На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
:: Газета «Мишар дуньясы» №1 (июль) 2007

Мишәр дөньясы   , № 1 (июнь 2007 г.)
Нижгар татарлары газетасы

Мөхтәрәм укучыбыз!

 Безнең Нижгар татарлары Региональ милли-мәдәни мөхтәрияте исеменә өлкәбездә яшәүче татарлардан даими рәвештә «ник татар телендә басмаларыбыз юк» дигән теләкләр, үпкә сүзләре еш яңгырый иде. Ниһаять, безнең дә сәгатебез сукты! — дибез без. Сезгә үз телебездә — татарча сәхифәләрне тәкъдим итәбез.

Тарихта беренче тапкыр «Мишәр дөньясы» дигән басма булдыру — замана таләбе. Татарлар — мишәрме, себерәкләрме, керәшенме, типтәрләрме — бер–берсен белергә һәм сакларга тиеш, дип уйлыйбыз.

Газета эчендәге газета тарихыбыз, гореф–гадәтләребез, мәдәниятебез, динебез, көнкүрешебезгә багышланыр. Шулай ук мишәрләр яшәгән төбәкләр, мишәрләр арасыннан чыккан күренекле кешеләр, билгеле шәхесләр турында язарга уйлыйбыз. Мишәр мәдәнияте, тарихы, шәхесләре күптән өйрәнүгә һәм популярлаштыруга лаек.

Бу эшне киңрәк итеп җәелдерергә — татар телендә дини һәм популяр китаплар, фәнни җыентыклар чыгарырга да ниятебез юк түгел. Россия кебек зур дәүләттә сан ягыннан икенче халык булган татарлар моңа лаек!

 Хәзер кулыгызга килеп кергән тәүге санга күз салыйкчы. Дөньяда Сабантуйлар гөрли. «Мишәрләр яшәгән урыннарга Сабантуй бәйрәме хас булмаган», — диючеләр дә табылыр, бәлки. Бу бәйрәм, нәкъ үзебезчә — исерткечтән һәм бозыклыктан тыш үткәрелсә — бик әйбәт, күңелле гадәт. Тырышып эшләгән халык ял итә белергә тиеш һәм белә дә! Нижгар якларында үткәрелгән бәйрәмнәр, бигрәк тә федераль Сабантуй, моны күптән раслады инде.

Финляндиядә яшәүче татарларның иң зур өлеше — чыгышы буенча Нижгар өлкәсе мишәрләре. Алар турында матбугатта һаман да языла, тик дәүләт эчендә үз дәүләтләрен төзи алган татарлар белән кызыксыну беркайчан да кимеми.

Хәерле сәгатьтә!

Ихтирам белән, Нижгар татарларының Региональ милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе
Гаяз Закиров

ВАКЫЙГАЛАР ХРОНИКАСЫ

Казан Кремленә юл салынды: «Мәдинә» нәшрият йорты презентациясе

2007 елның 14 июнендә Казан Кремлендә тарихи вакыйга — «Мәдинә» нәшрият йорты (Нижний Новгород) презентациясе булып узды. Аны оештыручылар: РТ Фән Академиясе Тарих Институты, Татарларның Бөтендөнья Конгрессы, Россия Ислам университеты, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы дин эшләре Советы, Абу Ханифә исемендәге Фонд (Нижний Новгород). Очрашуны РТ Президенты Советнигы Рафаэль Хакимов алып барды.

«15 ел дәвамында ирекле яшәүне мөселманнар иң беренче итеп мәчетләрне торгызу өчен кулландылар, — дип белдерде Нижний Новгород Х. Фәезханов ис. Ислам институты ректоры Д. В. Мөхетдинов. — Һәм шул ук вакытта гадәти Исламның ханәфит формасындагы кыйммәтләре турындагы риторик кычкырынулар бернинди китаплар белән дә ныгытылмаган. Нәтиҗәдә акыйда сферасында ханәфитлардән башка кемнәр генә беренчелек алмады: салафитлар, ваххабитлар, төрле юнәлештәге суфилар, «Хизб-ут-Тахрир» тибындагы дини-политик партияләр. Бар булган мөмкинлекләрне кирпечләр салуга түгел, миләрне яктыртуга кулланырга кирәк! Нижний Новгород өлкәсе Диния нәзарәте һәм «Мәдинә» нәшрият йорты алдынгы ислам фәнни үзәкләре белән эш алып баралар. Безнең китаплар — нижгар галимнәре һәм имамнары эше генә түгел, ә бәлки Казан, Мәскәү, Петербург, Ярославль, Дагестан, Үзбәкстан һәм чит ил галимнәренең уртак җимеше.

Кызганычка каршы, Россия «мөфтият»ләр саны буенча рекорд куйды: алар саны алтмыштан артып ките инде. Җәмгыятьтәге күпчелек тискәре күренешләр — наданлык җимеше. Россиядә Ислам дине йолаларын торгызырлык фәнни, нәшрият, агарту эшен 20 ел башларга кирәк иде. Казанда барысы да «Яктылык Шәрыкьтән килер» дип көткәннәр иде. Ә ул, күргәнегезчә, Көнбатыштан — Нижний Новгородтан килде. Безнең китапларның алдагы презентацияләре Мәскәүдә Журналистлар йортында һәм Лондонда Лордлар Палатасында узачак».

Төрле басмалар һәм алар белән бәйле проблемалар турында фикер йөртеп, профессор Айдар Хабетдинов, Мәрҗәни турында монография авторы Илдар Юзеев, тарихчы Илшат Гимадеев (өчесе дә Казаннан), тарихчы Ольга Сенюткина (нижний Новгород), культуролог Джаннат Маркус (Мәскәү) чыгыш ясадылар.

Презентацияне йомгаклап, Рафаэль Хакимов: «Мәдинә» нәшрият йортының уңышлы эшчәнлеге — Казан өчен дә бик мөһим сабак (гыйбрәт). Ә «евроислам»га кагылганда, мин аның аның барлыгына инанам. Дамир Хәйретдинов үзе дә нәкъ менә чын европачы кебек чыгыш ясады. Иң мөһиме, минем белән барысы да ризалашыр дип ышанам: критик фикер булганда Ислам яшәр!» — дип белдерде.

РТ Президенты Советнигы, РТ Фән Академиясе Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов:

— Россиядә Ислам дине турында газета-журналлар гына түгел, саллы гына китаплар да бастыручы үзәкләр барлыкка килүне мин бик әһәмиятле дип саныйм. Нижний Новгород — барыбыз өчен дә бик яхшы сабак: Без киләчәктә хезмәттәшлек итәрбез дип уйлыйм.

РТ Министрлар кабинеты каршындагы дин эшләре Советы рәисе Ринат Нәбиев:

— Нижгарлар эшчәнлеге Россиядә Ислам тарихын өйрәнү күзлегеннән дә, шулай ук заманча шартларда кайбер ислам институтларын яңарту (торгызу) күзлегеннән дә кызыклы. Мәсәлән, вакыйф (мәчетләр) мөлкәтен торгызуга кагылганда, без бергә семинарлар һәм конференцияләр сериясен уздырдык.

Россия Ислам институты ректоры Рафик Мөхәммәтшин:

— Россиядә мөселман уку йортлары 1998 елдан бирле эшләп килсәләр дә, күпчелек дини фәннәр буенча уку китаплары юк. Уку китаплары бастырмыйча, дини белем бирү системасын булдыру мөмкин түгел! Шуңа күрә дә Нижгар нәшрият йорты эшчәнлеге бик зур әһәмияткә ия. «Ханафитский фикх» сериясе һәр укытучыда һәм шәкерттә булырга тиеш.

 

КОТЛАУЛАР

Кадерле укучыларыбыз, хөрмәтле милләттәшләребез, газиз дин кардәшләребез! Әс-сәламе галәйкүм!

Аллаһ Тәгалә рәхмәте белән сезнең хөкемгә тагын бер татарча газета «Мишәр дөньясы»н тәкъдим итәбез. Элек «Маһинур» мәдрәсәсе каршында өч ел дәвамында чыгып килгән «Җиһан» рухи-дөньяви басмасы берничә кушымтасы белән сезнең көтеп алган газетагыз иде. Кызганыч, ул инде берничә ел бастырылмый. Яңа «Мишәр дөньясы» да сезнең күңелләрегезгә юл табар дип ышанасы килә. Ул сезне, милләттәшләребез, дин кардәшләребез, Ислам дине һәм милли йолалар, гореф-гадәтләребез белән таныштыру, дини һәм дөньяви бәйрәмнәрне яктырту, яшьләребезгә әдәп кагыйдәләрен өйрәтү, күренекле якташларыбыз белән таныштыру теләгеннән чыгып эшләнә. «Мишәр дөньясы» һәркемгә: картмы ул, яшьме, дингә ышанымы — юкмы, кызыклы булсын иде. Сезнең ярдәмегезгә дә өмет итәбез: кызыклы хәбәрләрегез, әйтер сүзегез булса, рәхим итеп языгыз, килегез. Редакциябез ишекләре барыгызга да ачык. Бу газетабыз уртак тырышлык, уртак җимешебез булсын, хөрмәтле якташларыбыз!

