На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 

   1-12-2021 Милләт һәм милли хәрәкәт

30 ноябрь көнне Нижгар татарлары региональ милли-мәдәни автономиясенең (РНКАТНО) онлайн форматта (ZOOM платформасында) исәп-хисап һәм сайлау конференциясе булып үтте. Әлеге чараны бар кирәкле органнар белән килешеп, яңа формада оештыручы һәм аны алып баручы автономия рәисе урынбасары Шәмил Мансуровка шул хакта уртаклашуын үтенеп мөрәҗәгать иттек. - Баштан ук ассызыклап үтәргә кирәк, конференциядә катнашырга һәм тавыш бирергә хокуклы булган 150 РНКАТНО әгъзасыннан һәм чакырылган өлкә иҗтимагый оешма вәкилләреннән 115 кеше теркәлү узды һәм делегат булды. Алар конференциянең кворумын тәшкил итте һәм көн тәртибенә чыгарылган сораулар буенча эшләү мөмкинлеге бирде. Конференция делегатларын өлкә хөкүмәтенең эчке региональ һәм муниципаль сәясәте министры урынбасары Дмитрий Сергеевич Кабайло, Т.Новгород шәһәре администрациясенең иҗтимагый мөнәсәбәтләр департаменты директоры Руслан Рим улы Бәдретдинов җылы сәламләделәр һәм уңышлар теләделәр. Шулай ук конференция эшендә өлкә юстиция министрлыгы вәкиле дә катнашты. Мандат комиссиясе сайлангач, 2020-2021 елларда эшләнгән эшләр буенча исәп-хисапны автономия рәисе Рамил Әхмәт улы Салихҗанов ясады. Ә контроль-ревизион комиссия отчеты да делегатлар тарафыннан хуплангач, РНКАТНО советына яңа рәис итеп Россия пенсия фондының Пильна районы бүлеге һәм автономия каршында крайны өйрәнүчеләр клубы җитәкчесе, мочалилы Мирзәхләм Гаяр улы Абдулганиев сайланды. 

Аңардан тыш, яңа советка Рәзилә Ахмадуллина (өлкә “Ак калфак” оешмасы рәисе), Гаяз хәзрәт Закиров (өлкә Диния нәзарәте рәисе), Рушан Идрисов (Сергач районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе), Валерий Камальдинов (Т.Новгород өлкәсенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы), мин – “Бердәм Россия” партиясенең Т. Новгород өлкәсендәге иҗтимагый кабул итү координаторы, Шамил Нуриманов (Сафаҗай СПКсы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы татар авыллары Ассоциациясе әгъзасы), Рамил Салихҗанов (Спас районының Земство җыены депутаты), Максут Сәмиуллин (билбаулар белән көрәш буенча өлкә федерациясе президенты, Кызыл Октябрь районы) һәм Тимур Шәрәфутдинов (Т. Новгород шәһәре милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры) керделәр. Татарлар күпләп яшәгән районнарның һәркайсыннан милләттәшләребез мәнфәгатен яклаучы лаеклы шәхесләр бу 10 кешелек советта бар. Яңа рәиснең урынбасарлары итеп Гаяз хәзрәт, Шамил Әнәсович һәм Валерий Павлович сайландылар. РНКАТНОның башкарма директоры вазифасы яшь милләтпәрвәр якташыбыз (К.-Пожар оныгы) Тимур Наил улына йөкләнде, - дип кыскача гына безнең үтенечне канәгатьләндерде Шәмил Нариманович.

Олег ХӨСӘИНОВ.

 
 
 
 

   новости: Положение Эхо Сабантуя

  подробнее...

 
 
 

   новости: Нижгарфорум III. Казань 11-12 декабря

Нижгарфорум III. Казань 11-12 декабря 
 
Идея Форума: В современном мире мы с особой трепетностью относимся к своим истокам, традициям и культуре, пытаясь сохранить то наследие которое досталось нам от предков. 
С целью консолидации, поддержки национальных идей, развитию совместных проектов в Казани 11-12 декабря пройдет третий молодежный форум нижегородских татар, возрастная категория 18-35. Рәхим итегез! 
 
Программа форума: 
11 декабря. Прибытие в Казань. Открытие III Нижгарфорума. Московская делегация: презентация проектов, рассказ о татарской активности в столице. Выступление казанской делегации. Выступление спикеров. 
12 декабря. Посещение музея Кави-Наджми, Национальной художественная галерея Хазинэ. Вечером отъезд из Казани. 
 
