиханнар бирәм hәм укырга керәм. Ни өчен булмасын?! Дөресен әйтергә кирәк, Совет мәгариф системасының өстенлеге шул иде — hәр сәләтле кеше, иң ерак төбәкләрдән килеп теләгән җиренә укырга керә ала иде. Җәмгыять шулай итеп иң сәләтлеләрне сайлап ала иде. Шулай итеп, мин дә укырга кердем. Бик теләп беренче остазларымнан өйрәндем. III курста Джордано Бруно, IV курста Леонардо да Винчи, V курста Николай Кузанский турында яздым.

— Кайбер ирләрнең дә теше үтмәгән философия белән кызыксыну кайдан Сездә?

— — Тагын бер кат әтиемне яхшы сњз белән искә алам. Күз алдымда: Стәрлетамак, 1939 ел… Әтием кулындагы бүреген бөтереп, лампа тирәли йөри-йөри миңа Коперник системасын аңлата. Бу минем өчен искитмәле кызык иде hәм гомерлеккә истә калды. Соңрак мин астрономия белән кызыксына башладым. Нәтиҗәд бу мине Ренессанс философларына, Хөр фикерлек традицияләренә китерде. Сүз уңаеннан, 10 сыйныфта укыганда минем иң яраткан китабым Гуревның «Герои и мученики науки» китабы иде. Ул яшьләр арасында бик популяр иде. Йолдызларны ул вакытта мин өйрәнеп кенә калмадым, алар турында мин яттан белә идем. hәм алар арасында мин бакчада йөргән кебек йөрим. Шул ук вакытта мәктәп имтиханында мин 4 ле билгесе алдым, бу инде бик гаделсез иде. Безнең мәктәпнең ике укытучысы үз кызларын «алтын медаль» алсынга шулай тырышканнар икән. Бу гаделсезлек мине гомерлеккә — Шулай итеп, Сез Мәскәүдә урнаштыгыз, хәзергәчә яраткан эшегез белән шөгыльләнәсез. Сез бик максатчан кеше. Ирегез һәм улыгыз турында сөйләгезче. Алар да философлармы?

— Минем ирем Марк Гершбург — медик, практик. Ә улым Вадим Бакусев исеме астында язучы. Ул да философия факультетын тәмамлады. Немец теленнән Ницшеның, Хайдеггерның, Карл Густав Юнганың бик катлаулы хезмәтләрен тәрҗемә итте. Үзенең дә Ислам, терроризм, асасиналар белән бәйле хезмәтләре бар.

— Сезнең дә бит иң кызыклы хезмәтегез немец теле һәм философиясе белән бәйле. Советлар вакытында философия һәм дин белән кызыксынганнарның кайсы гына Николай Кузанскийның ике томлыгын белми икән?!

— >— Әйе, бу бик җитди эш иде: «Николай Кузанский, Сочинения, АН СССР, Институт философии, Издательство «Мысль». Москва, 1979-1980 ее”. Без В.В. Соколов белән редакторлар идек, «Николай из Кузы» дигән кереш сү — Хезмәтләрегезнең кайсысын иң уңышлы дип саныйсыз?

— >— Кайсын да санамыйм. hәркайсын яхшырак итеп эшләргә — Сез үзегезгә карата гаделсез. 50 нче елларга кайтыйк. Сез 1950–1955 елларда философия факультетында укыйсыз. Ә аннан соң…

— >— Аннан соң мине Горно-Алтайск Обком ВЛКСМына тивына hәм җитәкчеләргә марксизм-ленинизм философиясе буенча лекцияләр укырга тиеш идем. Әмма мин анда өйрәнеп, җайлашып китә алмадым. Минем характерым шундый — җитәкче кешеләргә җайлаша алмыйм, мин ни уйласам, шуны әйтәм. Гаделсезлек белән килешә алмыйм. Шуның өчен кыенлыклар да күрә — Мәскәүгә кайтып, Сез үз юлыгызны таптыгыз һәм хәзергәчә шуның буенча барасыз: теге вакытта әтиегез Коперник серләренә юл ачкан кичне дәвам итеп, атеизм һәм хөр фикерлек тарихына гомерегезне багышладыгыз.

Әйе, 1965 елдан МГУда дин, атеизм тарихы hәм теориясе кафедрасында төрле вазифаларда — лаборанттан башлап, хәзер профессор булып эшлим. Бүгенге көнгәчә мин инанган атеист, марксист, коммунист, бу мин Г.Зюганов яклы дигән сүз түгел. Соңгы мәкаләләремнең берсе «Социальная потребность в атеизме существует и в наши дни» дип атала. Россия Гуманитар Җәмгыяте эшчәнлегендә катнашам.

1966 елда мин чит илләр философиясе тарихы буенча аспирантура тәмамладым. 1992 елда «Свободомыслие в отношении религии как явление духовной культуры» диссертациясен якладым. 1970 елларда ук мин үзебезнең факультетта Совет җәмгыятенең кризисын алдан күрсәткән доклад ясадым. Маркс өйрәтүе буенча, әгәр дә кешеләр киләчәккә ышанычларын hәм ул киләчәкне төзүгә сәләтләрен югалта башласалар, дингә омтылыш барлыкка килә. Ул вакытта кайберәүләр миннән көлделәр, чигә тирәсендә бармак бөтерүчеләр дә табылды. Ө хәзер инде 30 елдан соң минем янга килеп: «Ничек соң Сез моны алдан күрә белдегез?» дип сорыйлар. Минем кайбер хезмәттәшләрем марксизм мирасы турында белергә дә теләмиләр. Өмма мин андый түгел. Менә Сез дә бит Н.Новгород Ислам нәшриятеннән, ни өчен минем белән Сез әңгәмәләшәсез?