Нижний Новгород өлкәсе Диния нәзарәте рәисе
Үмәр хәзрәт Идрисов


 

ТӨБӘКЛӘРДӘГЕ ТАТАРЛАР

Сабантуйлар, Сабантуйлар...
Россия төбәкләре һәм чит илләрдә

Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй июнь һәм июль айларында Россия төбәкләрендә, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдә: Казахстан, Азәрбайҗан, Украина, Польша, Беларусь, Литва, Латвия, Финляндия, Германия, Словакия, Төркия, Кытай, Австралиядә үткәрелә. Татар милли җәмгыятьләре булган һәр җирдә халык иҗаты бәйрәмнәре вә профессиональ яки үзешчән коллективлар концертлары оештырыла.

Гомумфедераль Сабантуйлар быел Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Чиләбедә уза. Мәскәү хакимияте карары (2003 елның 26 мае) белән рәсми бәйрәм буларак билгеләнә башлаган Сабантуй быел егерменче тапкыр үткәрелә һәм ул 1 июльдә “Битца” ат спорты комплексында булачак. Бәйрәм Мәскәү шәһәре Хөкүмәте, Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы хөкүмәтләре ярдәмендә узачак.

Сабантуй югары дәрәҗәдә, матур үтсен өчен, ЮНЕСКОның “Кешелек дөньясының матди булмаган һәм телдәге мирасы”на кертелгән әлеге бәйрәмгә ярты ел дәвамында җитди әзерлек барган. Русиядән 100 һәм якын һәм ерак чит илләрдән 50 кеше — Сабантуй режиссерлары һәм оештыручылары — апрель аенда Казанда махсус семинарда өйрәнү узганнар.

Сабантуй географиясе елдан-ел киңәя. Татарлар күпләп яшәгән байтак төбәкләрдә бу бәйрәм инде традициягә әверелде. Сабантуйда төрле милләт вәкилләре дә бик яратып катнаша.

 Иваново

Татар милли бәйрәмен ивановлылар быел 12 июньдә — Россия Көнендә, ундүртенче тапкыр билгеләп үтте. Сабантуй шәһәрнең Степанов исемендәге паркында булды.

Традиция буенча, бәйрәмнең рәсми өлешен Иваново шәһәре башлыгы Александр Фомин ачып җибәрде. «Россия көне һәм Сабантуй бәйрәменең бергә туры килүе тирән мәгънәгә ия — алар бер–берсен тулыландыра кебек», — дип ассызыклады ул. Үз чиратында, Россия халыкларының төбәк Ассамблеясы А. Фомин һәм аның командасын милли сәясәт өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен бүләкләде.

Рәсмиләр котлавыннан соң паркта концерт программасы башланды. Анда Иваново шәһәренең иң яхшы бию коллективлары һәм милли-мәдәни мохтариятләрнең вокаль ансамбльләре катнашты. Иң матур чыгышны, тамашачылар әйтүенчә, Сабантуйга дип Үзбәкстаннан махсус килгән канатта йөрүчеләр төркеме күрсәтте.

Бәйрәмдә шулай ук төрле ярышлар: көрәш, чүлмәк вату, аркан тарту һ.б. узды. Татар милли ашлары урынына, кунаклар үзбәк пылавыннан һәм әрмән шашлыгыннан авыз итте. Хәер, ахырда гына бушлай татар чәкчәген татып карау мөмкинлеге дә булды.

Симферополь (Акмәчет)

Акмәчеттә Идел буе, Урал һәм Себер татарларының Республика ассоциациясе тарафыннан оештырылган Бөтенкырым Сабантуе узды. Бәйрәмдә Кырым һәм Татарстан артистлары концерт күрсәтте, келәмнәрдә билбаулы көрәш барды. Тамашачылар каршында Кырым-татар театры артистлары, «Къырым» дәүләт фольклор ансамбле, «Җәмилә» балалар ансамбле һәм башкалар чыгыш ясады. Татарстаннан танылган җырчы Рамил Миндияр һәм нәфис сүз остасы, Г. Камал исемендәге театр артисткасы Наилә Ибраһимова килгән иде. Бәйрәмдә Ялта, Алупка, Севастополь, Гурзуф, Симферополь һ.б. шәһәрләрдән килгән татар җәмгыятьләре катнашты. Сабантуй батыры булып Арсен Юнусов калды. Аңарга бәйрәмнең иң зур бүләге — тәкә тапшырылды.

Марий Эл

Марий Эл башкаласы Йошкар-Олада Сабантуй быелның 23 июнендә унбишенче тапкыр узды. Соңгы елларда әлеге зур чарага республика җитәкчелеге махсус мәйдан — Кокшага елгасы буендагы ямьле аланны бирә. Традиция буенча, Сабантуйда күп кенә уеннар, спорт ярышлары, ат чабышы, көрәш уздырылды. Республиканың татарлар күпләп яшәгән районнары — Бәрәңге, Морки, Мари–Төректән һәм Йошкар-Ола шәһәреннән, шулай ук Татарстан һәм башка төбәкләрдән профессиональ һәм үзешчән коллективлар, халык ансамбльләре катнашты. Электән килгән матур гадәт буенча, милли бәйрәмебез төн уртасына кадәр «Кичке уен» белән дәвам итте.

Республика Сабантуеннан бер атна элек кенә Бәрәңге районында да Сабантуй узды. Бәйрәм чын милли рухта һәм хәмерсез узуы белән матур тәэсирләр калдырды.

Кабарда-Балкария

Татар милли бәйрәме Сабантуй быел республика күләмендә бишенче тапкыр билгеләп үтелде. Атажук бакчасындагы Сухое күле кунакларны татар музыкасы, җыр һәм биюләре белән каршы алды. Татарлардан гайре, Сабантуйда шулай ук Кабарда-Балкариянең бүтән милли-мәдәни үзәкләре вәкилләре дә катнашты. Бәйрәмгә килүчеләргә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Котлау хаты укылды.

Чехия

Әлеге Сабантуй үзенең зур масштаблары белән түгел, ә оештыручыларының тапкырлыгы белән таң калдыра. Анда йөз кеше катнашкан. Казахстан һәм Урта Азия дәүләтләре, Төркия, Германиядән, Россиянең Себер якларыннан, шулай ук Мәскәү, Санкт–Петербург, Оренбург, Пермь, Татарстан һәм Башкортстаннан килгән татарлар үзләренә милли бәйрәм оештырган.

Сабантуйның кыска гына рәсми өлешен Прагадагы «Азатлык» радиосыннан Рим Гыйльфан һәм Алсу Кормаш ачып җибәргән. Котлау сүзе белән Татарстанның Чехия һәм Словакиядәге рәсми вәкиле Зөфәр Абдулгалиев чыгыш ясаган.

Милли уеннар, ярышлар татар, урыс, чех телләрендә барган. Төрле милләт кешеләре: татарлар, казахлар, төрекмәннәр, урыслар, чехлар бергәләп капчык киеп чапкан, авызларына йомыркалы кашык кабып йөгергән, чүлмәк ваткан.

«Быелгы Сабантуйның яңалыгы итеп анда өчпочмаклар сәүдәсе оештырылуын әйтергә була. Татарлар биргән рецепт белән җирле аш осталары әзерләгән бу милли ризык төрле милләт кешеләренең күңеленә хуш килде. Уңган кыз–киленнәр шулай ук кош теле, чәкчәк, башка татлы ризыклар пешереп килгән иде», — диләр бәйрәмдә катнашучылар.

Ташкент

Ташкент Сабантуе быел 17 июньдә Мирзо Улугбек исемендәге ял паркында булды. Аны Россиянең Үзбәкстандагы илчелеге, «Росзарубежцентр» вәкиллеге, Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге оештырды.

Мәҗлес кунаклары игътибарына профессиональ һәм үзешчән артистлар концерты, күңелле ярышлар, милли көрәш тәкъдим ителде. Теләгән кешеләр милли ашлардан авыз итә алды.

