На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
:: Газета «Мишар дуньясы» №2 (июль) 2007

Мишәр дөньясы   , № 2 (июль 2007 г.)
Нижгар татарлары газетасы

 Мөхтәрәм милләттәшләр!

Түбән Новгород өлкәсендә “Мишәр дөньясы” газетасының нәшер ителә башлавын милләтебез тормышында күркәм вакыйга дип бәялибез. Халкыбыз тарихында тирән эз калдырган олпат шәхесләр арасында сезнең якташларыгыз Хөсәен Фәезханов, Кави Нәќми, Рәшит Ваhапов, Хәйдәр Бигичев кебек горурланырлык кешеләр бар. Бүген дә 50 меңнән артык милләттәшебез яшәгән Нижгар төбәгеннән чыккан зыялыларыбыз мәдәниятебезгә, сәнгатебезгә, фәнебезгә тугрылыклы, фидакарьләрчә хезмәт итә. “Мишәр дөньясы”, олуг татар дөньясының бер матур бизәге булып, киләчәктә милләтебезнең бердәмлеген ныгытуга, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, дини йолаларыбызны саклауга үзеннән зур өлеш кертер дип ышанып калам.

Газетаны оештыручы hәм нәшер итүчеләргә бу җаваплы, игелекле хезмәтләрендә иҗади уңышлар телим. Басмагыз бай эчтәлекле, озын гомерле булсын м р татар гаиләсендә үз укучысын тапсын.

Ихтирам белән, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров

Яңа газета чыгару төбәгебез татар халкының рухи һәм мәдәни үсешенә уңай йогынты ясаячагына ышанасы килә. «Мишәр дөньясы» татар дөньясыннан аерылмасын, милләтнең бердәмлеген үстерү һәм саклау эшенә үзенең көндәлек өлешен кертсен иде.

«Туган як» өлкә татар газетасының почетлы редакторы

Рифат ага Ибраһимов 

Нижгарлар бәйрәм итә

Татарларның көтеп алган иң ямьле, матур борынгы бәйрәме сабантуйлар гөрли. Нижгарлар да аны яратып, алдан әзерләнеп көтеп алалар. Нижний Новгород шәһәрендәге сабантуй елдан ел матуррак уза. Анны шулай дәрәҗәле итеп уздыруга Татарстан хакимияте һәм татарларның бөтендөнья Конгрессы башкарма комитеты тарафыннан ел саен җибәрелә торган делегацияләр дә зур өлеш кертә. Быел Татарстаннан Зеленодольск районы делегациясе килде. Алтмыштан артык артист, милли ризыклар, дин атрибутикалары белән сату итүче палаткалар – барысы да ңижгарлыларның бәйрәме матур узсынга юнәлгән. делегацияне Зеленодольск шәҗәре администрациясе башлыгы урынбасары Р.Г. Кәримов җитәкли. Диния нәзарәте рәисе Үмәр хәзрәт, Региональ мөхтәрият рәисе Гаяз Салихович, Диния нәзарәте аппараты җитәкчес Дамир Вәисович Җәмигъ мәчетендә очрашып, күп төрле проблемалар хакында әңгәмәләштеләр. Казан кунакларын «Мәдинә» Нәшрият йортында бастырылга китаплар, газеталар тапшырылды. Бу очрашу Кремльгә экскурсия белән тәмамланды.

30 июньдә 1 Май ис. ял паркында, төне буе бик каты яңгыр явуга карамастан, иртән-иртүк халык җыела башлады. Инде күптән бу бәйрәм татарларныкы гына түгел, ә бөтен шәһәр халкының яраткан официаль бәйрәме. Шуңа күрә дә, паркта бу көнне руслар да, әрмәннәр дә, әзербайжаннар, үзбәкләр дә җитәрлек иде. Паркның аллеялары буйлап сәүдә палаткалары урнашкан: ни генә юк аларда! Татарча ауди-видео продукция дә, китаплар, дисбеләр, татарча исемнәр чигелгән сөлгеләр! Һәм, әлбәттә инде, милли ризыклар! Кыскасы, күңелең ни тели, шуны табарга була иде. Паркның һәр ягыннан яңгыраган татар музыкасы да күңелләрне җилкетә.

Сабантуй бәйрәменең официаль өлеше сәгать 11 дә башланып, анда халыкны шәһәр башлыгы В.Е.Булавин, Диния нәзарәте рәисе Үмәр хәзрәт, Региональ Милли-мәдәни мөхтәрият рәисе Г.С.Закиров, Канавино районы башлыгы Н.П.Сатаев, милли оешмалар вәкилләре котладылар. Үмәр хәзрәт барча кешеләрне милли бәйрәмебезне эчемлексез генә, борынгыдан калганча матур итеп, йолаларыбызны бозмыйча гына уздырырга теләк теләде. Ел саен кабатланган бу ихлас теләк якташларыбыз күңеленә үтеп керми калмыйдыр. Быелгы бәйрәмдә исерекләр азрак тоелды, тәртип бозып, бәйрәмнең ямен җибәрүчеләр кимеде кебек.

Официаль өлештән соң сәхнәгә «Туган як моңнары» ансамбле, махсус чакырылган милли оешмалардан артистлар менделәр. Менә шунда башланды инде халык өчен иң күңеллесе. Яраткан җырлар, матур-матур биюләр кемне дә битараф калдырмады. Бии алганы биеде, биемәсә рәхәтләнеп җырлады. Сәхнә каршындагы халык чын күңелдән бәйрәм итте. Мондагысы ошап бетмәсә, паркның икенче ягында барган Татарстан кунаклары концертын карарга мөмкин иде. Халык анда да җитәрлек булды. Концерты да шәп иде шул. Татарча да, русча да, шәрыкь җырлары җырлап Зеленодольск шәһәре артистлары якташларыбызны армый-талмый сөендерде.

Кемгә концерт кызык, ә кемгә милли көрәштән башка берни кирәкми. Андыйлар көрәш мәйданы тирәсендә кайнашты. Белгәннәргә көч биреп, белмәгәннәргә кызыксынып карап, чын күңелдән бәйге карадылар. Бала-чага өчен  дә тамаша җитәрлек булды. Алар өчен Милли уеннар оештырлган иде. Кайбер өлгер татар малайлары берничә уенда катнашып, шактый гына бүләкләр җыеп, ерык авызларын җыялмыйча, яшьтәшләре каршында мактаныштылар. Бәлки алар бу бәйрәмне иң көтеп алганнарыдыр әле!

Ничек кенә күңелле, матур, кызык булмасын, һәр нәрсәнең азагы булла. Бусы да артта калды иде. Анда килгәннәр канәгать калды. Бу бәйрәмнән калган матур истәлекләр алар күлендә әле озак сакланыр.

З. Ахмадуллина

ВАКЫЙГАЛАР ХРОНИКАСЫ

Дзержинск гөрли

23 июньдә Дзержинск шәһәре ял паркында инде 12 нче мәртәбә Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәмне ачу тантанасында шәһәребезнең мэры Виктор Портнов, шәһәр Думасы депутатлары Галина Демахина, Зяки Үмәров һ.б. катнаштылар. Сабантуйның төп оештыручысы Дзержинск Җәмигъ мәчете, урындагы татарларның Милли-мәдәния автономиясе. Татарстан мәдәният министрлыгы һәм татарларның бөтендөнья конгрессы тарафыннан җибәрелгән делегация составындагы артистлар якташларыбызны татарча җырлап-биеп куандырдылар.

Сабантуйның рәсми өлеше мэр В. Портновның халыкны бу борынгы бәйрәм белән котлавыннан башланды. Ул сабантуйның матур, күңелле узуын теләп, оештыручыларга рәхмәт хатлары, мактау грамоталары, бүләк сувенирлар тапшырды. Алар арасында Закиров Г.С., Фатыхов М.Н., Фатыхов А. һ.б. бар иде. Үз чиратында мәчетнең имам-хатыйбы Гаяз хәзрәт Региональ милли-мәдәни автономия исеменнән шәһәр җитәкчеләренә һәм күп еллар сабантуй бәйрәмен уздыруга актив ярдәм итүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмне оештыручылар төп ярдәмчеләре М.Н. Закеровка, И. Мингазовка, С. Мирошниченкога, Җ. Реймовка, Р. Хаметшинга, Х. Сафинга, П. Петелинга, Р. Мингалимовка, Н. Абушаевага, Р. Хамалетдиновага зур рәхмәтләрен белдерәләр.

Казаннан килгән артистлар белән бергәлектә Н.Новгородтан килгән «Туган як моңнары» ансамбле дә бик матур тәэсир калдырды.

Концерт белән берәттән мәйданнарда балалар өчен милли уеннар оештырылды. Анда катнашкан һәркем кечкенә булса да бүләк алды.

Көрәш 4 категориядә барды. Көрәшчеләр арасында дагестанлылар, таҗиклар, өлкәбез авылыннан татарлар катнашты. Абсолют авырлыкта 1-нче урынны А.Елизаров, 2—нче урынны Р.Сахапов, 3-нче урынны И.Мостафин яуладылар. Алар өчесе дә Дзержинск шәһәреннән. Башка категорияләрдә дә егетләребез сынатмадылар. Һәр категориядә 1-нче урынга телевизор, 2-3-нче урыннарга өй кинотеатры, пылесослар, плеерлар бүләк ителде.