— Сез — гадел, югары әхлаклы, квалификацияле кеше. Ник Сезнең белән диалог алып бармаска? Бигрәк тә Сезнең интеллектуаль сәләтләрегезне үзегезнең ата-бабаларыгыздан алганыгыз күренеп торганда. Бер нәселдә аерым бер профессиональ сәләтләрнең туплануын өйрәнүгә материализм каршымы? Мин ничек итеп фәнни төшенчә бирергә икәнен белмим, ләкин дистәләрчә еллар буе зиһен, аң һәм белемле булу культы булган бер нәселдән шул чаклы нәшриятчеләр, мөгаллимнәр, мәгърифәтчеләр чыгу очраклылык була алмый бит!

Өлбәттә. Мин бу турыда җитди уйланганым булмады. Уйларга кирә41; — Хәзерге вакытта ни белән шөгыльләнәсез?

— >— Үз темам буенча төрле фәнни нәшриятләргә язам. «История религий» ике томлык, «Религиоведение» сүзлегенә 37 мәкалә бирдем. Виктор Петрович Лега (Православие дине университеты) минем мәкаләләрем марксизм күзлегеннән чыгып язылган дип гаепли. Ә ничек башкача булсын? Әллә инде тагын православие дине ягыннан диктатура hәм цензура кабат кайта? Чиркәү цензурасы hәм властька якынлык ни белән янаганын мин 25 ел элек язган идем. Укып карагыз әле, тормышыбызга Урта гасыр тарихының иң начар якларының күпчелеге кире кайтканын күЗөлфия Абдулхаковна белән белән беренче очрашуны укучыларыбызга бер сорау белән тәмамлыйсым килә: Ни өчен Таҗуризинаның өендђге эш кабинетында В.И. Ленин портреты hәм «Аллаh» дип язылган тәлинкә эленеп тора?

Мәскәү, 2007 июль
З. Ахмадуллина тәрҗемәсе

gcolor="#A0C2AC" valign="top">

ЧӘЙХАНӘ

Ренат Сетдиков — чын акчалар, татарлар, мәчетләр турында

Күренекле финансист, экономика фәннәре докторы, РФ Үзәк банкы рәисенең элекке урынбасары, ә хәзерге вакытта шәхси предприятиесенең генераль директоры Ренат Әхмәт улы Сетдиков атаклы якташларыбызның берсе. Бу елның 7 августында аңа 60 яшь тулды.

— Ренат абый, исәнмесез. Иң беренче Сезне газета укучылар һәм барча мишәрләр исеменнән юбилеегыз белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Без Сезне беләбез, Сезнең уңышларыгыз турында хәбәрдәр һәм горурланабыз. Чөнки Сезнең уңышларыгызда Сезнең талантыгызны гына түгел, борынгы бабаларыбызның киләчәк буыннар турындагы догаларын да күрәбез. Сезгә сәламәтлек, унышлар, Аллаһның рәхмәтенә ирешүегезне телибез! Безне Сезнең нәсел тамырларыгыз кызыксындыра, Ринат әфәнде?

— Котлауларыгыз өчен зур рәхмәт. Мин «Мишәр дөньясы» газетасының чыгарыла башлавына бик шат, ул безнең якташларыбызны берләштерә hәм илhамландыра торган газета булса иде. Аны нәшрият итүчелүргә hәм укучыларына иң яхшы теләкләремне җиткерәм.

Безнең бик гади hәм тыйнак нәселебез күренекле Куйсуы авылында яшәгән. Минем әтием Әхмәт 12 яшьлек чагында абыйсы белән Петербургка чыгып китә. Аннан ул Мәскәүгә күчә, анда 16 яшьлек Рәхилә Фатеховага өйләнә. Ә инде сугыштан соң мин туганмын. Әниемнең әнисе Сәдәт гомере буе ирен көтте. Аны банкта охранник булып эшләгән җиреннән 1937 елда кулга алалар. Аңардан «Ярдәм итегез!» дип язылган бер генә хат килә. Әбием аны гомере буе көтсә дә, Сталин лагерьларының кайсысындадыр эзсез югалган ул.

Гаиләбездә без, әлбәттә, йолаларыбызны саклап, татар телендә сөйләштек. Паспорт алганда әтиемнең фамилиясен ялгыш «Сетдиков» дип язганнар да, шул килеш калды инде.

— Ничек Сез Мәскәү финанс институтына укырга керә алдыгыз, шулай ук Үзәк банкның җитәкчеләренең берсе булуыгыз да үзе бер гаҗәп!

— Экономика, финанслар белән идарә итү мине hәрчак кызыксындырды. Шуңа күрә дә минем шундый югары уку йортын тәмамлап, алган hөнәрем буенча хезмәт итүем гаҗәп түгел. Акча — энергия, аның җәмгыятьтәге хәрәкәтен аңлау минем өчен бик кызык.

Ә үзәк банкта мин инкассация белән шөгыльләндем, материаль-техник тәэминәт мәсьәләләре минем өстә иде. 5 ел дәвамында урынбасар булып эшләгән арада мин имза куйган документлар аша 21 триллион сум акча узган. Бик зур профессионализм hәм җаваплылык сорый торган эш. Әгәр дә 1992 елда Франция Үзәк банкында өч атна стажировка узу бәхете эләкмәсә, мин специалист буларак, үз урынымны тапмаган булыр идем. Шулай да французлардан алган бик күп идеяларны тормышка ашыра алмадым.