Новосибирск

Шәһәр тарихында беренче тапкыр буларак, быел Сабантуй ипподромда ат чабышыннан башланды. Өлкә татар мәдәни үзәге директоры Рауза Тихомирова әйтүенчә, татарларда Сабантуй элек–электән ат чабышы белән башлана торган булган. Ләкин бу ярыш ипподром әйләнесе буйлап түгел, ә туры юлда үткәрелгән. Киләчәктә, бәлки, Новосибирск ипподромында милли бәйрәмебезне үткәрер өчен махсус трасса да булыр әле, дип хыялланалар новосибирскилылар.

Новосибирск шәһәре һәм Новосибирски өлкәсендә хәзерге вакытта 30 меңгә якын татар яши. Алар, күпләр уйлавынча, Татарск районында түгел, ә Чановский районында торалар.

Татарлар Сабантуйның төп өлеше үткән Үзәк паркка җыелган иде. Концерт программасы, төрле милли уеннар, көрәш һәм башка ярышлар бәйрәм күрке булды. Көрәш батырына тәкә бирелде.

Ленинград өлкәсе һәм Тосно

Санкт-Петербургның дәүләт учреждениесе — Милләтләр йортында «Ленинград өлкәсендә Сабантуй традицияләре» дигән фотокүргәзмә ачылды.

Һәр елны июньнең соңгы якшәмбесендә Ленинград өлкәсендә халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй үтә. Быел ул 24 июньгә туры килде. Бәйрәм тантанасына төрле милләттән булган бөтен яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре җыелды. Күренекле сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре, Татарстан һәм Башкортстан Республикаларыннан, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе губернаторлары Сабантуйның даими кунакларына әйләнде. Петербургның Милләтләр йортында ачылган фотокүргәзмәгә Сабантуйның иң кызыклы мизгелләре: милли көрәш, баганага үрмәләү, күз бәйләп чүлмәк вату, бүрәнә өстендә капчык белән сугышу, милли ризыклар конкурсы, артистлар чыгышы, кунакларның портретлары куелган.

Фотокүргәзмәне ачу тантанасында Милләтләр йорты директоры Олег Родзевич, аның урынбасары Ислам Гатин, Ленинград өлкәсе губернаторы киңәшчесе Елена Муниц, «Петербург Сабантуе» фонды президенты Ирек Галиев, чакырылган кунаклар, телевидение, радио, газета хәбәрчеләре катнашты.

Тосно шәһәре һәм районы халкы да Сабантуй бәйрәмен үткәрде. Шапки поселогы янындагы Нестеров күле буенда ул унынчы тапкыр үтә. Тантананы оештыруга елның-елында җирле «Изге юл» татар җәмгыяте (җитәкчесе — Иниятулла Кутуев) зур көч куя. Көн салкынча булса да, кеше шактый иде. Һәркем үзе теләгәнчә рәхәтләнеп ял итте. Рәсми өлештә Сабантуйны оештыручылар исеменә Татарстан Республикасы Президенты М. Шәймиев котлавы яңгырады.

Литва

Литваның Клайпеда шәһәрендә, Балтыйк диңгезе ярындагы Гируляй җирлегендә III Халыкара Балтыйк буе Сабантуенда барлыгы бер меңнән артык кеше катнашкан. Клайпеда шәһәренең “Нур” һәм Литва татарлары җәмгыятьләре оештырган быелгы бәйрәм Россия көне һәм татарларының Литвага килеп урнашуына 610 ел тулуга багышланган.

Сабантуйда Клайпеда мэры, Россиянең Клайпеда шәһәрендә илчесе,Төркия, Ватикан вәкилләре катнашкан. Милләттәшләребез Литваның Клайпеда, Висагинас шәһәрләреннән, шулай ук Латвия, Эстония, Германиядән килгән.

Клайпедада профессиональ көрәшчеләр мәктәбе эшләп килгәч, элек татарча көрәш игътибарсыз кала биргән. Быел монда беренче тапкыр милли көрәш барлык шартларын китереп, үз кагыйдәләребезгә таянып үткәрелгән. Шуңа күрә татар көрәше буенча семинар да узган. Көрәштә илле кеше катнашкан. Батыр исемен һәм Сабантуй тәкәсен Литва егете яулаган.

Әйтергә кирәк, нәкъ татар көрәше һәм Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт фольклор ансамбле җырлары һәм биюләре бөтен бәйрәмгә ямь биргән.

Чуашстан, Канаш

Чуашстандагы республика күләмендәге дүртенче Сабантуйга зур кунаклар килгән иде. Татарстанның Әлки районы вәкилләре кунаклар милли бәйрәмнең бизәге булды. Әлкилеләр Сабантуй батырына зур тәкә һәм үзенчәлекле концерт программасы алып килгән иде. Быел Канаш шәһәренең мәчете төзелгәнгә 15 ел тулган. Шул уңайдан да котлаулар булды.

Башка Сабантуйлардан аермалы буларак, бәйрәм базарга әйләнмәгән иде. Сәүдә рәтләрен оештырган эшмәкәрләр бик җитди әзерләнгән. Милли ризыклар, сувенирлар, дини китаплар гына сатылды монда.

Канаштагы көрәш мәйданы 80 батырны җыйды. Чуашиядәге дүртенче Сабантуйның батыры булып яшүсмерләр арасында Марат Налиба калды, ә өлкәннәрдән Фәнил Минһаҗев берәүгә дә бил бирмәде.

(Мәгълүматлар «Intertat.ru», «Татар–информ», «Ватаным Татарстан»нан алынды).

САН КУНАГЫ

Туган ягыбызны торгызу hәм үстерү хакына

Эшчәнлеген бизнесның төрле өлкәләрендә башкаручы «Технология» компаниясе төркемнәре Кызыл Октябрь районы территориясендә җир мәйданы сатып алып, анны инвеосторлый. Хәзерге вакытта инвесторлар берничә проектны тормышка ашыра башлап, районда эш урыннары гына булдырып калмыйча, районның үзен дә потребительләр өчен кызыклы итәчәк.

Алдагы планнарның иң беренчесе — өлкәбездә иң зур автотехник үзәк ачу. Өч миллион сумлык җиһаз сатып алынган инде. Бу үзәк төрле машиналар өчен теләсә нинди запчастьләр һәм детальләр сатып алу мөмкинлеге булган региональ склад буларак күзаллана. Шунда ук автомагазин да булачак.

Бу компаниянең тагын бер проекты — киләсе өч ай эчендә авыл хуҗалыгы техникасы һәм спецтехника җитештерүче предприятие ачу. Мондый производство булдыру иң беренче районда эш урыннары булдыруны мөмкин итә: монда 50дән алып 100 гә чаклы кеше эшли алачак. Бу турыда без «Технология» компаниясен оештыручыларның берсе Рәис Зәки улы Велимеев белән сөйләштек. Шул әңгәмәдән сезгә бер өзек тәкъдим итәбез.

—Сез ничек итеп бу эш урыннарына кеше җыячаксыз? Барлык теләге булган кеше сезгә килеп эшкә урнаша аламы?

— Бу вакансияләр һәркем өчен ачык. Безнең штатта хәзердән үк профессионаллар эшли, алар үз чиратларында яңа килгәннәрне өйрәтәчәк. Моның өчен урында укыту базасы ачарга уйлыйбыз.

Яңа производствоның юнәлешләре күп төрле: бу спецтехника һәм җитештерү кораллары сату да, ремонт, буяу, теләсә нинди техника өчен сервис хезмәте күрсәтү. Шуңа күрә дә эшкә яңа алынган кешеләрне боларның барысын да эшли ала торган итеп өйрәтү — безнең алда торган бурычларның иң зурысы.

Бу территориядә планлаштырыла торган проектларның өченчесе — ял итү үзәге булдыру. Әле исеме булмаса да, аны ачу өчен бар нәрсә әзер. Анда концерт мәйданы, бильярд бүлмәсе булачак. Пейнтбол уены өчен дә бар кирәкле әйберләр сатып алынды. Бу районда бар уңайлыклары булган бердән-бер үзәк булачак.

 — Бу үзәк кайчан ачылачак?

— Июльнең беренче атнасында дип планлаштырабыз.

— Әңгәмәбезнең башында сез компания берьюлы дүрт проект өстендә эшли дип әйттегез. Дүртенче проект нинди булыр?