Бәйрәм гадәттәгечә күркәм узды. Паркка килгән һәркем үзе өчен нинди булса да кызык тапты. 

Нижгарларга тиңнәр юк

Иң борынгы бәйрәмебез Сабантуйның иң күркәм өлеше булып элек-электән көрәш санала. 23 июньдә узган Уразавыл сабантуенда да шулай булды. Юкка түгелдер, чөнки милли көрәшнең максаты да бит йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклап калу, яшьләр арасында спортны пропагандалау, аларны даими спорт белән шөгыльләнергә тарту.

Уразавыл сабантуенда «абсолют» батыр булып калу һәркайчан мактаулы саналды һәм беркайчан да җиңел булмады. Чөнки бу сабантуйга бар тирә-як авыллардан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Татарстаннан да көрәшчеләр киләләр. «Батыр» булып калганнар Кызыл Октябрь районы тарихына кереп калып, халык хәтерендә сакланалар. Бу көрәш кагыйдәләре буенча Россия, Европа, дөнья чемпионатлары уза. Юкка гына бит Уразавыл сабантуенда күп тапкырлар җиңүче булып калган Хәннән Мусин да абсолют дөнья чемпионы исеме яуламады. Уразавыл Сабантуенда җиңү яулаганнан соң Сафаҗай егете Нуриманов Рамиль дә ике тапкыр дөнья чемпионы булып кала.

Быелгы Сабантуйда көрәш ике категориядә барды: 75 кг. чаклы һәм абсолют үлчәүдә. Дөнья чемпионы Хәннән Мусин, Европа чемпионы Рафаэль Ибраһимов, яшьләр арасында дөнья чемпионы Эмиль Шәрәфетдинов, халыкара турнирлар чемпионнары Ильшат Габдрахманов һәм Ринат Сабитов, Рушан Рамазановлар катнашуы быелгы көрәшнең бизәге булды.

40 яшьлек Хәннән белән 18 яшьлек Рушан Рамазанов арасындагы бәйге тамашачылар хәтерендә озакка калыр. Бу бәйгедә тәҗрибә белән яшьлек көч сынашты. Һәм яшьлек җиңеп чыкты!

Рбишчадан ике күренекле көрәшче, күп тапкырлар батыр булып калган Абделбәр Әндәрҗәнов һәм Ирфан Шәрәфетдиновларның уллары арасындагы көрәш тә бик кызык булды. Ринат Әндәрҗәнов Эмиль Шәрәфетдиновтан көчлерәк һәм авыррак булса да, Эмильнең җитезлеге Ринатның бар матур алымнарын юкка чыгара барды. Шуңа күрә дә, судьялар тагын вакыт биреп кенә, бу бәйгедә Ринатка җиңеп чыгарга мөмкин булды.

Ә Ринат Сабитовка бу сабантуйда тиңнәр булмады. Һәм ул абсолют чемпион булып калды. Нижгар якларындагы быелгы сабантуйларда ул 4-нче тапкыр абсолют батыр булып калганын да әйтми булмый!

Менә Уразавыл сабантуе нәтиҗәләре:

75 кг. чаклы үлчәүдә - 1-нче урын –Эмиль Шәрәфетдинов (Рбишча)
2-нче урын - - Шамиль Усманов (Камка)
3-нче урын – Фаттахов Рафаэль (Мәскәү)
Абсолют категориядә 1-нче урын – Ринат Сабитов (Сафаҗай)
2-нче урын – Рафаэль Вильданов (Мәскәү)
3-нче урын- Ильшат Габдрахманов (Мәскәү).

Бу яңа газетабыз аша көрәшне уздырудагы ярдәмнәре өчен Уразавыл хастаханәсенең югары категорияле врачы Р.Ф. Ганиевка, техник секретарь М. Шәрәфетдиновка, хронометристлар А.Фәхретдиновка, И. Котдусовка, гадел булулары өчен судьялар Р.Мөҗиповка, Ә.Ваһаповка, М. Имаметдиновка, А.Әндәрҗановка, М.Сәмиуллинга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Кара диңгез флоты гвардиясенең элекке матросы, район спорт мәктәбе методисты А.А. Алиевка аерым рәхмәт. Ул бар гомерен спортка һәм яшь буынны тәрбияләүгә багышлады. Үз вакытында ул бик яхшы чаңгычы, волейболчы, гимнаст иде. Хәзер ул шашка-шахмат яхшы уйный. Инде кырык елдан артык Уразавыл сабантуйларының баш секретаре, үз эшен белеп һәм яратып башкара. Аллаһ Тәгалә аңа ярдәмен биреп, сәламәтлектән аермасын. Алдагы көннәрендә дә халкыбызга хезмәт итәргә язсын.

Уразавыл сабантуеның өлкән судьясы З.Ә.Валемеев

ТӨБӘКЛӘРДӘГЕ ТАТАРЛАР

Мәгариф системасында — яңа министр

26 июньдә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашында ТР ФА ның Гомуми еллык ќыелышы узды. Җыелышның беренче өлешендә М. Шәймиев залдагыларга ТР Мәгариф hәм фән министрлыгының яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Ул — Наил Вәлиев.

Наил Мансур улы Вәлиев 1949 елның 3 сентябрендә Чистай шәhәрендә туган. Филолог, рус теле hәм әдәбияты белгечлеге буенча Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлаган. Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы.

Педагогика институтын тәмамлаганнан соң үзенең хезмәт эшчәнлеген 1971 елда Чистай шәhәренең 3нче урта мәктәбендә рус теле hәм әдәбияты укытучысы булып башлаган. 1975 елда Алабуга дәүләт педагогика институтының әдәбият кафедрасында ассистент булып эшләгән. 1977 елдан 1980 елга кадәр – СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел hәм әдәбият институты аспиранты. 1981 елдан 2000 елга кадәр әдәбият кафедрасы ассистенты, өлкән укытучы, әдәбият кафедрасы җитәкчесе, Алабуга дәүләт педагогика институты ректорының фәнни эшләр буенча ярдәмчесе булып эшләгән. 2000 елдан башлап — Алабуга дәүләт педагогика институты ректоры булган.

Баш эколог үзебезнеке

Июнь азагында Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов катнашында киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәдә яңа министр — Әгъләм Садретдинов белән таныштыру булды.

Әгъләм Кыям улы Садретдинов 1951 елда Чуашстанның Комсомол районы Чичкан авылында туган. 1975 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын, 1990 елда Сарытауда югары партия мәктәбен тәмамлаган. Шуннан соң төрле елларда Татарстанның Кама Тамагы районы Ленин исемендәге һәм Апас районы Куйбышев исемендәге колхозларда баш инженер, мөдир урынбасары булып, Апас районында колхозлар рәисе, 1992-1998 елларда Апас район Советы рәисе һәм Апас районы хакимияте башлыгы булып эшләгән. 1998 елдан бирле — Татарстанның Буа районы башлыгы, 2000нән 2004 елга хәтле Татарстан Дәүләт советының икенче чакырылышында ТР халык депутаты  була. 2006 елдан “Буа муниципаль районы” башлыгы булып эшләгән.

Әгъләм Садретдинов — Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «За трудовую доблесть» медале белән бүләкләнгән.

Мәскәүдә татарча укы

Бу көннәрдә Мәскәү дәүләт педагогика университетының филология факультетында татар теле һәм әдәбиятыннан көндезге бүлеккә кабул итү имтиханнары дәвам итә. "Рус теле һәм әдәбияты" белгечлегенә өстәмә итеп «Татар теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча укырга теләүче абитуриентлар рус теленнән инша яза, рус әдәбиятыннан - телдән сынау, татар теленнән зачет тапшыра. Әлеге белгечлеккә 2007-2008 уку елына абитуриентлар җыю турында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән иде.

Керү имтиханнарын уңышлы тапшыручылар өчен белем алу вакыты 5 елга сузылачак. Бюджет формасында да, коммерция нигезендә дә укырга мөмкин. Түләп укучыларга белем алу бәясе бер елга 38 мең сумга төшәчәк.

Рус-татар бүлеге бу уку йортында 5 ел уңышлы эшләп килә. 2006 елда беренче чыгарылыш булды. Хәзерге вакытта биредә Мәскәү шәһәреннән һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән 65 студент белем ала. Университетны тәмамлаучыларга дәүләт үрнәгендәге диплом бирелә.

Яңадан «Алтын Мөнбәр»

«Алтын мөнбәр» Халыкара мөселман киносы фестивале елдан-ел киңрәк колач ала. «Алтын мөнбәр» III Халыкара мөселман киносы фестиваленең быелгы сайлау комиссиясе үз эшен тәмамлады. 1 июльдә узган йомгаклау утырышында Казанда 6-12 сентябрьдә үтәчәк «Алтын мөнбәр» нең бөтен фестиваль кинопрограммасы билгеләнде. Фестивальдә катнашу өчен дөньяның 46 иленнән 200дән артык картина дәгъва итте, дип хәбәр иттеләр оештыручылар. Конкурс программасына 49 эш сайлап алынган: 16 тулы метражлы, 12 документаль, 6 телевизион репортаж, 15 кыска метражлы картина. Конкурстан тыш программага 26 фильм кергән: 11 тулы метражлы, 10 документаль, 5 кыска метражлы картина.