— Белгәнемчә, нәкъ менә Сезгә журналистлар экономика турында гына түгел, ә әхлакый-экономик сораулар күп бирәләр. Сезне акчага булган мөнәсәбәтегез, Сезнең өчен ни ул акча? Акчаның һәм алтынның абсолют властька ия булуы дөресме?

— Акчага мин хөрмәт белән карыйм. Бөтен кешелек тарихында әле акчадан башка бар җәмгыятьне берләштереп торучы бер генә нәрсә дә уйлап табылмаган. Акча кешеләрне бер-берсенә ни дә булса да сатканда, предприятиеләрне үзара зарплата аша, кешеләрне дәүләт белән салымнар аша, предприятиеләрне товар алмашу буенча, дәүләтләрне шулай ук товар алмашу бенча бер-берсе белән бәйли. Мондый күп функцияләргә ия булу акчаның бәясен берни белән дә чагыштырып булмый торган кыйммәтлелеккә ия итә. Ә акчага мөнәсәбәткә килгәндә, мин ике төр кешеләрне беләм. Бер төрләренең бик күп акчага ия булып, аларны туплап, үзенә генә тотасы килә. hәм шулай итеп, кешеләр өстеннән хәкимлеккә ия буласы килә. Мондый мөнәсәбәт акчаның кешене үзенә буйсындыруына китерә. hәм бу кешене дә, аның эшен дә hәлакәткә китерә.

Шул ук вакытта кайберәүләрнең акчага мөнәсәбәте — акча ярдәмендә кешеләрнең үсешенә мөмкинлек бирүдә. Ул вакытта инде бик кызыклы эшләр эшләп була. Мин үземне икенче төр кешеләр исәбенә кертер идем. Безнең ассоциациянең эше мона дәлил булып тора. Ул шул максатлардан чыгып булдырылды hәм хәзерге вакытта эшен дәвам итә.

«МАРаТ» 9 ел дәвамында 370 оешманы үзара бәйләде — болар беренче чиратта урта кул предприятиеләр, төрле союзлар, ассоциациияләр, институтлар.

— Бу гасырда татарларның язмышы нинди булыр? Глобализация чорында югалмаслармы алар?

— Югалмаслар дип ышанам. Моның өчен заманча эш итәргә кирәк. Татарстан бар, башкалабыз Казан, Фәннәр академиясе, университет, институтлар, барысы да шунда оешырга, тупланырга тиеш. Тупланырга, ә буйсынырга түгел! Бу ни дигән сүз? Кешеләргә

Ә Татарстанның үзендә нинди юллар! Мәсәлән, Бразилиядә экономиканы торгызу стратегиясе күренеп тора. Иң иске торак җиренә дә экстра класс шоссе уздырылган, электрон элемтә бар. Бу артерияләр буйлап тормыш ага. Финляндия татарлары аз санлы булса да, заманча оешуның үрнәге. Алар илнең экономик, социаль, рухи процессларына бик уңышлы үрелеп баралар.

— Сез еш кына кулга акча бирү — ришвәтне (взятка) безнең илдәге иң яман күренеш дип әйтәсез. Аны юкка чыгаруның рецепты нинди?

— Бу рецепт бик гади. Хәзер

Бәла нидә? Кулда …акча булу. Нәкъ менә шул кулга чиста булмаган кешеләргә ришвәт бирергә мөмкинлек бирә. Исәпкә алынмаган капитал аноним, димәк контрольдә тотылмый. Бу инде кулга акча бирүне, коррупцияне, наркотиклар таратуны китереп чыгара. Хәзерге заманның иң зур яманлыгы — терроризм да нәкъ менә исәпкә алынмаган акчалар исәбенә башкарыла.

Финансистлар, экономистлар, политиклар яңа акча — электрон акчаны гамәлгә кертергә тәкъдим итәләр.Мондый акчаларны гамәлгә кертү теориясенң ХХ гасырда нигез салынган иде инде. Ә инде аны тормышка ашыру әле хәзер генә — компьютеризация һәм банк эшләренең үсеше белән генә мөмкин булды. Электрон акча — виртуаль акча, аны кулга тотып булмый. Ул бары тик банкларда язылган информация гына. Бу акчаларны я банк терминаллары аша, я кредит карточкалары аша гына кулланып була. Теләсә нинди банк операциясе вакытында өч катнашучы булуы бик мөһим — түләүче, бу акчаны алучы һәм бу операцияне компьютерда башкаручы банк хезмәткәре. Димәк, ришвәт алмый торган, сатылмас һәм ышанычлы шаһит бар. Бу инде үзе үк акча мөнәсәбәтләрен криминалдан саклый. Электрон акчаларның тагын бер бик зур өстенлеге бар — аларга конкрет кеше ия. Һәрбер акча берәмлегенең конкрет хуҗасы бар , аның бар хәрәкәтен электрон документ теркәп бара. Электрон акча — бу сферада җинаятьчелекне киметү юлы ул.

— Эш нидән тора соң?

— Беләсезме, мондый олы әһәмияткә ия җитди карарлар кабул иткәндә хәкимият дөреслекнең күзенә карарга курыкмаска тиеш. Чөнки бу очракта тормышыбызның бар чынбарлыгы тулаем ачыла. Һәм политик ихтыяр күрсәтү зарур була. Бар нәрсә дөреслектән башлана.

— Банкта уңышсыз сделка уздырган кешегә ни әйтер идегез?