 Тиз арада кузовлар ремонтлаучы зур үзәк ачылачак. Андыйлар өлкәбездә генә түгел, тирә-яктагы 300 км. да юк. Бу уникаль үзәк клиентларга он-лайн сервис тәкъдим итәчәк. Бу ни дигән сүз? Һәр клиент веб-камералардагы сайт аша ремонт биналарында машиналары белән ни эшләгәнне күзәтә алачак. Клиент тарафыннан мондый контроль ремонтның сыйфатын күпкә яхшыртачак. Без бу үзәкнең клиентлары районыбыз тирәсендә яшәүчеләр генә түгел, Чуваш, Мари, Мордовия республикаларыннан һәм Нижний Новгородның үзеннән дә булыр дип ышанабыз. Бу үзәктә бик катлаулы ремонт эшләре генә алып барылачак һәм аның хакы да югары — 50 меңгә якын булачак. Шуннан да очсызлы ремонт кирәкле машиналар бу үзәктә кабул ителмәс. Үзәк бар төрле автомобильләр ремонлый алу өчен аттестатлана һәм мөмкин булган бар төр ярдәмне күрсәтәчәк. Төрле ремонт өчен төрле-төрле үзәкләр эзләп йөрергә туры килмәс.

— Ни сәбәпле сез бу проектларыгызны Кызыл Октябрь районында тормышка ашырасыз?

— Бу район безнең туган ягыбыз. Аның сүнеп баруын, юкка чыгуын читтән генә күзәтү бик авыр. Шуңа күрә дә, бу проектлар өчен башка уңайлырак биналар һәм территорияләр булса да, бу эшләребезне үз районыбызда башладык.

— Баш эшләрегездә уңышлар сезгә, Рәис Зәкиевич!

Зәки hәм Наилә Валемеевлар

Рәис Зәки улы Велимеев

1976 елда Кызыл Октябрь районы Зур Рбишча авылында туган.
Урта мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлый.
Мәскәү Гуманитар университетын тәмамлый.
Даими хәйрия гамәлләре кыла. Салган балалар йортына, Диния нәзарәтенә,«Маһинур» мәдрәсәсенә ярдәм итә.
Гаиләле, ике бала тәрбияли.

Рәис Зәки улы Валемеев Нижгар төбәгендә ярыйсы гына танылган күренекле гаиләдән. Аның бабасының бабасы Ярулла указлы мулла булып, үз мәчетендә имам хезмәтен башкара. Балалары Әнвәр, Әсгать, Мөнир, Нурәхмәт тә дини белемле булалар. Кызының балалары илдә танылган кешеләр: Хәйдәр — физика-математика фәннәре докторы, Надир — К-Пожары педучилищесы директоры, Нәдирә — РФ атказанган врачы, Камиль — рәссам.
Бабасы Әнвәр Ярулла улы Бөек Ватан сугышында катнашып, күп кенә орден-медальләр белән бүләкләнә. Мәскәүдә Җиңү парадында катнаша. Үзлегеннән дини белем алып, авылда мулла вазифаларын башкара, авылдашларының хөрмәтен казана. Җиде бала тәрбияли, шуларның берсе тәрбиягә алынган Әдил. Әдил Әнвәр улы С-Петербург драма театрында эшли, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре. Кызы Мәрвә ханым авыл мәктәбендә математика укыта. «Почетный работник общего образования» билгесенә лаек була. Милиция полковнигы Әдип спорт мастеры, күп тапкырлар сабантуйларда көрәштә җиңүче була. Ә инде Рәиснең әтисе Валемеев Зәки Әнвәр улы Мәскәү үзәк физик культура институтын тәмамлагап, туган авылы мәктәбендә физик тәрбия укытучысы булып эшли. Шунда ук 10 ел дәвамында директор вазифаларын башкара. Укучылары, авыл яшьләре белән класстан тыш эш алып бара, милли көрәш түгәрәген җитәкли. Укучылары — күпсанлы сабантуй батырлары, Россия чемпионнары, дөнья чемпионы (Ханнән Мусин, 2002). «Заслуженный работник физической культуры» исеменә лаек. Район сабантуйларының алыштыргысыз судьясы. Ул тәрбияләгән яшь шашкачылар да күп ярышларда призлы урыннарны яулап киләләр. Әнисе Наилә ханым да әтисе кебек авыл мәктәбендә 35 ел инде башлангыч классларда укыта. Югары категорияле укытучы, шушы көннәрдә аңа «Почетный работник общего образования» билгесе тапшырылачак.

Абдул-Хәкимов Вәли-Әхмәт

1914–47 елларда Финляндиянең Тампере шәһәрендә, 1917–621 елларда Хельсинки шәһәрендә мөселман оешмасының өлкән имамы вазифаларын башкара. 1962 елдан Хельсинки Ислам конгрегациясе әгъзасы.

Абдул-Хәкимов Вәли-Әхмәт 1890 елда хәзерге Нижгар өлкәсе Кызыл Октябрь районы Зур Рбишча авылында муллалар нәселеннән булган гаиләдә туган. Башлангыч дини белемне туган авылында һәм Касимов шәһәре мәдрәсәсендә алган. 1907 елда Мәдинә һәм Мәккә шәһәрендә укып, дини белемен күтәргән. Хаҗдан кайтып Касим шәһәрендә имам вазифаларын башкара, соңрак Мәскәүдә укыта. 1910 елларда туган авылына кайтып, Алия Садрига өйләнә. 1914 елда Өфедә имам һәм мөдәррис вазифаларын башкару өчен имтихан тапшыра. Шул ук елны Финляндиянең Тампере шәһәренә Актук авылыннан барып төпләгән сәүдәгәрләр тарафыннан имам хезмәтен башкарырга чакырыла. Ул анда вафат булган Кадыйр мулланы алыштыра. Имам һәм мөдәррис буларак, акча кереме булмаганга, Вәли-Әхмәт эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Хельсинкидагы үз йортының бер бүлмәсен намаз уку һәм шәкертләр белән шөгыльләнү өчен бирә. Шунда ук Хельсинки мөселманнары җыелып, үз оешмаларын булдыру турында сүз алып баралар. Аларның теләкләре 1915 елда тормышка аша. Вәли-Әхмәт хәзрәт аны оештыруда зур роль уйный. 1925–26 елларда Финляндиядәге беренче рәсми теркәлгән татар оешмасының рәисе дә ул була. Шулай ук 1961–62 елларда да Вәли-Әхмәт хәзрәт кабат бу оешманы җитәкли.

Вәли-Әхмәт хәзрәт балаларны һәм яшьләрне укыта, 1939 елда «Основы религии для детей татар» дип аталган дини уку китабы бастыра. Россиядәге революция вакытында Финляндиягә качып килгән төрки телле эмигрантларга ярдәм итә. 1947 елда имам вазифаларын Хәбибур Рахман Шакирга тапшыра, әмма татар җәмгыяте лидеры булып кала. Аны якыннан белгән кешеләр үзенә генә хас мәкам белән Корьән укуын искә алалар. Вәли-Әхмәт хәзрәтне олылап Корьән хафиз дип йөртәләр. Мәхәллә кешеләренә аның йогынтысы бик зур була. Кабер ташларына бастыру өчен бик матур итеп Корьән сурәләре язылган макетлар эшли торган була.

 

ТӨБӘКЛӘРДӘГЕ МИШӘРЛӘР

Сәяхәтнамә

Хөрмәтле укучыларыбыз! Бу исем астындагы рубрикабыз чит илләрдә, төбәкләрдә яшәүче мишәрләргә багышлана. Без аларның тормышлары, эшчәнлекләре, үзенчәлекләре, күренекле кешеләре белән таныштырып барырга тырышырбыз.

Әле күптән түгел Нижний Новгород өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Үмәр хәзрәт урынбасары Дамир хәзрәт җитәкчелегендә бер төркем якташларыбыз Финляндиягә бардылар. Алар фин татарлары белән очрашып, бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүмәтләр җыеп кайттылар. Шуңа күрә дә, беренче мәкаләбез Финляндиядә яшәүче татарлар турында булыр. Алар турында матбугатта һаман да языла, тик дәүләт эчендә үз дәүләтләрен төзи алган татарлар белән кызыксыну беркайчан да кимеми.