Тамашачылар хөкеменә Иран, Бөекбритания, Швейцария, Германия, Мисыр, АКШ, Индонезия, hиндстан, Франция hәм дөньяның башка илләреннән режиссерлар эшләре тәкъдим ителәчәк. Татарстаннан фестивальдә Рамил Төхвәтуллинның (үзебезнең мишәр егете!) «Дилемма», Салават Юзиевның Габдулла Тукай турындагы «121», Николай Сванидзеның Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев турындагы «Бабай» фильмнары күрсәтеләчәк.

Татар мәктәбе кемгә комачаулый?

Тамбов өлкәсе Унаровски районы Яңураз авылында җирле хакимият урта мәктәпне ябарга карар кылган иде. Авыл халкы мәктәпне ябуга каршы, чөнки бу очракта балаларга күршедәге рус авылларына барып укырга туры киләчәк. Димәк, үз динебез дә, телебез дә онытылырга мөмкин. 57 бала укыган мәктәпне яптырмас өчен, укытучылар һәм ата-аналар авыл халкыннан имзалар җыя, Татарстан һәм Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыкларына мөрәҗәгать итә. Ә иң алдан яңуразлылар ярдәм сорап Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына мөрәҗәгать иткән булган. Конгрессның юристы Роза Фәрдиева әйтүенчә, хакимият карары урта мәктәпне ябу өчен нигез була алмый.

 

Биробиджандагы министр — татар

Амур өлкәсе хакимиятеннән алынган хәбәр буенча, Рамил Тураев Амур өлкәсенең Сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнде.

Рамил Габделхак улы Тураев 1956 елда Татарстанда туган. Ике югары белеме бар. 1984 елда «стоматология» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. 1997 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә «икътисадчы-оештыручы» белгечлеге алып чыга.

Рамил Тураев үзенең хезмәт юлын Чуашстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика стоматология дәваханәсендә табиб-стоматолог булып башлый, алга таба Казан шәhәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгының беренче урынбасары итеп билгеләнә, «1нче номерлы ТР мәҗбүри медицина иминияте фонды» учреждениесенең Казан шәhәре буенча директоры, хәзерге вакытка кадәр «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» нең баш табибы вазифасын башкарган.

Рамил Тураев –Татарстан Республикасының атказанган табибы, «Сәламәтлек саклауны hәм җәмәгать туклануын оештыру” белгечлеге буенча югары квалификацияле категориягә ия.

Литва татарлары музейлы булды

Варенский районы Субартонис авылында (Литва) «Летувос тоторяй» («Литва татарлары») дип исемләнгән музей ачылды. Ул татарларның Бөек Литва Кенәзлеге җирләренә күченеп утыруларына 610 ел тулуга багышлана.  Музей бер авыл йортының иркен бүлмәсендә урнашкан hәм ул халкыбызның көкүрешен, мәдәниятен, тарихын, аның дини үзенчәлекләрен чагылдыра. Музейны оештыручы Варенский районы татар җәмгыяте җитәкчесе Людмила Гайдукявичене. Ни өчен татарлар аз яшәгән авылда татар музее ачылган соң? Авылның икенче бер урамында танылган литва язучысы Винцас Мицкявичюс-Кревенең музей-фатиры урнашкан hәм бирегә hәрвакыт туристлар йөри, экскурсияләр оештырыла. Шуны истә тотып, Л. Гайдукявичене да, халкыбызның тормыш-кљнкњрешен чагылдырган утар да игътибарсыз калмас дип, музей ачарга була. Аның башлангычы Литва татарлары берлегендә яклау таба, шулай итеп музейга экспонатлар туплана.

«Литва татарлары» музее ачылышы тантанасында Вильнюс, Каунас, Алитус, Друскининкайда яшәүче милләттәшләребез, шулай ук Варенский районы җитәкчеләре дә катнашты.

Үзбәкстан каһарманы

Татар боксчысы Руслан Чагаев Үзбәкстанның милли героена әверелде. Апрель аенда Германиянең Штуттгарт шәһәрендә WBA  версиясе буенча суперавыр үлчәүдә ул рус көрәшчесе Николай Валуевны җиңгәннән соң, республикада берничә көн рәттән бәйрәм чаралары тынып тормады. Бу көннәрдә исә  Үзбәкстан Президенты Ислам Кәримов Указы нигезендә Руслан Шамил улы Чагаев “Аеруча зур хезмәтләре өчен” дигән орден белән бүләкләнгән. 

(«Интертат.ру» агентлыклары, «Татар–информ», www.kabmin.tatar.ru сайты хәбәрләре файдаланылды)

ШӘХЕСЛӘР

Суфия апа — Алимовлар нәселенең сакчысы

Алимовлар нәселе мишәрләр арасында бик күренекле нәсел. Бу нәселнең вәкиле 1917 елның 7 апрелендә туган Суфия апага быел 90 яшь тулды! Нижгар тарихчылары ничек чыккан дип уйлыйсыз? Бик кызык вакыйга ул. Мәскәү культурологы Джаннат Маркус бер төркем журналистлар белән Мароккода реклама турында катнаша. Турның оештыручысы һәм гиды Мароккода элита туризмы белгече Юлия Зельдич була. Ислам турындагы сөйләшүләрнең берсендә Юлияның нәкъ шул теге «Мәскәү Җәмигъ мәчетендә имам булып хезмәт иткән Алимовлар нәселеннән» икәне ачыклана. Шулай итеп Маркус Юлиянең әбисе  Сфия Алимова турында белештереп, аның белән очраша.

Аңа махсус Казан каллиграфы Нәҗип Наккаштан Суфия апа исеме белән Тугра ясата. Маркусның тормыш иптәше дә күмер белән ясалган ике портретын бүләк итә. Ә Суфия апа Маркуска Алимовлар нәселе турында сөйли, бик күп кызыклы фотографияләр күрсәтә. Мондый очрашулар вакытында әби-бабайларыбызны искә алу, Корьән уку, дога кылу мөселман йолаларыбызның бер өлеше. Өлкәннәр белән аралашмый торып узганнарны белеп, тарихның сулышын тоеп булмый, йолаларны да югалтмый тапшыруның бер юлы ул. Юкка гына бит «Җәннәт аналарыбызның аяк астында» диелмәгән…

Нижгар тарихы, аның күренекле кешеләрен әллә кайлардан эзләп табып, алар турында китап-газеталарда материаллар бастыручы, энциклопедик сүзлекләр, китаплар чыгаручы Дамир хәзрәт Мөхетдинов бу эштән, әлбәттә, читтә кала алмый. Аның белән, шулай ук Нижгар тарихына битараф булмаган студент, Сафаҗай авылы егете Ильдар Нуриманов та Мәскәүгә барып, Суфия Абдрахман кызы Алимова белән очраштылар. Аларны Суфия апаның кызы Эльмира Анатольевна каршы алды.

Билгеле булганча «Ислам в Российской Федерации» сериясеннән булган Мәскәү һәм Мәскәү тирәсендә яшәүче мөселманнары турында басма өстендә эш бара. Бу сериянең беренче басмасы Нижгар мәселманнарына багышланган иде. Әлбәттә, анда Алимовлар нәселенә кагылышлы материаллар да бар иде. Ә инде Суфия апа белән очрашу тагын да кызыграк, тулырак мәгълүмәтләр тупларга мөмкинлек бирде.

Алим – гарәпчәдән мәгънәсе –белемле, галим кеше.

Алимовлар нәселе мишәрләр арасында бик күренекле Абдулҗәмиловлар һәм Биккинниннар гаиләсенең бер тармагы. Алар Нижгар якларында 19-20 гасырларда имамнар, абызлар, ишаннар буларак билгеле булганнар. Әмма иң мөһим рольне бу гаилә Мәскәү мөселманнары тарихында икенче мөселман мәхәлләсе барлыкка килүендә уйнаган (1894-1928ее.).

Алимның хәзерге Кызыл Октябрь районы Куйсуы авылында беренче мәчет имамы Биккинин Абдулҗәлил мулланың улы икәнлеге билгеле. Ә инде бөтен Нижгарга күренекле Абдулҗәмилов Садек Биккинниның улы Юнысның оныгы. Аның туган йорты хәзерге вакыткача сакланып калып, бик күпләр өчен изге урын санала.

Ә Алимовлар гаиләсенең башка вәкилләренә килгәндә алар тарихка хәзерге Мәскәү Җәмигъ мәчете имамнары буларак кереп калдылар. Алар турында барча мәгълүмәтләрне бергә җыеп сезгә дә тәкъдим итәбез.