Һәркем үз башы белән эш итәргә тиеш: банкка мөрәҗәгать иткәнче үзеңә барысын да игътибар белән укып чыгарга, барысын да үлчәргә кирәк Соңыннан кемне дә булса гаепләрлек булмасын. Син бит бар шартларга үзең кул куйдың. Ләкин бездә әле зур җитешсезлек бар. Көнбатышта салымнар белән адвокат, юристлар катнашында эш итәләр. Безгә дә шулай кирәк. Шул ук вакытта анда банклар да җитди эшли. Мәсәлән, Франциядә яшьләр өчен 29 төрле кредит тәкъдим ителә.

— Ринат әфәнде, кыен булса да, сезнең хәйрия гамәлләрегез турында сорыйм. Кемгә һәм ни өчен Сез булышасыз?

— Капиталы бар кешегә Аллаһ Тәгаләдән мәдәнияткә, дингә, мәгарифкә ярдәм итү мөмкинлеге бирелә. Акча кайда гына кирәкми! Дөресен әйткәндә, минем Мәскәүдәге мөселман гамәлләреннән күңелем кайтты. Аларның лидерларында, милли татар лидерларындагы кебек арганлык, үз вазифаларын башкара алмау күзәтелә, шул ук коррупция… Ни өчен һәр округның үз мәчете юк, ни өчен телерадиода вәгазьләр ишетелми? Ничә еллар дәвамында пресса җайга салынмаган? Шул чаклы күп «ни өчен?»…

Мәчеткә килгәндә, алтынга манылган бер зур бер купшы мәчет түгел, ә күп санлы заманча мәчетләр кирәк. Ул «Аллаһ йорты», анда кешеләр Аның белән аралашыр өчен киләләр, мәчет бизәкләрен карар өчен түгел. Хәзер инде бигрәк тә иске типтагы мәчетләр кирәкми — кафесы, кибете, лекцияләр өчен заллары, уку класслары булган заманча мәдәни үзәкләр кирәк. Исламның башын искә төшерегез, ул вакытта бит зур храмнар булмаган. Кешеләргә очрашу һәм, әлбәттә инде, намаз укырга мөмкинлеге булган урыннар булган. Һәм анда яшь имамнар эшләргә тиеш. Мәсәлән, Тарихи мәчеттәге Рифат имам кебек. Коломна асты Щуроводагы кебекне минем Мәскәүдә очратканым булмады. Шуңа күрә дә мин соңгы вакытта шунда священник Вадим Маркинга ярдәм итәргә йөрим. Ул яңа торгызылган храмда служба гына алып бармый, көн саен йөзләп фәкыйрь йорт-җирсез кеше ашата. Без аларны «бомж»лар дип атарга күнеккән. Кем дә булса, анда калырга тели икән, аңа эш бирәләр, үз-үзен тәртипкә китерерлек акча да бирелә. Әгәр инде үзен уңай яктан күрсәтә икән, аңа документлар алырга булышалар. Кайберләренә хәтта торакларын да кайтарып алырга булышканнар. Анда тагын кызлар өчен приют, мәктәп ачканнар. Пасха вакытында 500ләп кеше ашатыла. Вадим — уникаль кеше, ул Афганистан сугышыннан соң дин юлына баскан. Аның белән сөйләшү бик җиңел, ул дин турында теләсә нинди сорауга җавап бирә.

Без, мөселман-татарлар, үз-үзебездән сорыйк әле: кайда безнең шундый мәчетләр, чиста кафелары, якты мәктәпләре, кешеләргә ягымлы һәм ярдәмле хезмәткәрләре белән?! Кайда ул «хәлең ничек, ни булды?» — дип сораучысы булган мәчет? Кайда Аллаһка ихлас хезмәт итәләр? Мин акчамны Аллаһ Тәгалә һәм кешеләр хакына эш алып барылган урынга илтәм.

З. Ахмадуллина тәрҗемәсе

 

1947 елда Мәскәүдә чыгышы белән Нижгар өлкәсеннән булган гаиләдә туган. Урта мәктәптән соң тау институтының автоматика һәм телемеханика факультетын тәмамлый. Яшьтән спорт белән шөгыльләнә. Көрәш буенча спорт мастеры. Укудан соң космик эзләнүләр белән шөгыльләнүче электромеханика һәм автоматика институтында хезмәт итә башлый. Бер төркем фикердәшләре белән Рәсәй Инкассация берләшмәсе оештыра. Хәзерге вакытта бу уңышлы эшләп килүче зур комплекс.

90-нчы еллар башында Рәсәйнең Үзәк Банк рәисе урынбасары итеп билгеләнә, шунда алты ел хезмәт итә. Хәзерге вакытта «МАРаТ» Ассоциациясен җитәкли.

Татарстан һәм Башкортстан Республикалары белән тыгыз бәйләнештә.

Эшмәкәрлектән тыш фән белән дә актив шөгыльләнә. Диссертациясен уңышлы яклый, экономика фәннәре докторы, Төзелеш инвестицияләре һәм экономикасы Халыкара Академия академигы.

gcolor="#A0C2AC" valign="top">

БЕЗНЕҢ ИСЛАМ

Ал тәһарәт

 

Намаз укуның тәртибе

Тәһарәттән башлана,

Чын мөселман булыйм дисәң,

Намазыңны ташлама.

 

“Әгузе бисмилләһ” әйтеп,

Таңда кем тәһарәт ала,

Кулларын һəм битен юа,

Авыз-борынга су ала,

 

Хаталары төшеп кала.

Безнең саулыкка

Зарарлы вирус-микроблар

Юылып төшә, югала.

 

Бу сүзләрне шагыйрь түгел,

Мөхәммәд Пәйгамбәр әйткән.

Намаз укып китеп барган

Бу дөньядан әткәң-әнкәң.