Рәсәй империясеннән Финляндиягә мираска хәзерге вакытта иң оешкан, иң күренекле иҗтимагый оешмаларның берсе булган татар-мишәр оешмасы кала. Татарлар Финляндия җиренә 1860 елларда килеп урнашканнар. Аларның күпчелеге Нижгар губерниясенең Актук авылыннан булган. Авыл хуҗалыгы белән көн күрүче бу авыл кешеләре кыш көне эш эзләп читкә чыгып китә торган булалар. Алар итекче, мич салучы, тимерче булып ялланып эшлиләр. Шулай да, күпчелеге сәүдә белән шөгыльләнә. Сәүдә итү өчен алар Мәскәүгә, Петербургка, кайбер бик тәвәккәлләре Финляндиягә дә барып җитәләр. Кайсыларыдыр шунда төпләнеп тә калалар. Ерак Финляндиядә торып калучыларның күпчелеге Актук авылыннан булса да, араларында Уразавыл, Суыксу, Кызьмавыл, Атяравыл, Чүмбәли, Семочки, Рбишча авыллары кешеләре дә очрый. Татарларның күпчелеге текстиль һәм тире белән сәүдә итә. Кайсылары тиз арада баеп китеп, үз кибетләрен ачалар. Беренче татар фирмасы Тампер шәһәрендә Мостафа Измаилов тарафыннан ачыла. ХХ гасырда кайберләр татарлар яшелчә, җиләк-җимеш, азык-төлек белән сәүдә итә башлый.

1991 елларга кадәр Финляндиядә татарлардан башка мөселманнар булмаган. Нәкъ менә безнең якташларыбыз фин җирендә беренче мәчетләр төзегән, уку үзәкләре булдырган. Изге Корьән дә фин теленә татарлар тарафыннан тәрҗемә ителгән. Ә менә фин татарларының иң күркәм, иң мактауга лаек сыйфаты – туган телебезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәте, тугрылыгы! Алар беркайчан да, бернинди шартларда да татар телен башка телгә алыштырмаган! Хәзерге вакытта да алар чиста әдәби татар телендә сөйләшәләр. Ә бит аларның саны бер меңнән дә артмый. 700 кеше башкалада, 200 кеше Тампер шәһәрендә яшәсә, калаганнары ил буенча сибелгән. Татар мөселман җәмгыяте рәисе Окан Дахер әйтүенчә, Финляндия конституциясе бу юнәлештә һәр милләткә ирек бирә. Ә инде безнең әби-бабайларыбыз ул законнан файдаланып, милләтне, телне, динне саклап калу максатларыннан, татар җәмгыяте оештыралар. Хәзерге вакытка чаклы татарлар үзара бик тыгыз аралашып яши. Кызганычка, ел саен 10-15 кеше үлсә, бары тик 3-6 бала гына туа. Шулай ук финнар белән катнаш никахлар саны да арта бара. Шулай итеп татар оешмасының структурасы үзгәрә бара. Әмма, оешма рәисе Окан Дахер әйткәнчә, шундый шартларда да фин татарларының киләчәге бар. Үз телеңне, динеңне саклап калу татарларның саны күпме булудан тормый, ә бәлки, кешеләр тормышында рухи якның нинди урын алып торуы мөһимрәк, - дип саный ул.

Хәзерге вакытта Хельсинки шәһәрендә 9 мәчет бар. Әмма мәчет анда без күнеккәнчә аерым торучы манаралы бина түгел, арендага алынган намаз укырга яраклы заллар. Татар оешмасының бинасы шәхси милек булганга, алар намаз залы өчен аренда хакы түләмиләр. Киресенчә, татар оешмасы бинасында урнашкан кибетләр, фирмалар оешмага аренда өчен түлиләр. Ул керемнәр бинаны рәтле хәлдә тоту, имамга, татар теле укытучысына , татар балалары өчен җәйге лагерьлар оештыруга тотыла.

Фин татарлары Россиядә, бигрәк тә Татарстанда яшәүче һәм тарихи туган илләре нижгар төбәге татарлары белән аралашып яшиләр.

Окан Дахер — чыгышы белән хәзерге Нижгар өлкәсе Кызыл Октябрь районы Куйсуы авылыннан булган гаиләдә туган. Финляндия татар-мөселман оешмасы рәисе. Хельсинки шәһәрендә университетта татар теле һәм мәдәнияте дәресләр бирә. Финляндия дәүләтенең этник оешмалар белән элемтәләр советы, Бөтендөнья татарлар Конгрессы башкарма комитеты әгъзасе. Окан әфәндегә 2006 елның 6 декабрендә — Финляндия бәйсезлеге бәйрәмендә Финляндия республикасының иң дәрәҗәле бүләге — Ак Роза Ордены тапшырыла.

«Безнең өч нигезебез: изге Ислам динебез, ата-аналарыбызның туган теле һәм татар халкының йөрәгебезгә бик тә якын булган гореф-гадәтләре. Безнең илебездә дини һәм дөньяви яклар бик тыгыз бәйләнештә. Аның якты күрсәткече булып 130 ел дәверендә фин татарларының диннәрен, телләрен, мәдәниятләрен саклап калуы. Ничек мөмкин булган бу? Биредә өйдә алынган тәрбия, ата-анадан балаларга күчкән яшәү кагыйдәләре һәм, әлбәттә, җәмгыять йогынтысы зур роль уйный. Бездә ике ватанпәрвәрлек: беренчедән, ата-аналарыбыздан безгә мирас булган Ислам динен һәм татар телен яратып, үзебезне татар-мөселман мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше итеп саныйбыз. Икенче яктан, туган илебез — Финляндиядән үзебезне аермыйбыз. Алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнешкән. Без өйләребездә, мәхәлләбездә дини һәм милли гореф-гадәтләребезне саклап яшибез. Ә инде үзебезнең хокукларыбызны яклаганда, вазифаларыбызны башкарганда безнең фин гражданнары булуыбыз ачык күренә. Фин җәмгыяте үзенең гражданнарына һәр яклап үсү өчен барлык мөмкинлекләрне булдыра. Һәм без моның белән бик горурланабыз. Ата-аналарыбыздан гадәтләнеп, без белем алуга бик зур игътибар бирәбез.

Аз санлы милләт буларак, бездән күпкә артыграк булган фин халкы арасында яшәүче татарларга ике-өч тапкыр активрак булырга, телебезне һәм мәдәниятебезне саклап калу юнәлешендә күп көч куярга кирәк. Шуңа күрә дә без бу юнәлештә бик актив эшлибез. Шул ук вакытта дәүләт тарафыннан татарларга беркайчанда да киртә куелмавын билгеләп үтәсе килә. Киресенчә, Финляндиядә закон татар халкына үз кануннарын, үз телен, динен саклап яшәргә тулы мөмкинлек бирә».

 

Үмәр Дахер

Нижгар өлкәсенең хәзерге Кызыл Октябрь районы Куйсуы авылында игенче гаиләсендә өлкән бала булып туган. Кечкенә яшьтән үк хуҗалыктагы иң авыр эшләрне дә эшләргә күнегеп үскән. 1922 елда, әнисе вафатыннан соң аңа Финляндиягә барып төпләнгән әтисе янына чыгып китәргә туры килә. Бер кулына сеңлесен күтәргән, икенче кулы белән энесен җитәкләгән Үмәрне әтисенең абыйсы тимер юл станциясенә озата. Шулай итеп, туган яклар мәңгегә артта кала. Бер авыз фин сүзе белмәгән Үмәргә фин мәктәбенә укырга керергә туры килә. Беренче уку елында аны биш еллык уку программасын дүрт елда тәмамлый торган төркемгә күчерәләр. Шулай итеп, ул сигез еллык мәктәпне җиде елда тәмамлый. Ул моңа бары тик үзенең тырышлыгы, максатчанлыгы белән ирешә. Үмәрнең университетка кереп, гуманитар фәннәр белән шөгыльләнәсе килә. Әмма әтисе аны юридик факультетка керергә күндерә. Яшь студентка Финляндиядә яшәүче татарларның ихтыяҗларын яклау максатыннан юристлыкка укырга туры килә. 1938 елда дәүләт экзаменын тапшырып, Үмәр Хельсинки шәһәр салым идарәсенә инспектор булып урнаша. Ул анда төрле вазифалар башкарып, бүлек җитәкчесе дәрәҗәсенә ирешә. 1973 елда лаеклы ялга чыга. Төп хезмәтеннән башка, күп муниципаль органнарга төрле вазифаларга сайлана.

Яшьтән үк үз алдына куелган максатны ул бик иртә башкара башлый. Беренче татар мәктәбен оештыручыларның берсе һәм 1948-1959 елларда мәктәп җитәкчеләренең берсе була. Шулай ук Габдулла Тукай исемендәге оешмага нигез сала, хәзергәчә аның составында. Пенсия яшенә җиткәндә генә Үмәр Дахер яшьлек хыялын – телләр өйрәнүне тормышка ашыра. Аның бу шөгыле «Agricultura Anatolica I. Die volkstümlichen landwirtschaftlichen Geräte» темасына докторлык диссертациясен яклау белән тәмамлана. Бу хезмәте Финляндиянең  Шәрекъ оешмасы Stydia ????Orientalia (XLII) сериясендә бастырыла. .