Алимов Бәдретдин Али улы, Биккинин Абдулҗәлилнең оныгы – Икенче Мәскәү мәчетенә (хәзерге Мәскәү Җәмигъ мәчете) нигез салучы һәм аның беренче имамы. 1894 елда ук, Николай 2 тәхеткә утырган елны ук икенче мәчет төзергә рөхсәт сорап гариза язуы билгеле. Бу гаризаны ул «Мәскәүдә мөселманнарның бик күп булып, Замоскворечье мәчетенең бары тик 1500 кеше генә сыйдыра алуы» белән нигезли. Бу гариза патша тарафыннан 1903 елда ук хуплана. Шунда Бәдретдин мулла уллары Сафа белән Абдрахманны мәчет төзергә акча җыю өчен Рәсәй буйлап Кытай чигенә кадәр озын-озак юлга чыгарып җибәрә. Бу мәчет бик кыска арада, 1904 елның май-сентябрь айларында төзелеп бетә. Аны төзүгә Агеевлар гаиләсе, шәһәр мөселманнары, бигрәк тә Азеев ??? татары Ерзин уллары белән зур өлеш кертә. Инде 1904 елның 27 ноябрендә яңа мәчетнең имам-хатыйбы Бәдретдин хәзрәт беренче намаз укырга рөхсәт сорап үтенеч яза. Мөфти М. Солтанов белән мәчетнең попечительләре арасындагы хатлар сакланган. «Бәдретдин мулла Алимовка вакытлыча имам-хатыйб вазифаларын башкарырга рөхсәт» сорап язган хатка мөфти «минем тарафтан киртә юк» дип җавап бирә. «Вакытлыча» дигәне мулланың өлкән яшьтә булуы белән аңлатыла торгандыр. Шуңа күрә дә, архив документларыннан күренгәнчә Бәдретдин мулланың улы Сафа баштан ук икенче имам булып хезмәт итә.

Сафа Бәдретддин улы Алимов

Алимов Сафа (Мөхәммәд-Сафа) Бәдретдин улы – Икенче Мәскәү мәчетенең (1920-21) имамы. Әтисе вафатыннан соң аның вазифаларын үз өстенә ала. Сафа мәчет ачылган көннән бирле шунда мулла булып хезмәт итә. 1904 елның 19 декабре белән билгеләнгән документтан күренгәнчә, ул вакытта Сафа «Выползов тыкрыгындагы мәчет администраторы, мәхәллә каршында финанслар өчен җаваплы» була. Ул революциядән соңгы елларда да бу мәчетнең имамы була. 1919-1920 еллар башында ул Соловки лагерена сөрелеп, шунда 1921 елда вафат була. Мөселманнар өчен ул иман өчен, үзенең актив дини эшчәнлеге, ныклы ихтыяры өчен газаплар кабул иткән шәһит. Сафа хәзрәтне кулга алганнан соң имам вазифаларын чыгышы белән  Нижгар ягыннан булган Абдувәдүд Фәттәхетдинов башкара башлый. Ә Сафаның бертуган энесе Абдурахман Алимов шул ук мәчеттә мулла булып хезмәт итә. Аның икенче абыйсы Фатех Бәдретдиновның да Мәскәүдә яшәгәне билгеле. Тагын бер туганнары Сәләхетдин Бәдретдин улы Алимов Куйсуы авылы икенче җәмигъ мәчетендә мәчетендә имам була. 1914 елдан беренче мәчет мәхәлләсе җитәкли. Беренче бөтендөнья сугышында катнашучыларга ярдәмгә акча җыюны оештыра. Совет хәкимлеге вакытында да мулла хезмәтен дәвам итә. Аның улы Үмәр Печә авылы мәктәбе укытучысы булып эшли.

Сафа хәзрәтнең хатыны Мөршидә Касимов шәһәреннән муллалар нәселеннән, дини белемле була, Корьәнне яттан белә. 1920 елларның уртасына чаклы Җәмигъ мәчете каршындагы дини училищеда укыта. Аларның ике кызлары булып, мәчет янәшәсендә яшиләр.

Абдрахман хәзрәт - иманыбызга тугры булып кала

Алимов Абдрахман Бәдретдин улы 1920-24 елларда Мәскәү Җәмигъ мәчетенең имамы була. Бәдретдин мулланың олы улы Сафадан соң җиде ел соңрак туган улы. Әтисенең кушуы буенча абыйсы Сафа белән Рәсәй буйлап Кытай чигенә чаклы сәяхәт кылып мәчет төзелешенә акча җыялар. Аннан соң 6 ел буе Гарәбстанда белем ала. Белемле гарәпләр арасында аралашу теле булган француз телен яхшы белгән. Әтисе кушуы белән Җәмигъ мәчетендә мөәдзин булып хезмәт итә. Абыйсы Сафаны кулга алган вакытта мәчеттә имам була. Абыйсы артыннан аны да Лубянкага сорау алырга чакырта башлыйлар: ике тапкыр төнлә алтышар сәгать сорау алалар. Аны «халык дошманы» дип Соловкига сөрелгән абыйсының гаиләсенә кеременең яртысын биреп барасың дип гаеплиләр. Чекистлар ярдәм итүне туктатуны таләп итәләр. Әмма Абдрахман моңа риза булмый. Аның француз телендә укуын, «Правда» газетасын алдыруын белеп, аны да тыялар. Икенче тапкыр сорау алуда аңардан «мөселманнар каршында Аллаһка каршы чыгыш ясап, кешеләрне атеист булырга өндәргә» кушалар. Абдрахман катгый рәвештә риза булмый, шул ук төнне аны инсульт ега. Ун көннән соң, 1928 елның февралендә ул Мәскәүдә вафат була. Җәмигъ мәчетенең капкасы төбенә килеп туктаган катафалкның кирәге булмый. Мөселман кардәшләре аны бөтен Мәскәү буенча Данилово зиратына чаклы кулларында күтәреп баралар. Бу вакыйганы Мәскәү мөселманнарының большевикларга каршы беренче ачыктан-ачык каршы чыгуы дип атарга була.

Абдрахман хәзрәтенең ике хатыны була. Беренче хатыны Мәликә 47 яшендә үлеп китә, аннан улы Исмаил кала. Икенче тапкыр Хәдичә Бобровага өйләнә. Хәлле гаиләдән чыккан бу хатыннан Суфия исемле кыз туа.

Суфия апа- Алимовлар нәселенең сакчысы

1917 елның 7 апрелендә туган. Аның балачагы бабасы Бәдретдин имам-хатыйб вакытында Мәскәүнең Выползов тыкрыгында төзелгән агач йортта уза. Беренче дин дәресләрен ул Соловки лагерендә үлеп калган Сафа абзыйсының хатыны Мөршидә абыстайдан ала. Беренче классны мәчеттән ерак түгел урнашкан татар мәктәбендә тәмамлый. Калган классларда ул Дуровлар йорты янындагы рус мәктәбендә укый. Баштагы елларны бары тик татар телендә генә сөйләшә.

Әтисенең вафатыннан соң гаиләсе белән бергә ул да ачлык кичерә. Чөнки совет хөкүмәте гаиләләрен азык-төлек карточкасыннан мәхрүм итә. Аларны ачлыктан ул вакытта зур бер предприятиедә баш бухгалтер булып эшләүче Абдрахман Алимовның беренче хатыныннан туган улы Исмаил коткара.

Суфия туташ Польшада имение управляющие булып эшләгән, соңрак Одессада, Мәскәүдә яшәгән Анатолий Наумович Зельдичка кияүгә чыга. Ташкентта эвакуациядә чакта аларның уллары Эдуард, соңрак кызлары Эльмира туа.

Суфия Абдрахмановнаның өендә 19-20 гасырлар чигенә кагылган бик күп тарихи фотографияләр бар. Аларда Мәскәү татарларының, Алимовлар гаиләсенең тормышы, көнкүреше бик ачык чагыла. Кайберләренең арткы ягында иске татар телендә гарәп шрифты белән язылган искәрмәләр дә бар. Суфия ханым әйтүенчә, бабасыннан калган зур гаилә фотоальбомы барча ишекләр ачык булган җеназа көнне юкка чыга. Кемнәрдер Абдрахман Алимовның нәселе турындагы хәтер юкка чыксынга, исеме онытылсынга бик тырышкан. Әмма Суфия апа – бу нәселнең сакчысы, 90 яшьтә булуына карамастан барлык исемнәрне истә тотып, узганнарның бик күп детальләрен хәтерләп, үзе белгәннәрне башкалар белән дә бүлешә. Аллаһның киң рәхмәте булсын аңа!

Ж. Маркус
З. Ахмадуллина

ТӨБӘКЛӘРДӘГЕ МИШӘРЛӘР 

Өләзән утравы

Пенза өлкәсендә, соңгы сан алу мәгълүматларына караганда, йөз меңләп татар яши.  Алар күбесенчә Городище, Кузнецк, Неверкино, Сосновобор районнарында тупланып яшиләр. 41 авылда — татарлар гына, 15ендә башка халыклар (рус, мукшы, чуаш) белән бергә яшиләр.

Өлкәнең үзәге — Пензада татарлар саны утыз меңгә якын (барлык халкы – 600 мең). Идел буе Болгарына, Алтын Урдага кергән Урта Сура буйларында татарлар элек–электән яши. Пенза өлкәсе рус дәүләтенә кушылгач, Темников hәм Касыйм йомышлы татарлары килеп урнаша башлый.