 

Гаурәт җирләре юыла,

Тәннәрдән нәҗес куыла.

Күңелләребез пакьлана,

Эчке дөньябыз сафлана.

 

Тәһарәтләнеп намазга

Бөгелә башла, халык!

Намаз укымаганнарга

Җәннәтнең ишеге ябык.

 

Биш кабат тәһарәт алыйк,

Рамазан ае кергәч.

Фәрештәләр шатланалар

Без намазга бөгелгәч.

 

Сәҗдәгә бөгелгән чакта

Шайтан кача еракка.

Моңлы азан яңгырасын

Татар яшәгән якта.

Әхмәт Беюсов

Балаларны чисталыкка өйрәтү

Безнең Ислам динебез тулы, камил дин. Динебез кешене яшь бала чагыннан ук күркәм әдәп-тәртипкә, чисталык-пакьлыкка, мәрхәмәтлелеккә өйрәтә.

Чисталык – ислам диненең яртысыдыр, шуңа күрә фикх китаплары намаздан түгел, рузя тотудан түгел, ә  «Ат-Тахәра»дән, ягъни ничек тəһəрәт алудан башланадыр! Пакьлыкның олылыгын раслап, Раббыбыз Коръән Кәримдә әйтә: (Дөреслектә, Аллаһ тәүбә итеп төзәлүчеләрне һәм күңел, тән нәҗесләреннән пакъланучыларны сөядер) Бакара, 222.

(Аллаһ сезгә тарлыкны теләми, бәлки сезнең пакь булуыгызны тели) Маидә, 6.

Рəсүлебезнең хәдисләре дә кешене чиста-пакь булырга чакыра.

«Чисталык – иманның яртысы»,  – дип әйткән иде пәйгамбәребез.

Адәм баласының киеме һәм тәне генә чиста булуы әз, аның җаны, фикерләре дә саф булырга тиеш.

Пәйгамбәребез (С.Г.В) һаман да чисталыгы белән сəхəбəлəргə бер үрнәк булып торды. Ул һәр көн тешләрен мисвак белән чистарып, тарак берлә башындагы чәчләрен тарап, мөмкинчелеге булганда киеменә хуш исле майлар сөртә иде.

Ул мөселманнарны аларның гомерләре белән бәйләнгән барча нәрсәләргә, хәтта ничек дөрес иттереп туалетка йөрүенең әдәбенә дә өйрәтеп калдырды.

Рəсүлебез (С.Г.В) урамда чәче тарамаган, пычрак кешене күргәч, янына килеп, аңа мөэмин адәм буларак, бу килеш йөрергә ярамаганын  аңлатып, өс-башын пакьларга, әйбәт сыйфатка китерергә әмер итә иде.

Балаларны яшь вакытларыннан ук чисталыкка өйрәтергә кирәк.

Белгәнебезчә, яхшы тәрбияләнмәгән балаларның күбесе, зур үскәч җəмгыятькə кайгы гына китерәләр. Аларның өс-башларына карасаң, исең китәр: сыйфатлары коточкыч, киемнәре пычрак, чәчләре таралмаган, яннарыннан, коточкыч ис чыга. Әлбәттә, бала кече вакытыннан ук әдәпкә-чисталыкка өйрәнмәгән булса, зур үскәч аны шушы зарури нәрсәләргә өйрәтергә бигрәк тә кыен була. Онытмаска кирәк, адәм баласының тышкы торышы, тәненең-киеменең чисталыгы, аның эчке торышының пакьлыгына дәлил булып тора.

Балагызны тәрбияләгәндә, аның башының, күзләренең, борын-авызының, киеп йөри торган киеменең, ашый торган ашының  чисталыгына зур ихтирам бирергә кирәк.

Баш-чәчнең чисталыгы турында пәйгамбәребез (С.Г.В) хәдисендә әйтә: «Кемнең чәче бар икән,  шул чәчләренә ихтирам итсен»,- ягъни чәчләрен  пычрак, тузылган рәвештә йөретмәсен, киресенчә, юсын, тарасын, кирәк вакытта кыскартсын аларны.  Күзләрнең пакьлыгы турында сүзебезне алып барсак, Гаишә, (Аллаһы аның берлә разый булсын!)  рəсүлебезнең хатыны бу турыда әйтә: - Мөһəммәд пәйгамбәр күрүен көчәйтер өчен, йоклар алдыннан һәр күзенә өчәр тапкыр бер нәрсә сибә иде – дип әйтә. Бүгенеге көндә күрүне  көчәйтә торган табигый препаратлар күп. Ләкин аларны кулланыр алдыннан, әлбәттә, беренчедән табиб белән киңәшегез.

Баланы кече вакытыннан ук: синең кулларың, авыз- борының һаман да  чиста булуырга тиеш, – дип өйрәтергә кирәк. Кешеләр һәр көн бер-берләре белән очрашалар, аралашалар. Әгәр дә берсенең тешләре чистартмаган, авыз эче юылмаган булса, ул авызындагы исе берлә яныда басып торучы кешләрне дә, фәрештәләрне дә җәфалап бетерә.  Аллаһка иман китергән бәндә авызы белән һәр көн Коръән аятьләрен  укый, Раббысын зикер итә, шуңа күрә аның авызы-борының пакь булуы ваҗеп гамәлдер.Тәһарәт алуны гына карыйк, - анда без Мөһəммәд илчебезгә (С.Г.В) охшарга тырышып, көнгә биш тапкыр, өчәр мәртәбә борыныбызны-авызларыбызны су берлә чәйкәп, кулларыбызны юабыз. Илчебез бер хәдисендә авыз эченең пакь булуының кирәклеген раслап әйтмешли: «Əгәр дә бу нәрсә өммәтемә авырлык китермәгән булса, мин аларга һәр намазлары алдында (сивак-теш чистарткыч) берлә кулланырга әмер иткән булыр идем».