Шуның нәтиҗәсенә Үмәр Дахер Хельсинки университетының төрки телләр кафедрасы доценты итеп билгеләнә. Ул инде аңа чаклы ук 1960 елдан шул университетта алтай телләрен укыткан була. Пенсиягә чыкканнан соң да ул төрек һәм татар теле курсларын алып бара. Укытучы исеменә тугры буларак түләүсез эшли.

Үмәр Дахерның бар тормышы хезмәткә һәм кешеләргә файда китерүгә багышланган. 1920 елларда әле бер фин сүзе белмәгән мәктәп укучысыннан үз иленә файдалы хезмәт кылучы һәм халкының мәдәниятен саклап калуга бар гомерен багышлаучы кеше формалаша. Искитәрлек, сокланырлык гомер кичергән якташыбыз!

Шәригать кануннары буенча баланы күз тиюдән ничек сакларга?

— Балаларыбызны күз тиюдән саклар өчен иртүк һәм кичен өч тапкыр шушы доганы укырга кирәк: уыызу (баланың исеме әйтелә) «би кәлимәтилләһи әт-тәммәт мин шәрри мә халәк».

Коръәннән дә алып кайбер сүрәләрне укырга ярый, мәсәлән: «Фатиха»ны, «Аятель көрси»не, «Ихлас»ны, «Фәләк» вә «Нәс»не. Олы кешеләрнең эшләре дә балага тәэсир итә. Күбесе баланы, күргәч, авызларына Аллаһның исемен алмыйча кинәнергә, һәм шатланырга тотыналар. Бу нәрсә күзегүнең бер сәбәбеннәндер.

Баланы күргәч, бу сүзләрне әйткәннән генә соң шатланырга кирәк: «Cөбхән Аллаһ, мәшә Аллаһ лә кувәтә иллә билләһи».

Баланың йөзенә вә маңгаена төрле төстәге ноталар сырлап кую, муенына амулетлар, догалыклар элү — динебезгә хас түгел. Кечкенә бала үз-үзен җен-шайтаннардан, күз тиюдән вә бозыктан саклый алмый, шуңа күрә бу вазыйфаны ата-ана үтәргә тиешләр. Алар балаларын үзләренең иман көчләре белән сакларга тиешләр — ә җансыз әйберләр белән түгел.

Әгәр дә алар үз балалары өчен дога кылмасалар, аларга саулык теләп Аллаһка ялвармасалар, мәжүси-амулетлар ярдәменә килсәләр — шул очракта аларның иманнары да зәгыйфь булыр, наданлыклары белән балаларына да зарар китерерләр.

Бала яхшы йокласын өчен Коръәннең нинди сүрәләрен укырга кирәк?

— Аның үз иткән догасы вә сүрәсе юктыр, ни белгәнеңне укырга кирәк. Баланың төрле тавышларга төрлечә игътибар итүен дә онытмаска кирәк. Кайбер чакта бала янында үзең Коръән укы, ә кайбер вакытта аның янында әкрен тавыш белән магнитофон жибәреп Коръән тыңлатырга була. Монда да баланың хәленә вә кыяфәтенә карарга кирәк. Ләкин Коръән укып кына баланы саклап бетереп булмый. Коръән уку — ул бала исәнлегенең йөздән бер сәбәбе генәдер.

 

БЕЗҢЕН ИСЛАМ

Баланың дөньяга килүе

Төрле диндәге халыклар дөньяга яңа туган балаларын төрле-төрле гадәтләр белән каршы алалардыр. Ә без мөселманнар үзебезнең балаларыбызны пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) гадәте белән каршы алабыз вә шуның белән аның сөннәтен үтәп, Раббыбызга табынабыздыр. Динебез буенча яңа тумыш балаларыбызны каршы алып, без башка милләтләрдән Аллаһның төсе белән аерылып торабыз. Аннары, балаларыбызны шаригәтебез кушканча каршылау — һәр мөселманга, һәр ата-анага йөкләнгән бурычтыр. Баланы каршылау гадәте үз эченә бик күп файда һәм хикмәт туплап торадыр.

Рәсүлебезнең балалары дөньяга тугач ул аларның колакларына азан вә камәт әйтеп «тәхникъ» үти иде, ягъни хөрмәне чәйнәп бармагы белән аны авыз эчләренә сөртә иде. Бу гадәтнең яхшы яклары күптер. Бүгенге көндә табиблар карашлары буенча яңа тумыш балаларның күбесе кандагы булган шикәр дефицитыннан вафат икән. Хөрмә җимеше эчендә бик күп шикәр бардыр, бәлки балаларыбызга тәхникъ кылып, без аларны шикәр җитмәвеннән саклап калабыздыр. Галимнәр әйтүенчә, әгәр дә мәгәр тәхникъ өчен хөрмә җимеше булмаса, балага башка бер баллы нәрсә каптырырга буладыр.Балага зарар китермәс вә аны куркытмас өчен, азан белән камәтне колагына каты тавыш белән кычкырырга ярамый. Уң колагына азан, ә сул колагына камәт әйтелә. Азан тавышы белән яңа дөньяга туган баланы каршы алу сөннәттер. Баланың колагына азанны «акика» (бәбәй-чәе) мәҗлесендә дә әйтергә рөхсәт ителәдер.

Балабыз тууыннан соң, аның һәм хатынның хәле рөхсәт итсә, берничә көн яисә бер атна узгач без «акика» (бәбәй-чәе) мәҗлесен үткәрәбез, ягъни туган бала өчен «акика» корбанын чалып, аның итеннән аш хәзерләп имам-мулланы, кунакларны чакырабыз һәм бер мәжлес корабыздыр. Аларны «Акика» корбанының ите белән хәзерләнгән аш белән ашатабыз. Имам Абу Хәнифә «акиканы», ягъни бала туган сәбәпле хайван чалуны фарыз-вәдҗиб (бурыч ителгән) гамәлләрдән санамаган, ул мәндуб (мактаулы) гамәлләрдән генә — дигән. Ләкин һәрбер мөселман бәндә Аллаһ Тәгаләне олылап, Аңа шөкер итеп, Пәйгамбәребезнең сөннәтен үтәргә тырышадыр. «Акика» (бәбәй-чәе) мәҗлесендә без балага исем кушабыз, аңа изге-хәер догаларыбызны кылабыз. «Акика» корбанын ата кешегә сую яхшырактыр, моңа аның кодрәте җитмәсә, хайванны башка кеше суйса да ярый.

Пәйгамбәребезнең тарихына карасак, аның баласы Ибраһим тугач, ул бер атнадан соң, кучкар суеп бер мәҗлес үткәргәнен күрербез. Рәсүлебезнең хәдисләре буенча ир-бала өчен ике куй, кыз-бала өчен бер куй чалырга кирәк. Кучкар вә куй арасында аерма юктыр. Бик күп кешеләр бүгенге көндә «акика» корбанын чалыр урынына чалачак хайванның кыйммәтен сәдака итеп акчалата мәчетләргә итеп бирәләр. Динебездә бу нәрсә яхшы саналмый. Нигә дисәгез, “акика”ның төп максаты сәдака бирүдә түгелдер, ә хайванны чалу, ул итнең бер өлешен хәзерләп кунакларга ашату, икенче өлешен ярлы-мескеннәргә өләшү. «Акика» корбаны — ул Аллаһның сиңа бирелмеш олы нигъмәте өчен шөкер кылудыр.

«Акика» мәҗлесенә байларны гына чакыру — Рәсүлебезнең сөннәтенә каршылык кылу дигән сүз. Рәсүлебез әйтте: мәҗлесләрнең иң яманы шул, кайсында байлар гына утыра, ә фәкыйрьләр аннан кире кагыла. Шуңа күрә ярлы-мескеннәрнең дә күңелләрен күрергә кирәк. Әгәр дә беребезгә, бала вакытларыбызда ата-аналарыбыз «акика» корбанын суймаганнар булса, безгә аны соңыннан, бүгенге көндә дә үз үзебезгә чала алабыз.