 
 

--
Динара Садекова

 
 
 
 

   новости: КӨРӘШ ОСТАЗЫ Зәки ага Валемеевка 75!

КӨРӘШ ОСТАЗЫ Зәкиага Валемеевка 75!

Татар-мишәр көрәшенсабантуй мәрәсеннән чыгарып, кагыйдәлеспорт төре иткән, беренче дөнья чемпионын тәрбияләгән атаклытренер, Россиянең атказанганфизкультура хезмәткәре, шашка-шахмат остасы, “Сочи-2014” олимпиадасының хөрмәтлефакел йөртүчесе, укытучы-ветеран, ышанычлы тормыш иптәше, итагатьле өчбала атасы, асрамага дүрт(!) ятимбала алган үрнәк гаилә башлыгы, Зур Рбишчада яшәүче Зәки Әнвәр улы Валемеев бүген75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Билбаулар белән өлкә көрәш федерациясевице-президенты, Нижгар татарлары автономиясесоветы әгъзасы һәм“Туганяк” газетасының якындусты, кайбер мәсьәләләрдә киңәшчесе булган Зәки Әнвәр улын өлкә көрәш федерациясе, Нижгар татарлары автономиясе һәм дә газетабыз редакциясе исеменнән ихластан кайнар котлыйбыз! Милли көрәшебезне яңа үрләргә күтәргәне, горурланырлык чемпионнар үстергәне, милләтпәрвәр булганы өчен аңа чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез һәм гаилә бәхете, бала-онык игелеге телибез. Тиктормас Зәки Әнвәр улын әлеге тәрбияләнүчеләре дә мәртәбәле чемпионатларның көрәш келәмнәрендә уңышлары белән куандырсын иде.

(«Туганяк» газетасысайтыннан)

 
 
 
 

   новости: Сабантуйны күӊелләрдә яӊарттык

Сабантуйны күӊелләрдә яӊарттык

Биккуп ярамыйларга карамый тормыш алгабара. Ә менә Сабантуйлар инде икеел уздырылмый. Быел бик өметләнсәк тә, кат-кат кире кактылар, тагын булмады. Ә күӊел көтә, татарлар өчен бик кадерле, аеруча көтеп алынган борынгы бәйрәмбит ул. Аныӊ нинди икәнен онытып бетермәскә, халык арасында үзебезчә төрлечә бәйгеләр уздырабыз. Иӊ матурСабантуй фотоларында җыештырып, балалардан рәсемнәрдә, кул эшләрендә бу матур бәйрәмне сурәтләттереп, аныӊ иӊ матур мизгелләрен яӊартабыз. Төрле районнарда узган сабантуйларда фотолар җыештырып, стена календаре дә чыгардык. 2022 елга кабат әзерләнә ул, аны төрле чараларда бүләк итеп алып булачак.

Дулкынланып көтеп торган халык санын алуда ничек кирәк алай булсада, узып китте, хәзер тагында дулкынланыбрак нәтиҗәләрен дә көтербез. Сабантуйларны сәхнәдә булсада яӊартыйк, халык санын алуныӊ соӊгы көннәрендә татарлыгыбызны искә төшерик дип, ике чараны берләштереп уздырыга уйладык. Ике тапкыр өмет өзгәннәнсоӊ, «уздырыга ярамый уздырмаска» дигән шартларда(өтерне кайда куярга үзебез дә соӊгы көнгә чаклы диярлек белмәдек) ниhаять, 10 ноябрьдә Сабантуйныӊ матур мизгелләрен сәхнәдә дә күрергә булды. Татарстанныӊ күренекле«Казан» биюансамбле бик кызык мизгелләрне бию аша искә төшерде. Залдагы тамашачыларныӊ күӊеле дә нәкъ Сабантуйдагы шикелле җилкенде, йөзләрдән елмаю китмәде. Түбән Новгородтан, Спас, Пилнә, Сергач районнарыннан, Дзержинсктан, Городецтан килгән халык чын бәйрәм өлеше алды. Рәхмәт аларга бернигә карамстан, хәзерге авыр, болганчык заманда ерак юлны кыска итеп килгәнгә. Өлкәбезнеӊ эчке эшләр министрлыгы ярдәмендә, татарларныӊ Бөтендөньяконгрессы менә шундый бүләк ясады нижгарларга. Ә безгә, аны оештыручы өлкә«Ак калфак» hәм шәhәр татарлары автономиясенә, бу турыда ачык рәвештә халыкка белдерергә дә ярамады, киртәләр дә күп булды. Шуӊада карамастан, зал мөмкин булганча яртылаш тулы иде.