Бу хәдисләрдән, без мөселман кешенең үз авыз эче торышының хәлен, диккать берлә карарга кирәклеген аңлыйбыз . Ата-ана кешеләр балаларын ешрак теш табибларына  илтеп күрсәтергә, өйләрендә иртүк вә кичен тешләрен чистартырга онытырга тиешләр түгел.

Ислам динебез безгә барыбызга да яхшы, матур киемнәрдән йөрергә нəсыйхәт итә.

Рəсүлебез (С.Г.В) хәдисләрендә моның турында әйтә: «Ак-чиста киемнәрегезне киегез, чөнки алар иң хәерле киемнәрегездәндер».

Бер вакытны ул пычрак киемгә төрелгән кешене күргәч исе китеп:

«Бу адәм киемен юарга су да  табалмады?») - диде.

Күп хәдисләрендә рəсүлебез мәчетләр эченә йөрер өчен аерым кием тотарга әмер иткән иде, чөнки Раббыбыз Коръәндә әйтә: «Һәр бер намаз укый торган урыннарыгызда бизәнегез», монда «бизәнегез» сүзе «косметиканы кулланыгыз» мәгнәсендә түгел, ә «кая гына намазларыгызны укысагыз да, чиста-пакь, матур, гаурәтләрегезне каплый торган киемнәрдән укыгыз» мәгънәсен туплап тора. 

Шушы аятьләргә-ривәятләргә таянып, беренчедән без  үзебез, балаларыбыз чиста, пакь, әдәпле киемнәрдә йөрергә тиешбез. Чиста-пакь тән-киемнәр белән мөселманнарга башка халыкларга үрнәк күрсәтергә кирәк.

Балаларны кече вакытларыннан ук йоклап торганнарыннан соң, яисә аш өстәле артына утырыр алдыннан кулларын юарга өйрәтегез.   

Аннары онытып куя күрмәгез: кешеләр хәҗәтләрен үти торган урыннарда, мунчаларда, кайбер йортларда җеннәр яшидер. Аларның балагызга зарары тимәсен дип, баланы туалетка (бәдрәфкә) сул аягы белән керергә, анда керер алдыннан «Бисмилләһ» (Аллаһ исеме белән) яки «әллаһүммә инни әгузү минә-л-хубси вә-л-хабә-ис» (Аллаһы Тәгаләгә бөтен явыз, пычрак көчләрдән, ир вә хатын җеннәрдән сыгынам), - дип, шушы пәйгамбәребезнең догасына өйрәтегез.

Бәдрәфтән чыкканда, уң аягы белән чыгарга вә: «Гуфранәк» (Синең кичерүеңне үтенеп сорыйм), - дип әйтергә кирәк.

Балага бәдрәфтә утырган вакытында сөйләшергә, газет-журналлар укырга, яисә Аллаһның исемнәрен, Коръән аятьләрен авызга алырга ярамаганын, анда тулы тынлык саклау кирәклеген аңлатыгыз.

Балалар җәй вакытында, каникулларда авыллырга килгәч, кайчан ярга басып елгага, күлләргә, кешеләр йөри торган урыннарга хәҗәтләрен үтиләр. Бу яман нәрсә. Шундый әдәпсез балалар өчен ата-аналары Раббыбыз каршында басып җавап кайтарачаклар.

Әгәр дә без балаларыбызның  киләчәгебездә яхшы, ярдәмле кешеләр булып үсүләрен теләсәк, без аларны кече вакытларыннан ук әдәпкә, тәртипкә, чисталык-пакьлыкка өйрәтергә тиешбез.

Мәнир хәзрәт Беюсов

gcolor="#A0C2AC" valign="top">

ӘДӘБИ СӘХИФӘ

Халык афоризмнары

Агач башындагы кошны
Минеке дип әйтеп булмас,
Очып китсә япан җирдән –
Тотыйм дисәң, тотып булмас.

Туганлык кадрене белсә – туган ул,
Әгәр белмәсә – бер ачы суган ул!

Иген икмәк – михән чикмәк
Оялган кемсәнең ризкы тар булыр.

Салкын сүз – җангадыр агу.

Җәмаль дәхи китә торган буяутик,
Китәр тиздән кояш төшкәч кыраутик.

Кеше үзенә гәр салса бәла,
Җиһан халкы җыелса, белмәс ала.

Галим булса, булыр дәүләт.

Тутый белән ки карганы
Килтереп бер ивгә япма.

Ки козгындин туар козгын,
Ки каргадан туар карга.

Надан сүзләр сүзен тапмас,
Ки яхшыга сүзен тапмас

Надан аякыны йөртер,
Ки баскан йирләрен кортыр

Гомер – сәгатьтик.

Гыйшыкка дәва юк диләр зирәкләр.

Сүзе ялган кешене диләр угры.

(ХIX йөз татар шагыйре Г. Кандалый әсәрләреннән)

Кәрим Тинчурин
(1887—1938)

Татар драматургиясе һәм театры тарихында Кәрим Тинчурин исеме лаеклы рәвештә күренекле урын алып тора.