Вакыты җиткәч, ата-ананың ир балаларына карата бер бурычлары бар — аны сөннәткә утырту. Рәсүлебез әйтте: биш нәрсә табигый булган үзенчәлек — сөннәтләү, аурәт җирләрдә чәчне кыру, мыекларны кыскарту, тырнакларны кисү, култык астындагы чәчләрне кыру. Ир балаларны сөннәткә утырту гадәте Ибраһим пәйгамбәрдән килде. Имам Абу Ханифә сөннәтләүне фарыз гамәлләрдән санамаса да, уйлап карасак, сөннәтләүнең файдалары күп икәнлеген аңларбыз. Беренчедән, сөннәтләнгән кеше гигиена ягыннан чиста. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, мөселман ирләр белән яшәгән хатыннарда, хатын-кыз авырулары әзрәк очрый. Икенчедән ул башка диндәге кешләрдән аерылып тора. Өченчедән, ул Аллаһның савабына ирешә. Баланы 7 көннән алып 12 яшенә кадәр сөннәткә утыртырга ярый. Бу эшне 12 яшьтән соңга калдыру дөрес түгел. Пәйгамбәребез, үзенең улын Ибраһимны туганыннан соң 7 көннән сөннәтләп безгә бу гамәлнең соңга калдыруның ярамаганын күрсәтте. Галимнәрнең күбесе сөннәтләүне балага 7 көн тулгач, я исә “акика” көнне насихәт итәләр. Бүгенге көндә медицина көчледер, шуңа күрә балага зарар булмасын дип сөннәтләүне оста хирург үткәрергә тиеш. Хирургның мөселман булуы тагы да яхшырактыр. Әгәр дә сөннәтләргә мөселман хирургы булмаса, ул гамәлне башка динне тоткан хирург үткәрә ала. Аннары Пәйгамбәребезнең сөннәтеннән «Акика» көнне, хайван чалынганнан соң, баланың башындагы чәчен кырку. Рәсүлебез хәдисендә: “һәр бер яңа тумыш бала өчен фидия биреп, ягъни хайван чалырга, аннан аңа исем биреп башындагы чәчләрен кыркырга кирәк” — диде.

Сөннәт буенча, баланың башын беренчедән уң яктан, аннары сул яктан кыркырга кирәк. Әгәр дә баланың чәчләре әз булса, яки бөтенләй булмаса — ул очракта кырку кирәкми.

Кайбер сәхабәләр баланың кырылган чәчләренең авырлыгын үлчәп, көмеш белән сәдака өләшәләр иде. Бүгенге көндә 2–2,5 грамм көмеш кыйммәтен акчалата ярлыларга-мескеннәргә өләшү изге гаммәлләрдәндер.

Ата — ана үз балаларына матур, яхшы исем сайлап алырга тиешләр. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: — Кыямәт көнендә сезне исемнәрегез белән, вә аталарыгызның исемнәре белән чакырырлар, шуңардан (балаларыгызга) әйбәт исемнәр бирегез — диде. Исемнәрнең яхшысы «абд» дип башланганнары, ягни — Абдулла, Абдур-Рахман. Аннары Пәйгамбәр исемнәре, — Мөхәммәд, Аюб, Юныс, Ибраһим. Соңыннан сәхаба исемнәре, — Али, Усман, Абу Бәкер, Хәсән, һ.б. Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме һәм сыйфаты бар, кайбер аның исемнәрен балага кушарга ярамый. Мәсәлән — Халик (бар итүче), Вахид (Бер), Коддус (Кимчелексез) сыйфатлары бер Аллаһка гына кулланыла. Ә Хәким, Басыйр, Алим – кебек исемнәрне  балага исем итеп кушарга галимнәрнең кайберләре рөхсәт итәләр. Ләкин шушы Раббыбызның исемнәре вә сыйфатлары алдында Абд сүзен куллану дөресрәк вә хәерлерәк булыр.

Мөнир-хазрәт Беюсов

ЯҢА КИТАПЛАР

Фәнни мәкаләләр еллык җыентыгы «Исламны, шәрыкне, төрки халыкларның телләрен һәм мәдәниятен өйрәнү фәннәре үсешенең хәзерге проблемалары һәм перспективасы».

Яшьләрнең Беренче Халыкара фәнни-гамәли конференциясе материаллары. «Мәдинә» Нәшрият йорты, 2007.

14 майда Нижний Новгородта яшьләрнең Беренче Халыкара фәнни-гамәли «Исламны, шәрыкне, төрки халыкларның телләрен һәм мәдәниятен өйрәнү фәннәре үсешенең хәзерге проблемалары һәм перспективасы» конференциясе булып узды. Конференция кысаларында Якын Көнчыгыштагы һәм башка төбәкләрдәге халыкара мөнәсәбәтләргә, күпчелек ислам динен тотучы халык яшәгән регионнарда эчке дини һәм конфессияләр арасындагы диалогларга, ислам җәмгыятенең тарихи үсешенә кагылышлы проблемалар турында фикер алышу булды.

Сенюткина О. Н. Тюркизм как историческое явление (Россия империясенең 1905–1916 еллардагы тарихы материалларыннан), Н. Новгород: «Мәдинә» Нәшрият йорты, 2007.

Бу монографиядә Россиядә ХХ гасыр башында сәяси төркилекнең чыганаклары һәм үсеше карала. Нәшрияттә чыккан материалларга һәм архив документларына таянып, Россиядә төрки хәрәкәтенең беренчел партия структураларының генезисы шартлары һәм торышы анализлана. Шулай ук Россиянең төрки элитасы тарафыннан төрки халыкларның берләшүенә ирешү өчен кылынган сәяси адымнары бәяләнә.

ӘДӘБИ СӘХИФӘ

Габделҗаббар Кандалый
(1797–1860)

Талантлы татар шагыйре Габделҗаббар Габделмәҗид улы Болгари (Габделҗаббар Кандалый) тууына — 210 ел. Ул 1797 елда элекке Самар губернасының Ставрополь өязе (хәзерге Ульян өлкәсе Иске Майна районы) Иске Кандал (хәзер — Иртуган) авылында мулла гаиләсендә туган.

Болгарилар нәселе элек Каракитә авылында (хәзер — Татарстанның Чүпрәле районында) яшәгән, Иске Кандалга шагыйрьнең ерак бабаларыннан берсе килеп урнашкан, дигән фикер дә яшәп килә. Шагыйрьнең әтисе Габделмәҗид ибн Ибнейәмин хәзрәт гади генә авыл мулласы булмыйча, заманына күрә зур укымышлы, китап-әсәр язу белән шөгыльләнүче кеше булган.

Башлангыч белемне Габделҗаббар үз атасыннан алган. Соңында Чистай якларындагы Мораса, аннары бер-бер артлы Кизләү, Күркәле, Кышкар, Шонталы мәдрәсәләрендә укыган. Мәдрәсәдән мәдрәсәгә күчеп йөрүенең сәбәбе — артык туры сүзле, кайнар холыклы, белемгә омтылуы көчле булуыннан. Моны шагыйрьнең мәдрәсә тәртипләрен вә белемсез муллаларны тәнкыйтьләп язган шигырьләре раслый.

Габделҗаббар яшьтән үк гарәп, фарсы телләрендә укый-яза алган, тормышта кулланырлык хәтле мордва, чуаш, рус телләрен белгән. Бу белемнәре белән, Габделҗаббар, әлбәттә, мәдрәсә программасыннан тыш та күп кенә әдәбиятны үзләштерә. Мөселман Шәркы һәм төрки халыкларның шагыйрьләре, суфилар әдәбияты әсәрләре белән ул бик әйбәт таныш була. Әдәбият укып тәэсирләнүче, үзе дә шигырьләр язучы егеткә мәдрәсәдә укыган вакытында ук гарәп–фарсы телләрендәге әсәрләрне татарчага тәрҗемә итеп язарга тәкъдимнәр килә. Әйтергә кирәк, ул вакытларда татар җирлегендә һәм әдәбиятта суфичылык идеяләре популярлашып киткән була. Мәдрәсә шәкертләре Аллаһияр Суфи, Әхмәт Ясәви, Сөләйман Бакыргани кебек төрки, Җәляләддин Руми, Фәридәддин Гаттар һ.б. фарсы телле шагыйрьләрнең әсәрләре белән кызыксына. Ирексезлек, империядә яңадан баш калкытучы миссионерлык сәясәте әдәбиятта декадентлык, язмышка буйсыну–тәкъвалык, михнәтләргә сабыр итү мотивлары көчәюгә китерә. Шуңа күрә, практик суфичылык татарлар яшәгән Идел-Урал төбәгендә массакүләм төс алмаса да, аның аскетлык, түземлелек, сабырлык идеяләре, әдәби күренеш буларак, киң тарала.

Мәдрәсәдә укыган вакытында, чама белән 1816 елларда Габделҗаббар «Рисалә–ил–иршад» («Туры юлга күндерүче хат») поэмасын яза. Борынгы мөселман әдәбиятындагы дини–дидактик әсәр традициясендә язылган бу поэма — зур күләмле, 28 бүлектән торган катлаулы әсәр. Поэма — нәзирә, ягъни борынгыдан килгән дидактик әсәрләргә ияреп язылган. Анда үсмер егет, социаль статусына, яшенә карап, үз укучысына вәгазь-нәсихәтләрен җиткерә.