Шул ук көнне ТүбәнНовгород шәhәре татарлары автономиясе инициативасы белән шәhәрдәактив эшләүчебашка милләт оешмалары җитәкчеләре белән очрашуда узды. Алар беләнбез hәрвакыт тыгыз хезмәттәшлектә, бер-беребезнеӊ бәйрәмнәренә йөрибез, уртак чараларда уздырабыз. Алар бик яратып катнашалар безнеӊ «Дуслык күпере»ндә дә, Сабантуйлардада. Соӊгы бәйрәмдә дә тамашада карадылар, милли ризыклар белән сыйланып, уртак проблемаларныда уртага куеп сөйләштеләр, шатлыклар белән дә, кайгылар белән дә уртаклаштылар.

Шул ук көнне районнарга бу бәйрәмгә халыкны туплап алып килергә булышкан «Ак калфак» активисткалары аша районнаргаТатарстан бүләкләре– бик затлы китапларда озатылды. Алар арасында кайчандырДамир хәзрәт Мөхетдинов инициативасы белән Татарстаннан Нижгарга килеп, безнеӊ төбәкнеӊ тарихын, мәдәниятен тирәнтен өйрәнгәнэкспедиция нәтиҗәләре буенча бастырылган бик яхшы китапта бар. Аны hәм «Татарларныӊ гамәли стратегиясе»н безнеӊ өлкә«Туганяк» редакциясендә алырга була, рәхмәт аларга. Районнарныӊ үзләрендә дә бу китаплар хәзер китапханәләрдә, мәктәпләрдә дә булачак.

Гадәттәгечә, сүзне рәхмәт сүзләре белән тәмамлыйсы килә. Ибрагим Мусинга hәм Голнара??, Мирзахләм hәм Надирә Абдулганиевларга, Әлфия Аймалетдиновага, Салех Щегалевка, Наилә Кинзәбаевага, Олеся Илькаевага, Данил Латыповка, Тимур Шарафетдиновка бик зур рәхмәт. Спас hәмСергач районы мәдәният бүлекләре җитәкчеләреЕ.А. Синевага hәм С.Ю. Лисинага, Дмитрий ??? дабаш иябез. Һәрвакыттгыча, безнеӊ алыштыргысыз ярдәмчеләребез Аиша белән Кәрим алгы рәтләрдә булды, Тимур Сәйфетдинов үзенеӊ чын егет икәнен раслады. Надия Сәйфетдинова hәм Сания Албутовабашка милләт вәкилләренәтатар хуҗабикәләренеӊ нинди булганлыгын бик үтемле итеп күрсәттеләр. Гомумән, тагын беркат инандым, таянырдай hәм авыр минуттада сыенырдай, шатлыклы мизгелләрдә синеӊ өчен чын күӊелдән шатланырдай кешеләр бар! Димәк, тормыш дәвам итә.

P.S. Сабантуй темасына кул эшләре, фольклор күренешләр конкурсына гаризалар җыюактив бара. Бу турыда район мәдәният бүлекләрендә, «Ак калфак» чатларында тулырак белергә була. Нигезләмә шулай ук«Нижгар»ру сайтындабар. Читтә калмагыз

 
 
 
 

   новости: Хатифя Кяшшафовна получила статус Заслуженный учитель Российской Федерации!

Вчера в в Нижнем Новгороде в Усадьбе Рукавишниковых губернатор области Глеб Никитин вручал Государственные награды. Среди достойных этой высокой оценки труда была наша соплеменница Сямиуллина Хатифя Кяшшафовна, учитель Красногорской СОШ Пильнинского района. Хатифя Кяшшафовна получила статус Заслуженный учитель Российской Федерации! Поздравляем Хатифэ ханум с заслуженной наградой и желаем много сил на поприще воспитания и просвещения детей! Ее воспитанники достигли успехов по многим направлениям и разным профессиям! Гордимся и восхищаемся!