Кәрим Али улы Тинчурин 1887 елның 15 сентябрендә Самара өлкәсе Бедно-Демьян районы Аккүл (хәзер — Пенза өлкәсе) авылында күп балалы гаиләдә туып үсә. Тормышлары авыр булгач, Кәрим унөч яшендә Казанга чыгып китә һәм үз көнен үзе күрә башлый. Авылында алган башлангыч белемен дәвам итәр өчен ул, җәйләрен малайлыкта йөреп, төрле кара эшләр башкарып, акча туплый һәм Мөхәммәдия мәдрәсәсенә укырга керә.

Зирәк акыллы, тырыш табигатьле шәкерт үзлегеннән дә өйрәнеп, тиздән алдынгылар сафына баса, әдәбият-сәнгать белән кызыксына, шигырьләр яза башлый. Озакламый Тинчурин шәкертләр арасында көчәеп киткән җәдитчелек хәрәкәтләрендә катнаша, моңа 1905 елгы вакыйгалар да килеп кушыла. Тинчурин һәм аның фикердәшләре мәдрәсәдән чыгарыла. Шуннан соң Тинчурин бер Казан баена конторщик хезмәтенә керә. Әлеге чуалышлардан соң ул заманның “культурный” яшьләре — зыялылар арасына килеп кушыла, әдәби иҗат белән дә шунда кызыксына башлый. Язучылар, журналистлар, артистлар белән таныша. Аеруча аны әле яңа гына оешып килүче театр кызыксындыра, тиздән ул үзе дә пьеса язып карарга була һәм 1906 елда «Мөназара» (“Бәхәс”) исемле комедия яза. 1910 елда «Бәянел-хак» газетасында аның беренче шигырьләре дә күренә. Шул ук вакытта Тинчурин үзенең каләмен проза өлкәсендә дә сынап карый. (Мәсәлән, автобиографик вакыйгаларга нигезләнеп язылган “Мәрҗәннәр” хроникалы булуы һәм күләм ягыннан кечкенә генә романга яисә зур повестька тиң. Әлеге китап тугыз мәрҗән — новелладан тора, автор аларны дәвам итеп, анда 30нчы еллар вакыйгаларына кадәр сурәтләп калдырырга теләгән. Кызганыч, әлеге ният, илдәге террор машинасының бөтен куәтенә эшләп китүе һәм анда К. Тинчуринның да эләгүе аркасында, тормышка ашмыйча кала). “Аң” журналында, «Ил» газетасында аның күп кенә хикәяләре басыла.

Әмма театрга мәхәббәт барыннан да өстен булып чыга, сәхнә әсәрләре язуга күңел күбрәк тарта, өстәвенә «Сәйяр» труппасы җитәкчесе Габдулла Кариев та җырга оста, яшь егеттә артистлык таланты чаткылары күреп алып, аны театрга эшкә чакыра. Тинчуринның тиздән зур сәхнә таланты ачыла. Труппага керүенең беренче елларыннан ук аңа җаваплы рольләр тапшыра башлыйлар.

Сәхнә сәнгате белән “эчтән” танышу аңа драматургия белән ныклап шөгыльләнер өчен киң юл ача, сәхнә әсәре язу серләрен ул турыдан-туры үз тәҗрибәсе нигезендә үзләштерә башлый. Кәрим Тинчурин “мәйданга” бер-бер артлы «Хәләл кәсеп» (1910), «Шомлы адым» (1910—1912), «Беренче чәчәкләр» (1912), «Назлы кияү» (1916), «Ач гашыйк» (1916), «Җилкуарлар» (1916), «Соңгы сәлам» (1917) исемле пьесалар чыгара. Шулардан «Назлы кияү», «Шомлы адым», «Соңгы сәлам» сәхнәдә дә куела. Шулай итеп, К. Тинчурин революциягә кадәр үк инде драматург буларак та танылып өлгерә.

1918 елның көзендә большевиклар хакимияте аңа Казанда татар театр труппасын оештыру эшен йөкли. К. Тинчурин, тәвәккәлләп, тиз арада аны оештыра да. Җитәкчелек эшен дә үзе алып бара. Театр җитәкчесе булып эшли башлагач ук, К. Тинчурин культура өлкәсендә, татар театрында югары эстетика, зәвекъ өчен тырыша. 1919 елда ул «Вак милләтләр театры хакында бер-ике сүз» дигән махсус мәкалә белән чыга.

Гражданнар сугышы елларында К. Тинчурин җитәкчелегендәге беренче татар совет драма труппасында хәрәкәттәге Кызыл Армия частьлары сугышчыларына һәм фронт тирәсендәге халыкка хезмәт күрсәтү өчен махсус фронт труппалары төзелде. Һәр труппага (ә алар бишәү булган) коллективның күренекле актерлары житәкчелек итте. Алар өчен репертуар әзерләү дә К.Тинчурин өстендә була.

К. Тинчурин, театр эшеннән тыш, Казанның «Эш» газетасында хезмәттәшлек итә. 1920 елда ул Идел аръягы хәрби округы политик идарәсе каршында Самара шәһәрендә төзелгән беренче татар театр студиясенә укытучы һәм баш режиссер хезмәтенә билгеләнә. Бу студиядә атаклы татар драматургы Таҗи Гыйззәт, Xөсәен Уразиков, Рәфгать Фәйзи, М. Әбсәләмов, Әсгать Мәҗитов һ. б. кебек талантлы артистлар, мәдәният әһелләре тәрбияләнә.

К. Тинчурин 1921 елны Г. Кариев исемендәге пролетариат театры труппасына җитәкчелек итә башлый. 1922 елда, Ташкентта Гыйльми советның татар бүлегендә бераз эшләгәннән соң, Казанга кайтарыла. Татарстан хөкүмәте К. Тинчуринга, күренекле татар артист­ларын җыеп, Дәүләт труппасы оештыру эшен тапшыра һәм аны театрның баш режиссеры итеп куя. Театр һәм әдәбият өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен К. Тинчуринга 1926 елда Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә.