Г. Кандалыйның үсмерлек чорында язган икенче бер поэмасы — «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм» — авторның искәртүенә караганда, Ибраһим суфи турында татар телендә, аңлаешлы язуын үтенүләргә җавап итеп язылган.

Тарихи шәхес Ибраһим Әдһәм — Шәрык-мөселман әдәбиятында мәгълүм, уңай персонаж. Татар халкында да ул тәхетен ташлап, дәрвишлеккә киткән шаһ, аскет-суфи буларак олы хөрмәткә ия шәхес. Шәкерт Габделҗаббарның поэмасы Ибраһимнең дәрвишлеккә китеп, изгеләр юлында йөргән вакытын үз эченә ала.

Габделҗаббар Кандалыйның баштарак язган әсәрләре гарәп-фарсы сүзләре, архаизмнар күп булуы белән аерылып тора. Олыгайгач, шагыйрь әлеге стилен үзгәртә: ул халыкка якын, аңлаешлы, гади сөйләм телендә яза башлый. Әлеге күчеш, татар әдәбиятында да беренче тапкыр күзәтелгәнгә, күп гасырлык әдәбиятыбызда яңа чор башлануга сәбәпче була. Шуңа күрә татар әдәби теленә нигез салучы итеп ХХ гасыр башы әдибе Габдулла Тукайны түгел, ә ХIX йөз башы шагыйре Габделҗаббар Кандалыйны хаклы рәвештә санарга тиешбез. Чөнки Тукай үзе дә күп нәрсәләргә Габделҗаббар хәзрәт әсәрләрен укып өйрәнгән, дигән фикер туа. Тукай әсәрләрендә Г. Кандалый әсәрләре белән охшаш, тәңгәл килгән урыннар күп булуы бу турыда ачык сөйли.

Кайбер галимнәрнең тар карашлы булуы аркасында Кандалый иҗат иткән матур яңгырашлы, гаҗәеп бай мишәр сөйләме дә «диалектизм» дип кенә кабул ителде. Чынлыкта исә — Габделҗаббар хәзрәт ХIX гасырда язган тел — классик төрки-татар теле, аның хәтта хәзерге төрек теле белән дә уртаклыклары бик күп.

1824 елда Габделҗаббар туган авылына кайта, имам булып халыкка хезмәт итә башлый. Хәзрәт, барлык авылдашлары кебек үк, гадәти тормыш алып барган, авыл кешесенә кирәкле күп кенә һөнәрләр белгән: умарта асраган, мич чыгарган, йозаклар төзәткән, сабын кайнаткан, китаплар төпләгән. Шул ук вакытта әдәби эшчәнлеген, тәрҗемә итүне дә туктатмаган: безнең көннәргә кадәр аның йөзәрләгән шигырьләре, берничә поэмасы килеп җиткән.

1840 елда мәхәллә җыены Габделҗаббар хәзрәтне имамлыктан алу турында сүз кузгата. Хәзрәткә каршы чыгучылар азрак булса да, ул барыбер вазифасыннан китә. 1843 елда үз тарафдарлары оештырган икенче мәхәлләне җитәкли башлый. 1848 елда мөфтият ул мәхәлләгә башка имам билгели, һәм Габделҗаббар хәзрәт вазифасын ташларга мәҗбүр була. Мөгаен, шул чордадыр (төгәл вакыты билгесез), Г. Кандалый ике елын зинданда үткәрә. Сәбәпләре билгеле түгел. Ул чакта халыкта абыз-агайлар хәрәкәте көчәя, ягъни патша тарафыннан билгеләнгән мөфтинең мәхәлләләргә имам билгеләү турындагы боерыкларына буйсынмау очраклары арта. Габделҗаббар хәзрәтнең дә шул хәрәкәттә катнашып, төрмәгә эләккән булу ихтималы юк түгел.

1849 елда Г. Кандалыйга тагын бер хәсрәт килә: аның укымышлы, бәет-шигырь язарга да сәләтле улы Садретдинны 25 елга патша армиясенә алалар. Шагыйрь өчен бу күтәрмәслек кайгы була. Ул бер-бер артлы хәсрәт–сагыш тулы шигырьләрен, бәетләрен, Ходайдан сабырлык сораган мөнәҗәтләрен яза.

Шагыйрь биографиясен язучылар Габделҗаббар хәзрәтне төскә-биткә ямьсез кеше булган, хатын-кыз затын йөз-кыяфәте белән хушландырмаган, диләр. Наив һәм беръяклы караш! (Китаптагы портретларда Пушкин да Аполлон түгел, ләкин аңа карап кына хиссез, коры кеше булмаган ул.) Габделҗаббар хәзрәт өйләнгән, балалар үстергән. Тормыш булгач, аерылырга да туры килгән. Тик кайсы гына шагыйрь тормышында мәхәббәт драмасы булмый калсын соң?! Олыгайгач, ул яшь кыз Сәхибҗамалга гашыйк була. Имам вазифасыннан китү, Садретдинны югалту (улы патша армиясеннән срогын тутырып кайта, ләкин атасы инде ул вакытта вафат була) һәм шушындый шәхси фаҗига... Боларның барысын да берьюлы күтәрү өчен, билгеле, корыч йөрәк кирәк. Габделҗаббар хәзрәтнең бөтен зары, кичерешләре, хәсрәте шигырьләренә чыга, аларда гәүдәләнә. Әсәрләрен игътибар белән, шагыйрь кичергәннәрне күз алдына китереп, аның җанын аңлап укыганда шуңа төшенәсең: Габделҗаббар Кандалый бернинди дә ярлыклар ябыштыруга мохтаҗ түгел! Ул бары тик — күпне күргән, авырлыкларны башыннан һәм йөрәгеннән кичергән, шуңа күрә бәхетле мизгелләр турында хыялланучы шагыйрь. Чын Шагыйрь! Үзебезнең иң зур Шагыйребез.

Шагыйрь хәзрәт 1860 елда вафат була, үз авылында җирләнә. Тик хәзерге вакытта аның җәсәде кайда урнашканлыгын белүче кеше юк — Г. Кандалыйга кабер ташы да чама белән генә куела. Шулай ук шагыйрьдән калган әдәби мирасның төгәл күләме турында әйтеп булмый — аның кулъязмалары халыкка таралган, һәм илнең бөтен төбәкләреннән диярлек табыла торды. Бәлки, Кандалый әсәрләре әле һаман да берәр архивта, йә берәр чормада үз нәүбәтен көтеп ята торгандыр...

Рузия Сафиуллина, Казан

Нижгар татарлары гимны

(Ә.Саттар сүзләре, Н.Фатехова көе)

Меңләп яши нижгар татарлары,
Идел суы сыман чорлар ага.
Халкыбызның изге тамырлары
Әкрен генә гүзәлләнеп бара.

Кубрат ханның батыр балалары -
Эшкә батыр минем мишәрләрем.
Ока, Сура, Пьяна далалары,
Авыз иткән көмеш чишмәләре.

Кушымта:

Туганнарым, газиз нижгарларым,
Бу дөньяда матур яшәгез!
Якташларым, гүзәл мишәрләрем,
Барлык диңгезендә яшәгез!
Туганнарым, газиз нижгарларым,
Хәләллектән ярдәм итегез!
Якташларым, батыр мишәрләрем,
Кысалардан азат яшәгез!

 (Гимн тулысынча киләсе санда бирелер)

Әхмәт Бәюсов

1931 елда Сергач районы Мөтеравылында туган. «Туган як» өлкә газетасының Һади Такташ ис. премиясе лауреаты, халык шагыйре

 Кайгырмагыз, татарлар!

Татар юкка чыга, — дигән
Ялган сүзләр тарала:
Татар туа, татар үсә,
Тагын татар ярала.

Татар юкка чыга, — дигән
Сүзләр наданнар сүзе,
Балкый иман нуры белән
Безнең татарның йөзе.

Татарның моңлы җырлары
Җаннарыбызга сеңгән.
Юкка чыгаручылары да
Бер генә булыр меңнән.

Мәчет салып, азан әйтеп,
Татарлар атлый алга,
Калебебезгә язылган
»Лә илләһә илаллаһ».

Алда безнең бәхетебез,
Яңа таңнар атарлар,
Беркайчан юкка чыкмабыз,
Кайгырмагыз, татарлар!
 

 

 

Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!