Пенза өлкәсе турында менә шушы мәгълүматыбыз гына иде. Без ике галим, бер аспирант hәм мин, журналист, Пенза өлкәсе, Городище районының Урта Өләзән авылына фольклор экспедициясенә юл тоттык. Шунда берьюлы мондагы халыкның хәле, тормышы–көнкүреше, гореф–гадәтләре белән дә

Сәнәгать һәм икътисад

Европада ииң зур татар авылы Урта Өләзәннең «бай авыл» дигән даны әллә кайларга таралган. Өләзән турында сүз чыкканда, гадәттә: «Анда бөтенесе дә ике катлы йортта яши hәм йорт саен икешәр–өчәр машина бар», дип тел шартлаталар. Бу сүзләр дөреслеккә бик якын hәм лаеклы рәвештә әйтелә, чөнки монда уңган, эшлекле, тырыш халык яши.

Совет заманында Өләзәндә заманча, алдынгы совхоз урнашкан булган. Ничә йортка керсәк тә, олырак яшьтәге кешеләр ул заманны, бигрәк тә Кязим Шаhазам улы Дебердеев (хәзер эшмәкәр hәм өлкә татарларының милли–мәдәни оешмасы җитәкчесе) совхоз директоры булган чорны сагынып искә ала. Юкка түгел: совхоз миллионер булган! Ул бигрәк тә суган үстерүдә алга киткән. Өләзән суганын капиталистик илләргә пошлинасыз экспортка озатуга тикле ирешкәннәр! Продукциянең югары сыйфаты өчен Кязим Дебердеевка Израильдә, Алтын биржада Алтын Клише тапшырылган.

Хәзер элеккеге система җимерелгән, совхоз таркалган. Җир пайлары бүлеп бирелгәч, күп кеше аны эшкәртә дә алмый инде җирләр кысыр кала.

Шулай да халык кул кушырып утырмый: монда итчелек, ит эшкәртү үсеш алган. Авылда казылык (колбаса) hәм казы цехлары берничәү. Өләзән казылыкларын hәм итләрен Мәскәүдә дә, Питерда да, Казанда беләләр hәм яраталар. Алаша (ат) ите популяр. Кязим әфәнде сүзләреннән аңлашылганча, тугыз мең кешелек авылда мең ике йөз баш ат асрыйлар. Хәер, атлар биредә спорт өчен дә асрала. Кязим Дебердеев өлкә губернаторы ярдәмчесе булган заманда зур ипподром салынган, хәтта Урта Өләзәннең эмблемасын да яшел фондагы ат рәсеме бизи.

Дәүләт тарафыннан якланган эш урыннары булмагач, күпләр бизнес белән шөгыльләнергә тотынган. Авылда 52 кибет эшли, диделәр (без аларның берничәсен генә күрергә өлгердек). Базар да гөрли. Монда хәтта укытучылар, клуб хезмәткәрләре арасында шәхси кибет тотучылар бар. Мәскәүгә, Мәскәү өлкәсенә шабашкага китүчеләр, автомобиль белән йөк ташырга ялланучылар күп. Картлар исә, hәр җирдәге кебек үк, дәүләт пенсиясенә яши.

Өләзәндә hөнәрчелек онытылмаган авылның агач осталары, тимерчеләре, комганчылары, тимерне матур итеп коючылары, чигүчеләре белән очраштык. Шундыйларның берсе Мөкатдәс Бараев рәссам hәм агач эше остасы. Ул юкә агачыннан чын сәнгать әсәрләре скульптуралар юна. Өендә аның әсәрләреннән музей ясарга да булыр иде. Эшләрен сатмый, кешеләргә бүләк итәргә ярата. Аның «Бөркет hәм елан» әсәре Татарстан Республикасы Президенты резиденциясен бизи.

hәр төбәк үзенең иң төп байлыгы кешеләре белән атаклы. Пенза өлкәсеннән дин эшлеклесе hәм язучы Муса Бигиев, язучылар Заhир Бигиев, Кәрим Тинчурин, Шамил Усманов, Гадел Кутуй чыккан.  Агишевлар, Акчуриннар, Бәхтиевләр, Бибарсовлар, Богдаловлар, Дашкиннар, Дебердеевлар, Кильдеевлар (Гильдеевлар), Кирасировлар,  Пончаевлар, Портузенковлар, Сәнҗаповлар, Янгуразовлар, h.б. өкәдә генә түгел, Россиядә дә ишетелә торган, колакка таныш фамилиялә

Тел һәм мәгариф

ТТөрле районнарда яшәүче татарларның сөйләме үзара охшаш булса да, hәрбер авылның «үз диалекты» бар, дияргә була. Урта әләзәнлеләр, мәсәлән, көйләп, аерым иҗекләрне сузыбрак сөйли, тик башка мишәрләрдән аермалы буларак, «ц»лаштырмый. Ө янәшәдәге Түбән hәм Югары Өләзәндә үзгәрәк сөйләм. Җирле халык моны болай аңлата: бер авылга Себер татарлары белән Касыйм татарлары килеп утырган,  икенчесенә Темников белән Өстерхан яисә Сарытаудан, өченчеләре бүтән яктан. Төрек теле белән охшаш сүзләр шактый булуына игътибар итми калмыйсың. Гомумән, мишәр сөйләмендә уртак төрки сүзләр яхшырак сакланган, шуның исәбенә мишәрләрнең сүз запасы да бай, анда әдәби телдә бөтенләй булмаган төшенчәләрнең атамасын табарга була. Ләкин менә шул тел байлыгы киләчәктә дә сакланырмы анысы икенче мәсьәлә.

Татарлык, аңлашылса кирәк, өлкәнең авылларында күбрәк сакланып калган. Өлкәнең 29 мәктәбендә татар теле укытыла. Пензаның үзендә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан алынган мәгълүмат буенча, Асия Мәхмүтова җитәкчелегендә якшәмбе татар мәктәбе эшли.

Урта Өләзән халкы белемгә омтылуы белән сокландырды. Монда гаиләләр күп балалы (кимендә өч) булса да, ата–ана аларның барысын да югары белемле итәргә тырыша. Өләзән егетләре hәм кызлары Мәскәү, Питер, Самара, Тамбов, Пенза вузларында экономист, юрист, дизайнер, төзүче h.б. кебек абруйлы hөнәрләр ала. Авылда мондый hөнәр ияләренә, кызганыч, эш юк. Шуңа күрә

Мәдәният

Урта Өләзәндә «тәлинкә» ярдәмендә татарча тапшырулар караучылар бар. Милли мәдәнияткә ихтыяҗ күпмедер дәрәҗәдә шуның белән канәгатьләндерелә алыр иде кебек. Тик милләттәшләр ТНВ каналы тапшыруларының эчтәлегеннән канәгать түгел. Алар татар телендә күбрәк тирән эчтәлеккә ия, мәгънәле программалар, спектакльләр, тарихи тапшырулар, әйбәт белгечләр белән кызыклы очрашулар көтә. «Ө русча тапшыруларны, фильмнарны без йөзләгән рус каналыннан да карыйбыз», диләр алар.

Дөресен әйткәндә, телевидение мондагы татарларны татар дөньясы белән бәйлүче җепләрнең иң мөhиме дияргә дә ярый. Чөнки татар телендә газета–журналлар hәм басма продукция алдыру юк дәрәҗәсендә Россия почтасы өлкәдә Татарстан матбугатын таратмый, диделәр. Өлкәдә татарлар өчен газета чыкмый, теле–радиотапшырулар бөтенләй юк. Ярый, әйбәт итеп каршы алсалар, Казан артистлары килеп китә. Ләкин аларның да таләпләре зурдан хәзер, билет акчасын бик мул каерырга исәп тоталар, әйтерсең, идеаль рухи азык вә тәрбия бирәләр... ДВД, видеоязмалар кайтартыла. Дөрес, авылның үз мәдәни учаклары ике мәктәп, клуб, китапханә исән. Рухи азыкны да шулар бирергә тиеш була.

Клубта яшьләр өчен дискотекалар уза, аларга алтышар йөз кеше килә икән. Шунысы үзенчәлекле, Урта Өләзән дискотекаларына башка авыллардан килњчеләр булмый икән: егетләр гайярь монда. Ө авыл яшьләре арасында иң хөрмәтле кеше дискотека оешты ручы Йусеф Бухминов hәм клуб методисты Асия Сәнҗапова. Мәдәни тормыш күбрәк алар тирәсендә кайный. Йусеф үзе җырлый да, бии дә, балалар өчен җыр–бию түгәрәкләре дә оештыра. Кыскасы, эшләгән халык, булдыра алганча, күңел ачарга тырыша.

«Күңел ачу»ны Урта Өләзәндә чын мәгънәсендә аңлыйлар: монда, кайбер башка татар авылларыннан аермалы буларак, урамда исереп йөрүчеләр, наркоманнар күренми. «Күпчелек кибетләрдә хәмер сатылмый», дип тә белдергән иде безне авыл белән таныштырган, каршы алып урнаштырган Кязим Дебердеев. Аракысыз үтүче туйлар да еш була икән. Дөрес, соңгы араларда халыкта милли аң кимиме, әллә телевизор әшәкелеккә ныграк өйрәтәме: хәмерле  мәҗлесләр калка, диләр әләзәнлеләр. Глобальләшү заманында, күрәсең, Урта Өлзән кебек милли рухлы hәм динле «утрау», цитадельгә дә борынгыдан килгән үзенчәлекләрен, гореф–гадәтләрен саклап калу җиңел түгелдер. Гәрчә авылда ун мәчет, ике мәдрәсә булса да. Гәрчә мондагы халык арасында Иван Грозныйга буйсынмаган, динен сатмаган 39 морза токымнары яшәсә дә. Сүз уңаеннан, Кязим Дебердеев фабрикант Дебердеевларның турыдан–туры варисы...