Театрдагы эшен дәвам итеп, К. Тинчурин сәхнәдә заман темаларына язылган әсәрләр куярга тырыша, шушы эшкә ул яшь драматургларны тарта. Таҗи Гыйззәт, Риза Ишморат, Һади Такташ, Гадел Кутуй, Габдрахман Минскийлар иҗаты Кәрим Тинчурин күзәтчелегендә үсә.

Сәхнәдә К. Тинчуринның режиссерлык осталыгын күрсәткән яңадан-яңа спектакльләр куела бара. Әгәр ул 20 нче елларда тарихка кереп калырдай «Турандот» (1923), «Зәңгәр шәл» (1926), «Җилкәнсезләр» (1926), «Ил» (1929) спектакльләрен куйган булса, 30 нчы елларда татар театрында режиссура сәнгатенең зур уңышы булып танылган «Ревизор» (1932), «Кандыр буе» (1932), «Банкрот» (1933) кебек сәхнә әсәрләре иҗат ителә.

Татар Дәүләт академия театры җитәкчесе һәм күренекле драматург буларак, ул 1934 елда СССР язучыларынын Беренче съездына делегат итеп сайлана, съезд трибунасыннан аңа татар совет драматургиясе турында доклад сөйләү тапшырыла.

 Сталинның шәхес культы чоры репрессияләре Тинчуриннар гаиләсенә дә зур фаҗига алып килә: талантлы шәхескә нахак гаепләр тагыла. К. Тинчурин 1938 елда һәлак була.

Билгеле, драматург иҗаты үз вакытының идеологик чүп–чарыннан азат түгел. Ләкин Тинчурин талантын, аның иҗатының әһәмиятен хәтта бүгенге заманнан торып бәяләгәндә дә, әлеге шәхеснең сәләте, киң колачлылыгы, масштаблылыгы сокландыра, таң калдыра. Кәрим Тинчурин — 27 пьеса, проза һәм шигъри әсәрләр авторы, 20 дән артык спектакльнең режиссеры; Гоголь, А.К. Толстой, Г. Камал, Ф. Әмирхан һ.б. драматурглар әсәрләрендә төп рольләрне башкарган актер. Драматургның үз иҗатына гаять таләпчән булуы хәзерге чор язучылары һәм драматурглары өчен дә үрнәк булырлык. Мисал өчен, бер кечкенә генә деталь: әсәрләре сәхнәдә уйнала башлаганнан 25(!) ел үткәннән соң гына К. Тинчурин үз пьесаларының беренче җыентыгын чыгарырга җөръәт иткән. Бу уңайдан драматургиябез классигының үз сүзләре бик гыйбрәтле: «Сәхнә әсәрләре нихәтле озак һәм күп сәхнәдә уйналсалар, шул хәтле аларның кимчелекләре авторга ачыграк күренә башлый... Менә шул сәбәпләр аркасында... кайбер пьесаларымны матбугатка чыгарырга тиеш тапмаган идем».

Кәрим Тинчурин әсәрләре татар драматургиясенең алтын фондын тәшкил итә, алар бүген дә төрле театрлар репертуарыннан төшми. Казандагы Татар драма һәм комедия театры (элекке күчмә театр) 1989 елдан мәшһүр драматургның исемен йөртә.

Мәгариф реформалары: Нижгар татарлары һәм Россиядә мөселман дөньясы: Ислам мәгарифе буенча мәкаләләр һәм хезмәтләр җыентыгы. Төзүче һәм җаваплы редактор Д.В. Мөхетдинов. – Н.Новгород; «Мәдинә» Нәшрият йорты, 2007. 212 б.

Бу китапта Ислам мәгарифенең беренче юл салучыларының хезмәтләре бирелә. Мәгърифәтче һәм эзләнүче, җәдид ысулы белән укытуга нигез салучы Хөсәен һәм Габделгалләм Фәезхановлар, аларның идеяларын тормышка ашыручы Исмаил Каспранский хезмәтләре; Сафаҗайдан күренекле Хәбибуллиннар нәселенең атаклы вәкиле Нәҗип Хәбибуллин мәкаләсе, О.Романовның һәм П. Демидовның татар мәгарифенең торышы һәм татар мәктәпләренен эшен яхшырту турында әле ХХ гасыр башында ук ясалган докладлары; шулай ук Нижгар тарихчы-краеведлары А.Абубакиров һәм С.Сабировларның хезмәтләре бу китапта урын алган.


Фәнни мәкаләләр еллык җыентыгы «Исламны, шәрыкне, төрки халыкларның телләрен һәм мәдәниятен өйрәнү фәннәре үсешенең хәзерге проблемалары һәм перспективасы» Яшьләрнең Беренче Халыкара фәнни-гамәли конференциясе материаллары. «Мәдинә» Нәшрият йорты, 2007.

14 майда Нижний Новгородта яшьләрнең Беренче Халыкара фәнни-гамәли «Исламны, шәрыкне, төрки халыкларның телләрен һәм мәдәниятен өйрәнү фәннәре үсешенең хәзерге проблемалары һәм перспективасы» конференциясе булып узды. Конференция кысаларында Якын Көнчыгыштагы һәм башка төбәкләрдәге  халыкара мөнәсәбәтләргә, күпчелек ислам динен тотучы халык яшәгән регионнарда эчке дини һәм конфессияләр арасындагы диалогларга, ислам җәмгыятенең тарихи үсешенә кагылышлы проблемалар турында фикер алышу булды.

Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!