Шулай да динле әле монда халык, хаялы, әдәпле. Авылда, кемдер ихлас дингә бирелеп, кемдер модага ияреп булса да, хатын–кызлар яулык бәйләгән, озын итәк кигән. Яше–карты шулай. Традицияләрен дә мөмкин кадәр сакларга тырышалар. Мәсәлән, кешеләр монда саф татар–мөселман исемнәрен горурлык белән йөртә. Шуңа күрә, әйтик, туксан яшьлек әби дә, яңа туган сабый да биредә бары тик Мәрьям, Хава, Өминә h.б., ә бернинди дә Тереза, Диана, Камилла... түгел! Шунысы кызык та, гаҗәп тә булды: Өләзән халкы читләр йогынтысын бик кабул итеп бетерми кебек: үз көче белән эшләргә тырыша, үзенчә яши бирә, хәтта киленнәрне дә үз милләтеннән, үз авылыннан алуны кулай күрә. Катнаш никахлар юк диярлек.

Туйларда (мәҗлестә hәм видеоязмада күрдек) ирләр, хатыннар, яшьләр аерым табыннарда утыра, әмма күңелле, матур ял итә. Тагын бер нәрсә бик тә күзгәөресрәге, колакка) ташлана: әләзәнлеләр җырында, татарга хас мелизмнар белән бергә көч, горурлык, хөрлек яңгырый. Өмма Урта Өләзән халкының иң көчле, иң милли ягы ул кунакчыллык. Өләзәнлеләрнең чыннан да кунакчыл халык икәнлегенә без ү

Рузия Сафиуллина, Казан

Безнең балалар

Җинаятьче булып
Тумый балалар.
Шайтан сабакларын
Урамнан алалар.

Иленә, халкына
Шәфкатьле балалар
Көтәләр авыллар,
Көтәләр калалар.

Хәерле балалар,
Үссә нужа күреп,
Кешеләр үтермәс
Фатирларга кереп.

Әтисез-әнисез
Бәхетсез балалар -
Рәсәйнең тәнендә
Уңалмас яралар.

Әтиле-әниле
Ятим балалар да -
Яңгыр арты үскән
Гөмбә калаларда.

Аллаһны бар дигән,
Бер дигән аналар
Фәрештә балалар
Үстерә алалар.

Балалар саф булса,
Саф булыр илебез.
Бәхетле көннәрнең
Кояшын күрербез.

Коткарыйк балаларны

Бөреләнә, яфрак яра,
Чәчәк ата илебез.
Туачак таңнарыбызны
Балаларда күрмибез.

Әтисез-әниләрсез
Илдә миллион бала.
Зур шәһәр урамнарында
Бомжлар булып кала.

Чирәм җирләрне сөрмибез,
Чәчмибез далаларны.
Бәхетсезлектән коткарыйк
Гөнаһсыз балаларны.

Күл өстен үлән капламый
Булса дулкынлы, җилле.
Сукырларча алга барып,
Батарга бирмик илне!

 

Өхмәт ага Бәюсов

БЕЗНЕҢ ИСЛАМ

Балаларга тәрбия бирү

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сезгә «Безнең Ислам» исеме астындагы даими рубрикабызны тәкъдим итәбез. Ул газиз баласын Ислам дине рухында, гореф-гадәтләребез һәм милли йолаларыбызга таянып тәрбияләргә теләгән һәркем өчен кызыклы һәм кирәкле дип саныйбыз. Аның алып баручысы Мөнир Беюсов өлкәбезнең халык шагыйре Әхмәт ага Бәюсов оныгы. Ул

Мәскәү югары Ислам колледжында укыган, Мәдинә югары Ислам «Җәмия әл Исламия» университетын тәмамлаган. Нижний Новгород Җәмигъ мәчетендә имам, «Маһинур» мәдрәсәсендә гарәп теле һәм дин сабаклары укыта.

Белгәнебезчә һәр бер иманлы, мөселман кеше үз баласына яхшы-ислами тәрбия бирергә тырыша, киләчәктә аның шәфкатьле, тәүфикълы кеше булуын телидер. Әгәр дә без Корьәннең аятьләренә һәм Пәйгамбәребезнең сөннәтенә яхшырак карасак, Ислам динебезнең тәрбия дигән нәрсәгә зур әһәмият бирүен аңларбыз. Һичшиксез, балаларны динебез кануннары буенча тәрбияләү, аларны укыту һәм иманлы кешеләр итеп үстерү, безнең җилкәләребезгә йөкләнгән зур фарыз гамәлдер. Раббыбыз моны раслап, безгә Корьәнендә хәбәр итә: «Ий Аллаһка иман китергән бәндәләр! Үзләрегезне вә үз гаиләләрегезне тәмугъ утыннан саклагыз! Ул тәмугъ утының янгычы кешләр һәм ташлар булыр».(Тәхрим 6). Ягъни, ий кешләр, балаларыгызны һәм хатыннарыгызны укытыгыз, аларга хәлегездән килгән тикле күркәм тәрбия бирергә тырышыгыз, үзләрен дингә, хәләлне хәрамнан аерырга өйрәтегез – шуның белән сез аларны һәм үз үзегезне тәмугъ утыннан саклап калырсыз – дип Раббыбыз адәмнәргә нәсихәтен бирә.

Рәсүлебез хәдисләрендә әйтте: «Балаларыгызны хөрмәт итегез һәм аларга тәрбия бирегез!» (Ибн Мәдҗә), «Балаларыгызны һәм йортыгызда яшәгәннәрне күркәм әдәпкә өйрәтегез вә аларны тәбиялягез» (Абд-ар-Раззак).

Белгәнебезчә, һәрбер ата-ана кеше балалары өчен Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршына басып җавап кайтарачак. Кайбер хәдисләрдә: «Кыямәт көнне кеше үз балалары өчен җавап кайтармыйча аякларын җирдән өзәлмәс» — диелгән. Мөселман кеше бу нәрсәләрне һаман да исендә тотып баласына яхшы дини тәрбия бирергә тырыша. Әгәр дә без балаларыбызны Раббыбыз кушканча үстермәсәк, аларны дингә-әдәпкә, гореф-гадәтләребезгә өйрәтмәсәк, андый балалар безгә бу дөньяда да, ахирәттә дә кайгы вә хәсрәт кенә булып торырлар. Бүгенге көнебездә азган, бозылган, шайтан юлына баскан яшьләребез бигрәк күп. Яшүсмер арасында исетркеч эчемлекләр эчү, наркотиклар куллану таралган. Күп очракта моның сәбәбе ата-ананың балаларына карата гафиллекләре булып тора. Шуның өчен Ислам динебез балаларның тәрбиясенә һәр беребезгә дә зур ихтирам белән карарга куша.

Баланың эчке дөньясы

Баланың яшь чагы үзенә бер төрле кызыклы, матур, уен һәм әкият дөньясыдыр. Шуңа күрә Ислам дине хайван һәм адәм портретларына негатив яктан караса да, балаларга  төрле хайван вә кеше сүрәтендәге булган уенчыкларны сатып алырга безгә рөхсәт итә.

Бала гомеренең беренче ике елы бик тә мөһим, чөнки шушы ике елда аның зиһенендә ышанычлык сыйфаты салына. Бу чорда бала әти-әнисенең мәхәббәтенә бигрәк тә мохтаҗ.

Ата – ананың баланың янында кубрәк булулары

Мөселманнар яхшы аңлыйдыр, балалар бакчасы нинди генә әйбәт булмасын, нинди генә анда яхшы тәрбиячеләр булмасын, алар барыбер беркайчан да туган ананы һәм аның мәхәббәтен алыштыра алмаслар. Бала җиде яшенә тикле күбрәк анасы янында булырга тиеш, чөнки шул вакытта баланың канына туган анасының күркәм сыйфатлары кереп каладыр.

Ата кешегә дә баласы янында ешрак булырга кирәк. Ул баласын үзе белән мәчеткә алып барып, нечкә кулына акча тоттырып мескен кешегә сәдака бирдерсә, янында басып намаз, Корьән укыса, ул шушы гамәлләре белән аңа үрнәк булып торыр.

Пәйгамбәребез бер хәдисендә ата кешенең баласын тәрбияләүдә зур ролен исбатлап: «Ата кеше тарафыннан балага бирелә торган иң кыйммәтле зат, ул — яхшы тәрбия.» — дигән. (әт-Тирмизий)

Кайвакытларын, Аллаһның илчесе кечкенә баласын ике кулына тотып намазларын үти иде вә шушы гамәле белән аңа яхшы әхләкый үрнәк күрсәтә иде. Әгәр дә берәү баласы янында басып тәмәке тартса, дуслары белән исерткеч эчемлекләр эчсә, хатыны белән орышса, кемне булса алдаса, — шуның белән ул аңа яман, начар үрнәк күрсәтер. Халкыбыз арасында шундый сүз бар: начар гаиләләрдә начар балалар була. Ләкин, дөрес әйткәндә балалар начар түгелдер, аларның ата-аналары начардыр. Балаларының начар булуына алар үзләре үрнәк булып торганнардыр.  

Балаларны укыту вә тәрбияләу мәсәләсе

Безгә балаларыбызның укуларына, белем алуларына да зур ихтирам белән карарга кирәк. Аллаһы Тәгалә Корьәндә әйтә: «Әйт, галимнәр белән наданнар бер дәрәҗәдәме?» (Әз-зумәр 9).

Яшь балаларның зиһеннәре яхшы була, һәр бер күргән вә ишеткән нәрсәләрен алар тиз рәвештә исләрендә калдыралар. Шул мөмкинчелекне кулланып балаларга төрле телләр өйрәтеп калдырырга кирәк. Мәсәлән, аларга яхшы иттереп туган татар телләрен, рус һәм англиз телләрен өйрәтергә була. Яшьлек чакта өйрәнгән нәрсәләр картлыкка хәтле башта кала, ул ят телләр балага киләчәктә бигрәк тә кирәк булыр. Күп телләр белүе аңа киләчәгенәдә, укуында, мәктәптә, университетта, гомумән тормышы буенда ярдәм итәчәк. Рәсүлебез бер хәдисендә: «Әгәр дә кем бер халыкның телен өйрәнсә — шул кеше үз үзен ул халыкның усаллыгыннан саклап калыр», — дигән. Белем баланың башына күктән төшми. Баланы укыту вә тәрбияләү мәсәләсе, ата-ананың зур мәтди вә  рухи көчләре белән нык тоташкан. Зур көч  куйгач кына бу мәсәлә чишелә башлый. Җае булса балага чит ил телләрен өйрәтүдә репетиторлар ярдәменә килергә була. Бүген шәһәрләребездә репетиторлар,-укытучылар бик күп, алар мәктәпкә тикле балага тел сабакларын, дөрес иттереп сөйләү кагыйдәләрен өйрәтсәләр, аңа мәктәптә укырга җиңелрәк булыр.

Баланың психик һәм физик торышларын да онытырга ярамый. Мөселман адәмнең кечкенә баласы иҗтимагый яисә әхлакый яктан булсын, ул төрле яктан үсеш күрергә тиеш. Әгәр дә бала нинди дә булса ярамас зат эшләсә, яисә бер начар сүз әйтсә, аны кыйнарга ярамый, чөнки Пәйгамбәребез балаларын беркайчан да кыйнамады. Балага акыллы, төгәл рәвештә, үзен итәгеңә утыртып ярамаган нәрсәләрне аңлатырга кирәк. Баланы кечкенә вакытыннан ук алдарга өйрәтергә ярамый. Әгәр дә ата кеше өйгә берәү шалтыраткач: “Улым, бар, мин өйдә юк дип әйт”, – диеп баласына мисал күрсәтсә, аның янында сүгенсә, алдаса, баласы да атасына охшап үсәчәк.    

Баланы  кечкенә чактан ук олы кешләрне хөрмәт итәргә өйрәтергә кирәк. Әгәр дә ул әти-әнисен, әби бабасын кечкенә чагынннан ук тыңламаса, зур үскәч ул, әлбәттә, аларны тыңламаячак. Аны гигиенага-чисталыкка-пакьлыкка күнденрегә яшьтән үк кирәктер, чөнки Ислам динебез назыйфь дин, вә безне назыйфьлеккә чакыра.

Баланы яныгызга утыртып дини хикәяләр тыңлатыгыз. Балалар өчен басылган дини китапларыбыз күп, ул китаплар аларны динне олыларга һәм сөяргә өйрәтер.

«Ислам на Нижегородчине»: энциклопедик сүзлек/коллект.автор; төзүче һәм җаваплы редактор Д.В.Мөхетдинов. Н.Новгород: «Мәдинә» Нәшрият йорты, 2007. 210 бит., ил. – (Россия Федерациясендә Ислам; 1 чыг.)

Бу энциклопедик сүзлек «Россия Федерациясендә Ислам» сериясеннән беренче басма. Җәмгыять тарафыннан Нижгарда Ислам тарихы һәм аерым шәхесләр турында кызыксыну арту сәбәпле, беренче басма Нижгар тематикасына багышлана.

Энциклопедиядә тарихи характердагы мәкаләләрдән тыш Ислам кануннары һәм йолалары, күренекле дин әһелләре белән таныштыручы, шаригатьнең нигезләрен аңлаткан дини хезмәтләр дә кергән. Бу басма Ислам дине һәм Нижгар мөселман җәмгыяте белән кызыксынган күп санлы укучылар өчен файдалы белешмә буларак кызыклы.

«Нижгар татарлары энциклопедиясе» Киң аудиториягә тәкъдим ителә торган бу сүзлек–энциклопедия иң элек халкыбызның атаклы исемнәре тарихка кереп калган һәм бүген танылган якташларыбызга багышланган. Алар арасында эшче һәм крестьяннар, инженерләр һәм галимнәр, укытучылар һәм табиблар, сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм хәрбиләр. Алар үзләренең яшәү рәвешләре, тырышлыклары, сәләтләре белән газиз Ватаныбызга, динебезгә, милләтебезгә күп файда китергән абруйлы һәм дәрәҗәле кешеләр.

Басманың нигезенә ике дистә ел буенча «Алар кемнәр?» дип аталырга тиешле китап өчен Рифат ага Ибраһимов тарафынан күренекле якташларыбыз турында җыелган биографик белешмәләр салынды.

Нижгар татарларына багышланган бу хезмәт, Нижгар тарихында гына түгел, бөтен Рәсәй тарихында иң мөһим вакыйга бу әйтергә була.

Бердәмлек юлында

Без Ниҗгар мишәрләре, бердәм, батыр, төпле халык!

Мәркәзебез Казан сәхнәләрендә «мишәр татарның каймагы!» — дип юкка гына җырламыйлардыр.

Безнең эраның башында Алтай якларыннан Европага күченеп килгән hуннарның төп нәселе агацирләр безнең бабаларыбыз икәнен тарих дәлилли. hунн атамасын татар исеме алмаштырса, агацирләр бүген мишәр исемен йөретәләр. Мишәрләрнең, ягъни гарәпчә әйткәндә, атлы казакларның, безнең төбәктә өйләр корып яши башлаган көннәрен, бергәлек бәйрәмебез итәсе иде.

Үрнәк итеп Татарстанны гына алыйк, анда ил туган җир итеп мең еллык Казанны түгел, Биләрне саныйлар.

Бу тормыш итү өчен, җир- урын сайлаган бабайларны ихтирам итү, нигезебезне барлау, йолаларыбызны саклау, киләчәк буыныбызны тәрбияләү өчен кирәк. Безнең төбәктә дә мондый җирләр бар, юкка гына авылларыбыз бер җепкә тезелгәндәй урыннашмаганнардыр, һичшиксез, аралашу, фикер алышу, киңәш итешү булган. Авылларыбыз берсе артыннан икенчесе төзелгән.

Димәк, бу төбәккә бабайларның килеп баскан көннәре туган көнебез, бергәлек бәйрәмебез, чөнки без Ходайга шөкерана кылып авылара дус, кардәшлек җепләре белән бәйләнештәге, бердәм халык булып яши бирәбез!

Менә шул затлы җиребезне билгеләү теләге белән, без төбәгебезнең абруйлы, укымыш җиде аксакалы белән очрашып, аларның дәлилле киңәшләрен hәм тәкъдимнәрен тыңладык:

Сәяр Вафа улы Сабиров

РСФСРның атказанган укытучысы, Пильна районының почетлы гражданины, «Туган як» өлкә татар газетасының К. Нәҗми hәм М.Ломоносов исемнәрендәге премияләр лауреаты, крайны өйрәнүче.

Безнең төбәктә дә мондый җир бар, бу Сафаҗай авылының беренче зиаратлары.

Салех мулла аль Сафаҗайлы яза башлаган, аннары анардан соң килгән муллалар дәвам иткән, соңында Ситдик бән Якуб егерме ел буена туплаган тарихи дәфтәрдә бу авыл 1451 елда төзелә башлаганы hәм шул каберлекләргә 9 ел үткәч 1460 елда беренче мәет кыз бала җирләнгәне язылган. Бу тарихи дәфтәр бәхәскә урын калдырмый, монда килеп утырган бабайларның шәҗәрәләре дә бар. Шулай ук Петрякс белән Краснай авыллары 50 елга соңрак төзелә башлаганы да язылган.

Бу авылда тарихны язу, белемгә омтылыш башта үк булганын Фәезхановларның, Хабибуллиннарның династияләре дә дәлили, чөнки бу нәселләрнең үзләрендә генә дә дистәләгән галимнәр бар. Бүгенгесе көндә дә бу авылдан төрле фән галимнәре чыга тора, димәк булган геннар югалмый саклана икән.

Рифат Фәттах улы Ибрагимов

«Туган як» газетасының почетлы редакторы. К.Нәҗми, Х.Фәезханов, М.Ломоносов исемнәрендәге премияләр лауреаты. Крайны өйрәнүче.

Сәяр абый дәлиләре белән мин риза, чөнки бу тарихи дәфтәр белән якыннан таныш. Төбәгебездә газета ачылгачта бу авыл кешеләре активлык күрсәтте.

Бүген дә башка авыллар белән чагыштырганда, сафаҗайлылар «Туган як»ка күбрәк языла киләләр. Беренче каләм осталарыда Сафаҗайдан булды. Бу авылдан газетабыз премиясе лауреатлары да дүртәү бит, димәк сәнгатькә, белем арттыруга әһәмият гасырлар аша килгән, югалмаган. 1960-1970 елларда бу авылда яшәгәндә сафаҗайлыларның сәхнә осталыгына соклана идек, үзебез дә спектакльләрдә катнаштык. Бу ышанычлы, тирән тарихлы авыл, төбәгебез тарихы да монда сакланачак. Бу тарихи зиаратларга, төбәк тарихында эз калдырган якташларыбыз исемлеге белән hәйкәл булдырасы иде.

Чынгызхан Азиз улы Азизов

Тарих фәннәре кандидаты, доцент.

Бердәмлек бәйрәмебез Сафаҗай авылында булу кирәк, чөнки авылларыбыз шул яктан төзелә башлаганы тарихтан билгеле. Сафаҗайлыларның бу төбәккә нигез салулары бер дә бәхәссез.

Мин егерменче гасыр урталарында райкомда фәнни белемнәр тарату җәмгыяте хезмәткәре булып эшләгәндә, бу авылның кешеләре hәм тарихы белән танышкан идем, искитәрлек тулы тарихлы авыл, зирәк, тормышка гашыйк халык.

Бу авылның Х. Фәезханов исемен йөрткән урта мәктәбе эшчәнлеге сөендерә, 300дән артык балага белем бирелә, укытучылар барысы да югары белемле, шул њк авыл кешеләре. 70 кә якын бала мәктәпкә кадәр балалар бакчасында югары сыйфатлы тәрбия ала, димәк, бу авылның киләчәге бар.

Төбәгебезне тагында берләштерү өчен, туган көн бәйрәмебез белән бер рәттән, бу изге җиргә hәйкәл-таш куясы иде.

Фазылҗан Абдулхак улы Гимранов

«Туган як» газетасын булдыруда зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе, тарих укытучысы, крайны өйрәнүче.

— Өйе, бердәмлек кирәк, төбәгебезнең туган көнен билгеләү авылара дуслыкны тагын да ныгыта төшәр дип ышанам. Сафаҗайда тарихи дәфтәр сакланып килгәненә ышанмаслык түгел, безнең нәселебездә дистәләгән укытучылар, галимнәр булса да, сафаҗайлы Нәим hәм Өхмәт Мөхсиннәтовлардан дәрес алганнарым бу тарихи хезмәткә ихтирам уятты, чөнки зирәк акыл белән бер рәттән тарихны, аеруча авыллар тарихын белүләре сокландырды. Агымдагы елда Сафаҗайда берничә бәйрәм булырга тиеш бит, беренчедән, җәдиди мәктәп ачылуга 190 ел, Әл- Мөхәммәтов Хәбибулла ишан мәдрәсәсе ачылуга 100 ел, ә инде авыл мәктәбе урта мәктәп статусы алуга 40 ел була. Бабайларның яшәү өчен уңайлы җир табып төзенә башлаулары, бергәлек бәйрәмебез дә, төбәгебезнең туган көне булып танылсын иде, Сафаҗайның беренче зиаратларына киләчәктә hәйкәл куелсын иде.

Рифат Исмагыйл улы Мөхәммәтҗанов

Коммунистлар партиясенә, авыл хуҗалыгына гомерен багышлаган, ветеран, милләтпәрвәр якташыбыз, крайны өйрәнүче.

Бергәлек бәйрәмебезне күптән булдырасы иде. Төбәгебез Сафаҗайдан башланганы да көн сыман ачык, чөнки картага карасаң авылларның шуннан башланып, җепкә тезелгәндәй ятуларын күрәсең.

Мин чыгышым белән Кучкай Пожарыныкы булсам да, Сафаҗайда 18 ел яшәдем, эшкә өйрәндем, шул үк вакытта белемгә омтылуымда үсә барды. Райком секретаре, районның баш белгече hәм училище директоры булып эшләгәндә hаман да шул авылда туплаган тәҗрибәм ярдәмчем булды. Сафаҗайда ышанычлы, батыр халык яши, алар белән якыннан танышуга, җир эзләп килгән бабайлар һичшиксез шул авылдан булганына ышанасың.

Мин бу авыл тарихы белән дә таныш, аны язганнар, саклаганнар, кирәксенгәннәр, чынлап та кирәк икән! Төбәгебез туган көнне бабайларга Ходай ризалыгын эстәп корбаннар чалырга кирәк. Төбәгебез авыллары кардәшлек җепләре белән тоташкан.

Безнең дә Рамилә исемле сеңелебез Сафаҗайда җирләнгән, бәйрәмгә туры китереп аның 60 еллыгын билгеләргә барырбыз дип өметләнәбез.

Зәhид Сәмиулла улы Айсин

Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ЦК КПССның 28нче съезды делегаты.

Бердәмлек булу кирәк. Бу тиешле дәрәҗәдә булмау сәбәпле безнең авыл ялгыз урыс районында калды, ә бит Сафаҗай, Петрякс hәм башка татар авыллары белән бер районда идек.

Безнең Краснай авылы Сафаҗайныћ «яңа авыл» урамы белән бергә 1501 елда төзелә башлаганы билгеле.

Авылда күмәк хуҗалык булмау да бик начар фактор, чөнки мондый авыллар бөтенләй бетүгә дучарлар. Сафаҗайда төрле яктан оста халык яши. Колхоз эшчәнлеген генә алыйк, үзгәртеп кору чаралары башлануга заманча җитәкче алмашынды, ә бездә андый кеше табылмады, нәтиҗәдә колхозсыз калдык. Димәк, сафаҗайлылар төрле хәлләргә әзер халык. Сафаҗайлылар безнең авыл кешеләре йокыдан уянганда, машина-машина терлек, төзү материллары алып кайта булалар инде. Озын сүзнең кыскасы анда, эшчән, батыр халык яши.

Төбәгебез нигезе, һичшиксез, Сафаҗайдан башлана, туган көнебезне анда бәйрәмнәргә кирәк, hәйкәл-таш булдыру да бик урынлы булыр иде.

Өнвәр Камалетдинов

«Ислам на Нижегородчине» журналы

Бу фәнни-популяр журналның яңа 7 нче саны Сафаҗай авылына һәм Нижгар өлкәсендә җәдид ысулы белән укытучы мәдрәсә ачылуга 100 тулуга багышланган. Анда Сафаҗай авылының барлыкка килүе, аның тарихы, үсеше, авыл кешеләре каршындагы проблемалар турында бик яхшы язмалар бирелә. Шулай ук чыгышы белән Сафаҗайдан булган Хөсәен һәм Габделгалләм Фәезхановлар, Хәбибулла ишан гаиләсе һ.б. күренекле шәхесләр турындада кызыклы материаллар күп. Хәзерге Нижгар өлкәсендәге иң борынгы, иң зур гөрләп яшәүче Сафаҗай авылы тарихы могҗиза белән сакланып калган уникаль фотографияләр аша күренә.

Нижгар өлкәсендәге аерым бер татар авылы тарихына багышланган һәм киң аудитория өчен язылган мондый басма әлегә кадәр юк иде. «Мәдинә» Нәшрият йортының бу матур башлангычы Нижгар өлкәсенең башка татар авыллары өчен генә түгел, мөселманнар яшәгән һәр Рәсәй авылы өчен дә үрнәк булсын иде.

«Сафаҗай авылы, Хәбибулла ишан нәселе. 200 ел халыкка хезмәт итү. Фотоальбом». Төзүче hәм җаваплы редактор Д.В. Мөхетдинов

Нижгар өлкәсендә җәдид ысулы белән укытучы мәдрәсә ачылуга 100 тулуга багышланган Сафаҗай авылы һәм аннан чыккан күренекле шәхесләргә багышланган уникаль фотоальбом. Хәзерге Нижгар өлкәсендәге татар авылларының иң борынгысы һичшиксез Сафаҗай авылы икәне һәркемгә аңлашыла булса кирәк. Әмма сафаҗайлыларга горурланырга сәбәпнең зуррагы да бар. Нәкъ менә Сафаҗай авылыннан чыккан милләттәшләребез татарларны бөтен илгә танытты.

Хөсәен Фәезханов бөтен дөньяга билгеле булган академик, 19 гасырда яшәп, Брокгауз-Ефрон сүзлегенә кергән бик аз санлы татарларның берсе. Аның абыйсы Габделгалләм Фәезхановны «Хәзерге көнчыгыш экономика фәненең атасы» Адам Смит татар экономикасына нигез салучы дип атый.

Хәбибулла ишан Әлмөхәммәтов Рәсәй империясенең Бохарадан алып Уралга чаклы бик күп төбәкләрендә билгеле шәхес.

Бу һәм башка бик күп кызыклы мәгълүмәтләр белән, хөрмәтле укучыларыбыз, журнала аша танышып кына калмыйча, аларга кагылышлы уникаль фотографияләрне дә күрерсез.

Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!